Логотип Казан Утлары
Очерк

Алтын Тургай

Без Исергәпкә барабыз. Машина алга киткән саен, Баулы утлары артта кала бара. Бер караганда, алар җем-җем итеп яналар, бер караганда, тонык кына нурларын сирпеп сүнәләр кебек. Бу тирәләрдә, кая гына карама, һәр җирдә — вышкалар, скважиналар һәм башка бик күп төрле нефть чыгару корылмалары, һәрберсе маяктай калкып торган тимер баганалар өстеннән Златоуст якларына югары вольтлы электр линиясе сузылган. Без һаваларга ашкан вышкаларга, скважиналарга таба түгел, бәлки нефть чыга торган шушы ук җирдә иген игүче, терлек үстерүче «Урал» колхозына барабыз. Баулы белән «Урал» арасы ерак түгел. Машина белән барганда кы- рыкилле минутлык, ә ат белән — сәгать ярымлык юл. Менә шушы кыска гына юлда күперләр бик күп икән. Беренче күперне, аннан соң икенчесен, өченчесен, дүртенчесен, бишенчесен үтәбез... Ә «Урал» колхозы һаман күренми әле. Нишләп болай? Әллә ул тау итәгенә яки чокыр урынга утырганмы?.. Район газеты битләрендә чыккан хәбәрләрдә яки беркайда да басылмый торган һәртөрле сводкаларда «Урал» колхозы бик тиз күзгә ташлана. Ул күпчелек хәлләрдә гел беренче урында була. Район оешмаларының җитәкчеләре, шушы сводкаларга карап, иң элек «Урал»ны телгә алалар, илебез өчен авыл хуҗалыгы продуктларын мул итеп җитештерүдә аны башкаларга үрнәк итеп куялар. «Урал» колхозы берүзе генә дә дәүләткә районның «Победа», «Канаш», «Динамо», «Берек», Ленин һәм Энгельс исемендәге колхозлары барысы саткан кадәр йомырка сатты», дип сөйлиләр. Авыллардан авылларга сузылган телефон чыбыклары буйлап Акбуа, Баулы телефонисткалары бер туктаусыз: «Урал! Урал! Урал! Сезне райком сорый, сезне райбашкарма чакыра!..» дип кабатлап торалар. «Урал»—миллионер колхоз. Бер быел гына; былтыр гына, өченче ел гына да түгел, ә бишенче ел инде миллионер. Эшне ул бер миллион, ике миллион, өч миллион сум белән генә дә йөртми! «Урал»ның исеме республика Мактау такталарына керә, аның исеме телеграф ленталарына төшә, аның исеме репродукторларда яңгырый... Ниһаять, Насрый чокыры дип йөртелә торган урынга килеп җитеп, тагы бер күпер аркылы чыгабыз. 5. ,С. Ә." № 3. Б 56 66 — Бусы актыккысы! — ди безгә шофер көлә-көлә. — Бу күперләрдән үтә-үтә мин үзем дә туеп бетәм!.. — Нишләп? — Шома гына, элдереп кенә килгәндә, менә шушы бәләкәй чокырларга якынлашу белән, машинаның, йөрешен әкренәйтергә туры килә. Ритм югала, ритм! — ди ул безгә. Көтмәгәндә без тау буена утырган колхоз урамнарына килеп керәбез. Әйе, зур икән, төзек икән шул ул Исергәп дигәннәре. Аның урамнары артык күп түгел; саный башласаң, хәтта дистәгә дә җитми. Ләкин бик озыннар инде. Менә без Совет урамы буйлап барабыз. Ул урамнан көн саен «Урал» колхозының үзенең унике автомашинасы йөреп тора. Бер шушы урамда гына да дистәләрчә яңа өйләр бар. Биредә якты электр фонарьлары яна, көчле репродукторлар сөйли. Монда Мәскәүдән Кремль сәгате суккан тавышлар яңгырый, монда Казаннан иртәнге сәламнәр ишетелә. Ә кайчакларда колхозның үзенең радиоузелыннан радист Рәис Мөкатдәсев тавышы яңгырый: «Тыңлагыз, тыңлагыз, «Урал» колхозы радиоузелы эшли!» дип белдерә ул. Колхозда электрга көйләнгән утыз тугыз моторның күбесе шушы урамнардагы биналарда гөрли, зур күн сумкасына йөзләрчә данә газетжурнал, хат тутырган авыл почтальоны Камил Нә- биев көндәлек эшен шушы урамнан башлый... Кайда гына барма, кайсы гына авылны алма, ул, әлбәттә, елга буена, суга якын җиргә утырган була. Бу — бик табигый хәл. Исергәп тә Томбарлы дигән бер елга буена утырган. Томбарлы елгасы Исергәпне, барасы җиренә җитәргә ашыккан юлчы кебек, боргаланмый гына, туп-туры үтеп китә. Ул биредә үзенең ярларыннан да чыкмый, әллә кайларга җәелергә дә исәп тотмый, яшь атлар муенындагы кечкенә кыңгырау тавышларын хәтерләтеп, вак чуер ташлар өстеннән сикерә-сикерә, алга омтыла. Шушы ашыгуы аркасында булса кирәк, ул Исергәптә бик көчле салкыннарда да катмый, гүя кышның күңеле булсын инде, дигәндәй, яр читләрендә юка гына боз катлаулары калдырып, Исергәп белән саубуллаша һәм Ыкка таба юл ала. Ләкин Томбарлы елгасы Ыкка туп-туры коймый, бер километр чамасы араны ул аның белән янәшә ага. Менә шушы урыннарны үткәндә Томбарлы артык дулкынлана, ярларына сыеша алмыйча, читкә ыргыла башлый. Әле бер урыннан, әле икенче урыннан ярып, ак укалар булып, Ыкка таба сузыла. Аеруча яз көннәрендә һәм җәй башларында ул әле анда, әле монда «колак» булып керә, йөзләрчә гектар яхшы туфраклы җирнең рельефы бозыла — чокырлар, казылмалар, ерганаклар белән каплана. Шушы «колаклар», ерганаклар арасына «Урал» колхозы күп еллардан бирле киндер чәчеп килә. Томбарлының болай үзенчә агуы киндер үстерүчеләргә, билгеле, зур мәшәкатьләр тудыра. Шулай булса да, тырыш кешеләр киндер игүдән туктамыйлар, елның-елына аннан зур гына уңыш алалар. Коммунистлар партиясе авыл хуҗалыгын тагын да алга җибәрү өчен күп кенә чаралар күрә. Партия барлык авыл эшчәннәрен хуҗалыкны янача алып барырга, эчке резервларны эзләп табарга, алардан бик нык файдаланырга, бөтен җирдә сортлы орлыклар гына чәчүгә күчәргә, ашъяулык кадәр җирне дә буш яткырмаска, кыскасы, барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга, һәр тармактан да максималь продукция алырга чакыра... Томбарлының ерганак аралары гына да ел саен ярты миллион сум килер бирә. Әгәр дә ул урыннарны тигезләп, андагы куаклыкларны төпләп, тоташ бер басуга әверелдерсәң һәм тоташтан сортлы киндер генә чәчсәң, ул чагында нинди байлыклар алып булыр иде бу җирдән!.. 67 1954 елда «Урал» колхозы членнары күптән түгел генә Совет Армиясе сафыннан кайткан Зиннур Бакировны председатель итеп сайлыйлар. Уртача буйлы, әмма бик таза гәүдәле, кечкенә генә зәңгәр күзле, гел көлемсерәп кенә сөйләшә торган бу кеше тиз арада колхозчыларның иң якын һәм яраткан җитәкчесе булып китә. 1954 елның язында колхоз тоташтан сортлы киндер чәчүгә күчә. Сакалмыегын һәрвакыт кырып йөри торган, көдрә чәчле, бик җитди йөзле агроном Карип Нәбиуллии ул язда аеруча киеренке көннәр кичерә. Бу яңа сорт орлык колхозда күп еллардан бирле чәчелеп килгән һәм инде бөтенләй чүпләнеп беткән башка орлыклар белән буталмасын өчен агроном бөтен көчен куя: чәчкечләрне үзе чистарта, үзе көйли, аларга сортлы орлыкларны үз күз алдында салдыра. Томбарлы ерганаклары арасына шулай итеп тоташтан ул елны сортлы орлык чәчелә. Агроном сортның буталмавына нык ышана. Ләкин, «әлмәт» сортлы чиста орлык чәчелүгә карамастан, киндер бик чуар булып тишелә, шул ук вакытта аны чүп үләннәр дә басып китә. Сәбәп нәрсәдә? Колхоз председателе дә, агроном да, колхозчылар да бик борчылалар. Тиз генә җавап табылмый. һаман эзләнәләр. Ниһаять, «Урал»дан утыз-утыз биш километр югарырак утырган хуҗалыклардан Томбарлы елгасы белән сортсыз чүпле орлык агып килгәнлеге, шул орлыкларның әлеге ерганаклар аркылы «Урал» колхозы җиренә таралганлыгы мәгълүм була. — Моңа түзеп тору мөмкин түгел, ничек кенә булса да бу бәладән котылырга, Томбарлыны тәртипкә чакырырга кирәк, — ди колхоз председателе Зиннур Бакиров бер көнне агроном белән сөйләшеп утырган чакта. Ул Томбарлының агым юлын үзгәртергә кирәклекне әйтә. Алар, инженер Мөрсәлим Хәйруллинны чакыртып алып, план төзиләр. Аннары инде аны колхозчылар тикшерүенә куялар. Зур эшнең башлануы, әлбәттә, ансат булмый. Шушы мәсьәлә буенча җыелган киңәшмәдә кайберәүләр Томбарлы елгасын яңа агым белән җибәрүгә икеләнебрәк карыйлар, артык күп көч куеп һәм күп акча тотып та, бернинди дә нәтиҗәгә ирешә алмый калмабыз микән, дип шикләнәләр. — Безнең бу эшебез бөтен хуҗалыгыбызны үзгәртәчәк. Без Томбар- лыга түгел, ә ул безгә буйсынырга тиеш. Аннары яңа агым өчен тотылачак чыгымны без аның үзеннән алачакбыз, — ди колхоз председателе. — Мин бу эшнең безнең файдага барып чыгачагына нык ышанам. Томбарлы буендагы сазлыкны алтын бирә торган тугайга әйләндерергә ант итәм, — ди агроном Карип Нәбиуллии. —Иптәш Нәбиуллии белән бергә мин дә шундый ук вәгъдә бирәм,—- ди киндерчелек бригадасының җитәкчесе Фәтхел Салихов. Механизаторлар да бу фикерне яклап чыгалар. «Урал» колхозына ярдәмгә бер-бер артлы көчле экскаваторлар, бульдозерлар килә. Механизаторлар атналар буе Томбарлы елгасы өчен яңа һәм туры юл ачалар, аны тирәнәйтәләр. Аннары инде Томбарлының Ь1к ягындагы ярларына берәр метр, ә урыны-урыны белән метр ярым биеклегендә балчык өяләр. Ун-унбиш көн үтми, озынлыгы километрдан арткан яңа юл, яңа яр ясала. Томбарлыга, «итәк-чабуларын» җыеп, яңа агым белән турыга гына ага башлаудан бүтән юл калмый. Шул җәйдән алып Томбарлы елгасы кеше ихтыярына буйсынып, яңа эздән, сул яклап сузылган Исергәп таулары белән, уң яклап өелгән ясалма текә ярлар арасыннан, ага башлый. Ул Ыкка да кеше теләгән урыннан коярга мәҗбүр була. Шул җәйдән алып ул җирнең рельефын 5* 68 бозу, киндернең сортларын бутау кебек «шаяруларын» да ташлый, Исергәп халкына чып-чынлап хезмәт итәргә керешә. Көз көне колхозчылар Томбарлы елгасы белән Ык арасындагы чокырларны, коры ерганакларны тигезлиләр, куаклыкларны төплиләр. Нәтиҗәдә тоташтан йөз егерме биш гектар мәйданны алып торган матур бер тугайлык барлыкка килә. Эшли белгәндә бер түтәл җирдән дә бик күп байлыклар алып була бит ул. Ә биредәге тугайлык түтәл генә түгел инде, ул үзе бер зур басу! Кеше кулы нәрсәләр генә эшләми, иҗади хезмәт нинди генә бәхетләр китерми! Шул елны бу мәйданны бөтенләе белән туңга сөреп калдыралар, ә кышын аңарга кирәк кадәр ашлама чыгарыла. 1955 елны бу яңа басуга, беренче тапкыр, тоташтан киндер чәчелә. Тугайлык тиз арада яңа гына тишелеп чыккан үсентеләр белән каплана. Кипдер чәчәк ата башлаган көннәрдә Ык белән Томбарлы елгасы арасындагы бу тугайлык искиткеч матур төс ала. Авыл ягыннан карап торучылар хәйран калалар: әйтерсең анда, ике елга арасындагы тугайлык өстендә, саргылт ялкын дулкынлана. Бу ут ялкыны түгел, чөнки ул янмый да. дөрләми дә. Бу үзенә бер төрле алтынга манчылган ялкын агымы! Киндер әкрен генә искән җил белән әнә шулай серкә очыра... II Ул өстенә киң чабулы калын кожан кигән. Кыш көне мондый салкыннарда кожаннан йөрү әллә ничек гаҗәбрәк тә тоела. Үзе миллионер * колхозның җитәкчеләреннән-белгечләреннән берсе, үзенең өстендә катып беткән кожан. «Моның соң кыш көне кияргә рәтле толыбы да юк микәнни?» — дип тә уйларга мөмкин. Ләкин мәсьәлә кожанда түгел, ул кеше кожан астыннан . нәрсәләр кигән? Мәсьәлә менә шунда. Ул өйгә кайтып керү белән чишенә башлый. Шул чакта инде аның кәбестә кебек кат-кат төренгәнлеген күрәсең. Иң элек ул ике катлы бик җылы һәм иркен бияләйләрен салып, аларны өй алдының ишек башына кыстырып куя. Шуннан соң юан, ләкин бик җитез бармаклары белән кожанның һәрберсе үгез күзе кебек гел сиңа карап тора торган зур кара төймәләрен ычкындыра. Кожанны җиң очларыннан тарта-тарта сала да, әлеге өй алдының ишек катындагы имән чөйгә элә. Ул каракүл якалы драп пальтодан кала. Салмак кына хәрәкәт белән өйнең эченә кереп, аны да сала. Хәзер инде аны эре-эре атлатып сырган кыска бишмәттән күрәсең. Ул моны да салып, тиешле урынына элә. Ләкин бу әле чишенеп бетте инде, дигән сүз түгел. Аның өстендә тагын юка гына пиджак бар, пиджак эченнән йон свитер, бу свитер эченнән зәңгәр күлмәк якасы күренә. Бик зур хәзерлек белән олы юлга чыга торган кешеләр генә шулай киенәләр. Мондый кешеләрне чыпчык очмаслык, төкерек җиргә төшмәслек көчле салкыннар да, күз ачкысыз бураннар да, әллә нинди афәтле жилдавыллар да куркыта алмый. Алар һәркайчан юлда булалар, һәр- кайчан каядыр баралар, нәрсәдер эзлиләр, эзләгәннәрен табалар, ләкин бер нәрсә дә югалтмыйлар һәм үзләре дә югалмыйлар. Түгәрәк йөзле, сары калын кашлар астына яшеренгән кечкенә күзле, бервакытта да күп сөйләшми, вак-төяккә һич кенә дә борчылмый торган, сабыр холыклы, кырык яшьнең теге ягына чыккан бу иптәш «Урал» колхозының инженеры булып эшли. Ә бит ерак юлларның бер адым атлау белән башлануын, яткын җирләрнең беренче буразна белән ачыла баруын, көчле ялкыннарның бер очкынны көйрәтү белән дөрләп китүен, миллион тонналарның бер бөртекләп җыелуын безнең һәркайсыбыз белә. Инженер Мөрсәлим Хәйрул- лин менә шушы олы юлга кереп баручы, менә шушы көчле ялкыннарны 69 кабызучы, безнең бөтенебез өчен уртак ана булган шәфкатьле җир бирә торган байлыкны саклаучы, аның бер генә бөртеген дә әрәм итмәү эчен көрәшүче, сәләтле, белемле кеше. Аның турында барлык колхозчылар да сокланып сөйлиләр: — «Тимер тапкан — тилмермәс», — дигәндәй, безнең Мөрсәлим һәркайчаи тимер таба, ул беркайчан да, бернәрсәгә дә аптырап калмый,— диләр. Аның, чыннан да, шундый кеше икәнлеген раслау өчен бик күн фактлар китерергә мөмкин. 1959 елның җәйге кыр эшләре чорында була бу. Югарыда телгә алынган йөз егерме биш гектарлык тугайлыкка чәчелгән киндер «Урал» колхозының тарихында күрелмәгән уңыш бирә. Аны җыеп алу өчен барлык атлар җигелә, барлык колхозчылар һәм яшүсмерләр эшкә тартыла. Башка төр игеннәр белән бер үк вакытта җыелырга тиешле бу техник культурага, аның орлыгы өлгерү белән, бердән, «чыпчык халкы» бик тирән мәхәббәт тотса, икенчедән, көзге яңгырлар да башлана. Шулай булса да аны җыеп көлтәгә бәйлиләр һәм әвеннәргә өяләр. Ләкин инде сугуга килгәндә, аны атлар белән дә, кешеләр белән дә сугып бетерү мөмкин түгел. Бу эшне махсус машина гына башкара ала. Ә колхозда киндер суга торган машина берәү генә. Көн-төн эшләгәндә дә бу машина шул тикле зур мәйданның киндерен сугарга өлгерә алмаячак. Әйтергә генә ансат, кара урман кебек шаулап утырган, чыбыркы сабы юанлыгы булып үскән техник үсемлектән алты мең поттан артык орлык уңышы гына көтелә... Кешеләр Мөрсәлимгә мөрәҗәгать итәләр: — Нишләрбез, туган, кулга керергә торган зур байлык ычкына бит. Берәр җаен тапсаңчы! Хәйруллин төн урталарында, бер шоферны ияртеп, Бөгелмә белән Ютазы якларына чыгып китә. Ул кая барып җитәргә тиеш? Моны үзе дә ачык белми. Юл буе һәрбер колхозга һәм совхозга кагылып, аларның машина паркларын карап йөри. Эзләгән тапмый калмый, дигәндәй, ул бер хуҗалыкта киндер суга торган иске машина барлыгын һәм аның тик ятканлыгын күрә. Тиешле кешеләр белән сөйләшеп ризалашканнан соң, шул көнне кичен ул бу машинаны «Урал» колхозына, үзләренә алып кайта. Биш-алты елдан бирле файдаланылмаган, тутыгып беткән машинаны Хәйруллин рәткә кертә. 1959 елның көзендә бу машина белән өч йөз центнердан артык киндер орлыгы сугып алалар. Колхозны оештыручылардан, аның ветераннарыннан саналган Нургали ага бер сөйләшеп утырган чакта: — Безнең колхоз ярты МТСны сатып алды, — дигән иде. Колхозның үз кулына, үз иркенә күчкән бу бик бай һәм куәтле техника Чишмәле тау дип йөртелә торган биеклеккә урнашкан. Чишмәле тауның итәгенә баскан килеш күзәтү, аның өстенә менеп карау белән, Нургали аганың сүзләренең дөреслегенә ышанасың. Монда, чыннан да, ярты МТС шул! Нинди генә машина юк монда. Менә рәт-рәт булып тезелеп киткән бөртекле ашлык, кукуруз, көнбагыш, бәрәңге комбайннары. Менә дистәләрчә ат көчле, әллә ничә төрле чылбырлы тракторлар, орлык белән бергә җиргә ашлама чәчә торган һәртөрле агрегатлар, ашлык суга торган, аны чистарта торган катлаулы машиналар һәм башкалар, һәм башкалар. Болар — җир эшкәртү, иген игү кораллары. Болар — революциягә кадәр булган агач сукаларга, агач тырмаларга, юкә тубалларга, имән тәпәчле чабагачларга, озын себеркеләргә, тагын шундый бик күп «иген коралларына» алмашка килгән һәм аларны музейга тапшырган яңа кораллар. Бу — авылга колхоз белән бергә килеп кергән индустрия! Менә яз һәм аның артыннан җәй айлары җитәр. Бу машиналар Чишмәле таудан күренеп торган киң басуларга таралырлар. 70 Таралырлар да аларның һәрберсе үзенең урынын алыр: озын буразналар сузар, тук орлыклар күмәр, юан камыллар кисәр, алтын бөртекләр җыяр. Ә хәзергә әле алар тын гына тора бирәләр. Хәер, болан дип әйтү бөтенләй үк дөрес булып та бетмәс. Чөнки алар биредән вакыт-вакыт кузгалып китәләр һәм шушы тау итәгендәге мастерскойда, инженер Хәйруллин әйтмешли, мунча кереп, кайбер какшаган частьләрен каратып, төзәтелгәннән соң, яңадан үз урыннарына кайталар. Шушы бик күп төрле катлаулы машиналар арасында гади генә бер нәрсә күзгә чалына. Ул үзенең буявы шактый уңган такталары, күптән түгел генә ясалып куелган подшипниклары, тупас кына итеп беркетелгән валлары белән башкалардан аерыла. Бөтен килеш-килбәте аның эшләмичә искергәнлеген күрсәтә. Аның частьләре озак эксплуатацияләү аркасында ышкылып тузмаганнар, тараклары тигез, тәгәрмәчләренең тешләре үткен. Ниндидер эчке бер сизү аның монда каяндыр икенче бер хуҗалыктан килеп кергәнлеге һәм файдаланыла башлаганлыгы турында уйларга мәҗбүр итә. Игътибар беләнрәк карагач, кабыргасына язылган сүзләрдән, анда сугылган номерлардан күренгәнчә, бу машинаның, дөрестән дә, «Урал» колхозына икенче бер хуҗалыктан килеп кергәнлеге, ягъни аның әле үткән җәй генә шушы тирәдәге бер совхозныкы булганлыгы беленде. Әйе, кайчандыр ул икенче бер хуҗалыкныкы булган. Ә хәзер «Урал» колхозыныкы. Хәзер ул «Урал» машиналары арасында алар белән бергә тора. Мөрсәлим Хәйруллинның көз көне «табып» алып кайткан киндер сугу машинасы менә шул инде. Хәер, Мөрсәлимнең мондый «табышлары» бер ул машина гына түгел. Нинди генә коралны карама, нинди генә җайланма белән кызыксынма, анда Хәйруллинның кулын күрәсең. Колхозның машиналар ремонтлау мастерскоендагы бораулау станогын кем ясаган? Хәйруллин. һәртөрле чәчү машиналарына кайбер бик кирәкле җайланмаларны кем булдырган? Хәйруллин. Иң яхшысы шунда: бу машиналар гадәттә кайбер хуҗалыкларда күрергә туры килгәнчә, яз, җәй яки көз айларында вакыт-вакыт кына эшләп, кыш көннәрендә тик тормыйлар. Аларның күбесеннән монда ел буе диярлек файдаланалар. Моның шулай икәнен күрү өчен көндәлек нарядта булу яки бу нарядның дәфтәрләрен карап чыгу да җитә. Менә әйбәтләп җыештырылган, өр-яңа урындыклар, диваннар куелган, якты, җылы һәм чиста бүлмә. Постау белән капланган өстәл артында председатель утыра. Аның әйләнәсенә бригадирлар, барлык хуҗалык тармакларының җитәкчеләре һәм активлар җыелган. Ферма тирәләреннән машиналар, атлар белән кукуруз басуына черемә чыгару, салам ташу, машинада сүс талку, ындыр табагында орлыклык бодайны «ВИМ» аркылы үткәрү кебек иртәгә үтәлергә тиешле эшләрнең төрләре һәм күләмнәре билгеләнә. Икенче көнне инде шушы нарядта күрсәтелгәннәр нигезендә таң белән эш башланып китә. Менә авыл башындагы ябык ындыр табагы. Ул бик киң. Өч-дүрт йөк машинасы һәм атлы ун-унбиш олау бер үк вакытта килеп керә бирегә һәм алар бер-берсенә һич кенә дә уңайсызламыйча, иркенләп борылып чыгып та китә алалар моннан. Ындыр табагына тоташтан асфальт җәелгән. Түбәсе бик әйбәтләп шифер белән ябылган. Як-ягына утыртылган биек баганалар беркайчан да аварлык һәм түбәсе астындагы калын өрлекләр дә беркайчан да череп-сынып төшәрлек түгел. Алар бик нык беркетелгәннәр. Ындыр табагы эчендә әле анда, әле монда яп-якты электр лампалары яна, әллә ничә төрле катлаулы машиналар — сортировкалар әйләнә. Шул сортировкалардан чыккан орлыклык ашлык, бертуктаусыз хәрәкәт итеп торган транспортерлар буйлап, өзлексез автомашина кузовларына агыла. Монда 1960 елда чәчеләчәк сабан ашлыгы орлыкларын чәчү кондициясенә җиткерү бара; Моны ындыр табагы дип атап йөртү ничектер килешмәс кебек, аны кечерәйтүсыман тоела. Аны ашлык эшкәртү фаб- ригы дип әйтәсе килә. Чөнки биредә гел машиналар эшли, биредә кешеләр авыр әйберләр күтәрмиләр, алар шул машиналарны идарә генә итәләр. Болар: әле үткән ел гына авылның җидееллык мәктәбен тәмамлап, халык әйтмешли, җаннары белән колхоз эшенә бирелгән яшь кызлардан Тәзкирә Ибәтова, Фәния Җәләева, Мәгъния Вәлиева, Наҗия Әхметова һәм башкалар. Алар тәҗрибәле механизатор Сәях Гыйззәтуллин җитәкчелегендә, кояш чыкканнан алып кояш баеганга кадәр, шушында эшлиләр. Без киндер эшкәртелә торган урынга киләбез. Биредә дә гел яшьләр диярлек. Биредә дә кешеләр авыр физик эш белән интекмиләр, киндер эшкәртүне махсус агрегат белән башкаралар. Машиналарның берсе киндер сабагын яньчи, икенчесе аны сүскә әйләндерә, өченчесе инде сүснең калдыгын — чүбекне бау ишү яки башка кирәк яраклар өчен файдаланырлык хәлгә китерә. Биредә ел буе киндерчелек белән шөгыльләнә торган Фәтхел Салихов бригадасы эшли. Бригада 1959 елда киндернең һәр гектарыннан ун центнер орлык уңышы һәм алты-җиде центнер сүс алган. Сүс эшкәртелә торган бу лапас Балтач тавы башына урнашкан. Аның тирә-ягы биек-биек киндер эскертләре белән чолганып алынган. Колхозчылар бу эскертләрне алтын таулары дип атыйлар. Бик хаклы сүз бу. Колхоз киндерчелектән ел саен миллион сум чамасы килер ала. Ә былтыр килер бер миллион дүрт йөз мең сумнан да ашкан! Ләкин ачык әйтергә кирәк, киндерчелек әле һаман күп физик хезмәт салуны таләп итә торган культура булып исәпләнә. Аны йолку, чылату, киптерү кебек эшләргә кул көче аеруча күп китә әле. Шуңа күрә бу эшләрне механикалаштыруга колхоз хәзер дә җитди игътибар бирә. Быел көз биредә киндер эшкәртү заводы эшли башлаячак. Заводның бинасы салынып беткән һәм хәзер аның эченә машиналар, һәртөрле җиһазлар урнаштыру бара. Бу заводны салу колхозга берничә йөз мең сумнарга төшәчәк, әлбәттә. Ләкин, аның каравы, киндер эшкәртү никадәр җиңеләячәк һәм тизләтеләчәк. Әйтик, киндер көлтәсен суга батырып, чылатып җиткерү һәм шуннан соң аны талкырлык хәлгә китергәнче җәеп киптерү өчен хәзер өч атна чамасы вакыт таләп ителә. Ә завод салынып беткәч бу эшләр күп дигәндә биш көндә үтәләчәк... $ Без Балтач тавыннан Томбарлы буендагы алтын тугайга карап торабыз. Алда, ап-ак кар диңгезе өстендә, атлы чаналар, кулларына сәнәк тоткан кешеләр күренә. Алар киндер җиренә ашлама чыгаралар...