Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

МИН САКЛЫЙМ Ни дисәң дә кыш — кыш инде, Гел салкын буран. . Төн караңгы, шомлы тынлык, Мин сакта торам. «Сәлам илтәм», — дип, җил мине Тикмәгә үпми: Ул да безнең чигебездән Рөхсәтсез үтми. Тиздән синең тәрәзәңә Чиертер барып. Тик син инде йоклыйсыңдыр, Эштән соң арып. Тәмле төшләр күрәсеңдер Рәхәт тын кичтә... Төшләреңнең тынычлыгын Мин саклыйм чиктә. ӘЛЛӘ ИНДЕ АРТЫК САГЫНГАНГА Әллә инде артык сагынганга Туган йортның нигез ташларын, Авылымны, Аның су буйларын Төшләремдә күрә башладым. Мөмкинме соң безнең зәңгәр күлне Онытырга, Аннан бизәргә! Ай тикле ай, төнлә күген ташлап, Безнең күлгә төшә йөзәргә. ЯҢГЫРДАН СОҢ jK/ояш ЧЫГЫП нурын сипте, Көн ачылып, тулып китте; Аллы-гөлле серле күпер Күңелемне җәлеп итте. 9 Урман гына күксел һаман, Каплап тора сыек томан. Вакыт-вакыт җырын өзеп, Чишмә нидер тыңлыйсыман. Җил алганчы җирнең дымын Сабанчы да сөрә кырын. Мотор үзе тальян монда, Яңгырата яшьлек җырын! КҮРӘ ТОРЫП -бакчабызда шомыртым бар, Утырттым көздән. Суык аңа нинди гүзәл Энҗеләр тезгән! Коры кәүсә,'үзе матур Карап торырга. Мең кабынып, мең сүнә ул Кояш нурында. Бер иркәлим әле, дидем, Кулымны сузып. Ә ботаклар калды шуннан Шәп-шәрә булып... Аның бәс кенә икәнен Күрә торып та, Ник кагылдым икән инде, Шушы шомыртка?! МӘХӘББӘТЕҢ ЙӨРӘГЕМДӘ -Й^ртә таңда Басып талга Сандугачлар сайрый икән, Тыңлыйсыңмы, иркәм? Җырчы кошларны уятып, Алтай кырлары буйлатып, Мин үтәм иртән. Төн буенча Сүнмиенчә Тирә-юньдә утлар яна — йокламый далам. Күзем сабан төрәнендә, Мәхәббәтең йөрәгемдә, Шуннан көч алам. Хатың килсә Күңелем үсә, Түбәм күкләргә үк тия, Яратам, дисәң. Юанып шулай көн үтә, Бергә булуга ни җитә, Эх, үзең килсәң!