Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕР МӘХӘББӘТНЕҢ ЯЗМЫШЫ

Хикәя әүһәр Мозаффаровна үзендәме? — Әйе. — Кәефе ничек? Вакытлы-вакытсыз йөрисең, дип тиргәмәсме? — Юк. — Нигә шул чаклы ышанып әйтәсез? — Чөнки аның өстәлендә шомырт чәчәкләре тора. — Торса ни. — Шомырт чәчкәсе язны аңлата. Димәк... аның күңелендә дә яз... яз... яз... яз да була, көз дә була, су читендә боз була..: Керегез. — Их, ел буе яз булса иде... * Сугыштан соңгы язларның берсе иде. Әле «хәбәрсез югалган»нар да кинәт кайтып төшеп, семьяларын, дусларын шаккатыралар. Әле дары һәм окоп исе сеңгән шинельләр дә пальтога алыштырылмаган, әрем, сарут баскан кысыр яланнар тулысынча сөрелеп чәчелмәгән. Яз килә иде. Шаулап, очынып, ярлардан ярсып чыгып, сәхраларга гөлләр сибеп, күңелләрне кытыклап, яз килә иде. Әнә шундый көннәрнең берсендә алар район культура йортының сәхнәсендә очраштылар. «Галиябану» очраштырды аларны. Район җир бүлегенең баш агрономы Гәүһәр Низамова Галиябануны, ә юл бүлеге тракторчысы Зәки Өмет- баев Исмәгыйльне уйнады. Район газеты секретарь! Гомбагышев «Долой драмалар!'Фронтовикларның нервылары болай да теткәләнеп беткән. Аларга эчең катырырлык җиңел комедияләр генә кирәк», дип постанов- каны сүгеп чыкса да, халык «тәнкыйтьче»нең сүзен бар дип тә белмәде. Көненә мең тапкыр үлемнең ач күзләренә караган солдатлар, елый-елый күз яшьләре кипкән солдаткалар Хәлил белән Галиябануның бәхетсез мәхәббәтләрен тормыштагыдай чын итеп кичереп, тетрәп утырдылар. Галиябану Хәлилнең җансыз гәүдәсенә ташлангач, кемдер аның аяк очына зур бәйләм шомырт чәчәге ыргытты. Көчле алкыш күтәрелде. Ә Галиябану сәхнә артында, тар, тынчу урында, үзенең «кан дошманы» Исмәгыйльгә ташланды һәм, сөлек кебек, аның иреннәренә ябышты. — Сиздермәм дигән идем, йөрәгемә сеңдереп югалтырмын, дип, көненә йөзәр тапкыр ант иткән идем. Түзә алмадым. Гафу ит... Бик буйсына инде мәхәббәт синең антыңа. Ул чәчәк кебек бит, ташларны урталай ярып кояшка омтыла. Гәүһәрнең сүнеп барган йөрәгендә көчле кан ургылды,сагышлы күзләренә, әйтерсең, язгы йолдызлар төшеп утырды. ^Ул, райсоюздан ведомость буенча алган авыр, тупас кирза итекләрен сөйрәп, дымлы, йомшак басуларда йөрде, арыды, ачыкты, Г 42 әмма күзләрендә нур, күңелендә җыр иде. Ат булмаса җәяү төн уртасында йөгерә-атлап район үзәгенә кайтты. Урау булса да Зәкиләр урамыннан үтте, аларның йорты каршында үскән шомырт чәчәген өзеп, түшенә, чәчләренә кадады һәм ишетелмәслек итеп, үзе өчен генә җырлады: Өн артымда шомыртым, Яннарында чияләр, Чияләр дә миңа карап: «Син бәхетле», дияләр... Инде күптән эштән кайткан Зәки чишенми генә караватта ята. Тәрәзәдән өйгә ай нуры түгелә. Колакта көн буе гүләгән трактор тавышы яңгырап тора. Күз алдында очы-кырые күренмәгән юллар сузылган. Алар, уч төбендәге сызыклар кебек, төрле якка таралганнар. Килер бер көн — ул юллар күңел кебек кин, өстәлсыман тигез булырлар. Ә хәзергә әле алар сикәлтәле, чокырчакырлы... Арыткан, ләкин йокы алмый, йокы килми. Кайдадыр адашып йөри йокы. Күрәсең, барлык заманнардагы гашыйклар да шулай йокысыз интеккәннәрдер. Ул тора, песи кебек сизгер йоклаучы әнисен уятмаска тырышып, ипләп кенә тәрәзәдән чыга. Башына, беләкләренә шомырт чәчәгеннән салкын чык коела. Тынлык. Гүзәл зәңгәр тынлык. Чү! Бакча коймасы янындагы эскәмиядә кемдер утыра түгелме соң? Әйе. Йоклый. Рәхәтләнеп йоклый. Бичаракай, өенә дә кайтып җитә алмаган. Арыгандыр. Кем икән ул? Гәүһәр бит ул. Гәүһәр. Гәүһәр сискәнеп китә, сикереп тора. — Зәки... — Гәүһәр.,. Алар кочаклашалар һәм башларын бер-берсенең җилкәләренә куялар. Тагы тынлык урнаша. Бик еракта гына ялгыз трактор гүли һәм су буеннан көр, ачык тавышлы кызның гамьсез көлгәне ишетелеп кала. — Арыдыңмы? — Үлеп. — Утырыйкмы? — Утырыйк. — Гәүһәр... — Сөйләмә. Ни әйтәсеңме беләм. — Ә кайчан соң? — Чәчүләр беткәч язылышырбыз. — Ә син миннән курыкмыйсыңмы, Гәүһәрем, асыл ташым? — Синнән!., һи-һи-һи... Синең кочагыңда миңа үлем дә, җәһәннәм дә куркыныч түгел. Синең өеңне сипләгәнче бездә торып торырбыз, аннан мин шушында килен булып төшәрмен. Әниең мин капкадан кергәч, киленем таш кебек кузгалмас булсын дип, минем аяк астыма таш ташлар, ә ишек бусагасын атлагач, киленем мендәр кебек йомшак булсын дип, идәнгә мендәр ыргытыр. Мин синең ташың да, мендәрең дә булырмын, Зәки. Мин бит яхшы агроном гына түгел (мактана димә, халык сүзен сөйлим), яхшы хатын да була беләм, Зәки... Ә сине минем кыз булмавым борчымыймы? Егет башы белән тол хатынга өйләнгән, дип көлмәсләрме үзеңнән? Зәки Гәүһәрнең соры/нәчләреннән үбә. — Аларга түгел, миңа синең белән гомер итәргә бит. — Әйе, алда озын, серле һәм бәхетле гомер. Җитмешәр ел гына яшәсәк тә, сиңа кырык ике, миңа кырык биш ел... О-о йөз елга якын яшисебез бар әле. Бар. Бир кулыңны. Кыс. Шулай. Без алдагы йөз елны менә шулай бергәләшеп, кулга-кул тотынышып үтәрбез. Ә хәзер... Хуш, бәгырем, хуш... — Гәүһәр, мин баягы соравымны кабатларга телим. — Мин арыдым, Зәки. Иртәгә сорарсың. 43 — Юк, бүген, хәзер сорыйм. Син бит мине бер дә белмисең. — Беләм, Зәки. Синең һәр сулышың, һәр адымың, һәр йөрәк тибешең миңа таныш һәм... якын. — Юк, таныш түгел, — Зәки ашыгып, ярсып, куркып сөйләргә тотынды:— Син районның баш агрономы... — Булса ни... — Син коммунист, ә мин ике ел әсирдә булган кеше. — Булсаң ни. Син әсиргә үзең теләп төшмәгәнсең. Сине каты яралангач алганнар. Ә әсирдән соң сугышып син ике орден, өч медаль белән бүләкләнгәнсең. — Шулай булгач, нигә мине элекке эшемә куймыйлар? Нигә мин инженер башым белән тракторист булып йөрим? Юк, Гәүһәр, сиңа өйләнергә ярамый миңа. — Ярыймы, юкмы, анысы минем эшем. Мин сине яратам, мин сиңа ышанам. Теләсәң, иртәгә үк тотабыз да язылабыз. Телисеңме? Юк, өзеп әйт, телисеңме, юкмы? — Гәүһәр... — Син үзең миннән куркасың? Әйе, син егет кеше, мин тол хатын...— Гәүһәр, башын коймага куеп, үксергә тотынды. — Гәүһәр, шулай дияргә ничек телең бара?.. — Ә синең үз-үзеңне кимсетергә ничек телең бара? Барлык хатыннарның ирләре дә синең кебек көчле, батыр булса иде әле... — Гәүһәр... — Зәки... — Иртәгәме? — Иртәгә... Нәкъ шушы минутларда райком секретарының кечкенә һәм җыйнак кабинетында Гәүһәрнең язмышы икенче якка хәл ителә иде. Яшел постау җәелгән өстәл янында өлкәдән килгән вәкил, район советы башкарма комитеты председателе Мәгъсумов һәм райкомның беренче секретарь! Кулагин утыра. Өстәлдә Мәгъсумовның өч битле гаризасы ята. Гаризаның уң як почмагында өстә: «Бишенче тапкыр» дип язылган. Вәкил, гаризаны алып, инде ничәнче тапкыр күз йөртеп чыга, «Сугыш вакытында, кадрлар аз чакта, кулымнан килгәнчә тырышып эшләдем (ике орден алдым). Хәзер олыгайдым. Ашказаным да интектерә. Минем киләчәктә бу постта эшләвемнән файда булмаячак. Шуның өчен...» — Ә сез үзегезнең урыныгызга кемне тәкъдим итәсез, иптәш Мәгъсумов? — Низамованы. — Низамованы? — Кулагин кулындагы юан кызыл карандашны яшел постауга ташлый. — Ул әле бала гына. — Федор Иванович, ә син үзең... Егерме ике яшеңдә волком секретарь! түгел идеңме соң? — Мин... Мин ни... Мин — ир кеше. — Ә Низамова ни җитте ирләргә бирешерлек түгел. /Минемчә, ул мәрхүм иреннән дә ихтыярлырак, көчлерәк. Ә ире, үзең беләсең, утка да, суга да җырлап керә торган иде. — Үлдеме? — Сугышның беренче көннәрендә үк. Танкист иде. Үлгәннән соң Герой исеме бирделәр. Вәкил Федор Ивановичка елмаеп карады: — Я? — Ә соң ул үзе риза булырмы? Мәгъсумов та елмайды/ — Юк. — Димәк... Мәгъсумов Федор Иванович ташлаган карандашны алды: 44 — Димәк, ул үзенә таләпчән карый һәм аннан менә дигән райисполком председателе чыгачак. Минем ише генә түгел. Хәтта синең ише генә дә түгел. Федор Иванович, ике кулы белән өстәлгә таянып, урыныннан торды. — Их, Мәгъсумов... Синең белән эшләве рәхәт тә, кыен да иде. Нишлисең бит, табигатьнең шәфкатьсез законы шул — картлар яшьләргә юл бирә. Низамова риза булса, мин риза. — Ул күзләрен яшерергә теләп читкә борылды... Ә Гәүһәр, берни сизенми, башын мендәргә куеп, рәхәтләнеп, изерәп йоклый. Тыныч йокла, Гәүһәр, бу синең соңгы ялгыз төнең. Иртәгә сәгать тугызда алар загс ишеге төбендә очрашачаклар. Кызык: Зәки Гәүһәргә нинди чәчәкләр алып килер икән? Шомырт чәчәкләре булса ярар. Нигә шул чаклы якын икән аңа шомырт чәчәкләре?.. Сөйгәненең бакчасында үскәнгәме, әллә кар кебек ак һәм пакь булгангамы?. $ * Иртәнге тугызда Гәүһәргә загс ишеген түгел, райком ишеген ачарга туры килде. Уттай эш вакытында, чәчәкле ефәк күлмәк, кара лаклы түф- ли кигән баш агрономны күреп, өлкә вәкиле серле генә елмайды, Кулагин белән Мәгъсумовка мәгънәле караш ташлады. Бу караш: юк, мондый яшь һәм матур хатыннан «район хуҗасы» чыкмаячак, ә... иркә һәм шаян кәләш кенә чыгачак, дигәнне аңлата иде. Нигәдер еш кына матур кызларны акылга җиңелрәк һәм гамьсез була дип уйлыйлар. Имеш, аларның бөтен таянычы йөзләрендә дә матур гәүдәләрендә. Әйтерсең, матур гәүдәдә матур акыл булмый. Ә Гәүһәр, чынлап та, исеменә хас Гәүһәр иде. Бераз оялып караучан зур, соры күзләре, күзләренә ямь биреп, аларны тагын да матурлап, менә-менә очарга әзер торгандай, нәзек кыйгач кашлары; аскы ирене аз гына, юри генә бүлтәебрәк тора, ап-ак энҗе тешләр, ә өстәге ике теш арасында кәгазь сыярлык кына ярык; уртадан чокырланып һәм бераз алгарак очлаеп торган нәфис ияк. Ә гәүдәсе... унҗиде яшьлек кызларныкы кебек нечкә, зифа, һәм беркем дә, Гәүһәрнең йомшак, очлаеп торган нечкә бармакларына карап, бу куллар көне-төне туфрак актара, дип уйламас. Күрәсең, табигать биргән гүзәллекнең, кадерен белеп сакласаң, гомергә җитәдер. Кулагин вәкилнең ни әйтергә теләгәнен шунда ук аңлады. «Ялгышасың, вәкил иптәш. Мин дә башта Гәүһәр хакында синеңчәрәк уйлаган идем һәм, нигә яшереп торырга (райком секретарының да күзләре дә, йөрәге дә бар бит), эчемнән генә аңа гашыйк булып та йөргән идем. Әмма үземне-үзем җиңдем. Гәүһәргә өйләнгән кеше бәхетле булачак. Тик ул кеше Гәүһәрнең кадерен генә белсә иде». Гәүһәр башта яңа эш турында ишетергә дә теләмәде. Дөресрәге, ул ышанмады. Шаярталар, дип уйлады. Аңа, әле үз хисләренә дә юньле- башлы хуҗа була алмаган япь-яшь хатынга, ничек итеп районга «хуҗа» булырга? Юк, бу мөмкин дә түгел, кирәк тә түгел. Зинһар, шаяртмагыз, аның барасы җире бар... Юк, шаяртмыйлар, Гәүһәр. Җитди генә тыңла әле. Сиңа ышаналар, синең көчеңә, белемеңә, тәҗрибәңә, җилкәңә ышаналар. Ярсымый, каушамый гына тыңла да, үз-үзеңә ышансаң, курыкма, җигел, тарт... Зәки ике сәгать буе загс янында көтеп торды. Гәүһәрнең квартирына, эшләгән җиренә шалтыратты. Квартир җавап бирмәде, ә райзода Гәүһәрнең кайдалыгын белмәделәр. Зәкинең күңеленә шик йөгерә башлады. Алдады микәнни?.. Булмас. Шундый ачык күзле кешеләр алдакчы булмыйлар. Алайса, нигә килмәде? Шикләнә башласаң, көт тә тор инде: күз ачып йомганчы, тимердән камырга, арысланнан куянга әйләнәсен. Ахмак, карт тиле. Утызга җитеп киләсең, ә хатын-кызларның мәкерле йөрәкләрен аңламыйсың. Язгы зәңгәр төндә, шомырт агачы төбендә яшь хатыннар түгел, бүген-иртәгә үләргә торучы әбиләрнең дә дәрте килер. 45 Ә син эредең дә төштең. Юк, Гәүһәр андый түгел. Гәүһәр... Әнә үзе... Читлектән ычкынган кош кебек очып килә... Шатланганны да, үпкәләгәнне дә сиздермәскә кирәк... Таш кебек тыныч каршыларга... Каршыларсың... Зәки Гәүһәрне кочаклап үбеп алганын да сизми калды. — Ачуландыңмы? — Юк. Керәбезме? — Зәки... Ялга кадәр түзә алмыйсыңмы? Әйдә, читкәрәк китик, монда юл өсте. Мин хәзер... унбиш минуттан үзәккә китәм. Бе-се-да-га. Хәзергә беркемгә дә сөйләмә, мине яңа эшкә күчерәләр. — Кая, үзәккәме? — Юк... Шушында ук калам. Райисполкомга. Карышкан идем, үгетләделәр, күндерделәр. Зәкине бу сүзләр гаҗәпләндермәде. Ул Гәүһәрнең көченә, колачына ышана һәм аның зур, якты киләчәген күреп тора иде. — Кызганыч, — диде ул шулай да. — Син риза түгелмени? — Риза... Тик син Галиябануны башка уйный алмаячаксың. — Нигә? — Килешми. — Бөтен кайгың шул гына булса, юкка көенмә. Әйдә, мине вокзалга кадәр озата бар. Зәки, өлкәдә мин синең хакта да сөйләшәчәкмен. Зәки «Барыбер бер нәрсә дә чыкмаячак» дигәнне аңлатып, кулын гына селтәде... — Синеңчә, бездә дөреслек җиңмимени? — Минем кебекләр меңләгән. — Соң, меңләгән гаепсезләр гаепле булып йөрсеннәрме? Күр дә тор... Кызурак атла. Каршыларга килерсеңме? Ә букетың кайда? Ташладың? Тилекәй. Букет белән кил, яме? Шомырт чәчәкләре булсын. Минем дөньяда иң яратканым син һәм... шомырт чәчәкләре... Гәүһәр гамьсез, ихлас көлде, Зәкинең көчле беләгеннән ныграк кысты. Зәки аның бәхетле күзләреннән нидер эзләде. Юк, бу чалт аяз күзләрдә борчылу да, алдашу да юк иде... Якындагы разьезддан чыккан поездның ярсу тавышы ишетелде. — Килә...* — Килә һәм алып китә. — Алып та кайтыр. — Ә хәзер сине үбәргә ярыймы, Гәүһәр? — Ярый һәм кирәк... S-S Шомырт чәчәген койды. Туйлар һәм бәйгеләр ясала торган вакыт — печән өсте җитте. Зәки өен яңартып салды, яңа «урыс капка» эшләтте. Күрше-күлән, агай-эне генә түгел, бөтен район үзәге тракторчы Зәкинең туйга әзерләнгәнен сизенә башлады. Ә Гәүһәр көне-төне колхоздан-колхозга чапты, таң әтәчләре кычкырганчы бюроларда, киңәшмәләрдә, активларда, пленумнарда утырды һәм, башын азрак мендәргә куеп алганнан соң, тагы райсоветка йөгерде. Тынгысыз, җаваплы һәм мәшәкатьле эш ул авыл хуҗалыгы районының «хуҗасы» булу. Аны җир дә, кешеләр дә, ат та, сыер да, ремонтланмаган күпер белән мәктәп тә, пенсия алмаучы солдатка да, ботинкасы тузган укучы малай да, күкнең артык юмарт булып, печән өстендә яңгыр коюы да, арыш серкәгә утыргач, кояшның шәфкатьсез кыздыруы да — бөтенесе, бөтенесе дә борчый, уйландыра. Шулай булгач, Гәүһәргә, элекке кебек, һәр төн Зәки белән очрашырга каян вакыт калсын. Ачуланадыр, үпкәлидер... Соң, нишләмәк кирәк? Ун эшне бер итеп, юк вакытны бар итеп булса да, Гәүһәр төнге икедә, өенә кайтышлый Зәкинең бизәнеп-ясанып торган йорты янында тукталды. Таныш эскәмиягә 46 утырды. Җәйге төн тын һәм сагышлы иде. Мондый төнне йоклап әрәм итү гөнаһ. Ә Зәки йоклыймы икән? Әлбәттә, йоклыйдыр, аны көтеп, иягенә таянып утырмыйдыр. «Берлек» колхозында һаман печәнгә төшмәгәннәр. Председателен алыштырмый булмый инде. Кыздыра башласак. «Мин — фронтовик, Ватан өчен бармагымны биреп кайттым»,— дип күкрәген кагарга тотына. Без дә монда уйнап ятмадык. Әнә Зәки дә фронтовик— ә бер кайчан да, бер җирдә дә, «мин орденоносец» — дип тамагын ертмый. Әллә үзен уятыргамы? Килешерме икән? Килешмәсә тагы. Ул бер бармагы белән, ипләп кенә, эре яцгыр тамчылары чирткән кебек, тәрәзә какты. Әлбәттә, иң элек Зәкинең әнисе уянды. — Хту там? Кем ул? Сиздерергәме, юкмы? — Кем бар анда, әни? — Юк ла.. Миңа гына шулай тоелды, бугай. — Зәки! Зәки, бу мин... — Син? Хәзер... Берничә минуттан алар таныш эскәмиядә кочаклашып утыралар иде инде. — Юк, мин әле үзем, йортның эше беткәнче, Гәүһәр өйләнү турында сүз кузгатмаса ярар иде дип борчылып йөрдем. — Син нинди тырыш, Зәки... — Ә син... — Сөйләмә инде. Көн юк, төн юк. Мин ябыктыммы? — Юк, матураеп киттең. Әллә «юкка җигелдем» дип үкенәсеңме? — Юк, Зәки. Эшем көннән-көн ныграк ошый. Бер-ике елдан авылларны сугышка чаклы булган дәрәҗәгә җиткерәчәкбез. Алдагы язга бер гектар да кысыр җир калмас. Хәзергә ел яхшы күренә, җәй дә шулай булса, игеннәр уңачак... Ә синең эшләрең ничек? — Минем ни... билгеле инде: иске күперләрне җимереп, яңаны салабыз, сикәлтәле юлларны тигезлибез. — Зәки... син нигә миннән «кайчан кушылабыз?» дип сорамыйсың? — Синдә өйләнешү кайгысымыни әле, Гәүһәр, уттай эш өсте бит. Гәүһәр Зәкигә тагы да ныграк сыена, аның тигез, салмак типкән йөрәген тыңлый. — Уттай эш өсте... Ә минем эшсез вакытым булачакмыни? Гомер сиңа да, миңа да ике килмәс. Шушында гына, синең күкрәгеңә башымны куеп йоклап алыйммы? — Килешмәс, Гәүһәр. — Нигә? Элек килешә иде бит. — Элек син баш агроном идең, ә хәзер «район башы». — Бәлки, миңа хәзер синең яныңа килергә дә, сине кочакларга да, үбәргә дә ярамыйдыр? Ярый, ярый, ярый. — Гәүһәр аның күзләреннән, битләреннән, маңгаеннан, иягеннән шашып үпте. — Бүген атна кич. Иртәгәдән соң мин синеке булачакмын. Мәңгегә. Якшәмбе көн кич якыннар белән генә күңел ачып утырырбыз. Синең кесә ягың ничек? Бу айда расходың күп булды. Менә сиңа акча... сөйләнмә. Хәзер синеке- минеке юк. Кызык, «Галиябану»ны куймасак, без шушылай якынаер идекме икән? Якынаер идек. Мин кайдадыр укыдыммы, әллә ишеттемме. хәтерләмим инде — яраткан йөрәкләр гомер буе бер-берсен эзлиләр, табалар һәм иртәме-соңмы кавышалар, ди. Ә без бик вакытлы очраштык... Кабатлап торасы да юк, күптәнге мәкаль инде — без капчыкта ятмый. Зәки белән Гәүһәрнең дуслыгы, өйләнешүләре турында бөтен район үзәгенә таралды, һәр вакыттагы кебек, бу хәбәр төрле кешегә төрле 47 чә тәэсир итте. Берәүләр, авыз читләрен кыйгайтып: «Тапкан инде Гәүһәр кияүгә чыгар кеше. Үзе әсир, үзе тракторист», дип көлде, икенчеләр: «Мин Зәки урынында булсам, егерме яшьлек кызга өйләнер идем, хәзер кызлар белән буа буарлык», дип Зәкине шелтәләде. Ә егетләре сугыштан әйләнеп кайтмаган һәм шунлыктан «карт кыз» дигән ямьсез исем алган кызлар: «Их, алманың асылын корт ашый шул», — дип уфтандылар. Ни генә сөйләмәсеннәр, бу сүз’ләрнең көче чебеннең тәрәзәгә канаты белән бәргән кебек кенә иде. Шулай да саклан, Зәки, бу сүзләр арасында шомлы сүз дә бар иде... Районның МГБ бүлеге начальнигы райком секретарь! Кулагин кабинетында утыра. Алар бер-берсенең күзләренә карамас өчен башларын игәннәр. — Дөрес, Федор Иванович, миндә Өметбаевиы компрометировать итәрлек бер генә документ та юк. Үзенең һәм башка әсирләрнең сүзләренә караганда, Өметбаев концлагерьда үзен батыр тоткан һәм хәтта яшерен оешмада член булып торган. Ләкин... — Шулай булгач... — Кулагин кызыл карандашын яшел постауга ташлый да аның тәгәрәп киткәнен карап тора. — һәр сугышта да әсирләр булачак. Бу — сугышның аяусыз законы. — Беләм, Федор Иванович, тик әсирләрне җаваплы эшләргә күтәрергә ярамый. — Эш Өметбаевиы күтәрү хакында түгел, ә аның сафлыгы хакында. — Аңлыйм, Федор Иванович, әйдәгез, логикага колак салып карыйк. Райисполком председателе ике ел буе әсирдә булган трактористка кияүгә чыга. Шуннан соң, кем аңа ихтирам белән карасын да, кем яратсын. Юк, бу мөмкин түгел. Бу бөтенебезне, бөтен район партия оешмасын компрометировать итү була. Үзегез беләсез, күрше районда исполком председателен кияве әсир булган өчен генә эшеннән алдылар. Ә өлкәдә... — Җитте! — Кулагин ике кулы белән өстәлгә таянып урыныннан торды. — Бу хакта ҮК-кә язарга, тавыш күтәрергә, сугышырга кирәк. Сез ялгышасыз. Әсир белән әсир арасындагы аерма җир белән күк арасы кебек. — Бик яхшы беләм, Федор Иванович. Әмма... Үзегез беләсез... — Нишләргә соң? Әгәр Низамова: урынымнан баш тартырга әзер- мен, әмма Өметбаевтан баш тартмыйм, дисә? — Чын коммунист үзенең җәмәгать интересын шәхси интереска алыштырмаска тиеш. Кулагин аны кырт кисте. — «Шәхси интерес» ...Утызынчы елгы лозунглар белән сөйләшәсең, майор. Кешенең шәхси бәхете булмаса, аны «җәмәгать интереслары» гына канәгатьләндерми. Без, коммунистлар, шәхси һәм җәмәгать интересларының тулы гармониясе өчен, бөтен тулы бәхет өчен көрәшәбез. Ә син ул бәхетне, чикләвек төше кебек, икегә бүләсең: шәхси һәм общественный. — Аңлыйм, Федор Иванович, мин дә кеше, ләкин... Ләкин бу турыда өлкәгә шалтыратырга тиешмен. Минем моңа кадәр замечание дә алганым юк һәм алырга да җыенмыйм... Майор учлары белән китель кесәләрен капшап алды да чыгып китте. Нишләргә?.. Майор сүзендә дөреслек тә, йөрәкне әрнеткеч гаделсезлек тә бар. Боларның берсен дә хәзер генә, якшәмбе көнгә чаклы төзәтеп булмый. Ничек итеп аларның бәхетләрен җимерми генә бу күңелсез- лектәи коткарып калырга? Кулагин өлкә белән сөйләшеп карады. Беренче секретар булмады, икенчесе авыру иде, өченчесе, бу мәсьәләне мин үзем генә хәл итмим, 48 диде. Бәлки, Низамованың үзе белән сөйләшеп караргадыр. Көзгә чаклы көтсен... Бер үк вакытта, бер үк темага ике урында ике әңгәмә барды: Низа- мова белән Кулагин, Зәки белән баягы майор сөйләште. — Тракторист Өметбаев, сине өйләнә диләр. Дөресме? —диде майор, ике бөеренә таянып. Зәки күңелсез генә елмайды: — Вакыттыр дип уйлыйм. — Вакытлыкка вакыт... Ә соң син үзеңнең кемлегеңне беләсеңме? — Беләм, иптәш майор. — Белгәч? — Үземнең кемлегемне белгәнгә күрә мин өйләнергә телим дә, иптәш майор. — Өйлән, сүзем юк. Әмма иптәш Низамованы оныт. Ул сиңа пар түгел. Аңлыйсыңмы? Син аңа өйләнсәң, икенче көнне үк аны эшеннән алачаклар. Аңлыйсыңдыр инде: район өчен, безнең өчен, неприятный хәл булачак бу. Әгәр син чын кеше булсаң, үз интересың өчен районга, безгә тап төшермәскә тиеш. — Без бер-беребезне яратабыз, иптәш майор. — Әлбәттә, ярату шәп нәрсә, ләкин,— майор сул иңбашы аша әйләнде, учлары белән китель кесәләрен капшап куйды. — Аягыңа карап... тфү, юрганыңа карап, аякны сузарга кирәк. — Ә сез, бу турыда Низамова белән сөйләштегезме? — Беренчедән, — майор учын өстәлгә шап итеп куйды:—Минем кем белән нәрсә хакында сөйләшүемдә синең эшең юк. Икенчедән,— ул икенче учын өстәлгә шап иттереп куйды. — Син ир кеше, син тәкъдим итмә- сәң, ул сиңа килеп, мине ал дип әйтмәячәк. Озын сүзнең кыскасы шул: син аңа пар түгел! Үзеңә тиңдәшләрне эзлә һәм аның тирәсендә башка уралып йөрмә. Менә шул, китәргә мөмкин... Ә Федор Иванович ике ут арасында утырды: Низамовага майор белән булган әңгәмәнең эчтәлеген ачык сөйләргәме, әллә хәйләләште- рергәме? Егерме сигез ел ул партия эшендә һәм егерме сигез ел ул Халыкка фәкать дөреслекне генә сөйләп килде. Авыр вакытларда да фәкать дөреслекне генә сөйләде. Әллә бу юлы шул принциптан аз гына тайпылыргамы? Көзгә кадәр сабыр итегез, Октябрь бәйрәмендә шаулатып туй ясарбыз, дип өметләндерергәме? Әгәр гадел булмаган бу хәл көзгә чаклы бетерел мәсә?.. Низамова кергәндә дә Федор Иванович әле катгый бер фикергә килә алмаган иде. Гәүһәрнең йөзендә аз гына да болыт юк: ул чиксез, бәхетле һәм канәгать иде. — Утырыгыз, Гәүһәр Мозаффаровна... Гадәттәгечә, сабан ашлыкларының чыгышыннан —печән чабуга, терлекләрнең көрлегеннән — комбайннарны ремонтлауга күчте. — Ә мин башта сездән шикләнгән идем, — дип, Кулагин үзен мыскыллап көлеп тә куйды:— Ләкин барлык хатын-кызларның да уртак бер җитешсезлеге бар: кияүгә чыгалар да бала-чагага күмеләләр. Сез дә шулай булмасагыз ярар иде. Гәүһәр, Кулагинның тел төбен аңламыйча, гамсез генә көлеп куйды: — Ә без сездән, ирләрдән, өйләнгәч суынырсыз дип курыкмыйбыз. — Без шул башка сорт материал. — Сез әллә минем тормышка чыгуыма каршымы, Федор Иванович? — Юк, аллам сакласын. Өйләнешегез, бәхетле яшәгез. Тик әллә, көзне көтәсезме? Күп калмады бит инде, күпкә түзгәнне, азга түзегез. Игенне исәнсау үстерик, түкми-чәчми җыеп алыйк, дәүләт белән исәпләшик тә... типтереп туй ясарбыз. Элек губернатор кызлары күрә алмаган туйны ясарбыз. Көзге байлыкта. Ә Өметбаев шуңа кадәр курска барып кайтыр. Гомере буе тракторист булып йөрмәс бит инде. — Ә аны үз специальносте буенча эшкә күчерергә кирәк, Федор Иванович. — Кирәклеккә кирәк тә... Ни әйтерләр бит? — Кулагин телефонга үрелде. Гәүһәр кечкенә, йомшак кулын аның кулына куйды. — Нигә? Сез Өметбаевка ышанмыйсызмыии? Кулагинга бу сорау күтәрә алмаслык авыр, күңелсез тоелды: кешегә ышанмасаң, ничек яшәмәк кирәк. — Ышанам. Мин бит аны балачактан ук беләм. — Ышангач? — Хәзергә формальиостьлар бик күп бит әле, Гәүһәр Мозаффаровна. — Ә сез, кул кушырып, шул формальностьларның колы булып яшәргә тиешмени? — Түгел. Ләкин бу эштә безнең генә көчебез җитми. — Юк, җитә. Гитлер машинасын тузанга әйләндергәнне, шундый киртәләрдән куркып торабызмы? Ярый, мин яшь коммунист, яшь җитәкче, ә Сез... Сез бит утта-суда чыныккан большевик. Кулагин үзенең стенага килеп терәлгәнен сизми дә калды... — Карт, чыныккан... Әгәр син (син дигәнгә ачуланма, син бит миңа караганда ике тапкыр яшьрәк) иртәгә Өметбаевка кияүгә чыксаң, иртәгә үк эшеңнән алачаклар. Синсез каласыбыз килми безнең. Аңла, Сине зур киләчәк көтә. Син бер-ике елдан мине алмаштырырга тиеш. Уйла, Гәүһәр кардәш, синең рядовой тракторист хатыны булып каласың киләме, әллә бөтен көчеңне салып, районны алга алып барасын, илле мең кешенең бәхете өчен көрәшәсең киләме? Үзең өчен, халык өчен кайсысы мөһимрәк һәм файдалырак? — Әгәр мин должностемиы Өметбаевка алмаштырырга теләсәм? — Минемчә... бу уйланмаган адым һәм уңышсыз адым булачак. Көзгә чаклы түз. Үтенәм. Райкомның беренче секретарь! булып кына түгел, атаң кебек ялынып сорыйм. — Ә Өметбаевка ни дип әйтергә? — Әйттем бит инде: аны курска җибәрәбез. Юл эше мастерлыгына. Гәүһәр урыныннан торды. Аның йөзе көзге көн кебек болытлы иде. — Яшәгән саен тормыш катлаулана. Ә мин кечкенә чагымда, үскәч тормыш җип-җиңел була торгандыр, дип уйлый идем. — Гәүһәр, тагы бер үтенеч, бу хакта беркемгә дә, хәтта Өметбаевка да сөйләми тор. Соңыннан. Ярыймы? * Ел уңай килде. Район мул уңыш җыеп алып, республикада беренче булып дәүләткә ашлык тапшыру йөкләмәсен үтәде. Гомумән, район күзгә күренеп күтәрелде, ә Гәүһәрнең авторитеты айлап түгел, көнләп үсте һәм аны Верховный Советка депутат итеп сайладылар. Усал телләр: Низамова хәзер элекке Низамова түгел инде, эреләнде, дип сөйләнә башладылар. Әмма аннан Гәүһәрнең борыны күтәрелмәде, тавышы калынаймады, атлап йөрүе үзгәрмәде. Тик ул үзенең шәхси тормышына гына азрак игътибар итә башлады. Зәкинең хатларына да сирәк һәм кыска, коры җаваплар язды. Юк, бу аның Зәкигә булган мәхәббәте саегудан түгел, ә вакыт юклыктан иде. Вакыт... вакыт... кайдан бурычка алып торырга? Хәтта сессиягә баргач, ул Зәки янына керергә вакыт тапмый кайтып китте. Зәки моны ишетеп гарьләнде дә, ачынды да. Курс беткәч, Зәкине икенче эшкә билгеләделәр. Зәки бу хакта телефон аша Гәүһәргә хәбәр итте. Теләсә, Гәүһәрнең бер сүзе аны үз районына кайтара ала иде. Гәүһәр нигәдер икеләнде, үзенең хисләреннән шикләнде. Чынлап та, Зәки белән еш очраша башласа, ул түзә алмаячак, аңа ташланачак. Ә «район хуҗасына», депутатка гади бер юл мастеры белән чуалу килешерме? Халык ни әйтер? Өстәвенә, гаепсез 4. .с. Ә. № 2. 49 50 булса да, ул әсирдә булган кеше бит. Юк, тагы берәр ярты ел читтә йөрсен әле. Аннан күз күрер. Шулай итеп, Зәки башка өлкәгә китте. Шулай итеп, тагы шомыртлар чәчәк атты. Атты да коелды... Атты да коелды... Хәзер инде Гәүһәр—райком секретарь!. Пенсиягә чыккан Кулагин һәм аның дусы Мәгъ- сумов Гәүһәрнең оста җитәкчелек итүенә сокланып туя алмыйлар. Урын- лы-урынсызга да Гәүһәрне мактап кына телгә алалар, яшьлекләренең ашкынып үтүләренә үкенеп куялар. Бер кеше дә, хәтта иң якын дуслары, туганнары да Гәүһәрне бәхетсез дип әйтми. Киресенчә, аның күз иярмәслек арада шундый күтәрелүенә бераз көнләшәләр дә. Гәүһәр үзе дә үзенең бәхетле булуына ышана. Ә күңеле һаман Зәкине эзләп юксына. Язлар җиткән саен, ул төннәрен Зәкиләрнең йорты янындагы эскәмиягә барып утыра. Шомырт чәчәкләрен чаллана башлаган йомшак чәчләренә кадый, авызына каба. ...Күзләрен йомып, күптән булган татлы сәгатьләрне хәтерли һәм як- ягына карана да шомырт чәчәге сындырып ала: иртән кабинетына алып килеп, вазага куя. Беренче мәхәббәтне язгы күкрәү белән чагыштыралар. Ул табигатьне йокысыннан уята, кешеләрнең йөрәген җилкендерә. Ләкин язгы күкрәү нинди көчле булмасын, тиз үтә һәм онытыла. Ә менә җәйге яшеннәр гомергә онытылмый. Бишәр, унар ел үткәч тә, һа-а-й... фәләненче елны көчле яшен булган иде, ун йорт янган иде. Ә иген шундый уңган иде, салырга буралар җитмәгән иде, дип хәтерлиләр. Гәүһәрнең мәхәббәте дә җәйге яшен кебек көчле, утлы һәм озын гомерле булды. Ә кем аның үкенечле булуына гаепле соң: фәкать майормы, Кулагинмы, шул вакыттагы гадел булмаган сүзләреме, әллә фәкать Гәүһәр үзе генәме? Хәзер әйтүе кыен. Бәлки, шушы урында хикәяне очларга да кирәктер. Юк, янә бер-ике сүз әйтми булмый. Былтыр көз Мәскәүдә, Кремльдә, Гәүһәр Зәки белән җаваплы бер киңәшмәдә очрашты. Зәкинең күкрәгендә урак-чүкеч төшкән Алтын йолдыз иде. Ул зур бер заводның инженеры икән. Ә калганы... калганын сорарга Гәүһәрнең батырчылыгы җитмәде. Әгәр Зәки, хатыным, балаларым бар, дип әйтсә, я ул кычкырып җибәрер, я һушыннан язар. Зәки дә аңардан аның шәхси тормышы турында сорашмады: әллә кыенсынды, әллә кызыксынмады. Тик хушлашканда гына: язын ял алгач, туып-үскән якларга кайтып киләм әле, диде. Инде шомыртлар чәчәк атты. Еракта, таулар-урманнар артында күк күкри. Бу быелгы беренче күкрәү. Ә Гәүһәр Мозаффаровнаның өстәлендә салкын сулы вазага куелган шомырт чәчәге тора. Зәкинең шомыртыннан бүген төнлә сындырып алган чәчәк ул. Зәки йөрәге кебек, аның Зәкигә булган мәхәббәте кебек, ак һәм пакъ чәчәк ул. — Иптәш Низамова үзендәме? — Үзендә. — Кәефе, сәламәтлеге ничек? — Өстәлендә шомырт чәчәге тора... — Шомырт чәчәге?.. — Нигә көләсез? — Көлмим, ниндидер бер өй каршында үскән шомыртны хәтерләдем... — Ел буе яз булса нинди күңелле булыр иде, абый, ә? — Ул вакытта агачлар беркайчан да җимешләнмәс иде. Туганым.. Гәүһәр Мозаффаровнадан сорагыз әле: керергә ярыймы икән? — Ә Сезнең фамилиягез ничек? — Өметбаев...