Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШЕЛ ТӨСТӘ

яшел төстә булган бу пилотка Еллар үтү белән агарган.
Ләкин еллар
Кайнар ядрәләрнең Тирән эзен юа алмаган.
Капшап карыйм аны хөрмәт белән, Күз алдына килә яшь егет.
Автоматын кысып, ут эченә Ыргылганда корыч ук кебек, Туктап кала. Көчле ут көлтәсе Бөтереп ала аны үзенә. Тишкәләнгән пилоткасы гына Борылып кайта туган өенә...
Яшел төстә булган бу пилотка Вакыт үтү белән агарган.
Ләкин еллар кайнар ядрәләрнең Тирән эзен юа алмаган.
Яңасы да табылыр, Искесен дә
Мөмкин булыр иде ямарга. Ядрә өзгән гомерләрне генә Алмаштырып булмый яңага.