Логотип Казан Утлары
Нәсер

АЛМАГАЧЛЫ ЮЛ

Безнең алмагачлы юл буйлап үткәнегез бармы? Мин кичә үттем. Мәскәү янындагы Останкино шоссесы ул. Тип-тигез асфальт юл. Бертуктаусыз машиналар, автобуслар үтеп тора. Ә юлның ике ягында алмагачлар. Яшь алмагачлар әле, иң зурысы минем биеклеге булыр. Әмма шундый көр булып, нык булып үсеп киләләр. Көз аларның яфракларын кызгылт, алтынсу, зәгъфрән төсләргә бизәгән. Яфраклар акырын гына лепелдәшәләр. Лепелдәшәләр, лепелдәшәләр дә, арадан берсе «Хушыгыз инде, миңа чират җитте» дигәндәй, талгын гына җилпенеп, җиргә очып төшә. Их, рәхмәт яугырлары, кайсы алтын куллар утыртты икән бу алмагачларны? Нинди рәхәт, нинди хозур, нинди шәп икән ул алмагачлы юлдан үтүләре! Тукта, әнә теге агачта алма да бар түгелме? Әйе, кып-кызыл, түп- түгәрәк алма. Арырак әнә тагын бер агачта алма күренә. Мең, мең рәхмәтләр сезгә, юлларыбызны шулай алма бакчасына әверелдерүчеләр! Ялтыр козыреклы һөнәр мәктәбе фуражкасы астыннан мут кына аксыл бөдрәләре чыгып торган, аяз зәңгәр күзле бер егет-малай, юл буендагы сукмакка баскан да, шушы кызыл алмаларга шаккатып карап тора. Минем кебек авылдан килгән малайдыр инде... Авылыбызның Хөсәен абзый хәтергә төшә. Мәшһүр бакчачыбыз ул безнең. Аның сугыштан кайтуга ук теге кырык икенче елгы салкын кышны корыганнары урынына утырткан алмагачлары авылда беренче булып алма бирә башладылар. Әмма күрше малайлары һич тынычлык бирмәделәр аның бакчасына. Хөсәен абзый, җан ачулары чыгып, сүгенә иде. — Валлаһи, бер-бер хәл эшлим. Я ул малайларның аякларын сындырам, я булмаса, алмагачларымны кисеп ыргытам. Шайтаныма кирәк иде, үз башыма үзем җәфа алырга монда... Ул алмагачларын кисеп ыргытмады. Биек итеп койма корды, койма өстен чәнечкеле чыбык белән уратты. Әмма алма яратучы нәни авылдашларым барыбер җаен таптылар... ... О, мең рәхмәтләр сезгә, алмагачларны шулай биек коймалардан, чәнечкеле чыбыклардан азат итеп, олы юлга чыгаручыларга! Хөсәен абзый, ачуы басылгач, тирән генә көрсенеп әйтә иде: С — Бер караганда, малайларны гаепләп тә булмый, җәмәгать. Бала бит... Әгәр дә ки, алмагач һәр өйдә булса, алмасы, тегесе-монысы җаның күпме тели шуның кадәр булса, керер идемени ул кеше бакчасына? Әлбәттә юк. Каһәр ала-ала нигә керсен ул... Ә бит җан тели... Хәзер Хөсәен абзый колхозда зур бакча үстерә. Авылда үз алма бакчалары булган йортлар да арта бара. Әмма шулай да алмагачлар бо- лай юл буенда ук үсми әле бездә. Ә биредә инде ул юл буенда ук үсә. Врачлар әйтәләр, алмада ниндидер бик кыйммәтле витаминнар күп була, яшьтән үк алма ашап үссәң, таза, нык буласың, яшең йөзгә якынлашса да йөрәгең һаман яшь, күңелең шат була, диләр. Рәхмәт, мең рәхмәтләр сезгә, кешеләребез шулай мәңге яшь, мәңге шат булсын өчен тырышучылар! Зәңгәр күзле дустым! Син дә бик телисең бит шулай мәңге яшь, мәңге шат булып, инде алмалары бик күп, бик күп булган алмагачлы юллардан үтәргә? Мин дә бик телим. Хөсәен абзый да тели. Барыбыз да телибез. Шулай булгач, зәңгәр күзле дустым, әйдә, бу бик яхшы эштән үрнәк алыйк, кайтыйк та, кулларыбызга көрәк тотып, юлларга чыгыйк. Авылыбыз юллары буйларына алмагачлар утыртыйк. Бер алмагачны бакчага, икенчесен юлга чыгарып утыртып куйыйк. Ризамы? Рәхмәт, энем, бир кулыңны! Хөсәен абзый да бу эшкә бик шатланыр. Мондый яхшы эшкә көчен кызганмый ул. Без барыбыз да яхшы эш өчен көчебезне аямыйбыз. ... Сезнең алмагачлы юллардан үткәнегез бармы? Мин кичә үттем. Тип-тигез асфальт юл. Ә юлның ике ягында алмагачлар. Яшь алмагачлар әле, әмма шундый да көр булып, таза булып үсеп киләләр. Тиздән, тиздән алар, бу агачлар, дәү булырлар. Алмалары бик күп булыр аларның. һәм без, зәңгәр күзле дустым, мәңге яшь, мәңге шат булып, алмагачлы юллардан гына йөрербез.