Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОЛ ГАЛИНЕҢ „КЫЙССАИ ЙОСЫФ" ДАСТАНЫ

Борынгы Мисыр, яһүди, христиан һәм ислам мифологиясе өчен уртак булган гүзәл Йосыф турындагы сюжетның 4,5—5 мең еллык тарихы бар. Бу сюжет дөньядагы халыкларның күпчелегенә билгеле, һәм аның халыклар арасында таралуына, башлыча, шагыйрьләр һәм язучылар сәбәпче булганнар. Әбү Гали ибне Сина, Фирдәүси, Шота Руставели Җами кебек үз заманының атаклы кешеләре бу сюжетка мөрәҗәгать иткәннәр. Мең ел эчендә бу темага гарәп һәм фарсы телләрендә 13, төрки телләрдә 23, көрд телендә 2, немец, француз һәм рус телләрендә 6, грузин телендә 1 әсәр, барлыгы 45 әсәр язылганы билгеле. Китерелгән мәгълүматны тулы дип булмый әле. Бу санга шушы сюжет кабатлана торган тәфсир, тарих һәм тәварих, «Кыйссасөл әнбия» һәм «Нәһҗ-эл-фәрадис» кебек прозаик әсәрләрне дә кушсаң, алар- ның саны йөздән арта. Бу сюжет белән кызыксыну хәзерге көндә дә дәвам итә. Немец язучысы Томас Манн бу темага үзенең прозаик әсәрен багышлый. Латыш язучысы Ян Райнис 1916 елда «Йосыф һәм аның агалары» дигән драма яза. һәм ул берничә еллар дәвамында Европа сәхнәләреннән төшми. Төрки телләрдә язылган 23 әсәр эчендә татарлар арасында таралган «Кыйссаи Йосыф» дастаны бөтен 1 Фирдәүси һәм Шота Руставелинең бу сюжетны файдаланулары әлегәчә бәхәсле. дөнья тюркологларының дикъкате* үзәгендә тора. Моның ике сәбәбе бар. Беренчедән, бу дастан барлык төрки телләрдә шушы темага язылган дастаннарның иң борынгысы; икенчедә*н, фәндә 55 К. М а р к с. К критике политической экономии. Рус телендә. Госполитиздат; 1951 ел, 205 бит. дастанның ватаны әлегәчә дөрес билгеләнмәгән. «Кыйссаи Йосыф» дастанының ж;ирлегендә миф, безнеңчә әйткәндә, дини әкият ята. Шулай булгач, бу дастанны өйрәнеп утыруның, ихтимал, кирәге дә юктыр? Мифология нигезендә барлыкка килгән әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә карата әнә шундый ялгыш фикернең тууы мөмкин булуын алдан күргән Карл Маркс түбәндәгеләрне әйтә: «Моны аңлаудагы кыенлык шуннан гыйбарәт ки, алар, — ди Карл Маркс («алар» дигән сүздән мифологик сюжетлы сәнгать һәм әдәбият әсәрләрен күздә тотып. — Җ. А.), — һаман әле безгә әдәби зәвык бирүдә дәвам итәләр һәм билгеле мәгънәдә норма һәм иң биек үрнәк булу әһәмиятен саклыйлар» 55 . Бөек даһиның бу фикерен «Кыйссаи Йосыф» дастаны тулысынча раслый ала. Ул татар әдәбиятында ничә йөз еллар буенча гүзәл үрнәк булып хезмәт иткән һәм хәзер дә әле итә ала. Бу дастан татарларда «Йосыф китабы» дип йөртелә һәм элек-электән (язылган чорында ук дип уйларга кирәк) татарларның иң сөеп укый торган китапларыннан берсе Б 7. .С. Ә." № 2 97 98 була. Билгеле булганча, борынгы татар гадәте буенча, шигъри әсәр белән бергә аның көе дә туа. «Сак- сок», «Суга баткан Гайшә» кебек бәетләрнең үз көйләре белән саклануы моңа мисал була ала. «Кыйссаи Йосыф» дастаны да көйләп укыла. Тикшеренүләр татарларда бу дастанны укыр өчен махсус чыгарылган өч көй барлыгын күрсәтә. Революциягә кадәр киштәсендә «Йосыф китабы» тормаган татар гаиләсе, дастанны укымаган яки укыганны тыңлап зәвыкләнмәгән татар булмый. Дастанның кулдан язылган күчермә нөсхәләре татарлар арасында әледәнәле табыла тора. Алар- дан башка дастан 1841—1917 еллар эчендә Казанда 80 мәртәбәдән артык басылып чыга. Болардан бары тик 48 басмасының нөсхәләре генә Казан, Мәскәү, Ленинград һәм Ташкент китапханәләрендә саклана. Кыскасы, «Кыйссаи Йосыф» дастаны 750 елга якын татар халкы өчен рухи азык булып хезмәт иткән. Ул әле хәзерге көндә дә татар халкына эстетик ләззәт бирә. Нигә татар халкы бу дастанга күңеленең түреннән урын биргән дә тарихның иң караңгы көннәрендә дә аны югалтмый саклап килгән? Дастанның озак яшәвен авторының субъектив дини карашы белән аңлату дөреслеккә туры килмәс иде, әлбәттә. Халык әкиятләре никадәр хыялый төстә бирелсә дә, асылда алар чынбарлыкны чагылдыра, һәм шуңа күрә укучының дикъкатен аеруча үзенә җәлеп итә. Мифнең дә җирлегендә асылда халык хыялында туган әкият ята, тик аңа дини аңлатма гына бирелгән була. Димәк, миф бер ягы белән ясалма рәвештә дингә бәйләнгән булса, икенче ягы, үзенең асыл чыганагы белән халык иҗатына бәйләнгән. Мифологик сюжетка корылган әсәрләрнең төп кыйммәте әнә шунда. Аларнын сюжеты, халыкның иксез-чиксез иҗат хыялында барлыкка китерелеп, мең еллар буенча халык аңында эшкәртелгән була. Шуңа күрә мондый әсәрләрнең дини ягын гына 56 В. И. Ленин. Комсомолның III съездында сөйләгән речь. Сайланма әсәрләр. 57 том. Татгосиздат. Казан. 1952 ел 753 бит. күргән кеше, культура мирасы өлкәсендә марксизмнан читкә тайпылып, борынгы культура байлыгын юк итү юлына аяк басачак; марксизм исә андый варварлык белән килешә алмый. В. И. Ленин: «Пролетариат культурасы ул капиталистик җәмгыять* нең, алпавытлар җәмгыятенең, чиновниклар җәмгыятенең изүе астында кешелек дөньясы тарафыннан эшләп чыгарылган белем запасларының законлы үсеше булырга ■тиеш», 56 57 — ди. Иске дөньяның, андагы золымның тәэсире феодализм чорындагы әсәрләрдә аеруча күзгә ташлана. Ул чакта дин феодаллар кулында халыкны изү коралы булып хезмәт итә һәм, хаким идеология буларак, иҗтимагый фикер өстеннән инквизиторларча контроль ясап тора. Мондый шартларда җәмгыять өчен файдалы булган теге яки бу фикерне дин ярлыгы астында гына үткәрергә мөмкин була. Хәтта Әбү Гали ибне Сина, Әл Бируни кебек бөек галимнәрнең саф фәнни әсәрләре дә бисмилла белән, алланы һәм пәйгамбәрне мактау белән башланып китәләр. Борынгы татар поэзиясендә төп урынны мифологик сюжетка язылган «Кыйссаи Йосыф», «Кыйссаи Сәкам», «Кисекбаш», «Китабе ауык», «Җөмҗөмә Солтан», «Мәрьям китабы» кебек мифологик сюжетка язылган әсәрләр тотуын әнә шул феодализм чорындагы ханнар, патшалар золымының нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Шулай булгач, борынгы татар әдәбияты әсәрләрен, шул җөмләдән «Кыйссаи йосыф»ны да, марксизм- ленинизм тәгълиматы яктылыгында өйрәнү — В. И. Ленинның культура мирасына карата әйткән фикерен татар культурасы өлкәсендә конкрет эш белән гамәлгә ашыру дигән сүз. «Кыйссаи Йосыф» дастанының татар әдәби теле һәм татар поэзиясе тарихында әһәмияте чиксез зур; 99 татар поэзиясе тулысымча бу дастан традицияләрендә үсә һәм алар- ны дәвам иттерә. Дастанда кулланылган (яшь алмадай иякләр, йөрәкне хәнҗәр кебек кисеп үтә торган җете күзләр, яңа туган айга охшаш кашлар, якутка охшаган яңаклар, энҗе кебек вак тешләр, ефәктәй йомшак куллар, ак беләкләр, бал-шикәрдән татлы иреннәр, зифа буй, нечкә бил, энҗе-мәрҗән, гәүһәрякут кебек) йөзләрчә тасвирлау чаралары, татар шагыйрьләре иҗатында буыннан буынга күчеп, безнең чорга кадәр килеп җитә. Шул ук вакытта андый чагыштыруларның татар җырларында кулланылуы дастанның халык иҗаты белән бәйләнешен күрсәтеп тора. «Кыйссаи йосыф»тагы аерым образлар шагыйрьләрнең иҗатына көчле тәэсир ясаган. Дастанда улы Йосыфны зарыгып көткән Якуб сәба җиленә болай дип мөрәҗәгать итә: Акрын искел’, сәбах йиле58 59! нә үтәрсән 60? Сән хакыйкать йосыфымдан ис тотарсән 61; Җәрәхәтем уңармага сән йитәрсәи 62. Сән исәле63, бән мөфәррәх улдым64 имди. (1841 елгы Казан басмасы, 49 бит.) Сәба җиленә мөрәҗәгать итү, «Кыйссаи Йосыф» традициясе буларак, Сәйф Сәраилар, Кандалыйлар аркылы Дәрдемәндкәчә килеп җитә. Сәба йиле, исәр булсаң Түгәл — Бай атлыйг65 илләрдән, Хәбәр бир Фатыйма атлыйг Сылу кыз—нечкә билләрдән. (Кандалый.) Әгәр барсаң, сәба җил, безнең илгә, Сәламнәр әйт, сәлам ул нечкә билгә. (Дәрдемәнд.) Г. Тукай: Менә дуслар мин сезләргә бер сүз сөйлим. «Иосыф-Якуб» китабының көен көйлим,— дип, үз иҗатында «Кыйссаи Йосыф» традицияләрен дәвам иттергәнен яза. Тукайның куп кенә шигырьләре «Кыйссаи Йосыф» дастаны үлчәвендә язылганнар («Яз галәмәтләре», «Бәхри саны» һ. б.). Кыскасы, «Кыйссаи Йосыф» дастаны татар поэзиясенең безгә билгеле булган 58Искел — ис. 59С ә б а х йиле — таң җиле. 60 Н ә үтәрсән — ник үтәсең. 61Ис тоту—ис китерү; монда хәбәэ китерү мәгънәсендә. 62Син (исеп) минем йөрәк яраларымны төзәтәсең, дигән мәгънәдә. 63Сән исәле — син искәндә. 64М ө ф ә р р ә х улдым — шатландым. 65Атлыйг — атлы, исемле.* иң борынгы әсәрләреннән берсе икәне «Кыйссаи йосыф»тап соң хәзерге көнгәчә татар шагыйрьләре иҗатында дәвам иттерелә торган традицияләр белән җитәрлек дәлилләнә. Ләкин мәсьәлә моның белән генә чикләнми. Җентекләбрәк тикшеренүләр дастанның татар халык иҗаты белән дә нык бәйләнештә икәнен күрсәтәләр. Дастанда «Сез дыңлаңыз, ул сүзләсен» дигән тәгъбир бар. Ул «Без әйтәбез, сез тыңлагыз» формасында һәрбер татар бәетендә диярлек кабатлана. Дастан теленә бу тәгъбир халык иҗатыннан кергән. Янган йөрәкләрне басучы, зарыгып көткән хәбәрне китерүче таң җиле образы халык җырларында күп очрый. Шуңа күрә аны да дастанга халык иҗатыннан кергән дип карарга кирәк. Зөләйха, Йосыфка гашыйк булгач, ялгызлык һәм чын мәхәббәтенә җавап ала алмау хисен йолдызлар белән уртаклаша. Мәхәббәт һәм ялгызлык хисен йолдызлар белән бүлешергә омтылу Ай янында якты йолдыз Сөйгән йолдызым гына, Ул да сүнә таң алдында Калам ялгызым гына, — дигән халык җырында чагыла. Гашыйклар ай һәм йолдызларга мөрәҗәгать иткән уннарча татар җырлары бар. һәм бу, «Кыйссаи йосыф»ны халык иҗатына бәйли торган моментларның берсе буларак, күзгә ташлана. «Кыйссаи Йосыф»ның һәр шигырь юлы 12 иҗектән тора. 11 —13 иҗекле юллар да очрый, ләкин моны күбрәк күчереп язучылар хатасы дип уйларга кирәк. Шигырь юллары исә а, а, а, б формасында рифмалаша, һәм һәр строфаның ахыргы дүртенче юлы «имди» (инде) дигән сүз белән тәмам була. Шунысы характерлы: ахыргы юлы 100 «имди» белән тәмамлана торган дүрт юллы строфа башка төрки халыкларының әдәбият тарихында очрамый. Татар әдәбиятында исә ул, борын-борыннан бик киң таралган шигырь формасы булып, революция елларына кадәр кулланыла. Бу — «Кыйссаи Иосыф»ның ватанына ишарә итүче фактларның берсе. Дастанның үлчәве халык иҗатында, «Кәҗә бәете», «Мужик бәете» кебек бәетләрдә дә кулланыла. Бу исә дастанның үлчәве борынгы татар халык иҗатыннан килә дияргә мөмкинлек бирә. Моннан тыш Посыф һәм Зөләйха образлары турыдан-туры халык җырларына барып кергәннәр. Бу образлар татар яшьләрен тәрбияләүгә гасырлар буе хезмәт итеп килгәннәр. Үткән гасыр шагыйрәсе Газизә Сәмитованың кулъязмалары эчендә: Посыф белән Зөләйха да кавышканнар Мисырда; Вез дә шулай кавышырбыз икәү булсак бер сердә, — дигән җыр сакланган. Зөләйха образы Мөхәммәдьяр әсәрләрендә гүзәллек үрнәге итеп китерелә. Г. Ибраһимовның «Яшь йөрәк- ләр»ендә Мәрьям туташның кат-кат укыган әсәрләреннән берсе «Йосыф китабы» була. Кыскасы, «Кыйссаи Йосыф» Болгар чорыннан сакланып калган болгартатар поэзиясенең үрнәге. Бер яктан, бу дастан традицияләрендә татар поэзиясе үскән булса, икенче яктан, дастанның үзе борынгы татар халык иҗаты традицияләрендә барлыкка килгән. Шуңа күрә аны татар әдәбиятыннан аерырга мөмкин булмаган кебек, татар әдәби теле, татар поэзиясе тарихын «Кыйссаи йосыф»тан башка күзалла}7 мөмкин түгел. «Кыйссаи Йосыф» дастанында халыкның теләкләре, өметле хыяллары тулы канлы образлар системасы аркылы дөрес һәм зур осталык белән тасвирлана. Дастанның сюжеты чиктән тыш җанлы һәм табигый. Анда контраст вакыйгалар нәкъ тормыштагы кебек бер берен алмаштырып торалар. Дастанның баш каһарманы гүзәл Йосыф, атасы Якубның иң яраткан баласы буларак, башта тыныч гаилә тормышында күрсәтелә. Агаларының көнләшүе Йосыфны, бу тыныч тормыштан аерып, дәһшәтләр кочагына ташлый. Ата кочагында үткәргән бәхетле минутлар фаҗигале көннәргә әйләнә. Үлем үзенең рәхимсез куллары белән берничә мәртәбә Йосыфның бугазына ябыша. Ләкин ул билгесез вакытка чигенә. Йосыфның йөрәгенә кадарга селтәнгән пычак һавада ялтыраган килеш туктап кала. Йосыфның бу чактагы чиктән тыш егетлеге, дәһшәт күзенә салкын кан белән көлеп каравы аны үтерергә җыенган агаларын бу эштән туктарга мәҗбүр итә. Алар аны коега салалар. Анда исә Йосыфны тагын да фаҗигалерәк үлем көтә. Бераздан кое янына Мисыр кәрваны туктый. Йосыфны коедан чыгаралар. Ләкин коедан котылу шатлыгы хайван кебек кулдан кулга кол булып сатылып йөрү хурлыгы белән алмашына. Агалары аны кәрван башлыгы Мәлик Дугарга 18 ярмакка (тиенгә) сатып җибәрәләр. Күп җирләрне үтеп йөри торгач, Йосыф Мисырга барып эләгә. Анда аны Мисыр патшасы Катфир сатып ала. Тормыш дулкыны Йосыфны югарыга, бәхеткә күтәрә башлый. Катфир аны ярата һәм, баласы булмаганга күрә, үз баласыдай кадерләп тота. Биредә, патша сараенда, Йосыф гомерендә беренче мәртәбә мәхәббәт белән, Йосыфны өзелеп сөйгән Зөләйха белән йөзгә-йөз очраша. Ләкин язмыш нәкъ шул вакытта Йосыфны элеккедән дә тирәнрәк чокырга — тормышның иң төбенә — зинданга илтеп тыга. Ниһаять, туктаусыз үзгәреп торган язмыш Йосыфны тормышның төбеннән әйләндереп ала да, тагын да югарыга, Мисыр патшалыгының тәхетенә чыгарып утырта. Күренә ки, сюжет нәкъ әкиятләрдәге кебек җанлы. Дастанны 750 елга якын туктаусыз укырга мәҗбүр иткән моментларның берсе дә әнә шул. 10 1 Дастанда каһарманнар, нәкъ тормыштагы .кебек, 'көчле һәм көчсез, уңай һәм тискәре яклары белән тулы канлы итеп гәүдәләндерелә. Болардан тыш дастанда бөтен кешелек дөньясы өчен кыйммәтле, гуманистик, безнең социалистик тормышыбыз өчен дә аваздаш фикерләр бар. Анда, мәсәлән, шәхес азатлыгы һәм кеше кичерешләре беренче урында һәм алгы планда тасвирлана. Дастанда, фаҗигале күренешләр тасвиры күп булуга карамастан, пессимизмның очкыны да юк. Анда каһарманнар бәхет өчен армыйталмый, өметсезлеккә бирелми, туктаусыз көрәшәләр, күп -кыенлыкларны башларыннан кичерәләр, ниһаять, көрәштә җиңеп чыгалар. Дастан баштанаяк көчле оптимизм рухы белән сугарылган. Йосыф белән Зөләйха арасындагы кайнар мәхәббәт бәхетле гаилә төзү белән тәмамлана. Шуның белән дастан «Таһир-Зөһрә», «Фәрһат вә Ширин» кебек башка көнчыгыш дастаннарыннан аерыла. Бу — «Кыйссаи Йосыф» дастанының уңышлы ягы. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр гуманистик нигезгә корылырга тиеш дигән фикер дастан -авторының хатынкызларга һәм колларга карашында бик ачык чагылган. Шагыйрь хатын-кызны мәхәббәт хисенә бирелгән өчен гаепләргә ярамый, дигән фикерне үткәрә. Мәхәббәт хисенә бирелүчеләрне таш белән кыйнап үтерергә боеручы ислам дине - карашы белән бу фикерне һич тә килештереп булмый. Ләкин шагыйрь аларны килештерергә тырыша. Шуңа күрә дә ул дастанда, бер яктан, динче, ислам динен чын күңелдән пропагандалаучы агитатор, алланың хөкеменә сүзсез буйсынучы, аны башкалардан да таләп итүче алла бәндәсе; икенче яктан, хатыннар ярты кеше дигән ислам тәгълиматына каршы буларак, хатынкызларның да мәхәббәттә тигез хокуклы булуын таләп итүче һәм ал арга ихтирам белән караучы бөек гуманист. Колларга булган караш та шундый ук капма-каршылыклы. Ислам шәригате буенча яши торган җәмгыятьтә коллар белән сәүдә итәргә ярый, һәм моны дастан -авторы да законлы эш дип саный. Шул ук вакытта ул мең еллар дәвамында колбиләүчеләр аңында яшәп килгән . «кол -кеше түгел» фикере белән килешә алмый. Колбиләүчелекне инкарь итү дәрәҗәсенә күтәрелә алмаса да, гуманист буларак, коллар белән кешечә мөгамәлә итәргә өнди. Дастанны укып барганда сөйгән улыннан аерылган ата образы — Якуб чиктән тыш аяныч тоела, ләкин поэманың ахырында автор укучының бу хисенә салкын су сибә. Якубның андый җәзага дучар булуы урынлы икәне көтелмәгән бер хәл белән аңлатыла: Йосыф туганда аның анасы үлә, Йосыфны имезергә Якуб бер кол хатын сатып ала, һәм аның бөтен сөтен Йосыфка гына имездерү өчен бу хатынның бердәнбер улы — бишек баласы Бә- ширне анасыннан аерып сатып җибәрә. Автор Якубны пәйгамбәр-фә- лән дип тормый. Бу әшәке эше өчен аны иң сөйгән баласы Йосыфтан аерып җитмеш ел буена сукырайганчы елата. Шулай -итеп, шагыйрь явызларны бу дөньяда ук җәзалый, ислам динендәге кебек, теге дөньяга калдырып тормый; моны инде дини караш белән берничек тә килештереп булмый. ДАСТАННЫҢ КУЛЪЯЗМА КҮЧЕРМӘЛӘРЕ «Кыйссаи Йосыф» дастанының автографы сакланмаган. Кулъязма күчермәләреннән Берлинда 1 нөсхә, Дрезденда 1 нөсхә, Ленинград китапханәләрендә 8 нөсхә, Казан университетында 12 нөсхә, СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалында 1 нөсхә, Оренбург пединституты татар теле укытучысы Үлмәс Беляева кулында 1 нөсхә, язучы Нәкый Исәнбәт кулында 4 нөсхәдән аерым битләр һәм шушы мәкалә авторы кулында 5 нөсхә, барлыгы 33 нөсхә сакланган. Боларны фәнни өйрәнү нәтиҗәсендә түбәндәгеләр аныкланды: 33 нөсхәдәй 10 сы тулы килеш сакланган. Калганнары тулы түгел, 102 кайберләреннән исә берничә бит кенә калган. 33 нөсхәнең барлыгы да татар күчерүчеләре тарафыннан язылган. Башка халык вәкилләре тарафыннан күчерелгән нөсхәләр әлегәчә билгеле түгел. Шуның белән* Ш. Мәрҗанинең бу дастан татарлар арасында гына таралган, башка төрки халыкларга билгеле түгел \ дигән сүзенең дөреслеге 'исбатлана. Дастан татарлар аркылы гына дөньяга билгеле. Ш. Мәрҗани кулында дастанның Болгар чорында күчерелгән нөсхәләре дә булган, ләкин алар сакланмаган. Югарыда әйтелгән 33 нөсхәдән Дрезден һәм Исәнбай66 67 нөсхәләренең XVII гасырда күчерелгәнен аныклап була. Калганнарының кайберләре XVIII йөздә, күбесе исә XIX йөздә күчерелгән. XVIII—XIX йөздәге нөсхәләр эчендә теле ягыннан борынгысы Ардашир нөсхәсе68. СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалында саклана торган нөсхәнең теле башкаларга караганда яңарак; димәк, ул төп нөсхәдән шактый ераклашкан. Шуңа күрә бу нөсхә дастан теленә кергән соңгы үзгәрешләрне өйрәнер өчен чагыштырма материал булып кына хезмәт итә ала. Үлмәс Беляева кулындагы нөсхәне шагыйрь Утыз Имәни улы Әхмәтҗаннан күчереп яздырган. Нөсхәне Утыз Имәни үзе укып кайбер урыннарына төзәтүләр керткән; бит читләренә аерым сүзләрнең аңлатмаларын биреп барган һәм нөсхәнең ахыргы битендә үз кулы белән мондый мәгълүмат калдырган: «Озын сүз файдасыз, шуңа күрә бу кыйссадан күп юллар алып ташланды. Әсәрне күчереп язарга теләгән кеше менә шул нөсхәдән күчерсен. Чөнки ул күп нөсхәләрне чагыштырып алынды... Габдрәхим Болгари. 1824 ел». Дастанның Казан басмасы менә шул Утыз Имәни нөсхәсеннән алынган. Бу нөсхә белән 1839—1841 елгы басмалар 66 Ш. М әр жа н и. Мөстәфадөл-әхбар. Казан. 1897 ел, I кисәк, 13 бит. 67Башкортстанның Илеш районы, Исәнбай авылында яшәүче агроном Ә. Басыи- ровта сакланган. 1956 елгы тел экспедициясе вакытында табылды. 68Шул ук районның Черек күл авылында Мәрхабә Бәдертдинова кулында сакланган. 69К. Брокельман. Einzelausgabe Ali’s Qissa’i Jusuf der alteste Verlaufer der Osmanischen literatur (ZDMG). Немец телендә. Берлин. 1917 ел, 6 бит. 70В. Перч. Die Tiirkischen Handschriften der herzoglichen Bibliothek zu Gotha. Немец телендә. Вена, 1864 ел. 19 кулъязма. арасында әйтерлек аерма юк. Ләкин соңгы басмаларда (мәсәлән, 1901 елгы басмада) сизелерлек тел үзгәрешләре бар. К. Брокельман, Казан басмасының Утыз Имәни кыскарткан текст буенча - күчерелүен белмәү сәбәпле, дастан башта үзе шулай кыска булган, Берлин һәм Дрезден нөсхәләрендәге басмада булмаган юллар соңыннан .күчерүчеләр тарафыннан өстәлгән булырга кирәк 69 дигән ялгыш фикер әйтә. 1841 елгы Казан басмасында һәр юлы 12 иҗектән торган 998 дүртлек яки 3992 юл шигырь бар. (Басма һәм кулъязма нөсхәләрдә китап юлына ике шигырь юлы кертелеп, дүртлек ике китап юлына сыйды- рылган; димәк, китап юлының саны 1996 була.) Тулы килеш сакланган Ардашир нөсхәсендә исә дастан 1243 дүртлек, яки 4972 шигырь юлыннан тора. Димәк, Утыз Имәни дастанны 245 дүртлек, яки 980 шигырь юлына кыскарткан. Бу кыскартылган өлешендә тел тарихы өчен кыйммәтле материал бар. Шунысы кызык, дастан -басылып чыккач та, аны борынгы гадәт буенча кулдан күчереп язу дәвам итә. Казан университетындагы 167, 169 номерлы ике нөсхә һәм шушы мәкалә авторы кулындагы 1847 елгы нөсхә басмадан күчерелеп язылганнар. ДАСТАННЫҢ ТӘРҖЕМӘЛӘРЕ Немец галиме В. Перч, «Кыйссаи Йосыф» дастанының Кырым теленә ясалган тәрҗемәсеннән чыгып, әсәрнең XV гасырда госманлы теленә тәрҗемә ителгәнен аныклый70. XIII гасырның ахыры, XIV гасырның башларында Шәйяд Хәмзә тарафыннан язылган «Юсуф ве 103 Зелиха» (Истамбул, 1946 ел) дастанына да «Кыйссаи Йосыф» дастанының тәэсире барлыгы күренә. Әлегәчә Шота Руставелигә нисбәт ителеп -килгән грузин телендәге «Йосыф вә Зөләйха» дастанында А. А. Гавахария Җами дастанында булмаган эпизодлар, аерым күренешләр, детальләр барлыгын аныклый, шулар ярдәмендә грузин шагыйре башка, билгесез чыганаклардан файдаланган дигән фикергә килә ! . А. А. Гавахария Җамидә юк дип китергән эпизодларның күбесе «Кыйссаи йосыф»та бар. Грузин шагыйре өчен «Кыйссаи йосыф»ның чыганак булуы бик мөмкин. «Кыйссаи Йосыф» 1897 елда Хуҗа Йосыф-бәк Шәйхелислам углы Айхаҗи тарафыннан -казакъ теленә тәрҗемә ителгән һәм Казанда 3 мәртәбә басылган. 1915 елда Тимерхан Шурада Мөхәммәт мирза Маураев типографиясендә «Кыйссаи йосыф»ның комык теленә тәрҗемәсе басылган. Ике тәрҗемә дә Казан басмасы буенча эшләнгән. Шулай итеп, «Кыйссаи Йосыф» дастаны татарларда гына тәрҗемәсез укылган. Чөнки тәрҗемәнең кирәге булмаган. Дастан, борынгы болгартатар телендә, ягъни татарларның үз телләрендә язылганга, тәрҗемәсез дә бик яхшы аңлашылган һәм аңлашыла.