Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР


ПАРТИЯМӘ
-кояшларга, айга сикермичә, Бүген сиңа гади сүз белән Бер членың булып дәшәм, партиям, Туры карап, ачык йөз белән. Мин сиңа бер авторитет эзләп, Зуррак урын эзләп килмәдем, Хәтерлимен: утлы тимерләрдән Телгәләнгән иде күлмәгем, Тирә-яктан дошман урап алган, Котырына алар, ашкына Тизрәк безне кулга төшерергә, һәм, бастырып палач каршына, Синең исемең өчен генә дә Бирергә мен, тәмуг газабын... Шунда үтенеч биреп мин үземне Синең исемең белән атадым... Уйламадым үземнең тузан кебек Тормышымны саклап калырга, Ә уйладым җирдә якты тормыш Булсын өчен җаным салырга.
Шуңа күрә, Мин теләмим сине таш кыялар Белән чагыштыру ясарга, Таш кыялар куркакларга кирәк, Авыр чакта посып качарга.
Шуңа күрә, айга, кояшларга Сикермичә, гади сүз белән Дәшәм сиңа, бер членың булып, Туган партиям, ачык йөз белән.
Син —хәрәкәт, син — тереклек, яшәү, Мин — каныңның кәррә тамчысы, Уртак безнең шатлык кайнары да, Кайгының да әрем ачысы. Бергә балкыдык без елмаюдан Дошманнарны җиңү көнендә, Бергә кайгырдык без, башны иеп, Бөек югалтулар төнендә.
29
Бергә әрнедек без, алданганда Сөйгәннәрнең, күреп хатасын... Партиям, син минем күз алдыма Тере кеше булып басасың.
Әйе, син тере, канлы, җисемле, Мин каныңның кәррә тамчысы, Уртак безнең шатлык кайнары да, Кайгыңның да әрем ачысы... Чыныктырып корыч ихтыярны, Шыңшучыларны селкеп җилкәдән, Йөрәкләрдә зур ышаныч белән Атладык без яңа иртәгә.
Хәзер менә алда җиде еллык, Коры булсыннар, ди, цифрлар, Ләкин анда без терелер өчен Яшьренгән күк мең-мең сихерләр. Безнең иң-иң гади хыялларны Сихри чынга ашыра торганнар, Җирдә якты тормыш эстафетын Үлмәс киләчәккә Тапшыра торганнар.
Шуңа күрә, айга, кояшларга Сикермичә, гади сүз белән, Шатланам мин синең уңышларга, Гади генә ачык йөз белән.
бүзләр, сүзләр, нигә кирәк иде Сезнең белән шундый танышлык: Хәзер миңа сезнең мәгънә белән Үлчәнмәгән авыз, тавыш юк.
Сез дә минем бөтен халәтемә Шул кадәре, ахры, кердегез — Күңелемнең әллә күпме аһын Алып чыгасыз һәрберегез.
Менә «Дусларым!» дип әйтү белән Ургылып чыккан күкрәк авазы Җирдән җиргә, мең йөрәккә үтеп, Сүнмәс ялкын булып кабасы.
Мин «Ил» дисәм, минем күкрәгемне Шундый иркен сулыш киңәйтә, Кавказ җиле Себер далаларын Сыйпап йөри кебек күкрәктә.
«Яр», «Яратам»! — биек ярдан сикереп Дулкын ярып йөзү шикелле.
Бер күз нуры — нәни яралгыдан Яңа Җир .ярату шикелле.
Сүзләр, сүзләр!
Кешелекнең тәүге тапкыр әйткән Аңлы ижегепнән башланып, Сезнең көчегез һаман арта барган, Кеше көче белән багланып.
«Көч» сүзе, күр, йөз гасырлар буена Ничек үскән синең куәтең: Куллар. Кистән. Кәтмән. Сабан.
Станок.
Пар. Ташкүмер. Электр. Атом!
«Дөнья» сүзе ерак бабам өчен — Читән эченә үткән яктылык.
Безнең өчен — йолдызларга менү Галәм тирәнлегенә атылып.
«Бәхет» әле күптән түгел генә Сыйса кайнар ашлы почмакка, Коммунизм сүзе белән хәзер Нур таратып тора һәр якка.
бүзләр, сүзләр, бәлки бардыр бүгеп Безгә сезнең тирән үпкәгез: Кайчагында юл бирәбез сезнең Исем белән йөргән чүпкә без.
Кайчак йөри китап битендә Хужа булып шундый купшылар, Юкка күзләр алар эчендә Берәр мәгънә эзләп капшыйлар.
Шул купшылар юлны томалый Кеше хисен жыйган сүзләргә, «Без шигырь!» диеп шулар дан яулый! Безгәме соң моңа түзәргә?
Шундый өреп тулган куыклар Данга коенганын күргәндә, Сүзләр, атом булып тупланып, Шартлагыз сез минем күкрәктә!
АВЫРГАНДА
.Л^ине авыру екты тагын.
Баш әйләнә, баш әйләнә. Әйләнә бар тирә-ягым, Уй бер өзелә, бер бәйләнә.
Баш очымда шомлы шәүлә, Куркып карамыйм мин аңа. Юк, жәл түгел зифа гәүдәм, Үтелмәгән юллар кала.
31
Кала эшләнмәгән эшем, Әйтелмәгән сүзем кала.
Зәгыйфь кенә яңгырап исемем, Бер кылны чиртми югала.
Югал, шомлы шәүлә, сиңа Баш ию ул гадәт кенә. Минем күңелемдә сиңа Нәфрәт кенә, нәфрәт кенә.
Бел, мин сиңа кул сузмамын, Сыенмамын куеныңа, Бирелмәмен синең тынлык Вәгъдә иткән уеныңа.
Мин тормышны сөям! Аның Ташланамын кочагына.
Бетәрмен бөтенләй янып Мин шул сөю учагында.
Синең өчен, явыз үлем.
Калыр фәкать көлем, көлем!
СӨЮ ХАКЫ ТУРЫНДА
-^ар, син быел бигрәк калын төштең, Агачларны көрткә яшердең.
«Күптән болай булганы юк», диеп, Күрше картым сагына яшьлеген. Ул җылыда, келәмнәрдә утыра, Тамак та тук, ләкин барыбер ул Сагына көртләр ерып күрше авылга Яшерен никахка дип баруын...
Ә бер күршем минем матур егет... Очрашкан җәйге бакчада.
Сөю хакын сатып алмаган ул Еллар тирен сыккан акчага,
Татымаган, хисен яклаганда, Байгураның авыр камчысын, Мәхәббәте өчен түкмәгән ул Канын түгел, бер яшь тамчысын.
Шуңамы икән, өч көн үткәндерме, Тетеп ташлап мендәр бәрхетен, Бакыра-бакыра таш урамга куды Үзенең зәңгәр күзле бәхетен.
Онытасы килә минем аны.
Ул.— пис,I аңа шигъри сүз әрәм. Яшьләр, яшьләр, бу юлларда сезгә Кайнар соравымны җибәрәм.
Әйе, бүген бездә мәхәббәткә Юллар ачык, ачык бакчалар, Кавышу бәхетен сыйдырырга әзер,
I П и с — үтә түбән нәрсә.
Яңа йортлар, яңа капкалар. Ирексездән аерылышу зары Телгәләми яшьләр бәгырен, Шуңамы соң без белмәскә тиеш Бөек мәхәббәтнең кадерен?!
Әйе, бүген мәхәббәтең өчен Каның-җаның белән түләргә Туры килми. Шуның өченме ул Тиеш кабыныр-кабынмас сүнәргә?!
Бүген мәхәббәткә шом-күләгә Төшермиләр кара кануннар. Әйтегезче, безнең чын ирекле Сөюдән матур нәрсә тагын бар?!
Шулай булгач,
Аны арзанга сез өләшмәгез, Ялган тәңкә биреп алмагыз, Үзегезнең тиле кәефегез өчен Башкаларны утка салмагыз!