Логотип Казан Утлары
Очерк

ОМТЫЛУ

 ШӘРИФУЛЛА АВЫЛЫНА КАЙТА

Март башлары иде. Кояш нурлары ак кар өстендә чагылып күзне чәнчә; шуңа күрә иксез-чиксез киңлекләргә җәелгән тигез кыр өстенә карап булмый. Күзләрне трактор табаннары астында изгәләнеп беткән юл өстенә текәп барырга туры килә. Хәер, юлчы кешегә ни өчен кырны күзәтергә — ул бит аучы түгел. Шәрифулла шулай, күзләрен аяк астына текәгән килеш, атлый бирде. Өстендә аның искереп, кыршылып беткән хәрби плащ, аркасындагы йөге шактый авыр булса кирәк, солдат капчыгы ләмкәләренең басымы астында плащ якалары ике якка киң итеп аерылган — эчтән кигән сырмасы күренеп тора; аның да өске төймәләре чишелгән. Ул җил-җил атлый. Каршы килгән атлыларны яисә тау хәтле йөк төягән чаналарны сөйрәп баручы «ДТ» яки «С-80» тракторларын юл кырына чыгып уздырып җибәрә. Аннары элеккеге кебек үк җил- җил атлап юлын дәвам итә. Әнә еракта, томан эчендә, Зур Чынлы авылының ферма каралтылары да күренә башлады. Шәрифулла адымын тизләтте. Өендә калган балалары, хатыны, гомумән туган авылы сагындырган иде аны... Моннан дүрт-биш ел элек тә шулай ук ашкынып кайткан иде ул. Ул вакытта үзен колхоз өчен бик кирәкле кеше итеп сизгән иде. Колхозга кайтып зур төзү эшләрен башлап җибәрергә исәпләгән иде. Чөнки бит ул сугыштан соң Тула шәһәрендә төзү эшләре буенча мастер булып эшләде. Менә дигән оста итеп танытты ул үзен анда. Акчасы да яхшы төшә иде, эше дә күңелле иде. Әмма, якын булса да торган җир, сагындыра шул туган җир. һәм ул туган авылына кайтты... Ә зур төзү эшләрен башлап җибәрергә колхозның хәле юк иде. Колхозчылар да ярлы яшиләр иде. Аның кебек һөнәр ияләре колхозга кайту ягын түгел, колхоздан качу ягын карыйлар иде. Председатель Сафин Галирза төзү эшләренә түгел, агымдагы эшләргә, чәчү, урып-җыю эшләренә дә кеше җитмәүдән, колхозның акчасы юклыктан зарланды аңа. Шәрифулла салам ташу, машинага ашлык төяү кебек эшләргә йөри башлады. Ара-тирә шкаф, өстәл, урындык кебек нәрсәләр ясап сатты. Ләкин аның тынгысыз йөрәге моның белән һич канәгать түгел иде. Күңелендәге бушлыкны бетерергә теләп булса кирәк, ул шешә белән дуслашып китте, авылда яманаты таралды. М 56 — Колхозга эшкә чыкмый, өендә эчеп ята, — дип сөйләделәр аның турында идарәдә. Шәрифулла үзе дә болай яшәүдән туйды, күңеле киңрәк колачлы эш теләде. Балтасын кайрады, эш коралларын барлап ящикка салды да тагын юлга җыенды. Запас акчасын хатынына бирде, берсеннән- берсе кечкенә балаларын кочакка алып сөйде дә «Ирек» колхозы белән чиктәш Ульяновск өлкәсе колхозларына чыгып китте. Ә ул авылларда эш җитәрлек иде. Шулай һәр елның бер-ике аен гына ул үз өендә, туган авылында үткәрде, калган вакытларын чит авылларда эшләп йөрде; бер авылда клуб салды, икенчесендә балаларга мәктәп салып бирде. Тирә-як авылларда егермеләп терлекчелек биналары, унлап мәктәп һәм клуб, әллә ничә идарә, авыл советы конторлары аның көче белән салынды. Ул җитәр-җитмәс тукымадан да менә дигән киемнәр тегә белгән оста тегүче кебек эшләде, төзү материаллары җитмәүдән зарланып хуҗаларның теңкәсенә тимәде, һәрвакыт үзе белән йөртә торган дәфтәренә нәрсәдер сызгалады, аннары исәпләде, хисаплады: булган материалны әллә ничек җиткерде һәм матур, матур биналар салды. Аның осталыгына һәр җирдә сокландылар. Шуңа күрә аңа «инженер Саша» дигән кушамат та тактылар. Әмма аның гомуми белеме сугышка кадәр үк тәмамланган биш класс күләмендә генә... Бөек Ватан сугышы фронтларында аның кулында төзүче балтасы түгел, гаять зур көчкә ия булган җимерү коралы — еракка ата торган орудие иде. Фашист баскыннары тарафыннан җимерелгән шәһәр һәм авылларны күргән саен (Кавказдан Берлингә кадәр үтелгән авыр сугыш юлында ул мондый җимерекләрне бик күп, бик күп күрде) аның йөрәге әрни торган иде: бу җимерекләрне төзәтү өчен күпме көч, күпме акча кирәк булачак. Ә сугыш кырларында һәлак булган сугышчылар, бер дә гаепсезгә ерткычларча үтерелгән балалар, картлар?! Аларның гомерен бернинди дә көч, бернинди дә акча кире кайтара алмый... Шуларны уйлап фашистларга карата аның нәфрәте арта, тамак төбенә төер утыра, йөрәге тиз-тиз тибә башлый иде. Шулар өчен үч алырга омтыла, үзенә тапшырылган бу корал белән тагын да остарак эш итәргә тырыша иде. Ә җиңү көнен, хуҗалыкны торгызу эшенә, төзелеш эшенә керешү көнен якынайту өчен дошманның озакка чыдамлы ныгытмаларын, үлем чәчә торган машиналарын аяусыз җимерергә кирәк иде, һәм ул җимерде, сынатмады, бөтен осталыгын шул изге эшкә бирде, Берлингә килеп җиткәч, бөек җиңү көнен котлап салют биргәндә, аның күкрәген ике орден, җиде медаль бизи иде инде... Сугыштан соң ул үзенең бар осталыгын төзү эшенә багышлады һәм менә дигән балта остасы булып танылды. Тик әнә үз колхозларында гына никтер кырын карыйлар аңа, һәм шуңа да ул чит авылларда эшләп йөрергә мәҗбүр. Хәер, бу баруда аның юлы бик уңды. Ульяновск өлкәсенең Чүпрәле районы белән күрше колхозында Шәрифулланың эшенә зур бәя бирделәр, аңа рәхмәт белдерделәр. Ул анда үзенчә итеп абзарлар салды. Бу абзарларның бәясе дә типовой абзарларга караганда шактый арзанга төште. Эшнең сыйфатын да яхшы дип таптылар, Ә хезмәт хакын икмәкләтә дә, акчалата да шактый бирделәр. Ул икмәк төягән атны көтеп тормады, җәяүләп кенә атлады. Менә ул кайтып та җитә инде. Бу юлы кайткач, шундый ук абзарларны, ничек кенә булмасын, үз колхозларында да салырга ният итте ул. Әгәр мөмкинлек булмаса, райкомга, исполкомга барырга үз-үзенә сүз бирде. Юк исә бит... колхозлашу вакытларында ук салынган, искергән, ярым җимерек каралтыларда терлекләрне ничек асрамак кирәк... 57 Шәрифулла, шулай уйлана-уйлана, туган авылының ферма каралтылары янына кайтып җиткән иде инде. Аларның өйләре аргы очта, урам буйлап шактый барырга кирәк. Ул як-ягына каранды. Кырда шактый салкын булса да, яз кояшы ышык җирдә үзенекен итә икән. Әнә абзар стенасына нигез итеп өелгән туфрак кардан арынырга да өлгергән — анда пычракка буялып беткән берничә дуңгыз кояшта кызынып ята: абау, бигрәк арыклар, кабыргалары беленеп тора. Ябык дуңгыздан да ямьсезрәк хайван бармы икән дөньяда?! Менә колхоз идарәсе. Аны узган ел гына элеккеге мәчеттән сипләп Шәрифулла салган иде. Биш-алты ел эчендә үз авылында ул бары тик шул идарәне һәм мәктәп бинасы гына салды. Ә күпме яңартыласы йортлар бар әле авылда. Әнә клуб бинасы ярым җимерек хәлдә, ферма каралтылары турында әйтәсе дә юк инде. Алар барысы да аның кулын | көтеп ята кебек тоелды Шәрифуллага... Идарәдән берәү чыгып, Шәрифуллага каршы, фермага таба атлады. ' Тукта, Шамил бит әле бу, Салахов. Агрономлыкка укып кайткан дигән- нәр иде. Колхоз яңалыкларын сорашсын әле ул аңардан. — Исән генәме, Шамил? Әмма Салахов Шәрифулланың сәләмләвенә җавап итеп бер сүз дә дәшмәде, аңа таба ачулы бер караш ташлады да узып китте. Тәбәнәк, калын гәүдәле, кыска муенлы бу кеше артыннан Шәрифулла озак карап торды. Салаховның бу тупаслыгына ни дип тә әйтергә белмәде ул. «Әллә хатыныңны урлап качкан кешеме мин, игелексез бәндә,— дип сүкте ул аны эченнән генә. — Телең коргыры... Әйй, кадереңне беләләрмени соң синең монда. Син үзеңчә яхшы ният белән, файдалы эшләр башкарырга уйлап кайтасың, алар әнә ничек каршы алалар, туң йөрәкләр... Китәм, тормыйм монда, бөтен семьямны алып китәм. I Дүрт ягым кыйбла минем... Агач авыз, эндәшергә дә хурлана. Үләрсең гарьлегеңнән». Әйе, бар бит дөньяда шундый кешеләр: аларга башкаларның уй- ; лары, омтылышлары, хисләре берни түгел. Андый кеше үзе турында гына уйлый, үзенең теге яки бу эше буенча гына борчыла, тупас кыланышым белән бүтәннәрнең кәефенә тиярмен дип һич кенә дә башына китерми. Ә беренче карашка кечкенә генә булып күренә торган мои- : дый тупас очраклар кешеләрдәге якты хисләрне юкка чыгарырга җитә кала. Табигый: Шәрифулланың бик кәефе китте Шамилнең бу дорфалыгына. Әле генә сагынып кайткан туган авылы аңа хәзер ниндидер шыксыз булып тоелды. «Тукта әле, моңа кадәр бит семьясы белән китмичә, нишләп яткан соң ул бу почмакта. Ичмасам, агач та утырта белмиләр бит бу Чынлы кешеләре бакчаларына, кара инде? бигрәк ялангач авыл»... Шәрифулла күтәрелеп авыл өстенә карады. Карады һәм баскан урынында катып калды. Чынлы елгасы үзәнлеге буйлап ике чакрымга сузылган үзәк урам уртасыннан биек-биек баганалар тезелеп киткән. Ерак та түгел, дүртбиш кеше чираттагы багананы утыртып ята. Телефон баганалары түгел болар, алар тәбәнәгрәк була, Димәк, электр кертәләр. Менә сиңа яңалык... Тимерче алачыгы янында да кешеләр кайнаша. Нинди әкәмәт икән, белешсен әле ул шулардан. Агай-эне төрле яңалыклар турында гәпләшергә шунда җыела торган иде бит. Ләкин Шәрифулла тимерче алачыгында эшсез гәпләшеп утыручыларны күрмәде. Тимерче алачыгы элеккеге тимерче алачыгы түгел иде. I Тимерчеләрдән тыш монда колхоздагы механизаторлар да килгән. Сиртмәле өрдергечне алып ташлаганнар, хәзер мотор ярдәмендә вин- тилятор белән өрдерәләр, агач күмере урынына ташкүмер яга башлаганнар, һәм болай мәшәкате дә ким, тимерчелек эшләре арзанга да төшә икән. Әнә комбайнчы Госман мотор тирәсендә кайнаша. 60 бик эре тотты, колхозчыларга бик тупас эндәшә торган булып китте. Үзе өчен «зур» кабинет булдырырга теләде һәм председательне наряд бирү бүлмәсеннән бухгалтерлар янына, болай да тыгыз бүлмәгә күчәргә мәҗбүр итте. Халык арасында эшләүгә караганда үз борынын югарырак күргән Салаховны колхозчылар якын итә алмадылар. Партия оешмасының чираттагы утырышы аны секретарлыктан азат итте, яңа секретар итеп китапханә мөдире Нурулла Хәяровны сайлады һәм идарә составын яңарту өчен колхозчыларның гомуми җыелышын җыярга дигән карар чыгарды... Идарәнең яңа составы яңалык алдында каушап калмаслык иде инде. Идарә башлыча яшьләрдән сайланды. Комсомол оешмасы секретарь! егерме җиде яшьлек Минһаҗов Рифгат терлекчелек фермаларына, аның кордашы Алиев Мөкатдәс колхоздагы техникага, трактор бригадаларына беркетелде, шулай ук идарәгә алдынгы комбайнчы Госман Алиев, уңган сыер савучы Кадрия Хәмидуллина һәм башкалар кертелде. Балта остасы Шәрифулла Басыйровка төзү бригадасын җитәкләргә куштылар, төзү бригадасы зурайтылды, аның составында өч звено оештырылды. •Н * « Инде бу чаралардан соң эшләр җайланып киткән кебек булган иде. Идарә членнарының да, бригадирларның да, барлык колхозчыларның да булсын дип, чын күңелдән бирелеп эшләүләре адым саен сизелеп тора иде. Төзү эшләре дә җайга салынды. Бер үк вакытта электростанция бинасы һәм дуңгыз абзарлары салына башлады. Төзүчеләргә материал гына табып җиткер. Әмма, яңа председательне сынарга теләгәндәй, һич күзгә күренмәгән, уйламаган җирдән төрле каршылыклар чыга торды... Ул көнне нарядка, бригадирлардан тыш, колхоздагы барлык коммунистлар чакырылды. Каюмов бригадирларга иртәгесе көнгә нарядны тиз-тиз генә бирде дә, председатель урынын парторг Хәяровка калдырып, үзе диванга барып утырды. Бүген биредә — партия оешмасының ябык җыелышы. Әле кайбер коммунистлар килеп тә җитмәгән. Көн тәртибе һәрберсенә таныш. Әллә шуңа күрәдерме һәр яңа кергән кеше иң беренче Каюмов белән килеп исәнләшә. Ә бүтән көннәрдә ишек яныннан чиратлап исәнләшеп килә торганнар иде. Әйтерсең» һәрберсе аның хәленә керергә тырыша. Бәлки, бу чыннан да шулайдыр?! ... Каюмов өстеннән жалоба язганнар. Жалобаның берсе «Җыелыш һәм тормыш» исеме белән «Совет Татарстаны» газетына җибәрелгән булган, күчермәсе — партия Өлкә Комитетына. Эчтәлеге колхоз председателе Каюмов эшен «анализлау»га багышланган. Каюмов эшли башлаганнан бирле идарә тарафыннан колхозчыларга карата нинди гаделсезлек булды соң? Нинди сәбәп бу жалобаны язарга мәҗбүр иткән? Бер генә кеше исеменнән дә түгел бит әле, 20 коммунист, 400 колхозчы исеменнән, Каюмов әнә шул сорауларга җавап табарга тырышты. Хәзерге идарәнең колхозчылар хезмәтен оештырырга сәләте булмавы турында язганнар анда. Дөресме соң бу? Язгы чәчү бүтән елларга караганда тугыз-ун көнгә иртәрәк тәмамланды. Тик 150 гектар кукуруз белән 200 гектар шикәр чөгендерен кабат чәчәргә туры килде. Моның да сәбәбе идарәдә түгел иде. Игеннәр тишелеп чыккач кына, бер төнне кырау төшеп, үсентеләрне бөтенләй харап итте. Якадан чәчми чара калмады. 59 Колхозчылар эшләми түгел, эшли; Рәшит Төхфәтулов җитәкчелегендәге трактор бригадасы районда ел саен беренчелекне алып килә. Колхозда тракторлар, комбайннар һәм башка төрле машиналар нихәтле хәзер! Ике трактор бригадасы гына бар. Ә механизаторлар нихәтле. Дүрт йөз хуҗалыклы бу авылда техник һөнәрле берәр кеше булмаган семья бармы икән? Ә алар һөнәрләрен ничек файдаланырга белмичә, гади эшләрдә эшләп йөриләр. Электрлаштырасы иде колхозны, авыр эшләрне механикалаштырасы иде. Аларның һөнәре никадәр файда китерер иде колхозга. Кем генә юк биредә — электрик та, механик та, калай эшен белүче дә, столяр да — барысы да бар. Шоферлар, тракторчылар, комбайнчылар турында әйткән дә юк инде. Әнә, комбайнчы Госман Алиевны бөтен республика белә. Әмма «Ирек» колхозы агар юлы чүп-чар белән буылган чишмә суы кебек һаман торгынлыкта иде. Агымның ашкынып дәвам итүе өчен ермакны тазартырга кирәк иде. Каюмов моңа үзен сәләтле итеп тойды һәм бу турыда райком белән дә киңәште. Анда аңа аерым-ачык җавап бирмәделәр. «Гомуми җыелыш ни дияр бит», дип әйтү белән генә чикләнделәр. Колхозның партия оешмасы председательгә кемне тәкъдим итү мәсьәләсенә багышлап җыелыш үткәрде. Җыелышта тавышлар икегә бүленде. Кайберәүләр Каюмовның изге ниятен аңлап җиткермәделәр — «начальник булырга тырыша», дип уйладылар ахры. «Әле яшь, тәҗрибәсе юк», дип уйлаган булулары да мөмкин. Чыннан да аңа утыз гына яшь иде әле. Ә утыздагылар арасында «Ирек» колхозы кебек зур хуҗалык белән җитәкчелек итүне үз өстенә алучылар бик еш очрамый шул. Гомуми җыелышта да председательлеккә берничә кеше күрсәтелде, әмма колхозчыларның күпчелеге Каюмов кандидатурасын яклап тавыш бирде. Менә трибунага Әдһәм менеп басты. Кечерәк кенә буйлы, ябык гәүдәле Каюмовның таныш булмаган кешегә, ерактаирак караганда, яшүсмер егет кенә булып күренүе мөмкин иде. Әмма колхозчыларга ул күптән таныш һәм залда утыручыларның барысы да аның җитди йөзен, кыю күзләрен ачык күрделәр. Каюмов озак сөйләмәде. — Иптәшләр, — диде ул, дулкынлануын яшерергә тырышып, — миңа ышаныч күрсәтүегезгә зур рәхмәт. Колхозны алдынгылар сафына чыгару өчен көчемнән килгәннең барысын да эшләргә сүз бирәм... Беренче эшли башлау көннәрендә бик җиңелдән булмады Каюмов - ка. Беренче идарә утырышында ук аның тәкъдимнәре зур каршылыкка очрады. Чөнки идарә членнары элеккечә үк калган иде. Яңа председатель идарә утырышында хәзердән үк электр станциясе сала башларга, ит җитештерүне арттыруны күз алдында тотып, дуңгызлар фермасын зурайтырга, моның өчен электр станциясе белән бер үк вакытта дуңгызлар һәм куяннар өчен яңа абзарлар салу эшенә керешергә кирәк, дип тәкъдим кертте. — Ул кадәр зур эшләрне башкарып чыгарга колхозның хәле җитмәячәк, эш көчләре дә юк, — диделәр аңа. Әмма Каюмов үз сүзендә нык торды, коммунистлар, алдынгы колхозчылар белән киңәште. Ләкин партия оешмасы секретарь! Салахов та Каюмов фикерләрен якламады, идарә утырышында әйтелгән дәлилләрне яклады. Хәер, аның турында колхоз коммунистларының үз фикерләре бар иде. Салахов Шамил партия оешмасы белән алтынчы гына ай җитәкчелек итә иде әле. Агрономнар хәзерли торган өч еллык мәктәпне тәмамлап «Ирек»кә кайтып эшли башлау белән, «яшь, энергияле кеше, белеме дә бар» дип, аны партия оешмасы секретарь! итеп сайлап куйдылар. Әмма ул үзенә күрсәтелгән ышанычны аклый алмады, үз-үзен 60 бик эре тотты, колхозчыларга бик тупас эндәшә торган булып китте. Үзе өчен «зур» кабинет булдырырга теләде һәм председательне наряд, бирү бүлмәсеннән бухгалтерлар янына, болай да тыгыз бүлмәгә күчәргә мәҗбүр итте. Халык арасында эшләүгә караганда үз борынын югарырак күргән Салаховны колхозчылар якын итә алмадылар. Партия оешмасының чираттагы утырышы аны секретарлыктан азат итте, яңа секретар итеп китапханә мөдире Нурулла Хәяровны сайлады һәм идарә составын яңарту өчен колхозчыларның гомуми җыелышын җыярга дигән карар чыгарды... Идарәнең яңа составы яңалык алдында каушап калмаслык иде инде. Идарә башлыча яшьләрдән сайланды. Комсомол оешмасы секретарь! егерме җиде яшьлек Минһаҗов Рифгат терлекчелек фермаларына, аның кордашы Алиев Мөкатдәс колхоздагы техникага, трактор бригадаларына беркетелде, шулай ук идарәгә алдынгы комбайнчы Госман Алиев, уңган сыер савучы Кадрия Хәмидуллина һәм башкалар кертелде. Балта остасы Шәрифулла Басыйровка төзү бригадасын җитәкләргә куштылар, төзү бригадасы зурайтылды, аның составында өч звено оештырылды. ♦ * Инде бу чаралардан соң эшләр җайланып киткән кебек булган иде. Идарә членнарының да, бригадирларның да, барлык колхозчыларның да булсын дип, чын күңелдән бирелеп эшләүләре адым саен сизелеп тора иде. Төзү эшләре дә җайга салынды. Бер үк вакытта электростанция бинасы һәм дуңгыз абзарлары салына башлады. Төзүчеләргә материал гына табып җиткер. Әмма, яңа председательне сынарга теләгәндәй, һич күзгә күренмәгән, уйламаган җирдән төрле каршылыклар чыга торды... Ул көнне нарядка, бригадирлардан тыш, колхоздагы барлык коммунистлар чакырылды. Каюмов бригадирларга иртәгесе көнгә нарядны тиз-тиз генә бирде дә, председатель урынын парторг Хәяровка калдырып, үзе диванга барып утырды. Бүген биредә — партия оешмасының ябык җыелышы, Әле кайбер коммунистлар килеп тә җитмәгән. Көн тәртибе һәрберсенә таныш. Әллә шуңа күрәдерме һәр яңа кергән кеше иң беренче Каюмов белән килеп исәнләшә. Ә бүтән көннәрдә ишек яныннан чиратлап исәнләшеп килә торганнар иде. Әйтерсең, һәрберсе аның хәленә керергә тырыша* Бәлки, бу чыннан да шулайдыр?! ... Каюмов өстеннән жалоба язганнар. Жалобаның берсе «Җыелыш һәм тормыш» исеме белән «Совет Татарстаны» газетына җибәрелгән булган, күчермәсе — партия Өлкә Комитетына. Эчтәлеге колхоз председателе Каюмов эшен «анализлау»га багышланган. Каюмов эшли башлаганнан бирле идарә тарафыннан колхозчыларга карата нинди гаделсезлек булды соң? Нинди сәбәп бу жалобаны язарга мәҗбүр иткән? Бер генә кеше исеменнән дә түгел бит әле, 20 коммунист, 400 колхозчы исеменнән. Каюмов әнә шул сорауларга җавап табарга тырышты. Хәзерге идарәнең колхозчылар хезмәтен оештырырга сәләте булмавы турында язганнар анда. Дөресме соң бу? Язгы чәчү бүтән елларга караганда тугыз-уи көнгә иртәрәк тәмамланды. Тик 150 гектар кукуруз белән 200 гектар шикәр чөгендерен кабат чәчәргә туры килде. Моның да сәбәбе идарәдә түгел иде. Игеннәр тишелеп чыккач кына, бер төнне кырау төшеп, үсентеләрне бөтенләй харап итте. Яңадан чәчми чара калмады. 61 Мондый бәла бер «Ирек» колхозына гына килмәде: районның Сталин исемендәге, Ленин исемендәге, «Гигант» һәм башка колхозларында да бу культуралар кабат чәчелде. Табигатьнең болай «тәртипсезләнүендә», әлбәттә, Каюмов гаепле түгел иде. Аннары анда: «председатель үзе дә эчүчелек белән шөгыльләнә, җаваплы урыннарга да эчкечеләрне куя. Мәсәлән, эчүчелек белән даны чыккан Басыйровны төзү бригадасы бригадиры итеп куйды», дип язганнар. Каюмовның эчүчелек белән шөгыльләнүенә колхозда бер генә кеше булса да ышанырмы икән. Хәтта хатыны да, алай гына да түгел, шоферы Варис исемле егет тә, аны эчкән килеш күргәннәре юк. Градуслы эчемлекне авызына да капмый ул. Дөрес, Басыйровны элегрәк исерек килеш еш күрәләр иде. Ә хәзер ул бик сирәк эчә. Әнә бит аз гына вакыт эчендә аның бригадасы электр станциясе бинасы, бозаулар абзары, дуңгызлар өчен өч бина салды. Дүртенчесен сала башлады. Эчүчелек белән шөгыльләнгән кеше шулкадәр зур эшләр башкара аламы соң? Гомумән, Басыйров бригадир булгач, үзе дә танымаслык үзгәрде. Яз көне терлекләргә азык беткәч, үз запасыннан нихәтле ашлык бирде ул колхозга. Аның кебек колхоз җанлы кешеләр күбрәк булсын иде әле... Язганнары берсе дә дөреслеккә туры килми. Бәлки Каюмов ялгыша торгандыр... Алай дисәң, урып-җыю эшләре дә, иртә культуралар буенча, 10 августка ук төгәлләнде. Хәзер салам эскертләү эшләре бара. Туңга сөрү буенча да «Ирек» колхозы районда алдынгы урыннарның берсен алып тора. Уңыш та быел, корылык булуга карамастан, ярыйсы булды. Ике мең ярым гектардан артык бөртекле культуралардан йөз алтмыш алты мең пот иген уңышы җыеп алынды. Бер уйлаганда, Каюмовның колхозчылар алдында йөзе ак кебек. Ул аларның да кадерен бик белә. Әгәр колхозчылар начар эшләсәләр, аз гына вакыт эчендә, берничә айда шулкадәр зур эшләрне башкарып чыгып булыр идеме соң?! Ә шулай да кем язды икән соң моны? Каюмов стена буйлап утырган коммунистларга берәм-берәм күз йөртеп чыкты: барысы да эш өчен үлеп торалар, колхозда эш уңай барып чыксын өчен тырышалар. Әнә Рәшит Төхфәтулов. Аны ул балачактан ук белә, бергә уйнап үстеләр. Ул һәрвакыт хаклык, дөреслек ягында, гадел егет. Бригадасы да аның бөтен районда атаклы. Быел да аның егетләре кукурузны гел тракторлар белән эшкәрттеләр. Кул көче бөтенләй кермәде. Икенче тапкыр, гадәттәге вакытыннан шактый соң чәчелгән булуга карамастан, механизаторлар, Мануковский методы белән эшләп, менә дигән уңыш үстерәләр. 500 центнердан ким булмас быел кукуруз уңышы! Бүтәннәрендә дә шик юк\ Ә ул язмага 20 коммунист кул куйган... Шулвакыт Хәяров җыелышны ачык дип белдерде, райком аша колхоз партия оешмасына җибәрелгән бу язуны укып чыкты һәм: — Бу язмаларга карата кемдә нинди фикер бар? — дип, урынына утырды. Беренче сүзне 4 нче бригада бригадиры Латифулла Шәрәев алды. Аның күзләре ачулы ялтырый иде. — Бу язмада бер генә дөреслек юк, — дип башлады ул, сүзен.— Анда әйтелгән: 20 коммунист, 400 колхозчы кул куйган дип. Әгәр дә, әйтик, тормышка дөрес күзлектән караган вакытта сорау туа: шушы 20 коммунист, 400 колхозчы тәртипсез бер КПСС членын, ягъни колхоз председателе Каюмовны, тәртипкә чакырырга булдыра алмыймыни? Моны язган кеше ахмак. Партия оешмасының көченә, коллективка ышанмый торган кеше. Моның бер сүзе дә дөрес түгел. Китерегез әле монда ул язманы. — Ул кәгазь битенә текәлгән килеш шактый басып торды. Аннары бүл мә дә гел әргә карап боерык тонында дип әйтерлек 62 әйтеп куйды: — Хәяров, бир әле бер бит кәгазь..- һәрберегез шушы кәгазьгә имзаларыгызны куегыз. Кәгазь кулдан-кулга күчте. Шәрәев аны үз кулындагы кәгазьдәге имзалар белән чагыштырды. — Мин Каюмовны сайлаган вакытта каршы кул күтәрдем,—дип кабат сөйләп китте ул. — Аның белән минем арада шактый низаглар да булгалый. Ул мине, бүтәи бригадалардан артта каласың, дип орыша. Ләкин эш анда түгел. Мин Каюмов гадел түгел дип һич тә әйтә алмыйм. Ә бу кәгазьгә язылган сүзләр берсе бер дөрес түгел. Кара эчле кешенең эше бу. Моңа 400 колхозчы, 20 коммунист түгел, бер куркак җан имза куйган булып төрлечә сырлаган. Менә карагыз! Каюмов мондый нәтиҗәгә килергә өлгермәгән иде әле. Ул ике кәгазьнең үзенә чират буйлап килеп җиткәнен көтмичә, урыныннан торып, Минһаҗов Рифгат янына барды. Чыннан да ике кәгазьдәге имзалар арасында һич тә охшашлык юк иде. Каюмовның йөзе яктырып китте. Сүз комсомол оешмасы секретарь! Рифгат Минһаҗовка бирелде. Рифгат яшьләргә хас булган дәрт белән колхоздагы соңгы вакыттагы үзгәрешләрне санап китте. — Бу аноним хатны язучы бәндәгә, — диде ул, — колхозыбызның үсеше ошамаган. Бу кара эчле кеше мондый язмасы белән колхозчыларның тормыш интересларына аяк чалырга теләгән. Аның авторын эзләп табып суд җавапчылыгына тартырга кирәк! Баш бухгалтер Нәҗип Шәрәев бер генә факты да расланмаган бу хатны язучы кешенең колхоздагы коммунистлар арасында дошманлык тудырырга, аларның йөзләренә тап төшерергә маташуын күрсәтеп үтте. Умартачы Шәриф абзый, бухгалтер Рамазанов Җәмил дә, чыгып сөйләгән башка коммунистлар да бу язманы мәкер белән язылган мәкалә, аноним хат итеп бәяләделәр. Карар чыгаруда да бәхәсләр булмады. Тик агроном Салахов кына «мәкаләдә күрсәтелгән кимчелекләрне колхоз идарәсе искә алырга тиеш», дип тәкъдим керткән иде, аны карарга кертергә берәү дә риза булмады. Председательнең эшен юкка чыгару нияте белән язылган бу аноним хатның авторы максатына ирешә алмады, киресенчә, аның уңай тәэсире шактый булды. Бу җыелыш Каюмовны канатландырып җибәрде. Ул колхоз коммунистларының үзе кебек үк хуҗалыкны алдынгылар дәрәҗәсенә күтәрергә омтылуларын ачыграк күрде. 1 КУНАКЛАР КИЛГӘЧ Шәрифулла такта яргыч машинаның йөз еллык имән агачын бик җиңел, уйнап кына диярлек урталайга яруын беравык сокланып карап торды. Станга элеккесеннән дә юанрак агачны менгерделәр. Бригадир монысын дүрткә ярырга кушты да башка төзүчеләр янына атлады. Яңа төзелеп ята торган абзар идәненә цемент түшәүче егетләр Басыйровны элеп кенә алдылар: — Ком булып комны да җитәрлек алып кайтмыйбыз. Эшмени бу? — Нигә вакытны әрәм итәргә? Иртән үк әйтәсе бар иде, ком җитәрлек түгел, дип. йорт эшләрен караган булыр идек. Басыйров аларны дәшми генә тыңлап торды да аклангансыман әйтеп куйды: — Бүген бөтен машиналар чөгендер ташуда шул. Председатель дә өйдә юк. — Чөгендер ташып бетергәнне көтсәң, абзар кышка өлгермәячәк. Аларга каршы ни дисен Шәрифулла? Дөрес әйтәләр. Кыш борын төбендә. Салкыннар башланганчы идәнгә - цементны түшәп бетерергә кирәк. Түбәне салкында да ябарга була. Ә эш менә комга килеп терәл- 63 де... Якын тирәдә комы да юк бит аның — колхозның бөтси җирендә кара балчык. Кичә ике машина ком кайтарганнар иде, бернигә ярамады— чиста түгел. Ә чиста ком алып кайту өчен утыз-кырык чакрым машина куарга кирәк. Сентябрь ахры булуга карамастан, колхозда эш тә күп әле: сигез мең центнердан артык шикәр чөгендерен «Восьмой»га — Борындык станциясенә илтергә кирәк, бәрәңгене дә ала гына башладылар әле, ә киндерне йолкырга да керешмәгәннәр. Ай-Һай күп хезмәт сорый әле алар. Машиналарны һич кенә дә бушатып булмый. Үч иткән кебек бүген Каюмов та өйдә юк. Райком бүген колхоз председательләрен, терлек караучыларны, белгечләрне җыеп, алдынгы колхозларга экскурсия оештырган... Әллә егетләрне кайтарып җибәрергәме? Юк!.. — Ком иртәгә булыр, егетләр. Ә бүгенгә ат җигик тә пилорама яныннан имән сайгакларны бирегә тарттырыйк! Егетләр эш коралларын җыештырдылар да такта яргыч янына киттеләр. Шулвакыт Басыйровның күзе Алгаш юлына төште. Ерактан, бирегә таба, артыннан тузан өермәсе ияртеп, бер җиңел машина якынлаша иде. Ул да булмады, икенчесе күренде... Өченчесе, дүртенчесе... Егермеләп җиңел машина. Монда киләләр. Димәк... алдынгы колхозларда экскурсиядә йөргән колхоз председательләре «Ирек» колхозы белән дә танышырга телиләр... Әллә безнең колхоз да алдынгылар рәтенә бастымы?.. Райондагы колхоз председательләренең күбесе «Ирек»тә терлекчелек биналарын яңача, арзанлы итеп салалар икән», дип ишеткәннәр иде инде. Менә аларга бу биналар белән якыннан танышырга мөмкинлек булды. Машиналарга төялеп килгән йөзгә якын кеше терлекчелек биналарын карарга керештеләр. Рәттән салынган өч абзарның һәрберсе түгәрәк итеп эшләнгән, түбәләре очлаеп тора. Бу абзарлар читтән караганда цирк биналарын хәтерләтә, тик стеналары гына тәбәнәк. Тәрәзәләр стеналарда түгел, ә зонтикны хәтерләткән түбәнең астына ясалган. Тәрәзәләрдән соң түбәнең дәвамы тәбәнәк стеналарга килеп тоташа. Абзарның эче биек тә, киң дә һәм яктылык та һәр яктан тигез төшә. Дуңгызлар өчен оялар аерым-аерым түгел, ә дуңгызлар симертүдәге яңа прогрессив алымга, төркемләп симертүгә җайлаштырып ясалган. — Ничә дуңгыз сыя соң монда? — Абзарларның бер-берсе ничә сумга төште? — дип сораштылар кунаклар. Әмма Каюмов җавап бирергә ашыкмады. Ул күзләре белән кешеләр арасыннан Басыйровны эзләде. Ләкин Басыйров биредә юк иде. Салынып ята торган озынча, зур бинага таба юнәлделәр. — Монысы нинди бина тагын? — дип сорап куйды кайсыдыр, абзар эченә кергәч. Басыйров биредә икән. Каюмов аңа күрсәтте: ул хуҗа биредә, ул сөйләсен, янәсе. Шәрифулла җавап бирергә дип авызын гына ачкан иде, райком секретарь! сабыр итәргә кушты: — Барысы да ишетсеннәр, — диде. — Әй, иптәшләр, бирегә җыелыгыз! — Тәбәнәк абзарлар дуңгызларны симертү өчен салынды, — дип сөйләп китте Басыйров. — Аларның һәрберсенә теоретически икешәр йөз баш дуңгыз сыярлык итеп планлаштырылган иде. Ә практически, төркемләп симертүгә күчкәч, өчәр йөз сыя. Күргәнсездер, аның стеналары тәбәнәк, бер метр да кырык сантиметр гына. Шулай булгач, агач материалы күп китми. Түбәсе очлаеп менгәч, абзар эчендә дуңгыз күп булса да һавасы бозылмый. Тәрәзәләр стеналарда булмагач, алар- 64 пы кыш көне көрт тә басып китми, көн саен көрисе булмый. Тоташ тәрәзәләрдән иртәдән алып кичкә кадәр яктылык абзарның һәр почмагына тигез төшеп тора. Абзарларның һәрберсе колхоз өчен 17, 18 мен сумга төште. — Булмас! — дип куйды кемдер. Басыйров «әллә ялгышаммы» дигән мәгънәдә Каюмовка карады. —Басыйров дөрес сөйли, ышанмасагыз идарәгә кереп тикшерергә мөмкин, — диде Каюмов, һәркемгә ишетелерлек итеп. Басыйров сүзен дәвам итте: — Ә бу абзар ана дуңгызлар өчен. Моңа, балалары белән санасаң, мең дуңгыз сыя. Юан гәүдәле тәбәнәк кенә бер кеше (кайсыдыр колхозның председателедер инде) һаман бер үк сорауны кабатлады: — Күпме акча тоттың бу абзар өчен? — Дәүләт тарафыннан расланган типовой абзарның ярты бәясенә төшә, — дип җавап кайтарды Шәрифулла һәм, бераз сүзсез торгач, өстәп куйды: — Өстәвенә биредә типовой абзарга караганда дуңгызлар өчен уңайрак та, механизацияләү дә җиңелрәк, яктылык белән һава да җитәрлек. — Аларына ышанам. Әмма ярты бәягә генә төшә дип арттырасың, — диде әлеге кеше. Сүзгә Сталин исемендәге колхоз председателе Габдриев тә кушылды. — Менә кара, — диде ул, әлеге кешене стена янына алып барып,— ике мәртәбә тәбәнәгрәкме? Аннары Басыйровка борылып карады. — Ничә бүрәнә китте моңа? — Алты метрлы ике йөз унбиш бүрәнә, — диде Шәрифулла. — Шулайдыр дип уйлаган идем. Ә типовой абзар өчен ким дигәндә биш йөз бүрәнә кирәк. — Аның каравы монда түбә зуррак, — дип һаман да карышты тегесе. — Әйе, зуррак. Әмма яхшылабрак кара. Түбә кайчылары өчен бүрәнә түгел, киштәлек агач кирәк. Аскы якка горбыль такталарын гына да кагарга мөмкин. Аннары, шулкадәр зур бина өчен ничә матча кирәк булыр иде. Хәтсез генә бүрәнә кирәк булыр иде матчалар өчен. Ә түшәм өчен никадәр такта? Ул тактаны ярдырыр өчен менә дигән кызыл агач кирәк, никадәр эш көче. Күрәсең, биредә түшәм дә, матчалар да юк. Уртасына пычкы чүбе салынган ике катлы түбә генә... Әлеге кешенең каршы торырлык дәлилләре калмады. «Шулай икән шул» дип, килешергә мәҗбүр булды. Кунаклар абзар янында казылган озынча чокыр белән дә кызыксындылар. — Җәй көне дуңгызларга коену урыны булачак, — дип аңлатты Басыйров. — Ә кышка бәрәңге базы. Барысы бергә җыелышып, идарәгә таба юнәлделәр. Идарә бүлмәсе йөзгә якын кешене сыйдыра алмады. Алар идарә янында тәгәрәп яткан бүрәнәләргә утырыштылар. Бүгенге сәяхәткә йомгак ясау өчен райком секретарь! Котдус Хәйретдинов сүз алды: — Безгә партиябез һәм хөкүмәтебез терлекчелек продуктларын арзан бәяле һәм күп итеп җитештерергә куша, — диде ул. — Бүген без булган «Татарстан», Пушкин исемендәге, Тукай исемендәге колхозлар бу өлкәдә күпләребезгә үрнәк булып тора. Дөрес, «Ирек» колхозы алардан шактый артта әле. Әмма шунысы әйбәт: бу колхоз кешеләре алдынгылар дәрәҗәсенә ирешергә омтылалар. Партия бездән нәкъ шуны таләп итә. Терлекләрдән күп продукт алу өчен уңайлы биналар да салырга кирәк бит. Ә «Ирек»тә, аз чыгым тотып, аз вакыт эчендә уңай абзарлар салганнар. Берәрегезнең узган ел биредә булганыгыз бармы? Сез караган дуңгыз абзарлары, зур бозау абзары, электростанция, радиолаштыру— барысы да дүртбиш ай эчендә булдырылган... Кунакларны озаткач, Басыйров, председательгә карап, горур тавыш белән әйтеп куйды: — Ишеттеңме, Каюмов, нәрсә ди райком секретарь!? Алдынгылыкка омтылалар, ди бит. — Омтылуын омтылабыз, эше генә бик кыенлык белән бара,— диде председатель һәм сәгатенә карап алды да сорап куйды: — Кичәге ком нишләде?.. Бернәрсәгә ярамый дисеңме? Алайса, бүген төнлә өч-дүрт машина чиста ком кайтарырга кирәк. Төяргә үзегез барасыз. Яраклысын, чистасын төярсез. Кайсыгыз бара?.. Үзеңме? Бик әйбәт. Ярый, бар хәзерлән! Электр һәм радио чыбыкларын шаулатып җил исте, йортларда, урамнарда электр лампалары кабынган иде инде. Клуб янында биек багана башына эленгән тавыш көчәйткечтән таныш җыр яңгырады: *Без кабызган утлар сүнмәс алар!..» $ # 1959 ел илебез тормышында зур борылыш елы булды. Партиябезнең XXI съездында кабул ителгән җидееллык план совет кешеләрен яңа хезмәт батырлыкларына канатландырды. Коммунизм өчен көрәшүче совет халкы тормышындагы бу зур борылыш, бер тамчы суда чагылган кояш кебек, Ульяновск өлкәсе белән Татарстан чигендә урнашкан «Ирек» колхозында да, бу колхоз кешеләренең омтылышында да ачык күренә. Дөрес, быелгы ел алар өчен авыр булды. Республикабызның көнбатыш районнарында быелгы җәй гаять коры булды. Яздан алып июль башларына кадәр яңгыр бөтенләй яумады диярлек. Ә шулай да уңыш зарланырлык булмады, һәр гектардан ун центнердан артык ашлык җыеп алынды. Быелгы кебек шартларда мондый нәтиҗәгә бары тик хәзерге бай техника белән җирне әйбәтләп эшкәртү, кыр эшләрен кыска вакыт эчендә башкару аркасында гына ирешергә мөмкин. Узган кыш терлекләр азыгы да җитәрлек түгел иде. Язгы өзеклек вакытында колхоз терлекләренә колхозчылар үз запасларыннан бүлеп бирергә мәҗбүр булдылар. Бу хәлнең сыерлардан сөт алуга, ит җитештерүгә тискәре йогынтысы шактый булды. Шулай да колхоз дәүләткә ит һәм сөт планын үз вакытында һәм арттырып үтәде. Ә быел, кукуруздан мул уңыш җыеп алып, колхозчылар һәр сыерга егерме җиде тонна исәбеннән силос салдылар. Колхозның силос запасы ел ярымга җитәрлек! Никадәр терлекчелек биналары салынды. Әмма терлекчелек продуктлары җитештерүне арттыру, аның үзг •кыйммәтен киметү өчен әле болар гына җитми шул. Менә шуңа күрә «Ирек» колхозы идарәсе, партия оешмасы белән берлектә, күршедәге Сталин исемендәге колхоз үрнәгендә комплекслы бригадалар оештырырга карар итте. Көзге кыр эшләре бетмәс борын ук сыерлар фермасы тулысы белән коммунист Хәсият Шәкүров җитәкчелегендәге беренче бригада карамагына тапшырылды. Бер атна эчендә үк моның уңай нәтиҗәләре күренде. Фермадагы теге яки бу эшне үтәү өчен бригадаларга наряд бирүнең кирәге калмады, чөнки хәзер ферма — тулаем бригадир җаваплылыгында. Ә Шәкүров үз җаваплылыгындагы 5. ,с. ә.- № 1. 65 эшне һәрвакыт җиренә җиткереп үтәп килә. Менә шул кыска гына вакыт эчендә, төзү бригадасы ярдәменнән тыш, ферма кышка хәзерләнеп бетте диярлек: абзарларда стеналар, түшәмнәр ремонтланды; ремонт эшләрендә бригададагы пенсионер картлар эшләделәр, шулай ук абзарларга автомат су эчергечләр урнаштыру да тиз төгәлләнде. Әллә Шакуров сыерларны ашату буенча даими контроль урнаштыргангамы, сөт алу да, көз булуга карамастан, арта башлады. Моңа кадәр һәр сыер көнгә алты ярым гына литр сөт бирә иде. Соңгы көннәрдә сөт савып алу җиде литр ярымга җитте. Димәк, көнгә йөз илле литр сөт артык савып алына башлады. Дуңгызларны яңа абзарларга күчереп яңача симертергә мөмкинлек булды. Хәзер алар аерым-аерым түгел, төркемләп симертеләләр. Болай эш көче дә азрак китә. Сталин исемендәге колхоз председателе, Татарстан Верховный Советы депутаты Әхмәтгәрәй Габдриев киңәше буенча октябрь аеннан дуңгыз караучыларга акчалата түләү кертелде. Болар барысы да, әлбәттә, алдагы үсеш өчен нигез булып торалар. Кыскасы, быел «Ирек» колхозында да алдынгы колхозлар дәрәҗәсенә ирешү юлына текә борылыш ясалды. Биредәге колхозчылар әнә шуның өчен тырышалар. Бөтен совет кешеләре кебек үк алар да хезмәт дәрте белән яшиләр, партия куйган бурычларны үтәячәкләренә ышаналар, Ә мондый ышану киләчәккә омтылучы кешеләргә генә хас. Октябрь, 1959. Зур Чынлы авылы.