Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУЛЛАНУР ВАХИТОВ ТУРЫНДА КИТАП


П ермь китап нәшрияты В. Ис- **хаковның «Мулланур Вахидов» исемле очеркын рус телендә гаерым китап итеп бастырып чыгарды ’.
Күренекле большевик-революцио-нер М. Вахитовның тормыш ^юлы һәм эшчәнлеге әле һаман да бездә тиешенчә яктыртылганы юк дияргә була. Мулланур Вахитов акгвардия-челәргә каршы барган авыр көрәштә һәлак булганнан соң бер ел үткәч, танылган татар язучысы Г. Иб- раһимов эчке Россия мөселманнары эше буенча беренче комиссарның истәлегенә махсус багышлап бер җыентык чыгара. Аннан соң газета- журналларда төрле вакытларда М. Вахитовның замандашлары язган истәлекләр басыла. 1940 елда Татарстан дәүләт нәшрияты рус һәм татар телләрендә чыгарган «Атаклы кешеләрнең Казандагы тормышлары» дигән ике томлык җыентыкта шагыйрь Шәйхи Маннурның «Мулланур Вахитов» исемле биографик очеркы урнаштырыла. 1951 елда драматург Нәкый Исән-бәтнең «Мулланур Вахитов» исемле героик драмасы татар һәм рус тел-ләрендә чыга. Исемлек шуның белән тамамлана да.
Хәлбуки, Советлар властен ур-наштыру, хезмәт ияләрен якты тор-мышка алып чыгу өчен үз-үзен ая- мастан көрәшкән халык улының тормыш һәм көрәш юлын тиешенчә яктырткан тулы бер биографик очерк күрергә теләк укучыларда бик зур. Шуңа күрә В. Исхаковның китабын кызыксыну белән кулга аласың.
Китапка эпиграф итеп Мәҗит Га- фуриның Мулланур Вахитовка ба-гышлап язган шигыреннән өзек ки-терелгән. Автор үзенең хезмәтен шул рухта — Мулланурны халык күңелендә зур урын алган каһарман итеп сурәтләргә омтылган.
Казанда, Петербургта уку, сту-дентларның революцион хәрәкәтенә катнашу, халык тормышын якыннан өйрәнү Мулланурның дөньяга карашы формалашуында уңай йогынты ясый. Февраль революциясеннән соң ул большевистик юнәлештәге Мөселман социалистлар комигегы оешмасын оештыру буенча актив эшли. Комитет татар пролетариаты арасында социалистик идеяләр таратуда зур хезмәт күрсәтә.
Мулланур Вахитов оештыручы, оратор, көрәшче буларак Бөек^Ок-
тябрь революциясеннән соң аеруча
үсә.
Күләме ягыннан зур булмаган бу
китапта шушы батыр революционер-
ның тормышын һәм көрәшен күрсәтә
торган күп кенә кызыклы һәм
әһәмиятле мәгълүматлар китерелгән.
Вахитов тормышына караган кайбер
фактлар, материаллар һәм фотолар
китапта беренче тапкыр басыла.
Автор революционерның бала
чагына, яшьлегенә һәм революцион
эшчәнлегенә караган материалларны
шактый тулы җыйнаган, истә-
лекләрне һәм архив материалларын
киң файдаланган. Китап укучыны
кызыксындырырлык жа н л ы ә дә б и
телдә язылган.
Ләкин нигездә уңышлы бу хез-
мәтнең. кызганычка каршы, кайбер
кимчелекләре дә бар әле. Мәсәлән,
1917 елның мартыннан июль аена
кадәр В. Исхаков әйткәнчә (18 бит)
РСДРП (б) ның Казан комитетының
җитәкчесе Я- С. Шейнкман түгел,
бәлки В. А. Тихомирнов булган. Я- С.
Шейнкман Казанга 1917 елның
августында килгән һәм Октябрь ре-
волюциясеннән соң губерна партия
оешмасы һәм эшче-солдат депутат-
лары советы белән җитәкчелек ит-
кән.
Китапта цитаталарның кирәгеннән
артык булуын, ә файдаланган до-
кументларның күп кенә урында
кайдан алынганнары әйтелмәвендә
күрсәтергә кирәк.
ЛАулланур Вахитовның дөньяп
карашы формалашуын, аныңкайбе]
ялгышлары, ул хаталарның сәбән
ләрен күрсәткәндә авторның сике
реп-сикереп үтүе һәм нигездә, у/
мәсьәләне ача алмавы да хезмәтне
бер кимчелеге булып тора. Мулла!
нур Вахитовның 1918 елның 4-4
августта Казанны аклардан сакла;
өчен барган көрәштәге эше дә б® аз
күрсәтелүе укучыда ризасызльа
тудыра.
Гомумән алганда, бу китапта
укучылар кызыксынып укыячаклар
Шуңа күрә аңа уңай бәя бирм
мөмкин түгел.