Логотип Казан Утлары
Поэма

ЧОРЛАР ЧАТЫНДА

Бе3 барабыз икәү янәшә... — Беләсеңме, тормыш ул нәрсә? 2 Кайдадыр көн. Кайдадыр төн. Кайдадыр җылы. Кайдадыр суык. Гөлләр... Көлләр... Бакча... Чүлләр... Үлем... Туу. 3 Әнә, өскә үрелә гигантлар: Озын куллы тимер краннар, Кирпеч-кирпеч салып, кемнәргәдер Рәхәт, җылы тормыш коралар. Кемнәрнеңдер шат каушуын, Кемнәрнеңдер бәхетле шау-шуын, Кемнәрнеңдер якты киләчәген^ Кемнәрнеңдер сөя-сөеләчәгсн Кирпеч-кирпеч салып торалар — һаман Озын куллы краннар. Ә кайдадыр шул төзелешкә төзәп һәлакәтле Ракет * Коралар. 4 Кайдадыр яз. Гөлләр җилдә уйный. Ә аларпы Сагалыйлар салкын кыраулар. Ләкин яз җиңелми. Язга алмашка җәй килмиче булмый. 4 Болыннарда, бакчаларда Кешеләргә шатлык көенә чыңлый Зәңгәр, ал кыңгыраулар. 5 Кайдадыр хәсрәт сөремендә бүлмә. Кемдер рактан газап чигеп үлә. Баш очында көн-төн врачлар. Бер чара юк! Тормыш әкрен генә сүнә. Көчле дошман әле бу раклар. Кайдадыр Доктор кулы җылысыннан Таза тибә башлый авыру йөрәкләр. 6 Обсерваторияләр бу төндә дә Күкнең зәңгәр серен бораулар. Якты чынга әверелер бихисап күп Тонык -уйланулар, юраулар. Совет кешесенең зирәк кыюлыгы Галәм эченә яңа юл яулар. Ерак планетага безнең җыр юлыгыр. Киләчәккә безнең чор яңгырар. Миллион чакрымнар, мең еллар Артына яшеренгән билгесезлек Ачылыр. Балкыр яңа таңнар. Кешелек өчен Яулап алыныр чын-чын үлемсезлек. Җавап табар кеше аңы белән Бергә туган һәм газаплап килгән Мең-мең сораулар! һаман күбрәк үлем чәчә торган Дәһшәтле утлы кораллар Әзерләүче шашкан агрессор, Бәлкем, бу таңда шуны аңлар: Тормыш, тормыш, тормыш галибәнә Адым атлый бөтен галәмгә! Зәңгәр күккә очкан юлдашларда, Айга чөйгән кызыл сәләмдә — Тормыш атлый бөтен галәмгә! 7 Күпме еллар, Күпме чорлар, Моң сипте, ай, Синең нурлар. Егет башын Кайгы басса, Хәсрәттән Йокы качса, Җырлый иде Сиңа карап, Тик юк иде Синнән җавап. Сереңне син Яшерә идең. Безнең искә Төшерә идең: «Зәгыйфь син. Адәм баласы. Күк серен Ача алмассың!» Шулай иде Синең җавап. Юаныч юк Сиңа карап. Тик күңелдә Моңнар арта. Егет башын Җиргә тарта. Күпме еллар, Күпме чорлар Сагыш сипте Синең нурлар. Менә хәзер Совет халкы йөрәгенең Ялкыныннан, Сиңа бер Чаткысын атты, һәм үзгәрде Синең якты. Бетте синдә Хәсрәт нуры. Хәзер синдә Өмет нуры. Хәзер безгә Синең якты — Без ачачак Яңа дөнья, Я кты л ы кл а р д а н Бер чаткы! Бетте синдә Сагыш моңы. Синдә хәзер Чакыру нуры. Хәзер безгә Синең якты — Без барасы Юллар чаты! 8 Сугыш һәлакәте, халыклар хәрәкәте, Җимерү, төзү тетрәнүләре белән Яши, Сулышын ала бу Җир шары. 6 Сулышы киңәюеннән өзелә, тетелә бара Күгәреп беткән коллык чылбырлары. Җир әрнеше, Җир хурлыгы — коллык! Сагыш — мең еллык! Газап — мең еллык! Бетсен ул кырылып! Көч артуын тоеп, языла бара Африканың кара мускуллары. Азатлык ялкыны булып кабына Яшерен ачуның мең ел пыскылдавы. Беренче кат билен турайтып, Якты киләчәкне күрә алгач күзе, Газап тирен сөртеп, елмаеп, Балкый Азиянең сары йөзе. Кайгы җыерчыклары кими барган йөзе белән көлеп, уйланып, Яңа кояш, яңа дөньяларга Дуслык кулын суза безнең Җир, Гакыл нуры белән нурланып! 9 Бу минутта безнең бакчаларда Күпме сөю чәчәк атадыр. Кайдадыр бер яңа кушылган пар Сөенә-сөенә өенә кайтадыр. Ә кайдадыр — Доллар дөньясының принцессасы, Шәрә бот күрсәтеп, Мәхәббәтне ваклап сатадыр, һәм төн буена Сөю үлгәнлеге, Тән ләззәтенә Яңа чор килгәнлеге Турында җыр шыңшып ятадыр. Ә безнең бакчаларда — Күпме саф елмаю, Җилдән җилбердәгән роза кебек Кайнар вәгъдә әйтеп тибрәнүче Матур иреннәр, Нурлы күзләр Чәчәк атадыр! 10 Без барабыз икәү урамнан, Нур келәме җәйгән юллардан. А, р^хәт, А, тормыш! Нурлар балкып керә йөрәккә. 7 Йөрәк тибә башлый ешрак. Бүген тагын синең колакка Сер әйтәсе килә пышылдап, «А, сөям сине!» Мин беләмен, шулай мең-мец ел Барырбыз без икәү елмаеп. Сөюебездән шулай мең-мең юл Кешеләр өчен калыр нурланып. Җиңеп сугыш уты җилләрен, Якты өйле, Бакча, гөлле бәхет илләрен Төзегән өчен генә яумас безгә Килер буыннардан зур рәхмәт: Тагын — Калдырырбыз, иркәм, аларга Изге мирас — бөек мәхәббәт! 11 Көннәр үтә. Ата яңа таңнар. Озын куллы тимер краннар һаман Кирпеч-кирпеч салып, кемнәргәдер Рәхәт, җылы тормыш коралар. Күктә — Яңа йолдыз — Якты! — Без барасы Юллар чаты! 12 Беләсеңме, тормыш ул нәрсә? Беләсеңме, бәхет ул нәрсә? Без барабыз икәү янәшә. Безне күпме яңа юл дәшә. Урманда чык. Далада рәшә. Иярченнәр күктә серләшә. Елга белән елга берләшә. Ил өстенә гэслар нур чәчә. Илләр шатланыша, гөрләшә. Шулай атла, шулай мең яшә! Беләсеңме, бәхет ул нәрсә? Юлда битеңә талгын җил бәрсә! Беләсеңме, бәхет ул нәрсә? Эштә күңелең җырлап җибәрсә! Беләсеңме, бәхет ул нәрсә? Кеше сиңа рәхмәтен әйтсә! Беләсеңме, бәхет ул нәрсә? Эзең калсын, үлсәң дә гәрчә!