Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕЧЕ ЖАНРДА ЗУР ЭЧТӘЛЕК

Тормыш күренешләрен типиклаштыру мәгънәсендә арттырып сурәтләү, образны үткенәйтү һәм калку итеп кую, бер ноктага туплау — сәнгатьнең аерылмас бер сыйфаты. Арттырып һәм зурайтып сурәтләүнең нәтиҗәсе булган әдәби типларга ике тамчы су кебек охшаган кешеләрне тормышның үзеннән табып алу кайвакыт кыен да була. Ә шулай да, тормыш чынлыгы, чынбарлыкның асылы нәкъ менә шундый образларда тулырак һәм дөресрәк чагылырга мөмкин. Тимер дә бит үзенең рудасына аз охшый. Әмма руданың төп сыйфаты тулысынча тимергә тупланган. Юныс Әминовның «Бер пәрдәлек пьесалар» I җыентыгын, дөресрәге андагы «Саран малы — саранның үзен ашый», «Латыйфа», «Көләч Хамыйз» пьесаларын укып чыккач, әнә шул фикерләр баштан кичә. Көймәченең ике баланы, акчалары булмаганга, аргы якка чыгарудан баш тартуы гаҗәп түгел. Бит ул колхоз тарафыннан һәм колхоз файдасына эшләү өчен куелган кеше. Доход колхоз кассасына керергә тиеш. Бу ике балага карата йомшаклык күрсәтсәң, бүтән балалар да, олылар да базымчакланып китәчәкләр... Кыскасы, меңләгән көймәчеләрнең берсе булган бу кешенең балаларны кире боруына артык кәефең китми. Шул ук вакытта көймәче балаларны көймәсенә утыртып чыгарса да, гаепкә алмыйсың. Әгәр инде бу кечкенә юлчылар балалар йортыннан булса? Кайчандыр үзләрен тәрбияләгән, инде каты авырып түшәккә егылган әбиләренең чакыруы белән юлга чыккан булсалар? Көймәгә дигән акчаларына авыру әбиләре өчен бал сатып алган булсалар? Бу очракта инде мәсьәлә үзгәрә. Син инде балалар ягына авасың, көймәчегә ачуың килә башлый. Булса да булыр икән кеше, дисең. Төкереп китәргә телисең. Әмма драматург сине җибәрми әле. Искиткеч тәмле телле, көләч Хамыйзның гадәти таш бәгырьле кеше генә булмагаплыгын күрсәтү өчен ул аның әшәке җанын I Ю. Эминов. Бер пәрдәлек пьесалар. Татарстан китап нәшрияты. 1959 ел. 80 бит. Бәясе 2 сум. каплап торган катламнарны берәмберәм суырып алып төшерә башлый. Менә аргы яктан көймә сорап кычкырган тавыш ишетелә. Юл уңаенда агалы-сеңелле шушы ике баланы утыртып кына китәсе бит инде. Ләкин көләч Хамыйз, чәчелеп ята торган утыннарны өяргә, землянка тирәсен себерергә кирәклекне сиздереп, буш көймә белән аргы якка юнәлә. Бервакыт көймә әйләнеп кайта. Утыннар өелгән, землянканың эче, тышы чип-чиста. Билгеле, Хамыйз абыйлары хәзер чыгара инде. Тик менә: ярның көймә туктый торган урынына баскыч ясыйсы бар. Ул да ясала. Әлбәттә, Азат көче белән. Инде көймәгә утырасы гына кала. Ләкин көләч абзый һаман суза. Азатның бер сумы һәм Диләнең сиксән тиене дә, банкадагы бал да ярдәм итми. Ниһаять, көләч Хамыйзның әшәке йөзе тәмам ачыла, нокта куярга да вакыт кебек. Әмма драматург, чабуыннан ныклап тотып, көләч өстендәге кабыкларны s. „с. Ә.“ № 1. 113 Чалдыруында дәвам итә. Менә Азат бүрәнә тотам дип бата башлаган көймәчене үлемнән коткара, менә ул Хамыйзның кесәсеннән төшеп калган акчаны үзенә кире кайтара. Хәзер инде аларга әбиләре янына барырга бернинди дә тоткарлык калмый. Балалар кулы белән эшләнгән дөнья кадәр эш, балалардан күргән яхшылык, сабыйларның кесәсендә шалтыраган бер сум сиксән тиен һәм бер банка бал билет бәясенә тормыймыни? Хамыйз уенча, ^тормый икән шул. Әбиләрнең оны- .гына бүләк ителәчәк курчакны да .өстәсәләр, эһ тә димичә, теге якка ’чыгарып куясы. Нишләсен Дилә, кыен булса да, курчакны көләч абзый кулына тапшыра. Моннан соң Хамыйз абзагыз кабалана-кабалана ишкәкләрен алырга йөгергәндер, дип уйлыйсыздыр. Алай итсә ул Хамыйз да булмас иде шул. Дөрес, кечкенә юлчыларны 'аргы якка чыгарып кую фикеренә килгән ул. Ләкин башта болай дип әйтергә тиеш таба: «Боларны үзегез бик ялынып биргәнгә генә, хәлегезгә кереп кенә алам. Чарасыздан. Бер сум сиксән тиенегезне ун сумга тутыру өчен сигез сум егерме тиен үз кесәмнән түләргә туры килә инде дә... үсеп акча эшли башлагач, бәхилләтерсез әле, әйдә... Тау белән тау гына очрашмый ди бит» (53 бит). Менә Хамыйзның өстендәге катламнар салынып бетте. Сасы, җирәнгеч, ямьсез, якын бара алмаслык агулы бернәрсә генә өелеп калды. Бу — аның җаны. Пьесаны укып чыккач, йөрәк әрнеп, тамакка төер утыра. Көләч Ха- мыйзны ботарлап ташлыйсы, ике кечкенә баланы, күкрәккә кысып, әбиләренә илтеп куясы килә. Әдәби образның тәэсир көче әнә нинди! Бер ноктага туплау, үткенәйтү, арттырып сурәтләү оста кулда әнә нинди могъҗиза тудыра ала. Билгеле, көләч Хамыйзның нәкъ копиясе булырлык кешене тормыштан, ихтимал, табып та булмас. Әмма соры корт, җирәнгеч кешеләрнең яшәү принциплары социалистик җәмгыять принципларына никадәр дошман булганлыгы бу образда шактый тулы гәүдәләнә. «Латыйфа» исемле пьесада да без совет кешеләренең мәгънәле тормышыннан үзен мещанлыкның бәсәргән коймалары белән әйләндереп алып, коточкыч вакчыл, мәгънәсез тормыш белән яши торган бер типны күрәбез. Хамыйзның ичмаса максаты бар: баю. Бер тиен өчен ул кеше суюдан да тартынмас. Латыйфа исә үзенә нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнне дә аңламаслык дәрәҗәдә катып калган бер бәндә. Аның бар белгәне: өйгә кеше кереп идәнне таптап йөрмәсен, өйгә тузан тулмасын, баскычны пычратмасыннар, хәтта... ишек алдындагы чирәм тапталмасын. Саранлыгы да мәгънәсез, усаллыгы да мәгънәсез, хәтта ялкаулыгы да мәгънәсез. Ләкин шушы мәгънәсез, килделе-киттеле Латыйфа да зур гомумиләштерү җимеше булып тора. Бу образны бер бөтен итеп калкыта торган төп сыйфат — хосусый милекчелеккә корылган җәмгыятьтән мирас булып калган әшәке бер чир — индивидуализм һәм кеше сөймәү. Күз алдына китерегез, сезнең капкагызга иртүк төсләре киткән бер ир кеше килде, ди. Юлда яшь баласы каты авырган, ашыгыч ярдәм кирәк. Ә сезнең өегездә врач тора. Сез нишлисез? Билгеле, хәзер үк кереп, врачны уятасыз. Ләкин Латыйфа алай итми. Юлаучы никадәр генә ялынмасын, никадәр генә өзгәләнмәсен, хәйлә артыннан хәйлә табып, ул врачны уятмый. Ник? Идән тапталыр дипме? Алай дияр идең, ахыр чиктә ул Асия янына кереп китә, тик тугызда медпунктка килергә кушты дип ялганлый. Асияне кызганыпмы? Түгел, әлбәттә. Фатир акчасы килеп тормаса, ул аның үзен үк куып чыгарыр иде. Соң сәбәп нәрсәдә? Шул инде, кеше сөймәү. Адәмгә тырнак очы кадәр генә яхшылык итү дә аның өчен әҗәл белән бер. Кайгыдан шашынган яшь ана, бала үлде, дип йөгереп килгәч, Латыйфа салкын кан белән генә болай ди: «Бер бала өчен елап торырга... Яшь чагың әле, кызыкаем, егерме берне тудырырсың. Әнә, ирең сөтемне түктертте, менә аны кире җыеп алып булмый» (39 бит). Әлбәттә, нәкъ Латыйфа дәрәҗә 114 сенә җиткән кешеләрне дә безнең тормышыбыздан табу кыен булыр. Әмма бу образ хосусый милекчелектән аза торган чиргә — кеше сөймәү чиренә юлыккан кешеләрнең асылын ышандырырлык итеп күз алдына бастыра. Хамыйзның игезәк туганы, безнең заман Плюшкины Камалый образы («Саран малы — саранның үзен ашый») турында да шуларны ук әйтергә мөмкин. Кыскасы. Ю. Әминов, талантлы драматург буларак, үткен һәм җанлы тел, тапкыр детальләр һәм ситуацияне куерту ярдәмендә образны үткенәйтү, калкуландыру, арттырып сурәтләүнең уңышлы үрнәген биргән. Дөрес, ул вакыт-вакыт чама тойгысын онытып җибәрә. Әйтик, Хамыйзны суга бата башлавы һәм акчасын югалтуы кебек эпизодтан башка да фаш итәргә мөмкин булыр иде. Бу эпизодлар исә әсәргә, ясалмалык алып керүдән тыш, бернинди дә файда китермиләр. Яисә Латыйфаның барлык әшәке гадәтләренә тагын эш сөймәү (үз хуҗалыгында!) сыйфатын өстәү шулай ук артык. Хәер, дошманың белән сугышканда санап сукмаган кебек, авторның мавыгып китүе табигый. Чебен, кандала, таракан кебек хәшәрәтләрнең зарарын без чамалап болай да беләбез. Ләкин күп вакыт, мона игътибар итмичә, аларның булуы белән килешеп яшибез. Ә инде популяр брошюра битләрендә яисә телевизор экранында бу хәшәрәтләрнең авыру тарату хасиятен берничә тапкыр зурайтылган сүрәтләр ярдәмендә күрсәтеп бирсәләр, безнең күңелдә аларга мөнәсәбәт кискен үзгәрә, хәшәрәтләрне юк итүнең актив чарасына керешәбез. Гоголь яки Салтыков-Щедрин иҗат иткән типларны хәтерләтә торган Хамыйз, Латыйфа, Камалый кебекләрнең әдәби - иҗти м а гы й кый м мәте әнә шунда. Ләкин җыентыкта иң көчлеләрдән саналырга хаклы булган шушы өч пьесада бер җитди кимчелек тә бар. Ярый, драматург тормышта очрый торган ямьсез күренешләрне, зарарлы тенденцияләрне күпертелгән образларга туплап, куертып, үткенәйтеп күрсәтте, ди. Бу яхшы. Тик эш моның белән генә чикләнми, кешелек сыйфатын югалткан мондый хәшәрәтләрнең социалистик яшәеш принциплары белән мөнәсәбәте мәсьәләсен хәл итәргә кирәк бит әле. Гадирәк итеп әйткәндә, аларның намуслы совет кешеләре чолганышында ни өчен азмы-күпме җил- яңгыр тими яши алуларын аңлатырга да кирәк. Бу як исә Ю. Әминов- та шактый аксый әле. Мисал өчен Камалыйиы алыйк. Ул, янгын депосы начальнигы буларак, үз хезмәт урыныннан оятсызларча файдалана. Пьесада тасвир ителә торган вакыйга булган көнне ул, мәсәлән, бер атны үзенең игенен сатарга базарга, икенче атны үзе өчен утынга озата. Сарайда калган камытны хатынына тоттырып җибәрә. Янгын депосында ат та, сбруй да калмый. Саранлык дигәндә инде Камалый —Плюшкинның энесе. Токмачны йомырка белән басып та. шулпасына май салсалар, ул асылынып үләргә хәзер. Үз тәмәкесен тартмас, үз шырпысын сызмас. Шул дәрәҗәгә җитә ки, үз кул астында эшләүче егетнең шырпысын, тегенен ай-ваена карамыйча, кесәсенә салып куя. Әнә шушы кеше депо начальнигы! Тыныч кына яшәп ята! Ярар, районга ерак, ди, авыл советының кулы җитми тора, ди. Ә соң Камалый белән бергә депода эшли торган намуслы Әхкиями карт белән Салих? Алар бу кешенең җинаять эшләп ятуын күрмиләрмени? Биредә инде драматург каршылыклар эченә килеп керә. Мондый эпизодка гына тукталыйк. Камалый Салихны соңгы ат белән печәнгә җибәрмәкче. «...Салих. Ә калайчада кем торыр? Камалы й. Мин торырмын. Салих. Печәнгә китсәм, монда бөтенләй ат калмый бит. К а м алый. Нишләп калмасын? Өч атның берсе сиңа булса, икенчесе, Хисамидагысы, хәзер кайтып җитә аның, өченчесе... Салих (бүлдереп). Өченчесенен камытын хатыныңа биреп җибәрдек түгелме соң? 8* 115 Камалы й. Депо камытын хатынга бирергә... Үзе күтәреп килгән камытын алып китте бит ул. Салих (ышанып). Гафу ит, Камалый абый, Сәрбиҗамал апаның килгәнен күрмәгән идем» (27 бит). Биредә «ышанып» дигән ремарка булмаса да, репликаның үзеннән үк Салихның ышанганлыгын аңларга мөмкин булыр иде. Әмма автор «ышанып» сүзенә басым ясарга кирәк тапкан. Чөнки ул Камалыйны дегеткә чумырып алды инде. Хәзер исә, шушы кеше депо начальнигы булып тора алсын өчен, аның кул астында эшләүчеләрнең барысы да я шулай ук дегеткә чумган булырга, я кара Камалыйны ак итеп күрергә тиешләр. Автор соңгысын сайлаган. Камалый үзенең хезмәттәшләрен алдап яши, ә тегеләр ышанып торалар. Салих ышанган тәкъдирдә дә, кристалл кебек саф Әхкиями картны алдый алырмы икән Камалый? Менә, ял көне булуына карамастан, Әхкиями карт борчылып депога килгән. Ә анда, күргәнебезчә, бер ат та, бер сбруй да юк. Әмма Әхкиями дә, Камалыйның тел гипнозына бирелеп, тыныч күңел белән китеп бара. Ярый, Камалый бүген ышандыра да алсын, ди. Ә кичә, өченче көн, бер атна, бер ай, бер ел, ике ел элек? Бит ул айлареллар буе әрләп кебек оясына азык ташып яшәгән. Инде «Латыйфа»га килик. Пьесаның ахырында врач Асия Латыйфаның йөзен фаш итә һәм бер минут та тормыйча аның өеннән китәчәген белдерә. Соң моңарчы ул Латыйфаның кем икәнен белмәгәнме? Күршеләр, бөтен авыл өчен Латыйфа айдан төшкән идемени? Хамыйзның көймә ярдәмендә тыныч кына акча сугып ятуы беркадәр аклана да дип карыйк. Чөнки ул Хамыйз гына түгел, көләч тә. Бик тасма телле булуы аркасында ул үзен изгеләрнең изгесе итеп күрсәтә белә. Шулай да, без капчыкта ятмый, диләр. Бирелмәгән квитанцияләрнең саны бик күпкә киткәч, аның бу ягы белән кызыксынырга тиешләр иде. Бит аның көймәсеннән көн саен әллә ничаклы кеше файдалана. Әмма пьесада уңай образ сыйфатында китерелгән комсомолка Фәүзия, якындагы авыл кызы булса да, Хамыйзның кәкре куллы кеше икәнен беренче тапкыр күрә. Шулай итеп, үткенәйтелгән һәм арттырып сүрәтләнгән тискәре персонаж белән тирәлек арасындагы мөнәсәбәт Ю. Әминов тарафыннан бик зәгыйфь һәм ясалма хәл ителә әле. Моны ул үзе дә сизә булса кирәк, вакытвакыт урта кул фельетоннарда гына кулланыла торган алымга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. «Көләч Хамыйз»да ул, мәсәлән, Фәүзиядән болай дип әйттерә: «Мондый бозык абыйлар аз, ләкин очраганнарын бервакытта да тыныч кына әйләнеп узмагыз, балалар» (54 бит). Яисә «Тикшерү» пьесасында: «Сирәк булса да, бездә бар шул әле», — ди (16 бит). Ләкин безгә бармак белән төртеп күрсәтү кирәкми. Шул фикерне хәрәкәттә, образлар мөнәсәбәтендә сәнгатьчә гәүдәләндерүне күрәсебез килә безнең. Ничек итеп? Билгеле, әлеге әшәке типларны пьесаның эчендә үк кайсын суд эскәмиясенә утыртырга, кайсын эшеннән алырга кирәк дигән таләпне куярга җыенмыйбыз. Дөрес, тәнкыйтьтә андый примитив карашлар да очраштырга- лый. Тик бу, дошманның макетын ясап, шуңа ату һәм инде дошман юк ителде дип ышану кебек бер мәгънәсезлек булыр иде. Соң нишләргә кирәк? Мотивлаштырырга кирәк, билгеле. Хәтта Гоголь дә Городничий, Ляпкин-Тяпкин, Земляника кебек чиновникларның бар булуын мотивлаштырырга кирәк тапкан. Ә бит башында Городничий торган чиновниклар төркеменең яшәү рәвеше бөтен иске Россиянең полпциябюро- кратчыл дәүләт строе өчен типик иде. Городничий шул шыксыз стройның җимеше иде. Хәзер исә бөтенләй башка заман, башка тәртипләр, башка строй. Тискәре типлар бу стройның нигез принципларына капма-каршы буларак яшәп киләләр. Димәк, образны үткенәйтүдә Гоголь һәм СалтыковЩедрин алымнарын куллану белән бергә, тискәре тип белән тирәлек мөнәсәбәтен хәл иткәндә үткәннең бөек сатирикларыннан алгарак китәргә, яңа иҗат принципларына ни- 116 тезләнергә кирәк була. Ипчек, ни рәвешле? Әлбәттә, төрле әсәрдә төрлечә. Биредә рецепт биреп булмый. Әсәргә нигез булып ятачак тормыш материалының үзеннән үк әлеге мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек табып була дип уйлыйбыз. Җыентыктагы «Тикшерү» пьесасы әнә шунын мисалы булса кирәк. Элек сельпода эшләп тә, эчүе аркасында урыныннан куылган Низам Камышевны бер айлык сынау шарты белән янгын инспекциясенә инспектор итеп алганнар. Менә ул авылның янгын депосын тикшерергә килә. Халыктан аерылган кайбер һавалы түрәләр кебек, Низам да тупас, тәкәббер, формалист. Ул да җитәкчелек эше шелтә бирү, урыннан алу белән чикләнә дип белә. Ул да кәгазь көченә кирәгеннән артык ышана. Әнә шушы кеше авылда хурлыкка кала. Янгын депосы начальнигы Әхәт карт һәм авыл советында җыештыручы булып эшләүче Ямал йөзендә гәүдәләнгән совет чынбарлыгы белән бәрелешкә кереп. Низамның «эш стиле» челпәрәмә килә. Эш яхшы куелган шушы авылда гына Камышев төпсез көймәгә утыргандыр дияр идең, авылдан читтә дә аны өнәп бетермиләр икән: бер тапкыр эшеннән дә куылган ул. Кыскасы, Низамнар бүген эш кешеләренең нервларында уйнап, тормыш тәгәрмәченә таяк тыксалар да, аларның бетәргә дучар ителгәнлеге, аяк асларында җир янганы пьесадан ачык аңлашыла. Әхмәт карттан «Сирәк булса да бар шул әле...» дип әйттерү дә, район янгын инспекциясе начальнигы Шәфиевне китереп, Низамны эшеннән читләтү дә кирәкми. Совет сатирасының узган йөзләр классик сатирасыннан аермасы да шунда: ул, тәннең исән тукымасына зарар итмәстән, микробларны үтереп, организмның ныгуына китерә торган гаҗәеп дару кебек булырга тиеш. Ю. Әминовның әнә шул таләпкә җавап бирерлек әсәрләр тудыру өчен таланты да, осталыгы да җитәрлек. Тик бер генә теләк белдерәсе килә: җәмгыятебезнең асылы булган якты якка, тормышыбызның каймагы булган якты шәхесләргә күбрәк игътибар итсен иде ул. Сәнгатьнең үткенәйтү һәм арттырып сүрәтләү законы бит тискәре образларга гына түгел, бәлки уңай образ, ларга да карый. Рецензия булгач, рецензия булсын, җыентыктагы соңгы ике пьесага карата да берничә сүз әйтеп китик. «Тапшырылачак бүләкләр» исемле пьесаның нигезендә үз авторитетын бөтен нәрсәдән югары куеп, эшнең нәтиҗәсеннән бигрәк, аның формасына күбрәк игътибар итүче председатель белән үзләрен чын мәгънәсендә колхозның хуҗасы итеп хис итә торган колхозчылар арасын, дагы конфликт ята. Эчтәлекле һәм тормышчан конфликт. Образлар да тулы канлы, тормышчан. Колхов председателе Гәрәй, колхозчы Галәви, Хаҗия, Рәвия... Әмма вакыйганың үстерелешендә ясалмалык сизелә: радиоузелдан Гәрәй белән Рәвиянең бәхәсләшүен ишетеп, шул ук минутта, чуртан кушуы буенча дигәндәй, бөтен авыл халкы ферма терлекләрен ашатып чыгару өчен үзеннән азык бирергә дип идарәгә җыелып килә. Бу ясалмалык, билге, ле, авторның тормыш материалын бер пәрдәгә сыйдырып бетерергә азаплануыннан килеп чыккан. «Бусагада» исемле пьеса, әсәрнең башындагы табигыйсезлекне искә алмаганда, матур язылган һәм шулай ук әһәмиятле мәсьәләне эченә ала. Үз бәхетен колхоз үсеше белән бәйләгән ир һәм бәхетне шәхси хуҗалыктан көтә торган яшь хатын. Нәтиҗәдә үткен конфликт, тормышның мәгънәсен капма-каршы аңлаудан туа торган конфликт. Пьесаның финалы да кызыклы: анасы Рәхимәне бусагадан хосусый милекчелеккә өстери, Мансур исә олы юлга, намуслы хезмәткә, халык өчен, ил өчен яшәүдән туа торган зур бәхеткә тарта. Алда әйткән табигыйсезлек шуннан гыйбарәт: пьесаның беренче эпизодларында Мансур белән Рәхимә бер-берсеннән бик канәгать булып яши торган ике яшь кешесыман бирелә. Озакламый алар арасында тирән чокыр — идея каршылыгы 117 ачыла. Әнә шул канәгатьлек чорын пьеса тышында калдырып, әсәрне үгезнең мөгезеннән тотып, ягъни конфликтның кульминациясеннән башлаганда дөресрәк һәм табигый- рәк булыр иде. Инде нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: «Язылмаган законнар» һәм «Тамырлар» кебек күләмле пьесалары белән танылган Юныс иптәш Әмииов үзен бер пәрдәлек пьесалар остасы итеп тә күрсәтте. Аның җыентыгының дөньяга чыгуы китап укучылар өчен шатлыклы вакыйга, үзешчән сәнгать коллективлары өчен исә чын бәйрәм булгандыр дисәк, шаять, арттыру булмас.