Логотип Казан Утлары
Шигърият

АРСЛАН БЕЛӘН КУЯН


2>өтен урман дөньясына
Капыл гына
Таралды бер шундый хәбәр: «Арсланның баласы бар!»
Урмандагы бар ерткычлар, кошлар, кортлар, Иң вак бөҗәкләргә кадәр, Гөж килделәр,
Үзара тик шул турыда сөйләштеләр.
Куян шунда
Бөтен җәнлек дөньясында
Туган мондый куанычка хәйран калды.
Бераз торгач колакларын селкеткәләп, Җитез генә сикергәләп,
Ул Арслан торган якка китеп барды. Барып керде,
Арсланга бик олылап сәлам бирде һәм юнәлтте кылый күзен баласына.
— һич яман сүз әйтеп булмый монысына, — Диде Куян,— башкаларын күрсәт инде. Арсланның маңгаена күзе менде:
— Ничек инде башкаларын? — ди
шаккатып,— Берәр генә бала табам мин һәрвакыт, Бер бала һәр өч ел саен.
— Фи! — ди Куян, — әй ходаем, Өч ел саен берәр бала, Шуңа бөтен урман халкы хәйран кала!
Шул инде ул, җыен сукыр Юкны тукыр, Минем яз, җәй һәрбер айда Дүрт-биш бала тудырганны күрү кайда!
— Дөрес, балаң бик күп була, — ди Арслан, Сан ягыннан синең белән кем ярышкан? Ләкин, иркәм, шуны истән чыгарасың: Син куяннар тудырасың, Мин — арслан.