Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘСӘН ХӘЙРИГӘ 50 яшь

Тәнкыйть һәм әдәбият тикшерү өлкәсендә озак еллар эшләп килүче филология фәннәре кандидаты Хәсән Хәйри иптәшкә 5 февральдә 50 яшь тулды. Хәсән Хәйри, ярлы крестьян гаиләсеннән чыгып, ятимлектә үскән һәм Советлар власте тудырган шартларда әдәбият белгече булып күтәрелгән коммунист әдипләрнең берсе. Ул әдәби тәнкыйтьче буларак укучыларга киң билгеле. Аның классик мирасны һәм хәзерге заман татар язучылары иҗатларын шактый тирәнтен өйрәнеп язган күп кенә хезмәтләре бар. Шагыйрь Һади Такташның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган «Һади Такташ» (3949) дигән монографиясе алар арасында аеруча күренекле урын тота. СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми эшчесе Хәсән Хәйри — татар мәктәпләре өчен чыгарылган күп кенә әдәбият дәреслекләре авторы һәм хрестоматияләр төзүче, «Совет әдәбияты» журналының редколлегия члены. Татар совет әдәбияты фәнен үстерү өлкәсендә тырышып эшләп килүче каләмдәшебезгә, аңарга 50 яшь тулу уңае белән, нык сәламәтлек, озын гомер һәм әдәбият фәнен баету юлында яңадан-яңа уңышлар телибез.