Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАМИР НАСРЫЙ

1959 елның 27 декабрендә, каты авырудан соң, драматург Гамир Насрый (Насретдинов) арабыздан китте. Г. Насрый 1916 елда Башкортстанның Красный Камский районы, Иске Ян-Егет авылында туа. Ул Казан театр техникумында укый, Кызыл Армия сафында хезмәт итә. Бөек Ватаи сугышында катнаша. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә..Фронтта коммунистлар партиясе сафына керә. Армиядән кайткач, Татрадиокомитетта эшли. 1949 елдан башлап--ул профессиональ язучы иде. Г. Насрый театр беләи бик яшьтән кызыксына. Аның зур күләмле беренче драматик әсәре— „Ялкау Бикмөхәммәт" 1932 елда матбугатка чыга. Ул—үзенең кыска гына ижат гомерендә егермеләп пьеса („Кушнарат*, „Каде ле минутлар0 , „Идел буенда0 , .Яшел эшләпә*4 һ. б.), күп санда очерклар, шигырьләр һәм жырлар ижат иткән язучы. Аларда совет чынбарлыгының якты яклары тасвирлана һәм безнең үсешебезгә комачаулаучы кимчелекләр тәнкыйть ителә. Гамир Насрый әсәрләре безнең әдәби хәзинәбезгә кыйммәтле өлеш булып калыр. Татарстан язучылары, союзы идарәсе, Татарстан АССР Культура министрлыгы, „Сосет әдәбияты* журналы редакциясе.