Логотип Казан Утлары
Роман

МӘҢГЕЛЕК КЕШЕ

 42. БИЛГЕСЕЗ БАТЫР ай аенда Политик Үзәк Николай Кимовны куркынычсызлык бүлегенең начальнигы итеп билгеләде һәм бер үк вакытта аны Политик Үзәккә член итеп сайлады. Батальонны тапшырган чакта Кимов Назимовка лагерь схемасы белән бергә эсэсчылар тора торган 10 нчы номерлы өч катлы таш казарманың тулы планын да бирде. Бу планда коридорларның, бүлмәләрнең күләмнәре, ишекләрнең, тәрәзәләрнең урыны, кайсы якка таба ачылулары, караватларның саны, корал саклана торган урыннар, постлар һәммәсе аерата бер пөхтәлек белән, бик ачык итеп күрсәтелгән иде. Мондый «бүләкне» күрүгә Назимовның күзләре ялтырап китте. «Башка казармаларның да шундый планнарын булдырырга кирәк», дип уйлап алды ул. Кимов немец иптәшләр аркылы лейтенант Колосовны эсэс офицерлары ашханәсенә эшче итеп урнаштырганлыгын әйтте. — Колосов бу ашханәдә тукланучы гитлерчыларның исәбен алып бара, алар арасындагы үзгәрешләрне күзәтә, сүзләрен тыңлый. Ул немецчә бик әйбәт аңлый. — О, монысы бигрәк тә шәп булган! — диде Назимов. — Колосов минеке булачак, — диде Кимов, елмаеп. — Бу турыда күрсәтмә бар инде. Ләкин сезгә дә файдасы тияр, дип уйлыйм. ( Кимов шунда ук Колосов аркылы алынган мәгълүматлар белән Назимовны таныштырып та чыкты. — Моның өчен, Николай, сиңа тагын бер тапкыр рәхмәт, — диде Назимов. — Хәзер мин лагерьны саклаучы «үле баш» дивизиясен ачыграк күрә башладым. Киләчәктә безнең разведка андагы һәр офицерны, һәр солдатны белү бурычын үз алдына куярга тиеш. Гомумән, лагерь тышындагы разведка җитәрлек түгел әле безнең. Мин тышкы командалардан һәм чәй-кофе командасыннан файдаланырга уйлап торам әле. Син күз салгала, кирәк чакта булышырсың. Ул арада яңа комбат — Сергей Харитонов килде. Ул Кимовтан батальонны кабул итәргә тиеш иде. Сергей Харитонов озын буйлы, кылыч борынлы, озынчарак йөзле, олы яшьтәге бер кеше. Сөйләшкән вакытта күк күзләре кешегә үз күреп 1 Ахыры. Башы 9—10 саннарда. 16 М һәм ышанып карыйлар. Холкы сабыр, хәрәкәтләре әкертен, һичбер вакыт кызмас, ачуланмас, сүгенмәс. Үзе кызу канлы һәм вакыт-вакыт чыгырыннан чыгып китә торган Назимов мондый кешеләрне җаны-тәне белән ярата иде. Алар танышуларының беренче көненнән үк дуслашып киттеләр. Батальонны кабул итеп, беркадәр эшләгәннән соң, Харитонов Нази- мовка батальон структурасына кайбер үзгәрешләр керткәнлеген әйтте. Эш менә нәрсәдә иде: беренче батальон 30 нчы блок тоткыннарыннан төзелгән. Ә анда бары тик руслар гына торалар. Менә шушы бик әһәмиятле фактны Харитонов батальонның төзелеш тәртибенә яраштырырга карар иткән. Ул болай булырга тиеш иде: лагерьда урнашкан тәртип буенча тоткыннар иртәнге, көндезге һәм кичке аш вакытларында мәгълүм бер урынга гына утыралар, йокы урыннарында да шул ук тәртип саклана. Харитонов, блок башлыгы белән сөйләшеп, бер «М» төркеменә кергән кешеләрне бер өстәл артына утыртып чыккан. Хәзер инде өстәл саен бер отделение, өч өстәл саен бер взвод, өч взвод инде бер рота, Болай иткәндә арага ят кеше керүгә юл калмый, аннары теге-бу боерыкны биргән чакта да кешеләр һәрвакыт бергә булалар. Моннан тыш, һәрвакыт бергә булган кешеләр берберсенә ныграк ияләшәләр, ныграк ышаналар. һәр өстәлдә 15—18 кеше ашаганга, билгеле, аларның барысы да «М» члены була алмый. Хәзерге вакытта бер отделениедә 3—5 кеше. Ләкин шул өч-биш кешенең һәркайсының бер яки берничә бик якын дусты бар. Конспирация шартлары аркасында аларны яшерен оешмага тартырга мөмкин булмаса да, алар яшерен оешма членнары белән дуслар. Шуңа күрә восстание вакытында болайрак килеп чыгарга тиеш иде: отделениедә 3—5 кеше генә булмый, бәлки 9—15 кеше була, ә взвод 9—15 кеше генә түгел, бәлки 27—45 кеше, шул ук хәлдә роталар, батальоннар үсәргә тиеш. Харитоновның бу фикерен ныклап уйлагач, Назимов шундый ук тәртипне 25 нче һәм 44 нче баракларда да кулланырга боерык бирде, чөнки бу баракларда да руслар гына тора иде. Ә башка баракларда «өстәл» тәртибен кертү мөмкин түгел иде, чөнки ул баракларда руслар чит ил кешеләре белән аралашып яшиләр иде. Беркөнне Николай Толстый Назимовны грузинга охшаган бер кеше белән таныштырды. — Бу синең комиссарың булыр. Давыдов. Назимов аның кулын кысты. Ләкин алар рәтләп сөйләшергә дә өлгермәделәр, кинәт бөтен бүлмәләрдә репродукторлар шытырдап китте. : Лагерь комендантының ачулы тавышы яңгырады. Ул барлык тоткыннарга оппельплацка чыгып басарга боерык бирде. — Тагын нәрсә булды? — дип сорады Назимов, старостаны күреп. Отто башын гына селекте. Көнозын эшләп арыган, ач, ялангач тоткыннар, теләр-теләмәс кенә атлап, мәйданга юнәлә башладылар. «Ни булган? Ник вакытсыз чакыралар? Әллә лагерьны бушаталармы?» дигән сораулар һәркемне бор- : чый иде. Хәлләре мөшкелләнә башлагач та, гитлерчыларның лагерьны юк итәргә маташачаклары хәзер инде һәркемгә диярлек билгеле иде. Әллә шул сәгать килеп җиттеме? Дөрес, фронт ерак әле ерагын дау ләкин мондый чакта көтелмәгән нәрсәләрнең булуы бик ихтимал. Яшерен оешмага бәйле кешеләр коралга тотынырга боерык булмасмы дип көттеләр. Ләкин яшерен оешма үзе дә ни булганын белми иде • әле. Кич идеь Лагерь артында батып баручы кып-кызыл кояш күренә. Көнбатышта бөтен офык буен кан төсле кызыл шәфәкъ каплаган. Каберлектә генә була торган ниндидер авыр, шомлы тынлык. Чәнечкеле 2. ,С. Ә." №11. 17 18 тимер чыбыклар артындагы агачлар да хәтсез авыр кайгыга чумып оеганнар кебек. Кызгылт шәүлә төшкән карасу-яшел яфракларның ник берсе кыймылдасын! Йөрәкләрдәге шомны арттырып крематорий мичләренең кара төтеннәре туп-туры булып биеккә-биеккә күтәрелә. Оппель мәйданда барагы-барагы белән саф-саф булып тезелгән меңләгән тоткыннар, башларын иеп, комендант ни әйтер дип көтеп тордылар. Ул арада караңгы төште. Кулларына электр фонарьлар тотып барактан баракка йөгереп нидер эзләгән гитлерчыларның кораллы төркемнәре күренде. Этләр өргәне ишетелде. Ни эзлиләр? Берәр кешенеме, әллә коралмы? Радиоалгычларнымы? Бервакыт радиодан бөтен мәйданга лагерь комендантының зәһәрле тавышы яңгырады: • — Лагерьда гадел хөкемнән качкан бер бандит яшеренә. Кем дә кем шул бандитның яшеренгән урынын күрсәтсә, аңа 10 пачка махорка һәм 10 марка акча биреләчәк. Мин 5 минут көтәм. Биш минут үтте, мәйдан эндәшмәде. Аска иелгән башлар күтәрелмәде. Тик кемдер якындагы иптәшләренә ишетелерлек итеп кенә: — Арзан бәһалы икән сатлыкларың, господин комендант!—диде һәм бу сүзләр сафлар буйлап китте. — Биш минут үтте, — диде комендант тагын да зәһәрлерәк тавыш белән. — Сез аның кайда яшеренгәнен беләсез. Әгәр әйтмәсәгез, без ул бандитны эзләп тапканчы барыгыз да шушында басып торачаксыз. Ә без аны төне буе, көне буе, бер атна буе булса да эзләячәкбез. Уйлагыз, бер бандит өчен төне буе басып торасыгыз килмәсә, әйтегез. Шунда ук үз урыннарыгызга, ялга таралырсыз. — Безгә кайда да барыбер, господин комендант. Без беркемне дә сатмыйбыз, — диде сафлар арасында янә кемдер һәм бу тавыш та баягысы кебек үк сафлар буйлап китте. Мәйдан комендантка җавап бирмәде. Ләкин һәркем: «Кемне эзлиләр?» дип уйлады. Арада ул билгесез кешене белгән, яшергән кешеләр булырга тиеш. Бу, һичшиксез, политик тоткыннар эше. Аларның әйтмәвенә, чыдамлыгына ышанырга мөмкин. «Яшелләр» дә эндәшмиләр. Димәк, алар я белми, я куркалар. Ләкин арыган, ач кешеләргә аяк өсте басып тору бик кыен иде. Күпләр баскан урыннарында көлтә кебек ава башладылар. Блокфюрер- лар аларны типкәләп-типкәләп яңадан аякка бастыралар. Вакыт бик әкрен үтте. Эсэсчылар һаман баракларны тентиләр, чормаларга менәләр, подвалларга төшәләр. Этләр өрә. Прожектор утлары айкала. Комендант сүгенә. Яктыра башлады. Бу иртәнге саран яктылыкта тоткыннарга каравы куркыныч һәм кызганыч иде. Йөзләре соры көл төсле. Җирдә аунаучылар бермә-бер арткан. Кинәт бөтен мәйдан чайкалып куйды. Кайдадыр артта, «яшелләр» басып торган почмакта карлыккан тавышлы берәү: — Җитәр, мин артык уйнамыйм!—дип кычкырды.—Махоркагызны китерегез! Гитлерчылар тавыш ишетелгән якка чаптылар. Бөтен мәйдан электр тоташкан кебек бер хәлгә килде. Куллар йомарланды. Кешеләр кораллы гитлерчыларга ташланудан үзләрен чак тыеп тордылар. Ләкин түзәргә, чыдарга кирәк. Ачык көрәшкә күтәрелергә вакыт җитмәгән иде әле. Уголовник, бер төркем гитлерчыларны ияртеп, әйбер складларына таба китте... Ул көнне тоткыннарны, ялга кайтармыйча, ашатмыйча, эчертмичә, мәйданнан туп-туры эшкә кудылар. 1 Көндез Политик Үзәккә барысы да мәгълүм булды. Качучы бер рус әсире икән. Аны ниндидер бер лагерьдан часовойны үтереп качкан җиреннән тотып алып китергән булганнар. Бик каты кыйнаганнан соң, капка төбендәге бункерга япканнар. Ул анда дүрт көн үлем көтеп яткан. Ашарга ташучы тоткыннар аңа пычак биргәннәр. Кич белән эсэсчы аны бункердан чыгарып, крематорийга алып киткән. Әсир үзенең соңгы сәгате килеп җиткәнлеген аңлаган һәм көтмәгәндә эсэсчыга пычагы белән һөҗүм итеп, крематорий коймасы аркылы сикереп чыккан да әйбер складларына таба йөгергән. Биредә эшләүче политик тоткыннар аны иске киемнәр астына яшергәннәр. Әлеге уголовник, күрәсең, шушы тирәдә булган. Башта ул әйтергә курыккан, ахырда, сабыры бетеп, әйткән. Кичен гитлерчылар бу билгесез батырны гыйбрәт өчен бөтен тоткыннар алдында мәйдан уртасындагы дарга астылар. Аны берничек тә коткарырга мөмкин түгел иде. Ләкин аны тоттырган «яшел» бандит та озак яшәмәде. Көннәрнең берендә ул яткан урыныннан тормады. Икенче көнне, отбойдан соң, яшерен оешманың утырышы булды. — Иптәшләр, — диде Симагин, — фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән иптәшнең чын исем-фамилиясен белә алмадык. Аш илтүчеләргә ул үзен Михаил дигән. Бу аның үз исеме булгандырмы, юкмы — шулай ук белә алмадык. Ул безнең оешманың члены түгел иде. Әмма үзенең батырлыгы һәм героик үлеме белән ул безнең эшкә зур ярдәм итте. Без армиябезгә беренче смотрны ясадык һәм аның ныклыгына ышандык. Безнең арада бер генә куркак та табылмады... Дошман киләчәктә тагын да зәһәрләнә төшәр. Безгә тагын да тырышыбрак эшләргә, сугышчан хәзерлегебезне тагын да арттырырга кирәк. Билгесез батырга мәңгелек дан! —дип Симагин соңгы сүзен әйтте. 43. ТАУ ЧӘЧӘГЕ Назимов кич һәм төнлә алынган хәрби-разведка мәгълүматларын кулдан ясалган лагерь картасына теркәп куйды да тирә-ягына күз төшерде. Бу минутта зур һәм буш баракта аңардан башка бер җан иясе дә юк иде. Бар да иртәнге караңгыдан ук эшкә киткән, эштән азат ителгән авыруларны, флигельне җыештырасым бар дип, ул үзе тышка чыгарып җибәргән иде. Назимов кара маскировка кәгазьләре белән капланган тәрәзәләрне берәмберәм ача башлады. Флигельгә салкынча һава бөркелеп керергә тотынды. Тышта томан иде. Бер тәрәзә янында Назимов озаграк тукталып торды. Бу тәрәзәнең дә башкалардан һичбер ае(р(масы юк иде. Пыялалары кара кәгазь белән капланган. Ләкин тәрәзәнең өске өлгесендәге кәгазь ике катлы иде. Назимов кулындагы картасын шушы ике катлы кәгазь арасына яшерде дә, берни булмаган кебек, тәрәзәне ачып җибәрде. Бу кара пәрдә эчендә бригаданың башка барлык документлары да саклана иде. Назимов тәрәзәләрне ачып баракны җилләндергән арада томан тарала башлады. Тау артыннан әкрен генә кояш күтәрелеп килә. Бакый шул кояшка карап тәрәзә яңагына сөялде. Таралып барган томан эчендә, анда-санда, ала-кола киемле кешеләрнең шәүләләре күренеп- күренеп китә иде. Бик яман этләр өрә. Күрәсең, этле патруль уза. Таш юлдан, бик каты дөбердәп, «Җырлый торган атлар» җигелгән зур арба тәгәри. Кулына озын чыбык тотып кузлага утырган эсэс солдаты, ниндидер кыргый тавышлар чыгарып кычкыра-кычкыра, арбага җигелгән . тоткыннарның әле берсенә, әле икенчесенә озын чыбыркы белән суга: — Әй, гэй! гэй! 19 20 Назимов себерке сабын бөтен көче белән кысты. Вакытына-сәгатенә кадәр тешне кысып түзәргә, чыдамас җирдән чыдарга кирәк. Томан эченнән әкренләп мәһабәт Гёте имәне калка башлады. Түбәндәрәк әле яфраклары шаулап тора, ә түбәсендә кап-кара шәрә ботаклар гына. Ганс һәм аның әйтеп калдырган сүзләре Назимовның исенә төште. Германия... Ул да башыннан корый... Буп-буш баракта кемнеңдер аяк тавышлары ишетелде. Назимов артына борылды. Күкрәгендәге кызыл өчпочмакка «Ф» хәрефе төшерелгән бер кеше аңа якынлашып килә иде. Бу шул ук баракта торучы француз коммунисты иде. Авыру булуы сәбәпле, аны берничә көнгә эштән азат иткәннәр иде. — Иптәш Борис, — диде ул «иптәш» сүзен русча әйтеп, аннары немецчәгә күчте. — Сезне җиңү белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез, — һәм ул Назимовка тау чәчәге сузды. Бөек Ватан сугышы башлануга бүген өч ел тулган көн иде. — Мин сөенәм... Совет Армиясенең фашизмны тар-мар итүенә сөе- нәм, — диде француз коммунисты. — Шуның билгесе итеп ташны ярып үсеп чыккан шушы чәчәкне сиңа бирәм. — Рәхмәт, рәхмәт! — диде Назимов, французның кулын кысып.— Франциянең дә тизрәк азат булуын телим. Карт француз бармак буыны белән күз төпләрен сөртеп алды. Назимовның да керфегенә яшь эленде. Ишек төбендә сөйләшкән тавышлар ишетелде. Француз тиз генә китеп барды, Назимов, чәчәкне кесәсенә яшереп, щеткасына тотынды. Назимов янына сипкелле йөзле бер егет килде. Бу егет Кимовнын элемтәчеләреннән берсе иде. Кимов лагерьга килгән яңа тоткыннар арасында Назимовның якташлары, ягъни аңа кирәкле кешеләр барлыгын әйтергә кушкан. Назимов моңа бик шатланды. Политик Үзәк Агач бригаданы өч батальонлы итәргә карар чыгарган иде. Ә Назимовның батальон командиры итеп куярдай кешесе юк иде. — Николайга әйт! Якташларым белән тизрәк очраштырсын. Ике-өч көн үтүгә шул ук сипкелле егет аны киң маңгайлы, йомры башы пеләшләнеп килгән бер кеше белән таныштырды. Сәеррәк кеше иде бу. Соры күзләре ничектер йомшак, басынкы карыйлар. Сүз әйткән саен елмая, ә бит урталары елмайган саен чокырланып торалар. Аның фамилиясе Садков иде. Садков Назимовның кайсы якныкы буласыз, кайларда хезмәт иттегез, пленга кайчан, ничек төштегез, хәзер ниләр уйлыйсыз кебек гадәти сорауларына бик сакланып, бик беркатлы итеп кенә җаваплар кайтарды. «Әллә хәйләкәр, әллә сак», дип уйлап алды Назимов. Шуның белән бергә аңа Садковның такылдавык ачык авыз булмавы ошады. Өч-дүрт тапкыр очрашып сөйләшкәннән соң, Назимов тагын бер очрашканда аңардан: — Сез Владимир Семеновны беләсезме? — дип сорады. Моңа каршы Садков: — Ул сезгә танышмыни? — дип сорауга сорау бирде. Назимов, аңа чигенергә урын калдырмаска теләп: — Әйе, таныш, — диде. — Ә минем аны күргәнем дә юк, — диде Садков, бик ансат кына. — Ниндирәк кеше икән ул? Назимовка Садковның Семеновны белгәнлеген әйткәннәр иде. Шуңа күрә ул аңа Семенов белән бе’ргэ Фрунзе исемендәге академиядә укыганлыгын, Семеновның элек кайларда хезмәт итүләрен, ниндирәк кеше булуын сөйләп бирде. 21 — Бәлки, шулайдыр да, — диде Садков һаман да ачылмыйча. — Мин аны белмим шул. Белмәгән кеше турында ни сөйләсәләр дә ышанасың. Ләкин аның күзләрендә сагаю урынына җылы чаткы җемелди башлаган иде, һәм Назимов ялгышмады. Икенче көнне. Садков үзе сүз башлады. — Мин Владимир белән сөйләштем, — диде ул. — Сез чыннан да академиядә бергә булгансыз икән. — Ничек алай бик тиз танышып өлгердегез? Сез аны белмидер идегез бит, — дип көлемсерәде Назимов. — Гашыйклар тиз таныша, — дип Садков та елмайды. — Миңа сүзегез булса, әйтегез. — Берәр аулаграк җиргә чыгыйк әле, — диде Назимов һәм алар юыну бүлмәсенә керделәр. — Үзегез турында сөйләгез инде, — диде Назимов. — Үзебезнең кешеләрдән яшерерлек эшләрем юк, йөзем ак, намусым пакь, — диде Садков. Садков Совет Армиясенең кадровый офицеры булган. Кавалериядә хезмәт иткән. Әсирлеккә 1941 елда, каты яраланып төшкән. Белосток, Остров, Мзавецо һәм Залостье лагерьларында булган. Җир астыннан юл казып качарга маташкан өчен «Святой крест» төрмәсенә утыртканнар. Аннан «Флессенбур» концлагерена, аннан Бухенвальдка күчергәннәр. Ләкин Садков Назимов көткән кеше булып чыкмады. 1941 елда әсир төшкән. Җитмәсә, кавалерист. Ә монда, малайлар шикелле, агач атка атланганда гына кавалерист булырга мөмкин. Ул, Кимовны күреп: — Тагын берәр кешең юкмы? — дип сорады. — Бу кавалерист миңа батмый, — диде. — Пехотачы кирәк. — Хәзергә ярап торыр, аннары күз күрер, — диде Кимов. — Ярап торырга батальон командиры куймыйлар! — диде Назимов, кискен итеп. Ике-өч көннән соң, Кимов аңа яңа бер кеше барлыгын әйттерде. Ләкин Назимов аның белән сөйләшергә дип баргач, күрә алмады. Гитлерчылар аны эштә атып үтергәннәр иде. Бу хәбәр бик табигый булса да, Назимовка ничектер аерата көчле тәэсир итте һәм ул үз блогына боегып кайтты. Хәлсезләнеп урындыкка утырды: башын иеп ике кулы белән кысты. Шулай утырган чагында аның колагына кайдандыр бик таныш җыр ишетелә башлады. Баракның аргы башында кемнәрдер русча «Каршылау» җырын җырлыйлар иде. Нас утро встречает прохладой, Нас ветром встречает река... «Русча җырлыйлар! Әллә яңа кешеләр китергәннәрме»,—дуп уйлап алды Назимов һәм тиз генә башын күтәрде. Караса, французлар җырлыйлар! Назимовны җиңү белән тәбрик итеп, аңа тау чәчәге биргән карт француз да алар арасында. Ул, ике кулын селкә-селкә, дирижерлык итә. Назимовның караңгы чырае яктыра башлады, иңнәренә баскан авыр кайгы да әзрәк җиңеләйгәндәй булды. Ул урыныннан торды һәм французлар төркеменә таба атлады. Аны күрүгә, хор тагын да дәртләнебрәк җырларга кереште: Кудрявая, что ж ты не рада Веселому пенью гудка... Назимов шушы җыр тәэсиреннән бик озак йоклый алмады. Ә күзен генә йомган иде, аны блок старостасы Отто уятты. Назимов сикереп 22 торды. Гадәттә татлы йокысыннан уятылган кеше берничә минут берни аңламыйча, миңгерәүләнгәнсыман булып тора. Ләкин һәр көтелмәгән нәрсәгә әзер подпольщикның йокысы күз ачып йомганчы оча иде. Отто борчылган тавыш белән пышылдап, испанлы Ренатоның иртән өченче тәрәзәгә чакырылачагын әйтте. Назимов Ренатоның коммунист икәнен белә иде. — Ревирга озатыргамы? — дип сорады ул, мәсьәләне төшенеп. Отто «әйе» дигәндәй башын кагып алды. Назимов, яланаяклары белән салкын идәнгә сакланып кына баса-баса, алгы якка — ашханә бүлмәсенә чыгып тиз генә киенде дә, беләгенә лагершуц тамгасы — ак тасма бәйләп, шулай ук киенеп көтеп торган Ренато янына килде. Ренато калтырана, йөзе ап-ак иде. Назимов аның иңбашына кулын салды. — Барыгыз, — диде Отто, баскан урынында калып. Иртән ул лагерь командованиесенә Ренато төнлә үлде дип әйтергә тиеш иде! Әгәр аңа ышанмасалар? Шикләнсәләр? Ренато Оттоның үз башын куркыныч астына куюын бик яхшы белә иде. Ул аның кулын кысарга, рәхмәт укырга тотынды. — Барыгыз, тиз булыгыз! — диде Отто кырыс тавыш белән. Вышкадагы часовойларның күзләренә артык чалынмаска тырышып, Назимов Ренатоны бараклар арасыннан ревирга алып барды. Биредә Назимовны беләләр иде. Ул врачны уятты һәм аңа эшнең нәрсәдә икәнен әйтте. Врач аны мыштым гына тыңлады да аларны үлекләр бүлмәсенә алып керде. Анда бүген кич үлгән биш-алты кеше мәете ята иде. Врач бер Ренатога, бер мәетләргә карый-карый барысын күздән кичерде дә, тышкы кыяфәте белән Ренатога охшаганрак берсе янына килеп, анын муенындагы номерын салдырып алып Ренатога сузды, аның номерын мәеткә такты. — Хәере белән булсын, — диде. Аннары Ренатоны авырулар янына кертеп, — менә шушы караватка ятып йоклагыз, — диде. 44. КОРАЛ Мөһим мәсьәләләрнең дә иң мөһиме хәзер корал мәсьәләсе иде. Симагин бу турыда махсус киңәшмә җыйды. Киңәшмәне ачкач та әйлә- нәтидасенә җиргә кырын яткан иптәшләренә карап алды. Барысының да йөзе кырыс һәм җитди иде. Бу юлы алар лагерь кырыенда вак куаклар арасында җыелганнар иде. Зәп-зәңгәр күктә кояш көлеп тора, һава җылы. Үлән арасында күбәләкләр, төклетуралар оча. Түбәндә, тау итәгендә, яшел куаклар, кырлар күренә. Әгәр өсләрендә ала-кола кием, тирә-якта чәнечке тимер чыбык киртәсе һәм вышкаларда сакчылар булмаса, аларны сәйранга чыккан кешеләр дияр идең. Әмма шушы яшел кырларга караган тоткыннарның күзләрендә никадәр сагыш, никадәр әрнү иде. Моны иң батыр кешеләр дә яшерә алмый иде. — Безгә, иптәшләр, корал кирәк! Корал безгә хәзер сулый торган һавабыздан да, ашый торган икмәгебездән дә бигрәк кирәк. Мәсьәлә болай тора: я без корал табабыз һәм азатлык яулап алабыз, я, корал таба алмыйбыз икән, барыбыз да һәлак булабыз. Башка юл юк, чөнки гитлерчылар безгә карата миһербанлы булырлар, кызганырлар дип уйлау акылсызлык күрсәтү булыр иде. Симагин әкрен, тигез тавыш белән сөйләде. Ләкин һәркем аның күңелендәге чиксез киеренкелекне ачык сизде. Бу Бухенвальд тормышындагы гомуми киеренкелекнең бер чагылышы иде. Ә лагерь тормышында киеренкелек көннән-көн арта бара. Әйтерсең, кемдер күзгә күг 23 ренмәгән кулы белән бик зур җәянең нык бавын, аяусыз укны җәядән ычкындырып җибәрер өчен, һаман үзенә таба тарта, ә бау менә өзе- ләм, менә өзеләм дип зыңлап тора. Шуның белән бергә бу киеренкелек астында өметсезлек, алай да бетәбез, болан да бетәбез, ятып калганчы, атып кал дигән зәминсез тәвәккәллек түгел, бәлки тирән ышаныч яңгырый иде. — Хәрби частьлар төзү буенча безнең иптәшләр шактый зур эш башкарып өлгерделәр. Хәзер безнең Политик Үзәк чакыруы буенча теләсә кайсы сәгатьтә сафка басып, сугышчан бурычны үтәргә әзер торган ике бригадабыз бар. Шулай бит, иптәш комбриглар? — Симагин шушында утырган Назимов белән Смердовка карап алды. Тегеләр, бригадалар сугышчан бурычны үтәргә әзер, дип җавап бирделәр. — Ләкин бер шарт белән: кулда корал булса! — дип дәвам итте Симагин. — Дөрес, безнең кайбер иптәшләр хәрби подразделениеләр буш кул белән дә штурмга барырга әзер диләр. Ләкин Политик Үзәк кешеләрне күрәләтә үлемгә барырга чакырудан ерак тора. Без җиңүгә чакырабыз, ә җиңү өчен корал кирәк. Корал булдыру буенча кулдан килгәнне генә түгел, килмәстәен дә эшләргә тиешбез. Моннан, бүгенгә безнең бер коралыбыз да юк икән дигән сүз аңлашылмасын. Безнең яшерен складларда байтак винтовкаларыбыз, пистолетмаузерларыбыз һәм гранаталарыбыз бар. Корал чыганагы — Густлов-верке. Анда эшләүче безнең иптәшләр, һичнинди куркыныч белән исәпләшмичә, гаять зур тапкырлык күрсәтеп лагерьга корал ташуны дәвам иттерәләр. Ләкин, үзегез беләсез, бу бик зур саклык сорый торган һәм әкрен эшләнә торган эш. Ә вакыйгалар, киресенчә, искиткеч кызу бара. Совет Армиясе инде чик буена килеп җиткән. Кичә безнең гаскәрләр,—ул Николай Кимовка карады, — Брест крепостен алганнар... Кимов бу хәбәрне ишетмәгән иде әле, йөзе кояш күк балкып китте. Иптәшләре аны тәбрик итеп кулын кыса башладылар... —Озын сүзнең кыскасы шул, — диде Симагин, ^узен дәвам,итеп,— читтән корал кертүне дәвам иттерү белән бергә, безгә лагерь эчендә корал ясауны оештыруны киң җәелдереп җибәрергә кирәк. Моның өчен лагерь эчендәге корал төзәтү мастерскойларын файдаланырга кирәк. Нинди кораллар? Штурм өчен кирәк кбраллар:'Транаталар, шартлаткычлар, яндыргыч бутылкалар, бомбалар, пычакла!р|, хәнҗәрләр, тимер чыбыкларны өзәр өчен ыргаклар... — Я, кемнең нинди фикере бар? — дип сорады ул, сүзен очлап. —Бу эш өчен иң элек корал осталары, тимерчеләр, химиклар кирәк. Шундый кешеләрне Үзәк эзләп карамадымы? — дип сорады Смердов. —Андый кешеләр бар. Алар турында соңрак әйтермен. Хәзер принципта хәл итик. Кайбер иптәшләр лагерьда корал җитештерү безнең конспирацияне бик зур куркыныч астына куя, диләр. Очраклы бер уңышсызлык та бөтен оешманы харап итәр, дип уйлыйлар. Менә шуңа күрә дә мин мәсьәләне гомуми киңәшкә куярга кирәк таптым. Уйлашыйк, иптәшләр. — Мин Симагинның тәкъдимен яклыйм, — диде Назимов, сүз алып. — Коралсыз кешеләргә командалык итеп булмый, аларга боерык биреп тә булмый. Бары тик кораллы солдат кына дисциплинага буйсына. Җиңүгә ышана. Ә безгә, штурмга күтәрелгәндә, нык дисциплина, җиңүгә нык ышаныч кирәк. Монысы бер. Аннары безнең лагерьның составы бик төрле. Моны искә алмый мөмкин түгел. Штурм вакытында берәүләр кан түгәр, икенчеләр мал җыяр, өченчеләр безнең җитәкче кешеләрне үтереп йөрер. Димәк, безгә лагерьның иминлеген саклау чараларын да алдан күрергә кирәк. Моңа шулай ук корал кирәк булачак. Инде конспирация мәсьәләсенә килик. Лагерьда корал җитештерү, 24 әлбәттә, куркынычны арттыра. Ләкин бурычның зурлыгы һәм мөһимлеге бу куркыныч белән исәпләшмәскә чакыра. Минемчә, безнең оешма корал җитештерүчеләрне генә саклый ала. Инде хәнҗәр, пычак кебек салкын коралларны әзерләүгә килгәндә, моны тоткыннар без кушмыйча да ясыйлар инде. Миңа мәгълүм булганча, безнең «М» группасындагы кешеләрнең һәркаисында булмаса да, ике кешенең берсендә хәнҗәр яки пычак бар. Яшереп куелган төрле тимер-томырлар: ломнар, кәйләләр, балталар, ыргаклар бар. •— Конспирация ачылыр дип куркырга кирәкми, — дип Иван Иванович Смердов та яклап сөйли башлады. — Безгә шушы конспирацияне ачмау чараларын күрергә кирәк. Минемчә, корал җитештерү эшенә махсус кешеләр билгеләргә кирәк һәм ул кешеләрнең кайда эшләүләрен, нәрсә эшләүләрен бик азлар гына белергә тиеш. Андый мөмкинлек бар. — Иптәшләр, — диде Үзәк членнарыннан берсе, — корал ясау белән генә эш бетми бит. Әйтик, без әйбәт граната, шартлаткыч яки яндыргыч бутылка ясадык, ди. Ә кайда, ничек сыныйбыз аларны? Сыналмаган корал — корал түгел бит. Лагерьда бер бомба шартлатып карагыз — эсэсчылар хәзер килеп җитәчәкләр. — Җир астында шартлатырга мөмкин, берәү берни ишетмәс, — диде Назимов аңа каршы.—Лагерьда подваллар, ташландык коелар һәм иске канализация трубалары бар. Политик Үзәкнең һәм чакырылган кешеләрнең күпчелеге үз фикерләрен әйткәч, Симагин мәсьәләне тавышка куйды. — Димәк, карар кабул иттек. Инде бу эшне кемнәргә тапшырабыз. Минем тәкъдим бар: граната схемасын төзүне элекке корал остасы Борис Сорокинга тапшырыйк. Мин аның белән сөйләштем. Ул риза. Шартлаткыч белән детонатор-взрыватель табу гына кыен булыр, ди. Шулай да уйларга булды. Яндыргыч сыекча бутылкалары әзерләүне элек химия частенда хезмәт иткән полковник Потаповка һәм өлкән лейтенант Садковка тапшырырга мөмкин булыр. Каршылар юкмы? — Минем бер соравым бар, — диде Назимов, — нинди Садков турында сүз бара? — Безгә һәм сезгә бер генә Садков билгеле, — диде Симагин елмаеп. — Сезнең өченче батальон командиры. — Ул кавалерист ич! — диде Назимов, гаҗәпләнеп. — Химияне дә бик шәп белә, — диде Симагин тагын елмаеп. — Димәк, миңа яңа комбат табарга кушасыз? — Назимовның шадралары кызарып китте. — Сезгә пехотачы кирәк бит, — диде Симагин, кайчандыр Назимов әйткән сүзләрне исенә төшереп. — Ләкин мәсьәлә бик җитди, Борис. Корал осталары юк. Ә командирлар табып була әле. Кыен, беләм, ләкин килешергә туры килә. Без дә бит кемнең нәрсәгә сәләтле булуын берьюлы белә алмыйбыз. Кешеләр әкренләп ачыла... Киңәшмәдән соң Симагин Назимовка беразга калып торырга кушты. — Борис, — диде ул, иптәшләре берәм-берәм таралып беткәч,— мин өченче бригада төзү турында сезнең белән киңәшмәкче идем. Сез бүген сүз арасында бик җитди мәсьәләгә кагылып киттегез. Восстание вакытында лагерьның иминлеген саклау мәсьәләсе чыннан да бик җитди нәрсә. Монда махсус бригада төземичә котылып булмас шикелле. Бу бригаданы Кече лагерьда төзергә мөмкин булыр иде. Сез ничек уйлыйсыз? Назимов жанланып китте. Хәрби частьлар төзү аның стихиясе иде. 25 — Өченче бригаданы кешеләрне тәртиптә тотар өчен генә булса да төзергә кирәк, — диде ул. — Әгәр без аңа аз-маз корал да арттыра алсак, ул безнең зур резерв булачак. Без бит киләчәктә вакыйгалар безнең исәп буенча гына барыр дип әйтә алмыйбыз. Әллә нинди көтелмәгән хәлләрнең булуы мөмкин. — Назимов бераз уйланып торды,— Николай Семенович, минем тагын бер тәкъдим бар иде бит. Иван Иванович белән дә сөйләштем. Безгә медсанбат турында уйларга кирәк. Без җитди сугышка хәзерләнәбез. Димәк, яралылар булачак. Авыруларны әйтмим дә инде. — Бу турыда уйлыйбыз, — диде Симагин. Алар сүздән туктап, икесе дә бер мәл яшел кырларга карап тордылар. Ерактаеракта күк күкрәп каты яңгыр ява иде. 45. ОЛЫ КАЙГЫ КӨНЕ Тоташ кайгы дөньясында янә бер олы кайгы көне булуы мөмкинме соң? Аерым кешеләрнең түгел, бәлки бөтен Европа илләреннән куып китерелеп тоткын ителгән дистәләрчә меңнәрнең күз күрмәгән, колак ишетмәгән коточкыч тоташ кайгыдан гыйбарәт Бухенвальд тормышында, һәр сәгате, һәр минуты үлем, газаплау, мыскыллау белән- тулы бу җәһәннәм базында тагын нинди олы кайгы булды соң? йөз мең үлемнең күзенә караган, тере мәетләр хәленә җиткерелгән, төрле- төрле милләт тоткыннарын бердәй тетрәтә алырлык нинди вәхшәт булды соң тагы? 1944 елның 18 августка каршы болытлы бер төндә крематорий ишек алдына өсте ябулы кара машина килеп туктады. Машина туктауга аннан штатский киемдәге ике кеше сикереп төште. Аларның кулларында пистолетлар иде. Шунда ук алар янына лагерь коменданты йөгереп килде һәм нәрсәдер пышылдады. Штатский киемдәге кешеләр, машина эченә башларын тыгып, кемгәдер төшәргә боерык бирделәр. Куллары богауланган бер кеше, арты белән шуып, машинадан төште. Яланбашын күтәреп, крематорий морҗасыннан ургылып чыгып торган кызыл ялкынга карап алды, аннары карашын болытлар арасында бер күренеп, бер югалып торган айга һәм шул ай яктысында тирән кайгыга чумгансыман күренгән Гёте имәненә күчерде. Имән башындагы корыган шәрә ботаклар ай яктысында апачык күренә һәм алар крематорий морҗасыннан да шомлырак иде. Ләкин бу кешенең чиксез күп газаплардан тирәи-тирән сызыклар белән капланган йөзе тыныч һәм кырыс, хәтта тантаналы иде. Ул гүя иске Германиянең корыйсын, яңасының туып килүен күрә иде. Аңа бункерга барырга куштылар. Ул, ашыкмыйча, салмак адымнар белән тимер ишеккә таба атлады. Башын имәде, бункер ишегеннән дә башын югары күтәреп кереп китте. Крематорийда эшләүче тоткыннар әле көндез үк эсэсчыларның крематорий тирәсендә тыз-быз килеп йөрүләрен күргәннәр иде. Кичкә таба тагын сигез эсэсчы килеп бөтен җирне тикшереп, шунда эшләүче тоткыннарның һәммәсен крематорийдан куып чыгарып, ишек төпләренә сак куеп киттеләр. Эсэсчыларның ниндидер кара, явыз эш эшләргә җыенулары ачык иде. Шуңа күрә крематорийда эшләүче тоткыннарның берсе, үз гомерен куркыныч астына куеп булса да, крематорий эчендә яшеренеп* калырга булды. Бункер ишеге ябылуга күп тә үтмәде, аннан бер-бер артлы өч тапкыр аткан тавыш ишетелде. Бераздан тагын бер тапкыр аттылар. Аннары крематорий эчендә шомлы тынлык урнашты. Коточкыч булып китте. 26 Бер заман шул коточкыч шомлы тынлыкта ике эсэсчының аяк тавышы ишетелде. Берсе пышылдап кына сорады: — Кемне аттылар? — Тельманны. — Тельманны? Ул Бухенвальдта идемени? — Юк, яңа гына алып килделәр. Крематорийда яшеренеп калган әлеге тоткын иртән крематорий мичендә Тельманның эрегән көмеш сәгатен генә тапты... Көндез бу хәбәр Интернационал Үзәккә мәгълүм булды. Ләкин бу хәбәргә ышануы кыен иде. Немец хезмәт ияләренең иң сөекле улына карата гитлерчыларның шундый явызлык эшләргә базуына ышанасы килми иде. Интернационал Үзәк фашистлар үзләре бу турыда матбугатта яки радиода белдерү ясамасмы дип азрак көтәргә булды. Ләкин гитлерчылар, авызларына су капкан кебек, эндәшмәделәр. Бернинди рәсми хәбәр игълан ителмәде. Шуннан соң Интернационал Үзәк, Германия Коммунистлар партиясе Ү’зәк Комитетының күрсәтмәсе нигезендә, бөтен лагерьның гомуми кайгы митингысын үткәрергә карар чыгарды. Төнлә, отбойдан соң, кием-салым складында Интернационал Үзәккә кергән барлык милли оешмаларның вәкилләре җыела башлады. Якынтирәләрдәге бөтен юлларга сакчылар куелган иде. Килүчеләрне бары тик пароль белән генә керттеләр. Руслардан бу митингка Симагин, Кимов, Смердов, барлыгы ун кеше килде. Ярым караңгы стенада Тельманның рәсеме эленгән иде. Аны тоткыннарның берсе күмер белән күңелдән ясаган иде. Французлар, немецләр, руслар, чехлар, поляклар, югославлар, һәммәсе, башларын иеп басып тордылар. Немец Политик Үзәге җитәкчеләреннән берсе — Вальтер тирән кайгы эчендә митингны ачуга, чех оркестры революцион кайгы маршы «Сез корбан булдыгыз»ны әкрен генә уйнап җибәрде. Дистәләрчә кешеләр авыз эчләреннән генә җырлый башладылар. Ораторлар кыска итеп, йөрәкнең иң тирән җиреннән чыккан сүзләр белән генә сөйләделәр. Тельманның мәңге үлмәячәген, аның эше мәңге яшәячәген, аның урынына меңләгән яңа яшь батырлар килеп басачагын әйттеләр. Интернационал Үзәк барлык баракларда һәм эш командаларында кайгы митинглары үткәрергә карар чыгарды... ...Руслар тора торган утызынчы барак. Яңарак отбой булды. Кешеләр ыңгыраша-ыңгыраша сәкеләргә менеп яттылар. Кинәт ут сүнде һәм дөмкараңгыда кемнеңдер кайгылы тавышы ишетелде: — Иптәшләр! Кайгы митингысын ачарга рөхсәт итегез. Унсигезенче августка каршы төндә Бухенвальд крематориенда гитлерчылар немец пролетариатының бөек юлбашчысы Эрнст Тельманны ерткычларча җәзалап үтергәннәр. Иптәш Тельманны искә алып башларыгызны күтәрүегезне үтенәм. Бөтен барак эче тып-тын, тик дистәләрчә кешеләрнең кайгылы сулышлары гына ишетелә. — Без бервакытта да иптәш Тельманны онытмабыз. Ул көрәшкән бөек эш яши, яшәячәк. Фашизм тар-мар ителәчәк! Иптәшләр, Эрнст Тельманның тормыш һәм көрәш юлын белүчеләр, иптәшләрегезгә аның турында сөйләгез... Кайгы митингысы ябык. Ут кабынды, йөзләрчә кешеләр әле генә тавыш ишетелеп торган якка карадылар. Анда беркем дә юк иде инде. Кем сөйләде? Кем көрәшкә чакырды? 27 Бу көннәрдә шундый кайгы митинглары бүтән блокларда һәм командаларда да булып үтте. Кайбер урыннарда ул митинглар башкача- рак оештырылды. Менә 3—4 кеше бергә эшлиләр. Кинәт арадан берсе эштән туктый да, якындагыларга гына ишетелерлек бер тавыш белән: — Иптәшләр, 18 августка каршы төндә... — дип сөйли башлый һәм Эрнст Тельманны бер минут тынлык белән искә алырга чакыра, һәм шушы өч-дүрт кеше, эшләрен ташлап, кайгы минутын кичереп тын гына басып торалар. Тельманның үтерелү хәбәре меңнәрне тетрәткән кебек Назимовны да чиксез тетрәтеп җибәрде. Митинг бетүгә ул Оттоны эзләп китте. Отто башын иеп тирән кайгы эчендә үз почмагында утыра иде. Ул елын иде. Назимов аның янына утырды. Ләкин юату сүзләре әйтү һәм гомумән мондый минутта нинди булса сүз әйтү ничектер килешми иде кебек. Ул инде Оттоның гына түгел, бүтән барлык немец политик тоткыннарының, карт тельманчыларның, чиксез кайгы кичерүләрен күргән иде. һәм ул, шушы кайгының ичмасам бер генә тамчысын булса да үз иңенә алырга теләп, кулын Оттоның иңбашына салды. — Фашизмның, — диде Отто, күз яшен сөртеп, — дөнья халыклары каршында, аерым алганда немец халкы каршында эшләгән явызлыклары әйтеп бетергесез зур. Ләкин герман пролетариатының юлбашчысы Тельманны ерткычларча үтерүен... Юк, моны берни белән дә тиңләп булмый. Тельманга кул күтәрү белән Гитлер немец пролетариаты алдында үзенә дә хөкем карары чыгарды... Отто авырлык белән генә урыныннан күтәрелде. — Рәхмәт, — диде ул Назимовка, — безнең кайгыны уртаклашуыгыз өчен рәхмәт. — Бу сезнең генә түгел, барыбызның да тирән кайгысы. Эрнст Тельман дөньядагы барлык хезмәт ияләренең якын дусты иде. Төнлә Назимовны йокысыннан уятып юыну бүлмәсенә чакырдылар. Чакыручы — лагершуц иде. — Барыгыз, сезне Николай көтә, — дип пышылдады ул һәм үзе ишек төбендә калды. Кимов тәрәзә янында басып тора иде. Ишек ачылуга ул тиз генә артына борылды — ул борчулы иде. — Борис, — диде ул, — бүген гестапо егерме кешене кулга алган. Сәбәбе хәзергә билгесез. Кулга алынучылар арасында руслардан ике кеше бар. Славин белән Ефимов. Славин оешмага якыннан катнашкан кеше түгел, ләкин рус әсирләренең күбесен белә, ә Ефимов Си- магинның элемтәчесе. Аңа безнең оешманың бөтен системасы һәм кешеләре билгеле. Назимов агарынып китте. — Симагин Ефимовка ышана, — дип дәвам итте Кимов. — Славин артык яшь. Гестапоның җәзаларына түзәрме, юкмы — әйтүе кыен. — Кимов аз гына уйга калып торды да: — Кулга алынган иптәшләр «хәрбиләр»нс белмиләр. Шулай да барыбызга да бик сак булырга кирәк. Үзәк вакытлыча барлык өйрәнүләрне туктатып торырга куша. Вакыйга турында комбатларга да хәбәр итегез. Шуннан ары хәзергә кирәкми. Аннары күз күрер... Моңарчы оешма өстенә мондый дәһшәтле куркынычның беркайчан да килгәне юк иде әле. Ни булыр? Подполье тынып калды. 46. ГЕСТАПО ТЫРНАГЫНДА Кулга алуларның сәбәбе оешмага икенче көнне үк мәгълүм булды. Эшче командаларның берсендә митинг үткәргән чакта тиешле саклыкны күрмәгәннәр, арага провокатор эләккән һәм шул прово 28 катор бөтен группаны саткан. Кулга алынучылар кемнең провокатор икәнен белмиләр, гестапо митингка катнашкан егерме кешенең, егермесен дә эш вакытында кулга алган. Провокаторның, кулга алынуы бигрәк тә хәтәр иде. Чөнки ул һәрвакыт тоткыннар арасында булачак һәм аларның үзара сөйләгән барлык серләрен хуҗаларына җиткереп торачак. Тагын бернәрсә мәгълүм булды. Аларны митинг булган көнне түгелү ике көн үткәч кулга алганнар. Моның бары тик бер генә сәбәбе булуы мөмкин иде: күрәсең, провокаторга үзенең кара эшен эшләргә җай туры килмәгән. Чөнки көндез ул иптәшләре күз алдында, ә төнлә лагершуцлар берәүне дә комендатурага якын җибәрмиләр. Тәҗрибәле провокатор блокфюрерның яки Дубинаның лагерьга керүен сагалаган һәм шул вакытта гына доносын бирә алган булса кирәк. Шуннан соң ниләр булганын лагерьда берәү дә белми иде. Ә анда менә нәрсәләр булды. Ниһаять, үзләренең гестапо кулында икәнлекләренә тәмам ышангач, Ефимов Симагин турында уйлый башлады. Гүя Симагин аңа: «Нишләдең син, Гриша? Кайсы урында, кемне карап җиткермәдең?* дип әйтә иде кебек. Кулга алынуның сәбәбе билгеле булмаганга, аның башына төрле уйлар килде. Әллә яшерен оешманың эзенә төштеләрме? Алай дисәң, нигә бөтен команданы кулга алдылар? Командада яртысыннан күбрәге немец тоткыннары, ике поляк, өч чех, бер француз иде. Конспирация кагыйдәләрен саклап, Ефимов аларның берсе белән дә турыдан-туры эш итмәде. Митингта да ул сөйләмәде. Ефимов үзенең соңгы ике-өч көн эчендә кайларда булуын, кемнәр белән сөйләшүләрен исенә төшерергә тотынды. Бу көннәрдә Симагин аңа шактый күп йомыш кушып торды. Ефимов берничә тапкыр корал осталары, аннары химиклар янына барды. Тагын кая? Немец, Чех, поляк иптәшләр янына. Тагын? Ревирга берничә тапкыр кереп чыкты.... Ләкин бер җирдә дә шик тудырмады кебек. Шулай булгач, сәбәп нәрсәдә соң? Бу вакытта аларны, кара машинага утыртып, Веймар төрмәсенә алып баралар иде инде. Ефимов машинадагы иптәшләренә берәм-берәм күз сала - башлады. Әнә чәчләренә чал кергән немецләр. Алар сабыр һәм горур, аларның күзләрендә курку да, тынычсызлану да юк. Мөгаен, аларның бу беренче һәм соңгы тапкыр кулга алынулары түгелдер. Күкрәкләрендәге тасмалар аларның концлагерьларда гына да алтышар-унар ел утырганлыкларын күрсәтә. Поляклар бик нык борчылалар, күзләре уйнап тора, машина туктаган саен сискәнеп-сис- кәнеп китәләр. Чехлар, киресенчә, гамьсез, алар гүя гади бер автобуста баралар. Француз башын салындырган һәм аяк очларына карап утыра. Менә Ефимовның күзләре Тимофей Славинның якты зәңгәр күзләре белән очрашты. Аларда курку һәм гаҗәпләнү, гүя ул: «Ни өчен безне кулга алдылар? Без бит бер начарлык та эшләмәдек!» дия иде. Дөрес, ул комсомолец булган, партизаннар белән дә йөргән. Шулай да... Әгәр гестапоның газаплауларына чыдый алмыйча, бер генә кешенең исемен ычкындырса да, гестапочылар аңардан башкаларын әйттермичә туктамаячаклар. Шул турыда уйлап алгач, Ефимовның күңелен борчу басты. Ул лагерьда калган иптәшләрен күз алдына китерде һәм Тимошага караган килеш тез башына куйган богаулы кулларын йомарлады. «Нык бул, туган!» дип әйтә иде аның бу карашы һәм Тимоша, төшенгәнлеген белдереп, үзе дә кулларын йомарлады. Машина сул якКа таба борылды һәм тимер челтәрле кечкенә тәрәзәдән кинәт бәреп кергән якты кояш Ефимовның башын яктыртты. Ул яланбаш иде. Киң маңгай, сызылып киткән кара кашлар, горур кыя 29 фәт, батыр караш. Мондый кешеләрнең хәле гестапо төрмәсендә гомумән бик хәтәр, чөнки алар беренче караштан ук үзләренә карата шик уяталар. Шуның өстенә ул совет кешесе дә булса, аның хәле өметсез диярлек. Ефимов үзенә башкалардан ныграк эләгәсен сизенә иде. «Мөгаен, исән чыгармаслардыр. Ә Наташа көтәр, улым көтәр...» дип уйлады ул, ләкин шунда ук башын чайкап алды. «Юк, мондый хисләргә бирелергә ярамый. Башка бер нәрсә турында уйларга кирәк. Нәрсә турында? Пионерда йөргән чакларынмы, комсомол җыелышларында утырган вакытларынмы, бәйрәмнәрнеме? Туган яклары—Алтай турындамы? Барыбер, теләсә нәрсә турында булса булсын, тик күңел генә ямансуламасын!» Чыннан да Веймар төрмәсендә Ефимовны башта ук иптәшләреннән аерып алып бер кешелек карцерга яптылар һәм беренче допроста ук аңардан яшерен оешма турында сорадылар. —Син яшерен оешма члены, — диде гестапо офицеры тәрҗемәче аркылы, — моны без беләбез. Исән каласың килсә, иптәшләреңнең исемнәрен әйт. — Мин берни белмим, минем бернинди яшерен оешмада да торганым юк, — диде Ефимов тыныч кына. Әмма үзе эченнән уйлап алды: «Чыннан да беләләрме, әллә булмаса хәйләлиләр генәме?» —Син немецчә беләсең, — диде гестапочы, туп-туры Ефимовның үзенә немец телендә мөрәҗәгать итеп. Ефимов эндәшмәде. —Болван, син немецчә беләсең, белмәмешкә генә салынасың. Сөйлә! Ефимов бу юлы да эндәшмәде. — Немецчә беләсеңме дип сорый ич, господин офицер, нигә телеңне йоттың, — диде тәрҗемәче, йодрыгы белән Ефимовның аркасына төртеп. — Мин немецчә бер авыз сүз белмим, — диде Ефимов керфеген дә селкетмичә. — Әгәр аның күзгә күз сөйләшәсе килә икән, үзе минем белән русча сөйләшсен. Ефимовның салкын канлылыгы гестапо офицерын җенләндерә башлады. Ул русча төшенә иде, бугай, чөнки тәрҗемәченең тәрҗемә итүен дә көтмичә, авызындагы папиросын йолкып алып, утлы башы белән Ефимовның иреннәренә китереп төртте. Шуннан соң инде «тыныч сөйләшүләр» бетте. Ефимовны сорауга алып килгән саен кул белән дә, резин таяклар белән дә аяктан егып һуштан яздырганчы кыйный торган булдылар. Ә ул бары тик: — Мин бернәрсә дә белмим, — дигән сүзләрне генә кабатлады. Аның тырнак асларына шырпы, тимер кисәкләре кададылар, колакларын бордылар, иреннәренә, борынына, яңакларына утлы папирослар төрттеләр, кызган тимер бастырдылар, тагын кыйнадылар, тагын типкәләделәр. Болар белән генә җиңә алмагач, сусаудан үләр хәлгә җиткән Ефимовны мунча ташыннан да яманрак кызган мич янында сәгатьләр буе бастырып тоттылар. Газабы артсын өчен алдына чиләк белән су китереп куйдылар. —Әйт, әйт, әйт! — Ефимовның буш мичкә төсле шаулап торган колаклары гитлерчылардан бары тик шул сүзләрне генә ишеттеләр, ә иреннәре, көч-хәл белән кыймылдап: —Мин бернәрсә дә белмим, — дигән сүзләрне генә кабатладылар. Берничә көннән соң, Ефимовка икенче төрле сораулар бирә башладылар. Митингны кем кушуы буенча оештырдың? Тельманның үтерелүе турында сиңа кем әйтте? Немец коммунистларыннан кемнәр- ■не беләсең? 30 Бу сорауларны ишеткәннән соң, Ефимов бер мәл җиңел сулан куйды. «Яшерен оешма турында гестапо бернәрсә дә белми икән. Аңа бары тик Тельманга багышланган митинг турында гына җиткергәннәр. Шуның өчен безне кулга алганнар. Ә оешма турында алар берьюлы ике куянны атып булмасмы дип кенә сораганнар», — дип уйлады Ефимов. Бер атна чамасы шул сораулар белән газаплагач, Ефимовтан үзе белгән барлык рус офицерларының фамилияләрен әйттерә башладылар. Моңа каршы Ефимов: — Аларның офицер икәнлекләре маңгайларына язылмаган. Погоннары юк, — дип кенә җавап бирде. Бу вакытта Ефимов көч-хәл белән генә аягында басып тора иде. Өстеннән шабыр тир ага, иреннәре көеп, яргаланып беткән. Матург горур йөзе шешенгән, күз төпләре, чигәләре кара көеп чыккан. Шулай да ул дошманнарына буйсынудан ерак иде. Моны гестапочылар да сизәләр һәм аның саен Ефимовны катырак газаплыйлар иде. Сусау Ефимовның тамагын көйдерә. Ә мичтән, нәкъ ком сахрасын- дагы кебек, сулаган саен үпкәләрне куырып ала торган эссе коры һава бәреп тора. Җитмәсә, аның күзләренә көчле лампа төбәгәннәр. Бу якты ут мине кайната, күзләрне атылып чыгар хәлгә китерә иде. — Әйт, әйтсәң хәзер су бирәбез. Менә ул су, кара нинди тәмле,— һәм гестапочы ялтыр итеге белән чиләккә җиңелчә тибеп алды. Чиләкнең суы чайпалып китте һәм Ефимовның аяк астына таба ага башлады. Моңа түзәр хәл юк, ләкин Ефимов түзде. Бары тик дүрт- биш сәгать тоташтан газаплангач кына, аңын җуеп, гөрст итеп идәнгә ауды... Аңына килгәч, аны яңадан кыйнадылар, яңадан кызу мич янына китереп бастырдылар. Ул эндәшмәде. — Ник киреләнәсең? Ни өчен? Кем өчен? — дип сорадылар аңардан. Ефимов эндәшмәде. Маңгаена пистолет терәделәр. Күзләрен йоммады. ...Ул карцерның салкын таш идәнендә аңына килде. Бик озак кайда булуын аңлый алмыйча ятты. Аннары әкренләп барысы да ачыкланды һәм ул Симагин турында, лагерьда калган иптәшләре турында уйлый башлады. Озак уйлады, аннары урап-урап йөргәннән соң, уйлары яңадан Веймар төрмәсенә кайттылар. Биредәге иптәшләрен ул бик сирәк, сорауга алып барганда коридорда гына күрә иде. Алар да кыйналган, газапланган. Бер тапкыр ул Тимошаны да күреп калды. Аны ике солдат ике яктан култыклап өстерәп китерәләр иде. Егетнең башы салынып күкрәгенә төшкән, ирен почмагыннан кан ага, аяклары сыгылалар. Ефимовның йөрәге инә белән чәнечкән кебек сызлап китте. Тән авыртуларын ул хәзер артык сизми, чөнки аның тәне шешеп, кара көеп беткән иде. Җәһәннәм газабына да күнегәсең дип әйтәләр иде, ул менә шушы була икән. Беркөнне аны иптәшләре белән күзгә-күз очраштырдылар. Бу юлы алар нигәдер унтугыз гына иде. Ефимов немец иптәшләренең хыянәтчене фаш итеп, бәдрәфкә салуларын белми иде. Иптәшләре Ефимовка бик озак карап тордылар. Аларның күз карашлары әрнүле иде. Чөнки бу матур һәм горур егет хәзер танырлык та түгел иде. Аиы тәмам имгәтеп бетергәннәр идс. — Сез бу кешене беләсезме? — дип сорадылар Ефимовка бармак төртеп бер нсмецтән. — Без бер командада эшләдек, — дип җавап бирде немец. 31 — Ул агитатормы? — Белмим. — Ачык җавап бир, ахмак! Менә син әйт! Ул агитатормы? — Мин белмим! — Юк, беләсең! Бер әйткән идең. Хәзер үз сүзеңнән кайтасыңмы? — Минем андый сүз әйткәнем юк. — Ул яшерен оешма членымы? — Яшерен оешма турында ишеткәнем юк. — Митингта ул сөйләдеме? — Берәү дә сөйләмәде... Тимоша ике күзен дүрт итеп Ефимовка карап тора иде. Аның карашы туры, саф. Ефимов елмайган булып аңа баш кагып алды. Рәхмәт әйтүе иде бу аның егеткә. Ныклыгы өчен. — Менә бу егет, — диде гестапо офицеры, Славинга төртеп күрсәтеп, — бу бандитның, — ул Ефимовка таба борылды, — яшерен оешмада торуын... — Ялганлыйсыз!—дип кычкырып җибәрде Тимоша. — Мин берни әйтмәдем, әйтмәм дә... Тимошаның авызына суктылар һәм ул шунда ук идәнгә егылды. Менә шушы күзгә күз очраштырудан соң да берни чыкмагач, гестапочылар Ефимовның кулларын артка каерып бәйләп «Тел ачтыру камерасына» яптылар. Бу — үлем ящигы иде. Аның киңлеге 70г биеклеге 140 сантиметр. Арткы стенасыннан ике юан труба үтә. Трубаларда кайнар су. Ящиктагы эсселек 50 градустан артып китә. Иң таза кеше дә ашсыз, сусыз хәлдә бу камерада 4—5 көннән арыга чыдый алмый иде. 47. БОМБАГА ТОТЫЛУ Веймар төрмәсеннән бер хәбәр дә юк. Оешмада берәү дә, шул исәптән Симагин да һәм Интернационал Үзәкнең җитәкчесе Вальтер да, тоткыннарның хәле турында берни белмиләр иде. Ләкин оешма өстенә ишелеп төшкән бу бәланең куркынычы көннән-көн арта барды, һәр сәгать, һәр минут гестапоның лагерьга бәреп кереп, корбаннарны кулга ала башлавын көтәргә кирәк иде. Бик зур саклык белән һәм тирә-якка көчәйтелгән сак куеп, Рус Политик Үзәге җыелышка җыелды. Утырышка Политик Үзәкнең барлык членнары чакырылган иде. Интернационал Үзәктән Вальтер килде. — Башлыйк, — диде Симагин, — доклад өчен сүз Вальтер иптәшкә бирелә. Вальтер белән һәрвакыт аралашып һәм аның сабырлыгына сокланып килгән Симагинга Вальтерның бүгенге борчылуы һәм йончыганлыгы аеруча ачык күренә иде. Аның кайчандыр матур йөзе тирән-тирән җыерчыклар белән капланган. Ул болай да буйга озын түгел иде, хәзер тагы да җиргә чүккән кебек күренә. Вальтер, Бухенвальдтагы яшерен эшнең бүгенге торышына кыска гына тукталганнан соң, конспирацияне көчәйтү Һәм артык киң җәелгән колачны беркадәр кысу, тарайту мәсьәләсен күтәрде. Кешеләр аска карап утырдылар. Авыр иде аларга. Гүя үзләре шул хәтле тырышлык белән кабызган утны, тагын да дөрләтеп яндырасы урынга, үзләре үк аны кысарга, сүндерергә тиешләр. Ләкин бу шартларда бүтән чара юк иде. Сүз алучылар барысы да докладчы белән килешеп, уяулыкны һәм саклыкны арттыру турында сөйләделәр. Карарда Кимовка саклык чараларын тагын да катырак куярга, провалга очрамау, провокаторларны оешмага кертмәү өчен бөтен нәрсәне эшләргә кушылды. Мәсьәлә артык җитди булганга, карарда: бүгеннән башлар 32 куркынычсызлыкны саклау эшләренә Симагин үзе турыдан-туры җитәкчелек итәргә тиеш, дигән өстәмә пункт күрсәтелде. Бу кич белән булды, ә иртән — 24 август иртәсе иде — Бухенвальд өстендә союзниклар авиациясе күренде. Ул да булмады, самолетлар Эттерсберг тавының көньяк итәгендә — Югославия ягында урнашкан хәрби заводларны бомбага тота башладылар. Густлов-верке заводы әстенә дә бомбалар яварга тотынды. Менә шунда Густлов-веркеда эшләүче ун мең тоткын кинәт көчле бер ташкынсыман берьюлы хәрәкәткә килде. Алар дәррәү урыннарыннан куптылар. Кычкырыш, ыңгырашу, сүгенү тавышлары барысы бергә буталды. Акылдан язарга җитешкән кешеләр ишекләргә, тәрәзәләргә ташландылар. Ләкин анда халык тыгылган иде инде. Кинәт якында гына бомба шартлады. Әле генә өймәкләшеп торган йөзләрчә кешеләр коточкыч бер ит кисәкләренә әверелде. Бөтен җирне кара төтен каплаган. Шул кара төтен эчендә ала-кола киемле кешеләр бәйдән ычкынган җеннәр төсле йөгерешәләр. Нидер кычкыралар, каядыр чакыралар, яралылар ярдәм сорый. Баскычлар, цехлар, ишек аллары йөзләрчә үлекләр белән тулы. Акылдан язучылар да бар иде. Әнә берсе зур цех уртасында бии һәм «Китерегез миңа Гитлерны!» дип кычкыра. Беренче карашта бу җәһәннәмдә һичнинди акыллы эш, оешканлык юк иде кебек. Бөтенесен стихия чолгап алган һәм кешеләр үз-үзеңне саклау инстинктына бирелеп шашып йөриләр күк тоела иде. Ләкин яшерен оешманың кулы монда да нык уйный иде. Бомбежка-фәлән була калса дип алдан төзелгән план хәзер эшкә аша башлады. Бер төркем кешеләргә мөмкин кадәр күбрәк корал эләктереп калу бурычы йөкләнгән иде. Шуңа күрә алар, үзләрен иректә тою белән үк, әзер кораллар складына, цехларга ташландылар һәм, кем күпме ала' алса шулкадәр корал алып, ишек алдына йөгерделәр. Алардан күреп, яшерен оешмага һичбер катнашы булмаган тоткыннар да корал эләктереп калырга ашыктылар. Болай вакытларда да яшерен оешма кушуы буенча гел саботаж белән шөгыльләнүче подпольщиклар исә, форсаттан файдаланып, заводтагы иң яхшы, иң кыйммәтле җиһазларны күбрәк җимерергә, ватарга, шартлатырга керештеләр. Шуңа күрә бомба төшми калган цехларда да машиналар шартлап һавага очты. Кулларына утлы кисәүләр тоткан кешеләр цехлар буйлап ут төртеп йөрделәр... Беренче бомба ярылган чагында Назимов 42 нче блокта идән юып йөри иде. Ул йөгереп тышка чыкты. Лагерьда мәхшәр диярсең. Меңләгән кешеләр айкала, кемнәрдер нәрсәдер күтәреп йөгерәләр. Густлов- верке өстендә кара төтен. Амуниция заводы да яна. Бомбалар лагерь территориясенә дә төшкәләгән икән, аргы башта бараклар яна, ләкин аларны берәү дә сүндерми. Кинәт бик якында гына тагын бер бомба шартлады. Назимов җиргә капланды. 17 нче баракка ут капты. Әнә Гёте имәне дә яна башлады. Назимов, нигә эсэс казармаларын бомбага тотмыйлар, дип әрнеде. Самолетлардан алар ап-ачык күренергә тиеш ләбаса. Ләкин самолетлар кайтыр якка таба борылалар. Мотор тавышлары тынуга, яшеренгән урыннарыннан кешеләр берәм-берәм чыга башладылар. Густлов-верке өстендә әле һаман да кара төтен ургыла иде. Амуниция заводы тәмам янып бетеп килә. 17 нче баракның да баганалары гына калган. Аның янындагы имән кап-кара булып тора. Ботаклары исә әле дә төтенли. Башка милләт тоткыннарының бу карт имәнгә әллә ни исләре китмәде, әмма бу имәннең тарихын, аның белән бәйләнгән легендаларны яхшы белгән немецләрнең күбесе аңа төбәлгән иде. Аларның күз карашлары чиксез кайгылы һәм авыр. — Германия бетә! — дигән сүзләр ишетелде алар арасында. Ә завод ягыннан лагерьга очсыз-кырыйсыз агым булып канга, корымга буялган, киемнәре ерткаланып беткән яралы тоткыннар төркеме агыла иде. Алар бер-берсенә җитәкләшеп, чайкала-чайкала, көч-хәл белән генә атлыйлар. Хәзергә әле күпме кеше һәлак булуын әйтү кыен иде. һәрхәлдә берничә меңнән ким түгел. Политик Үзәк бомбежка вакытында лагерьга кертелгән барлык коралларны — винтовка, пистолет, граната һәм патроннарны исәпкә алу һәм яхшылап яшерү турында махсус карар кабул итте. Ләкин лагерьга кертелеп тә төрле урыннарда яшерелгәи барлык коралларны исәпкә алырга мөмкин булмады. Чөнки оешмага бәйләнешле булмаган кешеләр дә, кирәк була-нитә калса дип, корал яшергәннәр иде. Немец патриотларының хәтта лагерьга кул пулеметы алып кергәнлекләре дә мәгълүм булды. Алар Рус Политик Үзәгенә дә, дуслык бүләге итеп, бер ящик винтовка һәм бик күп патрон бирделәр. 27 августта, кичен, отбойдан соң, 7 нче баракта Рус Политик Үзәгенең яңа җыелышы булды. — Иптәшләр! Бомбежка вакытында һәлак булган тоткыннар арасында безнең оешма членнары да бик күп, — диде Симагин. — Алар корал җыйган чакта, машиналарны ваткан чакта сугышчан постта һәлак булдылар, һәлак булган иптәшләребезне искә алып аякка басыйк. Барысы да, аякка басып, үз алларына карап тын тордылар. Аларның күңелләрен нинди катлаулы һәм тирән тойгылар чолгап алуын һичбер сүз белән тасвирлау мөмкин түгел. Моны бары тик сүзсез музыка гына бөтен тирәнлеге, дәһшәте һәм кайгысы белән ачып бирә алыр иде. — Утырыгыз, — диде Симагин әкрен генә һәм, кешеләр утырышкач, тын алып сүзен дәвам итте: — Безнең күңелләрне бер генә нәрсә юата: иптәшләрнең батыр эшләре бушка китмәде. Хәзер безнең тайникларда, элекке запасыбызны да кертеп исәпләгәндә, бөтен лагерьны коткарырга җитәрлек корал бар. Бу корал белән без сугышчан бригадалары- бызның һәр икенче солдатын коралландыра алабыз! Ә ударный батальоннарның һәр солдатына нинди булса бер корал бирә алабыз! Бу, иптәшләр, безнең зур җиңүебез! Кешеләрнең йөзләре яктырып китте. Кайсыдыр шатлыгын, куанычын яшерә алмыйча: у — Хәзер чынлап торып сугышырга була! — диде. Симагин иптәшләрен тынычланырга чакырды. — Иптәшләр, — диде ул, барысына текәлеп карап чыкканнан соң, — беренче уңыш безнең башны әйләндермәскә, безне гамьсезлеккә илтмәскә тиеш. Коралның күбесе әле лагерьдан тышта, кирпеч һәм ком астында, төрле чокырларда, очырмаларда ята. Ул коралны әле лагерьга кертәсе бар. Икенчедән, коралларны җентекләп яшерү эшенә аеруча игътибар итәргә кирәк. Хәзер корал яшерен оешма членнары булмаган кешеләрдә дә бар. Алар коралларын кул астында гына тоталар. Бу бик хәтәр нәрсә, иптәшләр. Әгәр гитлерчылар лагерьда бер генә корал тапсалар да, алар бөтен җирнең астын өскә китерәчәкләр. Шуңа күрә берәрсендә корал барлыгы беленсә, ул коралны шунда ук оешмага алм юлларын табарга кирәк. Тагын бернәрсәне онытмыйк. Шушы минутта безнең кайбер иптәшләр гестапо кулында газап чигәләр. Безнең иминлек — аларның никадәр батыр, никадәр турылыклы булуларына бәйләнгән. Алар кулга алынгач та без подразделениеләрдәге өйрәнүләрне вакытлыча TVKTBTз. ,с. Ә." № п. 33 34 кан идек. Хәзер, минемчә, әкренләп, бик зур саклык белән, өйрәнүләрне яңадан башлап җибәрергә кирәк. Чөнки гестапо кыймылдамый, димәк, иптәшләр нык тора. Иван Иванович, сез ничек уйлыйсыз? — Ул Смердовка, аннары Назимовка мөрәҗәгать итте. — Безнеңчә дә шулай, — диделәр комбриглар. 48. ХӘТӘР МИНУТЛАР. ОЕШТЫРУ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ Әле яңа гына эштән арып-талып кайткан Симагин янына Степан Бикланов ашкынып килеп керде. Аның кулында санитар сумкасы иде. Йөзе көләч. — Николай, менә дигән гранаталар! — диде ул, сумкасыннан бер граната алып. — Әле яңа гына үзем сынадым. Чын гранатадан бер дә ким түгел! — Ул яшерен оешма кешеләре ясаган гранатаны кире сумкага тыкты да сумканы аягы белән карават астына этәрде. — Кайда, ничек сынадың? — дип сорады Симагин. — Иске водопровод коесына төшеп, канализация трубасында... — диде әсәрләнгән Бикланов. — Беләсеңме, шартлау тавышы ишетелмәсен дип ике иптәшкә кое өстендә юрган селкеп торырга кушкан идем. Чыккач, иптәшләр сорыйлар: «Ни булды, шартламадымы әллә?» — Бикланов көлеп җибәрде. — Сакчылар түгел, кое янында торучыларда ишетмәгәннәр! Симагин тәрәзәдән ишек алдына карады. Юлларга сары ком сибелгән. Бер читтә вак ташлар тутырылган тачка тора. Мөгаен, тоткыннар юл төзәтергә дип таш алып кайтканнардыр да, үзләре әзрәк ял итәргә күләгәгә утырганнардыр. Арырак чәнечкеле тимер чыбык киртәсе һәм рус хәрби лагереның капкасы күренә. Капка төбендә иске кайзер армиясенең формасын кигән бер әсир сакта тора. — Ярар, мин киттем, — диде Бикланов. — Тиздән занятием башлана. Гранаталарны төнлә яшерермен инде. Шунда торып торсыннар. Сары ком сибелгән юлдан ашыгып килүче бер кеше күренде. Симагин аны шунда ук танып алды: бу Германия Коммунистлар партиясенең карт члены, Интернационал Үзәкнең куркынычсызлык бүлегендә эшләүче Гельмут иде. — Николай, хәзер эсэсчылар җиденче баракны тентергә киләләр, — диде ул ишектән керүе белән үк. — Тентүнең сәбәбе билгеле түгел. Бу шул хәтле көтелмәгән һәм шул хәтле куркыныч хәбәр иде, Сима- гинның тыны кысылды. «Әллә Ефимов...» Җиденче баракта ике стена арасында яшерен оешманың корал склады,.ә карават астында әле яңа гына Бикланов калдырып киткән егерме граната ята! Нишләргә? Әгәр гитлерчылар корал тапсалар — эш харап. Ул ча-. гында бар да бетте. Симагин сәке астындагы гранаталарны сумкасы белән тартып алды да, тышка йөгереп чыгып, сумканы тачкадагы вак ташлар астына яшерде һәм ишек төбендә басып торган ике подпольщикка: — Иптәшләр, тачканы тиз генә Кече лагерьга! — диде. Коралның бер өлешен алар Кече лагерьда да яшерәләр иде. Ул артына борылды. Ишек төбендә берничә санитар басып тора иде. Болар һәммәсе дә яшерен оешма кешеләре иде. — Егетләр, кулларыгызга чүпрәкләрегезне бәйләгез дә барлык флигельләрне һәм баракларны әйләнеп чыгыгыз. Хәзер бездә тентү була. Санитарлар шунда ук йөгереп эчкә керделәр һәм, беләкләренә тасма бәйләп, төрлесе төрле җиргә йөгереп киттеләр. Алар кемне күрэсен, нәрсә әйтәсен алдан беләләр иде. — Чиләкне? — диде Симагин янына килеп баскан Бикланов. Чиләк — радиоалгыч иде. — Ишек төбенә илтеп куегыз, — диде Симагин. Чиләк ике катлы булып, өстә аяк киеме мае салынган иде. — Өстенә щетка да куегыз. Ә син, Виктор, — диде ул элемтәчесенә, — хәзер үк Кимовны күреп, аңа хәбәр ит. Әзер булсын! Ташлар астына егерме граната салынган тачканы тартып баручы тоткыннар әле капка янына да барып җитмәгәннәр иде, аларга каршы ашыгып килгән эсэсчылар төркеме очрады. «Каушамасалар гына ярар иде!» дип уйлады Симагин, эсэсчыларга якынлашучы иптәшләренә тәрәзәдән карап. Юк, керфекләрен дә селкетмәделәр! Узып киттеләр. Симагин җиңел сулап куйды һәм шунда ук яңадан хәвефкә төште: ишек төбендәге чиләккә генә игътибар итмәсеннәр иде! Баракка килеп кергәч, эсэсчылар бөтен җирне актарып, астын өскә китереп бетерделәр. Симагинга да, башка әсирләргә дә урыннарыннан кузгалмаска куштылар. Эсэсчылар корал яшерелгән стена янына якынлашканда, Симагинның йөрәге атылып чыгарга җитешкән иде. Әмма тыштан ул тыныч калды. Ике сәгатьләп тентегәннән соң, эсэсчылар берни тапмыйча кайтыге киттеләр. Коточкыч киеренкелектән соң, Симагин, җиңел сулап, урындыкка утырды. Аның тез буыннары калтырый иде. Гитлерчылар баракны тентегән чакта ул берни уйлый алмады. Әмма хәзер, куркыныч үтеп киткәч, ул иң элек Гельмутны исенә төшерде һәм аңа күңеленнән мең рәхмәт укыды. Әгәр ул вакытында килеп әйтмәгән булса, гитлерчылар сәке астындагы гранаталарны, һичшиксез, тапкан булырлар иде. Ул чагында... юк, анысын хәтта күз алдына китерүе дә кыен! Бер кирегә китсә гел кирегә китә икән. Шул ук кичтә һәм шул ук сәгатьтә диярлек 8 нче баракта мондый хәл булып ала. Николай За- доновның сугышчылары өйрәнү өчен пистолетлар алып торган булганнар. Тәртип буенча алар пистолетларны төнлә үк комбатка кире кайтарырга тиеш булсалар да, икенче көнне иртән генә кайтарганнар. Задонов ул пистолетларны фанер ящикка салып, идән астына яшерергә дип торганда гына блокка бер эсэсчы килеп кергән. Элекке блокфюрер түгел, ниндидер яңа нәмәстәкәй. Задонов башта аз гына каушап кала, аннары үзен кулга алып, янындагы ике иптәшенә күз кыса. Егетләр Николайның ымын төшенәләр һәм икесе ике яктан эсэсчының артына килеп басалар. Эсэсчы туп-туры Задонов янына уза, ящикка карый. — Сез кем? — дип сорый ул. Задонов күзен дә йоммыйча: — Парикмахер, — дип җавап бирә. — Монда нәрсә? — эсэсчы таягы белән ящикка төртә. — Инструментларым, офицер әфәнде. — Гут,—ди ул һәм кире борылып китеп бара. Соңыннан мәгълүм була — бу яңа блокфюрер икән. Шушы хәбәр әле генә булып үткән хәлләрдән соң Симагинга мәгълүм булгач, ул тирән уйга калды. Кичәге тентүнең сәбәбе дә оешмага билгеле булды. Бер сатлык җан, беренче баракта төнлә бәдрәфкә чыкканда, юыну бүлмәсендә затвор тавышы ишеткән. Билгеле, ул ялгышмаган, анда яшерен оешма членнары чыннан да корал өйрәнергә җыелган булганнар. Иртә белән ул шул хакта гитлерчыларга хәбәр иткән. — Юк, болай ярамый! — диде Симагин Кимовны чакыртып.— Бер очраклы хәлнең бөтен оешманы харап итүенә юл куярга ярамый. Беренче блокта булган хәлне дә, сигезенче блокта булган хәлне дә, бездә булган хәлне дә булдырмаска мөмкин иде. Боларны гадәттән тыш хәлләр дип, җавапсызлык дип карарга кирәк. Уңышлардан башларыбыз әйләнә башлаган булс-а кирәк... Хаиины иишләтмәкче буласыз?—дип кинәт сорады Симагин. 36 — Авың язмышы хәл ителгән, — диде Кимов сүрән генә.— Көннәр- ■нең берендә ул урыныннан тормас. — Юк, аңа суд ясарга кирәк. Кешеләр алдында. Ни өчен үлемгә хөкем ителүен белсен. Трибуналның составы турында уйлашырбыз. — Безнең шартларда бу артык түгелме? — Юк, артык түгел. Без Совет властеның биредә дә яшәвен күрсәтергә тиешбез. Тик кара, Николай, хаиины ычкындырма. Ычкындырсаң, барыбызга да... әнә! — Симагин тәрәзәдән ялкыны дулап биегән крематорий морҗасына күрсәтте. — Шушындый сволочьлардан соң мин яңадан Ефимов турында уйлыйм. — Симагин бер-пке минут тын утырганнан соң кровать астыннан бер төргәк чыгарды. — Менә болар сиңа. Ул төргәкне сүтеп җибәрде. Анда Бухенвальд лагереның һәм лагерь әйләнәтирәсенең карталары иде! -- Китерделәр дәмени?— дип шатланып сорады Кимов. Яшерен оешманың карталарны күпләп ясарлык үз лабораториясе 5ар иде инде. Ләкин теге-бу материал булмау аркасында лаборатория зур кыенлыкка очрый иде. — Хәзер без бригада командирларын гына түгел, батальон командирларын да, ә киләчәктә хәтта рота һәм взвод командирларын да карталар белән тәэмин итә алачакбыз. Ләкин бу әлеге дә баягы уяулык, саклык мәсьәләсен китереп чыгара. Син, Николай, өйрәнергә бирелә торган коралларны, карталарны саклап тоту турында махсус инструкция кебек бер нәрсә уйла әле. Аннары бригада командирлары документларын кайда саклыйлар икән, моңа да күз сал. — Тыңлыйм, — диде Кимов. — Якын араларда Үзәкнең киңәйтелгән утырышын җыярга кирәк булыр дип торам; безгә Үзәкне оештыру ягыннан камилләштерү турында нык уйларга кирәк. Югыйсә, соңыннан үкенергә туры килмәсен. Хәзер без фактта икегә бүленеп яшибез: бер якта Политик Үзәк, икенче якта хәрбиләр. Политик Үзәк кешеләре тарафыннан күптән оешмага тартылган иптәшләрне яңадан хәрби подразделениеләргә тартырга тырышу фактлары күп булды. Бу нәрсә халык арасында ризасызлык, ачу, хәтта ышанмау тудыра... Икенче яктан, хәрби җитәкчелек мәсьәләсе. Хәзер безнең ике бригадабыз бар, өченчесе булырга тора. Аларны бердәм хәрби җитәкчелек кулы астына алырга кирәк. Моның өчен Үзәктә каты куллы, зур белемле һәм тәҗрибәле өлкән командир булуы шарт. Оештыру чорында Толстый безгә бик зур ярдәм итте. Хәзер аңа кыен, аның хәрби белеме җитәрлек түгел. Гомумән ул строевой командир түгел... Тагын шуны да истә тотарга кирәк: безнең алда кораллы күтәрелешнең конкрет планын төзү һәм аңа җитәкчелек итү мәсьәләсе тора. Интернационал Үзәк бу эшне безгә йөкли. Менә шул, Николай. Мин Үзәкнең кайбер членнары белән киңәшкәләдем инде. Синең дә фикереңне беләсем килә. — Сез хаклы, тулысынча хаклы, —диде Кимов. — Мин үзем дә башта уңнысулны аера алмый газапланган идем. — Инде кемне гомуми хәрби җитәкче итеп билгеләү мәсьәләсе,— дип Симагин сүзен дәвам итте. — Ике тәкъдим бар. Берәүләр подполковник Назимов ди, икенчеләр подполковник Смердов. Минемчә, икесе дә сугышчан командирлар. Уйлашырг-а кирәк. Вакыт бар бит әле. Монда тагын шуны да исәпкә алырга кирәк. А.гач бригада элегрәк оештырыла башланды һәм әйбәтрәк тә оештырылды. Минем фикеремчә, штурмны да ул башлар төсле. Шуңа күрә аның командирын алмаштыру ярап бетмәс кебек. Хәер, монысы минем фикерем генә. Бригада белән команда итәрлек кешене хәзсрдән үк эзли башларга кирәк. Монысы инде синең өскә төшә. Атна-ун көннән соң Политик Үзәкнең киңәйтелгән утырышы булды 37 һәм анда әлеге оештыру мәсьәләләре каралды. Фикер алыш.каннан соң, оешманы моннан соң Хәрбн-политик Үзәк дип атарга карар чыгарылды. Иван Иванович Смердов бөтен рус частьларының командиры итеп билгеләнде. Агач бригаданың командиры итеп Назимов калдырылды, ә Таш бригаданың командиры итеп подполковник Рыкалов билгеләнде. Утырыш ахырында Симагин яңа хәбәр әйтте: — Ниһаять, төрмәдәге иптәшләребез турында оешма кулында мәгълүмат бар! Бүген Веймар төрмәсеннән кулга алынучыла-риың берсе—■ немец коммунисты кайтты. Сакчыларның ялгышы аркасында аны карцерга ябасы урынга гомуми баракка китергәннәр. Ул анда ике сәгать булган һәм иптәшләргә төрмәдәге хәлләр турында сөйләгән. Аларны митингта катнашкан өчен кулга алган булганнар. Ләкин гестапо яшерен оешманы ачарга маташа* икән. Безнекеләр, бик каты җәзалануларына карамастан, нык торалар. Хыянәтчене юк иткәннәр. Ефимовны барыннан да ныграк җәзалыйлар, ди. Ул хәзер чак-чак кына йөри икән. «Мин үләм, ләкин иптәшләр тыныч булсыннар», — дип әйттергән ул. Барысы тын калып, сүзсез утырдылар һәм барысы да Ефимов турында уйладылар. Таралышкан чакта Смердов Назимовка Бухенвальд тирәсе карталарын бирде. Карталарны күргәч, Назимовның күзләре ялтырап китте. — Каян болар? — дип сорады. Смердов елмайды. — Алла бирде. 49. ГАДӘТТӘН ТЫШ ХӘЛ Барак буш, аның кешеләре бар да эшкә китеп беткәннәр. Назимов идәннәрне, сәкеләрне бер тапкыр себереп чыкканнан соң, бер чиләк су белән юеш чүпрәк алып килде дә, өч катлы сәкенең иң югарысына менеп, корсак өстенә яткан килеш, үзенең төп нөсхәсеннән Смердов биргән карталарга лагерьның ут системасын күчерә башлады. Хәрби телдә «карта торгызу» дип аталган бу эшне Назимов ярата һәм бу эшне үз кулы белән башкарудан тәм таба иде. Аннары бу эш сагынылган дг иде. Күпме вакыт инде аның карта белән чын-чынлап эш иткәне юк! Хәзер ул үзен чын бригада командиры, сугышчан командир итеп хис итә иде. Килер бер көн, яшерен батальоннар, роталар, коралланып, менә шушы картага төшерелгән ут нокталарын, өч катлы вышкаларны, тимер чыбык киртәләрен, дот һәм дзотларны штурмларга күтәрелерләр. Ул көн ерак түгел инде. Көнчыгышта совет гаскәрләре инде Румыния, Болгария, Югославия, Чехословакия, Польша җирләрендә сугышалар, көнбатышта союзниклариың танклары шаулап килә. Әле күптән түгел генә Бухенвальдтан исән котылу ихтималы Назимов кебек кешеләр өчен дә могҗиза яки ерактагы өмет йолдызы гына иде. Хәзер ул моңа тулысынча ышана һәм бу өмет йолдызы кайдадыр буй җитмәс җирдә түгел, бәлки бик якында гына җемелди инде. Назимов мавыгып китте һәм үзенең кайда булуын да онытты. Ләкин онытылырга аның хакы юк иде. Кинәт коридорда блок старшинасы Оттоны ң бик каты тавыш белән кычкырып, блокфюрерга рапорт биргән тавышы ишетелде. Назимов сиск'энеп китте, карталарын тиз генә матрац астына тыкты да, күз ачып йомганчы, өске сәкедән идәнгә төшеп, кулына чүпрәк алды. Шул ук секундта ишек ачылды һәм флигельгә озын, чандыр буйлы, башына маңгае кабарып торган фуражка кигән эсэс офицеры килеп керде. Күкрәге орденнар белән тулы, итеге көзге кебек ялтырап тора. Кулында резин таяк, йөзе салкын, тәкәббер. Назимовны күргәч, кашын җыерып: — Син монда нишләп йөрисең, хайван? — дип сорады. 38 —Гигиеноварт, офицер әфәнде. Сәкеләрдәге тузанны сөртәм, —дип җавап бирде Назимов тиз генә һәм шул ук вакытта, күз иярмәс бер хәрәкәт белән баш киемен салып, үрә катып басты. Блокфюрерлар аерата бер төгәллек белән чисталык таләп итәләр һәм тоткыннарның озын чәч йөртүләрен яратмыйлар иде. Назимов кикрик йөртеп хур булмас өчен, русларның күпчелеге кебек, башын пәке белән кырдыра иде. Икенче яктан бу үзенә күрә бер каршылы.к күрсәтү дә иде. Ләкин эсэсчылар моның серенә төшенеп җитә алмыйлар һәм такыр башларга ачуланмыйлар, киресенчә, моны, чисталык билгесе дип, хуп күрәләр иде. 42 нче блокфюреры да Назимовның бер ялтыр башына, бер кулындагы юеш чүпрәккә карап: —Гут. Чисталыкны һәрвакыт сакларга кирәк, — диде һәм, кулларын артына куйган килеш, озын муенын әле бер якка, әле икенче якка бора-бора, югары сәкеләргә күз йөртеп, флигельне әйләнде дә, бәйләнер урын тапмыйча, барактан чыгып ук китте. Назимов җиңел сулап куйды. Блокфюрер югары сәкегә, аннары тәрәзәләрдәге кара пәрдәләргә караганда аның арка сөяге чемердәп-чемердәп киткән иде. Бераздан Отто әйләнеп керде. —Шәп җавап бирдең син бу дуңгызга, — диде ул. — Сез, руслар, андый чакта гомумән җавапка өлгер, хәйләгә оста. Чиләк белән чүпрәгең булуы бигрәк тә шәп иде. Немец сүзгә генә ышанмый ул. Аңа синең ни эшләгәнеңне күрергә кирәк. — Үзеңә рәхмәт, Отто. Мин бит бөтенләй башка эш белән мәшгуль идем. Отто көлемсерәп куйды. — Ә мине блогымда ниләр эшләнгәнен белми дисең инде. Оттоның кәефе шәп иде. Ә мондый чакта бу кырыс кешенең теле ачылып китә торган иде. — Ишеттеңме, Борис, — диде ул бик җитди төс белән. — Бер немец инженеры яңа галәмәт танк уйлап тапкан, ди бит. Экипажы — йөз кеше! — Булмас! — диде Назимов, Оттоның тел төбен төшенеп җитмичә. — Ник булмасын, булган. Берсе танкның рулен тота, туксан тугызы арттан этеп бара. Чөнки Гитлерның бензины юк! Назимов, төшенеп, шаркылдап көлеп җибәрде. Отто бармак янады: — Алдана яздың бит! Карталарны «торгызып» бетергәннән соң, Назимов сигезенче баракка барып, берсен Николай Задоновка, икенчесен Харитоновка, өченчесен яңа комбат Черновка бирде. Садковны башка эшкә күчергәч, Назимов аның урынына Черновны билгеләде. Комбатлар өчесе дә бу карталарга ифрат шатландылар. Дөрес, алар- ның һәркайсының кулдан ясалган үз карта-схемалары бар иде. Ләкин Назимов биргән карталар аларга мәгълүм булмаган бүтән күп нәрсәләргә бай булу өстенә Бухенвальд тирәләрен дә күрсәтә иде. Назимов үз барагына кайтуга Якуб аңа Кимовның килгәнлеген әйтте. Моны ишеткәч, Назимов бер-бер нәрсә булмадымы дип борчылып ук куйды. Чөнки бик ашыгыч булмаганда Кимов башка кешеләргә кемне эзләп килгәнлеген әйтми торган иде. Ул арада Кимов үзе дә күренде. — Борис, әйдә әле. Назимов янындагы иптәшенә күз кысты. Алар юыну бүлмәсенә керделәр. Николай ишекне бикләмәкче булды. — Кирәкми, — диде Назимов. — Без монда чакта монда берәү дә керми. Егетләр — сакта. Кимов Назимов янына ук килде һәм болай да әкрен тавышын тагын да әкренәйтеп: — Рыкалов — власовчы! — диде. Рыкалов — Таш бригаданың яңа командиры — власовчы? Моның булуы мөмкинме соң! — Юкны сөйләмә!—дип пышылдады Назимов, калтыранып китеп. — Менә, — диде Кимов һәм куеныннан алып Назимовка фоторәсем сузды. Анда бер төркем власовчылар төшкәннәр иде. Уртадан берсе пәке очы белән уеп алынган. — Бу рәсемне Рыкаловның складтагы шәхси әйберләре эченнән таптык. — Уеп алынган урында Рыкалов булуына чынлап ышанасыңмы? — дип сорады Назимов кечкенә бер өмет белән. — Әгәр үзе булмаса, ни өчен уяр иде ул аны?—дип сорауга сорау белән җавап бирде Кимов. Чыннан да, рәсемдә башка бер кеше булса, нигә уеп алырга аны? Назимовның йөзенә кан бәрде. Рыкалов хәрби оешманың бөтен системасын белә. Аңа Хәрби-политик Үзәкнең бөтен җитәкчеләре таныш’^ — Рыкалов безне алдаган, — диде Кимов. — Аны бер минут тотмый изоляцияләргә кирәк. Мин аны хәзер кулга алам. Назимов уйга калды. Бригада командиры бары тик Хәрби-политик Үзәккә генә буйсына. Хәрби-политик Үзәкнең карарыннан башка аны берни эшләтергә мөмкин түгел. Назимовның җан сакчылары булган кебек, Рыкаловның да сакчылары бар. Әгәр Кимов аны кулга ала башласа, сакчылар аны бирмәячәкләр. Әллә нинди аңлашылмаулар чыгуы мөмкин. — Үзәкнең карары бар инде, — диде Кимов, Назимовның уйларын аңлап. — Ләкин моны тавыш-тынсыз эшләргә кирәк. Мин синнән ярдәмгә кешеләр сорыйм. Аннары барыбызга да итәкләрне җыя төшәргә кирәк. Кимов китеп барды, ләкин, күп тә үтмәде, Назимовны Смердов янына чакырдылар. Назимов шунда ук утыз алтынчы баракка китте һәм юлда ашыкканга тыны кысыла башлады. Коридорда стенага сөялеп хәл алырга мәҗбүр булды һәм бары тик шуннан соң гына Смердов янына керде. Ул Смердовны бик борчылгандыр дип көтте, ләкин Назимовның гаҗәпләнүенә каршы ул бөтенләй диярлек тыныч иде. — Рыкалов кулга алынды, — диде ул Назимовка, — ләкин миңа аның турында сезнең фикерегез кирәк. Сез аңардан шикләнәсезме, юкмы? — Хакыйкатьне яшергән кешенең безнең эштәч шик уятмый хәле юк, — диде Назимов икеләнебрәк. — Анысы шулай. Ләкин Рыкалов бригада командиры итеп билге- > ләнгәнгә байтак булды инде. Ни өчен ул моңарчы беребезне дә сатмады икән? — Бәлки, күптән саткандыр. Ә гитлерчылар уңай моментны гына көтеп торалардыр. Гитлерчыларның лагерь тирәсенә яңа көчләр туплавы турында миндә яңа мәгълүматлар бар. Икесе дә уйга калдылар. Рыкалов сатлык җан булмаган тәкъдирдә дә мондый шик төшкәч, аны бригада командиры итеп калдырырга ярамый иде. Чөнки бу эшне нечкәләп тикшереп торырга яшерен оешманың мөмкинлеге юк, ә инде Рыкаловның үзеннән сорасаң, ул, билгеле, дөресен әйтмәячәк. — Яхшы, — диде Смердов бераздан,— мин сезгә яшерен оешманың карарын бер сәгатьтән хәбәр итәрмен. Хәзер мин Николай Семеновичны күрергә тиешмен. Сез үз барагыгызда булыгыз. Ашыгыч эшләр килеп чыгуы мөмкин. Назимов кайтып китте. Аның йөрәге дөп-дөп тибә иде. «Дөреслекне яшерүе белән Рыкалов үзенә-үзе хөкем карары чыгарган!» дип уйлап 39 40 кайтты Назимов. Көрәш каты. Көрәш каты булган саен аның чаралары да рәхимсез. Бер сәгатьтән 42 нче баракка яңадан Кимов килеп чыкты. ул Хәрби-политик Үзәкнең Рыкаловны бригада командирлыгыннан алганлыгын һәм сугышчан тревога игълан итүен әйтте. — Рыкаловның үзен, гаебе расланганчыга кадәр, каты күзәтү астына алырга булдык. Иртәгәдән башлап ул тышкы командадан эчке командага күчерелә һәм кер юу командасында эшләячәк. Анда аның Һәр адымы күзәтү астында булачак. Баракта да аның янына үз кешеләремне куйдым. Әгәр аның сатлык булуы расланса, хөкем карарын җиренә җиткерү кыен түгел. — Кимовның күзләре рәхимсез ялтырап китте. — Ләкин Үзәк аның гаебе раслануын тели. Шуңа күрә ашыкмаска булдык. 50. ВЛАСОВЧЫЛАРНЫ КИТЕРГӘННӘР! Дөньяда бик озак гомер сөргән, йөз яшәгән кешеләр бар. Ләкин Һәр гомернең тәүлеге 24 сәгать белән үлчәнсә дә аларның эчтәлеге, киеренкелеге бердәй түгел. Ефимов кулга алынганнан соң оешмага янаган хәвеф әле онытылырга да өлгермәгән бер вакытта бригада командиры өстенә шундый зур шөбһә төшүе, аның власовчы булу ихтималы оешманың һәр җитәкче кешесен шундый бер хәлгә китереп куйды, ул гүя сират күперен кичә башлады. Рыкалов үзе бервакытта да власовчы булмавын, бу рәсемне, бер яктан, үзен газаплаучылардан үч алу өчен, — анда аның кан дошманнарының берсенең рәсеме бар, янәсе, — икенчедән, хәйлә өчен, гитлерчыларны эздән яздыру нияте белән йөрткәнлеген әйтте. Әлбәттә, бу аңлатмага ышанырга берәүнең дә нигезе юк иде. Шулай да, кем белә, бәлки чындыр да. Ничек кенә булмасын, атна-ун көн вакыт үтүгә карамастан, гитлерчылар ягыннан, көндәлек явызлыкларын искә алмаганда, әллә ни активлык күрсәтү сизелмәде. Хәрбиполитик Үзәк подразделе- ниеләрдә өйрәнүләрне яңадан башлап җибәрергә боерык бирде. Өйрәнүләр, кагыйдә буларак, төнлә, отбойдан соң үткәрелә иде. Кешеләргә, ичмасам, аз гына булса да ял бирү нияте белән Назимов өйрәнүләрнең бер өлешен көндезгә күчерергә булды. Ләкин моның өчен кирәкле кешеләрне көндез лагерьда калдырырга кирәк. Бу исә, үз чиратында, яшерен оешманың бөтен механизмын хәрәкәткә китерүне таләп итә. Чөнки бу эшне бары тик Хәрби-политик Үзәк һәм Интернационал Үзәк аркылы гына эшләп була иде. Назимов шул турыда Смердов белән сөйләшеп алды. Смердов аны тыңлады да: — Бу мөмкин булыр дип уйлыйм, — диде.—Синең егетләрне лагерьны җыештыру командасына керттерербез. Назимов аңа рәхмәт укыды һәм үз барагына кайтып китте. Ә төштән соң аның янына Николай Толстый килде һәм синең үтенечең уңай якка хәл ителде, иртәгәдән башлап кешеләрең лагерьда калдырылачак, диде. Кич белән Назимов 8 нче баракта комбатлары белән очрашты. Аның йөзе көләч иде. Задонов моңа шунда ук игътибар итеп: — Әллә күңелле хәбәр бармы, Борис? — дип сорады. — Бар, — диде Назимов, күзләрем шаян елтыратып. — Сез ишетмәдегезмеии? Гитлер бик хәтәр авырып киткән ди бит. Немец врачлары хәйран калган, берничек ярдәм итә алмыйлар, ди. Шуннан кемдер бо- ларга әйткән: Бухснвальдта бер бик мәшһүр яһүд врачы бар, дигән. Фюрерны төзәтсә, ул гына төзәтә ала, дигән. Озын сүзнең кыскасы, карабодай боткасы, әлеге яһүд врачын Берлинга алып баралар. — Фюрерны сәламәтләндерү өчен нишләргә кирәк? — дип сорыйлар моңардан. -И Яһүд уйлап торган да: — Дүрт тапкыр башы белән суга тыгарга, өч тапкыр тартып алырга, — дигән. Задонов, Чернов һәм Харитонов өчесе дә шаркылдап көлеп җибәрделәр. Назимов тирә-ягыиа каранып алды. Задоновның күзәтче малайлары үз урыннарына басканнар иде. — Ишеттегезме икән, безнең гаскәрләр Карпат таулары аша үтеп. Чехословакиягә керә башлаганнар бит,—дип сүзен дәвам итте Назимов.— Төньяк Трансильвания дошманнан чистартылу алдында. Кичә безнекеләр, югославлар белән бергә, Югославиянең башкаласы Белградны алганнар... Хәбәрләргә караганда, гитлерчылар арасында паника үскәннән-үсә бара. Кайберләре «кулларны бушатырга» чакыралар икән. Безнең телгә күчереп әйткәндә, бу концлагерьларны юк итү дигән сүз. Эсэсчыларны власовчылар белән алмаштырырга җыеналар дигән сүзләр дә йөри. Моны безгә һичкичекмәстән ачыкларга кирәк... — Ух, сатлык җаннар! — диде Харитонов, кулларын йомарлап.— Әгәр алар минем кулыма эләксәләр, котырган этне буган кебек... — Безгә сак булырга кирәк, — дип бүлдерде Назимов. — Көндез генә түгел, төнлә дә. Бүгеннән башлап өлкән иде. «Тагын кыш килә», — дип уйлады Кимов һәм караңгы күккә карады. Ник бер генә йолдыз җемелдәсен! Кимов кесәсен капшап алды да туп-туры хәрби әсирләр лагерена китте. Капка төбендә торучы аңардан пароль сорады һәм берсүзсез эчкә җибәрде. Симагин бер ялгызы утыра иде. — Булдымы?—дип сорады ул. — Менә. — Кимов аңа алтын сәгать чыгарып бирде. Симагин, сәгатьне кулында бер әйләндереп карады да, кесәсенә салып: — Ярар, мин карт янына киттем, — диде. «Карт» дигәне ревирда эшләүче немец профессоры иде. Ул Сима- гинны мөлаем гына елмаеп каршы алды. — Әйдүк, хуш киләсез, — диде. — Менә... китердем, — диде Симагин, сәгатьне аңа сузып. Профессор сәгатьне карап та тормыйча кесәсенә тыкты. — Димәк, «Алтын сәгать» операциясен башлыйбыз. Аннары күз күрер. Бу алтын сәгать, билгеле, профессорның үзенә түгел, ә яңа СС врачын сатып алу өчен кирәк иде. Ләкин ничек итеп сатып алырга0 - Турыдан-туры аның кулына төртмәссең бит. Үзара киңәшкәч, болай итәргә булдылар: башта сынап карар өчен тегенең портфеленә алтын сәгать тыгалар. Бу эшне ревирда эшләүче профессор башкарырга тиеш. Шуннан соң карыйлар: эсэсчы нишләр, икенче көнне тавыш күтәрерме, юкмы. Тавыш күтәрмәсә, эшләр пешә, дигән сүз. Минуты ай, сәгате ел диләр. Менә шундый көтү минутларында моның чыннан да шулай икәнен төшенәсең. Симагин һәм профессор, икенче көнне әлеге СС врачының эшкә килүен көтә-көтә тәмам алҗып беттеләр. Бу кабахәтне моңарчы беркемнең дә шулай тилмереп көткәне, булмагандыр һәм булмас та. Ниһаять, ул килде. Нинди тәкәббер, эре, салкын. Ревирны бер әйләнеп чыкты, авыруларга җирәнеп карады, җикеренгәләде. Ләкин алтын сәгать турында ләм-мим димәде. Икенче көнне инде аңа икенче алтын сәгать тә әзерләгәннәр иде: бусы алтын савытлы кесә сәгате иде. СС врачы папирос кабызган чакта, профессор бу сәгатьне дә сиздерми генә аның портфеленә тыкты. Иртәгесен подноска салып кул куяр өчен аңа шошонгларны — ягъни эштән азат итү турындагы кәгазьләрне китереп бирделәр. Ул, сорап та тормыйча, ун кешене өчәр көнгә азат итү кәгазенә кул куеп җибәрде. — Сүзсез дә аңлатыштык, — диде профессор кичен Симагинга.— Моннан соң эшләр лояль төстә барыр дип ышанам. һәм ул әкрен генә елмаеп: — «Алтын сәгать» операциясе тәмам, — диде. Тагын бер көн үткәч, Иазимовка Семеновны күрергә рөхсәт иттеләр. Алар кочаклашып күрештеләр. — Иртәгә китәм, транспорт белән, — дип пышылдады Семенов. — Менә көннәр буе ниндидер Кирилл Фомичевның биографиясен өйрә- нәм... Үз исемемне онытырга тырышам... Эх,—диде ул, тирән сулап,— кулга корал тотып, сезнең белән бергә штурмга бара алмадым. 45 Иптәшләр минем турыда начар уйлый күрмәсеннәр... Мин кайда булсам да... актык сулышыма кадәр... Әгәр илгә кайта алмасам, минекеләргә сөйләрсең... Аның күзләренә яшь килде. Назимов та дулкынланган иде. — Хәерле юл, — диде ул, аска карап. — Сугыштан соң, бергә очрашырбыз әле. Минем адресны онытма, Мәскәү, Ольминский проезды... Икенче көнне Семенов-Фомичев лагерьда юк иде инде. 52. ПАРАД Назимов нечкә күңелле кеше түгел иде, әмма кайчак скрипка моңы шикелле үзәк өзгеч сагыну хисе аның да бәгырен телеп-телеп ала иде һәм мондый чакта ул берүзе кая булса тынрак почмакка посып әкрен генә җырлап җибәрә торган иде. Бергә торган чакта рәхәт иде, Аерылышу бигрәк я.мансу... Бала чаклары, Урал таулары, Дим буйлары исенә төшә. Тал-чыбык- лар арасыннан ак күлмәкле Кадрия килеп чыккан төсле була... Аны бер генә күрер өчен дә Назимов әллә ниләр бирер иде. йөрәк сагышы уртаклашуны сорый. Уртаклашылганнан соң ничектер күңелгә җиңелрәк булып китә, сагыш ул кадәр бәгырьне кисми, аз гына йомыла, йомшара кебек. Назимов Сабирны эзләп китте. Күптән күргәне юк иде аны, сөйләшәсе, күңелләрен бушатасы килде. — Сабир, әллә бер җырлап җибәрәбезме? — диде ул аңа. — Әллә нигә үткәннәр искә төшә. — Үткән-беткән, җилгә очкан, өстенә үлән үскән, — диде Сабир уйчан гына. — Искә төшермик, Бакый абый. — Бәйрәм якынлаша бит, Сабир, Октябрь бәйрәме, — диде Назимов һәм шунда гына ни өчен үзенең болай ямансулый башлавының сәбәбен аңлады. Ирек-иркендә яшәгәндә дә бәйрәмнәр көткәндә күңелләр әллә нишләп китә, тоткынлыкта әйтмисең дә инде. Күңел сызлый, бертуктаусыз сызлый. — Кирәкми, Бакый абый, ул турыда да сөйләмәгез. Югыйсә, мин бер атна буе тиле-миле булып йөриячәкмен, — диде Сабир һәм сүзне икенчегә борып, — Бакый абый, ишеттегезме икән, теге норвег студентларын тагы монда кайтарганнар бит. — Теге аксыл-бөдрә чәчле хур егетләренме? — дип сорады Назимов I көлеп. — Юк инде, хәзер алар бездән ныграк йончыганнар. Шыр сөяккә калганнар мескеннәр. — Кайда булганнар соң алар? — Төшенеп җитмәдем. Атлантик вал диләрме шунда... Минем анда бер таныш бар иде. Элек зажигалка бүләк иткән идем үзенә. Шуны эзләп барсам, мескенем, илле яшьлек карт кебек бөкрәйгән. Шулай да таныды үземне. Яшь килде күзләренә. Кесәсеннән зажигалкасын чыгарды. «Менә югалтмадым, саклап йөртәм»,—диде. Ике бәрәңгем бар иде кесәмдә. Шуларны бирдем үзенә. Әй кинәнде. «Руски солидари- тет», — дип әйтә. — Элекке баракларына урнаштырганнармы? — Кая! Кече лагерьга, иң әшәке баракка. Берничә көннән сон. норвег студентларының башыннан үткән хәлләр бөтен лагерьга мәгълүм булды. Теге вакытта гитлерчылар аларны эсэсчылар формасын кигертеп, «Атлантик вал» төзелешенә надзирательләр итеп җибәргән булганнар 46 икән. Ләкин эсэсчыларның тырышып-тырышып юмалауларына да, кур- кытуянауларына да карамастан, норвег студентлары Гитлерга хезмәт итүдән баш тартканнар. Шуннан соң аларның һәммәсен — 350 кешене сафларга тезгәннәр дә, приказга буйсынмаган өчен, барыгызны да атабыз, дип куркытканнар. Норвег студентларыннан бер генә кеше дә мәрхәмәт сорап өн салмаган. Шуннан соң гитлерчылар уйлап-уйлап торганнар да, барыгызның да үләсе килмәсә, башлыкларыгызны күрсәтегез, башлыкларыгызны гына атабыз, калганнар барысы да ирекле, — дигәннәр. — Башлыклар, өч адым алга! — дигән команда яңгыраган. 350 кеше бердәй булып өч адым алга атлаган. Шуннан соң инде студентларны яңадан Бухенвальдка китергәннәр һәм ач үлемгә хөкем иткәннәр. Бу хәбәр Рус Политик Үзәгенә мәгълүм булгач та, анда норвег патриотларын ач үлемнән коткару чаралары турында уйлый башладылар. Баракларга агитаторлар җибәрелде. Алар тоткыннарны норвег студентларына ярдәм итәргә өнди башладылар. Икенче көнне иртән дүрт кешегә бирелә торган ипине тоткыннар биш өлешкә бүлеп, бер өлешен норвег студентларына бирделәр. Шулпаларыннан да өлеш чыгардылар. Кайчакта хәтта норвег студентларын баракка алып килеп, гомуми өстәл артына утыртып сыйлаулар да булгалады. 42 нче блок кешеләре дә норвег егетләренә үзләренең өлешләрен бүләк иттеләр. Шул эшне оештырып, азыкны норвегларга илтеп биргәннән соң, Назимов үзендә яхшылык эшләгәннән соң була торган күңел рәхәтлеге тоеп, баракка гына кайткан иде, ишек төбендә Смердов- ның элемтәчесен күрде. — Барлаудан соң,— диде ул Назимовка пышылдап,— карт сезне үзенә чакыра. Утыз алтынчыга. Назимов аңлаганлыгын белдереп баш иде дә баракка кереп китте. Смердов Назимовка шаккаткыч нәрсә әйтте. — Октябрь бәйрәме көнне хәрби парад булачак, — диде ул. — Парадта синең бригадаңның да сводный отряды катнашачак! Назимов берничә минут күзләрен киң итеп ачып картка карап торды. Аның карашы гүя: әллә мин ялгыш ишетәм, әллә син үз акылында түгел, дип әйтә иде. — Юк, ялгыш ишетмәдегез, — диде Смердов.—Дошман котырына, безгә берсеннән-берсе катырак ударлар ясый, иң яхшы иптәшләребезне арадан йолкып ала дип без кул кушырып ята алмыйбыз. Бәрелеш көннәре якынлаша. Безгә сугышчан көчләребезгә смотрлар ясый башларга вакыт. — Анысы шулай... — диде Назимов, әле һаман да аңына килә алмыйча.— Ә конспирация? — Конспирациянең дә иң катысы. Минуты килеп җиткәнче, парад турында бары тик өлкән командирлар гына белә... Смердов планны бәйнә-бәйнә аңлатып бирде. Монда бер дә шаккатарлык нәрсә юк иде кебек, шулай да җиденче ноябрьга каршы төндә Назимовның күзенә йокы кермәде. Ә таң алдында, ниһаять, онытылып киткәч, төш күрде. Янында Кадрия басып тора, имеш. Аның кулында Бакыйның үтүкләнгән өр-яңа парадный кителе. «Парадка барасың бар бит...» Шунда ук ал бантиклы Римма йөгереп йөри. Кайдандыр бик матур көй яңгырый: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!» Шушы, курантлар тавышы кебек моңлы тавышка ул уянып китте. Караңгы иде әле, ләкин ул арада торырга сигнал да булды. Назимов чиксез бер җиңеллек белән урыныннан сикереп тордьь Кичәге борчылуның әсәре дә калмаган иде. Назимов һәрвакыт шулай 47 инде: башта борчыла, шикләнә, ә эшкә керешкәч, ниндидер тимер кешегә әверелә һәм шул ныклык белән эшне ахырынача башкарып чыга. Аны беренче булып Якуб бәйрәм белән тәбрик итте, аннары Отто килеп кулын кысты. Юынып, иртәнге барлауга чыкканда бүтәннәр дә, шулар арасында Жак белән Пьер де Мюрвель дә бәйрәм белән котладылар. Ә көндезге аш вакытында ул өстәлендә ике бәрәңге, берничә печенье, шикәр шакмагы һәм берничә телдә бәләкәй генә язу күрде: «Бәйрәм белән, иптәш!» Кемнәр моны эшләгәндер, кемнәр бер сыныкка тилмергән җирдә аңа шундый зур бүләк әзерләгәндер, Назимов белә алмады. Ул шатлыктан нур ташып торган күзләре белән иптәшләренә карады. Аның шатлыгын көчәйтергә теләгәндәй, шул минутта барак тәрәзәләреннән кояш бәреп керде. Дөнья иркенәеп, ямьләнеп китте. Назимов түземсезлек белән кичне — парадны көтте. Ул бу эшнең чиксез кыю, җаваплы бернәрсә икәнен белә иде. Шундый зур эшкә үзенең дә катнашуы аның күңелен әйтеп бетергесез горурлык тойгысы белән тутырды. Менә кич тә булды. Назимов комбатларын берәм-берәм күреп, алар- га Үзәкнең боерыгын әйтте һәм парадка чыгарыласы роталарны билгеләде. Николай Задонов, мыек чылгыен тарта-тарта: — Мин бик үк төшенеп бетмим, — диде. Назимов аны иңеннән кочты. — Шүрләтәме әллә? — һәм елмаеп куйды. Аннары җитди итеп, — боерыкны үтәгез, — диде. Көндәгечә, туйдырып бетерә торган барлау ахырына якынлаша иде. Ләкин әгәр бүген русларга игътибар итүче булса, аларның сыннарын катырып, башларын югары тотып басып торуларын бик ачык күрер иде. Мәйданга чыгарга берничә минут калганда гына парадка билгеләнгән подразделениеләрнең командирлары үзләренең сугышчыларына: — Барлаудан соң таралмаска. Строй белән кайтабыз, — диделәр. Махсус аңлатып торырга кирәк түгел иде. Бүген нинди көн икәнен һәм ни өчен строй белән кайтырга тиешлеген һәр совет кешесе белә иде. Барлау бетте. Халык тарала башлады. Ә руслар һаман басып тордылар. — Смирно! — дигән әкрен команда ишетелде. Сафлар, тигезләнеп, тынып калдылар. Аннары уңга борылырга команда булды һәм төз колонна киң мәйдан аркылы җиденче баракка таба юл алды. Җиденче барак белән сигезенче барак арасындагы тар урталыкта, ике якка да, рус хәрби әсирләре тезелеп басканнар иде. Тоткыннар колоннасы күренүгә аларга да смирно командасы булды. Назимов алдагы сафларның берсендә килә иде. Ул ерактан ук Симагинны, Смердовны, Толстыйны, Кимовны, Биклановны, Азаровны һәм Хәрби-политик Үзәкнең башка членнарын күрде. — Строевым!—дип команда бирде ул һәм сафлар җанлы коридор буйлап, башларын горур тотып, аякларны нык басып уза башладылар. Аларның күзләре очкынлы, карашлары батыр һәм гайрәтле иде. Аларга карап ура! кычкырасы килә иде. 53. ВОССТАНИЕ ПЛАНЫ Шундый хәлләр була: син җаның-тәнең белән нәрсәдер көтәсең, ә күңелеңнән бу бит киләчәк эше дип йөри бирәсең, ә киләчәк ул һәрвакыт бераз томанлы, анда бүген сиңа билгеле булмаган әллә нәрсәләр 48 бар кебек. Моннан берничә генә ай элек Назимов булып Назимов та восстание турында бу бит киләчәк эше әле дип йөри һәм аның ничек буласын гомумән генә күз алдына китерә торган иде. Аңарчы әле алдан уйланган бөтен планнарны тамырдан үзгәртеп җибәрә торган тагын ниндидер мөһим вакыйгалар булырдыр күк тоела иде. Ләкин бүген восстание мәсьәләсе инде кичектерелмәс бернәрсә булып килеп басты, хыял булудан туктады. Хәзер барысы да тимер тәртигькә, дисциплинага, салкын һәм үткен хәрби акылга, барлык реаль мөмкинлекләрне исәпкә алган хәрби фикергә — командир фикеренә буйсынырга тиеш иде. Икенче төрле әйткәндә, беренче сүз коралга бирелер көннәр якынлаша иде. Ә мондый чакта командирның икеләнергә дә, күреп бетермәскә дә хакы юк. Интернационал Үзәк восстаниегә хәзерләнү турында махсус карар кабул итте һәм восстание планын төзүне Рус Хәрби-политик Үзәгенә йөкләде. Рус Хәрби-политик Үзәге бу эшне үзенең хәрби белгечләренә — Смердовка һәм бригада командирлары Назимов белән Бибиковка (Таш бригаданың яңа командиры) тапшырды. Хәрби белгечләр әзерләгән план башта Рус Хәрби-политик Үзәгенең махсус утырышында җентекләп тикшерелде. План ике варианттан тора иде. Беренче вариант — уңай шартларда үткәрелә торган восстание. Бу уңай шартларның түбәндәге очракларда тууы мөмкин иде: а) лагерь тирәсендә Совет Армиясенең һава десанты төшерелсә; б) лагерь районына якын җирләрдә партизаннар хәрәкәте башланса; в) Тюрингиядә фашистлар режимына каршы немец эшчеләре баш күтәрсә; г) фронт якынлашса. Бу вариант буенча корал сугышчыларга восстание көнне иртән эшкә китәр алдыннан бирелә һәм төп сугыш хәрәкәтләре лагерьдан тыш үткәрелә. Тоткыннарны эш командаларына илтү бер сәгатьтән артык вакыт ала иде. «Густлов-верке»да эшләүче командалар үз цехларына якынлашып килгән вакытта, таш кисү, җир казу, юл төзү эшләрендә эшләүче тоткыннар эсэс казармалары турысына гына җитәләр. Калганнар бу вакытта лагерь капкасыннан яңа чыккан яки чыгарга әзерләнеп торган булалар. Махсус сигнал белән шушы төрле җирдәге тоткыннар барысы берьюлы хәрәкәт итә башлыйлар. Восстаниенең уңышы кинәт башлануы һәм лагерь тирәсендәге барлык объектларга бер үк вакытта тыштан һөҗүм итүе белән хәл ителергә тиеш. Восстаниенең икенче варианты уңайсыз шартларда, ягъни гитлерчыларның Бухенвальд тоткыннарын юк итәргә маташулары вакытында хәрәкәт итүне күздә тота иде. Бу очракта гитлерчыларның көндез дә, төнлә дә һөҗүм итүләре мөмкин. Шуңа күрә бу вариант үзе яңадан икегә — көндезге һәм төнге вариантларга бүленде, һәрбер милли хәрби частьларга тимер чыбык киртәләрен өзү өчен махсус урыннар һәм махсус юнәлешләр күрсәтелде. Лагерьдан чыккач, барлык тоткыннар бер юнәлешкә — Чехословакиягә таба барырга тиешләр. Чөнки бу юнәлештә я совет гаскәрләре, я чех партизаннары белән очрашырга мөмкин. Бухенвальд Чехословакия чигеннән нибары 90 километрда гына тора иде. Рус бригадалары иң җаваплы һәм иң кыен участокта: эсэс казармалары, корал складлары, гаражлар юнәлешендә һөҗүм итәргә тиешләр. Немец, чех, француз, югослав, поляк отрядларына шулай ук җаваплы участоклар билгеләнгән иде. Шушы планны нигездә яраклы дип табып, Хәрби-политик Үзәк, аны Интернационал Үзәктә раслатуга куйганчы, тагын да камилләштерү өчен комбригларга ун көн вакыт бирде. — Интернационал Үзәк безгә тулысынча ышана, — диде Симагин, утырышка йомгак ясап. — Шуңа күрә без восстание планын төзүгә аерата җаваплы карарга тиешбез. Без Интернационал Үзәккә бары тик һәр яктан уйланган, нигезләнгән план гына тәкъдим итәргә тиешбез. Сез моның никадәр тирән политик әһәмияте барлыгын аңлыйсыз дип уйлыйм. Бухенвальдны һава көчләре белән юк итүләре мөмкин. Бу вариант планда бөтенләй каралмаган... Разведка эшләре җитәрлек түгел. Дошман турында, аның көче һәм оборонасы турында без аз беләбез. Ә боларны яхшылап белмичә төзелгән планның бәясе сезгә мәгълүм. Бригада командирларының берсенең дә лагерьдан чыкканы, лагерьдан тышта ниләр барын үз күзе белән күргәне юк. Бу һич ярый торган эш түгел. Симагин сөйләгәндә Назимов кызарып утырды һәм иртәгә үк Николай Толстыйдан үзен лагерьдан чыгаруны оештыруны үтенергә булды. Назимов уйлаган эшен беркайчан да үтәми калмый иде. Чиксез аруына карамастан, ул кич белән Толстый янына китте. Толстый нигәдер күңелсез иде. Назимов борчылып: — Авырыйсыңмы әллә? — дип сорады. — Нигәдер вата, сөякләр сызлый, — диде Толстый әкрен генә. — Симагин беләме? Бәлки, ярдәм кирәктер? — Юк, кирәкми, — диде Толстый. — Үтәр әле. Ләкин күзләрендә әрнү иде. Назимов аны хәтта кызганып куйды һәм үзенең ни өчен килгәнлеген дә әйтергә базмый калды. Ләкин Толстый үзе сүз башлады. — Лагерьдан чыгасың киләме? — дип сорады ул. — Әйе,—диде Назимов.—Үз күзем белән карыйсы нәрсәләр бар иде. — Ярар. Форарбайтер белән сөйләшеп чәй-кофе командасына керттерермен. Ничәдә чыгасыңны иртән әйттерермен. һәм ул урыныннан торды. Назимов борчылып: — Форарбайтер янына хәзер үк бармакчы буласыңмы? — дип сорады.— Тышта кар катыш яңгыр ява бит. Синең бөтенләй аяктан егылуың мөмкин. — Ул турыда сөйләшмик, — диде Толстый. — Без — солдатлар. Солдат эше яңгыр яуса да, боз яуса да эшләнергә тиеш. Иртән Назимовны Толстыйның кешесе күреп: — Уникедә,—дип әйтеп китте. Менә лагерь капкасы башындагы электр сәгать уникене күрсәтә иде. Бүген дә, кичәге кебек, һаман юеш кар ява, бер өзлексез салкын җил өрә. Лагерь өстеннән соры болытлар агыла. Алар түбәнтен генә төньяктан көньякка таба күченәләр. Әйтерсең, алар кешеләрне, баракларны изәр өчен шулай түбән салынганнар. Кухня янында Назимовны ике тоткын көтеп тора иде. — Кузгалдыкмы? — Кузгалдык. Башта алар кайнар чәйле ике термос куелган кечерәк арбаны икесе алдан тартып, берсе арттан этәреп лагерьның тышкы ягыннан — тимер чыбык киртәсе буйлап бардылар һәм, әледән-әле туктап, постта торучы солдатларга кайнар чәй бирделәр. Вышкаларның берсендә, чәй биргәндә, Назимов кара шинельле власовчыны күрде. Күз ачып йомганчы аның күзләре кабынып китеп, кайнар чәйне чак кына тегенең йөзенә бәрүдән тыелып калды. Власовчы да аның кичерешен сизде булса ки< рәк, бүре кебек карап алды. Ләкин берни әйтмәде. Чәйне иңбашы аша җиргә түкте дә яңасын китерергә кушты. Назимов үз-үзен кулга алып өлгергән иде инде. Карышмыйча, яңа чәй китереп бирде. Шуннан соң алар арбаларын «Густлов-всрке»га таба бордылар. Аннары, шлагбаумга җитәрәк тагын бер борылыш ясап, уңга китте1. ,с. Ә." >4 11 49 50 ләр. Сул якта лагерьны саклау өчен төзелгән ут нокталарының икенче сызыгы күренә иде. Назимовның үткен күзләре андагы һәр үрне, һәр түмгәкне капшап бардылар. Ул бигрәк тә амбразураларга игътибар итте. Амбразуралар бер генә якта — лагерьга гына карыйлар. Димәк, һөҗүм вакытында, аларны камап торырга кирәк булмас. Яннарыннан узып китсәң, арттан ата алмыйлар. Корал складлары турысыннан узган чакта, арбаның тәгәрмәчен төзәткән булып, Назимов тирә-юньне шактый озак күзәтеп торды. Склад ишекләрен, аларга килү юлларын аныклады. Аннары алар СС офицерларының виллалары яныннан, эсэс казармаларын сул кулда калдырып, СС ашханәсе һәм СС рсвиры яннарыннан үтеп, лагерьны урап, яңадан капка төбенә килеп туктадылар. Бу озын юлда күзенә чалынган һәрнәрсәне Назимов күңеленнән үз картасындагы разведка мәгълүматлары белән чагыштырып барды. Байтак кына яңалыклар бар иде. Фашистлар тимер чыбык киртәсе буена берничә урында яңа дотлар ясыйлар. Кайбер дотларның амбразураларыннан пулемет көпшәләре чыгып тора. Назимов юлларга аеруча игътибар итте. Восстание вакытында бу юлларның һәрберсеннән гаскәр килүе мөмкин иде. Шул ук кичне Назимов батальон командирларына да разведкага чыгарга боерык бирде һәм өч-дүрт көн үткәч, аларны яңадан бергә җыеп, алар алып кайткан мәгълүматларны үз мәгълүматлары белән чагыштырды. Тимер чыбыкны кайдан өзү яхшырак булыр дип сорады. Моның берничә шарты бар иде: ул урын, беренчедән, бригада подразделениеләре тупланган җирдән ерак булмаска һәм, икенчедән, бу урыннан ударның төп объектларына: корал складларына һәм эсэс казармаларына иң якын ара булырга тиеш. Назимов корал складларына аеруча әһәмият бирә иде. Яшерен оешманың үз коралы штурмны башлап җибәрү өчен генә җитәрлек иде. Үзара уйлашканнан соң бер фикергә килделәр. Төп удар почмактагы запас агач капка турысыннан булырга тиеш. Бу урын барлык шартларга туры килә. Хәзер восстание планын төгәлләргә дә мөмкин иде. Берничә көн үткәч, Назимов Таш бригаданың командиры Борис Бибиков белән очрашты. Урта буйлы, озынча йөзле, акыллы коңгырт күзле Бибиковны Назимов хәрби белеме өчен яратып өлгергән иде. Бибиков сугышка кадәр Моторизация-механизация академиясен тәмамлап, сугыш вакытында танк полкы белән командалык иткән булган. Бибиков та, аның батальон командирлары да разведкага чыгып кергәннәр иде. Ул Назимовның рус бригадалары өчен төп удар почмактагы агач капка юнәлеше булырга тиеш дигән тәкъдиме белән килеште. Шуннан соң һәр бригаданың туплану урыннарын билгеләргә керештеләр. Агач бригаданың кешеләре лагерьның көньяк-көнбатыш читендәге тимер чыбык киртәсенә якынрак торалар. Димәк, аларның туплану урыны сигезенче патология блогы белән беренче һәм җиденче блоклар тирәсендә булырга тиеш. Бу урынның уңай ягы тагы шунда: СС сакчы- ларыннан аны беренче патология блогы каплап тора. Димәк, моннан почмак вышкага һәм почмак агач капкага сиздерми һөҗүм итәргә бик җайлы. Капканы җимереп тимер чыбыкны өзгәч, Агач бригада батальоннары иң якын юлдан СС казармаларына һәм корал складларына барып чыгалар. Хәрби әсирләр отряды Агач бригада белән тыгыз бәйләнештә аңардан уңдарак хәрәкәт итә. Бер үк вакытта бу отряд һөҗүм итүчеләрне ССчыларның тышкы һөҗүменнән дә каплый. Таш бригада лагерь ревиры янына туплана һәм көнбатыш юнәлештә һөҗүм итә. 51 Тимер чыбыкны өзгәннән соң, Таш бригада тимер чыбык киртәсе буйлап Агач бригада белән хәрби әсирләр отрядына ярдәмгә килә. Шул ук вакытта Таш бригада хәрәкәт итүче частьларның уң флангысын һәм тылын капларга тиеш, ә ССчылар шәһәре районына чыккач, бу шәһәрнең көнбатыш почмагында торган СС рсвирын ала. Агач бригададан сулдарак немец иптәшләрнең отрядлары хәрәкәт итә. Алар лагерьның үзәк капкасын — браманы алырга тиешләр. Немецләрнең уң канатында югослав патриотлары, аннары француз, поляк, чех һәм башка милләтләрнең отрядлары китә. Бөтен ваклыкларына кадәр төгәлләнгән, исәпләнгән восстание планы әзер булгач, Рус Хәрби-политик Үзәге аны яңадан бер тикшерде һәм кабул итте. Аннары Симагин бу план турында Интернационал Үзәккә доклад ясады. Интернационал Үзәк планны раслады. 54. ИКЕ СЫЙНЫФ Шулай итеп, 1944 елның декабренда Бухенвальдта кораллы восстание күтәрү өчен хәзерлек нигездә төгәлләнгән иде инде. Көн тәртибенә восстаниене кайчан башлау мәсьәләсе килеп басты. Декабрь ахырларында бригадаларның сугышчан хәзерлеген тагын бер тапкыр бик җентекләп тикшергәннән соң, Рус Хәрби-политик Үзәге кораллы восстаниене кичекмәстән башлау мәсьәләсен бөтен җитдилеге һәм җа- ваплылыгы белән Интернационал Үзәк алдына куярга булды. Бу эш оешма җитәкчесе Симагинга тапшырылды. Рус Хәрби-политик Үзәгенең тәкъдимен карар өчен кыска вакыт эчендә Интернационал Үзәк ике тапкыр җыелды һәм ике тапкыр бик кайнар бәхәсләр булып алды. Милли оешма җитәкчеләренең күбесе восстание башларга иртәрәк әле дигән фикерне якладылар. — Ничек иртә булсын!—диде Симагин. — Безнең гаскәр бар, безнең корал бар, гомуми шартлар безнең файдага. Шул иртә була димени? Кыюсызлык, көтеп тору — безнең эш түгел, иптәшләр. Без азатлыкка бары тик корал көче белән генә юл сала алабыз. Хәзер Совет Армиясе таулар артында түгел, ул монда, Чехословакия, Венгрия, Югославия җирләрендә. Без сугыша-сугыша аның белән кушылуга таба барырбыз. Безнең тәкъдим: кораллы күтәрелешне кичектермәү. Рус бригадалары сугышчан боерыкны үтәргә әзер торалар. — Без әзер түгел әле, безнең отрядлар әле тулысынча мобилизацияләнмәгән, — диделәр поляклар. Аларга немецләр, югославлар һәм башкалар кушылды. — Без сиксән мең кешенең язмышын куркыныч астына куя алмыйбыз, — диделәр алар. — Ә гитлерчыларның безне юк итә башлауларын көтү — куркыныч астына кую түгелмени? — дип Симагин яңадан аларга каршы чыкты. Симагинны француз һәм чех вәкилләре яклады. Алар коралга тотынырга вакыт җиткәнлеген, соңгы төймәнең тагылып бетүен көтүдә мәгънә юклыгын әйттеләр. Шуннан соң Вальтер сүз алды. — Иптәшләр, — диде ул, ашыкмый гына, — без барысын да акыл белән үлчәргә тиешбез. Совет Армиясе Чехословакиядә, Венгриядә һәм Югославиядә булса да шактый ерак әле. Совинформбюро сводкаларыннан күрә торгансыздыр, хәзер күбрәк җирле сугышлар бара. Совет Армиясе яңа, соңгы сикерешкә көч җыя булса кирәк. Үз тирәбезгә карыйк. Безнең разведка мәгълүматларына караганда, нацистлар Веймар һәм Эрфурт тирәләренә шактый зур гаскәри көчләр туплаган. Берничә дистә дивизия! Алар бездән нибары ун-унбиш километр ераклыкта гына 52 торалар. Союзниклар кыймылдамый. Димәк, без восстание башлау белән үк Гитлер, бер дә курыкмыйча, үзенең регуляр гаскәри көчләрен безгә каршы борачак һәм алар танклар, туплар белән безне берничә сәгать эчендә кырып бетерәчәкләр. Мондый шартларда восстаниене бары тик ахыр чиктә —- гитлерчылар лагерьга кул суза башлаганда гына күтәрергә кирәк. Ул чакта безнең сайларга мөмкинлегебез булмаячак. Тавышка куйганда күпчелек немец иптәшләр яклы булды һәм восстание мәсьәләсе хәзергә ачык калдырылды. Үзенең интернационал вазифасына турылыклы булган Рус Хәрби-политик Үзәге, үзен тулы- сынча хаклы санаса да, гомуми карарга каршы чыкмады. Симагин утырыштан бик арып кайтты. Ул үзен рухи яктан да, физик яктан да алҗыган итеп хис итте. Ләкин аңа иптәшләре Ефимовның хәле авыраеп китүен әйткәч, ул шунда ук ревирга — Ефимов янына китте. Моннан берничә көн элек гестапо үләр хәлгә җиткән Ефимовны һәм Славинны кире Бухенвальдка кайтарган иде. Тимошаның терелүенә өмет булса да, Ефимовның хәле үтә начар иде. Ефимовның кайтуы турындагы хәбәр тоткыннарга мәгълүм булгач, һәр милләтнең вәкилләре азык-төлек һәм дарулар алып аның янына килә башладылар. Ләкин иң кыйммәтле дару — дуслык мәхәббәте дә гомуми көрәшкә бөтен көчен биргән бу батырны терелтә алмады. Аның хәле көннәнкөн начарлана барды. Симагин килеп кергәндә, Ефимовның эчкә баткан күзләре' йомык, кара көеп чыккан иреннәре аз гына ачык иде. Ул сүзсез генә аның баш очына килеп утырды, кулын тотты. Ефи.мовның кулы салкыная башлаган иде инде. — Николай Семенович, — диде Ефимов, күзләрен бер генә секундка ачып,— бәхил бул. Мин үләм инде... Җиңү көненә... Илгә... балаларым... Ефимовның кулы салынып төште. Ул үлгән иде инде. Соңгы юлга — крематорийга Ефимовны Хәрби-политик Үзәк членнары: Симагин, Бикланов, Леваков, Руденко озата бардылар. Аларның һәрберсе үзләренең һәм йөзләрчә, меңнәрчә бүтән кешеләрнең исән калулары белән шушы каһарманга бурычлы булуларын бик яхшы беләләр иде. Аны кадерләп, хәрби хөрмәт белән, салют биреп күмәсе иде, ә алар аны крематорий ишеге алдында яндырылырга чират көтеп яткан башка үлекләр янына куеп калдырырга мәҗбүрләр иде. Бу алар өчен иң авыр җәза иде. Алар башларын түбән иеп, бер-берсенә карамыйча кайтып киттеләр. Ләкин никадәр авыр булса да, кайгыга бирелер чак түгел. Вакыйгалар чамадан тыш кызулык белән бер-берсен алмаштыралар иде. Лагерь буенча яңа хәбәр таралды: — Немец политик тоткыннарын армиягә алалар! Бөтен Германия буйлап тоталь мобилизация баруы, унбиш яшьтән алып бабайларга хәтле барлык ирләрне армиягә куулары турында тоткыннар беләләр һәм шул хакта үзара көлеп сөйлиләр иде. Чәй-кофе командасы кешеләре ул тотальләрне лагерь сакчылары арасында күреп тә кайтканнар иде. — Борыннарыннан маңкалары агып тора, — дип көлделәр алар. Шулай да политик тоткыннарны армиягә алырга җөрьәт итәрләр дип берәү дә уйламый иде. «Яшелләрнең» күбесе элек үк китеп беткән иде. Шулай ук немец коммунистлары Гитлсрга хезмәт итәргә, кулга корал тотып Совет Армиясенә каршы сугышырга, сыйнфый туганнарына атарга риза булырлармы икәнни? 53 Бу сорау Бухенвальдтагы барлык политик тоткыннарны дулкынландыра һәм бу хакта үзара кызу-кызу бәхәсләр куерып торды. Башта ышанып бетмәгәннәр иде, ләкин политик тоткыннарны армиягә язылырга чакырулары дөрес булып чыкты. Политик тоткыннарга ватан алдындагы гөнаһларын каннары белән юарга Гитлер үзе рөхсәт иткән икән. Сугыш беткәч, барыгыз да семьяларыгыз янына тулы хокуклы кешеләр булып кайтырсыз, дигән ул. — Үзләре теләп язылучылар комендатурага рәхим итегез, — дип кычкырды радио. Бөтен лагерь тып-тын калып, немецләрне күзәтте. Нишләрләр? Нинди җавап бирерләр? Ниһаять, шатлыклы хәбәр ишетелде: комендатурага таба аяк атлаучы немец булмаган! — Немец политик тоткыннары Гитлерныц чакыруын кире какканнар!— Хәзер һәр блокта, һәр командада бары тик шул турыда гына сөйлиләр иде. Ләкин бу эшнең моның белән генә бетүе мөмкин түгел иде. Чыннан да икенче көнне лагерь коменданты барлык немец политик тоткыннарына капка янына җыелырга боерык бирде. Сигез йөз политик тоткын капка алдындагы мәйданга чыгып басты. Бераздан, барлык СС офицерларын ияртеп, лагерь коменданты Пистер да килеп җитте. Ул шунда ук политик тоткыннарга мөрәҗәгать итеп, ватан исеменнән аларны авыр көннәрдә Германиягә турылыклы булырга, күңеллеләр булып эсэс гаскәренә язылырга өндәде. — Эсэс рейхсфюреры,—диде Пистер,—татулашу өчен немецләргә кулын суза. Сез тигез хокуклы гражданнар сыйфатында кулыгызга корал тотып немец ватанын саклау бәхетенә ирешә аласыз... Пистер берсеннәнчберсе татлы вәгъдәләр чәчеп сөйләгән чагында, кулларына кәгазь тоткан писарьлар теләгән бер кешене язарга әзер булып, сафлар буйлап йөгереп йөрделәр. СС офицерлары, кулларын артларына куеп, тоткыннарга сөзеп карап тордылар. Аларның чытык йөзләрендә янау, куркыту һәм җирәнү ярылып ята иде. Политик тоткыннар эндәшмәделәр. Алар арасында гитлер армиясенә язылырга теләүче бер генә кеше дә табылмады. Пистер гасабилана башлады. Эсэс офицерларының йөзләре тагын да чытыла төште. — Акыллы булыгыз, — диде Пистер һәм башын югары күтәреп крематорий морҗасына карады. Мәйдандагы тоткыннар аның нәрсә әйтергә теләгәнен бик яхшы төшенделәр. Алар үзләренең яшәү белән үлем бусагасында басып торганлыкларын беләләр иде. Шулай ук бер-берсенә дошман булган ике сыйныф арасында бернинди килешү була алмавы да аларга ачык иде. Мәйдандагы йөзләгән кешеләрнең берсе дә эндәшмәде, берсе дә «акыллы булырга» теләмәде. Вакыт үтте. Нервлар көрәше дәвам итте. Бер сәгать, ике сәгать, өч сәгать... Мәйдан эндәшмәде. —Актык мәртәбә әйтәм, акылсыз булмагыз! — дип шыелдады Пистер. Шуннан соң да мәйдан эндәшмәде. Ниһаять, Пистер, аның артыннан офицерлар, кырт борылып, өерләре белән капкага таба юнәлделәр. Тоткыннарның йөзләре әкрен генә яктыра башлады. Әнә көлемсериләр дә инде. Алар җиңделәр! 55. ӘЗЕРЛӘР! Тормышта һәркем үзенә күрә философ. Бөтенләй философ булырга теләмәгән, көнкүреш ваклыкларыннан өскә күтәрелмәгән кешеләрне дә тормыш айкап алып, чайкап салып, уйланырга мәҗбүр итә. Ничек уйланмыйсың? Син азат идең, син беркемгә дә тими идең, карак, кеше 54 үтерүче түгел идең, эшли идең, эшләп тапканыңа сөенә идең, семьяң бар иде, эштән соң син шатланып алар янына кайта идең, вакытың булганда теләгән җиреңә чыгып китә ала идең. Бакчалар, болыннар, ур- ман-кырлар — һәммәсе сине чакыра иде: кил, күр, хозурлан. Дусларың күп иде синең, син алар белән кунакка йөрсшә идең, күңелең тулса җырлый, дәртең ташыса биеп җибәрә торган идең. Музыка тыңлыйсың килсә, радионы гына бора идең; дөньяның барлык мәшһүр кохмпози- торлары: Бетховен, Моңарт, Бах, Шопен, Чайковский, Глинка — һәммәсе сиңа гүзәл иҗат җимешләрен сузалар. Телисең икән, театрына, киносына чыгып китәсең, телисең икән кулыңа китап, журнал, газета аласың. Телисең икән... Әйе, күңелең ни теләсә, һәммәсе синең иркендә иде, син^көчле идең, син ирекле идең, син кеше идең. Һәм кинәт шуларның берсе дә калмады. Син — кол, син — тимер челтәр эчендә, синең бернинди хокукың юк, — сине теләгән вакытта кыйный, мыскыл итә, ата, үтерә алалар. Син беркая бара алмыйсың, син япа-ялгыз, семьяң, якыннарың кош очып җитмәс җирдә... Ничек уйланмыйсың мондый чакта? Ничек философ булмыйсың? Бар иде вакытлар, Назимов та боларның Һәммәсе турында да кай- такайта уйланды. Уйланмыйча, баш ватмыйча мөмкин түгел иде ул чакларда. Әмма бүген Назимовның күңелен бөтенләй-бөтенләй башка нәрсәләр борчый иде инде. Төннәрен кинәт уянып киткән минутларында да, лагерь буйлап яки лагерьдан чыгып разведкада йөргәндә дә, көндезге эш вакытларында да, иптәшләре белән сөйләшеп утырганда да ул үз-үзенә һаман-һаман бер үк сорауны бирә иде: — Җиңү өчен барысын да эшләдеңме? Берәр нәрсәне онытмадыңмы? Күрелми калган нәрсәләр юкмы? - Бу гадәттән тыш сугышта корал көченнән битәр кешеләрнең рухи көчләре хәлиткеч роль уйнавын Назимов, әлбәттә, командир буларак исәпкә ала иде. Шуңа күрә комиссар аңа: — Ленин көннәрендә хәрби әсирләр лагеренда Владимир Ильичка багышланган кайгы митингысы үткәрелә, — дигәч, Назимов, бик кирәкле бер эше исенә төшкән кешедәй талпынып китеп: — Бик кирәк бу! —диде.— Кыю һәм шәп бу, Давыдов! — дип комиссарның җиңенә кагылды. — Хәзер безгә менә шундый кыю, гадәттән тышсыман күренгән нәрсәләр турында күбрәк уйларга кирәк. Кыю нәрсәләр кешеләрне җиңүгә мобилизацияли, күңелләрендә ышаныч арттыра. — Бу безнең планда бар, — диде комиссар, Назимовның пафосына аз гына да исе китмичә, — без барлык подразделеииеләрдә дә Владимир Ильич турында әңгәмәләр үткәрәчәкбез. — Тик политрукларыңны кисәтеп куй: вәгазь сөйләмәсеннәр! — диде Назимов кызып китеп һәм шунда ук: — Ник елмаясың? — дип комиссардан сорап куйды.—Андый политрукларым юк дисеңме? Кара аны! Владимир Ильич кем булган? Бөркет! Ул бер нәрсәдән дә курыкмаган, җиңүгә ышанган! Әңгәмәләрдә дә... Аңлыйсыңмы мине? — Аңлыйм, — диде Давыдов, көлемсерәвен яшереп. Ничектер шулай килеп чыкты, Назимов Давыдов белән якыннан дуслашып китә алмады. Бәлки, конспирация шартлары, еш очраша алмау комачаулагандыр, бәлки холыклары килешеп бетмәгәндер. Ләкин шулай булуга да карамастан, алар бер-берсен хөрмәт итәләр һәм бер- берсенен сүзенә колак салалар иде. Хәрби әсирләр кичке һәм иртәнге барлауларга тоткыннар белән бер үк вакытта чыксалар да, барлауны оппель мәйданда түгел, үз лагерьларындагы аерым мәйданда гына үткәрәләр 'иде. Гадәттә барлау бетү белән үк әсирләр тизрәк баракка чабалар иде. Бүген берәү дә урыныннан кузгалмады. 55 Кар ява, январь җиле сызгыра иде. Бөтерелеп, биеп торган шул кар бураны эченнән шыксыз бараклар, чәнечкеле тимер чыбык киртәсе, кара вышкалар күренә. Барак буйларына кар көртләре өелеп бара. Кар кешеләрнең башларына, иңнәренә төшә, ләкин берәү дә кузгалмый. Барысы да аска караган. Степан Бикланов, әкрен, ләкин бар кешегә ишетелерлек тавыш белән кайгы митингысын ачып, команда бирде: — Владимир Ильич Ленинны искә алып, тын тору өчен смирно! Сафлар чак кына кузгалып яңадан тынып калдылар. Хәзер инде кешеләрнең карашлары еракка төбәлгән, үткен һәм горур иде. Алар гүя котырынган кар бураны эчендә Ленинның үзен күрәләр, аның ялкынлы тавышын ишетәләр: — Бер тапкыр азатлыкны татыган кешеләр яңадан беркайчан да кол булмас! Аларны кол итә торган, кара көчләргә баш идерә торган бернинди әмәл дә юк! — дип әйтә иде кебек Владимир Ильич аларга. Тирән тынлык эчендә сафлар һаман басып тора бирделәр. Тимер чыбык киртәсе буенда кичке барлаудан блокларына кайтучы төрле милләт тоткыннары туктый башладылар һәм ни булган, иик таралмыйлар? дип берберсеннән сораштырдылар. — Егетләр, әллә сезгә җәза бирделәрме? — дип арадан берсе әсирләргә дә мөрәҗәгать итте. Аңа да җавап бирүче булмады. Кешеләр һаман башларын югары тотып, карашларын еракка төбәп сүзсез басып тора бирделәр. — Нәрсә сорап торасың, — диде яңарак килеп туктаган тоткын, — бүген совет кешеләренең кайгы көне бит. Владимир Ильич үлгән көн. Ә сафлар һаман тантаналы кайгы эчендә басып тордылар. Тимер чыбыклар янына яңадан-яңа тоткыннар җыелды. Алар да тын гына басып тордылар. Аларга да Ильич кадерле, алар да Ильич турында уйлыйлар иде. Ярты сәгать үткәч, яңадан Степан Биклановның тавышы ишетелде: — Вольно... Менә мәйданда беркем дә калмады, буран гына аяк эзләрен кар белән күмеп, сызгырып улады. Бу митингта речьләр булмады, ләкин һәркемнең күңелендә Ленин нде һәм алар хәзер аны үзләре белән баракларга алып кереп киттеләр... Көннәр үтә торды. Инде февраль керде. Көн урталарында шактый җылыта. Тоткыннар, төркем-төркем булып та, берәм-берәм дә кояшка чыгып утыралар һәм үзара ашыкмыйча гына сөйләшәләр. Тышкы яктан бернинди дә аерма юк кебек: алар 1943 елның февралендә дә, 1944 елның февралендә дә менә шулай эштән буш минутларда туңган сөякләрен кояшта җылытканнар иде. Ләкин ул чакта исән калу, котылу өметләре бик-бик еракта иде аларның. Ә быел һәркем инде котылуның айлар белән түгел, бәлки атналар белән генә саналуын ачык сизә нде. Совет Армиясе инде герман җирендә — Көнчыгыш Пруссиядә һәм Помераниядә, Силезиядә һәм Брандербург провинциясендә сугыша. Көн саен немецләрнең әле бу, әле теге шәһәрен сугышып алалар. 12 февральдә Венгриянең башкаласы Будапешт, 14 февральдә Шнай- демюль шәһәре, берничә көн үткәч, Вормдитт һәм ДАельзак шәһәрләре алынды. Помераниядә, Силезиядә, Бреслау тирәләрендә, Дунай буйларында алынган шәһәр һәм авылларның исәбе юк. — Безнең азатлык Көнчыгыштан килә! — дип әйтеп куя шунда бер француз яки чех һәм, туплар гөрселдәве ишетелмиме дип, ябык кулын колагына китереп бик озак тыңлап утыра. Кайберләре хәтта, валлаһи 56 менә, туп тавышларын ишстәм,— ялганласам утырган урынымда җир упсын дип тә иптәшләрен ышандырырга тырышалар иде. Азатлыкны шулхәтле сагынганнар иде алар. Гитлерчыларның хәлләре никадәр хөрти икәнен тоткыннар үз күзләре белән дә күрәләр иде. Лагерьны саклаучы кайбер эсэсчылар рус тоткыннары, бигрәк тә лагерь старосталары, штубендинстлар алдында ялагайлана башладылар. Хәтта Дубина булып Дубина да беркөнне 8 нче баракта бер рус малаеның нәни иягеннән тотып күзләренә караган да: — Гут рюски мальчик, — дигән. Ә Сабир белән тагын да кызыграк бер хәл булган. Кухняда эшләүчеләр аңа авыруларга дип, бер чиләк бәрәңге биргәннәр. Сабир бәрәңге өстен ком белән каплаган да үз барагына кайтып киткән. Юлда аңа эсэс офицеры очраган. Бер кулына чиләк тоткан Сабир, икенче кулы белән баш киемен салып, офицер яныннан төз адымнар белән узып барганда офицер аны туктаткан да: — Нәрсә алып кайтасың? — дип сораган. Сабир «ком...» дип әйтергә авызын ачкан килеш туктап кала: ком бәрәңгеләр арасына коелып беткән! Инде атып үтерә дип көтеп торганда эсэс офицеры Сабирның баш киемен кулыннан алган да, чиләк өстснә каплап: — Бар кайт, — дигән. Эсэсчыларның икенче төрлеләре, киресенчә, зәһәрлекләрен арттыра баралар иде. Болары: без дә бетәбез, сезне дә бетерәбез, дигән шикелле һичбер гаепсез диярлек кешеләрне дә кыйный, ата башладылар. Элек өченче тәрәзәгә нинди булса берәр «гаебе» булган тоткыннарны гына чакыралар иде. Бу көннәрдә «гаепләре» бөтенләй булмаган кешеләрне дә өченче тәрәзәгә күпләп чакырулар, «серле абзарга» кертеп атулар бермә-бер күбәеп китте. Шуның өстенә азыкны да кыса башладылар. Болай да актык көчләре белән генә селкенеп килгән кешеләр ачлыктан тәмам хәлсезләнеп егылыр хәлгә җиттеләр. Үлүчеләрнең саны бик нык артты. Крематорий ишек алды мәетләр белән тулды. Җитмәсә, кокс булмау сәбәпле, крематорий күп вакытта бөтенләй эшләми иде. Үлекләрне карьерга чыгарып тирән чокырларга ташлый башладылар. Ә ул арада Бухенвальдка эшелонлапэшелонлап яңа тоткыннар килеп торды. Аларны Венгриядән, Румыниядән һәм башка җирләрдәге концлагерьлардан китерәләр иде. Юлда, аннары Кече лагерьда алар йөзәрләп кырылалар иде. Кече лагерьда баш тыгар урын да калмады. Брезент палаткалар корып карадылар. Шуннан соң да күпләр ачык һавада кунарга мәҗбүрләр иде әле. Тоткыннар арасында тимгелле тиф, дизентерия кебек йогышлы авырулар башланды. Бөтен байлыклары муеннарына таккан буш консерв банкасы булган бу мескеннәргә каравы йөрәкне өзә иде һәм Интернационал Үзәк, кулыннан килгәнчә, аларның хәлен җиңеләйтү чараларын күрергә кереште. Яна килүчеләрне ничек тә булса тизрәк 'мунча кертергә, киендерергә, баракларга урнаштырырга кирәк иде. Бу мәшәкатьләр оешма эшендә, билгеле, өстәмә кыенлыклар тудыралар һәм восстаниегә әзерлек эшләренә комачаулыйлар иде. Ләкин восстание эшенә әзерлекне һич тә туктатырга ярамый иде. Рус Хәрби- политик Үзәге ике мөһим карар кабул итте. Иң элек ул Кече лагерьда төзелә башлап та Семенов киткәч тоткарланып калган резерв бригадасын тизрәк төзеп бетерү чараларын күрде. Хәзер, Кече лагерьда *а ' лык саны арту сәбәпле, бу бригаданың әһәмияте бик нык үсә иде. Аннары махсус сангруппа төзү турында карар кабул ителде. Кече лагерь бригадасының командиры итеп элекк^ политработник Сергей Шведов, сангруппа начальнигы итеп врач Титов билгеләнде. Аннары Хәрби-политик Үзәк сугышчан хәзерлекне тикшерү өчсн 57 Агач һәм Таш бригадаларда махсус инспекция үткәрү турында карар кабул итте. Назимов бу эшне алданрак башлаган иде. М-А, М-Б, М-В группаларын ул үзе тикшерде. М-Д группасын тикшерергә Хәрби-политик Үзәк члены Иван Иванович Смердов килергә тиеш иде. Якшәмбе көн Назимов алты ноль-нольдә М-Д группасын, ягъни батальон, рота, взвод, отделение командирларын сугышчан хәлгә китереп урамга чыгарырга боерык бирде. Алты туларга унбиш минут дигәндә 42 нче блокка Смердов килде. Ул һәйбәтләп юынган, кырынган, киемен пөхтәләп ямаган, чистарткан иде. Назимов та шулай ук әйбәтләп кырынган, юынган, киемен чистарткан иде. Назимов тавышын әкренәйтә төшеп рапорт бирде. — М-Д группасы смотрга әзер. Инспекцияне башларга рөхсәт итегез, — диде. — Башлыйк, — диде Смердов һәм Назимовныц кулын кысты. Аннары алар урамга чыктылар һәм, кулларын артка куеп, ком сипкән юл буйлап әкрен генә бара башладылар. Бу минутта меңләгән тоткыннар кебек ябык йөзле бу ике кешенең ике өлкән командир икәнен, яшерен гаскәргә тикшерү ясап йөрүләрен кем генә башына китерә алыр иде икән! Алар шушында йөрүче меңләгән тоткыннардан бер яклары белән дә аерылмыйлар иде. Аннары аларның гаскәрләре дә гадәттәге регуляр частьлар кебек мәйданга саф-саф булып тезелмәгәннәр иде. Белмәгән кеше бу гаскәрне гади күз белән хәтта күрә дә алмый иде. Әнә эштән кайткан кешеләр — бүген якшәмбе, иртәрәк кайтканнар— урамга, барак каршыларына чыкканнар. Көн матур, җылы. Тоткыннарның кайберләре киемнәрен ямый, башмакларын төзәтә, кайсы тәмәке тартып иптәшләре белән сөйләшә, кайсы кулына себерке тотып, блок тирәсен себергән була, кайсы юлларга ком сибә. Кыскасы, һәрберсе нәрсә белән булса да мәшгуль. Назимов белән Смердов шушы меңләгән кешеләр яныннан әкрен генә узып баралар. Билгеле, берәү дә аларга каршы йөгереп килеп рапорт бирми. Менә төркемнәрнең берсе янында тәмәке тартып басып торган комбат Задонов, аларны күрүгә, сынын турайта һәм сизелер- сизелмәс кенә баш ишарәсе белән, үзенең рота командирларын, бераз арырак басып торган взвод һәм отделение командирларын ымлап күрсәтә. Назимов шулай ук баш ия һәм алар Смердов белән бер сүз әйтмичә узып китәләр. Димәк, кешеләр тиешле урынга, тиешле вакытта чыкканнар. Әлбәттә, алар, батальон командирыннан башкалары, ни өчен чыкканлыкларын, бигрәк тә аларны тикшереп йөрүләрен белмиләр иде. Харитонов һәм Чернов батальоннары да үзләренә билгеләнгән урыннарга чыкканнар иде. Алар шулай ук сүзсез баш хәрәкәте белән комбригка сугышчан бурычны үтәргә әзер торганлыклары турында рапорт бирделәр. Инспекция вакытында приказны үтәмәгән яки дисциплинасызлык күрсәткән бер генә очрак та булмады. Янадан 42 нче баракка әйләнеп кайтканнан соң Смердов Нази- мовка: — Мин канәгать. Мин сезнең бригаданың сугышта сынатмавына ышанам, — диде. 56. КОНЦЕРТ Лагерьны саклаучы ССчылар гына түгел, алардан югарырак утыручы фашистлар да Бухенвальд тоткыннарының аларга нинди зур нәфрәт белән карауларын беләләр иде. Актык минут килеп җиткәндә аларның каршылыксыз гына үләргә риза булмаулары да сер түгел иде 58 инде, һәм менә көннәрдән .беркөнне обер-палач Гиммлер, тоткыннарның котын алыр өчен, Бухенвальдныц бөтен төштән күренә торган җирендә 15 тоткынны асарга дип үз исеменнән боерык бирде. Бөтен күңелләре белән ирек турында уйлаган, көнчыгыштан яңгыраган азатлык күкрәүләрен ишетеп куанып йокыга яткан, төшләрендә якыннарын күргән, бөтен гаепләре Гитлерга баш имәү генә булган бу унбиш политик тоткын, төрле-төрле милләтнең унбиш улы баганада чайкалалар инде. Аларны караңгы төшеп килгәндә астылар. Готкыннар ярдәмгә ташланмасыннар дип аларга йөзләгән автоматлар, пулеметлар төбәлгән иде. — Иптәшләр! Башларыгызны югары тотыгыз! Азатлык көнчыгыштан килә. Гитлер капут! Унбиш кешенең кайсы кычкырды бу сүзләрне, кайсы телдә — анысын соңыннан берәү дә әйтә алмады, ләкин руслар русча, французлар французча, немецләр немецчә, поляклар полякча, чехлар чехча кычкырганны ишеттек дип ант итеп сөйләделәр. Ләкин Гиммлер ялгышты. Гаепсез кешеләрнең асылынуы тоткыннар арасында каушау, курку түгел, киресенчә, яңа ачу, яңа нәфрәт уятты. Немец коммунистлары бу приказның Гиммлердан килүен белеп алдылар, һәм бөтен баракларга таралган агитаторлар моны барлык тоткыннарга җиткерделәр, һәр агитатор үзенең сүзен: — Фашизм — үлем ул. Аңа каршы аяусыз көрәшергә кирәк! Берәү дә бу көрәштән читтә калмасын!—дип бетерә иде. Билгеле, агитаторлар коралга тотынырга чакыра алмыйлар иде. Бу иртәрәк иде әле. Ләкин тоткыннар үзләре бу мәсьәләне ачык куйдылар: — Әгәр авыз ачып карап торсак, иртәгә безне дә дарга асачаклар. Бөтенебез бер булып, тимер чыбыкларга ташлансак, берни эшләтә алмаслар. Бөтенебезне үтерә алмаслар. һәр милләтнең агитаторы, билгеле, халыкның настроениесе турында үзенең өлкән иптәшенә сөйли иде. Рус агитаторларыннан алынган шундый мәгълүматлар әкренләп барысы да политбүлек начальнигы Сергей Катков кулында туплана иде. — Яхшы, нәфрәт утының тоткыннар күңелендә дөрләп януы яхшы, — ди иде ул шушы мәгълүматларны алып килгән иптәшләренә. — Тиздән без моны ялкынга әверелдерербез. Безнең тоткыннар коралсыз көе дә тимер чыбыкларга ташланырга әзер. Инде аларның кулына корал да бирсәң, алар дөньяда иң курку белмәс солдатларга әвереләчәк. Хәзер барлык политработникларның изге бурычы — шушы утны, шушы рухны тагын да көчәйтү, үстерү. Ләкин ничек, нинди юллар белән? Агитаторларга, политрукларга, ( комиссарларга политик тәрбияне көчәйтү турында яңа боерык бирергә, тоткыннар газетасын ешрак чыгарырга, Совинформбюро мәгълүматларын күбрәк таратырга мөмкин. Болар көн саен эшләнә дә. Ләкин тагын нәрсәдер кирәк. Политик мобилизация булып яңгырарлык бер нәрсә кирәк. Катков уйга калды һәм шунда Совет Армиясенең 27 еллыгы якынлашканын исенә төшерде. Әгәр ул көнне тантаналы итеп билгеләп үтсәк, әгәр ул көнне зур концерт оештырсак? Бу фикер аңа бик ошады һәм Симагин белән киңәшкәннән соң әзерлек эшләре дә башланды. Катков лагерь артистларын, шагыйрьләрен һәммәсен белә иде. Алар, әлбәттә, шатланып риза булдылар. Тик аларга әзрәк хәл кертү өчен бераз өстәмә аш бирергә генә кирәк иде. Политик Үзәкнең кара көнгә дип җыеп килгән азык запасы бар иде. Ләкин ул тияргә ярамый торган НЗ дип саклана. Катков тоткыннар белән сөйләшергә булды. Алар ярдәм юлын табарлар, дип уйлады. 59 Әлбәттә, Бухенвальд өчен концерт оештыру әллә ни яңа нәрсә түгел иде. Үзешчән концертлар гомуми баракларда яки ташландык буш сарайларда ара-тирә булгалый торган иде. Бухенвальдта чын артистлар, дөресрәге элекке артистлар, атаклы француз, венгр, итальян җырчылары булганга, мондый концертларны оештыру кыен да түгел иде. Русларның үзләренең яраткан артистлары бар иде. Цирк артисты, эксцентрик Яков Никифоров, акробат Саша Маленький, иллюзионист Андрей Федоров, җырчылардан Искалиев, Дудин һәм башка бик күпләрнең исемнәре тоткыннар теленнән төшми иде. Ләкин Кызыл Армиянең 27 еллыгына багышланган концерт үзенең политик нагрузкасы белән бик зур булганга, аның программасына аеруча әһәмият итәргә кирәк иде. Бу эшне Политбүлек турыдан-туры үзе оештырды. Халыкны күбрәк сыйдыру өчен лагерьдагы иң иркен бина — кер юу бинасы тамаша залы итеп билгеләнде. Озын-озын өстәлләрне янәшә тезеп сәхнәсыман бернәрсә ясалды. Эсэс сакчыларының юарга дип китерелгән җәймәләреннән пәрдә тегелде. Концерт булачак бинаны саклар өчен Хәрби-политик Үзәк махсус «хәрби көчләр» билгеләде. Лагерьдагы барлык урамнарга, чатларга, мәйдан ягына постлар куелды. Ул-бу була калса, алар шунда ук тавыш яки кесә фонаре белән сигнал бирергә тиешләр иде. ...Зал шыгрым тулган иде. Алма төшәрлек урын юк. Барысы, ике күзләрен дүрт итеп, сәхнәгә карый. Анда ниндидер сер, могҗиза бар кебек тоела иде. Звонок урынына кайдадыр сәхнә артында гонг тавышы ишетелде һәм әкрен генә пәрдә ачыла башлады. Кинәт бөтен зал берьюлы аһ дип кычкырып җибәрде. Сәхнәдә төз сынлы Совет Армиясе сугышчылары басып тора иде! Барысы да яшел гимнастеркадан, билләрендә каеш, башларында йолдызлы пилоткалар! Таң калып карап торган зал кинәт ду килеп кул чаба башлады. Кешеләр урыннарыннан сикереп тордылар һәм аяк өсте килеш алкышлауларын дәвам иттерделәр. Алкышлар шундый көчле иде, гүя түшәм ишелеп төшәр, тәрәзә пыялалары челпәрәмә килер .күк тоела иде. Менә алкышлар тынды һәм бары тик солдатлар хорында гына була торган үзенә бертөрле мәһабәт моң белән «Тын Дон» операсыннан «От края и до края» җыры яңгырап китте. Бу җырны иректә чакта да тыныч кына тыңлап булмый, ә тоткынлыкта ул йөрәкләрне әллә нишләтеп җибәрә иде. Назимов белән янәшә утырган Задонов керфегенә эленгән күз яшен берничә тапкыр сөртеп алды. Руслар белән янәшә французлар, чехлар, немецләр, поляклар, югославлар утыра иде. Җырның сүзләрен алар аңламый, әмма моңы аларга да барып җитә һәм аларның да йөзләре ниндидер моңсу уйчанлык белән яктыра иде. Менә гармонь «Калинка» көен сыздырып җибәрде һәм сәхнәгә биючеләр атылып чыктылар. Зал башта тып-тын утырды, ә аннары такт уңаена бердәм кул чаба башлады. Биючеләр сәхнәдән йөгереп чыгып китүгә залда мәхшәр күтәрелде. Кул чабалар, бис кычкыралар, аяк дөбердәтәләр. Биючеләр бер чыгалар, ике, өч, дүрт чыгалар, хәлдән тайганчы бииләр, залдан һаман бис кычкыралар, кул чабалар. — Ә син артистларга ипи бирдеңме соң, болай кул чабасың? — дип кул чабучыларның берсе иптәшеннән көлеп сорый. — Без бөтен барагыбыз белән,— дип җавап кайтара иптәше һәм тагын да көчлерәк кул чаба: — бис! Кабатларга! Никадәр сагынылган! 60 Менә сәхнәгә озын буйлы бер артист чыкты. Ул шау-шу басылганны көтте дә, калын, көчле тавыш белән: — Мин Владимир Маяковскийның «Совет паспорты» турындагы шигырен укыйм, — диде һәм үзе үк бу сүзләрне немец, француз телләренә тәрҗемә дә итте. Башта әле зал моңа артык гаҗәпләнмәде, пичектер үз алдына тора бирде. Ләкин артист укый барган саен, бөтен зал бер кешедәй булып сәхнәгә, артистка таба авыша башлады, йөзләр үзгәрде. Гүя һәр кеше: «Бир, иптәш, миңа, мин тотып карыйм ул совет паспортын!» — дип әйтә иде кебек. Кешеләрнең күзләрендә яңа бер нур — горурлык һәм өмет нуры, тәвәккәллек һәм көрәшкә әзер тору нуры балкый башлады. Шигырь көрәшкә, изге көрәшкә чакыра иде һәм бу чакыру шундый көчле иде, әгәр шунда артист: «Коралга, иптәшләр, тимер чыбыкларга!» — дип өн салса, кешеләр, бернигә карамастан, урыннарыннан сикереп торырлар иде. Аннары тагын совет җырлары, совет көйләре яңгырады. Евгений Солодков үзенең Бухенвальдта язган шигырьләрен укыды. Бу шигырьләрнең күбесе кулдан кулга йөреп тоткыннарга билгеле иде инде. Әмма шагыйрьнең үзен күпләр беренче күрделәр. Аңа да көрәшкә өндәгән кайнар шигырьләре өчен бик озак кул чаптылар һәм: — Яшә, егет! — дип кычкырдылар. Назимов артистлар арасында Сабир күренмәсме дип көтте. Ләкин ул күренмәде, Сабир бүген буш һәм караңгы мәйданда, салкыннан калтырыйкалтырый постта тора иде. Иң актыктан сәхнәгә клоун киемендә рус тоткыннарының сөекле артисты Яков Никифоров чыкты. Ул үзенең мәзәкләре белән халыкны эчләре катканчы көлдерде. Мөгаен, бик күпләрнең тоткынлыкка эләккәннән бирле бу кадәр рәхәтләнеп һәм бу кадәр ваемсыз көлгәннәре булмагандыр. Кешеләр үзләренең Бухенвальд лагеренда, чәнечкеле тимер чыбык киртәсе эчендә утыруларын да, дөньяда фашистлар барлыгын һәм аларның үлем хәзерләп ятуларын да оныттылар. Аларның күңелендә хәзер бары тик сәнгать тудырган изге, якты дөнья гына бар иде. Алар бәхетле кешеләр иде. 57. ДАВЫЛ ЯКЫНЛАША Кичке кояш Эттерсберг тавын кызыл нурга манчып әкрен генә батып барган чагында, бөтен тирә-якта коточкыч каты гөрселдәүләр ишетелә башлады. Барлык бараклардагы тоткыннар тәрәзәләргә ябырылдылар. Еракта, шәһәрләр һәм авыллар өстендә, әле анда, әле монда көчле янгыннар кабына да кара төтенгә уралып күккә көчле ялкын ургыла. Ә лагерь өстеннән көнчыгышка һәм көньяк-көнчыгышка таба яңадан-яңа самолетлар төркеме, моторлары белән шаулап, үтеп кенә торалар. Бу — Америка-Англия авиациясе. — Эрфурт шәһәрен, Эрфуртны бомбага тота башладылар, — дигән тавышлар ишетелде. Бомбалар хәзер шулхәтле якын ярылалар иде^ гүя Эттерсберг тавы астында җир тетри һәм тау менә-менә җәһәннәмгә убылып төшәр кебек. Тәрәзә пыялалары челпәрәмә килеп ватыла башладылар. — Тәрәзәләр яныннан китегез! — дигән тавышлар ишетелде, ләкин берәүне дә урыныннан кузгатырлык түгел иде. Соңгы көннәрдә мондый хәлләр еш кабатланса да, бүгенгесе аеруча дәһшәтле булды. Күршедәге тау астына я.шерелгән аэродром өстенә 61 меңәр килограммлык бомбалар төшеп ярылганда, Эттерсберг та көл булып очар төсле тоела иде. Назимов төне буе шул күренешкә тәрәзәдән карап торды. Ә иртән, сәгать сигезләрдә, барактан чайкала-чайкала чыгып, ишек төбенә басты. Ул арыган, тез буыннары сыгыла иде. Беренче апрель иртәсе иде бу. Назимов тирә-ягына күз йөртте. Эттерсберг тавын иртәнге ак томан ураган. Берни күренми: бараклар да, тимер чыбык киртәләре дә, вышкалар да, кара имән дә юк кебек. Шул йомшак томанга уралып алга китсәң, бер киртәгә дә барып төртелмәссең кебек. Ләкин томан әкренләп тарала. Томан эченнән крематорий морҗасы, вышкалар, кара имән калкып чыга. Бараклар, юллар, кешеләр күренә башлый. Күп тә үтми томан бөтенләй тарала һәм баш өстендә язгы зәп-зәңгәр күк күренә, һәм шушы тын да, тыныч та күк йөзе буйлап, нәкъ безнең яклардагы кебек, күчмә кәрваннардай ак болытлар төркеме талгын гына агыла. Иртәнге кояш яктысында чынаяктай ак болытлар бер караганда, әллә нинди хыялый кыяларга, хыялый тауларга, икенче караганда, серле сарайларга охшап китәләр. Шул ак болытлар астыннан чыккан кояш, бөтен юмартлыгы белән Бу- хенвальдның көнчыгыш ягын нурга коендыра. Чәнечкеле тимер чыбык артында бөреләре кабарып ачыла башлаган агачлар күренә. Шул яшәрә башлаган агачлар арасында куанышып, ботактан ботакка сикерешеп эреле-ваклы кошчыклар сайраша. Алар, гүя, үзләренең шушы моңлы сайраулары белән боек күңелле тоткыннарны юатырга, газаплы көннәрегез инде күп калмады дип әйтергә телиләр. Тау итәгендә, үзәнлектә, яшел келәм җәйгән кебек, кырлар, болыннар күренә. Анда крестьяннар эшли. 480 метр биеклектәге тау башыннан Назимов аларга шактый озак карап торды. Урал буйлары күз алдына килде. Әтисе дә эшкә чыккандыр кебек. Үзе дә алар янына йөгереп төшеп китәр кебек. Икенче апрельдә Хәрби-политик Үзәккә Бухенвальдны эвакуацияли башлау турында Берлиннан боерык килгәнлеге мәгълүм булды. Бөтен лагерь гөжләп алды. Димәк, күптән көтелгән вакыйгалар башлана. Кая, ник күчерәләр? Фашистларның чын уйлары нәрсәдә? Көн шушы борчулы сораулар белән үтте. Кичкә таба яңа мәгълүматлар алынды: фашистлар тоткыннарны төрле юллар белән таулар арасына алып китеп, анда аерым-аерым барысын кырырга, дигән карар кабул иткәннәр. Бу хәбәр минуты-сәгате белән бөтен лагерьга таралды һәм тоткыннар яңадан шаулаша, борчылыша башладылар. Ләкин нишләргә кирәген берәү дә белми иде. Интернационал Үзәктә дә мәсьәлә ачык түгел иде әле. Симагин бригада командирларын киңәшкә чакырды. — Обстановка шундый, — диде ул, — Совет Армиясе Германиядә Одер буенда, Чехословакиядә Братислава янында, Австриядә Вена төбендә сугыша. Союзниклар Фульданы алганнар. Хәзер алар Айзенах — Готы янында, ягъни Бухенвальдтан 20—30 километрда. Лагерь тирәсендәге хәлләр болай: гитлерчылар лагерьны саклаучылар санын һаман арттыра баралар. Хәзер сакчылар саны, элеккегә караганда ике, хәтта өч тапкыр артык, дигән мәгълүматлар бар. Көчләр тигез түгел, ләкин киләчәктә бу тигезсезлек тагын да артачак... — Кичекмәстән восстание күтәрергә кирәк! — диде Назимов. — Артык көтәргә ярамый. Бибиков, Бикланов һәм Шведов та бу фикерне якладылар. Смердов та аларга кушылды. Рус Хәрби-политик Үзәге һичкичекмәстән восстание күтәрү турында яңадан карар каоул итте һәм бу мәсьәләне яңадан Интернационал Үзәк алдына куйды. 62 Ул арада Интернационал Үзәк разведкасы гитлерчыларның корал складларындагы барлык коралны алып китүләре турында хәбәр итте. Бу көтелмәгән хәл восстание планын тамырдан үзгәртеп җибәрде. Кулдагы корал белән генә җиңеп чыгу бик шөбһәле иде. Озак уйлашканнан соң Интернационал Үзәк Рус Хәрби-политик Үзәгенең тәкъдимен ачык калдырып, мөмкин булган барлык чаралар белән эвакуацияне сузу турында карар кабул итте. Кече лагерьда йогышлы чирләр башланды, дигән хәбәр таратылды. Ләкин нацистлар моңа ышанырмы? Интернационал Үзәк: «Эвакуация — Бухенвальд тоткыннарына үлем ул!» дигән лозунг ташлады. Өченче апрельдә иртән 42 нче блок тоткыннары һәрвакыттагыча ашханәдә җыелдылар. Барысының да нервлары киеренке, күпләр йокларга да ятмаганнар иде. һәммәсе ниндидер куркыныч бер нәрсә көтәләр иде. — Бүген ашарга булмаячак, — диде Отто. -Гитлерчылар аш бирүне туктатканнар. Бу хәбәр инде берәүне дә тетрәтмәде. Моның шулай буласы алдан ук билгеле иде. Назимов яңалыклар белешергә дип Николай Толстый тора торган баракка китте. Толстый, Хәрби-политик Үзәк члены буларак, һәрвакыт хәбәрдар булып тора иде. — Кичәге карар көчендә кала, — диде Толстый, — барлык чаралар белән эвакуацияне өзәргә, — һәм бераз уйлап торгач, — провокацияләрдән бик нык сакланырга. Кешеләрне әзер тотарга, — дип өстәде. — Кешеләрем әзер. Ләкин Интернационал Үзәк восстаниене яңадан кичектереп дөрес эшләмәде. Төнлә лагерь тирәсенә артиллерия китерткәннәр. Бу сезгә билгелеме? Толстый кашларын җыерды. — Без хәрби кешеләр, — диде ул, — боерыкны тикшереп тору безнең эш түгел, без аны үтәргә тиешбез. Кайтышлый Назимов сигезенче баракка Николай Задонов янына кереп, батальонны тулы сугышчан хәлендә тотарга боерык бирде. Отделение, взвод, рота командирлары һәммәсе үз урыннарында, теләсә кайсы минутта коралга тотынырга әзер булсыннар, диде. Аннары ул шундый ук боерыкны Харитонов белән Черновка да бирде. Кич белән лагерь радиосы лагерьфюрерның боерыгын тапшырды: — Бараклардагы һәм шулай ук больницадагы барлык яһүдләр бер минут кичекмәстән эвакуация өчен капка төбенә җыелырга тиешләр. Интернационал Үзәк ашыгыч рәвештә киңәшеп, яһүдләрне мәйданга чыгармаска карар кабул итте һәм уннарча агитаторлар Кече лагерьга яһүдләр янына шул карарның мәгънәсен аңлатырга ашыктылар. — Чыкмагыз, чыксагыз сезне кырырга алып китәчәкләр. Эвакуациялибез дип әйтүләре—ялган. һәм яһүдләр мәйданга чыкмадылар. Лагерь радиосы һәр ике сәгать саен боерыкны кабатлап торды. Ләкин шуннан соң да мәйданга бер генә кеше дә аяк атламады. Шушы сәгатьтән алып лагерь эсэсчыларга буйсынудан баш тартты. Асылда восстание дә шул сәгатьтән башланган иде инде, тик ул әле эчтә бара, тышка бәреп чыкмаган иде. Ашыгыч рәвештә яһүдләрне идән асларына, абзарларга, җимерек подвалларга, чарлакларга яшерү башланды. 44 нче блокта яшәүче руслар куп итеп «Р» хәрефе язылган кызыл өчпочмаклар әзерләп, яһүд- ләргә өләштеләр. — Тиз генә тамгаларыгызны алмаштырыгыз, иптәшләр. 63 Күпләр шунда ук үзләренең алты кырлы сары йолдызларын алмаштыра да башладылар. Хәзер эсэсчылар кемнең рус, кемнең яһүд икәнен аера алмыйлар иде. Моның өчен алар һәр кешене канцеляриядәге карточкасы белән тикшереп чыгарга тиешләр иде. Ләкин ашыгыч шартларда мөмкин булмаган бер эш иде бу. Ул көнне гитлерчылар маташа торгач, биш мең яҺүдтән нибары 150 кешене генә «эвакуацияли» алдылар. Караңгы төшү белән гитлерчылар лагерьдай чыгып киттеләр. Ә еракта, лагерь тирәсендә, һаман бомба шартлаулары, мотор тавышлары яңгырап торды. Берәү дә йокламады. Назимов янына әледән-әле разведчиклар килделәр. Ул үзе дә беләгенә ак тасма бәйләп лагерьны берничә кат әйләнеп керде. Дүртенче апрель иртәсе аеруча куе томанлы булды. Вак яңгыр сибәли иде. 9 сәгатьтә лагерь радиосы бөтен лагерьга рапортфюрер Хофшультиың боерыгын хәбәр итте. Рапортфюрер немец политик тоткыннарыннан 46 кешене, яшерен оешманың иң актив кешеләре булган 46 коммунистны өченче тәрәзәгә чакырды. Күрәсең, аларны бөтен лагерьда башланган тәртипсезлекләрнең сәбәпчеләре итеп карыйлар иде. Барлык милли политик үзәкләр бер карар кабул иттеләр. — Иптәшләрне палачлар кулына бирмәскә! Бу тәкъдимне Интернационал Үзәктә беренче булып Симагин кертте. — Әгәр эсэсчылар немец иптәшләрне көч белән алырга маташа башласалар, рус сугышчылары иптәшләрне корал белән саклаячак,— диде ул. 46 немец коммунисты өченче тәрәзәгә бармады. Алар берәү дә эзләп табылмаслык итеп төрле җирләргә, күбесе руслар арасына яше- релделәр. Капка төбенә чыгучы булмагач, лагерьфюрер әлеге кырык алты немец коммунисты тора торган блокларның старосталарын үз янына чакырды. Ләкин старосталар да аның сүзен тыңламадылар. Бу инде боерыкка ачыктан-ачык буйсынмау, санга сукмау иде. Гитлерчылар моны төшенделәр. Радио яңадан эндәшмәде. Бөтен лагерь, давыл алдында бер мәлгә тынып кала торган табигать кебек, тынып калды. Барысы да, гитлерчылар хәзер үк кискен чаралар күрә башларлар, дип көттеләр. Ләкин гитлерчылар нигәдер лагерьга бәреп керергә базмадылар. Алар да нидер көтәләр иде бугай. Ихтимал, югары оешмаларның боерыгын көтәләрдер. Ләкин эшләр болайга киткәч, иртәме-соңмы гитлерчылар барыбер кискен чаралар күрергә тиеш булачаклар. Интернационал Үзәк ярдәм сорап радио аркылы Өченче Америка армиясе командующие генерал Паттонга мөрәҗәгать итте: «Sos! Бухенвальд Sos! Бухенвальд куркыныч хәлдә! Безне кырып бетерергә җыеналар! Sos! Ярдәм үтенәбез». Америкалылар бу сигналны һичшиксез ишетергә һәм ярдәмгә ашыгырга тиешләр иде. Сәгатьләр шомлы тынлык эчендә үтте______________ ярдәм күренмәде. Лагерь өстеннән Америка-Англия самолетлары бертуктаусыз очып торалар иде. Панкема җәймәсен чыгарып җәйделәр. Бер-бер сәбәп 64 белән һәлакәт сигналын ишетмәгән булсалар, җәймәне күрергә тиешләр дип уйладылар тоткыннар. Юк, моңа да игътибар итмәделәр. Уздылар да уздылар. Тоткыннар арасында борчылу, тынычсызлану артканнан-артты. — Бу ни хәл бу? Ник игътибар итмиләр? Күрмиләрме әллә? — Ник күрмәсеннәр. Чалт аяз бит. — Алайса, ник ярдәмгә килмиләр? Бу әрнүле сорауга җавап юк иде. — Менә сиңа союзниклар! — Генерал Паттонга позор! Төнлә тоткыннарның йокысы йокы булмады. Әллә нинди саташулы төшләр күреп йокылы-уяулы бер хәлдә төнне үткәрделәр. Таң атты. Бүген бишенче апрель иде. Берәү дә кичкә кадәр ни буласын белми. Ашарга бирмиләр, эчләр эчкә ябышкан. Менә репродукторлар шыелдый башлады. Лагерьфюрер барлык тоткыннарга мәйданга чыгып тезелергә кушты. Тоткыннар тыңладылар да, монысы безгә түгел икән дигән шикелле, һәркайсы үз почмагына таралды. Эшкә чыгулар бетте. Берәү дә эшләми. Күпләр хәбәр җыеп, барактан баракка йөриләр. Ә имеш-мимешләр — коточкыч! Кайберәүләр, гитлерчылар лагерь тирәсенә 27 артиллерия батареясы туплаганнар, лагерьга шул туплардан атачаклар, имеш, бүтәннәре, лагерьны огнеметлар белән яндырачаклар, имеш, өченчеләре, бомбардировщиклар чакырталар, лагерьны һавадан бомбага тоталар, имеш, дип сөйлиләр. Кемгә ышанырга, ни эшләргә — берәү дә белми. Көндез барлык баракларда тоткыннарга бераз ипи өләштеләр. — Кайдан бу ипи? Ник норма киметелгән? Ипи өләшүчеләр — яшерен оешма кешеләре — эндәшмиләр яки бирерләр арт ягыңа норма, дип бер-ике ачы сүз әйтү белән генә чикләнәләр. Бу ипине айлар буена алтын җыйган кебек бөртекләп җыеп, аннары кара көннәргә күз карасы итеп мең бәла белән яшереп тотуларын сөйләсеннәрме алар? Назимов, башкалар кебек үк, көн-төн аяк өстендә иде. Аның яныннан элемтәчеләре китмәде. Ул сәгать саен кораллы күтәрелешкә боерык көтте. Интернационал Үзәктә бертуктаусыз киңәшмә баруы, Симагинның Интернационал Үзәк членнарын кораллы күтәрелешкә өзлексез өндәп торуы аңа билгеле иде. Корал складларының буш булуы аны да бик нык борчыган, әмма өметсезлеккә төшермәгән иде. Сугышта шартлар гел үзгәреп тора һәм җиңәсең килсә, үзеңне иң җайсыз шартларда сугышырга әзерлә. Башка чара юк. Ул үзенең разведчикларына гитлерчыларны күздән ычкындырмаска кискен боерык бирде. Гитлерчылар арасында ниндидер хәрәкәт башланган. Каядыр кузгалалар. Алтынчы апрель килеп җитте. Нервлар соң дәрәҗәдә киеренке иде. Барысы да көтте. Радио кыштырдаса барысының да колаклары үрә торды. Комендант бүген алты мең кешелек эш командасының лагерьдан озатылачагы турында әйтте. Капка төбенә, таза кешеләрне сайлап алу өчен медицина комиссиясе килеп урнашты. — Кабахәтләр, башта сәламәтлекне тикшергән булып, соңыннан пулеметтан кырмакчылар. Икейөзле януслар! Гитлерчылар сүзенә ышанырга ярамый. Аң булыгыз, егетләр. Алдыйлар безне. Вакытны оту өчен Интернационал Үзәк капка төбенә иң карт, иң көчсез кешеләрне җибәрә торырга блок старосталарына боерык бирде. Менә ап-ак чәчле, бөкрәеп беткән карт-корылар, гарип-горабалар бер-бер артлы тезелешеп комиссия өстәленә таба агыла башладылар. Аларны тәртип өчен генә булса да чишендереп, трубка белән тыңлан 5. ,с. Ә." № п. 65 торасы юк иде. Комиссия килгән берен лагерьга кире кайтара торды, ә лагерщуцлар, Үзәк кушуы буенча, шул ук кешеләрне икенче урамнардан әйләндереп яңадан капка төбенә комиссиягә юнәлдерде. Шулай итеп иртәдән кичкә кадәр сукыр тәкә уены дәвам итте һәм комиссия эшкә яраклы бер генә кешене дә сайлап ала алмады. Эвакуация бүген дә өзелде. Җиденче апрельдә иртәнге унда лагерьфюрер барлык блоковойлар- га капка төбенә чыгарга боерык бирде. Ләкин хәзер блоковойлар күбрәк Интернационал Үзәккә карыйлар иде. Интернационал Үзәк аларга мәйданга чыгарга кушты. Уенны дәвам иттерергә кирәк иде. Блоковойлар капка төбенә тезелеп баскач, алар алдына лагерь коменданты Пистер үзе чыкты. Күзләрен кан баскан, тешләрен шыгырдата, иреннәрен чәйни. — Минем боерыгымны тыңлагыз, — диде ул, кискен тавыш белән.— СС райхфюреры Гиммлерның боерыгы нигезендә Бухенвальд тоткыннары барысы да Дахауга күчерелә. Веймарга хәтле барлык тоткыннар җәяү бара. Веймарда вагоннарга утыртачаклар. Унике сәгатьтә барлык тоткыннар мәйданга чыгып тезелгән булсын! Колагыгыз ишетсен! Тоткыннарга аңлатыгыз. Дахауга эвакуацияләп райхфюрер аларга зур яхшылык эшли. Монда калсагыз бер-ике көннән американнар барыгызны да бомбага тотып, көл итәчәк. Блоковойлар эндәшмәделәр. Лагерь бүген дә эсэсчыларның боерыгын үтәмәде. Сигезенче апрельдә иртән яңадан: — Аллее цум тор! (Барыгыз да капка төбенә!)—дигән команда бирелде. Радио боерыкны өч тапкыр кабатлады һәм өч тапкыр кабатлаганнан соң да мәйданга чыгучы булмады. Көндезге уникеләр тирәсендә лагерь капкасы төбенә мотоциклчылар җыела башлады. Тоткыннар арасында буталыш купты. Кешеләр, ичмасам, кулга тотарга казык булсын, дип сәкеләрне ватарга тотындылар. Кайберәүләр яшереп куйган җирләреннән тимер таяклар, кәйләләр тартып чыгардылар. Башкалар кулга ни туры килсә, шуның белән коралландылар. Подвалларга төшеп чокырлар, базлар казучылар да булды. Болар артиллерия аткан чакта шунда посып сакланырга уйлаучылар иде. Тагын радиода, соңгы кабат: — Аллее цум тор! —дигән команда яңгырады. Шуның артыннан ук үзәк капканы ачып җибәрделәр һәм, коточкыч яман тавышлар белән тырылдап, мотоциклчылар отряды лагерьга бәреп керде. Алар артыннан автоматчылар батальоны күренде. Мотоциклчылар, автоматчылар урамнар буйлап таралып, баракларга көчле ут ачып, тоткыннарны капкага таба куарга керештеләр. Ләкин бер барактан куып чыгарылган тоткыннар шунда ук икенчесенә, өченчесенә йөгереп керәләр, каршылык күрсәтәләр, тәрәзәләрдән сикерәләр иде. Барак саен, чат саен, урам саен үлекләр ята иде инде. Автомат, мотоцикл тавышлары, сүгенү, ыңгырашу тавышлары барысы бергә буталды. Күрәсең, эсэсчыларга да шактый тия иде, яраланган, үтерелгән эсэсчыларны носилкаларда ташып кына тордылар. Ике-өч сәгать эчендә гитлерчылар шактый зур гына тоткыннар төркемен мәйданга җыйдылар. Ләкин алар качарга гына торалар иде. — Лагерщуцлар кайда?—дип кычкырды эсэс офицеры. — Лагер- щуцлариы сакка куегыз! Лагерщуцлар башка тоткыннардан бары тик беләкләрендәге ак тасма белән генә аерылалар иде. 66 Рус Хәрби-политик Үзәге ашыгыч рәвештә ак тасмалар хәзерләтеп, аларны камауга эләккән тоткыннар арасында таратырга кушты. Караңгы төшеп килгәндә мәйданга тупланган тоткыннарның байтагы шул ак тасмалар ярдәмендә яңадан баракларга таралган иде. Гитлерчылар бу эшне бик соң абайладылар һәм карама көленә утырып калуларын күреп ачуларыннан шартлар хәлгә җитештеләр. Ләкин соң иде инде. Эсэсчылар буш кул белән диярлек чыгып китәргә мәҗбүр булдылар. Төн мәетләрне җыю һәм яралыларга ярдәм күрсәтү белән үтте. Алда яңа көрәш көне туып килә иде. 58. КӨННӘР ҺӘМ СӘГАТЬЛӘР Тугызынчы апрельгә каршы төндә Рус Хәрби-политик Үзәге Интернационал Үзәк алдына яңадан кораллы күтәрелеш мәсьәләсен кискен рәвештә куйды. — Хәзер безгә икеләнеп торырга урын юк, — диде Симагин. — Гитлерчылар кулыннан киткән йөзләрчә иптәшләребезнең урам ташларына, барак идәннәренә аккан каннары да кипмәгән әле. Мәетләрне крематорийга ташыйлар, яралылар ыңгырашып яталар. Бүгенге сабакны без онытмаска тиешбез. Үлеләр дә, исәннәр дә безне коралга тотынырга чакыралар. Бик күп баракларда тоткыннар эсэсчыларга каршы каты каршылык күрсәттеләр. Эсэсчылар арасында үлүчеләр һәм яраланучылар байтак. Әгәр иртәгә гитлерчылар лагерьга тагын бәреп керсәләр, каршылык һичшиксез көчлерәк булачак. Халык моны беркемнән дә сорамыйча, үз-үзеңне саклау инстинкты буенча эшләячәк. Ләкин әгәр без мәсьәләгә төптән карасак, бу — кешеләрне ваклап-ваклап кыруга юл кую була. Рус Хәрби-политик Үзәге иртәгәдән дә соңга калмыйча кораллы күтәрелеш башлап, азатлыкны корал белән яулап алырга тәкъдим итә. Аннары азык мәсьәләсе дә безне хәрәкәт итәргә чакыра. Без кешеләргә көненә йөзәр грамм ипи генә бирә алабыз. Тиздән ул да бетәчәк. Бу юлы инде руслар тәкъдимен күбрәк иптәшләр яклап сөйләделәр. Ләкин немецләр һаман каршы иде. Ап-ак чәчле Вальтер авырлык белән генә урыныннан торды, һәр сүзен уйлап, үлчәп, әкрен генә сөйли башлады. — Иптәшләр, — диде ул, — мин рус иптәшләрнең кыю икәнлекләрен, батыр икәнлекләрен, сүзләре эштән аерылмаячагын бик яхшы беләм. Кораллы күтәрелеш башланса, аларның күкрәк киереп иң алдан бара- сыларын да беләм... — Ул уң кулы белән йөрәген тотып аз гына тын алды. Күрәсең, көчле дулкынланудан йөрәге авыртып китте аның.— Совет халкының фашизмга каршы биргән корбаннары болай да санап бетергесез. Кешелек, фашизм үләтеннән үзен коткарган өчен, совет халкы алдында бик күп тапкырлар башын ияр әле. Ләкин, восстаниене вакытсыз башлап, рус иптәшләрне, шулай ук башка барлык милләт тоткыннарында тулысы белән кабер кырыена бастырырга безнең хакыбыз юк. Мин бөтен җаваплылыгын аңлап әйтәм: кораллы күтәрелеш сәгате әле килеп җитмәгән. Ул якын, ләкин килеп җитмәгән. Нацистларның Бухенвальд тирәсендәге гаскәре әле һаман көчле. Бу шартларда без тимер чыбыкларны өзә алсак та, гаскәр боҗрасын өзә алмаячакбыз. Шулай булгач, нишләргә? Вакытны отарга. Барлык чаралар белән вакытны отарга. Тышкы разведка мәгълүматларына караганда, якындагы ике-өч көн эчендә бик зур үзгәрешләр булырга тора. Кичә Гитлер көнбатыштагы көчләрен ашыгыч рәвештә көнчыгышка — Совет Армиясенә каршы күчерә башлаган. Веймар — Эрфурт тирәсендәге частьларның да кайберләре кузгалырга боерык алган. Мондый шартларда бер көнне түгел, бер сәгатьне оту да бик мөһим. Иртәгә, әгәр гитлерчылар Б* 67 бик каты тора башласалар, бөтен лагерьны кырдырмас өчен, хәтта бер төркем тоткыннарны эвакуацияләүгә дә риза булырга кирәк... — Вальтер авыр сулап иптәшләренә карап торды. Уң кулы һаман йөрәгеннән китмәде. Аның йөзендә, күзләрендә шулхәтле газап һәм әрнү иде, күпләр аңа карамас өчен башларын түбән иделәр. — Бүтән бернинди чарабыз да юк. — Ул башын иде һәм шунда 'ук яңадан күтәрде. — Мин бу турыда Үзәк Комитет белән дә киңәштем. Үзәк Комитет безнең планны дөрес дип таба һәм барыбызны да актыккы сәгатькәчә үз бурычыбызны үтәргә чакыра... Иң соңгы мәгълүматларга караганда иртәгә гитлерчыларга, Кече лагерьдан бер мең биш йөз яһүдие һәм... рус әсирләрен эвакуацияләргә катгый боерык бирелгән. Үзегезгә мәгълүм, яһүдләр бертөрле дә каршылык күрсәтә алмаячаклар. Сез алариың никадәр бетеренгәилекләреи беләсез. Ләкин без, интернационалистлар, аларны күрәләтә үлемгә җибәрә алабызмы? Уйлагыз, иптәшләр! Берәү дә эндәшмәде. Авыр, бик авыр иде бу мәсьәләне хәл итү. Күпләр ихтыярсыздан Симагинга таба борылдылар. Яһүдләрне юлда кырылудан саклау эшен бары тик Интернационал Үзәкнең иң нык, иң ышанычлы ударный отряды — рус хәрби әсирләре генә үти ала иде. Ләкин икенче яктан,әгәр рус әсирләре китсә, восстаниене кем әйдәр? Менә шушы авыр мәсьәләне хәл итеп, кешеләр тирән уйга калдылар. Актык тамчысына кадәр барысын үлчәргә кирәк иде. Рус әсирләре — нибары биш йөз кеше. Алардан башка лагерьда русларның өч бригадасы кала әле. Әлбәттә, алар әсирләр отрядыннан ким сугышырлар дип уйларга һич тә урын юк. — Рус хәрби әсирләре, — диде Симагин ахырда, — гитлерчыларның боерыгын корал көче белән кире кага алалар. Ләкин, әгәр Интернационал Үзәк кирәк дип таба икән, рус әсирләре үзләренең интернационал бурычларын үтәүдән баш тартмаячаклар, лагерьдан китәргә риза булачаклар. Әмма бу безнең оешманы аерата кыен хәлгә куячак... Интернационал Үзәк бик озак бәхәстән соң яһүдләр белән бергә рус хәрби әсирләрен дә эвакуацияләргә риза булырга, дигән карар чыгарды. Беренче баракта әле берни белмиләр һәм Симагинның кайтуын көтәләр иде. Хәзер инде Хәрби-политик Үзәк бер җиргә дә таралмый һәм яшеренми иде. Симагин кайтуы белән үз янына Биклановны чакырды һәм бүлмәгә беркемне дә кертмәскә кушты. — Степан, — диде ул, бик каты дулкынланып, — бик игътибар белән тыңла! А1ин сиңа бик мөһим нәрсә әйтергә тиешмен, — һәм ул Интернационал Үзәкнең карарын сөйләп бирде. Бикланов тәмам үзгәрде, йөзе ташсыман булды. — Башкача мөмкин түгел, Степан. Аңлыйсыңмы, мөмкин түгел. Без барысын... Үзең беләсең. Без интернационал бурычыбызны үтәргә тиешбез, Степан. Мин башта синең белән сөйләшүне кирәк таптым. Кайбе- рәүләрнең моны аңлап бетермәве мөмкин. Син — командир. Синең сүзең — закон. Бикланов, кулы белән башын тотып, өстәлгә таянды. Симагин аның иңбашына кагылып: — Озак уйларга безнең вакыт юк, Степан. Тизрәк карар кабул ит. Юлда ничек хәрәкәт итү турында сөйләшәсе бар. Интернационал Үзәк безгә җитәрлек дәрәҗәдә корал бирә, я! Бикланов башын күтәрде. Аның кашлары җыерылган, күзләре ут кебек яна, иреннәре нык итеп кысылган. -— Болай булыр, дип уйламаган идем... — диде ул әкрен генә һәм иренен тешләде. Симагин аның иңбашыннан кочты. — Рәхмәт, Степан. Әйдә иптәшләр янына... 68 Симагин Хәрби-политик Үзәк членнарына һәм бригада командирла-* рына Интернационал Үзәкнең карарын әйткәч, берьюлы көчле шау-шу күтәрелде. — Юк, без моңа риза түгел! — Иң кыен моментта иң яхшы отрядыбызны дошман кулына бирергәме? — Ялгыш карар!—дигән ачулы, нәфрәтле тавышлар ишетелде. Менә шушы аерата кискен моментта Симагин совет политик җитәкчесенең нинди чикләнмәгән көчкә һәм авторитетка ия булганлыгын тагын бер тапкыр күрсәтте. — Иптәшләр!—диде ул нык һәм ышанычлы тавыш белән. — Без— совет кешеләре, ленинчылар, интернационалистлар. Интернационал бурычыбызны үтәү безгә Ватаныбыз бурычын үтәү белән бер дәрәҗәдә изге. Безгә биредә бөтен Европа карап тора. Без аларга совет кешеләре интернационал бурычларына никадәр турылыклы булуын тагын бер тапкыр күрсәтик. Берәүдә дә инә очы кадәрле шик калмасын. Степан Бикланов кулын күтәрде. —Ягез, шауламагыз!—диде ул, кискен итеп. — Бухенвальдның иң авыр, иң кара көннәрендә дә без үзебезнең ленинчылар икәнебезне онытмадык, хәзер дә онытмыйбыз һәм онытмабыз да. Интернационал Үзәкнең карары—боерык. Безгә корал бирелә. Әгәр гитлерчылар юлда ул-бу эшләргә маташа башласалар, без сакчыларны бик тиз юк итеп ташлаячакбыз. Шуңа күрә, безне күрәләтә үлемгә җибәрү дип әйтүчеләр белән мин килешмим. Таңга кадәр вакыт бар, җыелышны ябыйк та, калучыларның һәм китүчеләрнең ашыгыч эшләре турында киңәшик. — Кем каршы? — дип сорады Симагин. Каршылар юк иде. Бу төндә Хәрби-политик Үзәк членнарыннан һәм бригада командирларыннан күз йомган кеше булмады. Бер киңәшмә артыннан икенчесе, өченчесе башланды. Әкрен генә сызылып тугызынчы апрель таңы атты. Төне буе йокламаган, күзләре кызарган, йөзләре таушалган ач кешеләр, бараклар алдына чыгып таң кызыллыгына карап тордылар һәм һәрберсе үз уен уйлады. Тирә-як тып-тын иде. Ерактагы туплар да атмый. Тик вышкаларда часовойларның аяк тавышлары гына ишетелә. Күпләр әле иртәгә дә шушындый таңны биредә күрерләр, ә рус хәрби әсирләре иртәгә инде монда булмас. Бу ничектер бер үк вакытта йөрәкне шатлык белән дә, шом белән дә тутыра иде. Шатлык—алар Бухенвальдтан, бу җәһәннәм базыннан исән килеш чыгып китәчәкләр, шомлы — чөнки берәү дә алда ни буласын белми. Әгәр капкадан чыккан чакта тентү булса?! Юк, моны күз алдына китерүе дә кыен иде. Ул чагында бәрелеш котылгысыз. Сәгать сигезләрдә радиодан комендантның боерыгы яңгырады. — Яһүдләргә һәм рус әсирләренә эвакуацияләнү өчен мәйданга чыгарга! Бераздан Кече лагерь ягыннан мәйданга яһүдләр колоннасы агыла башлады. Барысы да шыр сөяккә калган тере мәетләргә охшыйлар иде. Ала-кола киемнәре өсләрендә капчык кебек асылынып тора. Бер-берсен җитәкләшеп көч-хәл белән атлыйлар. Күзләрендә курку һәм сагыш, иреннәре әкрен генә кыймылдый, күрәсең, кемнәрнедер каһәрлиләр. Үзләре һаман рус әсирләре лагере ягына карыйлар. Алдамадылармы, чыгалармы? Яһүдләр мәйданга җыелганчы икс-өч сәгать вакыт үтте. Инде рус әсирләренә дә чыгарга вакыт иде. Каласы һәм китәсе кешеләр белән Хәрби-политик Үзәктә соң тапкыр саубуллашу башланды. Әсирләр белән бергә оешманың җитәкчесе Николай Симагин да китә иде. Симагин 69 Смердов, Катков, Бибиков, Назимов, Шведов, Кимов һәм башкалар белән берәмберәм кочаклашты, аларга актык сүзләрен әйтте. — Борис,—диде ул Назимовны кочаклап үпкәннән соң, — мин сиңа һәм синең егетләреңә аеруча ышанам. Актык минутта штурмга бергә барасы килгән иде, менә ничек килеп чыкты бит. Ярый, сау бул. Соңгы сүзем — сынатмагыз. Әлбәттә, башка милләт отрядлары да читтә тормас, ләкин төп ударный көч — сезнең бригадалар... — Үзегезгә уңыш телибез, безнең өчен борчылмагыз, — диде Назимов һәм алар соңгы тапкыр үбештеләр. — Илдә очрашканчыга кадәр! Менә рус хәрби әсирләренең колоннасы да кан һәм күз яше белән сугарылган мәйдан аркылы брамага таба атлый инде, һәркемнең нервлары ахыр чиккәчә киеренке: тентерләрме, юкмы? Әсирләр, сагаеп, һәр көтелмәгән нәрсәгә әзер булып атлыйлар. Куллар — кесәдә. Капкага җитәрәк берничә урында тоткыннар төркеме күренде. Болар— ул-бу була калса, ярдәмгә киләчәк кораллы отрядлар иде. Кырыйдан атлаган Степан Бикланов халык арасында Назимовны күреп кул болгады. Назимовның күзләре зур булып ачылган, ләкин ул аерым кешеләрдән битәр колоннаның башын күзәтә иде. Әнә колонна «серле абзарга» илтә торган юлны да узып китте. Әнә капкага якынлаша инде. Яһүд- ләрнең соңгы кешеләре чыгып бара... Назимов карашын капканың ике ягына да баскан гитлерчыларга күчерде. Алар арасында бернинди дә хәрәкәт юк. «Җиңдек бит!» — дигән төсле эре кыяфәт белән масаеп басып торалар. Колоннаның башы капкага чумды. Менә инде актыккы кешеләр дә китеп баралар. Кемдер, артына борылып, беретын болгады, — Хушыгыз! Бухенвальдның тимер капкасы яңадан ябылды. Гитлерчылар таралдылар. Бераз көткәннән соң Назимов та янында басып торган Харитоновка: — Кайтырга мөмкин, — дип боерык бирде. Симагин, Бикланов Бухенвальдта юк инде! Бу уй Назимовка шулхәтле авыр тәэсир ясады, гүя ул үзен ятим калган кебек хис итте һәм шуңа күрә хәзер штаб булып әверелгән беренче баракка бармыйча, үз барагына кайтты да, өстәлгә таянды. Кемдер аның янына килде. Назимов башын күтәрде. Сабир икән. — Бакый абый, мәйданнан җилле көндә чайкалган үлән сабагы төсле чайкалачайкала кайтып киттегез. Егыла күрмәгәе, дип артыгыздан килдем. — Юк, Сабир, мин әле егылырга уйламыйм, — диде Назимов, егеткә рәхмәт белән карап, — ләкин иптәшләрдән аерылу авыр, Сабир. — Безнекеләр яһүдләрне саклар өчен киттеләр дип сөйлиләр, дөресме икән? — дип сорады Сабир. — Алар интернационал бурычны үтәп киттеләр, Сабир. Вакыты килеп җиткәч, без дә икеләнеп тормабыз. Утыр әле. — Тизрәк килеп җитсен иде инде ул сәгать. Югыйсә тагын өч-дүрт көннән соң, без үз аякларыбыз белән йөри дә алмабыз бит. Ничәнче көн инде бармак башы хәтле ипи кисәге белән яшибез. Халык бик изалана. — Чыдарга кирәк, Сабир, чыдарга. Тешне кысып! Унынчы апрель көнне лагерьга бер генә гитлерчы да кермәде. Алар гүя ике мең кешене тартып алганнан соң беркадәр канәгатьләнгәннәр иде. Шулай булмыйча! Рус әсирләрен чыгардылар бит! Интернационал Үзәк кушуы буенча барлык тоткыннар баракларда 70 утырдылар. Урамнарда бары тик лагерщуцлар, разведчиклар һәм подразделение командирлары гына йөрделәр. Төн урталарында разведчиклар бик мөһим хәбәр алып килделәр: —Лагерьны саклаучы «үле баш» дивизиясе частьлары машиналарга төяләләр! Алар каядыр китәләр. Бу хәбәрне ишеткәч, Назимов урыныннан сикереп торды. Шатлыгы йөзенә бәреп чыкты. —Егетләр, — диде ул, — алданмадыгызмы? Яхшы күрдегезме? Әгәр чынлап булса, бу безнең ярты җиңү дигән сүз бит! 59. АЗАТЛЫК! — ...боерык бирәм: шушы елның унберенче апрелендә 17-00 сәгатьтә туплардан, пулеметлардан атып, һавадан бомбага тотып, термит снарядлар белән яндырып Бухенвальдны җир йөзеннән юк итәргә... Гитлер кул куюга берничә сәгать үткәч тә бу боерыкның тулы эчтәлеге Германия Коммунистлар партиясенең Үзәк Комитеты аркылы Бухенвальдтагы Интернационал Үзәккә мәгълүм булды. Бу вакытта лагерь коменданты әле берни белми иде. Ярты сәгатьтән соң икенче блокта Интернационал Үзәк үзенең соң гы җыелышын җыйды. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә: ул да булса кораллы восстание мәсьәләсе иде. Бәхәскә дә, икеләнергә дә урын калмаган иде. Гитлерчыларның соңгы явызлыгын өзәргә кирәк иде. һәм Интернационал Үзәк восстаниене көндезге уникегә билгеләде, барлык милли отрядларга кораллана башларга боерык бирде. Бу вакытта Бухенвальд өстендә унберенче апрельнең таңы сызылып килә иде. Ул көнне томан нигәдер бик иртә күтәрелде. Зәп-зәңгәр күк гөмбәзе ачылды. Күк йөзе шул хәтле тыныч, якты һәм нурлы иде, кешеләрнең шушы тыныч күк астында үлем сугышына әзерләнүләре ничектер гайре табигый бернәрсә булып тоела иде. йөри-йөри аяк табаннары таш булып каткан Назимов аз гына булса да черем итеп алу нияте белән башын стенага сөягән иде, аны шунда ук уятып, ашыгыч рәвештә Хәрби-политик Үзәккә чакырдылар. Ул Интернационал Үзәкнең карары турында берни белми, ләкин күңеле сизенә иде. Ул туктап Эттерсберг тавы артыннан мәһабәт яктырып күтәрелгән кояшка карап алып, көнбатышта — Эрфурт турысында яңгыраган көчле канонадага колак салды. Назимов белән бер үк вакытта диярлек Бибиков һәм Шведов та штабка килеп җиттеләр. Иван Иванович Смердов аларга Интернационал Үзәкнең карарын әйтте һәм боерык бирә башлады. — Иптәшләр, бригада командирлары! — диде ул. — Икенче номерлы планны үти башларга боерык бирәм. Күтәрелеш 12-00 дә башлана. Шул вакытка корал таратылган, кешеләр туплану урыннарына җыелган булырга тиеш. Агач бригадасының сугышчылары һәм аңа ярдәмгә бирелә торган ударный батальон беренче патология блогы, сигезенче, җиденче, унөченче һәм ундүртенче блоклар арасында туплана. Таш бригада... Смердов Таш һәм Кече лагерь бригадаларының туплану урыннарын әйтте дә: — Атака сигналы — граната тавышы, — диде. — Гранатаны ударный батальон командиры майор Бобровников ташлый. Көтеп-көтеп тә килеп җитмәссыман тоелган сәгать, ниһаять, килеп җитте. Назимов приказны алгач та бригада штабына — сигезенче блокка канатлангансыман чапты. Элемтәчеләре алдан ук батальон командирларын чакырырга киткәннәр иде. 71 Ун-унбиш минуттан комбатлар барысы да штабка җыелды. Ударный батальон командиры Бобровников та килеп җитте. Баштагы вариантлар буенча ударный батальон ролен рус хәрби әсирләре отряды үтәргә тиеш иде. Алар киткәннән соң Хәрби-политик Үзәк Таш бригаданың иң яхшы батальонын алып, шуны ударный батальон итеп, төп юнәлештә хәрәкәт итүче Назимов бригадасына буйсындырды. Назимов шунда ук сугышчан боерык бирә башлады. Төп батальоннар башлангыч позициягә якын торалар иде, әмма ударный батальон урнашкан кырык дүртенче блок лагерь уртасында иде. Назимов, гитлерчыларда шик тудырмас өчен, туплану урынына вак-вак төркемнәр белән яки берәм-берәм генә җыелырга кушты. — Хәзер корал өләшә башлыйбыз. Безнең батальоннар коралны җиденче һәм сигезенче блоклардагы яшерен складлардан алалар... — Назимов кайсы батальонның кайсы блоктан корал алуын әйтте дә: — Иптәш батальон командирлары, сугышчыларыгызны коралландыруны тәэмин итегез, — диде. — Үзем җиденче блокта булам. Унбиш-сгсрме минуттан соң Назимов җиденче блокка килеп кергәндә, анда, штаб бүлмәсендә, берләштерелгән рус отрядының командиры Иван Смердов һәм штаб начальнигы Карпов утыралар иде. Назимов бригаданың корал алырга әзер торуы турында әйтте. Башка комбриглар да килеп җитүгә, Смердов бөтен җирдә яшерен складларны ачып корал өләшергә боерык бирде. Җиденче, сигезенче һәм башка блокларда стеналарны вата башладылар. Корал алырга дип килгән сугышчылар башта берни белмичә аптырап карап тордылар. Ник стеналарны ваталар? Аннары стеналар арасыннан өр-яңа винтовкалар, автоматлар, пистолетлар, гранаталар чыга башлагач, патрон ящиклары каерып ачылгач, аларның шатлыклары эчләренә сыймый башлады, йөзләрчә ябык куллар иң изге бернәрсәгә сузылган кебек коралга сузылдылар. Ишек төбендә басып торган Назимовның: — Коралны юрганнарга, пиджакларга төреп чыгарырга!—дигән боерыгы ишетелде. Ул инде үзе дә коралланган, билендә пистолет, янында бер төркем җан сакчылары һәм элемтәчеләр. Штабның бригада командирларын саклау турында махсус боерыгы бар иде. Чөнки гомуми буталыш вакытында төрле элементларның командирларны юк итеп йөрүләре мөмкин иде. Назимов үзенең җан сакчылары һәм элемтәчеләре белән уралган хәлдә тышка чыкты. Бараклар тирәсенә бик күп тоткыннар җыелган иде. — Бу — нәрсә? — дип сорады ул. — Корал сорарга килгәннәр, иптәш подполковник, — диде Задо- нов. — /Берни аңлатыр хәл юк, ерып керәләр. Корал бары тик яшерен бригада кешеләренә генә бирелә иде. Яшерен бригаданың булуы турында берни белмәгән меңләгән тоткыннарның күбесе иптәшләрендә корал күргәч, безгә дә корал бирегез, дип складларга ташланалар. Ләкин биредә аларга корал бирмиләр, хәтта корал янына якын да җибәрмиләр. Шуннан соң коточкыч тавыш куба. Ярсыган тоткыннар берни белән исәпләшмичә корал даулыйлар. Бу стихияле кузгалышның бөтен эшне харап итүе мөмкин иде. — Шведов кайда!? — дигән көчле тавыш яңгырады. Бу кулына пистолет тоткан Кузьма Карпов иде. — Иптәшләр, барыгыз да баракларыгызга кайтыгыз. Корал бары тик сугышчан подразделениеләргә генә бирелә. Калганнар... — Нинди сугышчан подразделениеләр? Без кем? — ьез дә штурмга барабыз! — дип йөзләрчә кешеләр элеккедән дә көчлерәк ярсый башладылар. Ул арада Шведов егетләре килеп җитте һәм тәртип урнаштырырга керештеләр. 72 Штурм башланырга әле бер сәгать чамасы вакыт бар иде. Назимов комбатларын ияртеп позиция алдына килеп чыкты һәм почмак капкага карап тора башлады. Нәкъ шушы почмак капкадан алып лагерь больницасына кадәр ара аның бригадасының фронты. Алда СС казармалары, корал складлары, гараж. Назимов карашын вышкаларга күчерде. Аның участогында дүрт вышка. Вышкаларда эре калибрлы пулеметлар. Тимер чыбыкларны өзгәнче аларның бик күпләрне кырып салулары мөмкин. Назимов артына борылды һәм комбатларыннан: — Вышкаларны штурмлаучылар яндыргыч бутылкалар белән тулы- сынча тәэмин ителгәнме? — дип сорады. — Тәэмин ителгән, — дип, комбатлар бертавыштан җавап бирделәр. — Снайперлар? — Беләләр! Бригаданың сул флангысында немец отряды туплана иде. Алар Бухенвальд белән Веймарны тоташтыра торган барлык телефоннарны өзәргә һәм тимер чыбыкларга тоташтырылган токны сүндерергә тиеш. Назимовны хәзер менә шушы соңгысы аеруча борчый иде. Токны вакытында туктата күрсеннәр иде! Назимов чәнечкеле чыбыкларга карап торды. Тагын кырык минуттан тоткыннар ломнар, балталар, казыклар, ыргаклар, бүрәнәләр белән шул тимер чыбыкларны өзгәли башлаячаклар. Моны әйтүе генә ансат бит. Тимер чыбыклар нык бетон баганаларга ныгытылган. Махсус кайчылар юк. Яна командирлар килде һәм алар кешеләрне тынычландырыр хәл юк дип әйттеләр. Барысы да штурмга ыргылырга ярсыйлар. — Сигналга кадәр бер генә кеше дә тимер чыбыкларга якын киләсе булмасын!—дип каты боерык бирде Назимов. — Сигналга кадәр тимер чыбыкларга таба атлаучы—хыянәтче. Комбат иптәшләр! Хәзер барыгыз да батальоннарыгызга. Чирек сәгатьтән — 8 нче блокка. Сигезенче блокта Назимов бригадасының штабы иде. Барак ышыгында тупланган Задонов батальоны яныннан узган чакта Назимов беразга туктады. Комиссар, ниндидер ящик өстенә баскан килеш, сугышчыларга Хәрби-политик Үзәкнең өндәмәсен укый башлады. — Иптәшләр! Үзенең коточкыч явызлыклары белән бөтен дөньяны тетрәткән фашистлар Германиясе Совет Армиясенең, союздаш гаскәрләрнең кысрыклавы һәм үз э^инаятьлә ренең авырлыгы астында кисдк-кисәк җимерелә бара, Вена чолганып алынган. Совет Армиясе гаскәрләре Берлинга һөҗүм итәләр, союзниклар Гонновердан кырык километрда, Зуль, Гота шәһәрләре алынган, Эрфурт өчен сугышлар бара. Канлы фашизм, үзенең һәлакәте якынлашуын сизеп, үлем ачысы белән тартышып, безне кырып бетерергә маташа. Ләкин аның гомере беткән инде. Үч алу сәгате килеп җитте. Лагерьның Хәрби- политик җитәкчелеге 12-00 сәгатьтә соңгы рәхимсез көрәш башларга боерык бирде. Барыгыз да бер кешедәй булып үз азатлыгыгыз өчен көрәшкә күтәрелегез! Фашист ерткычларына үлем! Шушы соңгы рәхимсез көрәштә үзенең изге бурычын онытып куркаклык күрсәткән кешегә безнең каһәребез төшсен! Безнең юл — батырлар юлы. Бу героик көрәштә җиңү безнең якта булыр! Барыгыз да бер кешедәй булып хәрби дисциплинага, приказларга, командирларның һәм комиссарларның боерыкларына буйсыныгыз. Үлемнән курыкмыйча, дош- 73 манга нәфрәт белән ярсып — алга, иптәшләр. Кыен, ләкин героик юлдан азатлыкка таба! Яшәсен азатлык! Комиссар өндәмәне укып бетерүгә ура тавышлары яңгырады, кешеләр әле берсе, әле икенчесе сүз сорап тормастан ящик өстенә сикереп менеп, коралларын һавада селкә-селкә кайнар чакыру сүзләре кычкырдылар. Ярсу артканнан-арта барды. Назимов сигезенче блокка кайтты. Аның күңеле күтәренке, йөрәген сугышка кергәндә генә була торган дәртле рух биләп алган иде. Комбатлар килделәр һәм батальоннарның, коралланып, сугышчан боерыкларны үтәргә әзер торулары турында әйттеләр. Назимов тәрәзәдән капка башындагы сәгатькә карады. Унике туларга җиде минут калып бара иде. Тагын бер минут көткәннән соң Назимов: — Башлыйбыз! — дип соңгы боерыгын бирде. Харитонов, Бобровников, Чернов шунда ук, честь биреп, йөгереп китеп бардылар. Блокта Назимов, Задонов һәм элемтәче Базаров кына калды. Сакчылар түбәндә, ишек төбендә иде. — Я,— диде Назимов Задоновка һәм алар кочаклашып үбештеләр. — Уңыш телим. Моңарчы ярсып, кайнап торган лагерь, штурм минутлары якынлашуга, кинәт тынып калды. Меңләгән кешеләрнең күзләре зур ачылып тимер чыбыкларга текәлделәр, куллар коралларны ныграк кысты. Берәү дә үзенең үлеме турында уйламады. Ләкин тагын берничә минуттан кемнәрдер үләргә, яраланырга тиеш иде. Вышка башларында пулемет көпшәләре күренә. Бәлки, тимер чыбык артындагы дзот, дотларда да гитлерчылар утыра торганнардыр. Тынлык, нервлар киерелгән, йөрәк атылып чыгардай тибә. Әнә майор Бобровников, кулына граната тотып, сакчыларның күзенә чалынмас өчен стенага сыенып барак почмагына чыкты. Аннары капка янындагы кибеткә таба шуыша башлады. Әнә ул кибет стенасына сыенып бераз тын алды. Күрәсең, вышкадагы часовойның арты белән борылуын көтте. Аннары кинәт җиргә ятты һәм бераз шуышып барганнан соң бөтен көче белән селтәнеп гранатасын капкага томырды. Тирән тынлык эчендә көчле шартлау яңгырады. Шуның артыннан ук вышкаларга төбәлгән залплар яңгырады һәм меңнәрчә кешеләр, ура кычкырып, ташкын шикелле, лагерьның һәр ягында бер үк вакытта тимер чыбык киртәләренә, капкаларга, вышкаларга ташландылар. Немец коммунистлары токны сүндерделәр һәм ломнар, балталар, ыргаклар белән коралланган кешеләр тимер чыбыкларны өзгәли башладылар. Кайбер урыннарда тимер чыбыклар өстенә юрганнар, пиджаклар каплап, чыбыкларны өзмичә генә аркылы чыга башладылар. Бүтәннәр, алдан әзерләнгән бүрәнәләрне алып килеп, шул бүрәнәләр белән капкага таран ясарга керештеләр. Вышкалар тирәсендә көчле шартлаулар яңгырады. Тәрәзәләрдән ургылып-ургылып кара төтен чыга башлады. Берничә минут эчендә капканы актарып ташладылар һәм ударный батальон сугышчылары эсэс казармаларына, складларга, гаражга таба ташландылар. Алар артыннан Харитонов батальоны сугышчылары да кузгалды. Хәзер инде бөтен җирдә көчле атыш бара, пулеметлар, автоматлар тырылдый, гранаталар шартлап ярыла иде. — Өзделәр! Тимер чыбыкларны өзделәр! Казармаларны атакалыйлар! — диде Бобровниковтан йөгереп килгән элемтәче. Аның күзләре яна, яңаклары алсуланган. Кулында немец автоматы. — Ревирны атакаласын! — диде Назимов һәм элемтәче шунда ук йөгереп китеп барды. 74 — Николай, — дидс Назимов Задоновка. — Батальоныңны күтәр, турыдан казармаларга бәр. Мин синең арттан барам. Задонов йөгереп чыгып китте. — Әйдәгез, — диде Назимов элемтәчесенә. Ишек янында Назимовпың тән сакчылары басып тора иде. Алар- ның берсе Назпмовка трофей автомат сузды. Назимов, автоматны алды да, почмак капкага таба китте. Барак ышыгыннан чыгуга ул бер генә секундка туктап калды, һәр җирдә дистәләгән үлекләр ята иде. Күпләр тимер чыбыкларга асылынып калганнар. — Ударный батальон сугышчылары. Аларны әнә теге вышкадагы пулеметтан кырдылар! Сугыш кырындагы беренче очраган үлекләр һәрвакыт көчле тәэсир ктүчән була. Назимов аларга карамас өчен кызу-кызу атлый башлады. — Иптәш подполковник, — диде сакчыларның берсе, — уртадан- рак барыгыз. Монда кайдандыр аталар. Әле генә сездән чыгып киткән элемтәчене үтерделәр. Әнә ул... Задонов батальоны сугышчылары йөгереп үтеп киттеләр. — Чернов, — диде Назимов, өченче батальон командирына,— <ин дә кузгал. Харитоновка булыш. Корал складларына! Чернов артына борылып кул изәде һәм аның яшеренеп торган сугышчылары да дәррәү кузгалып йөгерә башладылар. Баш өстеннән пулялар выжлап очтылар. Назимов белән янәшә йөгереп баручы тән сакчыларыннан берсе кинәт туктады да, кулындагы коралын төшереп, җиргә ауды. Иптәше аның коралын иелеп алды һәм туктамыйча алга йөгерде. Яралылар каршы килә иде. — Иптәшләр, тизрәк, тизрәк! — дип ашыктырдылар алар ярдәмгә йөгерүчеләрне. Берсе, яраланган булуына карамастан, коралын ташламаган. — Иптәш командир! — диде ул Назимовка һәм кинәт танып,— Бакый абый, әнә тегеннән урагыз. Тәрәзәдән пулемет бәрә. Бу — Сабир иде. Ул ударный батальон белән бергә штурмга барган булган. Назимов Задоновка бер ротасын Сабир күрсәткән якка борырга кушты. — Мин үзем алып барам,—диде Сабир һәм кире борылып йөгерә башлады. — Сабир, лагерьга кайт!—дип кычкырды Назимов. Ләкин Сабир аны ишетмәде. Ул сугышчылар белән бергә йөгерә иде инде. Эсэс рсвирын Таш бригада алырга тиеш иде. Ләкин ул азрак тоткарланды һәм ул участокта дотларга утырып өлгергән гитлерчылар Таш бригадага баш күтәрергә ирек бирми башладылар. Ревир өчен сугыша башлаган ударный батальон, көчле утка очрап, чигенергә мәҗбүр булды. Назимов моны күреп, ярдәмгә Задонов батальонын борды. Көчле ура яңгырады һәм батальоннар яңадан атакага күтәрелделәр. Бибиков сугышчылары дотларны шартлаттылар, ахрысы. Әнә аның сугышчылары-да ташкын булып гаражларга таба йөгерәләр. Вышкаларның күбесе шартлатылган, яна иде. Ләкин берсеннән көчле пулемет һаман ут сиптерә. Атакалаучыларны кырыйдан аткан ут кыра гына иде. — Ятыгыз! —дигән команда ишетелде. Ләкин яту — үлем иде. Назимов шунда таба йөгерә башлаган гына иде, кинәт бик каты гөрселдәү тавышы ишетелде. Вышканың өсте актарылып һавага очты. Сугышчылар яңадан атакага күтәрелделәр. 75 Харитонов сугышчылары дотлардан пулеметлар һәм минометлар чыгарып, корал складын саклаучыларга көчле ут ачтылар. — Егетләр!—дип кычкырды Назимов. — Атакаларга! Бер минут кичекми атакаларга! — Иптәш подполковник, карагыз, резервлар килә!—дип кычкырды элемтәчеләрнең берсе. Чыннан да резерв батальоннары түзмәгәннәр, приказ көтмичә үк, һөҗүмгә кузгалганнар иде. Алар артыннан, кара болыт кебек ябырылып, меңләгән тоткыннар килә иде. Назимов аларны Харитонов ягына борырга кушты. Анда корал складлары. Бәлки, аз-маз корал булыр. Резервчыларның берсендә дә рәтле корал юк иде. Иң көчле атыш ревир һәм казармалар тирәсендә иде. Бобровников һәм Задонов батальоннары ревирга бәреп кердеЛәр инде. «Тоткарлана гына күрмәсеннәр», — дип уйлады Назимов. Гитлерчыларның төп җанлы көчләре казармаларда туплана башлады. Аларга айнырга ирек бирмәскә кирәк. Югыйсә таш казармаларны штурмлау кыен булачак. Гараж тирәсендә машиналар бар иде һәм Назимов белән Бибиков, кирәк була калса дип, машина йөртүчеләрне алдан билгеләгәннәр иде. Хәзер алар анда булырга тиеш. — Базаров,—диде Назимов элемтәчесенә, — гаражга йөгер. Машиналарны бирегә куыгыз. Задонов, роталарыңны машиналарга утыртырга әзерлә. Әнә теге урамнан казармаларның артына чыгыгыз. Бөтен тирә-якта атышлар көчәйгәннән-көчәя бара иде. Гитлерчылар һәр җирдә чигенә. Күпләре плен биреләләр. Власовчыларны плен алып тормадылар. Күренгәнен берен бетерә бардылар. Гитлерчыларның Веймардан гаскәр ташлаулары мөмкин иде. Шуңа күрә Назимов үзенең бөтен разведчикларын алга, юлларга җибәрде. Ә биредә, нигездә, мәсьәлә хәл ителгән дип саный иде ул. Харитонов элемтәчеләре йөгереп килде. Харитонов корал складларын тулысынча алган. Хәзер әйбер складлары өчен сугыша. — Складларда корал бармы? — дип сорады Назимов. — Аз! — диде элемтәче. — Калдык-постыклар гына. — Харитоновка әйт, минометларын хәзер үк Бобровниковка җибәрсен. Казарма ишек алларына ут ачсыннар. Назимов корал складларының, ревирның алынуын, хәзер казармалар өчен сугышуын һәм команда пунктын эсэс ревирына күчерүен әйтеп штабка яңа элемтәчесен җибәрде. Бу вакытта инде баш күтәрүчеләрнең барлык көчләре сугышка кертелгән һәм беренче бурыч — тимер чыбыкларны өзү бик шәп үтәлгән иде. Гитлерчылар үзләренең иң зур көчләрен — лагерь тирәсендәге ут нокталарын бөтенләй диярлек файдалана алмый калдылар, һөҗүм шулхәтле көтелмәгәндә һәм кызу булды, казармалардагы сакчылар хәтта дзотларга кадәр йөгереп җитә дә алмадылар. Аларны ярты юлда кырып салдылар. Агач заводы ягыннан йөгереп килгән чех, поляк, югослав һәм болгар отрядлары күренде. Хәзер гитлерчылар ике ут арасында калды. Казармалар, виллалар берсе артыннан берсе алына барды. Әсир ителгән гитлерчылар төркемен ревир яныннан лагерьга алып киттеләр. Харитонов килде. Аның өстендә күн куртка иде. Ул складларның тулысынча алынганлыгын әйтте һәм Назимовка да күн куртка бирде. — Складларга ни өчендер диңгез һәм авиация формалары тутырылган. Бөтен лагерьны киендерергә җитәр. —- Сак куйдыңмы? — дип сорады Назимов. — Куйдым. 7G Бобровников белән Задонов та килделәр һәм эсэс казармаларының тулысынча алынганлыгын әйттеләр. Аннары Чернов та килеп җитте. Атышлар тынды. Назимов комбатларның дүртесенең дә кулларын кысып аларны җиңү белән тәбрик итте һәм рәхмәт әйтте. Аннары картасын чыгарып өстәлгә җәйде дә: — Безгә хәзер җиңүне ныгытырга кирәк, — диде. — Задонов, синең батальоның менә бу юлны, — ул көнбатыштан килә торган юлны күрсәтте, — иярли, Харитонов һәм Бобровников батальоннары менә бу юлны,—- ул Веймардан килә торган юлны күрсәтте, — иярли. Гитлерчыларның Веймардан көч ташлаулары мөмкин. Чернов батальоны резервта кала һәм корал, әйбер складларын саклый. Яудан соң батыр күбәя,— диде ул, — берәүгә дә корал бирмәскә. Онытмагыз, лагерьда «яшелләр» шактый. Буталыш вакытында ул халыкның киемнәрен алмаштырулары бик мөмкин. Азык складларына, кухня тирәсенә шулай ук сак куярга. Үзәкнең приказы булганчы берәүгә дә бернәрсә бирмәскә. Батальон командирлары азыкны үзләре килеп алырлар. Мин штабка киттем. Өстенә күн куртка, башына күн фуражка кигән, муенына автомат аскан Назимов, тән сакчылары белән уралган хәлдә, штабка килеп кергәч, Смердов, аңа озак кына карап торды. — Иптәш подполковник, бурыч үтәлде, дошман тар-мар ителде...— дип Назимов җиңү турында рапорт бирде. Смердов аны кочаклап үпте. Ул арада шулай ук күн кием киеп өлгергән Бибиков белән Шведов та килеп җиттеләр һәм алар да җиңү турында рапорт бирһеләр. ... Назимов штабтан чыкканда үзәк капка өстендә кызыл флаг җилферди иде. Сәгатькә карады. Өч сәгать унбиш минут иде. Ә биш сәгать унбиш минутта эсэс канцеляриясендә телефон шалтырады. Эре, тәкәббер тавыш Берлиннан: — Фюрер канцеляриясеннән сөйлиләр, — диде.—^Лагерьны юк итү ничек бара? Канцеляриядә утыручы немец коммунисты: — Бик уңышлы бара!—дип җавап бирде. 60. ЕЛЛАР ҮТКӘЧ 1956 елның 28 июлендә, таң атканда, Мәскәүлең Внуково аэродромыннан көмеш канатлы самолет һавага күтәрелде һәм Берлинга таба юл алды. Җирдә аларга кул болгап ике хатын калды. Болар Кадрия белән Полина Кимова иде. Самолетта Симагин, Кимов, Назимов һәм тагын берничә кеше утыралар. Алар Халыкара антифашистик комитетның чакыруы буенча Бухенвальдка — фашизмга каршы көрәшүчеләрнең слетына баралар иде. Аларның өсләрендә инде ала-кола кием түгел, барысы костюмнардан, ак күлмәкләрдән, галстук такканнар. Йөзләре дә инде әүвәлге кебек ябык түгел, тик вакытсыз агарган чәчләре генә бу кешеләрнең тормышта бик күп нәрсә күрүләрен сөйли иде. Көндезге өченче яртыда самолет Берлин янындагы Трафальгар аэродромына килеп төште. Самолеттан чыккан чакта, каршы алучылар арасында алар Бухенвальд тоткыннарының Халыкара комитеты секретаре— күптәнге танышлары Вальтерны күрделәр. Кочаклашып үбешүләр, саулык-сәламәтлек сорашулар, бер-берсен исән килеш күрүгә әйтеп бетергесез шатланулар башланды. Аэродромда бик күңелле мәҗлестән соң, совет делегациясе, машиналарга утырып, Веймарга китте. Биредә аларны унике илнең делегациясе: французлар, итальяннар, чехлар, югославлар, голландлылар. 77 поляклар... каршы алды. Янадан кочаклашып үбешүләр, кул кысышулар башланды. Назимов монда йозефны күрде. Башта ул аны әзрәк танымыйчарак торды, аннары кочагына атылып кат-кат үбә башлады, йозефның кайнар кочагыннан аерылган гына иде, кайчандыр үлемнән коткарып ревирга илтеп салган Реиатоны күрде һәм колачын җәеп аңа омтылды... Аларны Веймар үзәгендә «Фил» гостиницасына урнаштырдылар. Ә кич белән барысын да элекке Бухенвальд тоткыннарының партия җыелышына чакырдылар. Бу җыелышта Көнбатыш һәм Көнчыгыш Германиянең коммунистлары катнашалар иде. Совет делегациясе ишектән керүгә, бөтен зал аякка басты һәм көчле алкышлар астында аларны алгы рәттәге креслоларга үткәрделәр. Җыелышны ачар алдыннан Вальтер делегация членнары арасында Роза Тельманның булуын әйтте. Бөтен зал яңадан аякка басты. Эрнст Тельманның иң якын дусты, көрәштәше һәм тормыш иптәшен зал аяк өсте алкышлады. Роза Тельман урыныннан торып, дулкынланып, халыкка баш иде, янында утырган совет делегатларының кулларын кысты. — Мин әле сезнең белән очрашырмын, иптәшләр, — диде ул. Иске дуслар белән очрашу, җыелыш, аннары тагын күңелле аш мәҗлесе Назимовны һәм аның иптәшләрен шулхәтле әсәрләндергән иде, алар таңга кадәр йокларга ятмадылар. Бертуктаусыз истәлекләр сөйләделәр. Бухенвальдның бөтен тарихы аларның күз алдыннан үтте. Иртән алар Бухенвальдка киттеләр. Әле Бухенвальдка якынлашканда ук элекке тоткыннарның күңелләрен һичбер сүз белән әйтеп булмый торган бер тойгы чолгап алган иде. Моны дулкынлану, әсәрләнү дип тә, ачу, нәфрәт дип тә, йөрәкне көйдерә торган әрнү-сагынГдип тә, хәтсез корбаннарны кызгану дип тә, исән калып, менә шушында яңадан, инде тоткын булып түгел, азат кеше булып очрашуның шатлыгы дип тә тәгаен генә әйтеп булмый иде. Монда һәрберсеннән нәрсәдер бар иде, һәм шул ук вакытта һәрберсеннән өстен, зур, изге хис иде бу. Бүгенге Бухенвальд — ул чактагы Бухенвальд түгел иде инде. Тик кайбер җирләрдә генә музей экспонатлары итеп калдырылган шомлы тимер чыбык киртәләре, крематорий морҗасы һәм берничә блокның соры стеналары гына элекке Бухеивальдны хәтерләтәләр иде. Лагерь уртасындагы Гёте имәне дә юк иде инде. Аны Америка самолетыннан ташланган бомба йолкып аткан дип сөйләделәр. Дөньяның бөтен почмакларыннан куып китерелеп, шушы туфракта үзләренең актык сулышларын алган, кайнар каннары тамган 56 мең корбанны онытырга мөмкин идеме соң! Ә исәннәр, менә бу урында «серле абзар» иде, әнә теге кызыл карьерда, крематорий эшләми башлагач, меңләгән кешеләрне күмәдер идек, ә менә биредә восстание вакытында һәлак булган батырларны күмдек, хөрмәт белән, салютлар белән күмдек, дип бер-берсенә сөйләделәр һәм туганнар кабере янында башларын иеп басып тордылар. Монда нәкъ тормыштагыча, исәннәргә интернационал дуслыкны күз карасы кебек сакларга кушкан төсле, бер кабердә бик күп милләтләрнең батыр уллары ята иде. Истәлекләрдән тетрәгән кешеләрнең сүзләре бетәрлек түгел иде. Менә шушы җирдә коралларны яшергән идек, менә шуннан һөҗүм итә башладык, әнә тегендә майор Бобровников атакага сигнал биреп граната ташлады, дип бер-берсенә яңа истәлекләр сөйләделәр. Дөрес, монда хәзер тип-тигез бер мәйдан иде, әмма тоткыннар элек кайда нәрсә торганын бик ачык хәтерлиләр иде. Крематорий мичләре янында делегатлар яңадан Роза Тельман белән очраштылар. Берәү дә бер сүз эндәшмәде, ләкин һәммәсе күңеленнән:, менә шушы мичтә бөек көрәшчене яндырганнар бит, дип уйлады. 78 30 нчы июльдә Бухенвальдта унике ил делегатларының митннгысы булды. Биредә тоткыннар 1945 елның 12 апрелендә биргән изге антларын тагын бер тапкыр исләренә төшерделәр. Алар бүген дә, нәкъ ул ч-актагыча, соңгы фашист гаделлек суды алдына басмый торып, фашизмга каршы көрәшне туктатмаска ант иттеләр... Тагын ике ел үткәч, 1958 елның сентябрендә, совет сугыш ветераннары комитеты членнары яңадан Бухенвальдка килделәр. 13 сентябрьдә тирән кайгы эчендә «Бухенвальд» музееннан бер-икс километр көньяктарак, ун мең совет кешесе атылган урында куелган һәйкәл башнясына корбаннарның көлен күчерү процессиясе булды. Туфрак белән аралашкан бу көлне 1945 елның 12 апрелендә кремато- ’ рий мичләреннән җыеп алганнар иде. Европаның 18 иле кешеләренең изге көле иде бу. һәйкәл мәйданның нәкъ урта бер җирендә иде. Ул һаваларга ашкан мәһабәт манарага охшатып эшләнгән. Аның биеклеге илле метрдан артык. Түбәнге өлешендә тоткыннарның соңгы көрәшкә күтәрелгән чакларын күрсәткән скульптуралар. һәйкәлне ачар өчен Германия Демократик Республикасының премьерминистры Отто Гротеволь килде. Ундүртенче сентябрьдә көндезге сәгать унбердә киң мәйданга җыелган меңләгән кешеләргә мөрәҗәгать итеп Отто Гротеволь ялкынлы речь сөйләде. — Фашизмга каршы тору көрәшенең һәлак булган батырлары алдында, фашист варварларның миллионнарча корбаннары алдында,— диде ул, — без мәхәббәт һәм тирән хөрмәт белән башыбызны иябез. Алар коточкыч системага, кешелекне күрә алмау системасына каршы көрәштә, тынычлык һәм халыклар бәхете өчен көрәштә газиз гомерләрен батырларча корбан иттеләр. Террорга һәм кара көчләргә каршы торган барлык Европа халыкларының фидакарь улларын һәм кызларын без бүген искә алабыз. Аларның батырларча үлеме аларны үтерүчеләргә каты гаепләү һәм халыкларның азатлыкка хаклы булуының сүзсез шаһиты булып тора. Алар нык көрәштеләр һәм нык көрәшчеләр булып һәлак булдылар... Хөрмәт һәм дан аларга! Зур мәйданны тутырып җыелган меңнәрчә кешеләр бу сүзләрне тын да алмыйча тыңладылар. Күпләрнең күзләрендә яшь иде. — Бүген беренче тапкыр, — дип дәвам итте Отто Гротеволь,— фашизмга каршы көрәшүчеләрнең батырлыгы турында илгә хәбәр итеп, милли һәйкәл манарасы башыннан чаң суга башлаячак. Алар Гитлер фашизмы алып килгән шомлы караңгылыкка каршы тордылар һәм мәрхәмәтсез фашист коллыгына чик куяр өчен, үзләренең каннарын һәм җаннарын, шатлыкларын һәм бәхетләрен кызганмадылар. Үлеләрнең һәм тереләрнең тавышлары чаң гөрелтесендә бергә кушылып көчле кисәтү булып яңгырый: «Яңадан фашизм һәм сугыш булмасын!.. Бу чаңның беренче тавышы тынычлык турында илгә хәбәр итсен!» Бу чаң тавышы Мәскәүгә һәм Парижга, Прагага һәм Лондонга, Варшавага һәм Римга, Берлинга һәм сугышны теләмәгән, тынычлыкны үз җаннарын сөйгән кебек сөйгән халыклар яшәүче барлык почмакларга барып җитсен... — Бүген без немец халкына һәм барлык илләрнең яхшы күңелле кешеләренә Германиянең нәкъ йөрәгендә, Эттерсберг тавы башында куелган шушы Милли һәйкәлне тапшырабыз. Аның манарасы һәм диварлары бик ерактан күренеп тора. Кайгы савытларында яна торган мәңгелек ялкын һәлак булганнарга безнең мәхәббәтебезне һәм тирән хөрмәтебезне күрсәтә. Манарадагы чаңның тавышы илебез өстеннән ерак-еракларга китсен. Бу чаң тавышы кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керсен һәм һәлак булган батырларның васыятен үтәргә әзер торуыбыз ны, бөтен дөньяда азатлык һәм халыклар иминлеге чәчәк атмыйча көрәштән туктамавыбызны хәбәр итсен. Меңләгән кешеләр тынычлыкны бергәләп сакларга, фашизмга һәм сугыш утын кабызырга маташучыларга каршы аяусыз көрәшергә, җирдә дус һәм тыныч яшәргә тантаналы рәвештә ант иткәч, кинәт бөтен мәйдан тын калды. Башлар югары күтәрелде, күзләр манара башына текәлделәр. Әйтеп бетергесез бер моң белән чаң суга башлады. — Бер... ике... өч... Бу чаң иртәнге алтыда һәм кичке унбердә әле дә кагып тора һәм моннан соң бик күп еллар үткәч тә, кешеләр инде сугыш дигән нәрсәне, фашизм дигән яман чирне бөтенләй оныткач та, кешеләрнең исләренә үткәннәрне төшереп, аларны бүгенге якты һәм бәхетле тормыш белән сәламлап бик озак яңгырар әле. Бертуктаусыз янып торган кайгы савытларыннан көн-төн кара төтен чыгып тора. Кичләрен һәйкәл башында кызыл утлар кабына һәм бөтен тирә-як галибанә кызыл нурга манчылып китә... Бу кызыл нурлар гүя: әйе, кешене атарга, асарга, утта яндырырга, суларга салырга мөмкин, ләкин аны эзе калмаслык итеп юк итәргә, бетерергә мөмкин түгел, чөнки җирдә тормыш ничек мәңге булса, кеше дә шулай мәңге яши, дип әйтәләр кебек.

1960

Бетте