Логотип Казан Утлары
Шигърият

СОВЕТ ГЕРБЫ

/ ади, ләкин бөек бер вакыйга... Шигъри хисең ничек янмасын? Тик шулай да сабыр, тыныч кына Искә алам тарих язмасын. ...Көне җитте: коллык чылбырларын Өзеп атты халык гайрәте. Революция, штурм ялкыныннан Туды шулай Совет дәүләте. Ирек өчен көрәш, символ итеп, Кызыл төсне күптән сайлады: Совет власте илдә туган көнне Җилфердәде Дәүләт байрагы. Күкрәп туды җиргә Көрәш җыры Изге теләк, якты өметтән: Гимны итеп «Интернационал»ны Биек тотты партия электән. Ильич әйтте: — Авыр көрәшләрдә Юл ачтык без якты дәвергә, — Байрак та бар, лаек Гимн да бар, Тик Герб юк безнең хәзергә. ...Художниклар җитез. Ленин сүзен Ишеткәннәр бик тиз, күрәсең: Китерделәр эшләп Совнаркомга Төрле-төрле герб сурәтен. Ильич карый бик күп проектлар... — Менә монысы әйбәт шикелле! Дәүләтебез өчен лаек символ: Гади. Тыйнак. Ачык фикерле. Өстә — йолдыз. Бодай башаклары Кызыл тасма белән уралган. Җир шары да әйбәт! Тора төсле Куәт алып чүкеч, урактан. һем... Нигә соң монда кылыч кирәк? Эмблемабыз түгел бу бер дә! Безнең идеал: яулап алулардан, Сугышлардан ерак булырга! — Владимир Ильич! Без каи түктек, Дошман камый безне һаман да. Сугышларда көчле безнең халык, Шуңа күрә кылыч бар анда! — Дошман бетәр. Сугыш утларының Истә тотыйк тиздән сүнәсен!.. Сызды Ильич герб проектыннан Мәңгелеккә кылыч сурәтен. ... Гади, ләкин бөек бер вакыйга... Күреп торам бүген мин моны: Кылыч түгел, бәлки Урак-чүкеч Көчебезнең гүзәл символы. Заман шундый хәзер: Дәүләтебез Ракетлардан галәм гиздерә. Кылыч түгел ләкин, Урак-чүкеч Совет гербын Айга җиткерә. Заман шундый хәзер: юмарт күңел, Яхшы сүз дә вата корычны. Чакырабыз татын дөнья халкын: — Сабан итеп койыйк Кылычны! Тынычлыкны, дуслык-туганлыкны Хуш күрмәс соң нинди җир генә? Дөнья карый бөек Юлбашчыбыз Иҗат иткән Совет гербына!