ШИГЪРИ НӘФИСЛЕК ӨЧЕН

Татарстан китап нәшрияты Кави Латыйповның «Солдат эзләре»14 исемле шигырьләр җыентыгын басып чыгарды. Җыентыкның авторы әле әдәбият мәйданына яңа чыга — бу аның беренче китабы. «Полкка хат» шигырендә шуңа да автор горурланып: Армиядә Мин капитан булсам, 135 Рядовой — Шигырь сафында, — дип яза. Әдәбиятта рангларга, дәрәҗәләргә бүлү юк. Язучыларга дәрәҗәне халык үзе бирә: алар бар да халыкның, партиянең хәрәкәттәге сугышчан солдатлары. Шигырь сафында, әдәбият мәйданында рядовой булу — ул зур нәрсә. Ул халык белән бергә атлауны, халыкның коммунизм өчен көрәшен, яңа характер сыйфатларын тирән чагылдыруны, үз һөнәреңне, үз коралыңны — каләм осталыгын яхшы үзләштерүне һәм оста куллана белүне сорый. Бу күзлектән караганда, яшь авторның поэзия сафында үз урынын табу •эчен — рядовой булу өчен дә күп эшлисе бар икәнлеге күренә. Җыентыкта «Имәннәр бөгеләләр», «Алмагач», «Ватан сугышында», «Дәва» кебек уңышлы гына эшләнгән шигырьләр бар. Аерым шигырьләрдә .дулкынланып әйтелгән: Полкташлар, Сезне сагынуларым йөрәгемдә Мәңге суынмас. Солдат хезмәтенә Чик булса да, Солдат дуслыгына Чик булмас. ( «Полкташларыма* ) Яки: Мин, дусларым, Хезмәт авырлыгын Ике тапкыр Тартырлык егет. Ә күп көннәр үтә Тимер юлдан йөксез киткән Буш состав кебек. — («Еллар үткән саен*) шикелле матур образлы, күңелгә тәэсир итә торган юллар очрый. Шулай да, җыентыктагы күпчелек шигырьләр һәм идея-тематик, һәм сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан нык кына аксыйлар. Җыентыкта безнең бүгенге совет кешеләренең характер сыйфатлары, бүгенге көннең билгеләре бик тонык яктыртылган. Лирик герой үзенең зур эшләр эшләве, авыр юллар үтүе турында күп кенә шигырьләрендә әйтсә дә, үзенең халык белән бер сафта баруы белән горурланса да («Горурлан син, Чишмә, Улың белән! Халкым белән барам Сафта мин»), аның «сафта баруы» образлы тасвирлауда күренми кала. Автор еш кына теманы образлы ачуны, күрсәтүне сөйләү белән алыштыра. «Әнкәң сөте төсле» шигыре коры вәгазь уку, фәлсәфә сатуга корылган: Якын дустым, Тырыш тормышка син Яшен кебек Үтеп керергә. Әнкәң сөте төсле Икмәкнең дә (?) Яшьтән өйрән Кадерен белергә! Теманы ачу чарасы буларак, автор композицион параллелизмны кулланган. Әмма алынган чагыштыруларның логик нигезе йомшак, сүзләрнең мәгънәсе ачык түгел. Мәсәлән, Кави Латыйпов «тормышка яшен кебек үтеп керергә» чакыра. Яшен бит, билгеле булганча, үтсә яндырыпкөйдереп, төзек әйберләрне җимерепватып үтә. Халыкта яшен сугуны һич тә мактамыйлар. Тормышка бу рәвешчә «үтү» безнең әхлак кагыйдәләренә сыямы икән?! Бәлки автор искелекне җимерү турында әйтергә уйлагандыр. Ул очракта шул турыда ачык итеп әйтергә кирәк иде. Шигырьнең икенче өлеше алдагысына бәйләнмәгән. Анда авторның әйтелгән фикере ачыкланмый, үстерелми. Икмәкне әнкәң сөтенә охшату да сәер яңгырый. Сүзләрне нәкъ үз урынында гына куллана белмәү сәбәпле («тырыш хезмәт», «әнкәң сөте төсле икмәк») автор әйтергә теләгән мәгънәне аңлау авырлаша. Шигъри фикер образлы тукымада ачылмый, дидактик сүзләр басымы астында томаланып кала. «Иңнәреңдә синең» шигырендә дә зур тема — офицерларның тыныч хезмәткә кайтулары — тиешле тирәнлектә ачылмаган. «Россиядә» шигырендә кабатланган, таушалган сүз тезмәләре күп, авторга фикерне ачык һәм тирән итеп әйтә белү җитми. «Кабер ташына», «Ватан кушса», «Чәчләреңдә карлар» шигырьләрен 136 дә яңалык юк, алар элек язылган шигырьләрнең эчтәлеген гади кабатлау булып яңгырыйлар. «Солдат һәм маршал» кебек кызыклы гына шигъри детальләре булган әсәрдә дә сүзне, сурәтне, образны куллану ягыннан күп кенә төгәлсезлекләр бар. Җыентыкта мәхәббәт, сөю турындагы шигырьләрнең урын алуы табигый. Андый шигырьләр, әгәр яхшы итеп язылган булсалар, яшьләрне коммунистик әхлак рухында тәрбияләүдә зур роль уйныйлар. Мәхәббәт турындагы шигырьләр яшьләрне сафлыкка өндәргә, чын күңелдән тирән итеп сөяргә өйрәтергә, хисләрне югары культуралы итеп тәрбияләргә булышырга тиеш. «Солдат эзләре» җыентыгында кешене һәм тормышны матурлый торган бу олы хис бик вак итеп, төссез тасвирлана. Автор күп кенә парчаларында мәхәббәтне хезмәттән, дуслыктан, бүгенге чынбарлыктан аерып тасвирлый. Шуңа да байтак шигырьләре узган гасырларда язган тезмәләрне хәтерләтә, аларда яңа шигъри детальләр, теманың яңача ачылуын очратуы авыр. Мисал өчен «Сусау» шигырен тулысы белән китереп узыйк: Кил яныма утыр, Кавказ кызы. Сал бокалга Тифлис виносын. Идел суын Эчеп ускән егет Шәраб белән, Әйдә, сыйлансын! Мин гашыйк бит, Шәраб белән генә Басылмас шул Йөрәк ярсуым. Әйтче, чибәр, Сөю газабыннан Син эчкәнең юкмы Кар суын? йөз кат җырланганны йөз дә беренче кат җырлау дип шундый шигырьләргә әйтәләрдер инде. Күп кенә шигырьләрдә тасвирланган лирик герой үзенең әхлак йөзе, характер сыйфатлары белән бүгенге яшьләргә үрнәк булырлык шәхес түгел. Менә «Әхмәтем» шигыре. Яшьләр белән тулган бакча. Бар да парлап йөри. Тик яшь кенә Чибәр бер кыз Басып тора берүзе. «Гашыйк булганым юк», —диеп Әйткәндәй Аның йөзе. Нәрсәгәдер «сусаган» лирик геройга шул гыиа кирәк тә: Оныттым Ьөтен дөньямны, Татлы Хыялда йөзәм. Гүя аның белән бергә Гөл бакчасында гизәм. Нөрәгемдә Ут шикелле Кабынды мәхәббәтем. Менә автор мәхәббәтнең тууын ничек җиңел аңлата, лирик герой мәхәббәтне ничек аңлый. Монда мәхәббәтне бозыклыктан, әхлаксызлыктан аеруы авыр. Чөнки лирик герой яшь егет түгел, аның буйга җиткән улы бар. Улы гына килеп, «әти» дип эндәшеп, аны азгынлык адымнарыннан саклап кала. Хисләр сафлыгын җырлау түгел инде бу! «Сөембикә» шигырендә автор мәхәббәтне менә нинди сүзләр белән тасвирлый: Нишләргә, Миңа нишләргә? Сукты сөю зәхмәтең. (?) Син чибәрне Күзли-күзли Вата яздым Тәрәзәм. Сөю турындагы бу юллар мәхәббәттән көлу булып яңгырый. «Әгәр шәраб сөючегә», «Бер вәсыять» парчалары да үзләренең эчтәлекләре, сәнгатьчә эшләнешләре белән югарыдагы шигырьләрдән ерак китмәгәннәр. «Бер вәсыять»нең эчтәлеге түбәндәге юлларда ачыла: Булган Чын бер алкоголик Йөдәткән кешеләрне: «һәйкәл итеп Каберемә Куегыз шешәләрне». Эчүчеләр арасында йөргән бу сүзләрне, анекдотны язып автор ни әйтергә тели — алкоголикка дан җырлыймы, аның васыятенең «үткен акыллы» булуыннан көләме — аңлашылмый. Автор алкоголик каберенә шешәләрдән һәйкәл куюны 137 җырлау белән генә дә чикләнми, укучыны урамның башка геройлары, башка күренешләре белән дә таныштырып уза. Әмма лирик геройның күзенә тормышның кире яклары, ни өчендер, нейтраль, ягъни нәфрәт хисе уятмыйча чагыла. Менә тагын бер мисал: — Перчаткамны Тагын урладылар. Аптырадым, Белмим нишләргә? — Шуңа синең Исең киткән икән: Керпе тыгып йөре Кесәңә. Бүгенге көнне, бүгенге урамны автор менә ничек тасвирлый: урлашудан саклану өчен, кесәңә керпе тыгып йөр, янәсе. Шул вакытта гына тыныч булырсың, әйберләреңне урламаслар. Автор, күрәсең, боларны көлкеле шигырьләр итеп язарга уйлагандыр. Әмма әсәрдә үзенең гражданлык карашын сиздермәгәнгә, сатирик типларны фаш итмәгәнгә, аларны симпатия белән тасвирлаганга, автор телиме-теләмиме, ул типлар укучыга бүгенге тормышның характерлы уңай күренешләре итеп тәкъдим ителәләр. К. Латыйпов кыска итеп язарга, фикерен җыйнак итеп әйтеп бирергә тырыша. Әмма аның шул кыска әдәби парчаларында да фикер ачыклыгы, төгәллеге юк, фикерне, хисне үстерүдә эзлеклелек җитми, сурәтләр, детальләрне куллануда буталчыклык күзгә ташлана- Менә М. Садрига багышланган «Көмеш карлар» дифирамбасы: Яшьлек узды Диеп уфтанма, Чәчләреңдә Чал төс булса да. Биек тауда гына Язларын Эремичә Көмеш Кар кала. Тыштан караганда бар да ачык, аңлаешлы, образлы чагыштыру тирән фәлсәфәгә илтә кебек. Әмма образлы чагыштыруның эчке логикасы һич тә тормыш чынлыгына туры килми (сүз ДА. Садрины биек тау белән чагыштыру урынлымы-тү- гелме икәнлеге турында бармый). Беренче юлларда картлыктан чәчләргә чал төс керү турында сөйләнелә. Ул да булмый, автор картлык чорын язларын биек тауда эреми калган кар белән чагыштыра. Чал чәчне көмеш кар белән чагыштыру урынлы да булсын ди, ә гомер көзен — картлыкны ни рәвешчә яз белән тиңләргә мөмкин!? Шигырьнең эчтәлеге, фәлсәфәсе, шул рәвешчә, уйланыбрак укыганда, юкка чыга. «Одер чәчәкләре», «Әтнә егете», «Агач йортта», «Солдат эзләре» шигырьләрендә дә авторның фикере сурәтләү чаралары белән төгәл итеп ачылып бетмәгән. «Агач йортта» шигырендә карт комиссарның агач йортта Перекоптан алган ярадан сызланып үлүе сурәтләнә. Шигырьдә: Ак морҗадан чыккан Кара төтен Кайгы булып җиргә тарала. — кебек уңышлы образлы юллар бар. Әмма автор нәрсә әйтергә тели — моннан кырык еллар элек комиссарның дошманны кыйнаган кылычын улына васыять итүе турындамы, кырык елдан соң элек алган ярадан үлүе турындамы — аңлаешсыз. Комиссар образы да ныклап ачылмаган. 40 ел буе ул авырып ятканмы, Перекоптан соң нишләгән — бу турыда бер сүз дә юк. Агач йорт сурәте ни өчен кабатлана, автор комиссарның агач йортта үлүе белән ни әйтергә тели? Ни өчен шигырьне «Агач йортта» дип атаган? Бу сорауларга да шигырьдән җавап табып булмый. Ә бит шигырьдә, аеруча кыска шигырьдә, һәр сүз, һәр деталь үз урынында гына килергә, дөрес һәм урынлы кулланылырга тиеш. Кыска шигырьләрдә шигъри детальнең, сүзнең роле аеруча зур. К- Латыйпов детальләрнең, сүзләрнең тирән мәгънәле яңгырауларына һәм аларның шигырьнең эчтәлеге белән тыгыз бәйләнүенә әһәмият бирми. Еш кына аның шигырьләрендәге детальләр үз алларына аерым яшиләр, әсәрнең гомуми идеясен ачарга аз булышалар. Кайвакытта исә, автор сурәтнең мәгънәлелегенә тиешенчә игътибар итмә- 138 тәнлектән, төрле характердагы детальләр шигырьдәге фикерне ачарга комачаулыйлар, әсәрнең эчтәлеген тоныкландыралар. «Маркасыз хат» шигыренең исеме әсәрнең эчтәлеге белән акланмавы авторның шигъри детальне куллана белмәвеннән килеп чыгадыр да шәт. Шигырь ике кисәккә аерылган, алар арасында күпер, бәйләнеш юк, дөресрәге, автор «куша», ябыштыра алмаган. /Маркасыз хат сурәте шигырьнең башында гына күренеп кала да, югала, икенче өлештә бөтенләй кулланылмый. «Яшел чыршы» шигырендә дә чыршы сурәте һәм шигырьнең лирик герое образы зур фәлсәфи йомгак чыгарырлык дәрәҗәдә ачылып бетмәгән. Парчада лирик герой образы турында сүз барганда аның яшь чакта давылдан чыршыга яшеренеп качуы турында гына әйтелә, ә башка эшләре, характерының башка нинди дә булса сыйфатлары күрсәтелми. Шуңа күрә дә ахырдагы: Минем кебек син дә һаман постта, Авышсаң да Картлык ягына. — дигән сүзләр гаҗәп сәер яңгырыйлар. Образлар логикасына, сүзнең эчке мәгънәлелегенә тиешенчә игътибар итмәгәнлектән, авторның әйтергә теләгән поэтик фикере башкача янгырый, давылдан качу постта тору булып аңлашыла. «Солдат эзләре» шигырен укыганда да сурәтнең мәгънә ягыннан ачыкланып бетмәвен күрергә мөмкин. Бу нәрсә шигырьдәге эчтәлекнең дә тонык, буталчык булуына алып килгән. Автор солдат эзенең чәчкә өзгәндә «ташка уелып калуын» яза. Ни өчен солдат эзе чәчкә өзгәндә уела? Автор моның белән нәрсә әйтергә тели? Нигә солдат эзенең ирек, азатлык өчен көрәштә «уелганын» ачык итеп, тирән итеп әйтмәскә! Автор «шулай үтте солдат кыен юлын» дисә дә, шигырьдә солдатның нинди юл үтүе дә, аның кыенлыгы да күренми. Автор юлның кыенлыгын бары солдатның чәчкә өзәргә вакыты юклыгы белән, «матурлыклар белән сокланырга минутларга гына тукталуы» белән аңлата. Моның кимендә үтә тар караш икәнен раслап торуның кирәге юк. Совет солдаты матурлык төшенчәсен чәчкәдә генә күрмәде һәм матурлык турында «минутларга гына тукталып» та уйланмады! Ул матурлыкны саклау өчен шул кыен юлга чыкты, шул матурлыкны яклап көрәште, шул матурлык өчен кыен юл үтте. К. Латыйпов шигырь төзелешенә, ритмиканың эчке законнарына игътибар итми. Шигырь юлын эчтәлектән чыгып түгел, ә үзе ничек тели, шулай бүлә. Шул сәбәпле дүрт юллык шигырьләр аңарда кирәксә дә, кирәкмәсә дә, төрлечә бүленгәләп, 8— 10 юл итеп язылганнар: Кара төтен Чыга Ак морҗадан, Томан кебек Җиргә тарала. Түшәгендә Карт комиссар Ята, Сызлана ул Авыр ярага. («Агач йортта») Еш кына шигырь эчендә ритм берлеге сакланмый, хәтта строфаның үз эчендә үк бозыла. Шуның өчен К. Латыйпов шигырьләре аһәңлелек ягыннан да аксыйлар. Кыскасы, җыентыктагы күпчелек шигырьләрнең сәнгатьчә эшләнешләре әле түбән, бүгенге укучыларны канәгатьләндерерлек түгел. Автор, әсәрләре өстендә җитәрлек дәрәҗәдә эшләмичә, шигырьләрен җыентык итеп чыгарырга ашыккан. Нәшрият та яшь авторга тиешле таләпчәнлек күрсәтә алмаган. Редакцияләү процессында күрсәтелгән күп кимчелекләрдән арынырга мөмкин булыр иде. Нәшрият, ни өчендер, шундый җитлекмәгән әсәрләрне эченә алган җыентыкны укучыларга шигырь китаплары өчен гаять зур тираж белән (8 мең) чыгарырга кирәк тапкан. Насыйб Гобәй иптәшнең «Совет Татарстаны» газетасында (31 август, 1960 ел) К. Латыйповның «Солдат эзләре» китабын мактап, 139 укучыларга тәкъдим итеп язган рецензиясе автор өчен «аю хезмәте» күрсәтү булып чыккан. Рецензентка да яшь авторның беренче китабын ташлама ясамыйча, таләпчәнлекне киметмичә бәяләргә, аның җитди кимчелекләрен ачык ' итеп әйтеп бирергә кирәк иде

Реклама