Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАВЫТ ЮЛТЫЙ ӘСӘРЛӘРЕ

ЖЖ оннан күп еллар элек абый бер китап алып кайткан иде. Абыем миңа китапның авторы күренекле башкорт язучысы Давыт Юлтый булуын әйтте. Давыт Юл- тый белән мин беренче мәртәбә әнә шул вакытта таныштым. Дөресен әйтергә кирәк, китаптагы әсәрләр миңа бик тә ошаганнар иде. Беренче танышуга дистә еллар үткәннән соң, мин Д. Юлтыйның әсәрләре белән яңадан очраштым. Д. Юлтыйның Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Сайланма әсәрләре» XLIX беренче бөтендөнья сугышының канлы сәхифәләренә багышланган «Кан» романы белән ачыла. Беренче бөтендөнья сугышының рәхимсезлеген, мәетләрдән өелеп, бозлы туң балчык белән катырып ясалган окопларда солдатларның кырылуын, яраланган кешеләрнең сугышка ләгънәт укып кычкыруларын, патша армиясенең хурлыклы рәвештә чигенүен автор үз күзләре белән күргән, шул вакыйгаларның шаһиты булган. Романның төп герое — Булат революцион рухтагы солдатлар белән аралаша. Әкренләп сугышның изүчеләр интересы өчен генә барганын аңлый башлый. Романда революцион рухлы солдатларның эшчеләр ягына чыгуы ышандырырлык итеп бирелгән: «Мылтыкларны кулга тотып, эшчеләрне чолгап, штыклар белән кысарга команда бирделәр. Без, штыкларны алга төзәп, эшчеләргә якыная, аларны чолгый башладык, эшчеләр арасында шау-шу башланды. Алар солдатларга кычкырырга тотындылар: — Үз туганнарыгызга атасызмы? — Сез мылтыкларыгызны безгә түгел, үз туганнарыгызны канга батырган кешеләргә каршы төзәгез! — Мылтыкларыгызны ташлагыз! — Долой сугыш! — Икмәк! Тавышлар көчәйде. Солдатлар мылтыкларын җиргә куя башладылар. Кайсыберәүләре, мылтыкларын тоткан килеш, урыннарында басып калдылар. XLIX Давыт Юлтый. Сайланма әсәрләр. Татарстан китап нәшрияты. 1959. Редакторы С. Сибгатуллина. Бәясе 8 сум 80 тиен. Тиражы 9 000. Солдатлар арасында да: — Долой сугыш! — Даешь мир!—дигән тавышлар күтәрелде» (199 бит). Әнә шул солдатлар арасында без Булатны да күрәбез. Ул да «Долой сугыш!» дип эшчеләр ягына чыга. Атудан баш тарткан өчен солдатларны яңадан фронтка, кан эченә җибәрәләр. Ләкин бу баруда Булат та һәм башка солдатлар да сугышның серен, максатын белеп баралар. Алар барысы да «кешеләрне һәлак итә торган техниканы үз файдаңа буйсындыру пролетариат кулында икәнлеген, пролетариат белән бөтен җир шарының күчәрен әйләндерергә мөмкин икәнлеген» аңлап баралар. Җыентыкка тагын язучының иң яхшы хикәяләреннән саналган «Бәләкәй Котош» бирелгән. Ул озак еллар буе хрестоматия дәреслеклә- реннән төшмәде. 1919 елда язылган бу хикәядә эшчеләр тормышы сурәтләнә. Кечкенә Апушның әтисен полиция кулга ала, озак та үтми әнисе авырып үлә. Апушны Һибәт агай типографиягә эшкә урнаштыра. Аның әтисе Котош исемле булганга күрә, типографиядә Апушны «Бәләкәй Котош» дип йөртәләр. Берникадәр эшләгәннән соң, Ко- тошка зур һәм җаваплы эш тапшыралар. Ул яшерен прокламацияләрне халык арасында таратырга тиеш була. Котош бу эшне бик яхшы башкарып чыга. Тик икенче тапкыр шундый ук листовкаларны тараткан вакытта тотыла. Озак та үтми, полицейскийлар Котош яшәгән йортта тентү ясыйлар, листовкалар тараткан өчен Апушны эштән куалар. Ләкин ул югалып калмый, авылга кайта. Озак та үтми, «пат ша төшерелгән» дигән хәбәр ишетелә. Апуш яңадан шәһәргә килә. Яңадан революция эшенә бирелеп китә. Хикәя әнә шундый сюжетка корылган. Тормыш эчендә кайнаган һәм шуның нәтиҗәсендә күп нәрсәләрне күргән Д. Юлтый укучыларны ышандырырлык, тулы канлы хикәя яза алган. «Тимеркәй фәлсәфәсе», «Тимер юлда» хикәяләре дә мавыктыргыч итеп, кызыксынып укырлык итеп язылганнар. Татар театрының 20 еллыгына багышлап язылган «Хәлкәй артист» очеркы да укучыларны үзенә җәлеп итә. Анда ата-анасыз үскән бер баланың шәһәргә килүе, алдынгы шәкертләр, яңалыкка омтылган приказчиклар арасына килеп керүе сурәтләнә. Ниһаять, Хәлкәй артист булу бәхетенә ирешә. Ул, театрны интеллигент кешеләр генә карый белә, алар гына тәкъдир итә белә, дигән ялгыш карашлар белән буталып йөри. Ләкин, тора-бара, Хәлкәй үсә, фикере ачыклана, ул дәүләт театры директоры булып күтәрелә. «Кеше никадәр үсә! Уйлап торсаң, бер дә акыл җитмәслек бит» ди автор аның турында. Хәлкәй исә яңа тормыш кешесе булып килә, партия сафына керергә хәзерләнә. «Шеф паровоз» очеркы сәнгатьчә эшләнеше, персонажларның ачыклыгы, диалогларның хал^кчанлы- гы белән аерылып тора. Бу очеркның язылуына байтак еллар узуга да карамастан, ул үзенең художество кыйммәтен югалтмаган. Әсәр безне колхозлашу елларының күренешләре белән таныштыра. Давыт Юлтый сәхнә әсәрләре дә иҗат иткән. Язучының «Карагол» трагедиясе озак еллар буена татар һәм башкорт театрлары сәхнәсеннән төшми куелып килде. «Карагол» әсәре караңгы заманнарда, башкорт халкының изелеп яшәгән вакытларындагы тормышын сүрәтли. Трагедиядә халыкның Ишморза кантонга сукырларча буйсынуы, хәтта аны үзләренең аркаларына атландырып йөртергә дә риза булулары, ә соңыннан шушы «кара халык»ның да күзләре ачылуы, хакыйкатьнең караголлар ягында икәнен белүе дөрес һәм ышандырырлык итеп бирелгән. Финал өлешендә Ишморза кантонның имениесен туздырырга килгән Карагол явыз дошман кулыннан үтерелә. Ләкин халык үче, халык ташкыны Әпкәләй һәм кара көчләр булган байгураларны таптап-сытын үтә. Яңа тормышка аяк баскан совет авылы крестьяннарының хәле «Коланчәч» әсәрендә күрсәтелә. Авыл кешеләре сыйнфый дошманнарның, кулак ялчыларының, мулламунтагай каршылыкларына карамыйча, яңа, якты тормыш төзиләр. Коланчәч тә — иске фикердән арынып, яңа тормыш ярына чыгучы комсомоллар белән кулга-кул тотынып, эш итүче кызларның берсе. Ул кулак коткысына ияргән атасы Алсынбай белән араны өзә һәм Бикташлар белән китә. Китапка авторның портреты һәм И. Гыйльфанов тарафыннан язылган биографик белешмә бирелгән. Китапның оформлениесе әйбәт, тышлыгы да укучыларны үзенә җәлеп итәрлек итеп эшләнгән. Теләк итеп шуны әйтәсе килә: язучының әсәрләренең икенче басмасын чыгарганда аларның язылу даталары куелса һәм әсәрләрнең кайсы газет-журналда басылуы турында аңлатмалар бирелсә, китап тагын да яхшыра төшәр иде.