Логотип Казан Утлары
Публицистика

 ЛЕНИННЫ УКЫГАНДА

Кеше эшчәнлегенең кайсы өлкәсенә генә зирәк акылын юнәлтмәсен, В. И. Ленин, бөек марксист, зур эрудицияле галим буларак, үзенең тирән фәнни тикшерүләре белән һәркемне гаҗәпкә калдыра. Алдымда В. И. Ленинның әдәбият һәм сәнгатькә карашларын эченә алган зур җыентыгы ! . Бу китапта никадәр белем байлыгы, Ленинның бөек акылы белән нурланган никадәр гүзәл фикерләр тупланган! Аларда хәзер дә бик актуаль булган никадәр мөһим сорауларга җавап табасың! Җыентыкка кергән әсәрләрдәге берничә проблеманы гына алып карасаң да, моны ачык күрәсең. Мәсәлән, үткән культура тарихын өйрәнү мәсьәләсен алып карыйк. В. И. Ленин бу мәсьәләләргә караган әсәрләрендә әдәбият, сәнгать тарихын тикшерүчеләргә нигез булып хезмәт итә торган күрсәтмәләр бирә. Ул «Милли мәсьәлә турында критик заметкалар», «Милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы турында» дигән һ. б. хезмәтләрендә милли политикага кагылган төп проблемаларны хәл итте, милләтләр турында марксистик теорияне, һәр буржуаз .милләттә ике милләт һәм ике культура булуын, культурада милли һәм интернациональ моментлар мөнәсәбәтен, милли телләр мәсьәләсен фәнни нигездә аңлатып бирде. 1 В. И. Ленин, О литературе и искусстве (Әдәбият һәм сәнгать турында), рус телендә, Дәүләт художество әдәбияты нәшрияты басмасы, Мәскәү, 1957 ел, 688 бит. Капитализм чорында, имештер, 5 В. И. Ленин, Әсәрләр, 20 том, рүсча 4 нче басма, 8 бит. бердәм милли культура була дигән реакцион уйдырмаларны Ленин кискен фаш итте. Сыйнфый интереслардан өстен торган, бер үк вакытта ике сыйныфның да — хезмәт ияләренең дә һәм аларны изүчеләрнең дә— интересларын чагылдыра торган, икесенә дә хезмәт итә торган бер культураның булуы һич мөмкин түгел. Бу бер-берсенә нигезеннән каршы торган прогрессив һәм реакцион социаль күренешләрне бергә кую булыр иде, культура үсеше өлкәсендә барган сыйнфый көрәшне инкяр итеп, ялган «бердәм агым» теориясен яклау булыр иде. Ленин, капитализм чорында һәр милләттә ике культура булуын ачып, безгә бу культураларның кайсын һәм ничек алырга өйрәтте. Ленин болай диде: «... без... һәрбер милли культурадан аның тик демократик һәм социалистик элементларын гына алабыз, аларны тик һәм һичсүзсез һәрбер милләтнең буржуаз культурасына, буржуаз милләтчелегенә капма-каршы итеп алабыз» 5 . Әгәр дә милли культурадан бары тик демократик һәм социалистик элементларны гына алабыз икән, һәм аларны буржуаз культурага, буржуаз милләтчелеккә капма-каршы куеп алабыз икән, димәк, әдәбият, сәнгать тарихын һәрвакыт шушы культураның тууына нигез булган алдынгы иҗтимагый хәрәкәтләр,^ азатлык көрәше тарихы белән бәйләнештә өйрәнергә, тикше К 126 рергә кирәк була. Димәк, сәнгать, әдәбият әсәренең, сәнгать өлкәсендәге эшлеклеләрнең тарихтагы урынын билгеләгәндә, аларны шул чорның алдынгы идеяләренә ни дәрәҗәдә якын торуларына карап, шул ноктадан карап бәяләү генә дөрес булачак. В. И. Ленин үзе үк моның гүзәл үрнәген бирде. Ул Россиядә азатлык көрәшен чорларга бүлде һәм, көрәштә катнашкан сыйныфларны күздә тотып, аның өч чор үткәнен күрсәтте. Ул «Герцен истәлегенә» (1912) дигән һәм, бигрәк тә, «Россиядә эшчеләр матбугаты тарихыннан» (1914) исемле хезмәтләрендә бу чорларны хронологик рәвештә шулай билгеләде: 1) дворяннар чоры, чама белән 1825 елдан 1861 елга чаклы; 2) разночинец яки буржуаз демократик чор, чама белән 1861 елдан 1895 елга чаклы; 3) пролетариат чоры, 1895 елдан хәзерге көннәргә чаклы Ч Бу бүленеш һәр чорда төп хәрәкәт итүче көчләрнең, көрәшнең төп асылын, максатын тирән аңлауга нигезләнгән. Ленин үзе дә аерым эшлеклеләргә, тарихи вакыйгаларга һәм күренешләргә бәя биргәндә менә шул периодизациядән чыгып эш итә. Бу бүленеш иҗтимагый фикер тарихын өйрәнгәндә, азатлык хәрәкәтен, ниһаять, культура, сәнгать тарихын өйрәнгәндә төп методологик күрсәтмә булып тора, ул һәр чорда төп хәрәкәт итүче көчләрне тирән тикшерү нигезендә генә теге яки бу күренешкә бәя бирергә өйрәтә, үз белдеге белән генә, субъектив караштан чыгып кына фикер йөртүгә каршы чыгарга чакыра. Мәсәлән, Ленин Л. Н. Толстой иҗатына тирән анализны нәкъ шул таләптән чыгып ясады. Ленинның Л. Н. Толстой иҗаты турында язган хезмәтләре әдәбият, сәнгать үсешен тарихи барыш, халык тормышы һәм көрәше белән ничек бәйләргә, язучыга бәя биргәндә, аның нинди сыйфатларына, иҗатындагы 1 В. И. Ленин, Әсәрләр, 20 том, русча 4 нче басма, 223 бит. кайсы моментларга төп игътибарны юнәлтергә кирәк дигән сорауга тулы җавап бирә, һәм ул әдәбият тикшерүчеләргә гүзәл үрнәк булып тора. Әйткәнебезчә, Россиядә азатлык хәрәкәтен чорларга бүлгәндә, Ленин азатлык хәрәкәтендә кайсы чорда нинди төп сыйныф катнашуын нигез итеп ала. Билгеле булганча, азатлык хәрәкәтенең икенче чорында мәгърифәтчелек һәм революциои-демократик хәрәкәт барлыкка килә. Ленинның бу ике хәрәкәт турындагы фикерләре татар культура, әдәбият тарихын, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүдә аеруча зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, Каюм Насыйри исеме һәм чоры белән бәйләнгән татар мәгърифәтчелегенә фәнни дөрес караш бары тик В. И. Ленинның «Без нинди мирастан баш тартабыз» дигән хезмәтендәге фикерләр яктылыгында гына булырга мөмкин. Бездә кайвакыт мәгърифәтчелекне мәгърифәтче белән бертигез дип аңлату бар. Мәгърифәтчелек турында сөйли башласалар, иң башта һәм иң күп сүз мәгариф, уку-укыту эшләре турында сөйләнә. Шулай сөйләнә торгач, мәктәп эшләре белән бервакыт күп кенә чуалган җәдитчеләргә якыная башлыйлар, кайберәүләр җәдитчелек белән мәгърифәтчелек икесе бер нәрсә дигән һәм нигездән ялгыш булган иске карашларны кабатлыйлар. Соңгы елларда, бигрәк тә җәдитчелекнең чын йөзен күрсәткән хезмәтләр басылып чыгу уңае белән, урыннардан өстәмә аңлату сорап язган хатларда, аеруча өлкән буын укытучылар арасында, җәдитчелекнең буржуаз агым булуына гаҗәпләнү белдерелә иде. «Без гомер буе мәдрәсәдә һәм мәктәпләрдә балаларга фән укытуны алга сөреп килдек, үзебезне, кадимчелеккә каршы куеп, җәдитче дип исәпләдек», диләр алар. Ләкин мәгариф эшчесенең мәгърифәтчелек карашында торуы мәҗбүри булмаган кебек, мәдрәсә эшенә яңалык (гарәпчә әйтсәк җәдит) кертергә, фәннәр укытырга тырышкан икенче берәүнең җәдитчелеккә бернинди мөнәсәбәте булмавы да бик мөмкин 127 бит. Мәгърифәтчелекне дә, җәдитчелекне дә профессиягә бәйләп к а л д ы р у дөрес түгел, чөнки алар идеологиягә, сыйныфлар мәсьәләсенә, халык язмышына мөнәсәбәт ө л к ә- с е н ә кары й лар. Алда әйткән ялгышлар нигезендә, башка сәбәпләр белән беррәттән, мәгърифәтчелекне мәгариф эшенә кайтарып калдыру, Ленин билгеләмәсен оныту ятканын күрү авыр түгел, әлбәттә. Ленин исә мәгърифәтчелектә мәгариф эшен һич тә төп билге итеп алмый. Менә аның билгеләмәсе: мәгърифәтчелек «...крепостное правога һәм экономик, социаль һәм юридик өлкәдә ул тудырган барлык нәрсә- лдргә каты дошманлык белән рухланган... мәгариф эшен, самоуправ- лениене, ирекне, европача тормыш формаларын һәм гомумән Россияне һәрьяклап европалаштыруны бик нык яклау... халык массаларының, башлыча крестьяннарның (мәгърифәтчеләр эпохасында әле тулысын- ча азат ителмәгән яки яңа гына азат ителеп килүче крестьяннарның), интересларын яклау, крепостное правоны һәм аның калдыкларын бетерү бөтен кешегә яхшы тормыш китерер дип чын күңелдән ышану һәм моңа чын күңелдән яр- дәм итәргә теләү» L Билгеле булганча, Ленин мәгърифәтчеләр турында сөйләгәндә Н. Г. Чернышевскийны күз алдында тота. Шуның белән бергә, Ленин Н. Г. Чернышевскийның револю- циондемократ булуын, крестьян революциясе идеясен, массаларның иске властьларны бәреп төшерү өчен көрәшү идеясен үткәрүен күрсәтеп үтә 6 7 . Хәзер инде Ленинның бу карашлары яктысында татар мәгърифәтчеләренең эшчәилегеиә карата берничә сүз. Башта ук шуны әйтергә кирәк: безнең мәгърифәтчеләр, әлбәттә, үзләренең дөньяга карашлары, уңай программалары белән Чернышевский программасына кадәр күтәрелә алмаганнар. Шулай да, алар да диншәригать белән кысылган, крепостное право, самодержавие изүе астында интеккән халыкка мәхәббәт белән яналар, аның ирекле булуын телиләр, 1 В. И. Ленин, Әсәрләр, татарча басма, 2 том, 497—498 битләр. 7 Шунда ук, 17 том, 104 бит. рус халкына һәм аның культурасына зур хөрмәт белән карыйлар, шул культураны үзләштерергә өндиләр, халыкны агарту, аң-белемле итү 'нәтиҗәсендә бөтен кешегә яхшы тормыш килер дип тирән ышаналар, шуңа ярдәм итәргә бөтен көчләрен куеп эшлиләр иде. Күрәсез: биредә уртак һәм аерым үзенчәлекле моментлар бик ачык сизелә. Менә бу нәрсәне — рус мәгърифәтчелеге белән татар мәгърифәтчелеге арасындагы бу аерманы — ничектер без күрми үтәргә тырышабыз. Моннан нәтиҗә шул: башкарак социаль-экономик һәм политик шартларда хәрәкәт итүен искә алып, татар мәгърифәтчелегенең үзенчәлекләрен өйрәнүне дәвам итәргә кирәк. Моннан тагын бер нәтиҗә ясарга кирәк. Чыннан да, Ленин крестьян революциясен яклап чыккан Чернышевскийиы мәгърифәтче ди икән, димәк, ул үткән йөзнең 40—60 елларындагы рус мәгърифәтчелегенә бик югары бәя бирә. Болан булгач, мәгърифәтчелек белән җәдитчелек бер нәрсә, дигән безнең кайбер иптәшләр (бигрәк тә татар мәгърифәтчелегенең кайбер аермалы үзенчәлекләрен истә тотмый сөйләүчеләр) бик авыр хәлдә кала бит. Димәк, аларча, мәгърифәтчелек белән бер үк нәрсә булган җәдитчелек тә бер үк политик программа белән — крестьян *революциясе идеяләре белән— рухланган булып чыга? Шуның өстәвенә, Н. Г. Чернышевский крестьян революциясе аша социализмга бару (гәрчә бу утопик социализм булса да) максатын куя бит әле. Болай булса, татар җәдитчеләре дә (татар буржуасының идеологлары да!) социализмга юл тоталар булып чыга бит?! Ләкин инде моның белән хәзергә кадәр җәдитчелекне прогрессив күренеш дип йөртүчеләр хәтта үзләре дә риза булмас. Ленин хезмәтләрендә рус революцион демократларының эшчәнле- 128 генә карата тирән фикерләр бар. Революцион демократлар мәгърифәтчеләрнең теләкләрен тулысыңча чагылдырып кына калмыйлар, алар тормышны революцион үзгәртү мәсьәләсен дә куялар. Рус революцион демократлары үз ч ор л а р ы н ы ң ал ды н г ы с ы й н ы ф л ары булган крестьяннар һәм шәһәр хезмәт ияләренең интересларын чагылдыручы бердәнбер зур көч булалар һәм Ленин аларны рус социал-демократиясенең элгәреләре дип атый. 11җт11 м а гы й мәйданга пролетариат чыкканнан соң, пролетариатның үзен генә түгел, ә барлык изелгән массаның интересларын яклаучы булып, Россия социал-демократиясе күтәрелә. Димәк, революцион демократия үзенең урынын социалдемократларга бирә. Азатлык хәрәкәтенең өченче, пролетар чорында, димәк, эш менә шулай тора. Татар хезмәт ияләре дә пролетариат көрәшенә тартылалар. Большевистик түгәрәкләр эшли, татар революционерлары тәрбияләнә, листовкалар тарала, газеталар, китаплар чыга, революцион җырлар туа, татар пролетариат әдәбияты барлыкка килә, татарлар арасында да марксистик идеяләр тарала башлый. Димәк, татар халкы да гомум Россиядә барган социалистик үсеш, үзгәреш юлына баса. Бу яктан азатлык көрәшенең өченче чорында татар халкы да шактый нык алга китә. Менә шушы чорда, инде социалдемократик партияләр җитәкчелек иткән чорда, революцион демократиянең роле нинди? Хәзер бит инде чорның иң алдынгы идеяләрен алга куючы ул түгел. Гадәттә, Г. Тукай, М. Гафури һ. б. революцион демократлар дип йөртелә. Менә шул XX йөз башында татардагы революцион демократиянең үзенчәлеге нидән гыйбарәт, бу термин әлеге язучыларга карата ни дәрәҗәдә дөрес кулланыла? Ленин, мәсәлән, Коро- ленконы демократ, яки прогрессив язучы дип атый. Аннан XX йөз башындагы рус әдәбияты тарихында бу төшенчә бөтенләй юк. Бу мәсьәләләр безне шулай ук уйландырырга тиеш. Ленин рус мәгърифәтчеләре турында моннан 60 ел элек язган (1897). Шулай булуга карамастан, ул менә хәзер дә безгә татар мәгърифәтчелеге мәсьәләсен хәл иткәндә беренче, төп таяныч булып тора. Менә шушы фактта да Маркс, Ленин идеяләренең үлемсезлегеп күрәсең! Шушы, бер карауга кечкенә булып тоелган, фактта да бу идеяләрне тирәнтен өйрәнеп, даими рәвештә шуңарга мөрәҗәгать итеп, шуларга таянып эшләргә кирәк икәнен төшенә барасың! Ленинның әдәбиятка карашы, язучы иҗатына анализ бирү методы, иске мирастагы прогрессив күренешләрне азатлык көрәшенә хезмәт иттерү өчен ничек көрәшүе, мирастан файдалану үрнәкләре аның Л. Н. Толстой турындагы хезмәтләрендә ачык чагылды. Ленин Л. Н. Толстой турындагы беренче мәкаләсен зур, талантлы язучы нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап бирүдән башлап китә. Бу бик әһәмиятле күрсәтмә. Чөнки ул теге яки бу язучының әдәбият тарихындагы урынын билгеләгәндә, үзенә бәя биргәндә, аның иҗатына хас булган төп үзенчәлекләренә таянып эшләүне таләп итә. Мәсәлән, язучының теле, стиле матур булуга карап кына, я күп язуына карап кына бәяләү, «художник» дип атау яки җиңел генә «классик» дигән исемне тагу—болар барысы да бездә әле. кызганычка каршы, һаман да очрый торган хәлләр. Ленинча бөек язучы кем ул? «... әгәр безнең алдыбызда чынлап та бөек художник икән, ул үзенең әсәрләрендә революциянең әһәмиятле якларыннан кайберләрең генә булса да чагылдырырга тиеш иде» L Димәк, чынбарлыкның әһәмиятле якларын чагылдырган вакытта гына язучы югары бәягә лаеклы була. Икенче урында Ленин бу фикерен тагы да үстереп болай ди: 1 В. И. Ленин. Әсәрләр, 15 том, татарча басма. 188 бит. «... Л. Толстой үз хезмәтләрендә Шулчаклы күп бөек мәсьәләләр куя алды һәм шундый сәнгать көченә күтәрелә алды ки, аның әсәрләре бөтен дөнья матур әдәбиятында беренче урыннарның берсен алдылар» ’. Шулай итеп, бөек язучы үз әсәрләрендә чорының бөек мәсьәләләрен куярга, шуның белән бергә аларны зур сәнгать көче белән күрсәтә алырга тиеш. Югары идеялелек. тирән эчтәлек, бөек мәсьәләләрне күтәрү сәнгатьчә эшләнештән аерылып куелмый, тыгыз бәйләнештә алына. Ленин, Л. Н. Толстойның бөеклеген күрсәтү белән бергә, аның иҗа- тына хас булган каршылыкны да ачып сала. Алай гына да түгел, ул шушы каршылыкларның сәбәпләрен тикшерә, Толстой иҗатындагы зарарлы, реакцион өйрәтүләрне фаш итә. Бу мәсьәләнең дә идеология фронтында, культура өлкәсендә эшләүчеләр, тикшерүчеләр өчен әһәмияте бик зур. Л. Н. Толстойның иҗатындагы, фикер йөртүендәге ялгышлары, каршылыклары очраклы бер нәрсә идеме соң? Алар Л. Н. Толстойның үзенә генә бәйле булганмы, яки монда ул гына «гаеплеме»? Ленин бу катлаулы сорауга менә ничек җавап бирә: «... Толстойның карашларындагы һәм тәгълиматларындагы каршылыклар очраклы күренеш түгел, бәлки XIX йөзнең соңгы 30 елларында рус тормышындагы каршылыклы шартларның чагылышы» 2 . Шулай итеп, иҗатларында, дөньяга карашларында каршылыклы булган язучыларны өйрәнгәндә, бу каршылыкларны аларның индивидуаль-психологик үзенчәлекләреннән чыгып түгел, ә иң башта тарихи шартлар белән аңлату мәсьәләсе куела. Бу, әлбәттә, дөньяга карашның ролен кечерәйтү түгел, киресенчә, дөньяга карашны да шул тарихи шартлар белән аңлатырга кирәк дигән сүз генә. 1 В. И. Ленин, Әсәрләр, 16 том, 328 бит. - Шунда ук, 15 том, татарча басма, 192 бит. Толстой о<ебек язучыларны өйрәнгәндә, гадәттә, аларның каршылыклы булулары турында әйтелә. Ленин исә, күргәнебезчә, моны тормыштагы каршылыкларның чагылышы итеп карый. «Толстой карашларындагы каршылыклар — аның шәхси фикерендәге каршылыклар гына түгел, бәлки реформадан соңгы, ләкин, революциядән элекке эпохада рус җәмгыятенең төрле сыйныфларының һәм төрле катлауларының психологиясен билгеләгән гаять дәрәҗәдә катлаулы, каршылыклы шартларның, социаль йогынтыларның, тарихи традицияләрнең чагылышы»3 . В. И. Ленинның Л. Н. Толстом иҗаты турындагы хезмәтләрендә әйтелгән тирән фикерләр, Толстой кебек катлаулы, каршылыклы язучыны өйрәнү, тикшерү методы безгә үрнәк булып торалар. Алар шулай ук язучының тарихтагы урынын билгеләгәндә дә, каршылыкларны ачканда да төп теоретик таяныч, дөрес методологик күрсәтмә хезмәтен үтиләр. Ленин бу мәкаләләрендә бик күп мөһим, актуаль мәсьәләләр күтәрә. Шуларның берсе вульгар социологизмга каршы көрәшкә багышланган. Дөресен әйткәндә, вульгар социологизм безнең татар әдәбият белемендә әлегә кадәр бетеп җиткән нәрсә түгел. Ул 20 нче елларда «үтә-кызыл» РАППчы тәнкыйтьчеләр тарафыннан кертелеп, зур урын алды. Шушы «теориягә» нигезләнеп бу тәнкыйтьчеләр шуңа барып җиттеләр ки, болар язучының социаль чыгышын аның әсәрләренә караганда алданрак тикшерәләр иде, шуннан чыгып иҗатына бәя бирәләр иде. һәрбер ялган теория кебек, боларның да карашлары каршылыклы, еш кына бөтенләй мәгънәсез иде. Байлар яки руханилар гаиләсеннән чыккан язучы, аларча, әлбәттә, югары сыйныфлар идеологиясен чагылдыра инде. Ләкин үзләренә үзләре каршы килеп пролетариат тормышын түгел, буржуаз тормыштан В. И. Лени н, Әсәрләр, 16 том, татарча басма, 330—331 битләр. ' ,С. ә.- х ю. 129 130 алып язган өчен (шул тормышны фаш итеп язганын күрә торып) кустарь улы Г. Камалны буржуаз язучы диләр иде. (Мәсәлән, Г. Камалны 1928—29 елларда һәм соңрак чыккан әсәрләренең сүз башын карарга мөмкин.) Бу урында әсәргә персонажларның нинди сыйныф вәкилләре булуларына карап бәя бирелде, ә шулар аша, шул тормышны күрсәтеп, язучы нинди идея үткәрә, бу аларга мөһим түгел иде. Әдәбиятта теге яки бу тормыш күренешен алу—материал гына һич тә әле әсәрнең төп идеясен билгели алмый. Бер үк тормышны, бер үк күренешне һәр язучы үз идеясенә, теләгенә карап төрлечә күрсәтә, сурәтли ала. Вульгаризаторларга исә бу барып җитми иде. Алар Г. Камалны бер нәрсә өчен буржуаз язучысы дисәләр, Г. Тукайны һәм башка бик күпләрне мулла гаиләсендә туган өчен шул ук «дәрәҗәгә» куялар иде (гәрчә Тукай сабый чактан ятим калып, иң ярлыдан да ярлы шартларда интегеп үскән һәм гомере шул өлешсезләр жырын жырлап үткән булса да). Вульгар социологиянең төп ялгышы да шунда: ул язучының эш- чәнлеген аның сыйныфы, социаль чыгышыннан чыгып бәяли, язучы һәрвакытта үзе кайсы сыйныфтан чыкса, шуның жырын жырлый дип бутала. Алар безнең күп кенә язучыларның я рухани, я бай гаиләдән чыкканы турында бик жентекләп сөйлиләр. Хезмәт ияләренә ул чорда уку, белем алу мөмкин булмаган, шул сәбәпле культура эшлеклеләре дә үстерә алмаган — монысын, гадәттә, әйтми үтәләр. Башка төрле аңлатма булмаганлыктан, укучы аңында ялгыш уй калу бик табигый: болай караганда татар әдәбиятын тудыручылар, андагы алдынгы фикер вәкилләре, хезмәт ияләрен яклаучылар, талантлы кешеләр гел муллалар, я бай, мулла балалары булып чыга. Ялгыш нәрсәдә соң? Вульгар социологизм чире белән авыручыларның язганнарында бер сыйныф вәкиленең икенче сыйныф лагерена күчә алуы, һәм бары тик шул вакытта гына, үз сыйныфы интересларыннан ваз кичкәндә генә, аның халык ягына күчә алуын Ленинча аңлату юк. Язучы чыгышы белән безгә чит булса да, рухы, иҗаты белән хезмәт ияләре өчен яши, ягъни алар сыйныфына күчә ала. Димәк, ул инде фактта мулла да. бай да түгел. Әлбәттә, сүз язучының биографиясеннән бу фактны төшереп калдыру кирәклеге турында бармый, VIII В. И. Лени н, Әсәрләр, 16 том. та басма, 337—338 битләр. бәлки шундый мохиттан чыккан бер кешенең нинди сәбәпләр аркасында, үз иҗатында прогресснз карашларга ничек күтәрелүен Ленинча аңлату мәҗбүрияте шарт итеп куела. Димәк, вульгар социологизм идеологии яктан ялгыш, практик зарарлы нәрсә ул. Менә шуның эчен Ленин вульгар социологизмга үтергеч удар ясады. Ул бу нәрсәнең фәнни нигезсез бер күренеш икәнен ачып бирде: «Л. Н. Толстой һәм хәзерге заман эшчеләр хәрәкәте» дигән хезмәтендә (1910 ел) ул болай язды: «Тумышы һәм тәрбиясе белән Толстой Россиядәге алпавытларның асылзат югары катлавыннан чыккан кеше, — ул бу мохитнен барлык гадәтләнелгәи карашлары белән арасын өзде һәм, үзенең соңгы әсәрләрендә, массаларны кол итүгә, ал арның’ хәерчелегенә, крестьяннарны һәм гомумән вак хуҗаларны бөлдерүгә, бөтен хәзерге тормышны баштанаяк сугарган көчләү һәм икейөзлелеккә нигезләнгән барлык тәртипләргә — хәзерге заманның барлык дәүләт, чиркәү, җәмәгать һәм экономик тәртипләренә ачулы тәнкыйть белән ташланды»VIII . Безнең кайбер әдәбиятчыларга, тарихчыларга мондый нәтиҗә гаҗәп тоелыр иде. Ленин исә социаль чыгышы һәм тормышы белән граф булган Толстойга менә нинди бәя бирә: «Лев Толстойның вәгазендә кемнең караш ноктасы чагылды соң? Хәзерге тормышның хуҗаларын инде дошман итеп күргән, ләкин әле аларга каршы аңлы, эзлекле, ахыргача барырлык, килешмәүчән көрәшкә кадәр җитмәгән бөтен миллионлаган рус халкы массасы анын 131 азызы белән сөйләде»1 . Граф күп миллионлы массаның сүзен сөйли! Ленинны укыганда, аның Толстой турында язганнарын яңадай күздән кичергәндә, юлбашчының әдәбиятны искиткеч тирән аңлавын күреп, тагы бер кат сокланасың, күп мәсьәләләрне янача аңлый башлыйсың. Татар әдәбияты тарихын язганда, дәреслекләр төзегәндә, Ленинның бу күрсәтмәләрен ныклап өйрәнеп, тирән төшенеп эш итәргә кирәк. Безгә дә, әдәбиятны Ленинча аңлап, уңай күренешләргә уңай бәя биреп, тискәре, ялгыш урыннарга тәнкыйть белән карап, кирәк булса фаш итеп, һәркемне тиешле урынына куярга иде. Уйлап карасаң, безнең XX йөз башындагы әдәбиятта бары тик бер биш-алты кеше генә исәпкә алына һәм әсәрләре басылып килә бит. Ә демократик рухтагы әсәрләре белән шул чорда шактый зур роль уйнаган язучылар шулар гынамыни? Алар бит һәр жанрда шактый күп. Менә күптән түгел генә, моңарчы «Хрестоматия язучысы» булып килгән Шакир Мөхәммәдев әсәрләре басылып чыкты (төзүчесе һәм сүз башы язучы М. Гайнуллин). Бу язучының әсәрләрен, хатларын укып чыкканнан соң, безнең алга халык азатлыгы өчен даими көрәшкән, үз теле, үз проблемасы, үз тавышы булган, революцион карашлары белән шул чордагы кайбер татар революцион демократлардан бер дә калышмаган зур әдәби һәм иҗтимагый әһәмиятле фигура килеп басты! Чынлабрак эзләсәң, тикшерсәң, бездә мондый кешеләр тагы да бар бит. Ләкин моның өчен еллар, ун еллар буе энәсеннән җебенә кадәр күпләр тарафыннан тикшерелгән берничә язучы тирәсендә әйләнүне ташлап, китапханәләргә, архивка, иске матбугат сәхифәләренә керергә кирәк. Үзебезнең үткән культурабыз турында Ленинча кайгырта белсәк, яхшыны начардан Ленинча аера белсәк, күп гасырлы әдәбият, сәнгать тарихыбызда никадәр яңа әсәрләр, яца исемнәр тапкан һәм күпләрне яцача аңлаткан булыр идек! Ленин Толстой мирасы турында әиә бит нәрсә ди: «...Толстой мирасында, үткән заманда калмыйча, киләчәккә хас булган нәрсә бар. Бу мирасны Россия пролетариаты үзенә ала һәм шул мирас өстендә эшли» 2 . Әдәбиятны Ленинча аңлый белмәү аркасында, шулай ук «үтә- кызыл» вульгаризаторлар йогынтысы аркасында кайвакыт шундый күңелсез хәлләр дә була. Моннан берничә ел элек кенә Ф. Әмирхан иҗаты турындагы матбугатта чыккан кайбер бәяләрне искә төшергәндә, бу бигрәк тә нык күзгә бәрелә. Кем соң ул Әмирхан? Үз халкының тормышы аның иҗатында бармы? Ул үз чорының әһәмиятле якларын чагылдырганмы? Ленинның Толстойга биргән бәясеннән чыгып, шуңа нигезләп, Ф. Әмирхан иҗатын тикшереп карасаң, уйлабрак, күсәксез генә тикшерсәк, Әмирханда демократлык һичшиксез өстенлек алыр иде. Күптән түгел аның әдәби әсәрләренең ике томлыгы басылып чыкты. Димәк, Ф. Әмирхан аерым кешеләрнең «бәяләреннән» котылып, күпчелек кулына бирелде. Икенче томда басылган әсәрләре аның кем икәнен, кем өчен, нәрсә өчен янып яшәгәнен тагы да ачыграк күрсәтәләр. Әлбәттә, Ф. Әмирхан коеп куйган демократ түгел. Бу —мәгълүм нәрсә. Аның да (һәм шулай ук С. Рәмиев, Дәрдемәнднең дә) иҗатында каршылыклы яклар бар. Әмма безнең кулда ул каршылыкларны аңлатырлык Ленин методы бар ич!! Ленин аннан да катлаулырак һәм зуррак каршылыклары булган Л. Ы. Толстойны да гаҗәп тирән итеп аңлатып биргән бит! һәркем үз эшендә Ленин белән киңәшеп эшләгән кебек, безгә, әдәбиятчыларга да, Ф. Әмирхан кебек язучыларны тикшергәндә дә, ике культура турында уйлаганда да — һәрвакыт ешрак Ленин белән киңәшүнең безнең үзебез өчен дә, культура тарихы өчен дә никадәр кирәкле, файдалы икәнен тормыш үзе күрсәтә! 1 ]Пунда ук, 360 бит. - В. И. Ленин, Әсәрләр, 16 том, татар ча басма, 332 бит. к 132 В. И. Ленинның бу җыентыгына кергән хезмәтләре арасында «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» исемле мәкаләсе аерым урын алып тора. Ленин үзенең шушы хезмәтендә әдәбиятның һәм сәнгатьнең партиялелеге мәсьәләсен теоретик яктан нигезләде. Әдәбиятның партиялелеге турындагы тәгълиматы ул шул чор өчен дә, хәзерге көннәрдә дә иң актуаль мәсьәлә. Шунысы характерлы: Ленин бу принципларны революцион хәрәкәт көчәйгән, халык массаларының һәм алдынгы интеллигенциянең торган саен марксизмга якыная баруы чорында мәйданга куя. Моның бик күп сәбәпләре бар иде. Бу елларда әдәбият, сәнгатьнең «партиясез» һәм «бернинди сыйныфларга да буйсынмаган булуы» турында буржуаз матбугатта көчле агитация бара. Бу ялган «теория» революциягә, революцион халыкка якынаеп килүче язучыларны дөрес юлдан яздыру, аларның аңын томалар өчен корал итеп файдаланыла. Ә нигезендә исә бу лозунг — эчтәлеге белән тулысынча буржуаз лозунг. Чөнки бу «принцип»ны яклаучылар үзләре, «партиясез» сүзенә яшеренеп, реакцион, халыкка каршы идеяләрне үткәрәләр, буржуазиягә хезмәт итәләр. Чынында исә болар үзләре дә һич тә партиясез түгел. Чөнки һәр сәнгать партияле, һәр сәнгать үзенчә теге яки бу сыйныфны яклый. Әлбәттә, алар үзләренең буржуалар партиясе вәкилләре икәнлекләрен халыкка турыдан- туры әйтеп бирергә уңайсызланалар, ул вакытта алар бик тиз фаш ителерләр иде. Аларга үзләренең зәһәрле телләрен күрсәтми, яшеренеп эш итәргә туры килә. Менә шуның өчен «партиясез» булып кылану— иң уңай юл. Ленин буржуаз партиялелек белән коммунистик партиялелек арасындагы аерманы, кайсының кемгә хезмәт итүен ачык күрсәтеп бирде. Ул буржуаз әдәбиятның партиялеле- генә каршы, пролетариат үз әдәбиятының, үз сәнгатенең партиялелек принцибын алга куя. Бу исә язучыны үз сыйныфына, хезмәт ияләренә чын күңелдәй хезмәт итүенә нигезләнгән партиялелек. Бу исә язучыдан чорының иң алдынгы идеяләре югарылыгында булуны, бөте? дөньядагы байлыкларны бар итүче кешеләр ягында булуны таләп итә. Революция дошманнары тарата торган төрле реакцион теорияләргә каршы көрәшү белән генә чикләнмичә, Ленин социалистик сәнгать тудыру бурычын да куйды, шуның юлларын күрсәтте. Бу сәнгать, әдәбият чыннан да азат булачак, ул пролетариатны ң аз атл ы к көрәшенә ирекле рәвештә хезмәт итәр диде. Ул эшсезлектәи йөдәп, вакытын кая куярга белмичә аптыраган бер төркем эшсезләрнең күңелен табу өчен хезмәт итмәс. Ул «... илнең чәчәге, аның көче, аның киләчәге булган миллионнарча һәм ун миллионнарча хезмәт ияләренә хезмәт итәчәк» ’. Әдәбият, сәнгать ияләре илнең чәчәге булган хезмәт ияләренең тормыш интереслары белән яшәгәндә генә идея һәм сәнгатьчә эшләнеш ягыннан югары торган әсәрләр бирә ала. Бу хакыйкать совет әдәбиятының гүзәл уңышлары белән тулысынча раслана, һәм, киресенчә, хәзерге заман буржуаз әдәбиятында телгә алып сөйләрлек әсәрләрнең булмавы да бу хакыйкатьне тагы бер кат раслый. Ленинның әдәбиятның, сәнгатьнең партиялелеге, халык тормышы бе ләп тыгыз бәйләнеше турындагы өйрәтмәләре бүгенге көн өчен дә бик актуаль булып торалар. Алар язучыга, сәнгать эшчеләренә юл күрсәтеп, үз халкына бөтен иҗат көчен биреп хезмәт итәргә рухландыралар. Шушы принципларда нык торган язучылар гына әдәбият тарихында онытылмаслык, халык күңелендә хөрмәт белән саклана торган әсәрләр иҗат итә алдылар. Безнең көннәрдә Н. С. Хрущевның «Әдәбият һәм сәнгатьнең халык тормышы белән тыгыз бәйләнеше өчен» исемендәге хезмәтендә әйтелгән фикерләр бу мәсьәләне тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә1 В. И. Лени н, Әсәрләр, 10 том, татарча басма, 34 бит. 133 ләр. Н. С. Хрущев совет әдәбиятында партиялелек һәм халыкчанлык мәсьәләсен аңлауда моңарчы булган буталчыкларны күрсәтә, болар- ны аерып йөрү дөрес булмаганны ачып бирә. Чынында халык яклы булган язучы партия яклы булмыйча мөмкин түгел. Чөнки партиянең, Коммунистлар партиясенең бөтен эшчәилеге дә халык интересларын яклаудан гыйбарәт. Аның халык интересыннан башка интересы юк та, булырга да мөмкин түгел. Язучы. әгәр ул халык, партия позицияләрендә тора икән, әгәр ул халык теләкләрен чагылдырырга тели икән, тормыштагы тискәре күренешләрне сурәтләгәндә дә һичшиксез шушы карашларда торачак. Халыкның тормышына, эшенә, аның идеяләренә чит булган нәрсәләр аңа да чит булыр, ул халыкның яктыга бару юлларына каршы төшкән, комачаулаган киртәләрне алып ташларга ярдәм итәр. Үзен халыкның бер вәкиле дип исәпләгән язучы, иҗат азатлыгы турында сөйләгәндә, ниндидер аерым «азатлыклар» таләп итә башласа, бу я мәсьәләне аңламау, я белә торып бозу булыр иде. Чыннан да азат халыкның бер вәкиле булган язучыга шул халыкның тормыш омтылышларын, идеалларын дөрес, тирән итеп үзе теләгән жанрларда һәм формаларда сурәтләү иреген яулап алганга 43 ел гына вакыт узды бит әле. Шушы ирекне яулап, азмы язучылар сөргеннәрдә, төрмәләрдә интектеләр, никадәр бер дигән әсәрләрне патша цензурасы басып калдырды. Халык интересларына бәйле булу, аның эшен, планнарын яклау, аны дошманнарыннан саклау кебек бөек максатларга хезмәт итү үзе зур бәхет бит! Кайберәүләр, тискәре күренешләр белән көрәшәм дип, үз әсәрләрен җыен начар, әшәке фактлар, күренешләр белән тутыралар. Нәтиҗәдә исә бу фактларны бетерергә омтылу түгел, ә аларны бергә тезеп күргәзмә ясау килеп чыга. Язучы моңа үзенең карашып, үзенең ачуын, нәфрәтен белдерми, «менә карагыз, бездә нинди хәлләр бар» дигән кебек читтән карап тора шикелле. Бу бит, турысын гына әйткәндә, шул ук халык эшләгән эшләрне, тир түгеп, кайчагында күп кенә нәрсәләрдән үзен мәхрүм итү исәбенә эшләгән эшләрен күрсәтмәскә тырышу, аңардан көлү. Әлбәттә, биредә халыкка • ярдәм итәргә теләүнең әсәре дә юк. Үзеңнең эшеңдә гел начар якларны, гел җитсшсезлекләрне генә күрсәтеп торсалар, ирексездән хезмәтеңнең нәтиҗәләренә шикләнеп карый башлыйсың түгелме соң?! Әдәбиятта, сәнгатьтә партиялелек дигән сүз, димәк, тормыш күренешләрен сурәтләгән вакытта, аларга фотоаппарат кебек битараф булып төшереп алу түгел, ә аларны халык күзлегеннән карап сурәтләү дигән сүз була. Ул эшләгән эшнең нәтиҗәсен күреп шатландырсын, рухландырсын, әле эшләнеп бетмәгән, я начар эшләнгәнне күреп борчысын, уйландырсын. Ленин, Октябрь революциясеннән соңгы чорда язган хезмәтләрендә, социалистик төзелеш эпохасында сәнгатьне үстерү мәсьәләләре буенча тулы программа бирде һәм аңа практик җитәкчелек итүнең гүзәл үрнәкләрен күрсәтте. Ленинның бу чордагы әсәрләрендә сәнгатьнең партиялелеге, идеялелеге, халыкчанлыгы, үткән культура мирасыннан файдалану мәсьәләләре үзләренең тирән чагылышын таптылар. Ленинның сәнгать турындагы фикерләре марксистик эстетикага кыйммәтле өлеш булып керделәр, сәнгать турындагы фәнне тагы да югарырак үстерделәр. Социалистик культураны төзегәндә безнең партия Ленинның шушы өйрәтүләренә таянып эш итә. Революциядән соңгы чорда Ленин яңа пролетар культураны төзү мәсьәләләре белән турыдан-туры үзе шөгыльләнә. Бу җыентыктагы материаллардан ачык күренгәнчә, ул чиксез күп, берсеннән берсе мөһим булган эшләр арасында, бу өлкәдәге чараларны да бервакытта да күздән төшермәде. Революциянең беренче елларында ук яңа культураны төзү, өчен про леткультчылар белән кискен көрәш алып барырга туры килде. Пролеткульт нәрсә иде соң ул? Пролеткультчылар әдәбиятны, сәнгатьне партия һәм дәүләт җитәкчелегеннән читтә тотарга маташалар иде. Бу нинди таләп, ул сәнгатьне нәрсәгә илтәчәк иде? Бу аны халыктан, халык интересларыннан читкә алып китү, шулай итеп, сәнгатьнең үзенә дә, халыкка да зур зыян китерү булачак иде. Чөнки партия, совет дәүләте халык белән нык бәйләнгән, алар халыкның бөтен интересларын тул ысы нч а ч агыл ды р а л а р. Мон н а н исә сәнгатьне партия җитәкчелегеннән аеру аны халыктан аеру икәнлеге ачык күренеп тора. Совет хөкүмәте бу оешманы халыкка каршы элементлар җитәкчелегендә калдыруны, әлбәттә, мөмкин дип тапмады һәм аны нарком- проска буйсындырды, аның ялгыш установкаларын кискен фаш итеп чыкты. Сәнгатькә партия һәм дәүләт җитәкчелеге турында Ленин куйган принцип әнә шулай тормышка ашырыла башлады. Бу әдәбият, сәнгать үсешенең объектив закончалыгына нигезләнеп, иҗтимагый тормышның барлык өлкәләре белән, шул исәптән культура өлкәсе белән дә, халыкның үзе җитәкчелек итә башлавын раслады. Бу — сәнгатьнең «илнең чәчәге» (Ленин) булган халыкка ачыктан-ачык, ирекле рәвештә хезмәт итә башлавына, аның шушы юлда чәчәк атуына юл ачу иде. Партиянең әдәбият турында чыгарган карарлары һәм күрсәтмәләре Ленин билгеләгән юлны яңа шартларда дәвам итү булып тора. Ленин бу өлкәдәге җитәкчелекнең үзенчәлекләрен дә күрсәтә. «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» дигән мәкаләсендә үк инде ул бу турыда «... бу эштә шәхси инициативага, индивидуаль һәвәслекләргә күбрәк иркенлек, фикергә һәм фантазиягә, формага һәм эчтәлеккә иркенлек тәэмин итү һичшиксез кирәк» IX ди. Шулай итеп, Ленин моннан ярты -гасыр элек үк инде халык позициясендә торган язучыларга үзе теләгән өлкәдә, үзе теләгән формаларны сайлап ирекле рә вештә иҗат итү юлларын күрсәтте, дөрес IX В. И. Ленин, Әсәрләр, 10 том, татарча басма. 31 бит. җитәкчелек белән шәхси инициативаны талантның чәчәк атуы өчен ничек бергә кушарга дигән мәсьәләне үрнәк булырлык рәвештә хәл итте. В. 14. Ленинның әдәбият, сәнгать турындагы фикерләре, культураның үткәне һәм киләчәге турында безнең өчен программа булып хезмәт итә торган күрсәтмәләренең без бары тик бериичәсеиә генә тукталып уздык. Бу җыентыкка кергән әсәрләрдә идея байлыгы чиксез диңгез кебек. Ул үзенең тирәнлеге һәм күпкырлы булуы белән һәр укучыны илһамландыра, аңарга сәнгать өлкәсендәге бик күп «серләрне» ачып бирә. Инде бер тәкъдим: В. И. Ленинның әдәбиятка карашларын эченә алган әсәрләре татар телендә дә тиздән басылып чыгарылачак. Ләкин моңа кадәр чыккан җыентыклары кечкенә була, анда юлбашчының бик әһәмиятле булган күп кенә әсәрләре кертелми иде. Хәзер инде рус телендә чыккан шушы җыентыкка карап, Ленинның әдәбият, сәнгать турындагы хезмәтләрен татар телендә дә зур китап итеп, тулы итеп бастырып чыгарасы иде. Моның бик кирәк булуы турында артык сөйләп торасы да юк. Ленин безнең эшләгән эшләрне яңадай карыйсы, төзәтәсе, тирәнәйтәсе, тикшерәсе бик күп проблемаларны искә төшерә, җитешсезлекләрне бетерү юлларын күрсәтә, фикерне баета, уйландыра, киңәш бирә, өйрәтә. Менә шунда ленинизмның үлемсезлеге тагы бер мәртәбә раслана. Ленин һаман да безнең иң якын киңәшчебез, остазыбыз булып безнең сафта киләчәккә бара!