Логотип Казан Утлары
Очерк

ЫШАНУ


урулла Хәеров, урам чатына баскан килеш, председатель белән агрономны озатып калды. Аларның аты тыкрыкка кереп күздән югалгач та урыныннан кузгалмады, шактый вакыт бүген һәм иртәгә «Ирек» колхозында үзе катнашында башкарыласы эшләр турында уйланып торды. Дөрес, колхозда барлык эшләр дә партия оешмасы секретаре, коммунистлардан башка үткәрелми. Әмма партия оешмасы секретаре буларак кына түгел, ә китапханә мөдире буларак та, турыдан-туры тик үзенә генә карый торган эшләре дә бар бит аның. Күптән түгел генә сайланган Каюмов бер айдан артык Буада колхоз председательләре өчен үткәрелгән курста булып кайтты. Ул өйдә юк чагында Хәеровка күп вакытын идарәдә, фермаларда, колхозчыларның эш урыннарында үткәрергә туры килде: барысына да күз-колак булырга кирәк бит. Ә китапханә ишегендә күп вакыт йозак эленеп торды. Колхозчы яшьләр моның белән килешергә теләмәделәр. Район газетында аның эшен тәнкыйтьләп кечкенә генә хәбәр дә- басылып чыкты...
Менә бүген, кайтып җитү белән, китапханә эшләрен рәтләргә керешим дип кенә торганда, аңа, тагын берничә көнгә, район үзәгендә — Иске Шәйморзада калырга туры килде. Алар бирегә партактив җыелышына килгәннәр иде. Җыелыштан соң кайтып китәргә дип җыенганда гына райком секретаре Хәйретдинов аны чакыртып алды.
— Кара әле, Нурулла, ике-өч көнгә Сталин исемендәге колхозда булырга теләмисеңме?—диде Хәеровкә райком секретаре. Аннары, аның сораулы күз карашына җавап биргәндәй, сүзен дәвам итте.— Мин бик ачык күз алдына китерәм: председателегез яшь, идарә членнары да, бригадирлар да зур тәҗрибәле кешеләр түгел...
— Утызның аргы ягындагылар бөтенләй юк диярлек, — дип килеште аның сүзе белән Хәеров.
— Шулай шул. Ә колхозыгызның әллә ни мактанырлыгы юк...
Райком секретареның бу сүзләре Хәеровның йөрәгенә ук булып кадалды. Ул райком секретаре аның үзен, «Ирек» колхозы кешеләрен шелтәли дип уйлады. Әлбәттә, шелтәләсә дә берни әйтеп булмас иде« Чөнки узган ел нихәтле керем җилгә очты. Меңнәрчә центнер шикәр чөгендере дәүләткә тапшырылмады, кар астында калды. Иген уцышы яхшы булса да, әрәм-шәрәм итүләр күп булды. Әмма алар турында куп әйтелде бит инде. Элеккеге председатель төшерелде, яңа председатель сайланды, идарә яңартылды. Партоешма секретаре да алышты- рылды. Колхоз коммунистлары аңа, Хәеровка, ышаныч күрсәттеләр. Колхозда инде үсеш тә азрак сизелә башлады. Сөт савып алу буенча колхоз районда артта сөйрәлүчеләрдән түгел, сыерлар көр. Әнә типовой
Н
83
итеп дуңгызлар абзары, конюшня, электростанция бинасы, куяннар абзары салынып ята... Шулай булгач, райком секретаре алай әйтеп нигә тагын йөрәккә тоз сибә икән...
Хәеров райком секретарена сорау бирмичә булдыра алмады:
— Котдус абый, без ул турыда үзебез дә нык уйлыйбыз, — диде ул, — ә сез нинди кйңәш бирәсез соң?
— Сабыр ит, әйтеп бетергәнне көт. Хуҗалыкны алып бару—йөкне алып бару белән бер ул. Тауга менгәндә бигрәк тә авыр. Ярты юлда туктап йөкне җилкәңнән төшерсәң, ул үзеннән-үзе түбән тәгәри. Ә авыр булса да тауга менәргә кирәк. Бездән партия шуны таләп итә. Туктап калырга, җилкәдән йөкне төшерергә ярамый. Түбән тәгәри башласа, туктатуы бик, бик авыр аны. Шулай бит... Сезгә дә менә тауга, текә тауга күтәрелергә кирәк. Ә партия оешмасы, председатель, идарә үз җилкәләрендәге авыр йөкне нык тотарга тиеш...
Райком секретаре, сүзеннән туктап, берникадәр уйланып торды. Аның калын кара кашлары арасында эре җыерчыклар барлыкка килде. Берникадәр шулай утырды да аннары, урыныннан торып, идән буйлап йөреп китте. Тәрәзә янына килеп урамга карады. Тышта тәрәзә янында гына телефон чыбыгына утырган ике чыпчык черкелдәшә. Райком секретареның күзләре әнә шул чыпчыкларга текәлгән төсле иде. Әнә ул чыпчыклар янына тагын бер чыпчык килеп кунды. Аннары өчәүләшеп каядыр очып киттеләр. Ә райком секретареның күзләре шул ноктага текәлгәң килеш калды. Димәк, ул чыпчыкларны бөтенләй күрмәгән дә. Нәрсәдер уйлый булса кирәк. «Уйларлык та бар шул,—дип куйды Хәеров эченнән генә. Ул райком секретарена карата баягы үпкәсен оныткан иде инде.—Авылда бит хәзер иң җаваплы вакыт. Терлекчелек продуктлары җитештерү буенча квартал йөкләмәсенең үтәлеше турында да, чәчүгә хәзерлек буенча да, район үзәгендә яңа май заводы салу турында да (ул турыда партактив җыелышында да сүз булган иде), аерым кешеләр турында да — барысы турында да иң башлап аңа уйланырга кирәк»... Шулай бераз торганнан соң, райком секретаре Хәе-
I ровка таба борылды, аңа туры карап сүзен дәвам итте:
— Сталин исемендәге колхоз да артта калган хуҗалык иде, үзең беләсең. Берләшеп, зур хуҗалыкка әверелгәч, райком аңа председательгә Габдриевне тәкъдим итте. Аны тәкъдим итеп ялгышмадык. Колхоз өч-дүрт ел эчендә республикада алдынгы хуҗалыкларның берсенә әверелде... Булсын иде менә хәзер Габдриев кебек энергияле, үз эшен белеп эшли торган ун председатель — безнең район ничек күтәрелер иде. Менә шул. Минемчә, Габдриев кебек партия кушканча эшли белә торган председательләрдән өйрәнергә кирәк. Бигрәк тә сезгә... Менә мин сине шуңа чакырттым да. Барысын да күр, кешеләрнең сүзләренә колак сал, сораш!
Ни дисен Хәеров? Әлбәттә, каршы килмәде, риза булды. Тик әле менә хәзер дә, председатель белән агрономны озатып җибәргәч тә, күңеле белән ул үз колхозында — «Ирек»тә иде. Бүген колхоз беренчеле- генә шахмат турниры ачыласы көн. Димәк, ул булмагач, турнир тагын кичектерелә. Драмтүгәрәк членнары белән дә киңәшеп аласы бар: нинди спектакль әзерләргә? Алдынгы колхозчыларның рәсемнәрен Мактау тактасына эләргә кирәк... Стена газетлары... Аннары яңа китаплар күргәзмәсе оештырырга да исәпләгән иде...
Сталин исемендәге колхоз идарәсендә Нурулла председательне очрата алмады. Ул колхозчыларның эш урыннарына чыгып киткән иде. Хәеров колхозның узган елгы нәтиҗәләре белән киңрәк итеп танышырга теләде, үзенең монда ни өчен килүен әйтеп, бухгалтердан узган
84
елның отчет кенәгәсен сорап алды. Дөрес, ул Сталин исемендәге колхозда ирешелгән гомуми нәтиҗәләр белән таныш иде, бу турыда «Ильич юлы» исемле район газетьшда да яздылар, җыелышларда да сөйләнде.
Иген уңышы бу колхозда дүрт-биш ел эчендә һәр гектарга утыз пот- р ка үскән, узган ел дәүләткә йөз кырык җиде мең биш йөз пот икмәк • сатылган. Алар колхозның керемен арттыруда техник культураларга I бнк әһәмият бирәләр икән. Утыз бер гектар тәмәкедән генә алты йөзмен Һ сум керем алганнар. Димәк, һәр гектар тәмәке җире егерме мең сум I1 керем биргән. Менә кайда икән ул күзгә күренмәгән чыганак! Ә шикәр I чөгендере! Бу кыйммәтле культура Сталин исемендәге колхозда ике | йөз утыз гектарда чәчелгән һәм һәр гектардан йөз сиксән җиде цент- Р нер уңыш алынган. Шул хәтле зур мәйдан өчен әйбәт уңыш! Ә «Ирек> колхозында узган ел чөгендер белән нәрсә булды? Чәчтеләр, эшкәртте- ■ ләр, тәрбияләделәр, чүбен утадылар. Никадәр хезмәт көне, никадәр өстәмә түләү китте. Уңышны да җыеп алдылар. Уңыштан зарланырлык түгел иде. Әмма меңнәрчә центнер җыелган шикәр чөгендере кар астында калды, колхозның йөз меңнәрчә акчасы, колхозчылар акчасы җилгә очты. Көннәр әйбәт торганда алынган, җыеп өелгән чөгендерне Борындык станциясенә ташып өлгерә алмадылар.
Ә монда, Сталин исемендәге колхозда, шикәр чөгендерен дәүләткә сатып бер миллион алты йөз мең сум керем алганнар. Менә, бу уңыш өчен колхоз яшьләренә ВЛКСМ Өлкә Комитеты биргән бүләкләр — музыка кораллары: әллә ничә мандолина, гитара, думбыра стенада эленеп тора. «Восток» маркалы радиола да бүләк итеп бирелгән... Бер тәмәке белән шикәр чөгендереннән генә дә ике миллионнан артык керем! Ә бүтән культуралардан, терлекчелектән?
Аларның инәсеннән җебенә кадәр һәрберсе отчет кенәгәсендә ачык итеп күрсәтелгән. Дөрес, алар гади саннар гына. Мәсәлән, мең ярый гектарга чәчелгән бодайдан уртача йөзәр потка якын уңыш алганнар, бүтән культуралардан да уңыш ярыйсы гына булган: солыдан 14 әр центнер, борчактан 15 әр центнердан артык... Кырчылык буенча барлык керем — дүрт миллион ике йөз утыз мең сумнан артып киткән. Әлбәттә, Сталин исемендәге колхоз—зур хуҗалык. Аның җиде мең гектардан артык җире генә бар. Хәер, «Ирек» колхозының да җире аз түгел: биш мең гектардан артык. Ә кереме, Сталин исемендәге колхозныкына караганда, ике ярым мәртәбә кимрәк. Биредә узган ел алты миллион сумга якын керем алынган...
Чын хуҗа булган кеше олы җанлы була, ул бүтәннәр хуҗалыгындагы кимчелекне дә күрә һәм аны бетерү өчен дә тырыша, ул үз хуҗалыгы турында гына уйламый. Сталин исемендәге колхоз председателе Габдриев тә әнә шундый. Ул, ТАССР Верховный Советы депутаты буларак, «Ирек» колхозындагы сайлаучылар белән очрашу вакытында аларның шактый гына кимчелекләрен күрсәткән иде. Габдриев идарәнең авторитетын күтәрү, хезмәт дисциплинасын ныгыту, әрәм-шәрәм итүләрне бетерү кирәклеге турында сөйләде; терлекчелектә дә, кырчылыкта да барлык мөмкинлекләрдән максимум файдаланырга чакырды. Әйе, бу мәсьәләләр буенча мактанырлык түгел шул әле «Ирек» колхозында. Терлекчелек эшләрен механизацияләү буенча кул да тимәгән дип әйтерлек. Ә язгы һәм җәйге кыр эшләреннән соң җитмеш җиде һөнәргә ия булган алтын куллы механизаторларның шактые кыш буе тик ятты. Алар бит хәзер колхоз карамагында. МТСка ялынасы түгел. Колхозга сатып алынган унбиш трактор, сигез комбайн, әллә нихәтле тагылма машиналар өчен билгеләнгән мәйдан тирәсенә хәтта киртә дә тотылмады. Дөрес, тракторлар кышын да эштә булдылар. Ә комбайннарны, тагылма машиналарны кар күмеп китте. Аларның кайбер частьлары яраксызга чыкты. Җитмәсә тагып кайсыдыр юньсезе комбайннардагы электр приборларын сүткән, утыргычлардагы күн һәм
85
киезләргә кадәр куптарып алган иде. Санап китсәң, андый кимчелекләр күп. Ә алар барысы да колхозчылар җилкәсенә төшә...
Отчет кенәгәсендәге бу саннар Хәеровка үз колхозындагы кимчелекләрне ачыграк итеп күз алдына китереп бастырдылар. Ул, бер ноктага карап, озак кына шулар турында уйланып утырды. Боларга моңа кадәр җитәрлек әһәмият бирмәве өчен колхоздагы элеккеге партия оешмасы җитәкчеләренә, бигрәк тә үз-үзенә (ул да шушы оешмада торган коммунист бит) ачуы чыкты. Тамак төбенә ниндидер төер күтәрелде. Стенадагы «Монда тәмәке тартырга рөхсәт ителми» дигән белдерүне бухгалтер бүлмәсенә кергәндә үк укуын онытып, кесәсеннән «Север» алып кабызды, тирән итеп рәттән ике-өч тапкыр суырды, ләкин әлеге төер бетмәде. Аннары ул бухгалтер өстәлендә торган графиннан бер стакан су салып эчте. Беренче папиросы никтер сүнде, аның төпчеген гөл төбенә ташлап, икенчесен кабызды. Бухгалтер аның бу хәрәкәтләрен бер дә ошатмыйча күзәтеп торды, ләкин дәшмәде- Хәеровтан күреп, үзенең дә тартасы килде бугай, ул да папирос кабызды. Ә тартырга коридорга чыкты.
Хәеров кабат кенәгәне актарырга кереште.
Менә терлекчелектән алынган продукция күләмен күрсәткән саннар: ике йөз илле сыерның һәрберсеннән ике мең дүрт йөз илле килограмм сөт савып алынган. Анысы «Ирек»тә дә мондагы күрсәткечтән әллә ни ким түгел. Әмма сыерлар саны... анда йөз кырык кына... Әйе, бу саннар күп нәрсә сөйлиләр. «Ирек» колхозчыларына Сталин исемендәге колхоз ирешкән дәрәҗәгә җитү өчен бик нык тырышырга кирәк. Ә моны, булсын дип эшләсәң, кыска вакыт эчендә башкарып чыгарга була бит. Мөмкинлекләр юк түгел. Аларны чын хуҗаларча файдалана белергә генә кирәк. Сталин исемендәге колхозга бу уңышларны китереп бирмәгәннәр, үзләре көрәшеп яулап алганнар. Ә «Ирек» күршедә генә, мондагы мөмкинлекләр анда да бар; бары тик моңа ирешү өчен колхозчыларны хезмәткә дәртләндерә белергә кирәк. Ә бу нәрсә өчен — рай-ком секретаре бик хаклы — председатель җаваплы, идарә, партия оешмасы җаваплы. Әйе, барыннан да бигрәк председатель чын хуҗа булырга тиеш. Менә Каюмов ничек булыр инде?.. Хәер, булдырыр... Яшь булса да, кыю, эшлекле ул. Бригадирлар алдында да, колхозчылар арасында да кыска гына вакыт эчендә ихтирам казанып өлгерде. Үзенә әле утыз яшьтән дә артык түгел... Яшьләргә дә ышанырга кирәк шул...
Дөрес, йөз гектар җиргә бүлсәң, сөт, бигрәк тә ит җитештерү узган ел боларда да әллә ни күп булмаган. Сөт сиксән өч центнер, ә ит бары тик егерме бер генә. Әмма алар быелдан ук моны шактый арттырырга исәплиләр. Әнә бүгенге партактив җыелышында Габдриев сөйләгәнне барысы да исләре китеп тыңлап утырдылар: җидееллыкта савым сыерлар санын гына да сигез йөз башка җиткерергә уйлыйлар икән. 1965 елга кадәр колхоз керемен унбер миллион сумнан да арттырып җибәрергә планлаштырдык, ди. Димәк, барлык тармаклардан да керем алу ике ярым тапкыр үсәргә тиеш. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе юк. Соңгы өч- дүрт ел эчендә генә дә колхозлар ни дәрәҗәдә үсте. Шунысы кызыклы—терлекләр саны шактый бит. Савым сыерлар гына да ике йөз илле булган узган ел. Быел тагын да күбрәктер. Аңа сыер савучылар ничек табып җиткерәләр икән. Берничә ел элек Иске Шәйморза халкы колхозда эшләргә бик үк атлыгып тормый иде бик Шул турыда да сорашырга кирәк әле...
Хәеровның уйларын бухгалтер бүлде. Ул, шак-шок китереп, өстәл тартмаларын бикли иде. Дөресен генә әйткәндә, аның эш сәгате күптән узган иде инде. Тик ул бу чакырылмый килгән «кунак»ка эндәшергә генә килештермәде..,
— «Егетләр сүгә торганнардыр инде мине,—дип уйлады Хәеров урамга чыкканда, кабат китапханәсен хәтерләп. — Ярар инде, бер-ике көнгә түзәрләр. Кайткач, турнирны менә дигән итеп үткәрербез...»
86
Кояш баеган иде инде. 1 ик, әнә, радиоузел өстендәге биек антенна колгасы очында гына аның соңгы бер уч кызгылт нуры эленеп калган. Менә ул да кичке саф һавада эреп юкка чыкты. Күктә, көнчыгыш якта, сискәнеп-сискәнеп киткәндәй итеп, берничә йолдыз җемелдәде. Шуны гына көткән кебек, урамда җир йолдызлары — тигез рәт булып тезелеп киткән электр лампалары кабынды. Хәеров, язның саф һавасын күкрәк тутырып сулый-сулый, кунак өенә таба атлады.
Наряд вакыты. Идарәгә унбер бригадир, трактор бригадасы, төзү бригадасы җитәкчеләре, терлекчелек фермаларының мөдирләре җыелды...
Әлбәттә, Хәеровның наряд бирүдә үзенең дә бик күп катнашканы бар. Биредәге наряд та — «Ирек» колхозындагы наряд бирүдән берни оелән дә аерылмый кебек бер караганда. Шулай да Нурулла Сталин исемендәге колхоз председателе Габдриевнең бүгенге наряд бирүем бик дикъкать белән тыңлап, күзәтеп утырды.
Нарядка килүчеләрнең барысы да стена буйлап тезелгән урындыкларга утырганнар. «Т» хәрефе формасында куелган өстәл янына ни өчендер беркем дә утырмады. Мөгаен, председательнең һәр хәрәкәте барысына да ачык күренеп торсын өчендер. Әнә, ул әле бер бригадирдан, әле икенчесеннән бүген эшләнгән эшләрнең нәтиҗәсен сораша. Әлбәттә, бу нәтиҗә инде аңа билгеле. Аларны ул тагын бер кабат тикшереп чыга. Билгеле булмаса, икенче бригада бригадирыннан бер колхозчы егетнең төшкә кадәр башкалар өч олау салам китергәндә ни өчен ике генә олау салам алып кайтуы турында сорашып тормас иде. Юк, наряд үтәлми калган көннәр булмыйдыр монда. Бу яктан боларда тәртип нык булырга тиеш...
Таза гәүдәле, өстенә куе зәңгәр төстәге диагональдән тегелгән костюм кигән Габдриев бригадирлар белән, үз дәрәҗәсен белеп, салмак кына сөйләшә. Беркемгә дә тавыш күтәрми, гади итеп кенә әле тегесеннән, әле монысыннан киңәш сорый. Вакыт-вакыт, ап-ак тигез, таза тешләрен күрсәтеп, елмаеп та куя. Бригадирлар да аның белән бик гади итеп, үз иптәшләре белән гәпләшеп утыргандай, сөйләшәләр. Яшьрәкләре «Гәрәй абый» дип, олыраклары «Әхмәтгәрәй» дип эндәшә. Бердәмлек, эчкерсезлек сизелеп тора монда. Наряд вакытларында еш кына була торган үзара әрләшү, бер-берсенең сүзен бүлеп, үзенекен исбатларга тырышу һич юк.
Шулай үзара сөйләшә, киңәшә торгач, иртәгә эшләнергә тиешле эш төрләре, һәр бригададан ничә кеше, ничә ат кирәклеге үзеннән-үзе беленде: чәчү коралларын кабат барлап чыгарга, язгы өзеклеккә кадәр терлекчелек фермаларына җитәрлек кадәр салам, печән ташырга, аңа һәр бригададан фәлән кадәр ат, фәлән кадәр кеше чыгарырга, чөгендер ташу өчен бер трактор, инкубатордан чебеш кайтару өчен кешеләр билгеләргә, чебешләр өчен хәзерләнгән бинада тәүлек буе дежур тору оештырырга. Чынлы елгасы аша салынган күперне су алып киткәнче сүтеп бетерү өчен кешеләр һәм атлар саный иртәгә арттырырга һ. б. лар. Бригадирлар һәр эш төренә күпме кеше, күпме ат бирәселәрен үзләре үк әйтәләр. Иртәгә никадәр эшләнәсе эш булуын бүген үк чамалап та алалар.
Шулай булгач, әлбәттә, иртәгә эшләнәсе эшләр үтәләчәк, һәм шуңа ышандырып алар, берәм-берәм килеп, махсус кенәгәгә үзләренең имзаларын куялар..,
Хәеровка бу наряд бирү ничектер хәрби уставтагы приказ бирү тәртибен хәтерләтте: шартларга бәя бирү, бурычны билгеләү, карар кабул итү һәм приказ... Ни өчен соң әле хәрби устав тик монда гына анын хәтеренә килде? Югыйсә бит Хәеров көн саен үз колхозларында наряд
87
бирүдә катнаша. Анда һич тә наряд бирү белән сугышчан приказ арасындагы охшашлык башка килмәгән. Мөгаен, биредә сизелеп торган шундый оешканлык, бердәмлек моны хәтергә төшергәндер...
Нарядтан соң председатель йомыш белән килгән колхозчыларны кабул итәргә кереште, йомыш белән килүчеләр дә шактый булды. Кайберсе Казанга барып кайтырга рөхсәт сорады, кайсысы Борындык станциясендә кунакларны каршы алу өчен ат бирүне үтенде. Ә менә Зоя исемле яшь кенә бер кыз үзен фермага эшкә кайтаруларын сорап килгән иде.
— Булдыра алмыйсың диләр бит сине анда, — диде аңа каршы председатель, йомшак кыиа итеп, — бозауларны вакытында ашатмагансың, эчертмәгәнсең...
— Бүтәннәр булдырганны мин нишләп булдырмаска, ди. Мин дә бик тырышып эшләдем. Кәрим абый мине дошман күрә ул, бүтәннәрне яклый. Шуңа күрә генә фермадан чыгардылар мине. Бер айдан бирле менә эшсез ятам...
— Эшкә бригадага чыгарга була бит.
— Анда бит ай саен акча түләмиләр...
— «Менә нәрсәдә икән хикмәт, — дип уйлап куйды Хәеров, — болар терлекчелектә хезмәт хакын ай саен акчалата түләргә күчкәннәр икән...» Ул колхозда иң авыр хезмәт урыны булган фермага бу кызның эш сорап килүенә чын-чынлап башта гаҗәпләнгән иде. Югыйсә бит, күп кенә колхозларда фермага эшкә кызларны бик кыенлык белән ризалатырга туры килә...
Габдриев ферма мөдирен чакырырга кеше җибәрде, кызга ул килеп җиткәнче утырып торырга кушты. Әмма Зоя ишек янында баскан урыныннан кузгалмады. Аның битләре пешкән чия кебек кызарган иде.
Ферма мөдире Хисаметдинов күршедә, бухгалтер бүлмәсендә генә булып чыкты. Ул тиз кереп җитте.
— Кәрим абый, Зоя яңадан фермага эшкә җибәрүне сорап килгән. Ничек уйлыйсың? — диде председатель. Аннары кызга карап өстәде: —
I Мөдир риза булса, мин каршы түгел,
Кечерәк кенә буйлы, ябыграк кына йөзле Хисаметдинов, акыллы коңгырт кара күзләрен кызга текәгән килеш, беравык дәшми торды. Аннары өстенә кигән сырмасының төймәләрен чишеп җибәрде, бүреген салып, урындыкка куйды да, акрын гына тавыш белән сөйләп китте:
— Акыллым, сиңа бит ничә кат әйтелде: бозауларны вакытында эчерт, вакытында ашат, дип. Ә син эшеңне калдырып я өеңә кайтып киткән буласың, я ферма өендә бүтән кызлар белән сафсата сатып утырасың... һәр эшне төртеп күрсәтергә кирәк сиңа: хәзер монысын эшлә, аннары тегесен, дип. Моның өчен аерым кеше тота алмыйбыз бит инде.
: Сиңа әйтәсең матурлап кына: кара бозауларыңны, намус белән, дип. Ә син төкереп тә бирмисең, үз кырыгың кырык. Шаркылдап көләсең дә борылып китәсең. Унсигез яшьлек егет түгел бит мин синең каршың-
: да. Менә шулай, Әхмәтгәрәй, мин аның белән эшли алмыйм...
Кыз үпкәләп, иреннәрен турсайткан килеш әйтеп куйды:
— Әллә бүтәннәрдән ким эшли идемме мин?
— 11игә соң ул вакытта бозауларың үләргә җиткән. Ә бүтәннәрнеке = көр, ялтырап тора.
— Мине дошман күрәсез инде сез, — диде Зоя, елап җибәрүдән үзен чак-чак тыеп.
— Ачуланганым, сүгенеп берәр сүз әйткәнем бармы минем сиңа? : Я әйт әле!
— Кычкырып,сүгенеп әйтсәгез, мин дә тырышып эшләгән булыр идем бәлки..,
Председатель дә, мөдир дә көлеп җибәрделәр, аларга ияреп кыз үзе * ,дә елмайды. Моңа кадәр үзенең бүтәннәрдән ким эшләмәгәнлеген исбат- 1
88
ларга тырышкан Зоя бу сүзләре белән үзенең үк начар эшләвең күр-| сәткәнен аңлап җиткермәде булса кирәк.
— Ярый алайса, — диде Хисаметдинов,—иртәгә иртән үк фермага кил, әгәр дә азык парлагычта мичкә ягып торырга риза булсаң. Тыры-1 шып эшләсәң, тора-бара карарбыз аннары. Ышануы кыен шул сиңа.
Кыз елмаеп чыгып китте... 11
Аннары идарәгә муенына ефәк шарф ураган, аягына чалбар балак- ■ ларын салындырып күн итек кигән чибәр генә бер егет килеп керде. Ул • кыюсыз гына исәнләште, бер адым алга атлады да, председательнең үзенә игътибар иткәнен көтеп, тукталып калды. Аның йөзендә, бөтенЕ торышында үзен зур гаепле итеп сизгәне күренеп тора иде.
— Бар, Искәндәр абыеңны чакырып кер. Шушы тирәдә генәдер, — * диде Габдирев, егеткә күтәрелеп карамый гына. Егет чыгып киткәч, Хәеровка карап күз кысып куйды: — Бусы да эш сорап килгән. Тракторчы. Шәп егет үзе. Әмма тәртипсезрәк. Узган ел тракторын ташлап кызлар янына китеп барган. Бригададан чыгарган идек.
Егет председатель белән трактор бригадиры алдында мондый тәр- типсезлекне кабатламаска сүз биргәч, әгәр идарә утырышы каршы кил- мәсә, аңа «Беларусь» тракторын бирү турында әйттеләр. Әмма, брига- ‘ дир егетне шактый ук кызартты. Егет үз гаебен кат-кат танырга мәҗ- ’ бүр булды.
Председательнең бу ике эш сорап килүче белән сөйләшүе (дөресрәге, сөйләшмәве,—чөнки бит алар мәсьәләсен председатель түгел, ә мөдир һәм трактор бригадасы бригадиры Искәндәр хәл итте) Хәеровка аның кешеләр белән эш итү методын ачыклап җибәргәндәй итте. «Кара син аны, ничек хәйләкәр. Кызның да, егетнең дә сорауларын үзе хәл итмәде бит. Уңай да, тискәре дә җавап бирмәде. Тегеләрнең җитәкчеләрен чакырды. Бу эшне аларның хөкеменә ышанып тапшырды. Бик дөрес эшләде. Әгәр дә ферма мөдиреннән башка гына кызны яңадан бозау карарга яки сыер саварга алып куйса, бердән, мөдирнең авторитетын төшерер иде, икенчедән, мөдир каршында үзе уңайсыз хәлдә калыр иде. Моның колхоз эшенә дә шактый зыяны тияр иде. Ә кырт кисеп, алмыйбыз, дип тискәре җавап бирсә, кызны рәнҗетер генә иде. Ул да бит кеше, үзен хаклы итеп саный. Аның да йөрәге бар. Аның өчен фермадан куылуның гарьлеге ни тора. Хәзер инде ул, мөгаен, үзенең, хаклы түгеллеген аңлагандыр. Эшен дә тырышып эшләмичә булдыра алмас. Председатель аңа үзенең генә түгел, ферма мөдиренең дә зур авторитет булырга тиешлеген күрсәтте.
Ә бар бит әле «мин мин микән, мин кем икән», — дип ,«мин ни әйтсәм шул булыр»,—дип һәр очракта үзенең начальниклыгын сиздерергә тырышучы юньсезләр. Андыйлар Габдриев белән чагыштырганда... просто көлке».
Габдриев бүген килгән газетлариы караштырырга кереште. Хәеров аңа якынрак килеп утырды. Ул берникадәр вакыт, председательнең уен бүлеп, сүз башларга кыймады.
Ниһаять, ул, Габдриев газетның икенче битен әйләндергән арада, сорап куйды:
— Кара әле, Гәрәй (ул бу юлы рәсми тонда сөйләшүгә караганда, гади итеп, иптәшләрчә сөйләшүне артыграк күрде), ничек ул, акчалата түләү дигән нәрсәнең колхозга зыяны юкмы?
Габдриев, газетның соңгы битен әйләндергән килеш, аны укып тор- мастаи, бер читкә куйды да кесәсеннән кечкенә кенәгә чыгарды.
Без бу турыда озак уйлаштык, — дип сөйләп китте ул, — исәпләдек, хисапладык. Бу уйлануның, исәп-хисапның сәбәбе дә бар иде. Үзең беләсең, колхоз зур. Сыер савучылар гына — егермедән артык кеше. Ә безнең колхоз —район үзәгендә, һәркайсы акчалы эшне карый. Фермага эшкә баручы юк. Идарәдә көннәр буе үгетлибез, риза булмыйлар.’Уйлаштык, уйлаштык та, акчалата түләүгә күчәргә булдык.
89
Ә беләсеңме, без хәзер яз башында, терлекчелектән продукцияне иң,аз ала торган вакытта, бары тик сыерлар фермасыннан гына да айга сиксән мең сумнан артык керем алабыз. Ә бөтен терлекчелек буенча эшләүче колхозчыларга ай саен акчалата түләү өчен илле биш мең сум акча җитә. Исәпләүнең нәтиҗәсе шул булды: акчалата түләү хезмәт көне белән түләүдән арзанга ракка төшә, эш сыйфаты да күтәрелә. Эшләргә теләүчеләр дә күп. Хәзер бездә, район үзәгендә, учреждениедә эшләүчеләр дә фермада эшләргә дип гариза бирәләр.
Габдриев, шулай сөйләшә-сөйләшә, урыныннан торды, аннары ишекне ачып, дежурныйга ат җигеп килергә кушты. Өстәлендәге китапларны, газетларны пөхтә итеп өеп куйгач, сырмасын элгечтән алып өстенә кия-кия, Хәеровка әйтеп куйды:
— Сыерлар фермасыннан әйләнеп кайтырга теләгең юкмы?,.’
Ферма өендә сыер савучы кызлар, авылның аргы очындагы баздан чөгендер төяп кайтачак тракторны көтеп, гәпләшеп, көлешеп утыралар иде. Өсләренә алар барысы да бертөсле зәңгәр халат кигәннәр, аякларында— спай резина итекләр. Мичкә аркасын терәп утырган, озын зифа буйлы, зур кара күзле Рушаниянең сүзләреннән көлешәләр.
— Кичә әни төш вакыты җиткәнче үк самовар куеп маташа,—ди ул, бик җитди вакыйга турында сөйләгәндәге кебек матур иреннәрен күпертә төшеп, — «Уразам арыды, кызым, чәй эчеп алыйк әле», — ди. Әйдә эчик соң, әни, — дим, — булмаса булган икән. Уразаны иртәннән төшкә тикле тоткач бик җиткән инде ул. Ике көн шулай тотасың да бер көн бөтен ураза була. Утыз көнгә унбиш көн ураза була, — дим..
Кызлар шаркылдашып көлешеп җибәрделәр, аларга Габдриев белән Хәеров та иярмичә булдыра алмадылар. Әмма Рушания көлмәде, һаман да җитди тонда сүзен дәвам итте:
— Калган унбиш көне өчен,—дим,—Мәчтүрә әбигә сәдака бирик. Только артык күп кирәкми. Ике көн ураза өчен бер сум җитә. Унбиш көн ураза җиде сум илле тиенгә төшә. Шулай итеп сарык та бөтен, бүре дә тук була, көненә өч мәртәбә ашап эчәсең, теге дөньяда җәннәткә керергә дә билет аласың...
Кызлар тагын көлештеләр, тик ишек янындагы почмакка ук кереп утырган кырык биш яшьләрендәге бер апа гына авызын турсайтып куйды. Җитез Рушания аны да күреп алды:
— Азапланма, Маһи апа, ураза тотып. Күрәсеңме ничек җиңел котылырга була уразадан. Бөтенләй расход чыгармаска мөмкин. Әнә, Гәрәй абый әйтә, җиде елдан үзебездә җәннәт була, ди. Тәмугыннан да курыкмаска мөмкин. Газет укыйсың бит. Радио да тыңлыйсың. Бөгелмә ягында җир астындагы утны өскә чыгаралар икән, торбалар буйлап зур шәһәрләрдәге йортларга кертәләр, ди. Тәмуг утын ягулык итеп файдаланалар икән...
Маһи апа Рушаниянең «көфер» сүзләрен артык тыңларга теләмәде. Дәшми генә урыныннан торды да тышка чыгып китте. Әмма Рушаниянең сүзе бетмәгән иде әле:
— Радио дигәннән, шунысы да искә төште әле, — дип дәвам итте ул сүзен, председательгә карап, — радио да тыңлап булмый бит әле безнең соңгы вакытларда. Шундый «изге» айда, рамазан аенда, радио эшләмәсен, имеш. Ничек инде сыер савучылар арасында радиосыз дингә каршы пропаганданы, газетта язганча әйтсәк, киң колачлы итеп жәелдермәк кирәк. Менә шуңа күрә Маһи апа, әнә, әлегә кадәр ураза баткаклыгыннан чыга алмый. Жәл, мескен. Радиоалгычны төзәтеп китсеннәр иде, иптәш Гәрәй абый. Мөдиргә дә әллә ничә тапкыр әйттек инде. Үзе дә белергә тиешле.,.
90
Шул вакыт тышта трактор тавышы ишетелде. Кызлар, йөгерешеп, өйдән чыгып киттеләр.
Габдриев белән Хәеров та алар артыннан утарга чыктылар.
Сталин исемендәге колхозның мөгезле эре терлек фермасы Чынлы елгасының сул ягындагы калкулык битенә урнашкан. Күптән түгел генә салынган терлекчелек биналары чагыштырмача шактый мәйданны биләгән аерым бер шәһәрчек булып утыра. Абзарлар янындагы биек силос башнялары шәһәрләрдәге манараларны хәтерләтә. Арырак ике яңа абзар салынып ята. Берсенең инде түбәсен ябуга да керешкәннәр.
— Терлекләр елдан-ел арта бара, биналар төзеп җиткерү авыр,— дип, зарлангандай итеп әйтеп куйды председатель. Ләкин аның йөзендә горурлану сизелә иде. — Киләсе елга ике йөзгә якын башмак- тана сыер булачак. Аларга тагын өстәмә урый кирәк. Ә алтмыш беренче елда алар тагын да күбрәккә артачак... Бу урыннар моннан берничә ел гына элек бушлык иде әле.
Алар каршыдагы зур бинага таба юнәлделәр.
— Бу абзарны узган ел гына салып бетердек, — дип аңлатты пред-седатель.— Дүрт рәтле итеп салдык. Сыерлар да күп сыя, арзанга да төшә. Су.эчергечләрне бик уңайлы итеп ясадык...
Абзарның эче якты, киң һәм биек. Араннарда бура кебек зур сыерлар күшиләр: өсләре ялтырап тора. Хәеров алариың яз көне дә шулай көр булуларына гаҗәпләнде.
Су эчергечләр чыннан да бик уңай итеп җайлаштырылган, заводларда ясалган автомат су эчергсчләрдән дә уңайрак. Шул ук вакытта ул үзе бик гади дә. Тау башыннан агып төшкән чишмә суы биек чанга тула. Чаннан абзарга торбалар сузыла һәм агачтан ясалган махсус су эчерткеч улакларга тоташа. Су үз агымы белән бер улактан икенчесенә, аннан өченчесенә, дүртенчесенә, бишенчесенә күчә, иң ахыргы улак тулганчы ага бирә. Бер кеше ярты сәгать эчендә абзардагы бар« лык сыерларны туйганчы су белән тәэмин итә. Эше дә бик җиңел: ишек янындагы кранны гына борасы. Заводта ясалган автомат су эчергечләр- не бик еш ремонтларга, төзәтергә, алыштырырга кирәк, ә моның мәшәкате бөтенләй юк. Бер ясап куйган килеш еллар буена файдалана бир.
Идарә утырышларының берсендә комбайнчы Госман Алиев әйткән иде шул: «Абзарларга су эчергечләрне Сталин исемендәге колхоздагы шикелле итеп кертергә кирәк. Без, механизаторлар, моны бик җиңел башкара алабыз»,—дип. Ул чагында Хәеров аның ничек икәнлеген аңлап җиткермәгән иде. Чыннан да бик уңай икән...
— Физика законыннан файдаландык,—дип әйтеп куйды Габдриев, Хәеровның бик җентекләп җайланма белән кызыксынуын күреп. — «То-ташкан савытларда бериш сыеклык бертигез горизонталь биеклектг тора», диелә анда.
— Ничек сүзгә-сүз хәтереңдә саклыйсың аны?—дип гаҗәпләнде Нурулла. — Мин укыган чагында кагыйдәләрне ятлый алмый йөдәг бетә торган идем.
— Укыйм бит мин, читтән торып. Быел унынчыны бетерергә исәп Физикадан имтихан биргәндә укытучы шул законны сорады. Мин үзе бездәге шушы су эчергеч җайланма турында сөйләп бирдем. Бишле куйды. «Физиканы тормышта файдалана беләсез икән», ди...
Алар яңа абзар салып ятучы төзүчеләр янында да булдылар, Габд риев төзүчеләрнең йомышларын тыңлады, аларга кирәкле материал ларның бүген үк китереләчәген әйтте, аннары учетчиктан көндез күпме сөт савып алынганлыгы белән кызыксынды, абзарларның чисталыгьн тикшереп чыкты; зоотехникны очратып ике сөтсез сыерны иткә тапшыр] өчен акт хәзерләргә кушты,
Габдриев белән Нурулла кайтырга дип ат янына килгәндә, сые[ савучы кызлар сыерларга бутап бирү өчен күтәреп он ташыйлар иде «Ә шулай да механизация җитәрлек түгел әле боларда. Менә дигә!
91
итеп абзарлар салганнар, асылма юллар кертелмәгән, тирес түгү, азык китерү нихәтле авыр хезмәт сорый. Ә мөмкинлекләре бар...»,—Дип уйлап куйды Хәеров..а
Кызларның кайберләре капкадан әйләнүне ераксынып, киртә аша гына үтәләр. Әнә бер кыз авыр капчыгын ике җепсә аша бу якка куйды, аннары үзе дә иелеп монда чыкты. Хәеров аңа капчыгын күтәрергә булышты. Капчыгы шактый авыр: өч потлап булыр. Ә Рушания капчыгын куеп тормады, онны күтәргән килеш, акрын гына киртәгә менеп, җепсә аша бу якка чыкты да, кызу-кызу атлап, әлеге дүрт рәтле зур абзарга таба китеп барды...
Сталин исемендәге колхозның ун мең баш чебеш алып үстерергә исәбе барлыгын белгәч, Хәеров бик нык гаҗәпләнде. Аның күз алдына *Ирек» колхозындагы ярым җимерек караңгы кетәклек, йоннары коелган ярым ялангач тавыклар килеп басты. Әлбәттә, алардан йомырка алу бик чамалы...
Ә болар, димәк, йомырка җитештерүне арттыру буенча зур эш башларга уйлыйлар. Ун мең чебеш... Ул ун мең чебешне җитмәсә болар көннәр җылыткач түгел, хәзер үк, яз башында ук, алып кайтырга уйлыйлар. Ничек тәрбияләмәк кирәк ул хәтле чебешне. Яңа гына йомыркадан чыккан чебешләргә мунча кебек җылы бина кирәк бит... Яна йомыркадан чыккан чебешләрне әбиләр җәй көне дә бүрек эчендә |генә асрыйлар...
Иске Шәйморза авылының көньягына урнашкан тавыклар фермасына барышлый, Нурулла әнә шулар турында уйланды.
Бу ферманы «Галимҗан абзый хуҗалыгы» дип йөртәләр. Анда хәзер башлыча дуңгызлар симертелә. Элегрәк тавыклар шул фермада Галимҗан абзый карамагында булган. Хәзер аларны Демин авылындагы комплекслы бригадага күчергәннәр. Ә алардан калган кетәклекне чебешләр өчен җайлаганнар. Ун мең чебешнең язмышы колхоздагы һәр тармак буенча зур тәҗрибәсе булган Галимҗан абзыйга тапшырылган. Болар турында Нурулла идарәдә үк сорашып белгән иде инде.
Хәеровның бу фермага баруына икенче бер сәбәп тә бар иде. Аны гурыдан-туры председатель белән сөйләшүе уңайсызрак булган кайбер сораулар да кызыксындыра иде. Сталин исемендәге колхозның партия оешмасы секретаре Газизов кичәгенәк аңа:
— Колхоз турында тулырак беләсең килсә, Галимҗан абзый Камалов белән сөйләш. Ул безнең ветеран, колхоз оешканнан бирле каны-тәне белән бирелеп эшләп килгән кеше, — дигән иде.
Газизовның үзе белән озак сөйләшергә вакыт туры килмәде: аны Казанга, бер айлык семинарга чакырганнар иде; шунда китеп барды...
Бу фермадагы төзелешләр дә Хәеров өчен гаҗәпләнмәслек түгел иде: тигез рәт булып яңа терлекчелек биналары тезелеп киткән. Түбә- 1әре салам белән ябылган, әллә кайчан салынган абзарлар алар каршында, ничектер, бик мескен булып торалар.
Хәеров, Галимҗан абзый очрамасмы дип, бер абзар эченә кереп китте. Абзар чиста итеп җыештырылган, аның дуңгызлар торагы икәнлегенә дә ышанасы килми иде. һәр ике яклап тезелеп киткән араннарга сыра мичкәсе зурлыгындагы симез дуңгызлар, узган-барганнарга бер дә исләре китмичә, ваемсыз мыркылдыйлар.
— Терлекне карый беләләр икән монда, — дип куйды Нурулла үз- узенә.
Дуңгыз караучылар ял итәләр иде булса кирәк, Хәеров абзар эчендә беркемне дә очрата алмады.
I
92
— Галимҗан абзый чебешләр янындадыр, — диде аңа тирес түгүче малай, читтәрәк торган бер озын бинага күрсәтеп.
Ишекне ачу белән Хәеровның йөзенә җылы һава бәрелде. Ул бүреген салды, пальтосының төймәләрен чишеп җибәрде.,
Бинаның буеннан-буена, нәкъ уртадан, озын, тәбәнәк мич сузыл ган; аргы очта меңләгән чебешләрнең, берсеинән-берсе уздырырп; тырышып, пипелдәве ишетелә. Алар янында берничә хатын-кыз кайнаша, илле биш яшьләр тирәсендәге бер пр кеше (аны Хәеров кичә наряд вакытында да күргән иде) кулъяулыгы белән тирләгән битен* сөртә-сөртә, аларга нәрсәдер сөйли.
— Хәеров, «Ирек» колхозыннан,—дип танышты Камалов белән Нурулла,
Бина эче яп-якты, эссе булса да һавасы әйбәт.
— Ике меңен кичә алып кайткан идек, ә бу яктагы ике меңен әле яңа гына алып кайтып җибәрдек,—диде Галимҗан абзый, капчыктан тары ярмасын учлап, — бер көн эчендә ничек үскәннәр, бөтен нәрсәгә томшыкларын төртеп карыйлар.
Бүген алып кайтканнарның кайберләреннән вак-вак йомырка кабыклары да төшеп бетмәгән. Кеп-кечкенә чебиләр бер-берсе өстендәге чүпләрне, идәндәге тары ярмасы бөртекләрен чүпли-чүпли йөгерешеп йөриләр. Аларны учка алып сыйпыйсы, иркәлисе килә.
— Нурҗиһан, Бибинур, сез бүген монда кунарсыз инде, — диде Галимҗан абзый, хатын-кызларга карап, — электр 12 гә кадәр генә яна, фонарьлар алып килеп куегыз. Хәзердәи үк. Мичне сүндермәгез, утын өстәп тора күрегез...
— Тавыкларны күбәйтергә уйладык әле, — дип сөйләп китте Галимҗан абзый, тышка, салкын һавага чыккач. — Асрый белсәң, доходны шактый бирә ул. Хезмәтне дә күп куярга кирәкми. Ә аларга кирәкле азыклар бездә җитәрлек...
Алар ферма өенә таба берникадәр сүзсез генә атладылар. Галимҗан абзый бик кызу атлый, аның артыннан тәбәнәгрәк буйлы Нурулла чак кына өлгерде.
— Төзелешләр әйбәт сезнең, — диде Хәеров, берникадәр шулай сүзсез баргач, — монда да, сыерлар фермасында да.
— Сезнең, алайса, теге очта, сарыклар фермасында булганыгыз юктыр, — дип җавап кайтарды Галимҗан абзый. — Анда да мондагыдан ким түгел. Әйе, ел саен ике-өч яңа абзар салына. Әнә, Габдриев председатель булганчы бар байлык шул иде безнең. — Ул салам түбәле искереп беткән ике абзарга күрсәтте. — Соңгы елларда салынган биналарны санап китсәң... Ничә йөз меңнәргә төште икән. Төшсә төште, зато бары да өр-яңа. Аларга карап күңел сөенә. Юк, сез уйламагыз: болар бөтен доходны төзелешкә генә тота икән дип. Колхозчының да тормышы яхшырды. Менә миндә эшләүче дуңгыз караучы кызлар аена уртача 700—800 сум хезмәт хакы алалар. Меңәр сум алган айлары да була. Габдриев эшләтә дә белә, эшләгәннең кадерен дә белә. Күптән түгел генә әле безнең бер дуңгыз караучы кыз — Бибиҗиһан тегермәнгә бодай чыгару өчен ат сорап идарәгә барган.
— Күпме кирәк сиңа он? — дигән Әхмәтгәрәй.
— Ике капчык бодай барые, шуны тарттырып керим дигән идем.
— Ярый, эшеңдә бул. Иртәгә центнер ярым менә дигән бодай оны төшереп бирерләр. Арзан бәя белән. Ризамы шуңа?
Кәнишие риза кыз. Ул рәхмәт әйтеп чыгып китә. Фермага килә дә икеләтә әйбәт итеп эшли. Менә шундый ул безнең Әхмәтгәрәй. — Галимҗан абзыйның тавышында горурлану сизелә иде.
Алар инде ферма өе янына килеп җиткәннәр иде.
Шунда утырыйк, — диде Галимҗан абзый, өй янына өелгән бүрәнәләргә күрсәтеп. — Җил дә тими, кояш та кыздыра.
93
Өй түбәсендәге оясына кунып сыерчык сайрый, бүрәнәләр яныннан түбән таба, епшек карны ерып, үзенә юл алырга өлгергән гөрләвек ira иде. Галимҗан абзый кесәсеннән папирос алды. Хәеровка да тәкъдим итте.
— Габдриевне сайлаганда каршы кешеләр дә булган дип ишетелгә- 1И, — дип әйтеп куйды Хәеров, үз алдына сөйләгәндәй итеп папиросын :уыра-суыра. Ул үзен бирегә райком секретаре җибәргәнен Галимҗан абзый белә торгандыр инде, дип уйлады. Чөнки кичә, наряд вакытында, pi ят кеше белән кызыксынырга тиеш иде. Ә председатель аның кемлеген, мөгаен, әйтеп биргәндер. Шуңа күрә ул беренче карашка тый- яаксызрак күренүе мөмкин булган бу сорауны бирергә батырчылык ятте.
Галимҗан абзый җавап биргәнче берникадәр бер ноктага карап уйланып торды. Хәеров җавап көтеп аңа карады. Галимҗан абзыйның килдә киселеп коңгырт төскә кергән битендә шактый озын булып са- кал-мыек үскән иде. «Кырынырга вакыт таба алмый торгандыр инде»,—дип уйлап куйды Хәеров.
— Сез яшь кеше әле, —дип башлады сүзен Галимҗан абзый, һаман да бер ноктага караган килеш, — ул заманны хәтерләмисездер. Мин утызынчы елны карчыгым белән Донбасстан, шахтадан кайтып төштем. Колхоз оешып кына килә дисәң дә ярый. Күп уйлап тормадык, без дә колхозга керергә гариза бирдек. Үзең беләсең, эшче кешенең нинди икмәк запасы булсын. Какраз язгы чәчү вакыты иде. Базарга чыгып биш имана җиргә җитәрлек ашлык алың кайтып колхозга тапшырдым. Колхозга бит беркем дә буш кул белән генә кермәде. Жирен бирде, аңа чәчәргә орлыгын, атын, сбруен бирде. Чыктык сукага. Крестьян эше сагындырган, дәртләнеп эшлим. Сөрелгән җир кинәя барган саен күңел үсә, эшләгән саен эшлисе килә. Басу — дәрья кебек киң. Үземне яңадан тугандай итеп хис итәм. Әти мәрхүм мин кечкенә вакытта басуда эшләгәндә әйтә торган иде: «Төш вакытында кояш ташбакага атланган була, төш авышкач атка атлана, ә 'кичкә таба инде ул куянга атланып сыза. Шуңа күрә, улым, кояш куянга атланганчы эшлисе эшеңне күбрәк эшләргә тырыш», ди торган иде.
Менә шулай рәхәтләнеп эшләгәндә, әле кояш куянга да атланмас борын, Шәрәфетдин абзый атын туара да башлады. Аңа башкалар да иярде. Мин алар янына киләм дә әйтәм:
— Сөреп бетерәсе клиткәне бетерик инде, ■— дим, — иртә бит әле. Кояш баерга ерак...
Шунда Шәрәфетдин абзыйның мыгырданганын ишетәм:
— Үз атын биреп кердемени ул зимагур колхозга, — ди. — Байдан алынган ат белән сукалагач, аңа ат та, чорт та жәл түгел, — ди.
Шундый кәефем кырылды картның бу сүзенә, керер урын таба алмадым.
Актык акчамны алдым, үземнең Донбасста алган әйбәт кенә пәл- тәм бар иде, аны да алдым. Киттем Убы базарына, ат алып кайтырга, дип. Атның яхшысын сайладым. Йөкне дә әйбәт тарта, бик елдам да.
Сукага җиктем дә атны, чыктым басуга. Шәрәфетдин абзыйга әйтәм:
— Мә, — димен, — атның менә дигәне. Эшлә иртә таңнан алып караңгы төшкәнче. Эһ тә итми. Синеке кебек теше төшеп беткән алаша түгел бу. Ә миңа синең ат белән сукаласам да ярый. Хәзер без колхозчылар: синеке-минеке юк, барысы да үзебезнеке.
Карт ык-мык итте, ак димәде, кара димәде, үз аты белән эшли бирде. Ул вакыттагы колхоз председателе Самат бик каты орышты үземне. «Синнән ат сораган кеше бармы», — ди. Орышса орышты, зато мии үземне тулы хокуклы колхозчы итеп тойдым. «Мин колхоз-
94
— Мин Фәтхуловтан рөхсәт алдым, —
Киттем председатель янына. Ә ул:
— Мин аны күргәнем дә юк, — ди.
— Алайса, — мин әйтәм, — Гафуровка күрергә кирәк, — дим.
— Ярар, — дип калды бу.
Шул ук көнне кич белән, эшкә әйтәсе базар янындагы пивнойга кердем. Керсәм ни күрим: Гафуров белән Фәтхулов рәхәтләнеп өстәл артында эчеп утыралар. Ничек авторитеты булсын инде шундый председательнең. Кем чакырса шуның белән эчәргә бара торган иде Фәтхулов. Шуңа күрә шешәдәш дуслары да шактый иде. Ә алар өчен Фәтхуловның председатель булып калуы файдалы иде. Менә шуңа күрә андыйлар Габдриевкә каршы булдылар...
Галимҗан абзый сөйләргә бик һәвәс кеше булып чыкты.,
— Ничек соң ул, Габдриев, колхозда үзенә каршы кешеләр дә булгач, тәртип урнаштыра алды? Бик кыен эш бит бу, — дип сорап куйды Хәеров, Галимҗан абзый яңадан папирос кабызган арада.
— Ничек итеп дисеңме? — Галимҗан абзый тагын бер ноктага карап азрак уйланып торды. — Әйтүе кыен инде аны... Менә бик простой бер мисал. Моннан Буага кадәр туры юл белән барсаң, бары тик утыз чакрым. Ә Сарысаз аша китсәң, алтмыш-җитмеш чакрым юл үтәргә кирәк. Юлны яхшы белгән кеше турыдан-туры тиз барып җитә, ә адашып йөрсәң, әллә никадәр вакыт бушка уза... Колхоз җитәкчесенә дә шулай хуҗалыкны үстерү, тиз үстерү өчен дөрес, туры юлда булу кирәк. Ә Габдриев дөреслекне, турылыкны яклаучы кеше. Ул партия күрсәтмәләрен дөрес аңлый, партия кушканны дөрес, туры юлдан тормышка ашыра. Шуңа күрә, эшли башлавына күп тә үтмәстән, ул идарәнең, бригадирларның авторитетын күтәрә белде. Урлашуларны, әрәм-шәрәм итүне бетерүгә бик зур игътибар бирде. Ул бит бернәрсәне дә үзе генә хәл итми. Башта бүтәннәр фикерен белергә тырыша, коммунистлар белән киңәшә. Шуңа күрә ул башлаган эш һәрвакыт тормышка аша. Халыкка ышанып эш итә ул, халык фикеренә бервакытта да каршы килми. Ул председатель булып эшли башлагач күп тә үтмәде, бер колхозчы белән шундый вакыйга булды.
Габдриев төннәрен дә йокламады инде, бөтен хуҗалыкны һәр төнне тикшереп чыга торган иде. Бервакытны шулай җиде төн уртасында ул кинәт кенә машинасы белән ындыр янына килеп чыга да фаралары яктысын ындыр өстенә җибәрә. Күрә: берәү йөккә ашлык төяп маташа. Ындыр каравылчысы үзе булып чыга ул. Аның эшен, әлбәттә, турыдан-туры прокурорга бирергә дә мөмкин иде. Ә Әхмәтгәрәй алай эшләмәде. Колхозчыларның гомуми җыелышы хөкеменә куйды. Җыелышта аңа карата үзе бернинди тәкъдим әйтмәде. Чыгып сөйләүчеләр
чы» дип күкрәк кагып йөри башладым. Шул вакыттан башлап колхоз! минем туган йортым. Шуңа күрә дә аның уңышларына күңел сөенә.| Аны белеп җитәкләүче кеше минем иң якын кешем ул. Халык күцелен.1 түгел, үз күңелен генә күрергә тырышучы җитәкче минем өчен дош-' ман ул. «Габдриевкә каршы кешеләр дә булган икән», —дисең. Дөрес әйтәсең. Менә сиңа бер мисал:
— Габдриевкә тикле Фәтхулов дигән кеше председатель булып эшләде бездә. Ул вакыттагы колхозның хәле, хәзерге белән чагыштырганда — ташка үлчим. Ни өчен? Менә хәзер мин сиңа әйтәм.
Мин ул вакытта бригадир булып эшләдем. Беркөнне шулай Гафуров дигән кешегә наряд буенча эшкә әйтәм. Ул ышандырып кала, ә иртәгесен эшкә барасы урынга, басуга семена чыгарасы урынга үзенә утын алып кайтырга дип урманга китеп барган, каһәр. Кичен әйтә:
ди.
нарядны өзгәне өчен чара
кешеләр юкмы икән дип,
95
шундый кызарттылар теге кешене, җир ярылса, җир тишегенә кереп китәр иде. Адәм көлкесе бит, бөтен мир алдына чыгарып бастырдылар. Үз гаебен танып, җыелыштан сорады: бу юлы калдырыгыз, судка бирмәгез, дип. Җыелыш шундый карар чыгарды: бу юлы судка бирмәскә, бу кешене каравылчы эшеннән алырга, моннан ары һәртөрле урлауларга чик куярга.
Бу юлы да Габдриев халыкка ышанды, җыелыш карарын үтәде. Ә карарны ул, ничек кенә булмасын, тормышка ашыру өчен бөтен качен җигә инде. Мондый мәсьәләдә дилбегәне нык тота ул...
Соңгы өч-дүрт ел эчендә колхозчының тормышы ким дигәндә ике мәртәбәгә яхшырды, колхоз да бик үсте. Минем кыз фермада эшли, сыер савучы булып. Егерме яшь тә юк әле аның үзенә. Беркөнне шул кызым бер мең дә сигез йөз илле сум акча алып кайтып тоттырды миңа. Ул кадәр акчаны зур урында эшләүче улы да бирми әтисенә. Яңа йорт салып кергән яшь кенә сыер савучы, бозау, дуңгыз караучы кызлар рәттән безнең авылда. Әнә, Тукай кызы Рушанияне моннан нке ел элек сыер саварга дип идарәдә көне буе үгетләделәр. Көч-хәл белән риза булды. Хәзер алдынгы сыер савучы, зур гына, өр-яңа йорт салып ята. Менә ничек үзгәрде хәзер тормыш. Элегрәк мин дә берничә ел МТФ мөдире булып эшләдем. Ул вакыттагы хәлләрне күрсәң иде... Хәер, үзең белә торгансыңдыр, каладан кайткан кеше түгел. Хәйретдиновның яңа гына райком секретаре булып килгән чагы иде. Колхозга килеп, безнең ферманы да карап йөрде.; Соңыннан сорый миннән:
— Иртән сыерларга пи ашатасыз, абзый? — ди.
— Салам, — дим.,
— Ә көндез?
— Салам.
— Кичен?
— Кичен дә салам.
— Алай булса, бу сыерлардан сөт сорыйсы юк икән, ди. Үз буйларын үзләре күтәреп торуларына да рәхмәт, — ди.
«Менә бу дөрес, туры кеше икән, — дип уйлап куйдым, эчемнән генә. — Моңа кадәр «ни ашатасың?» дип сораучыны ишеткәнем булмады. «Нигә сөтне аз аласың?» — дип кенә бәйләнә торганнар иде.»
Ә хәзер терлек караучыларга да әнә никадәр акча биреп эшләтәләр, кукурузын, люцерын дисеңме үстерәләр, бәрәңгесен, чөгендерен, башкасын дисеңме тау-тау җитештерәләр...
Галимҗан абзый Хәеровка колхоз хәлләрен рәхәтләнеп, бик җәелеп сөйләп бирде, аннары ферма хуҗалыгын күрсәтеп йөрде. Галимҗан абзый ферма капкасын чыкканчы аны озата барды. Алар күптәнге дуслар кебек бик җылы саубуллаштылар.
Көн шактый җылы, яз кояшы бик тырышып үз эшен эшли иде: кичәге тар гына гөрләвекләр бүген чын-чынлап ташуга әверелгән — алар аша сикереп үтәргә кирәк. Нурулла чесанкасы белән ике-өч тапкыр батып та чыкты, әмма моңа аның әллә ни исе китмәде. Галимҗан абзый сөйләгәннәр турында уйланып барды ул.
Әйе, колхоз председателе турында райком секретаре да, Галимҗан абзый да бер үк фикерне әйттеләр. Хәйретдинов: «Партия кушканча эшли белә торган кеше», диде аңа карата, ә Галимҗан абзый «дөрес кеше, туры кеше», дип бәяләде. Партия кушканча эшләве, дөрес, гадел кеше булуы нәрсәдә күренә соң аның? Бу турыда Галимҗан абзый бик ачык әйтте, Хәеров аны үзе дә күрде: Габдриев үз кул астындагы кешеләргә, бригадирларга, идарә членнарына, гомумән халыкка ыша
нып эш итә. Менә шуңа аңа яше-карты ихтирам күрсәтә, шуңа күрә аны яраталар. Ә халык көченә, аның сәләтенә ышану зур көч ул. Партия Үзәк Комитеты да, Хөкүмәт тә совет кешеләренә бөек эш планнарын тәкъдим иткәндә халык көченә, халыктагы мөмкинлекләргә ышанып эш итә бит. Партия ышана: бу җидееллыкта совет халкы җан башына продукция җитештерү буенча иң бай капиталистик илләрне куып җитәчәк, коммунизм төзүдә бик зур уңышларга ирешәчәк. Совет кешеләре бу бөек ышанычка бәя бирә беләләр. Бу ышаныч аларны якты киләчәк өчен, коммунизм өчен көрәштә яңадан-яца батырлыкларга рухландыра. Әнә, XXI съезд карарлары халыкта нинди зур күтәренкелек тудырды!..
Хәеров шулай уйлый-уйлый күргәннәрен райком секретаре белән уртаклашу өчен ике катлы зур таш йортка — райком бинасына таба атлады.