Логотип Казан Утлары
Поэма

МОАБИТ ТОТКЫНЫ


Калмык шагыйре Даут Күгелтдинов Бөек Ватан сугышы елларында Берлиннең Моабит төрмәсендә газаплап үтерелгән татар сугышчысы һәм шагыйре турында поэма язды һәм ул аны шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлый. Әсәрнең төп герое Тимер исемле булса да, аның тоткынлык биографиясеннән кайбер детальләр тулысынча Мусаныкы шикелле итеп бирелмәсәләр дә, батырлыкка һәм үлемсезлеккә дан җырлаган бу поэманы без сөекле һәм баһадир Мусабыз истәлегенә күтәрелгән һәм күтәреләчәк поэтик һәйкәлләр исемлегенә куанып кертәбез. Журналыбызның бу санында укучылар игътибарына Даут Күгелтдиновның шул поэмасыннан кайбер өзекләр тәкъдим ителә.
Поэма, калмык поэзиясенә гомумән хас булганча, ак шигырь белән язылган. Оригиналда шигырь юлларының үлчәве һәм ритмы ирекле, ә рифмалар бе- тенләй юк. Өзекләрне шагыйрь Зәки Нури татар укучысына якынрак булган ритм белән һәм рифмалап тәрҗемә итте.
Поэмадан өзекләр
.../>омба көтеп курыккан бер илнең Мәркәзендә — ягъни Берлиннең Урамыннан уза машина — Үзе утсыз, үзе ашыга, Үзе җитез, үзё кара ул, һәм кара бер йортка бара ул.
Куркыныч һәм чиксез кара йорт Кара төндә күренә каралып. Оясы ул кыргый эшләрнең, Кабере ул тере кешеләрнең — Анда җанны утка аталар... Ул Моабит диеп атала.
Эзен салып Берлин ташына Менә шунда килде машина.
...Тоткын текәп карый башлады — Язмыш аны кая ташлады?..
Берлин төрмәсендә хәзер ул.
Исеме — Тимер, үзе — шагыйрь ул. Бу таш төрмә — гүя таш оя.
Тар бүлмәләр уйган таш кыя Белән аны мөмкин тиңләргә — Көннәр дә бер монда, төннәр дә.
Баш бәрелер диеп куркасың, Монда кергәч — буең иелгән. Ә тутыккан тимер койкасы Таш идәнгә кагып куелган. Бер тишек бар тимер ишектә, Лампа яна — кизү якты бар’
64
Кирәк — күрә, кирәк — ишетә Нишләвеңне синең сакчылар. Тәрәзәдә тимер рәшәткә, Стенада шәүлә — челтәрле. Зурмы урын? — Уйлап баш ватма, Өч атларга бәлки җитәрдер. Кандалалар әле посканнар, Тик идәндә чаба тычканнар...
Барысын, барысын Тимер карады, һәм, утырып, каты яралы Аягын ул чиште яңадан — Кан саркыла иде ярадан. Гимнастерка кигән иде ул, Тар якасын шуның капшады. Башын кинәт түбән иде ул, Тирән уйлар уйлый башлады.
«Күрешергә дип килгәч хатыным, Күз яшьләре чыгар атылып...» Төрмә җыры төште исенә.
һәм, ялганып берсе берсенә, Үткән көннәр китте күренеп. Утырды ул уйга күмелеп.
Уьгәч яшьлек малай чакта ул, Күз йоммыйча төнлә хәтта ул, Өйләрендә бетсә керосин, Яки сайлап учак тирәсен, Айлы чакта яки утырды — Бертуктаусыз китап укыды. Укыды ул шулар турында: Патша хакимлеге чорында һич курыкмыйча кемнәр көрәшкән Өмет нуры сибеп йөрәктән. Бутыркада, Шлиссельбургта Ач үлемнең үзен күреп тә Каршы торып явыз үлемгә Үлемсезлек өчен илендә Кем көрәшкән аямый үзен — Укыды ул шуларның сүзен, Фигнер, Морозовны укыды. Бар диеп тә белми куркуны, Шулар итеп үзен төрмәгә Яба иде. һичбер кемгә дә Сер бирмичә сынау алганда, Ышанмыйча һичбер ялганга Хаклык өчен кыю торды ул, Тәрәзәгә күзен борды ул, һәм караган чакта аны да Рәшәткәле итеп күрде ул. Я булмаса көннең берендә Хөкем иткәч үзен үлемгә Сакчыларны алдап качты ул, Төрмә ишекләрен ачты ул...
Шул чакларны шагыйрь уйлады.
. ,с. Ә.'. № 9. 65
«Эх, иртәрәк туып булмады! Утыз биш ел бары яшәдем... Ә син, язмыш, кая ташладың?»
Күз алдына килде
киткәндә Шаулап калган Казан каласы, Сораганы соңгы үпкәндә Җаны сөйгән газиз баласы: «Әти, әти, тизме кайтырсың, Табышмаклар миңа әйтерсең?» Күз алдына килде анасы: «Начальникны тыңла, балам, син!» Камиләсен — сөйгән хатынын, йөрәгенә иң-иң якынын Хәтерләде Тимер — гүя ул Анда һаман: «Саклан!» дия ул. Хәтерләде барлык дусларны, «Җиңеп кайт!» ны, «Сау бул, хуш!»ларны, Озатканда әйткән сүзләрне һәм озатып калган күзләрне. Күзләр, күзләр... моңсу идегез, «Кемнәр кайтыр икән...» дидегез...
...«Фелькишер Беобахтер» газетын Китермиләр бер дә аз итеп — Укыгыз дип һәрбер иртәдә һәр бүлмәгә аны кертәләр.
Белеп торсын, имеш, тоткыннар һәм һәрвакыт истә тотсыннар Фашизмның көче күплеген, Аны җиңәр көчнең юклыгын. Ә газетны укып кешеләр Тик кирәген генә эшлиләр: Күңел иләгеннән үткәреп Җилгәрәләр ялган чүпләрен.
Алдап язса газет бер эшне, Күңел аңлый барыбер дөресне. Басыла икән Геббельс чыгышы, Төрмә белә: фашист сугышта Бик әйбәтләп, димәк, кыйналган, һәм белеп тор шуны син алдан: Бер фронтта фәлән авылны Алдык, диеп газет кычкырса, Андый хәбәр булыр чи ялган!.. Шулай яза газет — кимендә Унлап шәһәр кулдан ычкынса: «Тактик чигенү бара» дисәләр— Немецләрне, димәк, кисәләр. Укый Тимер: «Немец Кавказдан Днепрга күченә...» Хак язган! Димәк, дошман кача Донбасстан, Арт санын су, күзен кан баскан! Днепрга, димәк, качалар! И Полтава, шаулы бакчалар,
Макталган як Пушкин җырында, Безнекеләр юлны ачалар, Коенырсың ирек нурында... Шулай уйлап Тимер куанды һәм шатланды тагын шуңа ул: Кәгазь булды! Менә ул алды — Кулда инде, кулда менә ул!
Кәгазь, кәгазь! Телсез зирәклек! Син һәркемгә бик-бик кирәк бит. Ә эшендә исә шагыйрьнең Син меңләгән тапкыр кадерле. Сине тапкан Кытай халкына Рәхмәт әйтеп йөрәк талпына. Кәгазь, кәгазь, булды чакларың, Урамнарда очтың чүп булып, Кайчакларда ертып ташладым — Кәрзиннәрдә яттың күп булып. Бүген исә, бүген Тимергә Тәндәге җан кебек кирәк син, — Бик күп уйлар туды күңелдә, Илтәласың шуны ерак син. Чарладым мин тормыш ташында йөрәкне һәм заман фикерен, — Син булганда шуның барсын да Киләчәкккә була җиткереп.
Үтәү өчен изге теләген — Сөйләттерер өчен йөрәген Сине Тимер, сине эзләде. Очкынланды менә күзләре — Инде бүген кәгазь тапты ул.
Кыштырдый ул, ак ул, якты ул! Ак тасмалар кисеп газеттан Бүген менә дәфтәр текте ул — Саклаулары җайлы булсын дип, Кош теледәй нәни итте ул. Шинеленең сүтеп җөйләрен Шул дәфтәрне ерак яшерде, йөрәк серен күкрәп сөйләр ул — йөрәге бит аның яшенле. Якасына яшереп озак ул Саклап йөртте карандаш үзәге, Вакыт җитте аңа чыгарга! Каләм итеп шуны тыгарга Сабына ул агач кашыкның Энә белән оя казыды.
Җырлап була! Күңел, ташып тул, һәр авазың, йөрәк, язылыр!..
...Башта бер уй, тик бер уй иде: — Каләмеңнән ялкын кой!—диде Уйлар аңа. Уйлар кычкырды, һәм, әйтерсең, аңа көч керде. Кәгазь алды, язып утырды — Дәфтәренә ялкын тутырды, Кабынды ул сихри көч кереп.
67
Куйгач ләкин кинәт йөткереп Авызына аның кан килде... Үпкә каны — кара кан иде. «Тоткын идем, авыру өстәлде..* Юк! Башкармый үлмәм эшләрне — Миң җиңәрмен сине, үлем, беләм, Мәңге үлм'и торган җырым белән!..»
...Шундый гүләү кинәт ишетелде, Күкнең төбе, гүя, тишелде һәм яудылар аннан бомбалар. Дошман җиренә сибелә мул алар! Бомба ява Берлин өстенә — Фашист өнен зур һәм кечкенә Бик күп бомба бүген актара... Төтен. Сөрем, һәр як — кап-кара. Чын күңелдән Тимер куанды, Бөтен хисе аның уянды, — Канатланып гүя китте ул, Үзе гүя бомба сипте ул. Күңелкәе аның очына: «Утыртып сез канат очына Туган илгә алып китегез, Җырларымны минем илтегез. Россияне килә күрәсем, Шатлык белән килә үләсем!..» Барздаускас — фашист хакиме Үзе керде бүген бүлмәгә. Карары шул: «Тимер, әй Тимер, Син моңарчы нигә үлмәгән?»... Таш идәндә Тимер Моратов Ята иде әрнеп, әлсерәп. Барздаускас утыра сорашып, Читтән башлый сүзне — хәл сорап:
— Моабит бу, тыныч бул бездә, Куркынычсыз урын — шул бездә. Ишә алмый аны бомбалар, Табалмыйлар монда юл алар. Шәп саклыйбыз сезне, шагыйрьне, Сез бит, шагыйрь, безгә кадерле!
— Рәхәт сезгә. Саклау — яхшы ул. Бәйрәм ашы — кара-каршы ул: Белеп торсын сезнең хөкүмәт,
һәм Гитлерың белсен — Албастың, Бездән шундый катгый хөкем әйт: Германия исән каласын Тели икән — безнең белән ул Үз урынын бүген алмашсын.
— Әгәр эшләр алай булмаса?
— Шулай кирәк. Бүтән юл — начар!
— һәркайда сез лаек кадергә, — Хөрмәтем зур минем шагыйрьгә.
— Күреп торам барысын көзгесез.
— Аңламыйсыз ләкин безне сез.
68
— Төшенермен тиздән һәммәсен!
— Ачыгырак сөйлик. Әллә сез...
— Бер кат күрү сезне бик җиткән, Германияне аңлыйм мин күптән.
— Шаяртасыз юкка, шагыйрь, сез, Илгә кайткач, — сез бит кадерсез Булачаксыз: ГПУ эзәрләр.
Кыен булыр сезгә түзәргә!..
— Шуңадыр шул безне саклыйсыз, Таш түбәләр белән каплыйсыз.
— Германядә төрмә күп түгел. Ә бүтәне исә юк түгел:
Матур кызлар, матур көйләр бар. Германиядә бик күп өйләр бар...
— Җир астында!..
— Безнең гаскәрләр
Тиздән тагын һөҗүм башларлар.
Мәскәүләргә табан булыр юл!
— Берлин аша ләкин булыр ул.
— Сез, язучы, Гитлер гаскәрен Аңлау өчен ахры яшь әле.
Тактикага, яшерен маневрга Төшенүләр, хәер, авыр ла.
— Бисмарк, Мольтке, Шлифен канатын Нинди генә утлар өтмәде,
Ә тактика һаман бетмәде, — Хәзер аны Гитлер яңартты, һәм сынамак булды сугышта. Версальдан да яман «уңышка» Китерә ул сезнең ватанны. Кисәттеләр күпме кат аны: Көнчыгышка күзең салма! — дип, Наполеон хәленә калма, — дип. Мольткеларның шәкерт яшьләре — Шәрикләре, шәриктәшләре Людендорфлар белән Кейтльлар:
— Сугышабыз! — диеп әйттеләр, һәм сугышка барып керделәр, һәм Паулюслы көчле гаскәрне Сталинградка илтеп бирделәр...
— Хәрби дәрес миңа бирергә Митинг түгел сиңа биредә.
Мин карцерда сине ишеттем, һәм, кызганыч, йомшак эш иттем. Исемнәрен я әйт, я безгә: Күпме бандит оешмагызда?
— Сүз бирелә икән, сүз алыйм да Әйтсәм әйтим инде дөресен мин: Күрәм менә хәзер күз алдымда Бандитларның иң-иң зурысын мин.
— Җитәр! Җитәр!
— Ләкин ул бандит Асылыр өчен җиргә туган бит...
Барздаускасның йөзе кызарды, Томанланып кинәт күз алды, Чырай сытты, кашын җимерде. Атар өчен шунда Тимерне Кобурына кулын сузды ул, Юкка иде ләкин — сизде ул, Парабеллум янда кермәгән, Шундый закон чөнки төрмәдә. Тик күзеннән агу сипте ул, Бер кычкырып аяк типте ул, Сакчыларга бирде әмерне:
— Чыгарыгыз! Белми кадерне...
Нәкъ шул чакта, нәкъ шул бүлмәгә — Бер кош керде очып төрмәгә^ Ак күгәрчен! Кара төрмәгә Тәрәзәдән очып керде ул.
Канатларын җилпеп бер мәлгә Тар бүлмәдә очып йөрде ул. Аны ахры бомба куркыткан — Качып кергән монда ул уттан. Карап торды палач аптырап, һәм, куллары кинәт калтырап, Шприцы төште идәнгә.
(Агулаучы иде бу бәндә.)
Курыкты сакчы: — Нәрсә булды бу? Ни галәмәт! Начар билге бу...
Ул да, эчтән нидер укынып, Баш киемен салды куркынып, Ә Тимергә шулчак аларны Рәхәт иде көлеп каравы.
— Менә кемгә, менә кемнәргә Тапшырганнар безне җиңәргә. Мескен җаннар! Мескен һәммәсе! — Тимер көлде, Тимер күзендә Кечерәйде дошман шәүләсе.
Тимер үлде... Тимер йөзендә Яшәү чаткылары сүнделәр. Ят бер илнең салкын көзендә, Белмим, аны кайда күмделәр...
...Илләр буйлап җилләр исәрләр, Моабиттан килер авазлар:
— Булсын өчен көннәр аязлар. Онытмагыз безне, исәннәр