Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛИРИКА ҺӘМ ТОРМЫШЧАНЛЫК

Соңгы елларда Сәрвәр Әдһәмо- ва, Ләбибә Ихсанова, Әминә Бикчәнтәева, Рәйсә Ишморатова һ. б. хатын-кыз язучыларыбыз сафына тагын бер яңа исем — Гөлшат Зәйнашева исеме өстәлде. Гөлшат Зәйиашева эзләнү чорын үткәрә булса кирәк. Лирик шигырьләр бе- : лән беррәттән «Көйсез кияү», «Ра- май» шикелле сәхнә әсәрләре дә, «Минем укытучым» дигән сатирик хикәя дә язуы әнә шул турыда сөйли. Беренче шигырьләре тупланган «Тыңларсыңмы җырымны?»IV исемле җыентыгында «Хөршидә-Мөр- шидә», «Туй җыры», «Тыңларсыңмы җырымны?» кебек көй язылган һәм халык арасына шактый таралып өлгергән җыр текстлары да, «Соңга IV Гөлшат Зәйнашева. Тыңларсыңмы җырымны? Татарстан китап нәшрияты. 1958 ел. Бәясе 50 тиеш калма», «Яна ел таңы» кебек вальслар да, «Төзүче җыры» һәм «Яшь эшчеләр маршы» да бар. Шагыйрә шаян җырлар иҗат итүгә дә шактый игътибар бирә. «Кара мыек», «Кунакка чакыр әле», «Ялындыру» һ. б. әнә шундыйлардан. Әдәбиятның төрле жанрларына мөрәҗәгать итүенә карамастан, бүгенге көнге Гөлшат Зәйнашеваның иҗат юнәлешен лирик җырлары һәм шигырьләре билгелиләр. Аның шигырьләре җиңел укыла һәм хәтердә тиз кала. Чөнки алар үлчәүләре белән халык җырларына бик якын. Ул шигырьләргә язылган көйләрнең тиз таралу сәбәпләрен тикшергәндә, шагыйрә иҗатының шушы үзенчәлеген дә, билгеле, искә алырга кирәк. Җыр язу мактаулы эш. Бөтен гомерен җыр иҗат итүгә генә биргән һәм исемнәрен данга күмгән шагыйрьләр дөнья әдәбияты тарихында юкмыни? Шундыйлардан берсе — Пьер-Җан Беранже. Француз шагыйре шушы жанрда үзен бетмәс-төкәнмәс данга күмгән. Михаил Исаковскийның иҗаты шактый киң булса да, без аны иң элек җыр текстлары иҗат итүче шагыйрь буларак күз алдына китерәбез. Аның тирән фикерле, җыйнак һәм матур шигырьләренә язылган көйләрне кайсыбыз яратып тыңламый икән?! Әхмәт Ерикәй безгә барыннан да элек матур җыр текстлары иҗат итүе белән билгеле. С. Хәким, Ә. Исхак, Ш. Маннур, М. Сад- ри, 3. Мансур, М. Хөсәен һ. б. ларның да бу өлкәдәге тырышлыклары мактауга лаеклы. Г. Зәйнашева да иҗат эшчәнле- генең күбрәк өлешен әдәбиятның иң популяр жанрына — җырлар язуга багышлый. Шагыйрәнең «Яңа ел таңы» исемле шигыренә күз салыйк: Тагын бер яшь өстәлсә дә, Бу таң безне яшәртә. 122 Нур сибә бу таң йөзләргә, Гел яшь булып яшәргә. Автор биредә уңышлы детальләр ярдәмендә һәр яңа елның безгә яңа җиңүләр, ак бәхетләр алып килүен сүрәтли. Безне каплап алган зәңгәр күк тә, Чулпан йолдызы да, яңа ел таңы да — болар һәммәсе, һәммәсе — сөекле Ватаныбыз булып, йөрәкләргә бетмәссүнмәс дәрт, беләкләргә көч бирүче Туган ил булып күз алдына килеп басалар. Ә менә «Төзүче җыры»: Тезел-тезеп кызыл кирпечләрне Рухландырып эштә дус-ишләрне, Портлар салам, йортлар салам, Портларымнан шатлык алам. Матур булсын Казан — башкалам. Үз эшен сөюче, аның әһәмиятен тирән аңлаучы төзүченең дәртле хисләре шактый матур гына әйтелгән. Җыентыктагы бүгенге көнебез, аның кешеләре турында матур гына язылган шигырьләрнең барысына да тукталып тормыйбыз. Бу яшь каләмнең иҗаты турында сүз йөрткәндә, безне нык кына борчый торган икенче бер мәсьәлә турында язасы килә. Җыентыкка кергән әсәрләрнең иң күпчелеге — лирик шигырьләр. Автор кешенең аерым кичерешләрен, аның тормыштагы теге яки бу хәлләргә бәйләнештә туган уйларын һәм хисләрен чагылдырырга, күңелләрне нечкәртергә исәп тота. Нәкъ менә шунда ул үзенең иҗатын, кайбер урыннарда өзелерлек итеп, нечкәртеп җибәрә. Шигырьләрдә кирәгеннән артык хискә бирелү, артык төчеләнү өстенлек ала башлый. Кешегә көч бирергә, тормыш белән нык бәйләнештә булырга, оптимизм тәрбияләргә тиешле лирика биредә үзенең бурычын үтәүдән туктый. Автор кирәгеннән артык мәхәббәт лирикасына, аның да һәртөрле чикләреннән үтеп чыгып, «саф» лирикага, үтә интим шәхси лирикага бирелеп китә. Лирик герой туктаусыз мәхәббәт эчендә яши башлый. Бу хәл җыентыкның исеме хезмәтен үтәүче «Тыңларсыңмы җырымны?» дигән шигырьдә үк үзен сиздерә башлап, «Кыр үрдәге», «Илдарым», «Ефәк яулыгым», «Ач, иркәм, йөрәгеңне», «Соңга калма», «Соңгы тапкыр очрашканда» кебек шигырьләрдә дәвам итә. Хикмәт шунда, автор ул шигырьләргә тормыштан алынган берәр мәгънә салмый, гел кем беләндер мәхәббәт турында, сөю, кавышу турында бертуктаусыз серләшә. Ул һаман сөю ялкынында яна, аннан чыгу юлын таба алмыйча, гаҗизлектә яши. Аның алдында реаль тормыш бөтенләй юк шикелле. Нәтиҗәдә андый шигырьләр, иҗтимагый әһәмияткә ия булуларын югалтып, авторның үзе өчен генә, шәхси альбом өчен генә язылган нәрсәләргә әйләнә башлыйлар. Без лирик шигырьләр, аерым алганда, шәхси лирика, бөтенләй кирәкми, дип расларга һич тә җыенмыйбыз. Шәхси лирика да кирәк. Ләкин инде авторның күпчелек шигырьләре әнә шундый сагышлы юллардан гына тора икән һәм аның иҗат йөзен алар характерлауга килеп җитә икән, моны читләтеп узып булмый инде. Яисә менә: «Бәлки әле каушырбыз дип, ник һаман уйлыйм икән?!» («Өзелеп сөйдем, сиздермәдем»); «Аралар бик ерак, юллар озын, күрешүләр булыр бик сирәк», «Очрашырбыз әле, аңлашырбыз әле — аңлашырбыз әле бер заман!» («Аңлашырбыз әле»); «Күзләреңнең җылы карашыннан чын мәхәббәт нуры эзлим мин», «Бер ачарсың әле йөрәгеңне—көтәм, кө- тәм, утта янсам да» («Ач, иркәм, йөрәгеңне»); «Син дә китәрсең шикелле ташлап мине ятларга» («Кыр үрдәге»); «Илдарым, була алмадың сөйгән ярым» («Илдарым»); «Мин түгәрмен ачы күз яшемне син үстергән исле гөлләргә» («Ефәк яулыгым») кебек юлларны карагыз. Аларны укыгач, ирексездән, әллә дөньяда мәхәббәттән, сагынудан башка бүтән тормыш бөтенләй юкмы, дигән сорау туа. һәрбер лирик шигырь, сәнгать әсәре буларак, билгеле бер максат куеп, билгеле бер теләктән чыгып язылуын кем генә белми икән! Бөек Пушкинның, Лермонтовның, Мая- ковскийның, ниһаять, Тукайның, Такташның, Җәлилнең күпчелек лирик шигырьләре моңа матур мисал була алалар. Лирик шигырь, заманның бурычлары белән бәйләнмәсә, үзенең максатына ирешә алмый. Без бүгенге көн лирикасын батыр хезмәткә өндәү, кешеләрне коммунизм төзүгә рухландыру, турылык, дуслык, патриотизм хисләре тәрбияләү бурычларыннан, аның шушы бөек максатыннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Моны ничек, политик лирика беләнме, шәхси лирика беләнме гәүдәләндерү кадә- ресе, анысы инде һәр шагыйрьнең үзенчәлегенә, осталыгына, сәләтенә бәйләнгән. Бертөрлелек матурлыкны тоныкландыра, күзне арыта, күңелне кайтара. Г. Зәйнашева шигырьләрендәге тема ярлылыгы белән (сүз аеруча китапның беренче өлешендәге шигырьләр турында бара) менә шуның өчен килешеп булмый. Лирика төрле буяулардан, төрле-төрле төсләрдән торырга, тормышның күп якларын матур бизәкләр белән чагылдырырга, кыскасы, тормышның үзе кебек кайнап торырга тиеш. Сүз җае туры килгәндә «саф» лирика дигән нәрсәнең безнең татар поэзиясендә соңгы вакытта шактый күп күренә башлавын басым ясап әйтеп китәргә туры килә. Андый шигырьләр яңа чыккан китапларда да, республика газетлары битләрендә дә күренәләр. Беренче карашта алар матур гына кебек тә тоела. Шулай да, алар кысыр чәчәкләр. Кысыр чәчәк чибәр күренсә дә, аннан файда юк. Менә шул кысыр чәчәкләрнең ишәеп китүенә юл куймаска, сугышчан поэзиябезне идеясез шигырьләрдән саклауга (ә аларның күбесенә композиторларыбыз көйләр дә язалар) вакытында игътибар итәргә, яшьләребезнең зәвыгын бозарга ирек бирмәскә кирәк. Идеясезлек — мәгънәсезлек ул. һәр шигырь тирән мәгънәле, югары художестволы, димәк, халыкчан, партияле булырга тиеш. Гөлшат Зәйнашеваның беренче җыентыгы әнә шулай шатландыра да, уйландыра да. Әйе, шатланырга гына түгел, уйланырга да кирәк. Чөнки Гөлшат Зәйнашева — өметле автор. Җыентыктагы эчтәлегенә билгеле бер идея, максат салынган, нечкә лирика һәм йомшак юмор белән сугарылган шигырьләр булуы бу өметне тагын да көчәйтә. Ләкин шагыйрә беренче адымнарында ук тормыштан аерылган «саф» лирика белән артык мавыгуы иҗатын тарайтканын һәм аны бөтенләй үсүдән мәхрүм итүе мөмкин булуын исеннән чыгармаска тиеш. Бу хакта хәзер кисәтеп кую бик урынлы. Чөнки җыр башлана гына бит әле