Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫ ОФЫК

Январь ае иде. Россиянең иксезчиксез яланнарында салкын жилләр улады, жәяүле буран агып торды. Әмма табигатьнең безгә карата булган аеруча мәрхәмәтеме инде бу — ул көннәрдә башкалабыз Мәскәүдә аяз иде. Якты кояш нурында ак кар бөртекләре жемелдәде. Киләчәк язның тәүге хәбәрчеләре булып, түбәләрдән көмеш тамчылар тамгалап алды. Партиябезнең тарихи Егерме беренче съезды бара иде бу көннәрдә. Никита Сергеевич Хрущев, Кремль залы тәрәзәләреннән ургылып кергән кояш нурларына трибунадан кулы белән ишарә итеп: — Менә, күрәсезме, — диде, — без авыр индустрия турында сөйли башлагач та, кояш яктырып китте. Мәгънәле күренеш бу: табигать тә безнең уңышларыбызны котлыйсыман. Кояш безнең Җидееллыкның юлын яктырта! Җидееллык план! Безнең илебездә беренче Бишьеллыкның ничаклы югары пафос һәм зур күтәренкелек белән каршы алынуын һәм аның күп алдан үтәлүен өлкән буын кешеләре әле дә жылы хисләр белән искә төшерә. Үткән елның январь аенда Партиябезнең Егерме беренче съезды кабул иткән Җидееллык план да зур энтузиазм белән каршы алынды. Беренче Бишьеллык безнең гигант колач белән социализм төзү планыбыз булса, беренче Җидееллык инде — чиксез киңлекләргә сузылган ижади хезмәт фронтында коммунизм төзү планыбыз булып әверелде. Безнең коммунизм тимер юлыннан ыргылып барган легендар поездыбыз артында тагын бер корыч багана — 1959 ел басып калды. 1959 ел — Җидееллык планның беренче елы булды. Шушы бер ел эчендә генә дә без ничаклы алга киттек! Бу елны без башкарган эшләрнең һәркайсы да тарих хәзинәсе булып калыр. Берничә датаны искә алу үзе генә дә бу хакта ачык сөйли. 2 январь. Ай янына безнең космик ракетабыз китте, кеше акылы тарафыннан жибәрелгән космик жпсем Кояшның мәңгелек ясалма юлдашы булып әверелде. 27 январь. Партиябезнең тарихи XXI съезды ачылды. Съездда Җидееллык план кабул ителде. 24 июнь. Партия Үзәк Комитетының июнь Пленумы ачылды. Пленум илебезнең промышленность үсешенә һәм техник прогресска гаять зур этәргеч бирде. 14 сентябрь. Безнең икенче космик ракетабыз Айга житте. Кешелек тарихында беренче булып ят космик жисемгә — Ай өстенә совет вымпелы төшерелде. 15 сентябрь. «Аврора» крейсеры торган Нева елгасыннан «Ленин» атом бозваткычы салкын бозлар дөньясына йөзеп китте. 4 октябрь. Өченче космик ракетабыз Айга таба китте һәм соңрак, Айны әйләнеп чыгып, аның Җир өстеннән күренми торган икенче ягын рәсемгә төшереп алды. 22 декабрь. Декабрь Пленумы ачылды. Пленум авыл хуҗалыгын Я 68 тагын да үстерү һәм ныгытуда безнең уңышларыбызга йомгак ясады, киләчәктәге эшебезгә ышанычлы юллар күрсәтте. 1959 ел— Җидееллыкның беренче елы — промышленностьта, авыл хуҗалыгында, культурада, фән һәм техникада гаять зур казанышлар елы булып калды. Безнең бер ел эчендә ирешкән җиңүләребез теләсә нинди алдынгы капиталистик илнең хәтта төшенә дә керми. Хәзер инде менә без 1960 елга аяк бастык, Җидееллык планыбызның икенче елы капкасын ачып кердек. 1959 ел кешелек тарихында «Тынычлык» дигән изге идеалның чынчыниан реаль эш, конкрет хәрәкәткә әверелү елы, гади генә итеп әйткәндә, сүздән эшкә күчү елы булып калды. 1960 ел, бәлки, бөтен дөньяда тынычлык идеясенең практик җиңүгә ирешү елы булыр, тарихта беренче мәртәбә кеше үзенең «кылычыннан сука ясар». Чөнки 1960 елның триумфаль капкасы башында «Тынычлык» сүзе тагын да ачыграк, тагын да яктырак балкып тора. 1945 елның май ае иде. Без Берлиндә, Рейхстагның җимерек баскычлары, ишелгән стеналары арасында йөрибез. Шулай туры килде ки, мин, үзебезнең солдатлардан аерылып, әллә ничек, ялгызым гына америка солдатлары төркеменә килеп кушылганмын. Әйбәт мапайлар иде алар бер карашка! Көләләр, шаяралар, кычкыралар. Солдатларның тенор тавыш белән кычкырып көлүе Рейхстагның аулак бүлмәләре, тишектошык стеналары арасыннан шаулап, гөрләп, яңгырап, көчле бас булып, кире кайта. Хәзер хәтеремдә юк — алар белән без берәр нәрсә сөйләштекме. Әмма шунысы истә: алар Рейхстаг стенасына үзләренең ядкарь язуларын калдырырга телиләр. Ләкин язар урын юк. Меңнәрчә квадрат метрлы хәтсез күп стеналар гына түгел, хәтта биек-биек түшәмнәр дә, кыек төшкән кәрнизләр дә совет сугышчыларының истәлек язулары белән тулган. Төрле ысул белән язганнар: штукатурны штык белән чукып та, мазут, күмер белән дә, төсле карандаш белән дә, акбур белән дә... Америкалы солдатлар ядкарь язар өчен буш урын эзләп йөриләр. Ниһаять, алар баскыч буендагы стена алдында туктап калдылар. Стена шоп-шома, тик аныц өстендә: «Сталинградтан алып Берлингә җиттем. Сержант Урмаев. 2 май, 45 ел», дигән язу бар. Ядкарь акбур белән генә язылган. Шуны сөртәсе дә өстенә үз ядкареңне генә язасы. Шулай уйлап булса кирәк, бер солдат шинель җиңе белән язуны сөртә дә башлады. Ләкин шунда гына йөргән бер капрал әлеге солдатка кычкырып ук җибәрде: — Тимә, кагыласы булма! Анын хакы синекенә караганда зуррак! Истәлек язар өчен кул яссуы хәтле бер урын эзләп, алар Рейхстагның түбәсенә менделәр, гөмбәзенә язмакчы булдылар. Ләкин инде язар урын юк иде... йөри торгач алар, каяндыр озын баскыч табып килеп, гөмбәзнең югары ягына инглизчә ядкарь язуы язып төштеләр. — Соңга калганбыз ла!—диде капрал, — руслар Берлингә бездән алда килеп җиттеләр шул... Мин бу эпизодны оныта язган идем инде. Никита Сергеевич Хрущевның 1959 елның сентябрендә Америка Милли Матбугат клубында сөйләгән рече моны яңадан искә төшерде. Иптәш Хрущев Рейхстаг стенасы турында искә алмады, әлбәттә. Хөкүмәтебезнең башлыгы анда тыныч иҗади ярыш турында, төрле-төрле өлкәләрдә безнең алдын булып чыгуыбыз турында сөйләде, совет кешеләренең Айга вымпел төшерүе хакында әйтте. Совет кешеләре Айга да иң элег вымпел төшерделәр. Совет вымпелы, беренче булып, Айда хуҗа урынын алды. Ләкин бит Ай зур да, киң дә! Анда Америка вымпелы өчен дә, Англия, Франция вымпелы өчен дә урын киң! Җибәрә ген? бирсеннәр. Кайберәүләр шикелле без бит Айны өстәмә провинция итеп үзебезгә кушарга җыенмый, быз. Никита Сергеевич Хрущевнык 69 сүзе бүген аеруча матур яңгырый: «Элегрәк куелган совет вымпелы, — циде ул, — сезнең вымпелны сәламләп каршы алыр, алар бергә дус һәм тыныч яшәрләр!» Моның өчен безгә, анабыз Җир өстендә туган Җир балалары булып, тату, тыныч яшәргә генә кирәк. Иптәш Хрущев янәшә күрше булып тату яшәүнең гаҗәеп мөмкинлекләрен ачып бирде. Берләшкән Милләтләр Оешмасында гомуми коралсызлану турында тарихи тәкъдим белән чыкты. Әмма Американың тышкы политикасына тон бирә ала торган кайбер кешеләр, Совет хөкүмәте башлыгының конкрет тәкъдимен әллә каян казып чыгарылган «Космоска контроль» «Айга контроль» дигән туксанынчы чираттагы мәсьәлә белән каплап калдырмакчы булалар. Моннан берничә ел элек кенә Америкада Айдагы участокларны бүлү һәм сату буенча махсус акционерлык җәмгыяте бар иде. Хәзерге көндә ул бармы, юкмы — анысы миңа мәгълүм түгел. Булса, әйдә Ай территориясен бүлешә бирсеннәр. Совет кешеләре андый җәмгыять белән маташып тормадылар. Тоттылар да бик әйбәт кенә итеп Айга ракета җибәрделәр. «Ай — безнеке!» — димәдек без. Борынгы латин мәкале «Бүлгәлә һәм хакимлек ит!» — безнең өчен ят ул. «Рәхим итегез, — дидек без, — әнә сез дә ракета җибәрегез, сез дә вымпел куегыз! Безнең уңышыбыз ул безнең үзебез өчен генә түгел, ул— гомум кешелекнең бөек җиңүе!» — дидек без һәм атом көчен, ракеталар могҗизасын тыныч ярыш, дуслык, иҗади хезмәттәшлек максатларына буйсындырдык. Әйдә, бездән үрнәк алыгыз! Ай һәм Айга бару турында дөнья әдәбиятында бик күп фантастик романнар язылды. Герберт Уэльс, Жюль Берн әсәрләрен без хәзер дә сокланып укыйбыз. Әмма Америкада күптән түгел генә чыккан яңа бер фантастик әсәрнең авторы укучы алдына Айны бөтенләй икенче төрле итеп китереп бастыра икән. Ул, Ай турында язам дип, кешелек дөньясына атом бомбасының дәһшәтләре белән яный. Янәсе, элек Ай да үзендә тормыш кайнап торган, яшәреп, чәчәк атып торган бер планета булган икән; соңра Айда ике дошман система арасында сугыш чыгып, атом, водород бомбалары Айны һавасыз, сусыз, үсемлексез, тереклексез коры таш һәм тузан өеменә әйләндереп калдырган икән. Сәер фантазия!—дияр идек без моңа. Ләкин бу «фантазия» салкын сугышның шактый ук кызганыч булган бер чарасына гына кайтып кала шул. Ә менә совет галимнәре, Айны планетаара очышлар базасына әйләндерү, анда лабораторияләр, оранжерияләр булдыру турында хыялланалар. Никадәр контраст! Совет халыклары белән Америка халыклары арасындагы мөнәсәбәтләр әйбәтләнеп, алда яңа эра ачылгач, безнең Никита Сергеевич Хрущевны бөтен Америка халкы сәламләп, тәбрикләп каршы алгач һәм дус күреп озаткач, мондый чет- рекле нәрсәләрне искә төшермәскә кирәк иде төсле... Ләкин ни хәл итәсең! Кушма Штатларда саф чишмә суын болгатырга, ике бөек халык арасында шөбһә һәм ышанычсызлык томанын җибәрергә маташкан тинтәкләр бүген дә бар икән шул әле. Шуңа күрә дә без Совет хөкүмәте башлыгының төрле-төрле чәнечкеле сорауларга, хәтта ачыктан- ачык провокациягә җавап биргәндәге искиткеч түземлелегенә, гаять тирән логик көченә, зирәк акылы-* на, үткен юморына сокланып бетә алмыйбыз. Әйе, үз көченә, коммунизм тәгълиматының һичшиксез җиңүенә ахырынача тирән ышанган кеше генә чуар тойгылар кайнап торган аудитория алдында үзен шулкадәр мөстәкыйль, кыю һәм иркен тота ала! Яңадан Рейхстаг стеналары искә төшә. Африкада, Италиядә, Франциядә сугышып, немец фашист гаскәрләрен кысрыклаган америка солдатлары Рейхстаг стеналарында ядкарьләрен калдырырга әлбәттә хаклы иделәр. Рейхстаг бүлмәләрен карап бетергәч, урамга чыктык^ Эссе көн иде. Немец хатын-кызда- 70 ры һәм картлары безгә чиләк белән салкын су тәкъдим итеп торалар. Без бер чиләктән, бер кружкадан салкын су эчтек. Кемнәр иде алар, америка солдатлары? Айова фермеры. Чикаго итчесе. Ныо-Йорк сәгатьчесе, СанФранциско докеры иделәрме? Без, элек бер чиләктән салкын су эчә алган солдатлар, хәзер бер планета өстендә, бер кояш астында янәшә күршеләр булып, дус, тыныч, рәхәт яши алмыйбыз- м ыни? 1959 елның сентябре кешелек тарихында моннан 473 ел элек Колумбның Американы ачуы кебек мәңге онытылмас дата булып калды. Грециянең бер газеты язганча, бу дата белән кешелекнең яңа ел санау календарь! ачылып китә. Киләчәктә безнең оныклар милади, һиҗри еллардан алып саналган календарьны тарих өчен генә тотарлар безнең ел санаудагы яңа стилебез 1959 елның 14 сентябреннән, ягъни совет космик ракетасының Айга барып төшкән көннән алып башланыр, дип язалар греклар. Хәерлегә булсын. Без моңа да риза! $ Тынычлык тарихының да иң алгы датасы безнең илдә ачылды. «Аврора» тубы үзенең көпшә ялкыны белән дөнья күгенә «Тынычлык» сүзен язды, гөрелтесе белән планета өстенә «Тынычлык» сүзен яңгыратты. Дөньяда беренче булган Совет дәүләте төзелгәч, аңа да үзенең дәүләт гербы кирәк була. Халык Комиссарлары Советына гербларның иң яхшы дип табылган проектын китерәләр. Гербта урак, чүкеч һәм кылыч рәсеме ясалган. Кылыч рәсеме! Моны ясарга безнең әлбәттә хакыбыз бар иде. Совет власте корал көче белән, кан түгеп яулап алынды, революция гаять зур корбаннар бирде. Тирәягыбыз дошманнар белән чолгап алынган, илнең үз эчендә дә контрреволюция мәж килә иде. Шуңа күрә совет гербында кылыч рәсеме ясалган булса да гаҗәп түгел иде. Ләкин Владимир Ильич герб проектындагы кылыч рәсемен кире кага. — Идеясе бар, ләкин нигә соң монда кылыч?—ди Ленин, герб сүрәтеи игътибар белән карап.— Яулап алулар безгә кирәкми. Кылыч безнең эмблема түгел... — һәм ул, нәзек итеп очланган карандашын алып, тырыша-тырыша гербтагы кылыч рәсемен сызгаларга тотына. Совет гербында башаклар белән чолганган Урак һәм Чүкеч рә- семиэре генә, ягъни бары тик тынычлык символы гына кала... ...Үткән елның кален дарыннан соңгы битне ертып алдык. Халыкара атмосфераның җылына башла- вы белән Җир кешесенең эченә дә җылы керде, «салкын сугыш»ның боз таулары өстенә үзара аңлашу, килешү кояшы төшә башлады. «Башлавы», «башлады»... бер җөмләдә ике «башлау»! Юк шул, башлау булып кына калмасын иде бу! 1960 ел — бөтен Җир йөзендә гомум коралсызлану хәрәкәтенең реаль эшкә тотыну елы булсын иде. Бер үк планетада яшәгән, аның суын эчкән, ризыгын ашаган, һавасын сулаган Кеше хәзер болай уйлый: чыннан да, нәрсә соң ул сугыш? Сугыш — кыргыйлык, вәхшилек галәмәте. Сугыш—табигатьнең, хезмәтнең бөек иҗады булган, көч һәм гакыл , иясе булган Кеше өчен оят һәм хурлык. Үзара аңлашыр өчен мимикасы гына түгел, бәлки елмаюы һәм теле булган, йөрәге һәм хисе, намусы һәм зиһене булган Кеше үзе кебек үк Кеше өстенә чукмар күтәреп килү заманнары үтсен иде инде! Әйдә, эшлик, иҗат итик» кемнең кулы оста, кемнең акылы үткен, кемнең идеясе алдынгы, кемнең системасы көчле — анысын тарих күрсәтер. Әмма менә без, совет кешеләре, үзебезнең юлыбызга, идеябезгә, идеалыбызга тирәнтен ышанабыз. Ләкин шуны да кисәтәбез: әгәр инде безнең якты офыкны кара сугыш төтене белән капларга ният итүчеләр бар икән — тотарбыз да әлеге дә баягы кеше канына сусаган кыргый колонизаторларны, вәхши империалистларны бөтенләе белән һәм мәңгелеккә җир йөзеннән 71 киде кат җәһәннәмгә олактырыр- )ЫЗ. Ләкин тынычлык җылысы «салкын сугыш»ны җиңәр, тынычлык белән исә без җиңәрбез! Моңа безнең ышаныч зур. Бу ышаныч — иң элек безнең үз көчебезгә, үз идеалыбызга, үз строебызга булган ышаныч. Бу ышаныч — Никита Сергеевич Хрущевны ачык йөз, киң күңел белән каршы алган гади америкалыларга булган ышаныч. Бу ышаныч — ниһаять, Кояш системасына кергән, өстендә яшәү һәм тереклек, дуслык һәм мәхәббәт кайнап торган безнең бәрәкәтле планетабыз халыкларына, сугыш упкынының бөтен дәһшәтләрен кичергән һәхМ яңа сугыш булдырмау эчен фидакарь көрәш алып барган барлык раса, барлык милләт кешеләренә булган ышаныч. Ышаныч — коры хыял гына түгел, ул инде җиңү дигән сүз! ❖ Бик күп гасырлар элек, борынгы Греция язучылары дөнья йөзендә булган «Җиде могҗиза» турында язып калдырганнар. Бу «Җиде мог- җиза»га алар Мисыр нһрамнарын, Бабил шәһәрендәге Семирамида асылмалы бакчаларын, Олимпиядәге Зевс статуясын, Родос атавындагы Колосс сынын, Эфес шәһәрендәге Артемида храмын, Галикарнас мавзолеен һәм Искәндәрия диңгез маягын керткәннәр. Бу чакны алар, әлбәттә, галәм киңлегендә очып йөргән космик ракеталар, ясалма юлдашлар турында түгел, хәтта гади генә бер электр машинасы турында да башларына китерә алмаганнар. Хәер, алар — борынгы дөнья балалары. Борынгы заманда алар иҗат иткән онытылмас истәлекләр мәңге яшәрләр. Әмма бу тарихи истәлекләр йөз еллар буена меңмең коллар сөяге өстенә төзелгәннәр. Ә менә килде безнең ирекле заман, туды безнең Азат Ватан — беренче көннәрдән үк без сокландыргыч могҗизалар күрсәтә башладык. Күңеле шат, үзе азат булган иҗат кешесе нинди генә могҗиза тудыра алмый! Хезмәт коралы аның кулында үзеннән-үзе бии, җырлый, уйный. Иҗат бәхете, үзе өчен, иле өчен булган изге хезмәт омтылышы аны яңа җиңүләргә әйдәп бара. Революциянең беренче елларында бөек Ленин катнашы белән Кашинода ачылган беренче авыл электр станциясе ул чак өчен безнең зур бер могҗизабыз түгел идеме? Аннан соң Төрекснб, Кузбасс, Магнитстрой, Днепрстрой, Ак диңгез — Балтик каналы, Волга—Дон каналы, Куйбышев ГЭСы... Аннан соң беренче атом электр станциясе, атом бозваткычы, беренче ясалма Иярчен, Айга беренче очыш... Ярты гасырга да тулмаган вакыт эчендә без ясаган могҗизаларны санап бетереп буламы? Ә менә бу Җидееллыкта исә без ел саен җиделәтә җиде могҗиза иҗат итәрбез. Ләкин без аларның берсен дә үзебез өчен могҗиза итеп санамабыз, бәлки азат илебез, алдынгы системабыз, фидакарь халкыбыз өчен хас һәм табигый булган гади җиңешләр итеп карарбыз. 1960 ел. Инде без үзебезнең данлыклы Җидееллыкның икенче елына атлап кердек. Без бик яхшы беләбез: титан колачлы Җидееллыкның хезмәт пафосы безне яңадан- яңа иҗади батырлык-кыюлыкларга әйдәр. Без бу планны тулы итеп, вакытыннан алда үтәрбез, безнең арада аның аерым бурычларын дүрт-биш яки ике-өч елда үтәгән коммунистик хезмәт бригадалары да күп булыр. ... 1959 елның ахырында Республикабыз китап нәшрияты «Совет Татарстаны — 1959—1965 елларда» дигән альбом басып чыгарды. Анда безнең Татарстанның, ягъни Идел буендагы бәләкәй генә Республиканың, бу җиде ел эчендә теләсә кайсы бөек капиталистик илгә караганда да тизрәк адымнар һәм ышанычлырак темплар белән үсәчәге чагыла. Биредә булган барлык диаграммалар, процентлар, цифрлар, фактлар өчен бер генә нәрсә хас: текә күтәрелү! 1952—1958 еллардагы үсешкә караганда 1959— 1965 еллардагы үсеш, текә кызыл уклар булып, өскә, биеклеккә омтыла. Менә электр, менә нефть... Як тылык һәм җылылык, куәт һәм хәрәкәт биргән ике төп чыганак... Болар үзләре генә дә, татар әйтмешли, безнең «кем идек — кем бул- дыкэны көзгедәге шикелле ачык чагылдырып торалар. Борын заманнарда түгел, әле менә безнең өлкән буыннар күз алдында гына чыра яндырып яшәгән татар авыллары хәзер Ильич яктысы белән балкый. Татарстан хәзер электр энергиясен, 1913 елда бөтен патша Россиясе җитештергәннән бик күп артык итеп, бер ел эчендә бер үзе эшләп чыгара. Бөек Ватан сугышына чаклы бензинны, керосинны ерак Бакудан гына алып торган безнең Республикабыз хәзер сыек ягулык эшләп чыгару буенча бөтен Союзда беренче урынга чыкты. Татарстан нефте һәм җир асты газы җиде ел эчендә төзеләчәк яңа торбалар буенча илнең үзәк өлкәләренә, Уралга, Себертә, Казагстанга, Белоруссиягә агып торачак. Дөнья яктысын элек карындык тәрәзә аша гына күргән татар кешесе театр карый һәм театр уйный, китап укый һәм китап яза, газет укый һәм газет чыгара, радио тыңлый һәм «радио сөйли», телевизор карый һәм үзе дә телевизор аркылы «дөньяга нурлы ЙӨЗЕН күрсәтә»... һәм ул белә: бу җиде ел эчендә якты Гөлестанга аның арасы якынрак калыр, аның туган Республикасы алгы бәхетенә таба марафон йөгереше белән барыр, Җидееллыкның икенче елында үзенә кырык яшь тулган Татарстан яңаданяңа җиңүләр, уңышлар яулап алыр. Безнең бүген Кояшка, мөкатдәс Кояшка карыйсыбыз килә. Тереклекнең олуг иҗатчысы булган Кояшка күзне төбисе килә. Аның нурлары безнең җир йөзенә җиде төрле төс алып килә. Табигатькә Кояш бүләк иткән җиде төс турында уйлаганда без яңадан үзебезне ил- һамландыра торган җиде елыбыз турында уйлыйбыз. Әйе, безнең ул җиде елыбыз бер-берсен кабатламый торган, һаман саен матурая гына барган җиде нур булып янып калыр, бу җиде нур исә, бер-берсе белән кушылып, ак нур хасыйл итәр һәм безнең алга, коммунизмга бару юлыбызны яктыртып торыр. Безнең өстә якты Кояш. Без аны һәр биш тойгыбыз белән сизәбез: без ул тудырган яктылыкны күрәбез, җанлыҗансыз стихиянең мәңгелек яшәү авазларын ишетәбез, аның шифалы җылысын тоябыз; гүзәл чәчәкләрнең назлы хуш-исен иснибез; агачларда балкып, кызарып пешкән җимешләрне татыйбыз. Боларның барына да без хаклы. Чөнки без үзебез Ирек Кояшы чыгардык, шушы Кояш астында үсеп утырган гүзәл җимешләрне үзебез иҗат иттек. Безнең алдыбызда якты офык, өстебездә— 1960 елның нурлы кояшы. Без бу көннәрдә, Җидееллык планыбызның икенче елын каршы алган шатлыклы көннәрдә, Коммунизм Кояшының безгә тагын да якыная баруын, тагын да күбрәк нурлар сибүен күрәбез, һәм бу кояш нурларында безнең бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленинның мәһабәт сыны тагын да матуррак, тагын да яктырак булып балкый. Якты Кояш нурларына коенып, халыкларның коммунизмга баручы куәтле колоннасы башында Ленин иҗат иткән бөек Партия бара.