Логотип Казан Утлары
Публицистика

.

Татар дәүләт академия театрында Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» исемле драмасы күрсәтелә башлады. Бу спектакль театрның яңа ел кергәч күрсәткән беренче постановкасы. ул шулай ук язучы Хәй Вахитның да Академия театры сәхнәсенә беренче күтәрелүе. Без шул әсәр турында берничә фикер әйтергә уйлыйбыз. БҮГЕНГЕ ЯШЬЛӘРНЕҢ МӘХӘББӘТЕ НИЧЕК? Пенсиягә чыккан картлар мәхәббәтен, өч-дүрт баласын һәм хатынын ташлап, икенче берәүнең итәгенә тагылып киткән кешеләрнең гыйшык яңартуларын карап туйган идек инде без. Хәтта яшь язучылар да шул ук инфарктлы мәхәббәтне җырлый башлаганнар иде. Язучылар союзында, яшьләр белән семинар уздырганда, шул турыда сүз булып, бүгенге яшьләрнең мәхәббәтләрен сурәтләү кирәклеге әйтелгән иде. Кайда безнең яшьләребез, алар ничек сөяләр! Әллә сөешә дә белмиләрме? — дигән хәтер калырлык сүзләр әйтелә иде. Мәхәббәт хисе — иң индивидуаль бер хис; ике кешенең бер үк төсле сөюе, бер үк төсле көюе һич мөмкин түгел. Бу изге, газаплы һәм рәхәт хис шулай ук заманнан, көнкүрештән дә аерым яши алмый, дөресрәге — тормыш үзенең барлыгын шул олы хискә сиздерми калмый. Шул ук вакытта бу хис кешенең эшчән- леген активлаштыруга да тәэсир итә, аның тормыш, яшәү идеалына бизәкләр бирә, кешегә гөрләп үсәргә, чәчәкләнергә, канатланырга ярдәм итә. Әдәбиятта нинди генә сөю үрнәкләре бирелмәде, ләкин бу мәңгелек теманы әле бер даһи шагыйрь дә җырлап бетерә алмады. Борынгы юнан шагыйре Гомер җырлаган Пенелопаның Одиссейга булган турылыклы мәхәббәтеннән соң Ромео белән Джульеттаны күреп уздык. Алар урта гасырга хас үз буяуларын калдырып киттеләр. Пушкинның Татьянасын, Толстойныи Наташа Ростовасын, Некрасовның декабрист хатыннары мәхәббәтен күрдек. ТаһирЗөһрә, Бүз егет, Галиябану кичергән трагик хисләрне кичердек. Һади Такташ җырлаган «Мәхәббәт тәүбә»сен ишеттек, Муса Җәлил җырлаган бөек мәхәббәт хисләрен тойдык... Хәер, мәхәббәт турында язылган меңнәрчә әсәрләрне санарга мөмкин. Ә бүгенге яшьләр ничек сөяләр? Алар бу матур хискә ничек карарга тиешләр? Мәхәббәт мавыктыргыч бер хис, тик ул йөгәнсез булырга тиешме? Мәхәббәт романтикасы акылны эретеп китмиме? Хәй Вахит әсәренең әһәмияте дә шунда, ул бүгенге яшьләр каршына бик күп сораулар куя. Ул бүгенге совет яшьләренең беренче кабынган мәхәббәтләрен сүрәтли. Беренче карашта бик җиңел һәм бик гади күренгән бу олы хисне дөрес аңларга да кирәк икән! Саф һәм күбәләктәй җиңел, ут кебек кайнар һәм көйдерә торган мәхәббәт ул һәрвакыт яшь егет белән яшь кыз ГАЗИ КАШШАФ Т 7* 99 тирәсендә очып йөри, аларга аны бары таный белергә һәм нәкъ үзенә тиңне ала белергә кирәк икән!.. Әсәр менә шул турыда уйландыра. РӘХИЛӘ СӨЯ БЕЛӘМЕ? Вакыйга бик гади генә башланып китә. Мәктәп директоры һәм укытучы Сәлим Гәрәевичныц йортына бер яшь егет килеп керә Аның әнисе, тиздән үләсен сизеп, бер хат язып калдырган һәм, үзе үлгәч, шул хатны алып Сәлимгә килергә кушкан. Хәзер егет хатны Сәлим агайга бирергә тиеш, тик директор үзе өйдә юк, матур гына җыештырылган бүлмәдә бер кыз гына моңлы итеп скрипкада уйный. Бу — Сәлим Гәрәевичнең кызы Рәхилә, ул әле быел гына 10 классны тәмамлаган, үзе шат, шаян, чая, чикерткәдәй сикергәләп йөри торган, җиңел сөякле һәм үз көчен кая куярга белми торган яшь кыз. Күренеп тора, аның бер кайгысы да юк, ул авырлык күрми үскән, әти-әни канаты астында иркәләнеп яши, үзе берни дә кайгыртмый һәм аның әле алдагы тормышына планы төзелмәгән. Алдан ук әйтеп куйыйк: бу образны сәхнәдә студия укучысы Наилә Гәрәева башкара һәм уңышлы башкара, Рәхилә үз табигыйлегендә ачыла бара. Рәхилә әле үз башына уйлый торган, ниндидер идеалы булган кыз түгел. Ул әле әнисенең кызы. Әнисе кая таба өстерәсә, Рәхилә шунда барырга әзер. Рәхилә өчен әнисе Камилә (аны Гәүһәр Камалова башкара) кайгыртып йөри һәм, җае туры килгәндә, кияүгә биреп, башлы-күзле итәргә ашкынып тора, ә җае чыгып тора. Рәхиләнең укытучысы Госман Акбирович бик тырышып аңа өйләнергә йөри... Бер яктан әнисе, икенче яктай Госман Рәхиләне кияүгә чыгу кирәклегенә күндереп киләләр. Рәхилә моны хат китерә килгән Тәлгаткә бик ачык итеп әйтә: «Кияүгә чыга алмасам, укырга китәм»,— ди ул. Ләкин ул моны йөрәге кушканнан эшлиме? Сөяме соң ул Госманны? Гомумән, Рәхилә әле мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңлыймы? Юк шикелле. Чыннан да, аның Госманга әллә ни тартымлыгы юк. Башкалар аны ошатканга гына һәм кайчан да булса кияүгә чыгарга кирәк булганга гына Рәхилә Госманны искә ала. Бәхетле булырмы ул, юкмы? Мәхәббәте кабынырмы аның, юкмы? Хәзергә кыз ул турыда уйламый, чөнки ул гомуми яшьлек мавыгуыннан әле уза алмаган. Дөресме бу? Әйе, тышкы ялтыравыкларга кызыгып, мәхәббәтнең^ нәрсә икәнен дә аңламастан, җиңел, генә уйлап кияүгә чыккан, өйләнгән яшьләр бездә азмыни? Шактый» бит... БҮГЕНГЕ КӨН КЕШЕСЕ Тәлгат тә бик яшь, ул да әле» Рәхилә кебек, быел гына 10 классны тәмамлаган. Ул да тормышка хәзерлекле түгел. Аңа зурларның киңәше, ярдәме кирәк. Әнисе аңа шундый киңәшче итеп Сәлим Гәрәевичне күрсәткән. Ләкин Тәлгат үзе яшь булса да, тормыш авырлыгын татыган, әнисенең язмышы аңа тормышны шактый катлаулы итеп күрсәткән. Шуңа күрә ул тиз генә мавыгучан да түгел, туры әй- түчән, горур, үз сүзле. Шул ук вакытта Тәлгат Рәхиләнең матурлыгына, чаялыгына, эчкерсезлек белән ярдәмгә килергә хәзер торуына» иптәшлек хисенә тыныч кына карап кала алмый. Аңарда иптәшлек, дуслык хисләре уяна башлый. Ләкин Тәлгат беренче кузгалган хис артыннан йөгерә торган егет түгел. Ул җитди тормышка омтыла. Ә тормыш җитди дә, күңелле дә, анда кызу көрәш бара. Әнә колхоз фермасында эшләүче Нурсәнә белән Әпсәләм бик зур йөкләмә алганнар» алар Американы куып җитеп, узып китү бурычы куйганнар. Нурсәнә һәрбер сыердан бер пот сөт алу өчен көрәшә. Терлекчелекне үрчетергә дә, продукциясен дә арттырырга кирәк. Бу җиңел эш түгел, ул авыр һәм күңелле, мавыктыргыч һәм илһам сорый торган хезмәт. Яшьләрнең ярышлары Тәлгатне кызыксындыра һәм ул колхозда көтүче булып эшли башлый. Күңел биреп эшләгәндә, һәрбер хезмәт ’00 әйбәт һәм кешегә шатлык, бәхет китерә. Тәлгат тә үз эшеннән канәгать, ләкин ул зур омтылышны икенче нәрсә белән дә бизи. Ул, көтүче булып эшләгән хәлендә, читтән торып институтта укырга да хәзерләнә. Анын, шундый ныклы һәм кыю омтылышы Рәхиләне сокландырмый калмый, билгеле. Башта колхозда вакытлыча гына сыер савудан баш тарткан кыз фермага килә, сыер савучы булып китә. Рәхилә инде тормышта яңа интереслар белән, хезмәт шатлыгы белән яши башлый; әнисенең итәгеннән аерыла, үз башына фикер йөртә. Тәлгатнең туры әйтелгән шелтәле сүзләре тәэсиренә бирелә. Бу хәл аңарда чын мәхәббәт уты кабызып җибәрә... Тәлгаттә дә шундый ук саф, көчле мәхәббәт тамырлана башлый. Без бу мәхәббәтнең очраклы бер мавыгу түгеллеген. хезмәткә, яшьлек хыялларының тормышка ышаныч белән каравына нигезләнгәнен күрәбез. Әсәрнең мәхәббәт сызыгы шундый. Монда, билгеле, өстән караганда, яңа сюжет, фабула төзе лешләре юк (классикадан сузыла торган өчпочмак: ике егет, бер кыз — монда шул килеш калган). Ләкин без шушы сюжетта бүгенге көн кешеләрен, аларның хисләрен ишетәбез. Бер караганда, бу әллә ни катлаулы да түгел кебек. Ләкин автор җыйнак кына төстә бүгенге көннең яшьләренә хас сыйфатларны өсти тора. Алар бер генә яктан түгел, төрле яктан ачыла баралар һәм киң карашлы булып үсәргә омтылу- чтары белән күңелле тәэсир калдыралар. Тәлгат тә, Рәхилә дә, Нур- сәнә белән Әпсәләм дә үз эшләрендә алдынгы булу өчен көрәшү өс- тенә, югары культуралы, киң карашлы кеше булу, сәнгать-музы- каны аңлау осталыгына омтылучы булып та күз алдына басалар. Бүгенге көн кешесе буларак, Тәлгатнең яңалыгы нәрсәдә? Язучы аңа шул яңа кешегә хас бер сыйфат өстәгәнме? Икенче төрле әйтсәк, безнең җидееллык батырларыбызга хас үзгәлекне тотып ала алганмы? Бу сорауга «әйе» дип җавап бирәсе килә. Дөрес, Тәлгат җидееллыкның әллә ни батыры түгел, аның колачы да бик киң җәелми әле, ләкин ул, иң беренче чиратта, үзен дөнья күләм ярышка чыккан көрәшче итеп сизә, бу көрәшнең җиңел булмаганын да ан- лый, һәрвакыт укырга, өйрәнергә кирәклеген дә белә һәм үзенең коммунизм җәмгыяте төзүче гади бер кеше икәнен белеп, шул чорның алдынгы кешеләренә хас сыйфатларны үзендә булдырырга омтыла. Ул тар карашлы булудан да саклана, белем алырга тырышу өстенә сәнгать-музыкадан да артка калмаска ниятли, ул мораль яктан да үзен бик югары торырга тиеш саный. Алда без аның Сәлим белән ике .арадагы мөнәсәбәтләргә карашын күрәбез. Бер уйлаганда, аның Сәлимне танымыйча, аңа үтергеч ачы җәза бирүе тәкәбберлек булып күренергә мөмкин. Ләкин чынлап уйлаганда, бу Тәлгатнең мораль сафлыгыннан, бозыклыкны, начарлыкны кичерә алмавыннан, принципиальлегеннән килә. Образның яңалыгы, безнеңчә, нәкъ әнә шунда. Шулариы әйтү белән бергә, яшь драматургның шактый осталыгында күрсәтергә тиешбез. Тәлгат образындагы һәм гомумән драма образы аша бирелгән фикерләр, характерлар публицистик тел белән түгел, художество теле белән әйтелгәннәр. Тәлгат, Сәлимнәрнең характеры әсәрдән аерылып чыгып тормый, ул аларның эшләрендә, хәрәкәтләрендә чагыла. Шуңа күрә дә без аларны кызыксыну белән күзәтәбез, аларның язмышлары өчен дулкынланабыз. Әсәрдә җанлы кешеләр бар, аларның язмышлары бар, алар үзләрейең уенкөлкеләре белән генә түгел, кайгыхәсрәтләре белән дә, борчылукөенүләре белән дә, хаталану, ялгышулары белән дә күренәләр. Драматург шуларның барысын бер фокуска җыя белгән, бер үзәк вакыйга тирәсенә (Тәлгатнең әтисен табу вакыйгасына) туплап күрсәткән, персонажларны бер- берсенә бик нык баглы итеп алган. Шушы осталык, сәхнә әсәрен төзи белү осталыгы тамашачыны чыннан да сокландыра һәм ул әсәрдән эстетик ләззәтләнә. 101 КЕМ ГАЕПЛЕ? Без Рәхилә белән Тәлгатнең матур, ягымлы мөнәсәбәтләренә, берберсенец арасында чын мәхәббәт хисләре кабынып китүенә рәхәтләнеп, шатланып утырабыз. Комсомол тәрбиясе күргән бу ике яшь йөрәк берберсеи аңлый; алар шаяра беләләр, сөя беләләр. Ләкин алар үзләренең кем баласы булуларын белмиләр, ә тамашачыга Тәлгатнең Сәлим Гәрәевичнең улы булуы бе ренче пәрдәдән-үк аңлашыла. Димәк, мәхәббәт ялган юлдан бара? Агалысеңелле мәхәббәтме бу?.. Үзләренең агалы-сеңелле булуларын аңлау белән шушы кайнар мәхәббәт туганлык хисенә әверелеп китәрме? Тамашачы шундый сораулар каршында кала. Әйтергә кирәк, драматург безгә бүгенге яшьләрнең мәхәббәтен туры сызыклы итеп түгел, аларның атааналары биографиясенә бәйле итеп биргән һәм катлаулы, оригиналь образ тудырган Сүз Сәлим образы турында бара. Дөрес, Сәлим үзенең үткәне белән Г. Кутуйиың «Тапшырылмаган хатларындагы Искәндәргә охшый. Тик Сәлимнең элеккеге тормыш юлы сәхнәдә күренми. Без аның дәвамын күрәбез. Сәлимнең яшьлек хатасын хәзер тирәннән кичерүен күрәбез; элекке егет җилбәзәклеге аны газаплы уйларга чумдыра. Әйе. ул яшь чакта җиңел карашлы булган, чәчәктән чәчәккә кунып йөргән. Шуның нәтиҗәсендә, ул Тәлгатнең ничек үскәнен бөтенләй күрми калган. Кем соң ул Сәлим? Мораль яктан таркалган начар кешеме? Намуссызмы, аталык хисеннән мәхрүмме? Гомумән, аның кешелеге ничек, хөрмәт итәргә лаеклымы ул, юкмы? Драматург җәмәгать каршына хөкемгә чыгарып бастырган образын берьяклы итеп сүрәтләми. Беренче карашта ул аның гел генә яхшы ягына басым ясый шикелле, бөтен тырышлыгы белән тамашачыда аңа мәхәббәт уята кебек. Сәлимне беренче күрүдә үк якын кеше итеп таный башлыйсың. Менә ул җиңнәрен сызганын, тузан-туфракка манчылып килеп керә. Мәктәп директоры буларак, ул бүген кырда, укучы балалар белән бергә хезмәттә булган, шул чакта аңа тракторчыларга булышырга, машина астына ук кереп ятарга туры килгән. Ул шулай файдалы эш эшләве белән рухи күтәрелеп өенә кайтып керә. Ул хезмәт итүе белән, кешегә ярдәм күрсәтүе белән бәхетле. Шушында ук без аның укытучы Госманны яратмавын да беләбез, чөнки Госман хезмәткә үзе дә мәхәббәт тотмый, укучы балаларны да хезмәткә өндәми; хезмәткә чирканып, җирәнеп карый. Шулай булгач, Сәлимгә җылы караш урнашмый калмый. Җитмәсә Сәлим бик бала җанлы кеше икән. Әнә Рәхилә аның белән ничек шаяра, очынып, сикергәләп йөри. Әтисенең муенына сарыла. Сәлим бала яратмаса, Рә хилә шулай иркәләнә алмас иде ич! Ә соң ни өчен ул үз баласын ташлаган? Хәтта ул аны бер генә тапкыр да күрмәгән! Ниһаять, менә бүген үзенең әнисе язган хатны китерә килүче Тәлгатне ул бер чит кеше, йомыш белән килүче егет итеп кенә каршылый. Ата һәм ул бер-берсенең каршында торалар, алар әле бер-берсен белмиләр. Тамашачы да берни аңламый тора. Ниһаять, Сәлим хатны ала, ача, күтәренке күңел белән укырга тотына һәм беренче сүзләреннән үк аның йөзе үзгәрә... Менә ул нык борчылуга чумды (Камал III бу драматик кичерешне бик оста бирә). Без инде аның газаплануын күрәбез. Әгәр дә ул намуссыз кеше булса, хатның эчтәлеге турында берни әйтми дә кала алыр иде шикелле. Сәлим алай эшләми. — Әйе, сиңа бездә калырга кирәк! — ди ул Тәлгаткә. Тәлгат аларда кала. Сәлим үзенең хатынына — Камиләгә мәсьәләне аңлатып бирә. Әсәрнең барышыннан без Камиләнең бу мәсьәләдә хәбәрсез түгеллеген беләбез. Димәк, Сәлим үзенең читтә үсә торган улы турында Камиләгә электән үк сөйләгән. Бу — шулай ук Сәлим файдасына сөйли торган факт. 102 Шул рәвешчә, автор бер-бер артлы Сәлимнең яхшылыгын, олы жанлы- >лыгын күрсәтә килә, тамашачыда аңа мәхәббәт урнаштыра тора. Без хәзер Сәлимнең һәрбер адымын күзәтәбез. Нәрсә булыр, Тәлгат аның үз атасы икәнен белгәч, нишләр? Моңа ничек карар? — дип көтәбез. Ләкин автор аларны таныштырырга — дөресрәге — Тәлгат- кә үз әтисен «күрсәтергә» ашыкмый. Өч пәрдә буена Сәлим Тәлгат өчен «абый» булып кала әле. Чөнки язучының олы фикере — драманың төп идеясе нәкъ шул моментка нигезләнгән. Әсәрнең дәвамында Сәлим үз улына бөтенесен аңлатып бирергә омтылып карый. — Ә менә әтиең минем кебек булса? — дип сорый ул Тәлгаттән. Сәлимнең аны үз улы итеп сөясе, күрми торган еллары өчен дә көчле итеп сөясе, иркәлисе килә... Моны без Сәлимнең — Камал III нең — күз карашларыннан, эчке газапборчылуларыннан күрәбез... Сәлим үзүзен гаепли. Ул үзенең үткәненә каты приговор укый. Әсәрдә Сәлимнең үз баласын ташлап китү сәбәбе күрсәтелмәгән. Сәлим үзе генә гаеплеме, әллә баланың анасында да бераз өлеш бармы? Язучы бу мәсьәләгә тукталмый, ләкин тамашачы бу турыда да уйлана. Тәлгатнең әнисе кем? Әсәрдә үзе күренми, ләкин вакыйгаларга бик җитди катнашы булган персонаж ул. Драма дәвамында бу ана үз исеме белән әйтелми. Шулай да аның характеры ачыла: ул горур, үз сүзле, серен кешегә сөйләми торган хатын булган; авырлыкны кичерә алган, җәбер- ләү-кимсетелүләргә түзеп яшәгән, гаҗәп көчле мәхәббәт белән сөйгән һәм шул мәхәббәтен ул кабергә дә алып киткән. Ул яшь чакта Сәлимне сөйгән, шул мәхәббәтне саф, көчле һәм романтик олылыгы белән кабул иткән, нәтиҗәдә Тәлгат дөньяга килгән. Сәлим исә мәхәббәткә Тәлгатнең әнисе кебек җитди карамаган, ул аны бер шаяру, вакыт уздыру, дип аңлаган, һәм сөелергә хаклы кызның яшьлек, сафлык хисләрен мыскыл итеп, аны ташлап киткән... Ә соң ул хатын югалып калганмы? Юк, әлбәттә. Ул үз көченә ышанган һәм бөтен ихтыярын, мөмкинлеген баласын тәрбияләүгә багышлаган. Әсәрдән аңлашылганча, ул иргә дә чыкмаган һәм Сәлим җибәргән акчадан да файдаланмаган. Ул, күрәсең, Сәлимгә мәхәббәт белән һәм... нәфрәт белән яшәгән. Менә хәзер ул хатын юк, аның тәрбияләп үстергән улы Тәлгат кенә бар. Аңа карап та без ана характерын төсмерли алабыз. Егет горур, кеше ярдәмен кабул итәргә теләми, Сәлим бүләк иткән костюмны да алудан баш тарта; хезмәткә омтыла һәм хезмәттә үз бәхетен табуына ышана. Әчисе хезмәт итеп югалып калмаган, ул да югалмаячак! Ләкин шул ук вакытта, ана кеше аның киләчәген Сәлимгә тапшыра! Чөнки ни әйтсәң дә Тәлгат әле тормышта үз юлына басмаган яшь егет, аңа киңәшче дә кирәк. Тәл- гатне Сәлим карамагына тапшыру белән байтак нәрсә катлаулана. Ананың Сәлимне кичерүеме 6yt әллә үз хатасын да тануымы? Әгәр ул Сәлимне бары нәфрәт белән генә искә алса, моны һич эшләмәс иде! Димәк, ул Сәлимнең яхшылыгына ышана, димәк, ул Тәлгатнең дә Сәлим ярдәме белән тормышта дөрес юнәлеш алачагына ышана!.. Бу исә Сәлимне акларга җитмиме?.. Юк, автор Сәлимне бик каты гаепли, бик нык гаепли. Тәлгатнең ничек үсүен, аның әнисенең ничек тормыш кичерүен белгәннән соң бездә Сәлимне гаепләү хисе уяна башлый. Тәлгат үзенең бала чакта «әти» дип эндәшәсе, иркәләнәсе килүен сөйли; әнисенең төннәр буе кан-яшь түгеп чыгуларын искә төшерә. Ана белән малай бик авыр көннәр кичергәннәр. Бу авырлыкны «әти»дән килгән мең сум да җиңеләйтә алмаган. Чыннан да, йөрәк газапларын акча биреп, алимент түләп кенә бетереп буламы? йөрәк авыруына сабышкан, мәхәббәтен йөрәгендә саклап, кабергә алып китә алган кешене акчалар гына юата аламы? Юк! 103 МӘХӘББӘТ ҖИҢӘР Әнисенең йөрәк кичерешләрен күреп үскән нечкә күңелле бала газап китерүчегә ягымлы сүзне ничек әйтә алсын?! Сәлим берничә тапкыр Тәлгат белән ачыктан-ачык сөйләшергә омтылып карый. Ләкин, Тәлгатнең үз әтисенә каты хөкем чыгарасын сизгәч, тукталып кала. Язучы моның белән дә Сәлимне җәзалый. Тәлгат аңа «әти!» дип эндәшмәячәк. Бала җанлы ата өчен моннан да зур җәза булу мөмкинмени! һәм чыннан да әсәрнең соңында Тәлгат Сәлимнең үз әтисе булуын белә. Бу аны гына түгел, Рәхиләне дә тетрәтеп җибәрә... Ничек булды соң әле бу? Рәхиләнең шундый сөеп торган, яхшылык үрнәге дип аңлаган әтисе читтә азып- тузып йөргәнме?.. Ул үзенең абыйсына гыйшык тотканмы?.. Моны ничек аңларга һәм нинди йөрәккә сыйдырырга мөмкин?! Хәзер үк инде аны үз туганына мәхәббәт тоткан өчен Госман гаепләргә дә өлгерә... Рәхилә моны күтәрә алмый, кеше күзеннән качып чыгып китә... Тәлгат тә шулай ук көчле кичерешләр астында. Ул Сәлимне шәфкатьле абый дип аңлый һәм аны тирәннән хөрмәт итә иде, ләкин шул ук кешенең нәфрәт уята торган «ата» икәнен белгәч, ул ике ут уртасында кала. Ул моңа шатлана алмый, ул моны бик авыр кичерә, аның сүзләре - киселә... Ул Сәлимгә «әти» дип әйтүдән баш тарта һәм горур рәвештә, аны бөтенләй йөрәгеннән сызып ташлау нияте белән, яңадан һичкайчан очрашмаска уйлап, авылны ташлап китәргә була. Ул арада Рәхиләне борып алып кайталар; кемнең шушындый саф йөрәкле, иркә күбәләкне җәберләргә хакы бар? Туганнарына сөешергә ирек куйган өчен кем Сәлимне гаепли ала? Рәхилә Сәлим белән Камиләнең үз балалары түгел ич! Алар аны ятим балалар йортыннан алып тәрбияләгәннәр, аның ятим икәнлеген сиздермичә «үз балалары» иткәннәр. Бу хәбәр Рәхилә өчен яңа удар булып әверелә, аның йөрәге яңадан тетрәнә. Ышаныргамы моңа, юкмы! Ышаныр иде, ләкин Сәлим белән Камилә аны чыннан да үз йөрәк җылылары белән үстергәннәр; ул ятимлекне бөтенләй белмәгән, ул кадер-хөрмәттә, иркәләнеп, назланып үскән. Шул ук вакытта аның ата-ана- сыз калудан коты алына, димәк ул «ятим», аны «ятим» итәргә уйлыйлар?! Юк, аның ятим буласы килми, аның өчен Сәлим барыбер «үз атасы», Камилә «үз анасы» һәм ул шул сүзләр белән атаанасы кочагына ташлана. Ә Тәлгат?.. Әнә ул китеп бара, бәлки ул, әтисенә каршы кузгалган нәфрәт хисенә бирелеп, үз йөрәгендә бөреләнгән беренче мәхәббәтне дә корбан итәр?! Әйе, ул шундый адым ясарлык нык кеше, бу хәлләр аны егетлектән ир кеше итеп чыныктыра, ул кинәт олыгаеп, үз башына яши ала торган ир булып күренә.' Бәлки Тәлгат шул килеш чыгып чабар иде, ләкин Рәхилә бар бит әле, аның керсез мәхәббәте, чын мәхәббәте бар. Бу инде Госман белән йөрү шикелле җилгә оча торган вак хис, арзанлы тойгы түгел! Йөрәккә тамыр җибәрә башлаган изге хис, олы тойгы! Рәхилә Тәлгатне калырга димли... Шундый зур эшләр алда тора, шундый ярыш ачтылар алар, шушы хезмәттә алар яшәү матурлыгын аңлый башладылар, тормышның матур һәм ямьсез якларын күрергә өлгерделәр, мәхәббәтнең чәчкәсен һәм утын күреп калдылар... Ә алда әле тагы да матуррак, тагы да күркәмрәк булыр... «Кал син, Тәлгат, кал! Каласың!» сүзләре Тәлгатне елмайта, ул инде яңадан шатлана, шушы киң күңелле кызның эчкерсез җылы карашлары тәэсиренә бирелә. Без мәхәббәтнең җиңәчәгенә ышанып калабыз!.. Алдагы көндә Тәлгат «әти!» дип әйтерме, билгесез. Чыннан да аларның килешүләре мөмкин. Рәхилә ал арны килештерер, дуслаштырыр. Тәлгат үзе дә акылсыз түгел, Сәлимнең яхшылыгын күрергә өлгергән икән, тормышның катлаулы булуын да аңлар... Автор өчен дә, тамашачы өчен 104 дә бу мәсьәлә проблема булып тормый. Бу әле озак процесс, Тәлгат- тән «әти» сүзен ишеткәнче Сәлим Госман һәм аның кебекләрнең бик шелтәле сүзләрен ишетер! Бик күп газап чигәр, узган эшләре өчен бик күп тапкырлар кызарыр. Шулай кирәкме аңа? Әйе, кирәк! Шулай кирәклеген Сәлим үзе дә аңлый, ул яшьлек хатасының авырлыгын сизә, йөрәк ярасы тиз төзәлми, хата тиз кичерелми!.. КОМЕДИЯМЕ, ДРАМАМЫ? Әсәрнең жанры турында сүз китте. «Чын мәгънәсендә Островский- ча комедия», диючеләр бар. «Юк, гажәп көчле драма бу», — диләр тагын. Әсәрне үзенең табигате белән үк комик булган артист Р. Бик- чәнтәев сәхнәгә куйган. Ул үзе фермада сөт ташучы Әпсәләм ролен оста башкара, тапкыр сүзләр әйтеп тамашачыны көлдерә, шундый сүзләре белән шифрт Госманны уңайсыз хәлләргә куя. Р. Бикчәнтәев җиңел сөякле, инициативалы, тапкыр сүзле, киң күңелле, гадел кешене уйный һәм аңа ышанып, аңа карап куанып, шатланып утырасың. Фермадагы ярышта җиңеп чыгуларына һәм үзешчән сәнгатьтә дә алдынгы булачакла- рына шик калмый. Әле ул яңа гына сыер савучы Нурсәнәгә (бу образны Асия Хәйруллина күңелле генә башкара) өйләнгән; алар кулында эш тә җырлап тора, үзләре дә сайрашып яшиләр. Нурсәнә белән Әпсәләм образлары әсәргә органик бәйләнеп, вакыйгаларга үрелеп торалар һәм алар авыр драматик кичерешләрне җиңеләйтәләр. Драматургның осталыгы да шунда: ул кирәкле урында чын күңелдән рәхәтләндереп көлдерә, тиешле урында бик тирәннән хисләнергә, уйланырга мәҗбүр итә. Хәй Вахит бу драмасы белән драматургиябезне баетты дияргә кирәк. Менә шушы Сәлим — Тәлгат сызыгы буенча аның оригиналь образлар иҗат итүенә югары бәя бирмичә мөмкин түгел. Монда язучының олы фикере, тирән фәлсәфи карашлары салынган. Әсәрнең төп нигезе дә Сәлим — Тәлгат образларында, нәкъ психологик моментта, аларның. драмасында. Әсәр, әлбәттә, көчле драма, психологик драма. Күләме ягыннан кечкенә, катнашучылары белән аз булган шушы драмада Хәй Вахит бүгенге яшьләрне һәм картларны дулкынландыра торган проблеманы — коммунизм җәмгыяте төзүченең нинди булырга тиешлеген яктырта; образлар, аларның хезмәткә мөнәсәбәтендә, омтылышларында, драматик ситуацияләрдә без коммунизм чоры кешесенең эчке һәм тышкы матурлыгының гармониясен сизәбез. Рәхилә, Тәлгат, Нурсәнә, Әпсәләм — шундый образлар. Аларның үзләренә хас характерлары бар, югарылыкка алар үз юлларыннан баралар, шул юлда Рәхилә чак кына хаталанмый кала... Тәлгатнең исә кичерешләре бик авыр, ләкин омтылышлары бер, дөрес, якты! Тәлгат образын Шәүкәт Биктимиров ышаныч белән башкара. ОСТАЛЫКНЫҢ ЧИГЕ ЮК Спектакль — яшьләр спектакле. Автор да Академия театры өчен яңа драматург, режиссер да яшь, Наилә Гәрәева исә әле гомумән беренче тапкыр сәхнәгә аяк баса, Рәхилә образы — аның беренче дебюты. Яшьләрнең күп булуы безне тагын да сөендерде, димәк, театрның ышанычлы алмашы бар... Без бәлки бу артистларның барысын да мактар да идек, чөнки уен безгә ошады. Ләкин әсәр дә көчле бит, анда уйнарга материал күп. Драматик ситуацияләрне караганда, бөтен зал тын кала. Андый урыннарда артистның осталыгына чик куеп булмый, чөнки оста- л ы кны ң юга р ыл ыгын би л геләү мөмкин түгел. Үз атасының кем икәнен белгән Тәлгат (Биктимиров), шул чактагы Рәхилә (Гәрәева) һәм «ятим» калу ихтима- лыннан дәһшәтләнеп тетрәнү моментлары әйбәт чыктылар. Әйтәсе килгән сүз шул — осталыкка ирешү юлында туктап торырга ярамый. Тамашачы артистның киләчәгенә бик нык өмет баг- лап та кул чаба, чөнки өметләнергә нигез бар, яхшы уйныйлар. Иң күңеллесе шунда, образлар ничек керсәләр — шулай чыгып китмиләр. Без аларның сәхнәдәге үсешләрен күреп утырабыз. Рәхилә-Гәрәева башта әле чуар күңелле, җиңелчәрәк уйлый торган җилбәзәк, .шаян кыз, соңыннан ул, тормыш белән очрашкач, шактый үсә, рухи яктан ныгый, чын мәхәббәтне дә аңлый башлый. Тәлгатнең дә җитлегүе күзгә ташлана. Хәтта олыгайган укытучы Сәлим дә хәзер башка кеше, ничектер драматик кичерешләрдән соң үзен тагын да көчлерәк, ныклырак, эшчәнрәк итеп сизә шикелле. Госманның мәсхәрәләп сөйләвенә каршы ул кискен генә: «Бар, син үзеңә кирәкне алдың инде!» дип эндәшә һәхм моны әйткәндә аның рухи яңаруы сизелә. Гомумән драматург Рәхилә, Тәл- гат, Сәлим образларын яхшы итеп уйнарлык материал бирә һәм алар чыннан да күңелле башкарылалар. Камилә образын башкаручы Гәүһәр Камалова турында да җылы сүз әйтәсе килә. Шундый хатыннар бар, аларның иҗтимагый эшләре юк, хезмәт урыннары шулай ук, көннәре кухня тирәсендә, бала-чага кайгырту белән мәшәкатьләнеп уза. Шул ук вакытта алар яки иренең эшенә тыгылырга яраталар, яки шул ук ирне яки балаларын теген- дә-монда җайлырак урнаштырырга уйлап, танышбелешләре тирәсендә әйләнәләр. Файдалы булыр дигән адымнары күбесенчә үзләренә зарарга килеп чыга яки ирен, бала- чагасын оятлы итә... Г. Камалова нәкъ шундый «тынгысыз кайгыртучы» ананы, үз кайгыртуы үзенә кайгы китерә торган кешене бик әйбәт уйный. Камилә-Камалова ана да, дус та, ул мәрхәмәтле дә, үзенчә акыллы да, тик җиңелчәлек тә юк түгел. Иреиә әйтмичә генә кызына «яхшы» кияү табып, Рәхиләне кияүгә бирергә риза булуы шуны күрсәтә. Укытучы Госман образын Фатих Шәрәфиев башкара. Бирелгән материалны ул оста җиткерә. Ләкин монда тамашачының психологик кичерешен искә алмыйча ярамый. Тамашачы хезмәткә нәфрәт белән караган Госманны яратмый. Рәхилә Госман белән загска гына китмәсен иде дип, Рәхилә өчен борчылып утыра. Госман әшәке кеше булып күз алдына баскач, артистның уены да йомшак кебек тәэсир кала һәм шул йомшак уен турында инде матбугатта фикер дә әйтелде. Мондый бәя белән килешәсе килми. Шәрәфиев Госман образына карата тамашачыда нәфрәт уятырга тиеш иде һәм ул үз максатына иреште. Драматург исә, бу образны Сәлим, Тәлгат образлары кебек, катлаулы итеп эшләмәгән, ул схемадан чыгып бетмәгән. Беренче күренүендә үк ул кире образ, ахырынача ул шул тискәрелек тәгәрмәченә атланып тәгәри. Шуңа күрә аны башкарып чыгу актер өчен җиңел түгел, актер өчен ул күңелсез роль! Спектакльнең сәхнә оформлениесендә художник Э. Гельмс Сәлимнең өен дачага әйләндереп бәлки яхшы эшләгәндер, ләкин ул бүгенге авыл түгел әле. Ә менә соңгы пәрдәнең оформлениесе бик матур, реалистик төстә, Кама буйларын җанландырып күрсәтә. Әсәрнең кимчелекләре бармы? Бар, әлбәттә, беренче пәрдәне «эстрада» номерлары хисабына җыйнакларга мөмкин булыр иде. Госман образын да тирәнрәк итәргә, Сәлим белән Тәлгатнең анасы мөнәсәбәтен дә ачыграк күрсәтергә мөмкин иде... Тик бу йомшак яклар күзгә бәрелеп тормыйлар. Соңгы сүз итеп, театр өчен дә, драматургиябез өчен дә 1960 елның уңышлы башланганлыгын әйтергә кирәк! Хәй Вахит чыннан да уйландыра торган, бәхәс кузгата торган уңышлы әсәр белән башлады бу яңа елны. Без рәхәтләнеп ял да иттек, яшьләребезне күрен шатландык, аларның сылулыкларын, эчке матурлыкларын күреп сөендек, драматик күренешләрдә бик нык борчылып, уйланып, хисләнеп утырдык! Алда мондый матур уңышлар тагын да күбрәк булсын!