Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕ ҺӘМ «ЯРАТА-БАРАТА»


өек Октябрьнең 42 еллыгын каршылау көннәре иде. Мин 4 яшьлек кызым Гөлшатны балалар бакчасына озата барам. Анда бәйрәм иртәсе булачак.
— Кызым, нигә соң бүген сине әниең болай матур итеп киендерде?
— Бәйрәм була.
— Нинди бәйрәм?
— Шигырьләр бәйрәме.
— Кызым, Октябрь бәйрәме ди- тен.
— Юк, бакчада шигырь бәйрәме, ә сезгә (зурларга,—Җ. Т.) Октябрь бәйрәме. Бүген без барыбыз да шигырь сөйлибез. Шундый кызык була!
Мин керфекләремә ирексездән кунган «чык тамчыларын» сөртеп алырга да өлгермәдем, Гөлшат миңа сорау бирде:
— Бераз гына җылы, бераз салкын—нәрсә ул?
Менә сиңа көтмәгәндә табышмак. Мин аптырап калдым.
— Шуны да белмисеңме? Урам! Миңа хәзер бераз гына салкын, бераз җылы. Урам мине туйдырмый, ул мине ярата... Ярата-барата! Шигырь булды, әттә!
Гөлшат шаркылдап көлеп җибәрде.
— Ярата-барата! Ярата-барата! — дип кабатлады ул. — Әтием, өйгә кайткач, ул шигырьне әниемә сөйләп күрсәтерсең әле, ярыймы?.. Мин үзем дә сөйләрмен. Ярата-барата, ярата-барата...
Гөлшат үзе дә сизмәстән тырак- лый-сикерә һәм кулларын селки башлады. Мин озак сүзсез бардым. •Шигырь бәйрәме» һәм «ярата-барата», йөрәгемә үтеп кереп, минем уйларымны әллә кайларга алып китте.
Безнең нәниләр поэзиясенең торышы мине күптәннән борчый. Ләкин аның турында язар өчен кулга каләм алган саен, күз алдына кайчандыр «Чаян»да басылып чыккан эпиграмманың үткен, ләкин турылыклы сүзләре килеп басты:
Җәүдәт язмый түгел, яза Тормышка караштырып. Кат-кат китабын чыгара Исемен алмаштырып.
Шундый сүзләрдән соң, нәниләр өчен шигырьләр язасы урында, шул турыда «акыл сатарга» батырчылык итү, әлбәттә, бик кыен.
Чыннан да, ни өчен соңгы елларда мин балаларга яңа шигырьләр язуда активлык күрсәтмим? Нигә гомумән бездә нәниләр поэзиясе семафорының яшел уты 365 көнгә 4—5 кенә мәртәбә күренеп ала? Ни өчен 1957—1958 иче елларда Татарстан китап нәшрияты безнең мәктәпкәчә яшьтәге миллионнарча балаларыбыз өчен татар телендә нибары 8—10 оригинал шигъри китапчыклар бастырып чыгарды (аларның да тиражы 10—15 меңнән артмый)? Нигә менә шундый 2—3 кенә мыскаллы нәниләр поэзиясенең дә кайбер әсәрләре 2—3 ел буена китап магазиннары шүрлекләрендә сатылмыйча ята (моңа ышану өчен Казанның Бауман урамындагы Матбугат йорты магазинына кереп чыгуда җитә)?
Бу, билгеле, аянычлы хәл!
Моңа без барыбыз да, ә беренче чиратта, әти-әниләр һәм язучылар гаепле. Тормышыбызның куанычлы
Б
92
чәчәкләрен — коммунизмның булачак хуҗаларын — һәрьяклап үстерүдәге әһәмиятле чараларның иң үтемлесеннән файдалана белмәвебезне бер нәрсә белән дә аклап булмый.
Шигъри тәрбиянең зур роле турында сөйләргә җыенганда һәрвакыт минем күңелгә Бөек Ватан сугышы елларына кадәр Казандагы 13 нче мәктәптә эшләп килгән шигырь түгәрәге һәм аның эш-лекле җитәкчеләре—балалар әчеп дә күп кенә онытылмас әсәрләр биргән шагыйрьләребез Һади Такташ һәм Фатих Кәрим килә. Чөнки әдәбиятның гына түгел, хәтта техник фәннәр өлкәсенең дә серләренә үтеп керер өчен «ачкыч һәм баскыч»ны мин нәкъ әнә шунда таптым. Юк, мин генә түгел, шул елларда бергә укыган күп кенә яшьтәшләрем — хәзер инде үз эшләренең профессиональ осталары булып җитешкән иптәшләрем — Казан ортопедия институты хирургы Фәрит Сафин да, Әл- мәт шәһәренең баш прокуроры Равил Хәсәнов та, РСФСРнын атказанган сәнгать эшлеклесе, Сталин премиясе лауреаты художник Лотфулла Фәттахов та, техник фәннәр докторы профессор Габделхак Галиуллин да (ул пионер чагында ук «Пионер каләме» журналының редколлегия члены иде), санитария буенча өлкән врач Һаҗәр Җәббарова да, физик-теоретик Мәхмүт Зарипов та, Казан зоопаркының җәнлекләр дусты — ветдоктор Габдулла Хөснет- динов та, Авиация һәм Химия-технология институтларында автоматика буенча лекцияләр укучы Ильяс Галиев тә шул әдәбият түгәрәгендә беренче чыныгу алдылар. 30 нчы елларда без аларның матур-матур шигырьләрен «Яшь Ленинчы», «Пионер каләме» һәм әдәби альманахлар битләрендә бик еш очрата идек. Әгәр дәһшәтле сугыш булмаган булса, бик ихтимал, без аларның кайберләрең бүгенге көндә балаларыбыз- ның сөекле шагыйрьләре итеп күргән булыр идек. Шигырь безне, Һади Такташ һәм Фатих Кәрим түгә-рәгенә катнашучыларны, һәрбер хезмәткә иҗади эш итеп, карарга, эзләнергә һәм тормышта гел яңадак- яңага омтылырга өйрәтте.
Халкыбызның кайнар мәхәббәте« яулап алган, көр күңелле язучы- драматург Кәрим ага Тинчурин без пең түгәрәкнең бер утырышына килгәч: «Әгәр кеше үз гомерендә кайчан да булса шигырь язып карамаган икән, аны вакытында врач- психиатрга күрсәтергә кирәк», — двп сөйләгән иде. Бу ярым юмор белән әйтелгән сүзләрдә никадәр зур дәреслек бар!
Балаларыбыз тел ачканда, әле бишектә чакта ук, әйтә башльы торган сүзләрнең кайберләрен генә булса да хәтерегезгә китерегез әле: әннә, әттә, әббә, баба, мәммәм, тэт- тә, кәкә (кәҗә), буду (поезд). Охшаш авазлардан торучы, эчте рифмалы бу көйле сүзләр нәниләрнең шигъри ритмик сөйләмгә, шигырьгә никадәр көчле омтылуын күрсәтүче беренче дәлил түгелмени! Моның сәбәбен аңлатуы да читен түгел: тавыш аппараты әле би.\ зәгыйфь булган бәби өчен, күп төрле авазларны әйтүгә караганда, охшаш яки үзара якын торган авазлар белән сөйләве күп мәртәбә жи- ңел ич. Шуңа күрә бала никадәр яшьрәк икән, аның рифма белән мавыгуы да шулкадәр көчлерәк. Мин моны 7 яшьлек улымның һәм 4 яшьлек кызымның тел үсешен кү-зәтүдән чыгып әйтәм.
Сөйләргә өйрәнгән чакта бала рифмалашучы сүзләрне, ә күп кенә очракларда хәтта бернинди мәгънәсез охшаш авазларны сәгатьләр буенча тоташтан такылдарга ярата: әттә-тәттә, ку ян-муян, кәҗә-мэҗә. аяк-таяк, алма-балма, буран-мурая һ. б. Рифмалаштырганда никадәр әкәмәтрәк «сүз» килеп чыкса, ул шул кадәр күбрәк шатлана. Без, әти-әииләр, моңа гаҗәпләнеп карыйбыз һәм «балабыз кайчан дөрес сөйләргә өйрәнер икән»,—дип борчылабыз да. Ләкин шушы рифма «уены» нәниләргә генә түгел, хәтта зурларга да шактый авыр булган эшне — телнең күп төрле авазларын әйтүне үзләштерү эшен бик нык җиңеләйтә (таныш булган сүзнең бер генә хәрефен үзгәртеп якв өстәп, бөтенләй бер яңа авазның
93
әйтелеше өйрәнелә), һәм бу исә үз чиратында нәни балада шигъри сөйләмгә карата зур мәхәббәт тудыра.
Нәкъ менә шуңа күрә дә мәктәп-кәчә яшьтәге балалар барысы да шигырь тыңларга бик яраталар, шул ук вакытта чәчмә (проза) әсәрләрне авырлык белән генә кабул итәләр.
Меңләгән Галияләр һәм Апушлар «матур китап алып кайт» яки «кызык шигырь укы» дип әти-әниләрен генә түгел, әби-бабайларының да, апа-абыйларының да теңкәләренә тиеп бетәләр бит. Ләкин шул ук вакытта әле ун меңнәрчә Галияләр һәм Апушлар шундый татар китап-ларының барлыгын да белми үсәләр. Алар ничектер колакларына кереп калган кайбер халык такмаклары яки җырлары һәм үзләре уйлап чыгара торган «яратам-ба- ратам» кебек шигырьләр белән генә канәгатьләнергә тиеш булалар. Ә бнт нәниләр өчен матур-матур рәсемнәр белән бизәлеп чыгарылган шигъри китапчыкларны һәрбер китап магазинында күпләп табарга була. Аларның бәясе дә шалкан
* бәясе —30—40 тиен. Моның шулай ) икәнлеген белсәләр, китаптан мәхрүм булган нәниләр магазиннарга, һичшиксез, үзләре йөгерерләр иде. Ләкин, кызганычка каршы, аларның кулларына вак акча тоттырырга ярамый: авызларына кабып йотлы-гулары мөмкин.
Партиябез һәм хөкүмәтебез ба-лаларыбызга чын-чыннан шигырь бәйрәме булдыру өчен бөтен мөм-кинлекләрне тудырган вакытта мең-ләгән нәниләрнең шуннан мәхрүм калуларын берничек тә гафу итеп булмый. Мондый балаларның әти- әниләреиә карап, менә нәрсә әйтәсе килә: Бөек Октябрь революциясенә кадәр, гаять аз сандагы нәниләр китапчыкларының һәркайсысы 2—3 пот арыш оны бәясе торган чорда, бер телем икмәккә мохтаҗ булган хезмәт ияләре, үзләренең балаларына китап сатып алу турында, билгеле, хыяллана да алмаганнар. Ә сез хәзер, кирәксә дә, ки- рәкмәсә дә балагызның кулына 5—10 сумлык шоколад тоттырганда, шул шоколадтан 15—20 мәртәбә арзанрак, ләкин аңа караганда 15—20 мәртәбә файдалырак булган шигъри китапчыкны алып кайтмаска ничек итеп оялмыйсыз. Моның өчен сезне балагыз, зур үсә төшкәч, һич гафу итмәс.
Әйе, гафу итмәс. Чөнки шигырь дөньяга яңа гына аяк баскан, бик күп нәрсәләрне әле күрмәгән һәм күп нәрсәгә төшенә алмаган, ләкин барысын да күрергә, белергә һәм аңларга бөтен җаиы-тәне белән ом-тылган кечкенә балага, коммунизмның булачак хуҗасына, сөйләм телен баетырга, табигать һәм тормыш белән танышырга, киләчәккә баштан ук дөрес юнәлеш алырга: коллективлык, татулык һәм дисциплиналык тойгыларын үстерергә; пөхтәлеккә һәм нәфислеккә омтылыш тәрбияләргә; хезмәтне яратырга; көр күңелле, үз эшенә ышанган, Ватаны һәм халкы өчен чын күңелдән бирелгән кеше булып үсәргә ярдәм итүче иң үтемле чараларның беренчесе. Чөнки шигъри сөйләм, алда әйтелгәнчә, нәниләр психологиясенең төп үзенчәлекләреннән берсе. Кыскасы, мәктәпкәчә тәрбия эшендә шигъри сөйләмнән файдалану әти- әииләрнең дә, тәрбиячеләрнең дә турыдан-туры бурычы.
Партиянең Татарстан Өлкә Комите-тының май пленумы татар мәктәпләрен тагын да ныгытуга, рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана телен укытуга юнәл телгән кирәкле чаралар билгеләде. Алар- ны уңышлы хәл кылуда да нәниләр поэзиясенең роле зур.
Балаларыбызны тәрбияләүдәге җаваплы бурычларга хезмәт итәрлек шигъри әсәрләр бармы соң бездә?
Габдулла Тукай, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Бари Рәхмәт, Әхмәт Фәйзи, Шамил Гәрәй, Мөхәммәт Әхмәтгалиев нәниләр поэзиясенең гүзәл үрнәкләрен тудырып калдырдылар. Бүгенге көндә балаларга шигырьләр язу өстендә өзлексез эшләп килүче иптәшләрдән Ә. Бикчәитәеваның «Бүген һәм иртәгә» китабы, Н. Гайсин- ның «Минем әнием» Һәм «Таза-
94
Мортаза»сы, Әхмәт Исхак шигырьләре, М. Мазуновның «Энесенә ул апа» циклы, М. Фәйзуллинаиыц «Салават күпере» һәм «Чәчәкләр сәгате», 3. Туфайлованың «Табышмак- лар»ы, 3. Нуриның «Таныш булыгыз» китабы, Г. Нәбнуллииныц «Энем турында шигырьләр»е, М. Хөсәеннең «Чебнләр»е һәм «Пипи- ләр»е, 3. Мансурның «Елак-мылагы» һ. б. кайбер китаплар нәниләр китапханәсе фондына нык кереп урнаштылар. Ләкин кечкенә тираж белән басылган гаять аз сандагы бу әсәрләрдән тик кайбер әти-әни- ләр һәм тәрбиячеләр генә файдала-налар әле. Дөрес, соңгы вакытта татар балалар бакчаларында (рес-публикабызда аларның саны йөздән артык) шигъри тәрбиягә җитди игътибар бирә башладылар. Татарстан мәгариф министрлыгы карамагындагы мәктәпкәчә тәрбия идарәсе тарафыннан узган елда чыгарылган «Кулланма»да ул хаклы рәвештә зур урын ала. Бу, билгеле, уңышлы адым. Ләкин күп кенә нәни кызларыбыз һәм малайларыбыз андый бакчалар челтәреннән читтә тора, өйдә тәрбияләнә бит! Әгәр бу балаларның әти-әниләре дә шигъри тәрбияне тиешенчә куллана башла-салар, бездә нәниләр поэзиясе буенча елына 4—5 кенә түгел, ә 70—100 китап басылып чыгар һәм аларның һәркайсының тиражы иң кимендә 100 мең булыр иде. Әйе, әгәр... Тик бу «әгәр»не тормышка ашыру юлында тагын берничә «әгәр» бар әле: 1) әгәр нәниләр өчен шигырь язучылар җиң сызганып эшли башласалар һәм аларның саны икеләтә-өчләтә артса; 2) әгәр Татарстан культура министрлыгы язылган әсәрләрнең барысын да матур итеп бастырып чыгарырлык полиграфик базаны киңәйтсә;
3) әгәр безнең художникларыбыз бу шигъри китапчыкларга гаҗәп матур буяулы сурәтләр ясасалар;
4) әгәр китап белән сәүдә итүче ип-тәшләрнең барысы да, ниһаять, үз эшләренең чын осталары булып җитешсәләр; 5) әгәр китапханә хезмәткәрләре әти-әниләргә, «зурлар китаплары» бирү белән бергә, аларның балалары өчен дә матур- матур әсәрләр тәкъдим итә башлг салар һәм моның өчен үз китагш иәләрендә «нәниләр фонды» бул дырсалар. (Чөнки, кызганыч» каршы, мәктәпкәчә яшьтәге бала лар үзләре генә анда китап алмаш
тырырга йөри алмыйлар һәм, бар салар да, үзләренә яраклы бер поре таба алмаган булырлар иде.)
Югарыда китерелгән «әгәр»ләр нең беренчесе мине, язучы буларак бигрәк тә борчый.
Ни өчен бүгенге көнгә кадәр без дә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырь язучылар бармак белән санарлык кына һәм ул иптәшләрнең дә нәниләрнең хәтеренә тиз кереп, нык урнашып кала торган матур-җанлы әсәрләр бирү өлкәсендә чынлап торып эш күрсәткәннәре юк?
Моның төп сәбәпләре берничә. Иң зурысы — Татарстан язучылары союзы идарәсе һәм Татарстан китап нәшрияты җитәкчеләренең шулай ук күп кенә шагыйрьләрнең нәниләр поэзиясе ролен һәм үзенчәлекләрен тиешенчә аңлап җиткермәве һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, балалар өчен шигырь язуны ниндидер «җиңел кәсеп», «эш юктан эш» итеп карау, шигъриятнең өченче дәрәҗәдәге бер өлкәсе дип санау. Ләкин, билгеле булганча, мәсәлән, тегүчеләр профессиясендә, баш киемнәре яки аяк киемнәре яисә өс киемнәре тегүчеме ул, һәркансы бер үк дәрәҗәдәге мактаулы эшче. Шул ук вакытта, өс киемнәре тегүче, үз һөнәренең яхшы остасы бул-ган очракта да, баш киемнәре тегәргә батырчылык итми. Ә бездә күп кенә очракларда зурлар өчен язучы теге яки бу шагыйрь, озак вакыт таләп итә торган күләмле әсәр өстендә эшләгән чакта яисә иҗатында нинди дә булса кытыршылыклар килеп тугайда, үзенең материаль хәлен яхшырту теләге белән, балаларга бер-бер артлы озын- озын (никадәр озын булса, гонорары шулкадәр күбрәк була бит!), ләкин ялыктыргыч «тозсыз» шигырьләр яза башлый. Бу әсәрләр шигърият техникасы күзлегеннән карагайда, матур гына эшләнгән булсалар да, кәгазьдән ясалган
95
«җансыз» чәчәкләрне хәтерләтәләр, балалар поэзиясе бакчасында җирлек таба алмаганга күрә, бик тиз төсләрен югалталар һәм чүп-чарга әйләнәләр. Дөрес, зурлар поэзиясе осталары арасында, Әхмәт Исхак кебек, балаларга да «тере чәчәкләр» бирә белүче иптәшләр бар. Ләкин бу һәрбер шагыйрь нәниләр өчен дә шигырь яза ала дигән сүз түгел бит әле.
Мәктәпкәчә тәрбия идарәсе чыгарган «Кулланма»да татар балалар бакчалары эш тәҗрибәсенә таянып тәкъдим ителгән әдәби әсәрләрнең бары биш проценты чамасы гына зурлар шагыйрьләре тарафыннан язылган булуы күп нәрсә турында сөйли.
Нәниләрнең күңеленә барып җитә алырлык шигырьләр язучы кеше ул —гаять катлаулы махсус бер профессия вәкиле. Ул, зиһене белән зурлар шагыйре кебек үк эш итсә дә, күңеле белән, күп кенә очракларда хәтта үзенең хисләре, фикер йөртүләре белән дә «нәни бала булып калырга» тиеш. Балалык чорын уздыргач, аңа кире кайтып булмавы һәрбер зур кешегә билтерле. Ләкин нәниләр шагыйре әнә шул /«мөмкин булмаган нәрсәне» җи-ңәргә, чәчләренә ак төшсә дә, «са-быйлыктай бөтенләй үк чыкмаска», балалар тормышын, аларның ин-тересларын һәм психологиясен җа- ны-тәне белән хис итәргә тиеш. Бу, билгеле, бик аз кешегә генә насыйп. Мин моны үз практикамнан чыгып әйтәм. Әдәбиятка бәйләнеше булмаган фәнни эш (металларны электролитик ысул белән шомарту) өстендә күп еллар буе баш вату нәтиҗәсендә мин үзем дә сизмәстән «сабыйлыгымны югалттым» — зурларча гына фикер йөртә башладым кебек. Балалар шагыйренә иң кирәкле әнә шул сыйфатка (кайберәү- ләргә көлке тоелса да, кабатлап әйтәм: сабыйлыкка) яңадан ия булу өчен миңа хәзер гаять зур көч > куярга: балалар фольклорын җен- F текләп өйрәнергә һәм нәниләр арасында «кайнарга» туры килә. Менә шундый катлаулы һәм авыр профессия ул — сабыйларга язучылык эше. Бездә исә моның белән исәпләшергә теләмәү сизелә. Мәсәлән, татар балалар әдәбияты буенча үткән елны уздырылган махсус киңәшмәдә балалар өчен кайчандыр берничә шигырь язган кайбер зурлар шагыйрьләре турында сәгатьләр буе сөйләп тә, ә барлык иҗа-тын нәниләр поэзиясенә багышлаган һәм шул өлкәдә шактый уңышка ирешкән күп кенә кешеләрнең иҗатына тукталмауны бары тик шуның белән генә аңлатырга мөмкин. Бу ялгышны вакытында төзәтәсе урында, Татарстан язучылары союзы идарәсе ун еллардан бирле эшләп килгән балалар әдәбияты секциясен бетерде, аны зурлар әдәбияты секцияләренә кушты. Ләкин шунысы ачык: шагыйрьләр секциясе нәниләр өчен матур-матур шигырьләр иҗат итү, шул өлкәдә эшләүче иптәшләрнең санын үстерү турында кайгыртмый (татар балалар әдәбияты секциясенең эше туктатылганнан соң узган ярты елдан артык вакыт моның шулай икәнлеген ачык күрсәтте). Аны бу бурычларны башкарырга мәҗбүр ит-кән очракта да, кирәкле нәтиҗәләр бирер дип ышануы кыен. Югарыда әйткәнчә, нәниләр поэзиясе матур әдәбиятның, драматургия яки проза кебек үк, аерым бер тармагы, кечкенә балаларыбыз- яратып «эчә» торган аеруча шифалы бер «чишмәсе», һәм ул, аларның кайнар мәхәббәтен югалтмасын һәм аларга үзенең кадерле «витаминнарын» чәчми-түкми көннән-көн күбрәк биреп торсын дисәк, зур «елгалар»га кушылып югалып калмаска, ә киресенчә, шулар ярдәмендә үзе бер «инеш»кә һәм аннан «елга»га әйләнергә тиеш.
Бездә нәниләр поэзиясенең моңа кадәр зәгыйфь бер чишмә генә булуына Татарстан китап нәшрияты да гаепле. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тиз үзләштерә һәм яратып сөйли торган шигырьләр, гадәттә, бик кыска булалар. Ә бит 4 яки 8 юлга сыйдырып, бай эчтәлекле бөтен бер шигъри әсәр иҗат итү 400 юллык шигырь, хәтта 3000 юллык «поэма»сыман нәрсәләр язуга караганда йөз мәртәбә кыенрак. Ләкин китап нәшрияты моның белән исәп
96
ләшергә теләми һәм, нәниләр поэзиясе әсәрләренә дә гонорарны юл исәбеннән түләп, озын-озын «тозсыз» шигырьләр язучыларны хуплый, ә балаларга матур һәм җанлы әсәрләр булдыру өлкәсендә чын күңелдән бирелеп эшләүчеләргә материаль кыенлыклар тудыра һәм аларны башка эшкә тотынырга мәҗбүр итә. Кызганычка каршы, күп кенә очракларда мондый өстәмә профессия теге яки бу язучыны үзенә бөтенләй «йотып кала». Ә бит нәниләр поэзиясе әсәрләренә карата аккордлы түләү системасы тормышка ашырылган булса, андый хәлләргә күптән чик куелыр иде. һәм бу нәшриятка да файда гына, чөнки зур тираж белән чыга торган балалар китаплары дотациягә мохтаҗ түгел, ә, киресенчә, азмы-күпме табыш бирәләр.
Нәниләр поэзиясе каршында торган бүгенге көн таләпләренә җавап бирә алыр өчен, югарыда күрсәтелгән зур кимчелекләрне кичектермичә бетерергә, татар совет балалар әдәбияты өлкәсендә эшләүче язучылар отрядын яңа талантлы яшьләр белән тулыландырырга кирәк. Моның өчен безнең мәктәпләребездә бик зур мөмкинлекләр бар. Балаларның үз араларындагы нәни талантларны, әдәбият сөюче деткор- лар армиясен онытырга ярамый. Без аларга нык әһәмият итәргә һәм өметлеләрен сайлап алып үстерергә тиешбез. Бүгенгә кадәр әле язучыларның да, педагоглар һәм редакцияләрнең дә әдәбият языбызның иң яшь чәчәкләрен тәрбияләүгә ки-рәгенчә көч куйганнары юк. Язучылар союзы идарәсе балалар арасында махсус эш алып баруны, мәктәпләрдә әдәби түгәрәкләр төзеп, алар белән җитәкчелек итүне үзенә көндәлек практик эш итеп санарга һәм моны тормышка ашырырга тиеш. Нәниләр поэзиясе кадрларын үстерүдә бу аеруча әһәмиятле. Җир йөзендәге барлык балаларның кайнар мәхәббәтен яулап алган Маршак, Тувим, Чуковский, Квитко, Родари, Барто, Михалков һ. б. атаклы шагыйрьләрнең биографияләреннән күренгәнчә, алар үзләре сабый чакта ук әле нәниләр турында шигырьләр яза башлаганнар, һ;х аларның бу өлкәдә зур уңышлары ирешүләренең дә төп сәбәбе —һәр. вакыт нәниләр белән якын элемтәң торуларында.
Хәер, өлкән яшькә җиткәч тә теге яки бу шагыйрьнең нәниләр өчег матур-матур шигырьләр яза башла, вы мөмкин. Өлкән буын шагыйрь ләребездән, мәсәлән, мәрхүм Барг Рәхмәт иҗади эшчәнлегенең соңгң өлешендә балалар өчен гаять җылы шигъри әсәрләр бирде. Билгеле бул-ганча, моңар ул шәһәр һәм аввд балалар бакчаларында, нәнидә; арасында күп мәртәбәләр булу, аларның эчке тормышын һәм поэзиясен тирәнтен өйрәнү нәтиҗәсенда иреште.
Нәниләр шигыре, поэзиянең гомуми һәм төп таләпләренә җавас бирү белән бергә, аерым үзенчәлекләргә дә ия.
Шигырьнең темасы һәм эчтәлеге баланың яшенә, акыл эшчәнлегена, аның фикер йөртүләренә лаеклы бу-лырга, шул ук вакытта яхшы тойгылар уятырга яки яңа, дөрес те- шенчәләр бирергә тиеш. Нәнилә: поэзиясе өлкәсендә эшләүнең Е- кыен һәм җаваплы бурычларыннан берсе менә шунда. Дөрес, биредә д иҗат мөмкинлеге — тематика га ять киң: бишек җыры да, хезмәт ту рында поэма да язарга мөмкин Ләкин ничек язасың бит. Гади һән кызыклы эчтәлекле итеп язу белән бергә, нәниләр шигырендә баланы* яшенә хас булмаган төшенчәләр катлаулы мәсьәләләр куелмаска тиеш. Менә безнең алдыбызда Гамил Афзалның «Кар сулары» дигән китабы. Гомумән матур гына язылган бу китапчыкта укучыларны- адресын дөрес билгеләмәү аркасыз да килеп туган көенеч урыннар шактый күп. Кызыл бозау турындагы шигырь (8 бит) болай башланып китә:
Кысыр булып күп йөрде, Ә шулай да сөт бирде, Ак тәпиле кызыл бозау Алып кайтты бер көнне...
Бу шигырьне укыгач, бала «Кысыг булу нәрсә ул?» — дип сорау куячак һәм әти-әниләрен бик уңайсыз
97
хәлдә калдырачак. Ярый, көч-хәл белән аңлаттылар, ди. Аннан соң тагын сорау туа бит әле: кысыр сыерның пичек бозавы булган? Монысына инде укымышлы-ветеринар да җавап бирергә аптырар. Шундый ук «катлаулы проблемамны без «Ялгызак керпе» (7 бит) шигырендә дә очратабыз:
Ана керпе, ата керпе, — Оясында ята керпе, Күрше сөймәс, Дөнья күрмәс..*
Сүз гел бер керпе турында гына бара бит, алай булгач ул ничек берьюлы ана да, ата да була ала инде? 15 биттә басылган «Сыер» шигырендә автор яңадан шул ук гинекологик теманы күтәрә. Сабыйларга мондый тәгълимат бирүнең никадәр ямьсез һәм урынсыз икәнлеген аңлатып торуның кирәге юк кебек.
Вакытсыз кирәкмәгән төшенчәләр бирү белән бергә, нәниләр поэзиясендә кирәкле төшенчәләрне ялгыш аңлатулар да еш кына очрый. Шул ук «Кар сулары»нда Г. Афзал «Чүкечләр» шигырендә:
Иртә-кичен мин заводта Верстакта, станокта
/ тиң-тиң...
Чүким көн дә, чүким төн дә, — ди.
Көне-төне чүкеч тотып, станокларны (машиналарны) ватарга кем рөхсәт бирер икән? Аларга чүкеч белән түгел, агач таяк белән сугарга да ярамый, һәм станокларның нәрсә икәнен белгән кешегә бу акылсызлыкны күз алдына китерүе бик авыр. Зәки Нури үзенең «Синең сумкаңда» дигән әсәрендә каләм турында болай аңлата:
Берәүләр аны койган, Берәүләр очлы иткән, Берәүләр номер куйган, Берәүләр янын кискән.
Ләкин бу юлларда бер генә дөрес фикер дә юк: каләм коеп түгел, ә штамплау ысулы белән автоматларда ясала һәм шуңар күрә берәүнең аны очлап торуы, икенчеләрнең номер куюы, өченчеләрнең янын кисүе—барысы да уйдырма. Әгәр каләмне андый «технология» белән ясасалар, аның бәясе 1—2 тиен тү-
7. ,С. Ә.“ № 8.
гел, ә 1—2 сум булыр иде. Шагыйрьнең «Таныш булыгыз» исемле яңа китабында «пожар сүндерә (?) торган баскыч» (10 бит), «зур һәм кечкенә чиләкләр» (23 бит) турында сабыйларга ялгыш төшенчәләр бирелә. Мондый мисалларны башка авторлардан да китерергә була, ләкин югарыда күрсәтелгән берничәсе дә нәниләр поэзиясендә тема һәм аны бирә белүнең никадәр җаваплы эш икәнлеген ачык аңлата кебек.
Нәниләргә шигырь язуда уңышка ирешү, аларның сөйләмен, тел ае-рымлыкларын яхшы белүгә дә бик бәйле. Кечкенә баланың сүзлеге исемнәрдән башлана: ашамлыклар (сөт» май, ипи, алма, шикәр һ. б.), хайваннар һәм кош-кортлар (кәҗә, сарык, сыер, куян, бүре, арслан, әтәч, тавык, каз, үрдәк һ. б.), үзйөрешле машиналар (трактор, комбайн, трамвай, автомобиль, самолет һ. б.). Нәниләрнең, ашау әйберләреннән соң, беренче чиратта хайваннарга һәм үзйөрешле машиналарга игътибар итүләре аларның һәрбер хәрәкәтләнүче нәрсәгә зур кызыксыну белән карауларыннан, вакыйгаларның бер-бер артлы үзгәреп торуын яратуларыннан килә. Шуңа күрә нәниләрнең сүзлек составында да, исемнәрдән кала, фигыльләр шактый урын ала. Мәсәлән, улым Камилгә 2 яшь тулганда, ул кулланган барлык сүзләрнең 90 проценты исемнәрдән һәм 10 процент чамасы хикәя фигыльләрдән тора иде; ярты елдан соң аның сүзлеген-дә фигыльләр саны 15 процентка җитте, ә бер ел узгач алар бөтен сүзләрнең дүрттән бер өлешен тәшкил итте, шул ук вакытта башка сүз төркемнәре (әйтик, сыйфатлар яки саннар) баланың теленә бик акрынлык белән керде. Менә ни өчен ул баштарак бары, тик гади җыйнак җөмләләр белән генә сөйләде, шактый вакыт узгач кына гади җәенке җөмләләр куллануга иреште, ә кушма җөмләгә мәктәп яшенә җиткәч кенә төшенә башлады. Балалар поэзиясе өлкәсендә эшләүче кешегә сабыйлар телендәге бу аермалыкларга игътибар итмичә һич тә ярамый.
Нәниләр шигырьләрендә исемнәр
98
һәм фигыльләр мөмкин кадәр күбрәк булырга, һәрбер шигъри юл үз тормышы белән яшәргә, ягъни син- таксик төгәл булырга — һәр җөмлә бер яки, иң күбендә, ике юлга сыеп бетәргә тиеш. Шуңа күрә дә сабыйларның үз такмазалары:
Кояш, ЧЫК!
Болыт, кач!
Без уйнарбыз җылыткач — кебек терекөмештәй тәгәрәп, күбәләктәй очынып тора торган җыйнак җөмләләрдән тора. Ләкин, кызганычка каршы, безнең хәтта танылган шагыйрьләребез дә моның белән исәпләшергә теләмиләр һәм нәниләр өчен язган шигырьләрендә аларга бөтенләй хас булмаган гаять катлаулы тел белән сөйлиләр. Мәсәлән, Зыя Мансурның «Озын колак баласы Елак-мылак» дигән шигъри әсәрендә шундый строфа бар:
Көннәрдән бер көнне Озын колак, болыннандырмы,
чылтырап аккан чишмә суыннанмы, коедандырмы,
Кечкенә бер куян алып кайткан, шундый кечкенә, —
Күренмәс тә иде, салсаң аны бүрек эченә.
Артык озын Һәм авыр әйләнмәләр белән язылган бу җөмләнең иң баштагы куплетта бирелүе үзенең башка яклары белән күңелле булган китапка карата балаларда башта ук шик тудыра, аларның кызыксынуын суындыра. Яшь шагыйрь Т. Фаик үзенең «Балалар бакчасында» китабында исемнәр һәм фигыльләрне җитәрлек куллана белсә дә, еш кына җөмләләрне бутап яза, аерым сүзләрне үз урынында дөрес кул-ланмый.
Уенчыкларын ватмыйлар, бозылганнары сирәк; уйнагач, җыеп саклыйлар — аларга да ял кирәк,—
кебек юлларда сүзләр бер-берсенә органик бәйләнмәгәннәр, шунлыктан шигырьнең табигый һәм матур яңгырашы бозылган. Бу әсәрдәге «күләгәле почмаклар», «вагоннар тәгәри», «күлмәгенә эчем яна» һ. б. шундыйларны нәниләргә түгел, зур-ларга да аилавы авыр.
Әгәр теге яки бу куплетның бер җөмләсендә башта ия, аннан соң хәбәр килә икән, башка җөмләләрдә дә шулай ук төзелгән булырга тиещ. Мәсәлән, минем «Ачкыч һәм бас- кыч»та мондый шигырь бар:
Тышта чыпчык җим ташый, Кәҗә кәбестә ашый, Куян кишер кимерә, Миңа әни сөт бирә.
Ләкин нәниләр бу шигырьне күңелдән сөйләгәндә соңгы юлны «Әни миңа сөт бирә» дип төзәтәләр, һән бу бик урынлы.
Әйе, телнең дөрес, саф, аңлаешлы булуы аеруча әһәмиятле. Кечкенәләр өчен язылган китапларның уңышка ирешүе, барыннан да элек, шуңа бәйләнгән. Әгәр шигырьне сабый бер-ике тыңлау белән ятлап ала икән, әгәр ул аны һич тотлыкмыйча яратып «такмаклап» бирә ала икән — бу инде аны язган шагыйрь балаларның кайнар мәхәббәтен яулап алды дигән сүз.
Нәниләр шигыренең тагын бер зур үзенчәлеге — аның динамикалы булуында, ягыш коры сөйләп чыгу яисә үгет-нәсихәт белән түгел, ә берсе артыннан икенчесе килүче вакыйгалар, күренешләр аша образлы язылган булуында, һәр строфа художникка рәсем ясар өчен бай материал булырга тиеш, һәм чын- нан да шундый «җанлы» шигырьләрне (мәсәлән, 3. Нури «Әи яңгыр килсен иде», С. Шакир «Ялгыз бәбкә», М. Хөсәен «Көмеш чабаклар», М. Мөнир «Нәни төзүчеләр» һәм «Минем куллар», М. Фәй- зуллина «Салават күпере», Ә. Бнк- чәнтаева «Бүген һәм иртәгә» һ. б.) укыган чакта бала: «Күрсәт әле» — дип аптыратып бетерә, чөнки ул анда, диафильмнардагы кебек, бербер артлы рәсемнәр тезелеп торадыр дип күз алдына китерә. Әгәр бөтен битне тутырып язылган шигырьгә нибары бер рәсем ясап була икән, бу инде әсәр начар дигән сүз.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, ял- йокы сәгатьләреннән башка, бөтен вакытларын диярлек уйнап уздыралар. Аларның һәрбер хәрәкәте сүз белән ныгытылып бара һәм бу сүзләр такмаклар төсендә чыгалар. Ба- лалар фольклорыннан моңа бик күп мисаллар табарга мөмкин.
7* 99
Сабый һәр уенны гаять җитди, үз фантазиясенә нык ышанган хәлдә башкара. Ул үзен, мәсәлән, паровоз яки самолет дип хис итеп, сәгатьләр буена «пуф-пуф» яисә «пыр-пыр» итеп йөри ала. Хыялларына никадәр тирәнрәк «чумса», уены да шул кадәр күңеллерәк чыга. Чөнки ул аны бик кирәкле эш, тормыш өчен зур әһәмияте булган әйбер итеп карый, һәм бу чыннан да шулай.
Уен — балаларның сәләмәтлеген ныгыту һәм аларны һәр яклап үстерү өчен иң кирәкле чара. Аның ярдәмендә сабыйның тормышында вакыйгаларны, предметны күз алдына китерүләре ачыклана, әйләнә-тирәгә дөрес мөнәсәбәтләре формалаша, тормышка кызыксынуы арта, сөйләме байый, уйлары һәм хыяллары үсә. Уен һәм андагы уртак кичерешләр балаларны берләштерә, аларны бер-берсенә якынайта, характерларын һәм тойгыларын тәрбияләргә, шат күңелле булып үсәргә ярдәм итә.
Билгеле ки, хәрәкәтләрнең ритм- лылыгы, үлчәүле булуы уенны җи-ңеләйтә һәм яхшырак оештыра. Шуңа күрә уен вакытында әйтелә /торган такмазаларның һәм җырларның әһәмияте зур. Ул гына да ' түгел, нәниләр өчен уен белән шигъ- i ри хәйләм бер-берсениән аерылгысыз дисәк тә ялгыш булмас. Гадәттә уеннан җыр яки такмак, ә шигырь һәм җырдан уен туа. Ләкин нәниләр өчен язучы шагыйрьләрнең ; күбесе балалар шигырьләре һәм уеннар арасында мондый бердәм бәйләнеш барлыкны әле аңлап бетермиләр.
Нәниләр өчен язылган шигырьләр аеруча ачык яңгырашлы, ямьле ишетелешле, җанлы ритмлы һәм эчке музыкага бай, төгәл рифмалы булырга тиеш. Шул чакта гына эч- "тәлек, әйтергә теләгән төп фикер тыңлаучыга (чөнки мәктәпкәчә яшьтәге бала әле үзе укый о белми, ул —тыңлаучы гына) барып җитә- (чәк. Биредә иң элек рифмадаш' сүзләрнең бер-берсенә бик якын арада торулары таләп ителә. Андый матур үрнәкләрне Ә. Бикчәитәева, Ә. Исхак, М. Хөсәен, Г. Афзал, Н. Гайсин һ. б. ларның китапларында табарга була. Сүз уңаенда, Габдулла Тукай балаларга үзенең барлык шигырьләрен дә янәшә рифма белән язган булуын тагын бер мәртәбә искә төшереп китәсе килә.
Билгеле булганча, парлы аралаш рифма белән язу (беренче һәм өченче, икенче һәм дүртенче юлларның рифмалашуы) зурлар поэзиясендә мактаулы урын тота. Ләкин нәниләр шигырендә бу алым көтелгән нәтиҗәне бирми. Мисал өчен, баштан ахыргача шулай язылган, ләкин шактый кытыршы килеп чыккан ике китапчыкны (хәер, нәниләр поэзиясендә мондый алымны кул-лануда алар әле беренче карлыгачлар): Т. Фаикның «Балалар бакча- сында»сын һәм 3. Нуриның «Таныш булыгыз»ын китерергә мөмкин. Әй-тергә теләгән фикерне ачыклыйк:
1. Фәритләрнең бакчасында, Бар ком сипкән сукмаклар, Куе агач арасында Күләгәле почмаклар. Уенчыклар китергәннәр, Китаплар бар сурәтле. Кайдан табып бетергәннәр Шул кадәр күп бүләкне... һ. б,
(Т. Фаик),
2. Безнең очта бала бик күп, Ахры, йөзләптер диләр. Дәү абыйлар бер көн иртүк Шулай сөйләп тордылар.
Белмим, ни өчен алайдыр, Белмим, без нигә йөздер... Ничәбез безнең малайдыр, Ничәбез безнең кыздыр?
Күп икәнебезне беләм, Исәбен белмим йөзнең, Дус икәнебезне беләм Барыбызның да безнең.
Бергә булабыз һәркөн без Эшләмәсәк тә кырда. Кайберәүләребез көндез Бакчада тора бергә... һ. б.
(3. Нури).
Мондый юлларны тыңлаганда нәни-ләрнең такмаклыйсы да, җырлыйсы да,тыраклап биеп китәсе дә килми (ә бит яхшы шигырь боларның барысын да эшләтә). Ни өчен дисезме? һәр җөмләдә диярлек сүзләр үз урыннарында тормыйлар һәм шуңар күрә телне ваталар. Тик тор-
100
мае сабыйларның үз хәрәкәтләре ритмына якын килә торган җанлы ритм юк. Парлы аралаш рифма принцибын саклыйм дип, ятышсыз, эчке музыкасы булмаган рифмалар тутырылган, һәм иң зурысы: бу строфалар нәниләрнең үз такмазалары «ярата-барата»дан бик ерак һәм шуңа күрә аларның колакларына шигырь булып ишетелмиләр.
Нәниләр шигырендә рифма өчен нинди сүзләр куллануның да әһәмияте зур. Алар эчтәлекне тулырак ачарга ярдәм итәргә тиеш. Чөнки баланың игътибары беренче чиратта әнә шул рифмадаш сүзләргә юнәлтелгән була. Строфаларның сул ягын томалап торып, бары рифмаларга гына карап, эчтәлекне аңлап була икән, бу инде шигырь дөрес калыпта дигән сүз.
Нәниләр ярата торган шигырьләрнең тагын бер зур сыйфаты: алар барысы да шатлык хисе белән сугарылганнар. Аларда уфтануларга, күз яшьләренә урын юк. Чөнки һәр сабыйның иң олы ихтыяҗы — көлү. Шуның белән бергә, ул инде 2—3 яшендә үк мәзәкне (юморны)' аңлый, аннан ләззәт таба башлый.
Мәрхүм Сафа Гыйльфанның моннан 25 ел чамасы элек бары бер генә мәртәбә басылып чыккан, «Уф, ардык» шигыренең (аны аерым китап итеп чыгарырга кирәк) бүгенге көндә балалар фольклоры фондына кергән нинди генә вариантлары юк: ял итеп — йоклап «арган», мәченең койрыгын тартып «арган», чынаяк ватып «арган» һ. б.
Әббәм оек бәйләгәндә, Инәсен тартып алдым. Эшем бик авыр булды шул, Уф, ардым мин, уф, ардым!
Нәниләргә күңелле шигырьләр язуның осталары итеп үзләрен та-ныткан Әхмәт Фәйзи һәм Бари Рәхмәт әсәрләре эчтәлекләре белән генә түгел, хәтта сүзләрнең сайланышлары белән дә мәзәккә, уен- көлкегә гаять бай һәм шуңар -күрә дә аларны балалар ифрат яраталар. Бүгенге көндә Әхмәт Исхак, Зәки Нури, Мәхмүт Хөсәен нәниләргә күңелле шигырьләр иҗат итү өстендә тырышып эшлиләр.
Ләкин нәниләр поэзиясе өлкәсендә эшләүче иптәшләрнең күбесе юморның бу гаять зур мөмкинлекләреннән әле файдалана белмиләр. Зурлар поэзиясендә танылган мәзәкче шагыйрь Гамил Афзал да балалар өчен язган шигырьләрендә, кызганычка каршы, юморның чаткысын күрсәтергә дә курка. Ә бит мәзәк, алда әйткәнчә, нәниләр поэзиясенең характерлы бер үзенчәлеге.
Сабыйларның үз такмазалары гаять кыска була — күбесенчә дүрт юлдан гына тора, ә 8—10 юлдан беркайчан да артмый. Димәк, алар өчен язылган шигырьләр дә, телләренә җиңел эләгеп, хәтерләрендә озакка калсын дисәк, җыйнак булырга тиеш. Мәсәлән, Зәкия Туфай- лованың «Тапкыр бул!» китапчыгына кергән шигырьләренең уңышлы ягы— аларның кыскалыкларында: һәркайсы нибары дүрт юлга сыеп беткән. Ләкин нәниләр поэзиясе өлкәсендә эшләүче күп кенә иптәшләр сай эчтәлекне озын итеп язу «чире белән авырыйлар». Алай «иҗат ителгән» шигырьләр сабын куыгын хәтерләтәләр: никадәр зурайсалар, шул кадәр зәгыйфьләнәләр һәм, ниһаять, шартлап, юкка чыгалар. Моңар бик күп мисаллар китерергә мөмкин. (Мәсәлән, Т. Фаикның «Балалар бакчасында» әсәре).
Дөрес, мәктәпкәчә яшьтәге балалар озын шигырьләрне дә, әгәр алар бай эчтәлекле һәм кызыклы язылган булсалар, яратып кабул итәләр. Моңар мисал итеп Хәсән Туфанның «Юкмыш бабай әкпятеэн. Зыя Мансурның «Елак-мылаг»ын һәм Гасим Лотфиның «йонлач белән аю» әкиятен китерергә була.
Нәниләр шигыренә «әләли», «әл- чи-бәлчи», «трарарам» һ. б. шуның кебек бернинди мәгънәсез, ләкин сабыйларның үз такмазалары «ярата-барата»га хас «сүзләр» килеп керүе мөмкин. Шулай ук кайбер очракларда чып-чыи сүзләрнең яньчелүе — деформацияләнүе дә очрый: Кырлай-ярырлай, сикереп- иттереп һ. б. Бу хәл сабыйларның аваздаш-рифмадаш сүзләрне, шигъри сөйләмне гаять яратуын, мо
101
ның өчен хәтта теге яки бу сүзне «яньчеп җайга салуларын» күрсәтә.
Югарыда китерелгән үзенчәлек-ләрнең (аерымлыкларның) барысы да һәрбер нәниләр шигырендә әлбәттә чагылырга тиеш дип кую дөрес булмас иде, билгеле. Эчтәлеккә карап, һәр төрле вариацияләр булуы мөмкин. Ләкин бу таләпләрнең күпчелеге һичшиксез үтәлергә тнеш, югыйсә шигырь сабыйларның күңеленә барып җитмәячәк, кирәксез бер сүз уйнату гына булып калачак. Ничек соң мәктәпкәчә яшьтәге балалар поэзиясе үзенчәлекләренә ия булырга, моның өчен кемнән өйрәнергә кирәк?
Безнең беренче һәм иң зур ос-тазыбыз, билгеле, халык. Халык поэзиясенең гүзәллеге, көче, тапкыр-лыгы һәм гадилеге зурларны гына түгел, балаларны да сокландыра. Шуңар күрә шагыйрьнең теге яки бу әсәре (нәниләр, я зурлар өчен язылганмы ул, — барыбер) халык иҗатындагы тылсымлы алымнарга һәм бриллианттай ялтырарлык итеп чарланган сүзләргә никадәр бай икән, балаларга ул шулкадәр якынрак була. Тукай шигырьләренең һәм I әкиятләренең сабый күңелен бер ишетүдә үк үзенә җәлеп итә торган «магнитлы» көче нәкъ менә шуның белән аңлатыла да.
Безнең икенче остазыбыз — бала үзе. Толстой әйтмешли, сабыйлар өчен язарга без аларның үзләреннән өйрәнергә тиеш. Дөрес, без балага, ярарга тырышучанлыктан гына чыгып, сукыр рәвештә иярмәскә, ә аны тәрбияләргә, һәр яклап үсүенә ярдәм итәргә һәм, шигырьләр язганда да, шушы таләптән чыгып эш итәргә бурычлы. Ләкин без баланың психологиясен һәм акыл эшчәнлегеи, фикер йөртү аерымлыкларын, телен, нинди әдәби формаларны яратуын тирәнтен өйрәнмичә торып, бу бурычны уңышлы башкара алмаячакбыз.
Кызганычка каршы, сабыйларның телен фәнни нигездә өйрәнү буенча бездә әле бернинди эш алып барылганы юк. Ә бит бу телчеләр өчен дә, язучылар өчен дә гаять зур мөмкинлекләр ача. Моның шулай икәнлеген исбат итеп тормыйча, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны күзәтү барышында куен дәфтәре битләренә килеп кергән кайбер стенографик язмаларны гына китерергә булдык:
— йоклый алмыйм.
— Тик кенә ят.
— Тик торсаң, озак була.
— Мин усал түгел, батыр.
— Бакчага бармыйсың, рәсем дә ясыйсың, ул нәрсә?
— Белмим шул, кызым.
— Ул — ял көне.
— Мин инде зур үскәч, кечкенә булмыйм.
* &
Әтисе алдыннан йөгереп барган чакта Сания
— Бака кебек синнән барысы инде-
— Алар мине дип белерләр.
— Аю нәни балаларны ашый, зур кешеләрне ашамый, чөнки алар аннан курыкмыйлар.
— Әти, әти, бу нәрсә? — дип сорады Мөнирә, беренче мәртәбә ап- ак эт күргәч.
— Эт ич, кызым.
— Ак эт буламыни?
— Була.
— Кем аны акка буяган?
— Берәү дә буямаган, үзе шулай туган.
— Нәрсә дисең?
— Үзе шулай булып туган дим.
— Нәрсә?
— Нәни вакытында, кибеттән алып кайтканда ук шундый ак булган.
— Ә, аңладым.
егылып китте.
сузылып ятты дип
да көләрләр бит
пальто кигән җир
— Рәшит, койманы ватма, кыш көне өйгә салкын тияр.
Әнисенә «иркәм» дип дәшкәч, Гүзәл:
— Ул иркәм түгел, мин дә иркәм түгел. Ирләр генә иркәм була ала.
— Әнием, син нигә балалар бак-часына алдан йөреп куйдың, минем белән бергә йөрергә калдырмадың?
— Ялгыш кына эшләгән булгач, ул — начар малай түгел. Әйе бит, әтием?
— Бер катлы йортлар янында атлар йөриләр, ә күп катлы йортлар янында атлар бөтенләй юк.
/Менә шундый гаҗәп сабыйлар чолганышында яшибез без. Алар- ның яңгыравыклы авазлары бервакытта да туктап тормый. Болай да кызыклы һәм үзенә бер төрле сокландыргыч нәниләр сөйләменең гыйльми әһәмияте дә зур. Аны җентекләп тикшерү-өйрәнү нәтиҗәсендә сабый фикерләвенең хикмәтле үзенчәлекләрен, телебезнең эволюциясен күрергә була. Бу эштә әти-әниләр һәм тәрбиячеләр язучыларга һәм телчеләргә ярдәмгә килергә тиешләр.
Зурлар өчен язучы иптәшләр үз-ләренең укучылары белән хатлар, очрашулар, газета һәм журнал бит-ләрендәге рецензияләр аша һәрвакыт якын элемтәдә торалар: теге яки бу әсәр турында аларның фикерләрен ишетәләр, файдалы киңәшләр алалар.
Биредә сүз алып барыла торган укучыларыбыз исә әле тыңлаучылар гына. Матур әдәбият әсәрләре аларга әти-әниләр һәм тәрбиячеләр аркылы бирелә. Фикерләрең туплый һәм яза белмәгәнгә күрә, алар үзләренең карашларын һәм таләпләрен авторларга җиткерә алмыйлар. Шул ук вакытта, без — нәниләр поэзиясендә эшләүче язучылар — үзебезнең йөз меңләгән укучылары- быз-тыңлаучыларыбызныц бары тик ярты проценты чамасы белән генә аралаша алабыз. Анысы да бик аз вакытка гына. Менә нигә без әти- әниләр һәм тәрбиячеләр ярдәменә бик мохтаҗ.
Хөрмәтле әти-әниләр һәм тәрбия-челәр! Балаларның нинди китаплар укыганны тыңларга яратулары, ул әсәрләрнең аларга нинди тәэсир ясавы белән кызыксыныгыз. Сабыйларның теге яки бу яшьтәге сүзлеген (сүз запасын), кызыклы сөй- ләм-диалогларын, такмазаларын, җырларын, әкиятләрен, табышмак-ларын, тел чәбәләндергечләрен бер дәфтәргә үзгәртмичә (ничек ишеткәнчә) теркәп куегыз. Язганда анын кайда, кайчан, кем тарафыннан әйтелгәнлеген дә, баланың яшен дә күрсәтергә кирәк. Шулай ук нәниләрнең үз рәсемнәрен дә җыю яхшы булыр.
Бу материалларны җитәрлек туплый алган очракта, аерым бер китап итеп чыгарырга мөмкин, һәм мондый искиткеч кызыклы коллекция безнең барыбызга да, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язучыларга, художникларга, редакторларга һәм телчеләргә кадерле хәзинә булачак.
Әйдәгез, барыбыз да бергәләшеп, мәктәпкәчә яшьтәге татар балалар поэзиясенең гөрләп чәчәк атуына ирешик! Шул чакта гына безнең сабыйларыбызга чын-чыннан шигырь бәйрәме булачак: һәр атна саен аларга матур-матур китапчыклар күпләп чыгып торачак.