Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

ТАТАРСТАН ҺӘМ БАШКОРТСТАН РУС ЯЗУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫНА БАГЫШЛАНГАН КИҢӘШМӘ 22—24 декабрьдә РСФСР язучылары союзы идарәсе Казанда ике тугандаш республикада яшәүче рус язучыларының иҗат киңәшмәсен үткәрде. Бик файдалы сөйләшү булды бу. Киңәшмәдә, язучыларның конкрет әсәрләрен тикшергәндә, күп кенә иҗат мәсьәләләре күтәрелде. Киңәшмәгә катнашучылар заман темасы, тормыш белән әдәбиятның бәйләнеше, новаторлык һәм традиция, сюжет кору осталыгы, әдәби тел, рифма, ритмнар, гомумән күп нәрсә турында сөйләделәр. Язучыларның Тукай исемендәге клубында уздырылган бу киңәшмәгә Мәскәү, Ленинград, Татарстан һәм Башкортстан әдипләре, Казан журналистлары, СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы гыйльми эшчеләре, Казан югары уку йортлары укытучылары җыйналдылар. Проза әсәрләрен тикшерү ике көн дәвам итте. Соңгы елларда Татарстанда һәм Баш- кортстанда яшәүче рус язучылары күп кенә яңа романнар, повестьлар, хикәя китаплары чыгарганнар. Я. Винецкийның «Мадрид повесты» һәм «Атам йорты» романы буенча фикер алышуда катнашкан А. Исбах, Ф. Хөсни, А. Гумеров бу әсәрләрнең нигездә уңышлы булуларын әйттеләр. — В. Подгорновның «Урман сукмаклары» китабын укыгач, табигать серләрен, аның законнарын яхшы белүче оста хикәяче белән танышасың, — диде Н. Дементьев. Шул ук вакытта ул «Урман сукмаклары»н- да кеше образы булмау белән килешә алмавын әйтте. И. Гази һәм А. Зуев та Подгорновның оста натуралист булуын әйттеләр, авторга табигатьнең матурлыгын җырлау буенча тагы да эшләргә киңәш бирделәр. Киңәшмәдә Т. Журавлевның «Комбат» һәм «Курган» романнары тикшерелде. — «Комбат» романында, — диде А. Исбах, — сугыш көннәренең авырлыгы, солдат тормышы дөрес яктыртыла. Тик автор зур теманы кечерәйткән. Романга киң колачлылык җитми. — А. Салмин үзе яхшы белгән, уре кичергән тормыш турында яза. Шуның өчен дә «Иделдә давыл» романы яратып укыла. Автор Иделнең, халыкның бөеклеген, зур көч булуын күрсәтә алган. Әмма со- циаль-тормыш мәсьәләләренә багышлаган икенче китабы бик үк уңышлы түгел,— диде В. Воздвиженский. И. Сотниковның бөек хаклык, солдат батырлыгы турындагы «Намус коралы» китабы турында Я. Винецкий, К. Лебедев, Н. Дементьев, Г. Минский сөйләде. Киңәшмәдә шулай ук А. Булгаков, Р. Алферов һ. б. әдипләрнең әсәрләре тикшерелде Киңәшмәнең соңгы көне поэзия әсәрләрен тикшерүгә багышланды. Шагыйрьләрдән Г. Паушкин, Б. Зернит, В. Миронов, Г. Молодцов, Ф. Кузнецов, Л. Топчий һ. б.ның иҗаты турында җитди сөйләшү булды. Фикер алышуда катнашкан Н. Арсланов* Ш Мөдәррис, С. Баттал, Ш. Маннур, А. Решетов, Г. Хуҗиев, С. Никольский. Н. Доризо рус шагыйрьләре иҗатындагы көчле, уңышлы якларны күрсәттеләр, алар иҗатындагы кимчелекләрне тәнкыйть иттеләр. РСФСР язучылары союзы идарәсе секретарь! Г. Бәширов киңәшмәнең югары дәрәҗәдә үтүен, эшлекле, файдалы булуын күрсәтеп үтте. Кунаклардан бер төркем Татарстанның нефть районнарында булып кайтты. 125 ХАЛЫК МУЗЕЕ Шушы көннәрдә Тукай районы Кушлавыч авылында Габдулла Тукайга багышланган халык музее ачылды. Музейны ачуга багышланган тантаналы митингка күп халык җыелды. Митингта музей советы сайланды. Татарстан дәүләт музее яңа музейга Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗатына багышланган күп кенә фотолар, документлар, кулъязмалар, портретлар, китаплар бүләк итте. Тантаналы кичәдә Г. Шамуков һәм X. Туфан шигырьләр укыдылар. КОНКУРС ЙОМГАКЛАРЫ Татарстан Культура министрлыгы һәм Татарстан язучылары союзы 1958 елның мартында балалар өчен күп пәрдәлек пьесаларга конкурс игълан иткән иде. Конкурска килгән 21 пьесаны тикшергәннән соң, жюри 7 мең сумлык икенче премияне «Алтын нарат янында» исемле пьесасы өчен Саба район газеты секретарь! Г. Нәбиуллинга бирде. 1 һәм 3 премияләрне алырлык әсәрләр булмады. Кызыксындыру өчен билгеләнгән бүләкләр «Тыныч елга буенда» пьесасы өчен Г. Нәбиуллин һәм «Каракаш батыр» пьесасы өчен Н. Дәүлигә бирелде. НӘКЫЙ ИСӘНБӘТ ЮБИЛЕЕ 13 январьда Ленин орденлы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Казан шәһәре хезмәт ияләре, партия, комсомол, профсоюз оешмалары вәкилләре, шәһәр интеллигенциясе РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург, шагыйрь һәм галим Нәкый Исәнбәтнең тууына 60 ел, иҗат эшчәнлеге- нә 45 ел тулуын билгеләп үттеләр. Тантаналы кичәне Татарстан язучылары союзы идарәсе председателе А. Шамов ачты. Нәкый Исәнбәтнең тормыш һәм иҗат юлы турында доклад белән РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Габдулла Ша- муков чыкты. Татарстан Верховный Советы Президиумы председателе К. Фасеев РСФСР Верховный Советы Президиумы исеменнән юби- ляргә РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелү турындагы язуны тапшырды һәм аны КПССның Татарстан Өлкә Комитеты, Татарстан Министрлар Советы, Татарстан Верховный Советы Президиумы исеменнән котлады. Драматургның каләмдәш дуслары — Мәскәү драматургы Д. Зорин, Татарстан язучылары союзы вәкиле М. Әмир, тугандаш Башкортстан язучылары М. Кәрим, 3. Биишева юбиляргә озын гомер, сәламәтлек, яңадан-яңа иҗат уңышлары теләделәр. Нәкый Исәнбәтне КПССның Шәһәр Комитеты, Татарстан Культура министрлыгы, Татарстан Мәгариф Министрлыгы, СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы В. И. Ульянов (Ленин) исемендәге Казан дәүләт университеты, Татарстан композиторлары союзы, Татарстан художниклары союзы, Татарстан китап нәшрияты, республиканың га- зет-журналлары редакцияләре, завод-фаб- риклар һәм башка күп оешмаларның вәкилләре котлады. Ленин орденлы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы исеменнән котлау сәхнәләштерелеп үтәлде. 45 еллык иҗат эшчәнлеге дәверендә драматург күп санлы онытылмаслык сәхнә образлары тудырган. Хуҗа Насретдин, Тимербай, Зифа, Мәрьям, Эсмеральда үзләрен иҗат итүчегә озын гомер теләделәр, яңадан- яңа сәхнә образлары иҗат итүен үтенделәр. Тантаналы утырышның председателе А. Шамов: — Казан шәһәренең күп меңнәрчә мәктәп балалары һәм укытучылары исеменнән юбилярне котлау өчен сүз 80 нче мәктәп пионерларына бирелә,— дип белдерүгә, залга быргы һәм барабан тавышлары астында пионерлар килеп керде. Пионерлар өлкән әдипкә үзләренең иң яхшы теләкләрен, иң җылы хисләрен белдерделәр. 80 нче мәктәпнең «Яшь гвардия» исемендәге пионер дружинасы Нәкый Исәнбәтне дружинаның почетлы пионеры нтеп кабул итте һәм яшь пионер аңа кызыл галстук бәйләде. Киң илебезнең бөтен почмакларыннан, юбилярне котлап, күп телеграммалар килде. Кайдан гына юк алар! Мәскәүдән, Әстрхан- нан, Үзбәкстаннан һәм Уфадан... СССР Язучылары Союзыннан, Таҗикстан, Казаг- стан, Әзербәнҗан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан язучылары союзларыннан, Удмуртия, Якутия, Мордовия язучыларыннан... — Бу котлаулар бер миңа гына түгел. Мине үстергән халкыма, мине тудырган ата-анама, партиягә, каләмдәш дусларыма да дип аңлыйм мин бу котлау сүзләрен. Аларга рәхмәт! Мине иҗат эшенә рухлан- 126 дырган бай традицияле татар әдәбиятына, аның күренекле классикларына рәхмәт,— диде җавап сүзендә юбиляр. Кичәнең икенче бүлегендә Г. Тукай исемендәге Татарстан филармониясе артистлары татар халык җырларыннан, татар шагыйрьләренең шигырьләреннән һәм Н. Исәнбәт сүзләренә язылган җырлардан концерт бирделәр. Ленин орденлы Татар дәүләт академия театры драматургның «Хуҗа Насретдин», «Зифа» пьесаларыннан өзекләр күрсәтте. Н. Исәнбәтнең юбилеен республика мәктәпләре, вузлары, китапханәләре киң билгеләп үттеләр. 11 январьда шундый кичәләрнең берсе В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Казан дәүләт университетының актлар залында булып узды. Тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Якуб Агишев юбилярнең тормыш юлы һәм иҗаты турында доклад сөйләде. Соңыннан университетның драма түгәрәге членнары Н. Исәнбәтнең «Муса» трагедиясеннән өзекләр күрсәттеләр. Концертта Н. Исәнбәт шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды. Университетның яшь шагыйрьләре үзләренең шигырьләрен укыдылар. Декабрь ахырларында Чиләбе өлкәсе хезмәт ияләре күренекле татар драматургы Нәкый Исәнбәткә 60 яшь тулу юбилеен билгеләп үттеләр. Шәһәрнең татар-башкорт китапханәсе Нәкый Исәнбәт иҗатына багышланган зур күргәзмә оештырды. 28 декабрьдә Чиләбе шәһәр хезмәт ияләре Нәкый Исәнбәт юбилее кичәсенә җыелдылар. Кичәдә Чибәркүл металлургия заводының партия оешмасы секретарь! Рифгать Исмәгыйлов Н. Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты турында доклад ясады. Трактор һәм металлургия заводларының үзешчән сәнгать көчләре Н. Исәнбәт пьесаларыннан («Хуҗа Насретдин», «Муса Җәлил») өзекләр күрсәттеләр. Әдипнең шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган көйләр башкарылды. ТАТАРСТАН ХУДОЖНИКЛАРЫНЫҢ КҮРГӘЗМӘСЕ 1959 елда Татарстан художниклары пейзаж, портрет, картина, графика, скульптура сәнгате буенча күп санлы яңа әсәрләр иҗат иттеләр. Тамашачылар Татарстан дәү* ләт музеенда 1959 елның декабрь аенда ачылган күргәзмәдә Татарстан сәнгать осталарының 262 экспонаты белән таныштылар. 27 декабрьдә Татарстан дәүләт музеенда художникларның 1959 елгы эшләре буенча фикер алышу уздырылды. Игътибар үзәгендә X. Якупов, Л. Фәттахов, А. Бурдай, Б. Урманчы иҗаты булды. Фикер алышуда X. Якупов, Э. Гельмс, Л. Елькович, И. Смирнов, X. Казаков, педагогия институтының өлкән укытучысы С. Никольский, сәнгать белгече А. Новицкий, С. Ишморатова, геолог Полянин, авиация институтының кафедра мөдире Радиг, РСФСР художниклары союзы оештыру комитеты секретарь! Б. Смирнов, КПСС ҮК аппараты эшчесе А. Киселев һ. б. катнашты. Чыгып сөйләүчеләр Татарстан художникларының тормышка якынрак килә, тормышның актуаль таләпләренә игътибар итә башлауларын, художниклар иҗатындагы уңышлы һәм кимчелекле якларны билгеләп үттеләр. ДРАМАТУРГИЯ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ 1959 елның декабрь ахырларында Ленин орденлы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының киңәйтелгән художество советы утырышы театрның бүгенге көн репертуары һәм драматурглар белән иҗади бәйләнеш мәсьәләләрен тикшереп үтте. Доклад белән театрның художество эшләре җитәкчесе, РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисты Н. Гайнуллин чыкты. Докладчы театрда бүгенге көн темасына язылган пьесаларның азлыгын, драматурглар белән ике арадагы иҗади бәйләнешнең йомшак булуын күрсәтеп үтте. Фикер алышуларга катнашкан А. Шамов, М. Әмир, Р- Ишморат, Ф. Хөсни, Ә. Камал хәзерге драматургиядә булган төп җитешсез лекләр һәм бурычлар турында сөйләделәр. Язучылар белән театр арасындагы иҗади элемтәне ныгытырга, яңа проблемалар күтәрү өстендә бергәләп эшләргә кирәклекне әйттеләр. Январь аенда Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлегендә шушы ук көн тәртибе буенча фикер алышу булып үтте. Җыелышта тугандаш республикаларның театры вәкилләре дә катнашты. «Татар театры һәм милли драматургия* турында доклад белән Бөтенроссия театр җәмгыятенең Мәскәүдәи килгән вәкиле В. Познанский чыкты. Ул үзенең чыгышында Татар академия театрында хәзерге көн темасын чагылдырган пьесаларның аз булуын, театрның драматурглар белән җитәрлек эшләмәвен күрсәтте. Чыгып сөйләүче Ю. М. Фрид, В. Д. Никитин, X. Әбҗәлилов, III. Сарымсаков, Р. Ишморат һәм башка иптәшләр татар театры сәхнәсендә бара торган пьесаларның тормыш өслегендә генә йөзүләрен, аларда бүгенге көн баһадирлары тулы канлы булып яктыртылмавын әйттеләр. һәр ике җыелышта драматургларга күп кенә файдалы киңәшләр бирелде һәм хәзерге көннең кешесен гәүдәләндерү, аның ялкынлы омтылышларын, кайнар хисләрен чагылдыру проблемасы хәзерге драматургиянең төп бурычы икәнлеге әйтелде. ҖЫРЛАРГА КОНКУРС ТАССР Культура министрлыгы, Татарстан язучылары һәм композиторлары союзлары белән берлектә, иң яхшы җырларга конкурс игълан итте. Конкурска Коммунистлар партиясенә һәм Ватанга, Татарстанның 40 еллыгына, комсомолга, яшьләргә һәм гомумән коммунизм төзүче данлы хезмәт ияләренә багышлап, күмәк һәм ялгыз башкару өчен язылган, моңарчы матбугатта игълан ителмәгән җырлар кабул ителә. Конкурста композиторлар, шагыйрьләр, шулай ук теләгән барлык кешеләр катнаша ала. Жюри яхшы дип тапкан җырларны бүләкләр өчен түбәндәге премияләр билгеләнде: Дүрт мең сумлык ике беренче премия; Өчәр мең сумлык ике икенче премия; Икешәр мең сумлык ике өченче премия; Элек матбугатта чыккан җыр текстларына, әгәр алар бүләкләнергә лаеклы дип табылса, билгеләнгән сумманың 25 проценты бирелә. Конкурсның срогы 6 январьдан 1960 елның 15 апреленә кадәр. УКУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУЛАР Казан шәһәре 18 нче китапханә укучылары Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» исемле романы буенча конференция үткәрделәр. Ф. Хөсни укучыларның сорауларына җаваплар бирде, романны ничек язуы турында сөйләде. Әлмәтнең Горький исемендәге клубында Г. Әпсәләмовның «Дустым мәхәббәте» повесть! буенча укучылар конференциясе булып үтте. Укучылар повесть турында үзләренең фикерләрен сөйләделәр. Автор әсәрнең ничек язылуы, геройлары, үзенең «Газинур» һәм «Алтын йолдыз» романнары өстендә ничек эшләве турында сөйләде. Кичәдә катнашучы М. Садри яңа шигырьләрен укыды. Баулы районы Исергәп сигезъеллык мәктәбе укучылары Гариф Галиев белән очраштылар. Язучы балаларны үзенең иҗаты белән таныштырды, «Бал кортының бодай белән бәхәсләшүе» һәм «Яшел чыбыркы» исемле хикәяләрен укыды. Казанның мехчылар культура сараенда балалар язучысы Л. Ихсанова белән очрашу кичәсе үткәрелде. Язучы укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде, үзенең иҗаты белән таныштырды, яңа әсәрләрен укыды. 6 январьда язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубында «Совет әдәбияты» журналы редакциясе укытучыларның белемен күтәрү институтына килгән укытучылар белән очрашу үткәрде. А. Гумеров укытучыларны журналның эше, I960 елгы планы белән таныштырды. Очрашуда катнашкан X. Туфан, М. Әмир, С. Хәким, Ә. Давыдов, Г. Хуҗиев, Л. Ихсанова, Г. Латыйп, М. Саттаров шигырьләрен, хикәяләрен, яңа әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Бик җанлы барган бу очрашу әдәбият, аның язмышы, укытучы профессиясе турындагы зур сөйләшүгә әйләнеп китте. Укытучылар язучыларга үзләренең теләкләре, эшләрендәге кыенлыклары турында сөйләделәр. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫНА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ 26 декабрьдә Уфада Башкорт дәүләт университетының актлар залында татар халык иҗатына багышланган кичә үткәрелде. Кичәне университетның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оештырды. Кичә университетның өлкән укытучысы филология фәннәре кандидаты Р. Максютованың татар халык иҗаты турындагы доклады белән башланып китте. Соңыннан студентлар концерт бирделәр. Концертта халык авыз иҗаты әсәрләре башкарылды.