Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ
САУМЫ СЕЗ, АРЫШЛАРЫМ!
•йсәнме, иркен кырларым, Саумы сез, арышларым, Сез минем
сабый чагымнан Иң якын танышларым.
Еракларда, чит җирләрдә Нихәтле торып та мин Исләремнән
чыгармадым, Сагындым, онытмадым.
Агайлар килсә авылдан, Сүзне гел сезгә бордым:
— Игеннәр ничек быел? — дип Хәлегезне сорап тордым.
Сезнең өчен сусадым мин, Яңгырлар яумаса да, Сызландым,
өзелгән башак Тузанда аунаса да.
Сөенәм, бүген сезнең мин Шаулап үскәнне күреп,
Башыгыздан сыйпыймчы бер
Юлымнан читкә кереп,
Ятсынмагансыз лабаса.
Куенга үреләсез.
Сез миңа, ничә кайтсам да,
Яшәреп күренәсез.
Исәнме, иркен кырларым, Саумы сез, арышларым, Бөтенләйгә
булсын, әйдә, Бу кайтып барышларым!
НИК ТЫНГАН УРАМНАР
Ник җырлар китерми
Җил безнең уңайга,
Ник тынган урамнар,
Иик кызлар моңайган?
Ник түбән очта да,
Югары очта да