Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЗЫК ВИТАМИНЛЫ БУЛСЫН

Илебездә коммунизм төзү буенча партиябез билгеләгән искиткеч зур программаның бөеклеген сурәтләү өчен кулайлы сүз табуы да кыен. Халык хуҗалыгын үстерү масштабы һәм темплары ягыннан тарихта бу программага тиң юк дип ышанып әйтергә мөмкин. Капиталистик дөньяда, бигрәк тә колониаль илләрдә, тормыш шартлары бик начар булганга күрә, хезмәт ияләренең гомере кыска һәм анда үлемне «котылу килде» дип каршылау гадәткә кереп киткән. Октябрь революциясенә кадәр бездә дә шулай иде. 58 еллык тормыш юлында мин әллә никадәр сикелтә- ләр, кискен борылышлар үттем һәм шуны ачык күрәм: эшчеләр, крестьяннар һәм интеллигенция күмәкләшеп хезмәт иткән социалистик илдә хезмәт кешеләрне бәхетле итә, шат яшәргә мөмкинлек бирә; яшисе, эшлисе килә. Бездә гомерне озайтырга, озаграк яшәргә омтылу хәзер гомуми кагыйдә ул. Совет галимнәре, күп тикшеренүләр нәтиҗәсендә, кеше гомерен ким дигәндә йөз яшькә кадәр озынайтырга мөмкин дигән фикергә килделәр. Азыкта витамин һәм минераль матдә продуктлары җитешмәү — иртә картаюның төп сәбәпләреннән берсе. Алкоголь һәм шуның кебек башка агулы матдәләр дә картаюны тизләтәләр. Безнең Коммунистлар партиясе авыл хуҗалыгын мөмкин кадәр тизрәк күтәрү буенча бик күп чаралар күрә. Шәһәр хезмәт ияләренә сөт, май, ит, шикәр, яшелчә, җиләк- җимеш кебек азыклар көннән-көи күбрәк сатыла. Яхшы сыйфатлы азык-төлек җитештерү өчен азык промышленносте биохимия, физиология, азык гигиенасы һәм медицинаның иң яңа казанышларын- нан файдалана. Галимнәребез кеше организмына бер тәүлек эчендә күпме витамин кирәклеген белү өчен зур тикшеренү эшләре алып баралар. Бүгенге көндә фәнгә утызлап витамин мәгълүм инде. Шул витаминнардан дөрес файдалану сәламәтлекне ныгытуга зур ярдәм итә. Мин бу мәкаләмдә витаминнарны ачу һәм аларны саф хәлендә табу турында язам. XIX йөзнең икенче яртысында Япониядә, Кытайда һәм Малайя архипелагында бери-бери дигән авыр һәм куркынычлы чир таралган була. Медицинада Пастернык һәртөрле авыру микроблардан килә дигән фикере өстенлек иткән ул заманда бери-бери авыруы микроблардан килә дип аңлатырга тырышулар нәтиҗәсез чыга. Аннан сон тагын бер нәрсә аңлашылмый кала: бери-бери чиренең иң күп таралган чагы җирле халык чистартылган дөге ашый башлаган вакытка туры килә. Димәк, дөгене көрпәдән арындырып ашый башлагач, бери-бери чире тарала булып чыккан. Бәлки, дөге көрпәсендә тереклек өчен ниндидер бер әһәмиятле матдә бардыр? Шулай дип уйлау, әлбәттә, бик табигый. Ләкин ул заманнар физиологиясенең кеше организмын тукланИ 107 дыру өчен кирәк булган матдәләр турындагы карашы бу фикергә бөтенләй капма-каршы булган. Кешегә аксымнар, майлар, углеводлар һәм минераль тозлар гына кирәк дип исәпләгәннәр. Ләкин бу саналган матдәләр генә җитми. Әгәр азыкта, бик аз гына микъдарда булса да, махсус матдәләр катнашмаса, яхшы туенучы кеше дә авырырга, үләргә мөмкин. Бу матдәләргә соңыннан витаминнар дигән исем бирелә (вита —тереклек дигән латин сүзеннән, амин — азотлы матдә). Ул вакытларда витаминнар азот катнашкан катлаулы матдәләрдән тора дип уйлаганнар. Хәзер исә, азот катнашмаган витаминнар булуы да мәгълүм. Витаминнар турындагы фәннең нигезен салучы күренекле рус галиме Николай Иванович Лунин, 1880 •елда ук инде, терек организмнарның туклануын өйрәнеп, бик әһәмиятле тәҗрибәләр ясап караган. Тикшеренүләр вакытында ул беренче төркем тычканнарны составында су, майлар, казеин, сөт шикәре һәм сөт тозлары булган ясалма сөт белән тукландыра. Икенче төркем тычканнарга исә натураль сыер сөте бирелгән. Нәтиҗәдә, беренче төркем тычканнар һәлак булганнар, ә икенчеләре сау-сәламәт калган. Шушы тәҗрибәләр нигезендә Н. И. Лунин 1881 елда бер бик мөһим фикергә килгән: сөт кебек табигый азыкта, безгә билгеле булган төп азык матдәләреннән тыш, тереклек өчен кирәкле, тик хәзергә безгә билгесез матдәләр дә аз гына микъдарда булырга тиеш икән. Патша Россиясе шартларында Лунинның бу гүзәл ачышын яклап чыгучы һәм аңа ярдәм итүче дә табылмаган. 30 елдан соң Көнбатышта да шундый ук ачыш ясала. Тик Н. И. Лунин исеме генә беркайда да телгә алынмый. Азыкта витаминнар барлыгы Польша галиме Казимир Функ тикшеренүләре белән тулысынча исбат ителде. Дөге көрпәсен озак һәм җентекләп тикшерүләр нәтиҗәсендә, ул бери-бери авыруыннан саклый торган матдәне аерып чыгарды. Соңыннан ул матдә Bj витамины дип исемләнде. Химиклар аны тиамин яки аневрин дип йөртәләр. Тиаминның хлоргидриты 249—250° та эри. Кеше организмына ул тәүлеккә 1 дән алып 4 мг га кадәр кирәк. Хәзер СССР да В i витаминын синтетик ысул белән хәзерлиләр. Н. И. Лунинның һәм К. Функнын бу гүзәл эшләре табигатьнең тирән яшеренгән серләрен ачып бирделәр. Хәзерге көндә кеше организмының сәламәтлеге өчен зарур булган күп кенә башка матдәләр дә ачылды. Бүген фән тарафыннан ачылган витаминнарның саны 30 га җитә. Аларны, гадәттә, латин алфавиты хәрефләре белән: Л, В, С, Д, Е, К, Н.., дип билгелиләр. Мин аларның иң әһәмиятлеләре- нә генә тукталам. А витамины ксерофталмия (күздәге мөгез катлавының ялкынсынуы) дигән авырудан саклый. Мондый витамин җитмәгәндә борын-та- мак һәм бронхлар эпителиясе үзгәрә, бөер өсте бизенең һәм аш кайнату юлларындагы бизләрнең эше бозыла (ахилия). Шулай ук А витамины үсүгә дә ярдәм итә. Кеше өчен А витаминының көнлек нормасы 3—5 мг. А группасы витаминнары балык маенда, йомырка сарысында, сөттә һәм кайбер башка продуктларда була. Хәзер берничә илдә (Швейцария, СССР, Англия) А витамины Иелер ысулы нигезендә синтетик юл белән хәзерләнә. С витамины (аскорбин кислотасы) азыкта җитмәсә, цынга авыруы башланырга мөмкин. Цынганы төрмә яки төньяк авыруы дип тә йөртәләр. С витамины һәрбер үсемлектә очрый, яңа яшелчәләрдә һәм җимешләрдә ул аеруча күп. Мәсәлән, гөлҗимешне һәм өлгермәгән Астрахань чикләвеген киптергәч, аларда 10—12% аскорбин кислотасы була, ә гөлҗимешнең кайбер сортларында ул 30% ка җитә. Аскорбин кислотасын синтетик юл белән дә табарга мөмкин. Д витамины җитмәгәндә исә рахит һәм остеомаляция авырулары башланырга мөмкин. Д группасы витаминнары балык маенда, сөттә һ. б. була. К витаминнары группасы азык рационында аз булса, тире асты күзәнәкләрендә, мускулатурада кан йөгерү һәм башка авырулар килеп чыга. Бу матдәләр икмәктә, яшелчәләрдә, хайваннарның бавырында бар. РР витаминнары группасы (никотин кислотасы һәм аның амиды) — пеллагра авыруыннан саклый. Пеллагра калкансыман биз. бөер өсте бизләре һәм нерв системасы эшенә тәэсир итә торган авыру ул. Пеллагра белән авырганда тән тиресе тупаслана, кытыршылана һәм кубып-кубып төшә. Хәзер без витаминнарның яңаданяңа төрләрен синтезлау юлы белән табарга, ә кайберләрең теләгән кадәр хәзерләргә өйрәнеп киләбез. Әле күптән түгел генә Ленинград галимнәре, составында киротинонд дигән кызгылт-сары пигмент булган, колюшка балыгының мае бик шифалы икәнен ачтылар. Киротинонд кеше организмындагы һәртөрле яраларны һәм пешкән урыннарны дәвалау өчен кулланыла. Күптән түгел ачылган Е (үрчү) витамины да бик әһәмиятле. Хайваннарны яшь чакта сөт белән генә туендыру нормаль үсешкә китерсә дә, үскәч тә сөт кенә эчертеп тору исә үрчү функцияләрен боза. Бу вакыт ата хайваннар аталанды- ру сәләтен югалтсалар, ана хайваннарда яралгының үсеше бозыла. Бу хәл сөттә Е витамины булмаудан килеп чыга. Мондый витамин ит-азыкларда да, үсемлек продуктларында да күп була (ит, бавыр, сыер сөте, йомырка, бодай яралгысы, салат, коры борчак, мамык һәм җитен майлары һ. б.). Шулай итеп, азыкта витамин булмаганда организмдагы ферментлар кими һәм барлык тереклек функцияләре бозыла. Мәсәлән, витамин җитмәгәндә аз канлылык килеп чыга, организм зәгыйфьләнә, кешенең аппетиты югала һәм ул бик тиз арый башлый һ. б. Организмның нормаль үсеше өчен кирәк булган витаминнар микъдары һәр организмның саулыгына, башкара торган хезмәтнең авырлыгына карап бераз үзгәреп тора. Киеренке физик эш эшләгәндә витаминнар күбрәк кирәк. Йөкле хатыннарга исә витамин аеруча күп кирәк була, йогышлы авырулар (профилактикасында да витаминнар бик зур роль уйныйлар. Менә шуңа күрә дә илебездә витамин промышленностеның үсеше гаять зур әһәмияткә ия. Бу җидееллыкта витаминнар эшләп чыгару бик нык артачак. Икмәккә, макаронга, ярымфабрикатларга һәм башка төр азыкларга алдан ук витамин комплексы өстәү бик файдалы нәтиҗәләр бирә. Витаминнарга бик бай булган үсемлек яфраклары, җиләк-җимеш- ләр һәм яшелчәләр витамин хәзерләү чыганагы булып саналалар. Шуңа күрә бакчачылыкны һәм яшелчә үстерү эшен бик нык җәелдереп җибәрергә кирәк. Витаминнар п р о м ы ш л еи ностен тагы да үстерү һәм киңәйтү, төрле концентратлар, синтетик витаминнар һәм витаминга баетылган продуктлар (чәй, конфетлар, консервлар) эшләп чыгару халкыбыз ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк.