Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛЫНМА СҮЗЛӘР ҺӘМ ТЕРМИННАР ТУРЫНДА


ерничә ел элек Казан урам-нарының берсендә Падуан тираны — Анджело дигән гатр игъланы күреп, бу нинди тел- э язылган, мәгънәсе ничек, дип птырап калырга туры килде. Якын- ак килеп тикшереп карагач кына, оның татарча (!?) язылганлыгы эм биредәге бердәнбер татарча ы»ның тартым кушымчасы икән- еге беленде. Кеше аңларлык бул- -л дигәндә, һичшиксез, моны За- pi патша Анджело яки Падуан тиасы— Анджело дип язарга да чөмкин булыр иде, әлбәттә. Әмма өрҗемәче җиңел юл тоткан: Паду- шскийны Падуан (?) дип, тиранны •ираны дип әвеш-түеш китергән дә, □еге мәгълүм: Дом пичәткә барам шлыбына салып чыгарып җибәр- вн. Мондый хәлләр, кызганычка (аршы, еш кына очрый. Мәсәлән: В. районы үзәгендәге клубка кермәм, бер медицина хезмәткәре ха- 1ыкка йогышлы авырулар турында секция укый. Сөйләүченең авызыннан: инфекция, инфекцион авырулар, инкубацион период, диагноз, симптом һ. б. ш. хикмәтле термин-нар пулеметтан аткан шикелле аты-лып торалар. Аларны ишетеп, ба-шыңда эшкәртергә, төшенергә дә улгермисең, яңалары ява: эритро-цит, кох палочкалары, фагоцитлар, Ъпидемия, профилактика һ. б. һ. б. Шундыйлар. Кайбер өлкәнрәк агай-лар бик зур киеренкелек белән ко-лак салып тыңласалар да, йөзлә-
v. .с. ә.- № 9.
рендә аңлау, сөйләүченең логикасы артыннан ияреп бару күренми. Ха-лыкның күбесе сөйләшеп утыра, яшүсмерләр исә аеруча хикмәтле сүзләрне үзләренчә боргалап, көлкегә әйләндерәләр. (Халык кино көтә, югыйсә күптән таралып беткән бу-лырлар иде).
Менә бу мисаллар хәзерге телебездә алынма сүзләр һәм терминнар мәсьәләсенең, кайберәүләр уйлаганча, бик туры һәм җиңел генә хәл ителә торган нәрсә түгеллеген бик ачык күрсәтәләр булса кирәк. Дөрес, фәнни әдәбиятта, белгечләр белән белгечләр аңлашканда, махсус терминнарның бәхәссез кирәк булуын без инкарь итмибез, ләкин киң халык алдында чыгыш ясаганда, гомумхалык укый торган матбугатта шуларны ук: йогыш, йогышлы авырулар, авыруның яшерен чоры, авыруның төрен билгеләү, авыру билгеләре, кызыл кан тәнчекләре, кох таякчыклары, кисәтү чаралары кебек татарча синонимнар белән аңлату максатка якынрак килә түгел< ме соң?
В. И. Ленин нәкъ менә шундый чит сүзләр турында: «Рус телен без бозабыз. Чит сүзләрне кирәксезгә кулланабыз. Недочеты яки недостатки яки пробелы дип әйтергә мөмкин чакта нигә «дефекты» дияргә. Безгә инде чит сүзләрне кирәксезгә куллануга каршы сугыш игълан итәргә вакыт түгелме икән? Чөнки бу — безнең массага йогын-
97
Б
98
тыбызны кыенлаштыра»3,— дпп яза түгелме соң?
Шуңа күрә без тел мәсьәләсен үз-максат итеп алмыйбыз, һич! Телнең иҗтимагый һәм культура функ-цияләреннән чыгып, В. 14. Ленин өйрәткәнчә, массага йогынты ясау, культура-агарту чарасы булуыннан чыгып карарга тиешбез.
Мәгълүм ки, әгәр дә бер телдә фәнни-техник һәм иҗтимагый-поли- тик терминнар эшләнмәгән булса, бу телдә фән-техника тармаклары белән эш итү дә, китап һәм дәреслекләр, фәнни хезмәтләр һәм мәкаләләр язу да һәм, гомумән, уку-укыту һәм. халыкка аңлату эшләре алып бару да мөмкин түгел.
Димәк, безнең чорда, милләтләрнең дәүләт төзелешен, хуҗалык һәм культура тормышын социалистик нигездә кору һәм үстерү чорында, шул милләтнең үз ана телендә төзелгән атамалар һәм гомумән киң халыкка аңлаешлы, якын булган әдәби тел гаять зур, хәлиткеч әһәмияткә ия булып тора; шундый әдәби тел генә партия һәм хөкүмәтебезнең күрсәтмәләрен һәм карарларын халыкка тиешенчә җиткерә ала, киң катлау халык массаларын коммунистик төзелешнең югары максатларын аңлы рәвештә үтәргә рухландыра һәм туплый ала. Чөнки ана теле массаның күңеленә, хисенә турыдан-туры тәэсир итә торган, аларның сәләт-егәрлеклә- рен җәелдерә торган иң куәтле корал ул. Яңа җәмгыятьне төзүдә бу коралдан тиешенчә файдаланмау 1афу ителмәслек хата булыр иде.
Ләкин әдәби иҗат, тәрҗемә һәм термин төзү эшендә кирәкле төшен-чәгә тиң сүзне ана теленнән табып булмаган чаклар да була. Әдәби телнең элекке чыганакларына да, җанлы сөйләү теленә һәм диалект-ларга да мөрәҗәгать итәсең, төрле ысуллар белән яңа сүзләр дә ясап карыйсың, — барыбер термин итеп алырлык сүз килеп чыкмый. Менә шундый очракларда чит телдәге сүз яки терминны ана теленә кабул итү мәсьәләсе туа.
Башка телләрдәй сүз алуның иң элек
3 Ленин әдәбият турында. 1947 ел, 157 б.
тарихи нигезе бар. һәрбер тел, башлыча, үз сүз байлыгы, үз грам-матик чаралары нигезендә үсеп-үз- гәреп килсә дә, күп гасырлык та- рихи яшәеш дәвамында башка телләр белән дә бәйләнешкә керә, аларга үзеннән сүзләр бирә һәм үзенең дә сүзлек составына шул тарихи бәйләнешне чагылдырган мәгълүм бер күләм сүзләр кабул итә. Чөнки дөньяда халыклар бер-берсе белән политик, экономик, хуҗалык һәм культура бәйләнешләренә кермичә яши алмыйлар.
Татар теле дә үзенең тарихи үсеш дәвамында үз сүзләре белән беррәт- тәи борынгы кытай, монгол, гарәп, фарсы, фин һәм рус телләреннән дә) сүзләр ала килгән һәм аларны үз; сүзлек составының табигый байлыгы итеп үзләштергән.
Менә шуңа күрә без татар теленең сүзлек һәм терминология чыга-накларын билгеләгәндә, чит телләрдән сүз алуны инкарь итмибез. Ләкин моны теләсә нинди чит тел сүзенә һич тә кирәксезгә татар әдәби теленең ишекләрен киң ачып кую дип аңларга ярамый. Башка телләрдән сүз алуның махсус шартлары һәм чикләре анык билгеләнгән булырга тиеш. Югыйсә билгеле бер телгә алынма сүзләрне артык күп кертеп тутыру ул телнең үз яшәешен һәм халыкка аңлаешлы-лыгын киметүгә алып бара 2.
Башка телдән сүз һәм терминнар алганда, безнеңчә, түбәндәге якларга игътибар итәргә кирәк.
Алына торган сүз нинди дә булса яңа төшенчә яки, ким дигәндә, яңа мәгънә төсмере алып килергә тиеш. Шунда гына ана телендәге сүзгә караганда, чит тел сүзенә артыклык бирүнең һәм аны кабул итүнен мәгънәсе бар, шул чакта гына тел кирәкле яңа сүз һәм төсмерләр белән байый.
«Инглиз теленең шундый артык-лыгы бар ки, анда хезмәтнең ике төрле ягын белдерү өчен, ике ае-1 Е
2 Мәсәлән, XVIII—XIX йөз иске татар әдәби телендә язылган кайбер әсәрләрнең «татарчалыгы» бары тик җөмлә азагындагы иде, итте кебек ярдәмче сүзләрдән генә күренә.
7» 99
рым сүз бар. Куллану кыйммәтен тудыра торган билгеле бер төр хезмәт шогк дип атала, ...ә гомумән кыйммәтләр хасыйль итү labaur диелә...» «...бу инглиз теленең рухына бик ятышлы: ул конкрет әйберләрне германча сүзләр белән, ә абстракт нәрсәләрне алынма эо- ман сүзләре белән белдерергә ярата»
Хәзерге татар әдәби телендә дә шундый ук хәл күренә: аерым әй-берләр ясауны — «эш» дип, үз сүзебез белән, ә гомумән кыйммәтләр барлыкка китерүне .«хезмәт» дип алынма сүз белән атыйбыз. Менә мондый парларда абстракт мәгънәле сүзне күбрәк чит телдән алганбыз.
Чит тел сүзләренең абстрактлыгы каян килә соң? Чит сүзләрнең тышкы төзелеше (тамыр, кушымчалары) күбесенчә аерымланмый. Шунлыктан туры, конкрет мәгънәләре дә тел белгечләреннән башкаларга сизелми. Аннан соң шунысы да бар: алынма сүз яки термин үзенең бөтен мәгънәләре белән түгел, бәлки бер гомуми терминологик ..мәгънәсе белән генә килеп керүчән. Чөнки сүз алу ул һәрвакыт икенче Йер халыкның танып-белү һәм гомумиләштерү уңышлары белән файдалану дигән сүз.
Ләкин бу тенденция башка мөм-кинлекләрне дә инкарь итми. Ана теленең үзендә дә бер төркем сүзләр әкренләп гомумиләшүгә баралар. Димәк, фәнни атамаларны, гомуми төшенчәләрне чит сүзләрдән генә төзергә ярамый, икесен дә рациональ файдаланырга кирәк: дәрес — сабак, белем — гыйлем, йөз — гасыр, зәвык — татым, галим — укымышлы, бина — йорт, өй һ. б. ш.
Кайбер очракларда үзеңнеке го-мумирак, чит телдән алынганы конкретрак булган чаклар да була (язу — хат, белем — фән, билге — хәреф һ. б.). Чөнки һәр тел үзенә [җитмәгәнне алырга тырыша: абстракт мәгънәле сүз юк икән — аны ала, конкрет мәгънәле сүз юк икән — монысын ала. Башта конкрет мәгънәдә генә алынган сүз, соңыннан фәнни-абстракт мәгънә-сендә дә кабул ителергә мөмкин. (Материя башта ситсы, тукыма мәгънәсендә, аннан соң фәлсәфи мәгънәдә, гомумән матдият мәгънә-сендә алына.)
Шулай итеп, әдәби тел һәм тер-минология өчен төрле-төрле гому-миләштерү баскычларында торган сүзләр кирәк була: материя — матди — матдә — җисем — предмет — нәрсә — әйбер — оуиһаз — өстәл.
Әдәби телнең синонимнарга бай булуы, термин төзү чыганакларын һәм мөмкинлекләрен дә арттыра. Гомумән әдәби тел төрле мәгънә төсмере булган сүзләрне һәр яктан тупларга, үз эченә алып эретергә, сеңдерергә омтыла. Мәсәлән, татар теленең синонимнар тезмәсе баеган- нан-байый бара:
1) кат, катар, саф, ара, рәт, тезелү, тезем, тезмә һ. б.
2) юл, ысул, алым, метод, стиль һ. б.
Татар әдәби теле ряд — рәт һәм саф сүзен үзләштерә алган кебек, метод белән ысул, эслүб һ. б. да үз эчендә эретә ала, билгеле. Аларнын барысы да кирәк, мәсәлән: «Хәзерге көндә алар яңа, тизләтелгән алымнар белән эшләүне киң жәелдерә- ләр. Турбина белән тизләтелгән ысулда бораулауны — нефть коеларын казып төшүдә иң яхшы нәтиҗәләр бирә торган алдынгы методны— Мотаһар Нургалиев һәм Александр Юдин иптәшләр башлап җибәрделәр» 1 2.
Матурлык — ямьсезлек, акыллы-лык—акылсызлык, данлылык — дан-сызлык, чисталык һ. б. ш. төшенчә-ләргә татар теленең сүз һәм әйтел-мәләр хәзинәсе шактый бай, ләкин шулай да әле язганда сүз җитмәүдән аптырыйбыз. Бу — тел хәзинәсенең җыелып бер бөтен хәлендә тупланмаган булуыннан килә. Рус һәм башка телләрнең берничә йөз мең сүзне эченә алган сүзлекләре
100
белән чагыштырганда, безнең сүз-лекләр бик кечкенә, әлбәттә. Гарәп телендә исә 10—50—100 әр томлы сүзлекләр булуын, бер төшенчәгә хәтта 500—1000 сүз (мәсәлән, дөя, арыслан төшенчәләренә) булганын искә алсак ь, телебезнең сүз байлыгын туплау һәм арттыруда безгә әле бик күп эшлисе булганы ачык аңлашылыр.
Без, терминнарда синоним сүзләр булмаска тиеш, бу терминологиянең чуарлануына китерә, дигән кагыйдәне ятлап алганбыз да шуны кабатлыйбыз. Чынбарлыкка туры киләме, юкмы — уйламыйбыз. Ә бит терминнар куллануда безгә үрнәк булган марксизм-ленинизм классиклары кайбер төшенчәләрне бер төп термин астында аңлатсалар да, соңра әсәрнең стиль соравы, тел татымы һәм әдәби эшләнеш таләп иткәнчә, бер үк сүзне күп кабатламас өчен, төп терминга өстәмә рәвештә аның мәгънәдәш синонимнарын да кулланалар. Мәсәлән: гносеология, теория познания һ. б. рус әдәби телендә: лингвистика, языкознание, языковедение һ. б. Термин, номенклатура, «техническое выра-жение», terminus technicus, название, наименование һ. б. сүзләр (һәрберсенең үз мәгънәсе булса да) стилистик максатлар белән бер- берсе урынында йөртеләләр. Татар әдәби телендә дә лингвистика, тел белеме, тел гыйлеме һ. б. ш. рәвешчә кулланыла. Термин белән бергә аңа мәгънәдәш атама исемләү сүзләрен кулланабыз. Соңгылары бигрәк тә номенклатура, название, наименование гә туры киләләр 4 5.
Димәк, терминология өчен зарарлы синонимнар һәм файдалы синонимнар булуын билгеләргә һәм шуннан чыгып эш итәргә кирәк. Зарарлы синонимнар ялгыш мәгънә бирәләр, файдалы синонимнар исә контекст соравы буенча шул ук төп терминологик төшенчәне белдерү өчен кулланылалар.
Аннары терминнар фәнни, публи-цистик яки әдәби әсәргә кергәч, шу.:
4 в. А. Звягинцев, История арабского языкознания, краткий очерк, изд-во Московского университета. 1958 ел, 10, 11, 46, 53, G1, 62, 76 битләр.
5 Гарәп теленнән кергән истилах (атама, термин) сүзе исә инде бөтенләй искергән һәм кулланылмый.
1 Зур совет энциклопедиясе. II басмасы. 266, 525 битләр.
жанрга карата куелган тел, стиль, ипшалау культурасы таләпләре аларга да кагыла. Терминның дөрес булуы, төшенчәне төгәл белдерүе белән бергә, әсәрдә аның артык куа кулланылмавы, тел татымына жа- вап бирүе, сүз-җөмлә сөрешенә килешле булуы, укучының белен дәрәҗәсенә туры килүе һ. б. шун-дый таләпләр куела. Аерым терминнар исемлегендә, сүзлекчәләрдә исә болар искә алынмый. Шуңа күрә без иҗат-язу практикасында шундый стиль таләпләре белән очрашабыз да аптырап калабыз һәм еа кына ялгыш хәл итәбез.
Шулай булгач, терминнар эшләгәндә телдәге бөтен вариантларны да истә тотарга кирәк. Бер төп терминны төшенчәнең төгәл атамасы итеп алу — әле ул аның гадәти синонимнарын әдәби телдән чыгарып ташларга кирәк дигән сүз түгел.
Әдәби тел бит ул фән теле гена түгел, ул терминнардан гына тормый, аның хезмәте бик киң. Әгәр без төп фәнни терминнар кабул иту белән, әдәби телдәге башка вариантларны инкарь итсәк, аларнь куллануны тыйсак, зуррак-киңрәь максатлы булган әдәби телебезга зарар итәр идек һәм нәтиҗәдә безнең телебез тараер, ярлыланыр иде, коры-төгәл «фән теле» булып кына калыр иде. Әдәби телебезнең фәнни тармагының гына түгел, башка жанр-стильләренең дә үсүе, баюы интересыннан чыкканда аерым персонажларның ларын ачу, иске заман бирү һ. б. өчен), безгә пре< тель, культура, цивилизация, политика, держава, семья һ. б. ш. сүзләр дә, рәис, мәдәният, сәясәт, мәмләкәт, гаилә кебек сүзләр дә кирәк була. Алар барысы да әдәби телнең хәзинәсендә яшәсен, контекстына, урынына, стилистик шартына, жан-рына карап, беренчеләре — төп атама, икенчеләре өстәмә мәгънәдәш сүзләр буларак кулланылсыннар диясе килә.
Терминнар һәм т е р м и н ол оги я әдәби телне баету өчен хезмәт итә бит, ә һич тә ярлыландыру өчен
(мәсәлән, характер- колоритын >дседа*
101
түгел. Мәгълүм ки: әдәби телнең функцияләре бик -киң һәм төрле, ул иҗтимагый тормышның барлык як-ларына үтеп керә. Әдәби телиең тар бер махсус өлеше булган фәнни стиль һәм терминологиянең хезмәте, башлыча, логик төгәл төшенчәләр белдерүдән гыйбарәт, моның өчен исә әдәби телдә шуңа ярашлы сүз байлыгы булырга тиеш. Икенчедән, әдәби телнең үзәгендәге Mail тур әдәбият стиле, шигърият, проза, сатира һ. б. стильләренең максаты— тасвирлы, сурәтле, хисле, кү- тәренке-тантаналы яки көлкеле төшенчәләр белдерү. Моның өчен дә әдәби телдә шуңа ярашлы сүз байлыгы булырга тиеш. Шуның белән бергә мәгънәне ике якка карата да битарафрак белдерә торган гади көндәлек сүзләр маясы да була.
Безнең татар әдәби телен эшкәртү тарихында соңгы елларгача әдәби телне бары тик төгәллек ягыннан гына төзәтергә, чистартырга тырышу бик ачык чагылды. Коры- төгәл сүзләрдән генә торган начар тәрҗемәләр теле, көндәлек газета теле әдәби телнең бердәнбер үрнәк күренеше итеп куелгалый башла- Гды; матбугат эшчеләренең кайберләре бөтен әдәби телне шуңа карап тигезләргә тырыштылар. Бу, билгеле, ялгыш иде. Фәнни стиль, фәнни терминологияне эшләү бик кирәк, ул тарихи зарурый нәрсә. Әмма аның принципларын гомумән бөтен әдәби телгә карата кулланырга, җәяргә ярамый.
• Терминологик сүзлекләрдә бер төшенчәгә бер генә термин куярга да мөмкин. Ләкин чынбарлык асылда моның киресем күрсәтә. Гамәлдә һәрбер әдәби телдә һәм аның фәнни-техник терминологиясендә сино-нимнар бар, алар котылгысыз рәвештә яшиләр. Шулай булгач, мондый гомуми таләп кую белән генә эш бетми. Югарыда әйткәнебезчә, файдалы һәм зарарлы синонимнарлы аера белергә һәм сүзләрне урынлы кулланырга кирәк.
Аннары, бер телдә кабул ителгән чит сүзнең, икенче телдә дә кабул ителүе мәҗбүри түгел. Мәсәлән, рус телендә тире, дефис сүзләр бар бит, алар алганнар, нигә безгә алмаска?— дип кую бу очракта дөрес түгел. Рус телендәге хәл белән татар телендәге хәл һәрвакытта да бер үк булмаска да мөмкин бит.
Чыннан да, рус теленең үз сүзләре булган черта — черточканьщ кулланылышы инде башка төрле мәгънәләргә беркетелгән (башка бер ямьсез сүзгә охшавы да аны мәктәпкә кертүгә комачаулый булса кирәк: черта — чорта, черточка — чорточка һ. б.
Бездә эш бөтенләй башкача. Cw- зык һәм сызыкчаның андый комачау булырлык формасы һәм мәгънәсе юк, шуңа күрә аларны тыныш тамгалары атамасы итеп бик иркен кулланабыз. Сызык һәм сызыкча булганда, тире, дефис татар теленә һичнинди яңа мәгънә алып килми, икенчедән, кирәксез охшаш сүзләр генә тудыра (бездә тире—«кожа» дигән сүз дә бар бит әле).
Алына торган сүзнең аваз ягы, тышкы формасы, әйтелеше дә уңай булуына, татар теленең аһәңенә ятышлы булуына да игътибар итәргә туры килә. Мәсәлән:
Нефть кебек нечкә ть тартыклы иҗек калыбы татар телендә юк. Шуңа күрә бик яхшы русча белгән кеше дә, татарча сөйләгәндә, нефт дип әйтә. Радиодагы дикторның ты- рышып-тырышып нефть дип «нечкәлек» чыгаруы бары тик татарча сөйләгәндә, чит сүз катнаштыру кебек кенә булып яңгырый. Бу сүзне бары тик нефт рәвешендә генә үзләштерергә мөмкин, ть хәлендә исә үзләшмичә чит сүз булып торачак. Ул ть бит бары рус телендә генә туган күренеш, асылда ул чыгышы белән нафта (чагыштыр: нафталин р. Шулай итеп, бу сүзне нефт, нефтче рәвешендә кабул итү генә татар теленә туры килә.
Кайбер чит сүзләр һәм формалар әйтелеш өчен авыр, бигрәк тә күп иҗекле сүзләр, тартыкларның өелеп килүе һ. б. Мәсәлән: корабль, киоск, кровать, Свердловск, Минск һ. б. (телдә алар кораб, киоскы, карават, Свердловски, Мински дип әйтелә).
102
Кайбер очракларда чит сүз ана телендәге берәр сүзгә охшавы арка-сында алынмый: телеүзәк (чагыштыр: тиле) һ. б. Әдәби тел үсешендә ягымсыз-ятышсыз тезмәләрдән сакланырга тырышу, гомумән, һәр-вакыт җанлы тенденция. Мәсәлән: бегу урынына язу, сабак урынына дәрес алыну, йомшатып, эвфемизмнар белән әйтү (бәвел, тәрәт) шу- ңардан туа. Шәрыкъ (көнчыгыш) сүзе, әле һаман да кулланыла, әмма гареп (көнбатыш) инде бөтенләй төшеп калды, аның гарәп сүзе белән буталу мөмкинлеге бар. Ярмо (1. изү, изелү, золым, боендырык, бәйлелек; 2. үгез камыты, муенды- рык) сүзе татарның ярма (крупа) сүзе белән якынлаша. Шуңа күрә К. Нәҗми аның урынына бик урынлы итеп боендырык сүзен куллан-ган (к. «Язгы җилләр»).
Гомумән, билгеле бер сүзне (чит сүзме, үзеңнекеме — барыбер) кабул итү өчен, аның нинди дә булса артыклыгы, үткенлеге булырга тиеш. Терминнарда бигрәк тә эчке логик тапкырлык — мәгънәне кыска, төгәл, тулы чагылдыру; матур әдәбиятта исә сүзләрнең сурәтле, шигъри хисле, сатирик үткен булулары һ. б. кирәк. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң татар телендә ясалган йөзләрчә терминнарның җиңел кабул ителүе дә алар- ның нәкъ менә шул иҗади бөтенлеге, эчке форманың ачык-аңлаешлы булуы белән бергә, тышкы формаларының да эчтәлеккә төгәл тәңгәл килүе белән аңлатыла: эчтәлек, көндәлек, йогынты, элемтә, кулланма, төшенчә, аксым һ. б., Һ*. б.
Соңгы елларда исә татар теленең сүз ясау чараларын тиешенчә эшкә җигеп, яңа сүзләр ясау бик азайды. Минемчә, без, күбесенчә, сүз алу белән мавыгабыз. Алына торган сүзләрнең татар телендә үзләшергә мөмкинлеге бармы, юкмы — ул турыда уйламыйча эш итәбез. Дөрес, сүз алуның закончылыклары һәм чикләре әле тиешенчә ачыкланмауның да моңа тәэсире булды. Ләкин ачык принципларны һәм хакыйкатьләрне бозып эш итү дә бездә еш очрый.
Чит сүзләрне артык күп алу ягын-дагы иптәшләр, гадәттә, практикага, сөйләү теленә сылтау ясыйлар. Ләкин бит әдәби тел төзек һәм нор-малаштырыла торган тел күренеше буларак сөйләү теленең барлык вак- төякләрен һәм стихияле авышуларны үзенә нигез итеп ала алмый. Аеруча тел шапшаклыгы, сөйләм культурасы җитмәү сәбәпле кулланылган һәрбер чит сүзгә әдәби телдә урын биреп аларны законлаштыру, һичшиксез, әдәби телнең үсешенә каршы килә, аны чүпли, жаргонлаштыра. Мәсәлән: ухаживать итә, командировать итә, дом печатью төштем һ. б. ш. к.
Татар телендә генә түгел, гомумән телләрдә фигыль сүз төркеменнән булган алынмалар бик аз очрый. Асылда фигыль алынмый. Фигыль тамырлар бары исемләшкән хәлдә генә кабул ителә. Шулай булгач,—ать итә калыбында сөйләүләрне дә, язуны да әдәби тел чикләренә сыя торган күренеш дип исәпләп булмый, аны кагыйдәләш- терергә тырышучылар «практиканта сылтанулары белән ялгышалар булса кирәк.
Башка телләрдән артык күп сүз алуны яклаучылар, гадәттә, ана теле ярдәмендә сүз ясау тәҗрибәләрен, күренешләрен «уйдырма» дип атыйлар, «ясалма (ясалган) сүз» дигәнне дә тик шул мәгънәдә генә аңлыйлар. Телнең җанлы сүз ясау калыпларына туры киләме, юкмы — ул турыда уйламыйча, сызымта (ерактан күксел тау сызымталары күренә иде) — очертание, тәнви — телесный, физический, алгарыш — развитие, прогресс; хисаплама — расчет, сыйфатлама — характеристика, татым — вкус, бәяләмә — отзыв, ниятләмә — замысел кебек сүзләрне башта ук кире кагалар, яңа сүзләр ясауны инкарь итәләр. Әмма яңа сүзнең бераз сәерлеге аның нәкъ менә шул «яңалыгы» белән генә аңлатыла бит. Бөтен яңа сүзләр дә беренче башлап укыганда, ишеткәндә сәер тоелалар, ә икенчесендә инде ул шактый ятышлы булып сиземләнә, соңыннан исә аның яңалыгына бөтенләй игътибар да ителми (күзаллау, үзкыйммәт, үз-
103
яшәеш кебек йөзләрчә яңа сүзләрнең тарихы шундый).
Тел культурасы өчен көрәшне пу-ризм белән бутарга ярамый. Дөрес, алар мәгълүм тарихи чорларда бер- берсенең дәвамы булып мәйданга чыгалар. Әдәби тел чит сүзләр белән артык чүпләнгән вакытта телнең сафлыгы өчен көрәш һәрвакыт бераз мавыгуларга китерә, «уртача чистартучылар» белән бергә, бөтенләй «себереп түгүчеләр» юнәлеше дә туа. Соңыннан, бераз тәҗрибә туплангач, үткәннәргә әйләнеп карый башлагач, кирәксезгә чыгарылган кайбер сүзләр берәм-берәм кире дә кайталар.
һәрбер алынма сүз сынау үтәргә тиеш һәм үтә дә. Тиешле сүз әле ана телендә табылмаган яки ясалып өлгермәгән чакта, вакытлы һәм шартлы рәвештә чит сүз кулланылып йөртелә. Мәсәлән: критика, быт, связь, развитие, итог, изделие (эшләнмә), остановка (тукталыш) һ. б. ш. сүзләр кулланылды. Ләкин алар бервакытта да татар әдәби телендә чын тотрыклы алынма сүз дәрәҗәсенә җитмәделәр. Менә шундый телдә вакытлы рәвештә, тар мәгънәдә генә алынган сүзләрне законлаштыру, сүзлекләргә кертү, безнеңчә, дөрес түгел: работник (хез-мәткәр), отклик (яңгыраш), отчет (хисап), отпор (типкен), вкус (зәвык, татым) һ. б. һичшиксез татарча тиңдәшләре йөртелергә тиеш.
Чит тел терминнарын язганда график принцип кулланыла һәм бу әдәби сөйләмгә дә тәэсир итә. Ләкин алынма сүз телдә озак йөри торгач, котылгысыз рәвештә бераз үзгәрә, шушы телдә үзләшә башлый. Менә бу үзләшү процессы берничә баскыч үтә:
а) чит тел сүзе шартлы рәвештә ■.уз графикасында кулланыла һәм бу очракта әле алынма сүз булып та хисаплана алмый. Мәсәлән, рус текстында латинча сүзләр; элекке гарәп, яңалиф шрифтында рус хә-рефләре белән язылган сүзләр;
б) ана теле язуына күчерелеп яки күчерелмичә «...» билгеләре эчендә яки җәя эчендә шартлы рәвештә кулланылган сүзләр. Мәсәлән: рус телендә «род» кушымчалары дигәндә. Болар да әле чын алынма сүзләр түгел;
в) ана теле текстына чит сүзнең тулы формасы белән кертелүе: корабль, кровать, нефть;
г) чит сүзнең кушымчасы төшеп калуы һ. б. кыскару (квартир, кораб),
д) фонетик һәм график яктан үз-гәртелү, сөйләү теленә якынлаштыру (карават, фатир).
Шулай итеп, алынган чит тел сүзләре телдә йөргән саен (әгәр дә алар вакытлыча гына кабул ителеп ана теле сүзе белән алмаштырылма- салар) үзләшә баралар — бу алар- ның мәгънәсендә дә, әйтелеш һәм язылышында да чагыла бара. Сүзнең үзләшүе аның беркадәр үзгәрүе белән янәшә бара һәм шулай булмый мөмкин дә түгел. Мәсәлән: рәт (ряд), келәп (кляп), кләймә (клеймо), кенәри (канарейка), карават (кровать), эшләпә (шляпа) дип әйтү, язу бу сүзләрне татарчага әйләндерә. Ә җәя эчендә күрсәтелгәнчә булса — алар башка тел законнары буенча, башка тел сүзләре булып яңгырыйлар.
Билгеле, алынма терминнар телгә беренче (бигрәк тә язу аша) кергәндә, аларның киләчәктә ничегрәк булып үзгәрәчәген белү авыр; алдан фараз итеп кенә терминны башта ук бозып язарга ярамый, бу — сүзне танымауга китерә (революцияне—эривәлүтсиә дип язу кебек). Моны тәмам хәл итүне телнең үзенең табигый үсешенә калдырырга кирәк (кукуруза — кукуруз кебек).
Алынма сүзләрне морфологик, фо-нетик һәм график яктан беркадәр үзгәртү — ул чит сүзләрне үзләш-терүнең, телне баетуның бер формасы. Чөнки шушы телнең закон-ка- гыйдәләренә, тәиенә-табигатенә, тө-зелешенә буйсынмый торып, ул үз сүзебез булып табигый рәвештә сүз-леккә керә алмый, һаман чит сүз булып кала бирә. Ләкин бу алымны, башлыча, югарыда күрсәтелгән гади сүзләргә карата кулланырга кирәк, махсус терминнарның исә киң халык теленә кергәннәре генә бераз үзгәртелә. Әмма сүзне танымаслык
104
итеп бозарга ярамый. Мәсәлән: гүп- чим, чәпчим, чүтеки, кәмисия, сәлам, бәлә, җондыз, забуд, калхуз, прахут, кәкәви һ. б. шундыйларны әдәби тел үзенең нормасы итеп кабул итә алмый. Әдәби әсәрдә исә, геройның гади сөйләмен күрсәтү өчен, болар да стилистик максат белән кулланылалар.
Рус теле дә, башка культуралы телләр дә шундый ук юнәлештә эш итәләр. Чит сүзнең, терминның тамыр өлеше график принцип белән языла (латинча, грекча якын итеп). Әмма сүз азаклары һәр телнең үз табигате буенча формалаштырыла: французча partei — русча партия, французча comission — русча комиссия һ. б. ш. кебек.
Алынма сүзләрне татарча кушым-чалар белән фомалаштыруның да әһәмияте зур, бу аларны үз сүзебез итә. Мәсәлән: -лык-лек., -ыш-еш, -чанлык-чәнлек, -лылык-лелек, -лаш- тыру-ләштерү һ. б. кушымчалары булганда татар теле өчен -ый-ий, -ский, -ство, -ность һ. б. шундый кушымчаларның кирәге юк, без аларны татарча: политик (политический), идеяле (идейный), министрлык (министерство), теләктәшлек (солидарность) дип бирәбез. Издательство сүзенең үзләшмәвенең дә бер сәбәбе аның артык озынлыгы һәм татар теленә гомумән алынмый торган -ство формасы булуында иде.
Әгәр дә чит телдәге кушымча кон-кретрак мәгънәдә икән, ул чакта без аларны аерым хәл итәбез: коммунизм, реализм (боларны коммунистлык, реалистлык дип булмый), электричество (электр — монда кушымчаның гомумән кирәге юк, тамыр да җитә).
Шуңа күрә төрле агым-юнәлеш атамаларын төзегәндә, һәр очракта -изм, -анство, -ник, -ист, -ец, -ор, -ер кебек чит тел кушымчаларын алуның кирәге юк, татарча кушымчалар да мәгънәне дөрес бирәләр. Мәсәлән, -чы, -че (ленинчы, халыкчы, трак то р ч ы, спортчы...) юнәлеш, агым, профессия кешесен белдерүче универсаль кушымча булып тора. Мәсәлән, народник, народниклык терминнарын да халыкчы, халыкчылык дип кертергә бик мөмкин, чөнки бу терминнар аңлатылган вакытта, аның тарихы халыкка бару, ха- лык арасына китү турында аңлаты-. ла, шулай булгач халыкчы сүзенец. терминологик мәгънәсен аңламас, лар, бу сүз кермәс, дип шикләнерга урын юк.
Чит сүз һәм терминнарның үзләшүе тел ягыннан гына түгел, иҗтимагый яктан да бара. Башта алар тар бер катлауда (фән-техниканьиц махсус бер тармагында, профессия-! дә) кулланылалар. Аннары гомум- фәнни, гомумтехиик атама булып әвереләләр. Шуннан сон инде алар фәнни-популяр әдәбиятта, газет- журнал хәбәрләрендә, радиода һәм гомуми әдәби телдә кулланылышка керәләр. Аннан соң бөтен халык белә торган актив сүз булып әверелә, очеркларда, прозада кулланыла. Тагын да үзләшкәч, поэзиягә, фольклорга үтеп керә. Мәгълүм ки, әдәби һәм халык телендә тәмам үзләшеп җитмәгән сүз поэзиягә килеп керсә, урынсыз тоела, ямьсез яңгырый, килешми (гадәттә, андый сүзләрне варваризм диләр, техник терминнар белән артык мавыгу да әдәби әсәрдә шундый ук ятышсыз тәэсир калдыра). Әмма чит тел сүзе тәмам үзләшкәч, әдәби телнең барлык жанрларында нәкъ үз сүзебез кебек та-бигый кулланыла башлый.
Шулай итеп, чит телләрдән сүз һәм термин алу ул гаять дәрәж.әдә катлаулы бер мәсьәлә. Кирәкле бер сүзне, терминны «тоттың да сүзлеккә яки китапка язып куйдың» белән генә эш бетми әле, аның озын һәм ураулы үзләшү процессы узасы бар. һәм бу мәсьәләне алагаемга гына, бөтен терминнарга һәм чит сүзләргә карата бертөрле генә, хәл итеп булмый, һәрбер аерым очракта сүзгә махсус якын килергә, аның әнә шул барышта нинди урын тотуыннан чыгып эш итәргә туры килә.
Аннан соң алынма сүзләр һәм терминнар мәсьәләсендә дөрес юл тоту өчен, хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән, гамәлдәге термнноло-
105
гия принциплары буенча өш итәргә кирәк.
1) Татарча фәнни-техник һәм иҗ- тимагыи-политик терминология киң халык массасының фәнни һәм политик төшенчәләрне ана телендә үзләштерү һәм эш итү максатын күздә тотып төзелә.
Нигә апа телендә? Чөнки мил-лионлаган халык массалары культура, политик һәм хуҗалык үсеше юлында бары тик ана телендә, милли телдә генә зур уңышларга ирешә ала. Шуңа күрә татарча терминнар төзүдә төп нигез булып, иң элек татар теленең үз байлыгы хезмәт итә. Нинди дә булса бер чит телгә генә юнәлеш тоту тулысынча кире кагыла. «Демократик дәүләт төрле телләрнең тулы иркенлеген шартсыз танырга һәм бер телнең башкалардан һәртөрле привилегияләрен кире кагарга тиеш. Демократик дәүләт иҗтимагый эшләрнең һичбер өлкәсендә, һичбер тармагында бер телнең икенчесе тарафыннан басылуына, кысрыклануына юл куймаячак»
2) Сүзләр алу туган телдә тәңгәл >сүз булмаган һәм үз чаралары белән яңа сүз ясап булмаган очракта гына мөмкин. Шулай итеп, татар әдәби теленең терминологиясен төзүдә икенче, ярдәмче чыганак булып хәзерге рус әдәби теленең терминологиясе хезмәт итә.
3) Иң элек ана телендәге сүз бай-лыгына мөрәҗәгать ителә һәм тү-бәндәге катлаулардан файдаланыла:
а) Әдәби телдә элек-электән кул-ланылган әзер сүзләр һәм атамаларны куллану: алкыш — аплодисмент, илче— посол, илчелек — посольство, өлкә — область, алмашу — обмен, бат күтәрү — восстание, уңай — положительный, кире—отрицательный, аклау — реабилитация һ. б.
б) Җанлы сөйләү телендәге сүзләрне әдәби телгә кертеп тиешле мәгънә салу: почмак — угол, учак — костер, төбәк — куст, зона, тарлама — водопад, буа — плотина, җәйләү — лагерь, аран һ. б.
в) Диалекталь сүзләрне термин-лаштыру: җайдак — всадник, тәңгәл — тоджественный, эргәдәш, —
6 В. И. Ленин. Әсәрләр, IV басма (русча), 20 т., 204 6.
7 Башка гади мәгънәләрендә тәрҗемә ителәләр: совет — киңәш, киңәшмә; союз — берлек, берләшү; удар — сугу, бәрү.
смежный һ. б.
г) Күптән үзләштерелгән алынма сүзләрне рациональ файдалану: канун, закон; хөкем, суд; гаилә, семья; ок;әмгыять; социаль-иэ^тима- гый; махсус (специаль) һ. б.
д) Үзләштерелмәгән, тәмам ис-кергән гарәп һәм фарсы сүзләрен бүгенге әдәби телнең актив терми-нологиясе итеп файдаланып булмый, чөнки алар урынына яңа сүзләр ясаганбыз, яки халыкара атамалар алганбыз: рыязыять — математика, гыйльме рух — психология, вазаифель-әгьза — физиология, шура — совет, иттифакъ — союз, мөндәриҗә — эчтәлек, мөтәхәссис—белгеч, галәкә — бәйләнеш, гыйлавә — өстәмә, кушымта һ. б. ш.
е) Татар әдәби теле традициясендә җирлеге булып та, артык мавыгу белән ташланган кайбер (алар күп түгел — 15-20 сүз) гарәп һәм фарсы сүзләрен стилистик синоним буларак, әдәби телнең төрле жанр һәм стильләрендә рациональ файдалану кирәк: нәшрият, гаилә, сәяси, сәясәт, мәдәни, мәдәният, әгъза һ. б.
ж) Татар теленең сүз ясау чаралары һәм калыплары нигезендә яңа атамалар ясау: тигезләмә, сөйләм, күзаллау, үзкыйммәт, чынбарлык, чагылыш, саналыш (нумерация), сыйфатлама (характеристика), бәяләмә (отзыв), төшенчә, сызымта (очертание) һ. б.
4) Ана теленнән тиешле термин табып яки төзеп булмаса, рус әдәби теле терминологиясендәге түбәндәге катлауларга мөрәҗәгать ителә:
а) Интернациональ терминнар: коммунизм, социализм, материализм, партия, политэкономия һ. б, үзгәртелмичә алыналар.
б) Рус-совет сүзләре (советизм- нар): совет, Верховный Совет, союз 6 7, ударник, большевик, һ. б. шулай ук тәрҗемә ителмиләр. Ләкин: халык утырышчысы, иярчен кебекләр тәрҗемә ителә.
106
в) Халыкара фән-техника термин-нары: теорема, гипотеза, синтез, анализ, азот, атом һ. б. Боларның кайберләре» татарча тиң сүзләр бул-ганда тәрҗемә ителеп параллель к ул л а н ы л ы р г а м ө м к и н н ә р: со ц и- аль — иҗтимагый, цивилизация, культура—мәдәният, лингвистика — тел белеме — тел гыйлеме; синоним-нар — мәгънәдәш сүзләр, дифтонг — кушсузык һ. б.
Халыкара сүзләр дип моңарчы грек, латин» француз һ. б. тел сүзләрен генә атау гадәткә кергән иде. Ләкин акад. В. В. Виноградовның әйтүенчә (Бөтенсоюз терминология киңәшмәсендәге кереш сүзе), Көн-чыгышта гарәп-фарсы, һинд, тибет, кытай сүзләре дә шундый ук халыкара терминнар сыйфатында киң таралыш алганнар. Аларның күбесе СССР халыклары телләрендә дә уртак халыкара мая: мәдәният, сәясәт, мәктәп, мәгариф һ. б. Кайберләре Европа телләренә дә кергән: алгебра, алхимия, адмирал, альманах, магазин, алкоголь, цифр (сый^ фыр) һ. б.
г) Русча милли атамалардан тү-бәндәге очракларда файдаланыла:
1) күптән кабул ителеп үзләштерелгән гади сүзләр: рәт, пар, самавар, яшчек, карават, кораб һ. б. ш. сөйләү телендәгечә алыналар.
2) Элекке Россия тарихын һәм тор-мышын чагылдырган сүзләр: губерна, волость, өяз, дворян, князь һ. б. тәрҗемә ителмиләр. 3) Кайбер хәрби, техник, идарә атамалары шулай ук тәрҗемә ителмичә алыналар: полк, пулемет, миномет, пуля; поезд, прииска, забой, предприятие, учреждение, завод һ. б. Кайбер оч-ракларда синонимнары да кулла-нылырга мөмкин: самолет — очкыч8, верховный суд — югары суд һ. б. Боларның беренчеләре — рәсми до-кументларда, икенчеләре — әдәбият һәм поэзиядә кулланыла ала.
5) Үзләштерелмәслек русча ата-малар, бигрәк тә татар теленең үзендә тиешле сүзләр булганда, алына алмыйлар: вкус — татым, зә~ вык, издательство — нәшрият, постановка — куелыш, тамаша; отклик — яңгыраш, заряд — корылма, восстание
8 Һаваларда очкыч
Суларда йөзгеч... — дип җырларда җырлана.
— баш күтәрү, плен — әсир, вестник — хәбәрче, выставка — күргәзмә, вершок — карыш, часовой — сакчы, каравылчы һ. б. Болар һәр телнең үз чаралары белән бирергә мөмкин булган тешенчәләрне белдерәләр. Бигрәк тә Дом печати, Таткнигоиздат, Министерство здравоохранения, военное звание һ. б. ш. кебек төзелеше, грамматикасы белән русча булган тезмәләр әдәби тел нормасы итеп кабул ителә алмыйлар. Бу — телне жаргонлаштыруга алып бара.
6) Халыкара сүзләр белән бергә буталып йөри торган саф чит тел сүзләре дә бар. Мәсәлән: анонс, ан-тракт, афиша, дефект, эффект, ре-ферендум һ. б. Болар рус теле өчен дә зарурый кирәк сүзләр түгел, шуңа күрә В. И. Ленин андыйлар белән мавыгуга каршы чыккан. Бүгенге рус теле дә алардан чистара бара: аэроплан — самолет, геликоптер — вертолет, матч— состязание, шофер — водитель, коммюнике — сообщение һ. б. Безгә дә белдерү, тәнәфес, кимчелек, нәтиҗәле, табышлы, тиздән, җентекле, раслау сүзләре булганда кирәкле-кирәксезгә афиша, антракт, дефект, эффектлы, рентабль, анонс, деталь, ратификация һ. б. ш. сүзләр белән артык мавыгуны ташларга кирәк. Бездә алардан башка да алынма сүзләр күп.
7) Русча һәм рус теле аша кергән сүзләрнең күптән кабул ителгәннәре— татар теленең фонетикасына, ә соңрак кабул ителгәннәре грамматикасына яраклаштырып формалаштырыла, ягъни тамыр хәлендә алына һәм татар теле кушымчалары ялга ныла: политик, реаль, кукуруз, квартир, рам, цифр, Мәскәү, кораб, карават, рәт, чират, электр, электрлаштыру, министрлык, унификацияләү һ. б.
Билгеле, терминология принцип-лары болар белән генә чикләнми. Тик аның бөтен якларына тукталу бер мәкаләдә мөмкин түгел. Шуны әйтергә кирәк: безнең кайбер мат
бугат, нәшрият эшчеләре әдәби тел һәм терминнар белән эш итүдә гамәлдәге п р и н ц и п л ар н ы б е р ь я к л ы кулланалар. Алар уйлавынча, «бердәм дөрес принцип» табарга кирәк, шуның буенча барганда бөтенесе ал да гөл булачак. Ләкин бит тел гомумән, әдәби тел һәм аның терминология, жанр, стиль тармаклары аеруча киң һәхм катлаулы. Шуңа күрә теге я бу принципны алга сөрү белән генә хакыйкатькә ирешеп булмый. Дөрес, принцип та бик кирәк. Ләкин һәр телнең тарихи традициясе, терминология тармакларының күплеге, төрлелеге, фәннәрнең спецификасы нәтиҗәсендә— бер принцип белән генә эш итеп булмый. Принцип мәсьәләсе җәмәгатьчелек белән аерым җентекләп эшләүне таләп итә.
Бүгенге матбугат-әдәбият, мәк- тәп-мәгариф һәм культура-агарту ихтыяҗлары бездән татар әдәби теленең барлык чыганакларыннан да урынлы һәм гакыллы файдалануны таләп итә.