Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

 Буа шәһәренең, Вахитов исемендәге урта мәктәбендә укыганда ук әдәбият белән якыннан кызыксына. Ул, өлгергәнлек аттестаты алып, шикәр заводы төзелешендә эшли башлагач, районда чыга торган «Иңа юл» газетасы каршындагы әдәби түгәрәккә йөои. Шул чакта райондашлары аның беренче парчалары белән танышалар. Журналыбызның бу санында Данис Хәбибуллинның берничә шигырен урнаштырабыз. КРАНЧЫ КЫЗГА ^скә карап тилмерәм гел, Түбән чагың була сирәк. Үзем кебек җирдә йөргән Миңа башка иптәш кирәк... — Дигән идем уйнап кына, Нигә инде үпкәләдең?.. Авыр йөкләр күтәргәнне, Шул сүзләрне күтәрмәдең... АЛТЫН КУЛЛАР £у - кырларда элек җил уйнаган, Җир йоклаган карга төренеп. Бүген анда яшел рәшәткәле йортлар арта күзгә күренеп. Мичкәсенә төшеп менгән кебек— Маляр халкы чумган буяуга. Өсләренә карап, беркем әйтмәс: Ямь өсти, дип, алар урамга. Көзге җилләр искәч, гөлләр сула, Матурлыгын җуя болыннар. Гүзәллеген саклар һәрвакытта - Эшче кулы тигән урыннар... ТУГАН АВЫЛ Й өрәгемне аңлагандай, Шофер ашыга; Кырлар аша, тигез юлдан Чаба машина. Бер ягымда дулкынлана Бодай диңгезе. Әнә анда яшьлегемнең Югалмас эзе— Шаулы болын чәчәкләргә, Гөлгә күмелгән. һичвакытта чыкмады ул Минем күңелдән. Сагындырды уйнап үскән Елга буйлары. Машинаны узып китә Җитез уйларым: Кырлар аша, тигез юлдан Чаба машина... Авыл, гүя, кулын сузып Килә каршыма. • БАКЧАЧЫ БАБАЙГА (нәни шаяру) /күршебезнең алма бакчасына Үткән саен туктап күз салам. Ачуланып бабай таяк селки, Усал йөзен күреп кузгалам. Бакчачы карт, нигә шикләнәсең, Карашыңнан куркып качканга?.. Син йоклыйсың, Ә мин кызың белән Алмаларың саклыйм бакчаңда. КӨНЛӘШҮ (нәни шаяру) ^4 к якалы кара халат кигән Сатучы кыз өлгер, чибәр дә. Кем сокланмас аңа Көлемсерәп, Сиңа әйбер төреп биргәндә. Юк, кирәкми... Минем хатыным да Эшли иде элек кибеттә. Бәлки ул да шулай елмайгандыр Кергән-чыккан миндәй егеткә.