Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИРТӘНГЕ СӘГАТЬЛӘРДӘ

Көн дә, иртәнге сәгатьләрдә, «Соңгы хәбәрләр»не тыңлау өчен, мин радиоалгычны тоташтырам. Минем белән бергә күршем дә шулай итә, күршемнең күршесе дә... Мин моны шуннан беләм: сәгать алты тулырга бер-ике минут калгач кына ишетелә башлаган Кремль чанының күптәнге таныш «Нинди иркен минем туган илем»не көйләве, аннары, галәмне гөрләткән төсле, алтыны сугуы минем бүлмәдә генә түгел, күршем бүлмәсендә дә яңгырый... Мин моны стена аркылы ишетеп ятам. Бер дә ялгышмыйча әйтә алам: бу иртәнге сәгатьләрдә мин дә, күршем дә, күршемнең күршесе, анысының күршесе дә, барыбыз да, бөтен йортыбыз, урамыбыз белән бер хәбәрне көтәбез. Ялгышмыйча әйтә алам диюемнең гарантиясе шунда — без күршеләр эшкә барганда, я эштән кайтканда очраша торабыз... Табигый инде, мондый очрашу вакытында күрше белән күрше арасында сау- лыксәламәтлек сорашудан башка «дөнья хәлләре» турында да әңгәмә булып ала, ә безнең өчен хәзер иң мөһим «дөнья хәле» — әлеге без көн дә иртәнге сәгатьләрдә көткән хәбәр... Кешелекнең зирәк акылы тудырган фантастикада, хыялда яшәп тә, чынбарлыкка кайчан әйләнәчәге мәгълүм булмаган, булса да бик күп, бик озын вакыт масштабы белән чамалап кына йөртелгән эшләр чынбарлыкка әйләнгән көннәрендә, шул көннәрнең вакытны әкият тизлегендә куып һәм узып барган минут, секундларының гаҗәеп симфониясен ишетеп яшибез без бүген... Галәмне өйрәнү фәнендә яңа дәвер башлап җибәрәчәк шундый минутларның якынлашып килүен сизәбез без... Көн дә, иртәнге сәгатьләрдә, радиоалгычыгызны Мәскәү белән тоташтырыгыз да коммунизм төзүнең җидееллык планы өчен барган героик көрәш фронты хәбәрләрен тыңлагыз... Советлар Союзы промышленносте җидееллык планны үтәүдә берсеннән-берсе гүзәл җиңүләргә ирешә. Менә шул җиңүләрнең көчен күрсәткән берничә сан: әгәр дә 1959 елда промышленность әйберләрен эшләп чыгаруның артып китүе, план белән билгеләнгәнгә караганда, 11 процентка күтәрелгән булса, агымдагы 1960 елның беренче яртысында инде бу артып китү, план белән бөтен ел буена билгеләнгәнгә караганда, 10 процентка җитә. Әйбәт саннар бит! Нәкъ безнең замандашларыбыз — совет кешеләре генә иҗат итә алган саннар! Ә инде 1960 елның икенче яртысы өчен барган хезмәт көрәшендә туачак яңа саннарны да моңа кушсак, җидееллыкның нинди җиңү адымнары белән кыю атлап баруын күреп горурланмыйча булдыра алмыйсың. Бер карауга бәләкәй генә булып күренгән һәм «10 процент» исәбе белән илебезнең балансына кергән бу санны акча хисабына күчерсәк, җитмеш миллиард сум кебек таң калдырырлык сан килеп чыга икән. Димәк, 10% = 70 000 000 000 Җитмеш миллиард! Без яшәгән районда быел бик матур Культура сарае салынып бетте. К 136 Чын мәгънәсендә Культура сарае! Аның берсе 800, икенчесе 300 кешелек ике залы, берсенең 50 000, икенчесенең 100000 том китабы булган ике китапханәсе бар, хезмәт ияләренә ял итү өчен җиһазландырылган тын почмаклары, кабинетлары, киң фойелары бар... Әлеге дә баягы, дигәндәй, бу Культура сараеның әйбәтлеген сурәтләп ышандыру өчен аның күпмегә төшүен әйтү дә җитә. 9 миллион. Мин бу Культура сараен һәм аның 9 миллионга төшүен, әлеге югарыда әйтелгән 70 миллиардның чагыштырма көче өчен китердем. Менә исәпләп карагыз инде хәзер. Ә бу бит дәүләт планында билгеләнгәннән тыш, халкыбызның патриотик хезмәтеннән, хезмәткә коммунистик мөнәсәбәтеннән туган миллиардлар... Безнең халык үзенең әнә шундый могъҗизалы чыганагына, коммунистик хезмәт иҗатына таянып, җидееллыкның новаторлар фонды дигән счет ачып җибәрде. Бу счетка Татарстан промышленносте новаторлары да бер миллиард биш йөз миллион сум экономия бирергә ышандырдылар. Әле бүген иртә белән Мәскәү радиосы тапшырган «Соңгы хәбәрләр»дә без якташ нефтьчеләребез- нең еллык планны үтәп, коммунизм төзелешләренә планнан тыш миллион тонна ягулык бирүләре турында куана-куана тыңладык. Күршем белән очрашканда да сүз нәкъ шул якташларыбызның җиңүеннән ялганып китте. — Ишеттеңме? — дип башлады күрше. Нәрсәне ишетүем турында соравы миңа көн кебек ачык булгач, мин дә артык сораулар биреп тормас- тан: — Ишеттем! — дидем. — Күрдеңме, безнекеләр нишләтә?! — дип куйды күршем. «Безнекеләр». Янәсе, безнең Татарстан нефтьчеләре диюе инде аның... Шуннан, ике күрше арасында әңгәмә башланды... Безнең, ике күршенең, янына башка күршеләр дә килеп басты, безнең сүзгә алар дя кушылды. — Син аны әйтәсең әле, күрше, -- дип эләктереп алды безнең сүзне күршемнең күршесе, — металлистлар белән шахтерлар да бер дә нефтьчеләрдән калышмыйлар икән Кичә Культура сараенда КПСС Үзәк Комитетының июль Пленумы йомгаклары турында бик кызыклы лекция булды. Эшләр, чынлап та, Никита Сергеевич әйткәнчә, бик шәп бара икән шул. Әйе, эшләр илебездә бик шәп бара. ААенә, тыңлагыз әле! Быелнын алты аенда гына да бер миллион тугыз йөз мең тонна чуен, ике миллион җиде йөз мең тонна корыч, биш миллион дүрт йөз мең тонна күмер, биш миллион ярым тонна тимер рудасы узган елгыдан артык эшләп чыгарылган... — Ә торак төзелеше буенча ниләр эшләнүен оныттыгызмыни? — диде күршеләребезнең берсе — ташчы Галим. Ул, әле генә сөйләгән күрше кебек, «Бөтенсоюз» күләмендәге күрсәткечләр белән сөйли алмый. Аның үз исәп-хисабы бар. — Безнең төзүчеләр кичә тагы ике йортны ялтыратып (янәсе, бар яктай да эшен бетереп) бирделәр. Берсе 120 фатирлы, икенчесе — 86. Бу атнада Мир урамының аргы очында тагын бер 130 фатирлы йорт өлгертәбез. Әйе, көн саен, атна саен, ай саен, ел саен илебездә яңа йортлар, урамнар, кварталлар калка, яна бистәләр, шәһәрчекләр үсә. Җидееллыкның бары тик беренче елында гына да шәһәрләр, авыллар һәм эшче поселокларында 80,4 миллион квадрат метр торак урыннары салынган, шул жвадрат метрларны ялтырап торган квартираларга күчерсәң—ике миллион 200 мең квартира һәм авыл җирләрендә 800 мен- иән арты/к өй дигән сүз. 1960 елның беренче яртысында тагы да 17 миллион квадрат метр торак салынган. Бу инде, узган 1959 елның яртысы белән чагыштырып «караганда. 21 процентка күбрәк булып чыга. Тагы кайда, нинди генә илдә мондый киң колачта торак төзелеше бара. Беркайда да! Бу өлкәдә дә безнең Советлар Союзы беренче урынны тота. КПСС Үзәк Комитетының июль Пленумы ирешелгән казанышларның чын асылын бик ачык күрсәтте — алар партия һәм хуҗалык оешмаларының, аеруча, Үзәк Комитетының июнь Пленумыннан соңгы вакыт эчендә яңа техника һәм технологияне киң файдалану нәтиҗәсендә ирешелде. Чыннан да, ел ярым эчендә генә дә ике мең өч йөздән артык яңа машиналар, аппаратлар, приборлар ясап чыгарылган.. Бу гүзәл казанышларга ирешүдә халкыбызның иҗади хезмәте тагы да яңа югарылыкларга күтәрелгән... Тик беренче ярты елда гына да уйлап табучылар һәм рационализаторлар ике миллионнан артык камилләштерү тәкъдимнәре керткәннәр... Бу әйбәт эштә безнең Татарстан промышленносте новаторлары да калышмыйлар, үзләренең уйлап тапкан яңалыклары белән коммунизм төзүдә актив катнашалар. Мәсәлән, узган ел белән бу елның беренче яртысында 50 000 нән артык эшче, инженер һәм техник яңа камилләштерү тәкъдимнәре керткән. Җидееллык башланганнан бирле республика предприятиеләрендә новаторларның 49 000 камилләштерү тәкъдиме кабул ителеп, шул тәкъдимнәрне тормышка ашыру нәтиҗәсендә 260 миллион сумнан артыграк экономия ясалган. Бу новаторлар армиясе сафларында бүген инде «Иң яхшы рационализатор» исемен алган 150 кеше бара, алар арасында резин әйберләре заводы электромонтеры X. Таһи- ров, «Спартак» комбинаты цехының бүлек начальнигы М. Кыямов, ясалма күн заводы слесаре А. Т. Петров, ясалма күн тресты инженеры И. Бикбулатов, 8 номерлы тегү фабрикасы инженертехнологы С. А. Глинская һәм башка иптәшләр бар. Көн дә, иртәнге сәгатьләрдә, илебезнең «Соңгы хәбәрләр»ен тыңлап, без, совет кешеләре, үзебезнең хезмәт көнебезне башлыйбыз. Гаҗәеп бер әйбәт гадәткә әйләнде хезмәт көнебезне болай башлап җибәрү... Бу бездә ниндидер бер хикмәтле көчне, яңа теләкләрне, яна хезмәт дәртен кабыза. Чыннан да, үзегез уйлап карагыз, икмәген ашап, суын эчеп, һавасын иснәп яшәгән туган илеңдә шундый бөек вакыйгалар барганда, синең белән бергә яшәүче замандашларың көн саен нинди булса да хезмәт җиңүенә ирешкәндә, ничек итеп алардан калышып яшәргә дә, ничек итеп яңа хезмәт көне ялкыны белән дәртләнмәскә!.. Без яшәгән зур Ватаныбызның җирендә көн саен, сәгать саен берсеннән-берсе гүзәл, хикмәтле, тарихи вакыйгалар — коммунизм җәмгыятен төзү вакыйгалары туып тора... Көн дә, иртәнге сәгатьләрдә, «Соңгы хәбәрләр»гә соңга калмас өчен, мин радиоалгычымны тоташтырам... Әнә таныш чыңнар, «Нинди иркен минем туган илем» көенең беренче аккордлары яңгырый башлый... Әнә ул аккордларны Кремль чаңының вакыт барышын күрсәткән тантаналы авазы алыштыра, аннары башкалабызның сәгате суга... Хезмәт көне башлана!.. Без Мәскәү радиосы дикторы сөйләгән хәбәрләрне тыңлыйбыз... Күз алдыма күршем, күршемнең күршесе, анысының күршесе килеп баса... Алар да бу иртәнге сәгатьләрдә минем кебек күзләрен радиоалгычка төбәгәннәр... Без көн дә, иртәнге сәгатьләрдә, бер хәбәр көтәбез. Без көткән бу җиңү хәбәре иң беренче мәртәбә җир йөзенә: — Гражданнар, кадерле замандашлар, барлык совет кешеләре! — дип башланып китәр төсле... Ә аннары хәбәр: — «Коммунизмга!» исемле космик корабль бүген фәлән сәгать фәлән минутта, галәмнең беренче сәяхәтчеләре булган совет кешеләрен утыртып, дөнья тарихында беренче мәртәбә планеталар арасы сәяхәтенең башлангыч юлын сузып Айга таба очып китте. Хыял... Хыял!.. Синең якын киләчәгеңне күреп, киләчәгеңне тизләтеп алып килгән тарихи сәгатьләреңне, минутларыңны гел көтеп, сизеп, ишетеп яшәүгә ни җитә!