Логотип Казан Утлары
Хикәя

АВЫЛ КҮРЕНЕШЛӘРЕ

2 «ЮЛӘР МАЛАЙЛАР» к һәм алсу-көрән чәчәк атып утырган борчак басуын аркылы чыгып барабыз. Арбада өч кеше: агроном, мин һәм әле хәзергә таныш булмаган тагын бер кеше. Юл буенда ун-унбиш малай, шау-гөр килеп, борчак чәчәкләре әзеп йөриләр. Таныш булмаган кешенең бу хәлне күрү белән ачуы кузгалды. — Болар нинди юләр малайлар! Карасагызчы, кузак җыйсалар, бер хәл иде, анысына бала-ча.га кызыгучан була. Ә болар кузакланганчы ук уңышны һәлак итәләр бит. Ничек түзеп торасыз моңа?—диде улт агрономга карап, һәм, арбадан сикереп төшеп, бөтен тавышы белән 'Малайларга кычкырды: — һай сез, юләрләр! — Чү, чү! — диде агроном аңа. — Малайларга тимәгез. Шаярып йөрмиләр, сортлап утыйлар. Бу басуда ак чәчәкле борчаклар гына калырга тиеш. Көрән чәчәклеләр — сортсыз борчак. Шуның өчен аларны өзеп ташларга кирәк. Бу малайлар бер дә юләр түгел. Үзем куштым аларга. Ят кеше уңайсыз хәлдә калды. Авылга кайткач ул, арбадан төшеп бер өйгә кереп китте. Без яңадан кузгалдык. Бераздан агрономнан сорыйм: — Кем булды бу? — Вәкил! Аңламыйчарак торам: Вәкил дигән 1исем дә бар, вәкил дип уполномоченныйга да әйтәләр. Кайсысы икән? Агроном минем аптырап калганны сизде, бугай, мәсьәләне ачыклады: — Районнан килгән вәкил!—диде. ЯРАЛАНГАН КАЕН Игеннәрне җил-давылдан ышыклау, көчле корылыклардан саклау өчен утыртылган бу урман полосасында кара тимгелле кайрылы вак-вак яшь каеннарның исәбе-хисабы юк. Менә урман буйлап сузылган арба юлына якын гына бер урында яшь каен төптәнрәк чүпрәк белән бәйләнеп куелган. Игътибар белән карасаң, аның ап-ак тузы һәм кызгылт-көрән кайрысы купканлыгы, аз 2 Авторның шушы циклдан берничә хикәясе журналыбызның 9 санында басылды А 85 гына дегет тә буялганлыгы беленеп тора. Ниндидер саксыз юлчы күчәр башы белән сыдырып киткән булырга тиеш. Әйе, бер юлчы каенны имгәтеп үткән, ә .икенчесе аның ярасын төзәлерлек итеп яхшылап бәйләп киткән. Болар икесе ике кеше. Ләкин соңгысы кем иде икән? Күрәсе иде һәм рәхмәт әйтәсе иде үзенә! АНА ЭЗЕ Пөхтә итеп җыештырылган өйнең яңарак кына сарыга буялган идәнендә бер аяк эзе ярылып ята. Идән моннан берничә еллар элек тә буялган булган. Шул заманнан калган аяк эзе ник буялм.аган? Шуны сорыйсы, беләсе килә. Ләкин уңайсыз. Безгә бу эзнең кемнеке икәнлеген көтмәгәндә генә белергә мөмкин булды. Хәзер авылларда фоторәсемнәр булмаган өй юк. Кайсы гына өйгә кермә, аның стенасына, өстәл каршысына, төрле зурлыктагы рамнарга рәсемнәр тезеп куелган була. Кунак булып килсәң дә, юлчы булып тукталсаң да, өйгә керү белән синең күзең шушы рәсемнәргә төшә. Безнең белән дә шулай булды. Килеп керү белән стенадагы рәсемнәрне карый башладык. Хуҗа хатын, рәсемнәр белән кызыксынуыбызны күреп, - кайберләре турында кыска-кыска гына итеп әйтеп китте. Бер рәсем янында ул озак тукталып калды: — Бусы безнең әниебез. Ул бик әйбәт кеше иде. Мин үзем унбиш ел инде фермада сыер савам. Ирем Әхмәтхуҗа егерме елдан бирле комбайнчы булып эшли. Өч балабыз бар. Балаларыбызны караучы да, өй эшләребезне алып баручы да әниебез булды. Әгәр ул булмас а без икәүләп колхозда рәтләп эшли дә алмас идек. Картлык аркасында моннан дүрт ел элек үлеп китте әниебез. Үләсе елны яздан ук мәрхүмәнең хәтере начарланды. Ул җәйне Әхмәтхуҗа үзе идәнебезне сары буяуга буяган иде. Әниебез аның буяганын оныткан һәм кипмәгән идән уртасына кереп баскан. Менә бу, — диде әлеге ярылып яткан эзне күрсәтеп хуҗа хатын, — аның эзе! Быел идәнебезне ирем яңадан буяды. Әниебезнең аяк эзен буярга аның да, минем дә күңелем бармады... ИҢ КЫЙММӘТЛЕСЕ Карт фельдшер инде эштән кайтып ял иткән һәм, гадәтенчә, көндә пе вакытта почтальон килгәнне көтеп, өстәл башында утыра иде. Менә кечкенә капка ачылды. Анда, гадәттә йөри торган почтальон Гафифә урынына, почта бүлекчәсендә мөдир булып эшләүче, кабарып торган кара мыеклы Хәбиб күренде. Кулында газета-журналлардан тыш, ниндидер бик яссы, юка төргәк тә бар иде аның. «Гафифә кая микән?» дип уйлап алды фельдшер һәм Хәбибне ишек ачып каршылады. — Сәлам, Петр Иванович! Бүген почтаны сезгә үзем китерергә булдым. — Анысы бик яхшы... Гафифә авырмыйдыр бит? Авырса хәзер барабыз... — Юк, юк, авырмый, үземә килергә кирәк булды, Петр Иванович. Менә газета-журналларыгыз. Менә монысы,— диде Хәбиб,— сезгә күчтәнәч, — һәм Хәбиб фельдшерга ак ситсы белән төрелгән йомшак бер әйбер сузды. Ситсыны сүткәч, мәк ягып пешерелгән йомшак пирог килеп чыкты. — Кайдан, кемнән?—дип аптырап сорады фельдшер. Районга барган идем. Юл бик пычрак булганлыктан, Сәфәр авылы аркылы урап кайтырга туры килде. Авылны үткәндә, урта яшьләрдәге бер хатын, безне туктатып: «Сез почтада эшлисез, бугай. Әйдәгез, безгә кереп чәй эчеп чыгыгыз!» - диде. Ашыйсы да килгән чак түгел иде, рәхмәт әйттек тә кермәскә булдык. Ләкин ул кыставыннан туктамады. Ахыр чиктә каршы килә алмадык, кереп чәйгә утырдык. Бик һәйбәт - ләп сыйландык. Чыгып киткәндә менә шушы күчтәнәчне сезгә тапшыруны сорады. Моннан өч-дүрт көн элек кенә борчак атышып уйнаганда аның улының колагына борчак кергән булган. Ул, үзе ала алмагач, медпунктка, сезнең яныгызга китергән һәм сез баланы коткарып калгансыз икән. Сезгә нинди генә рәхмәтләр укымый ул, Петр Иванович! Кунакка чакырды үзегезне. Аның күчтәнәче белән сүзләрен дә бергә тапшырыйм дип сезгә үзем килдем. — A-а... беләм, хәтерлим... Ул икән. Беләм, хәтерлим... — диде карт фельдшер дулкынланып. Аның күзләре яшьләнде. Бүгенге почтада анык өчен иң кыйммәтле хәбәр Хәбиб аркылы ишеткән шушы сүзләр иде. КАРЛЫГАЧ, ӘБИ ҺӘМ МИН Без--карлыгач, әби һәм мин киң елга буенда, матур болында көтелмәгәндә очраштык. Әби карлыган җыеп кайтып бара иде. Мин, юл уңаенда, аның артыннан килеп җиттем. Шунда каяндыр карлыгач килеп чыгып, ул да безгә иярде. Без, сөйләшә-сөйләшә, әкрен генә атлыйбыз, ә карлыгач, күз иярмәслек тизлек белән безне гел әйләнә-әйләнә, бик түбәннән очып безне озата. Карлыгач шикелле, кешеләргә иярә торган, алардан курыкмый торган башка берәр кош бармы икән? Минемчә, булса да күп түгелдер. Күгәрчен, куркуын курыкмаса да, кешеләргә карлыгач кебек ияреп очмый. Карлыгач исә кешеләргә генә түгел, хәтта терлекләргә дә иярә. Моның мәгълүм сәбәбе дә бар. Чөнки кешеләр яки терлекләр үтеп киткән вакытта үлән астыннан бик күп төрле бөҗәкләр күтәрелә. Карлыгач өчен шул кирәк тә: ул аларны, очкан килеш, аулап бара. Әле алдыбызга чыгып, әле артыбызга төшеп очып бара торган карлыгачыбыз да шундыйлардан иде. Кинәт әллә кайдан гына кабарып болытлар чыкты, көчле җил кузгалды һәм яшенли-яшенли коеп ява да башлады. Без кая барып сыенырга абайлый алмый калдык. Хәер, бу тигез болында яңгырдан сакланырлык аз гына булса да уңайлы урын да юк иде. Яңгыр астында атлый бирдек. Безнең белән бергә карлыгач та оча иде. Ләкин ул хәзер безнең гел баш очыбыздан гына оча, хәтта аның канат очлары минем иңемә т.иеп-тиеп үтә иде. Кинәт башланган яңгыр кинәт туктап та калды. Болытлар таралып, ялт итеп кояш күренде, елга аркылы зур дуга кебек булып салават күпере төште. Яңгыр үтү белән безнең карлыгачыбыз, кыйгачлап оча-оча, искәрмәстән каядыр китеп югалды. Авылга кайтып җитәр алдыннан әби артына борылып карады да: — Безнең карлыгачыбыз кая калды соң?—диде. — Ул инде оясындадыр, — дидем мин. Карчык: — Әллә соң ул безне яшеннән саклап барган фәрештә иде микән, улым? Белмәссең, — дип куйды. Мин аңа карлыгачның ни өчен кешегә иярүен сөйләп биргәч, ул моңа да каршы килмәде: — Булыр, улым, булыр, — диде.