Логотип Казан Утлары
Публицистика

Л. ТОЛСТОЙ ТРИЛОГИЯСЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ


852 елның июлендә «Современ-ник» журналының редакторы шагыйрь Некрасов билгесез бер автордан кулъязма ала һәм август аенда инде аңа җавап та яза: «Кулъязмагызны укып чыктым. Мин аны әһәмиятле дип саныйм һәм журналда урнаштырачакмын. Дәва-мын белмичә, өзеп әйтә алмыйм, ләкин, минем фикеремчә, авторда талант бар шикелле, һәрхәлдә, ав-торның юнәлеше, эчтәлекнең гади-леге һәм тормышчанлыгы—бу әсәр-енең уңай сыйфатларыннан».
7 Некрасов тарафыннан шулай җылы каршы алынган бу әсәр — Лев Николаевич Толстойның «Детство» («Балачак») дигән повесте — шул елны журналда басылып та чыга. Балаларның рухи дөньясын тиңсез осталык белән сурәтләгән шушы беренче әсәре үк шул заман әдә-биятында Толстойның данын балкыта. Трилогиянең икенче китабы («Отрочество») 1854 елның мартында, өченче китабы («Юность») 1856 елның сентябрендә язылып бетә. Шул ук елларда Толстой хәрби хикәяләрен дә яза. Трилогиянең беренче ике китабы һәм хәрби хикәяләр турында 1856 елда «Современ- ник»ның 12 санында бөек революционер-демократ Чернышевский мәкаләсе басылып чыга.
Толстой талантының шул вакыт-тагы тәнкыйть тарафыннан күп тап-кырлар күрсәтелгән үзенчәлекләрен—нәфис гадилекне һәм табигать күренешләрен сурәтләүдәге шигъриятне — әйтү белән бергә Чернышевский, Толстой талантына хас булган ике төп сыйфатны күр-сәтеп, болай ди: «Бу ике сыйфат— психик тормышның яшерен хәрәкәт-ләрен тирәнтен белү һәм әхлакый тойгының гаять сафлыгы—граф Тол-стой әсәрләренең үз йөзен билгелиләр, һәм шул сыйфатлар, аның талантының алдагы үсешендә тагын нинди генә яклары ачылмасын,— төп сыйфат булып калачаклар».
Шул ук мәкаләсендә Чернышев-ский • авторның дөньяга карашындагы капма-каршылыкларны да ачып бирә.
Бөек философның-тәнкыйтьченең даһи язучы турында аның беренче әсәрләре буенча ук әйткән төп фи-керләрен тарих тулысынча раслады.
Бик күп телләргә тәрҗемә ителгән гүзәл трилогия К. Миңлебаев иптәш тәрҗемәсендә «Балачак», «Үсмерчак», «Егетчак» исемнәре белән 1955, 1956 һәм 1957 елларда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан татар телендә дә дөньяга чыгарылды.
Тәрҗемәнең аерым урыннары та-тарча бик матур яңгырый, ориги-налның мәгънәсен төгәл хәлендә саф татар телендә әйтеп бирә. Мисал өчен кечкенә генә бер җөмлә китерик.
«Ходайның биргәненә шөкер, гпа tante, үсәләр, укыйлар, шаяралар... бигрәк тә Этьеным, олысы, шундый шук, чыдар хәл юк...» («Балачак». 87 бит).
Бу җөмләдә тәрҗемәче оригинал-ның сүзләрен күчермәгән, бәлки
1
104
мәгънәне нәкъ татарча биргән, шул ук вакытта персонаж теленең үзен-чәлекләрен дә саклый алган. Бите- бите белән уңышлы урыннар да тәр-җемәдә күп кенә. Мәсәлән, «Егет- чак»ның 104 нче битен башыннан ахырынача матур тәрҗемә үрнәге итеп күрсәтергә мөмкин.
Шулай да, үкенечкә каршы, тәр-җемәдә кулъязма типографиягә тө-шерелгәнче үк бетерелергә тиеш булган кимчелекләр дә шактый еш очрыйлар, һәм алар тәрҗемә прин-циплары турында фикер алышу өчен беркадәр материал бирәләр.
Тәрҗемәнең сыйфаты турында сөйләгәндә, табигый, оригиналның идея-художество эчтәлеге, стиль һәм тел үзенчәлекләре ни дәрәҗәдә сак-ланган, дигән сорауга җавап эзләргә кирәк. Ләкин без бу мәкаләдә иң элек татар әдәби теленең сүзлек фондыннан дөрес файдалану мәсьә-ләсенә тукталырга телибез, чөнки бу теләсә нинди тәрҗемә өчен уртак булган, шулай ук һәрбер тәрҗемәче өчен мәҗбүри булган бер нәрсә. Трилогия тәрҗемәсендә татарча сүз-ләрне үз урынында кулланмау яисә бөтенләй ялгыш мәгънәдә кулланулар күренгәли.
«Балачак» повестеның беренче би-тендә үк укытучы Карл Иваныч «...башына чуклы, бәйләгән башлык... кигән» дип әйтелә. Бүлмәдә башлык киеп йөрү аңлашылмый, чөнки баш-лык сүзен теләсә нинди баш киеменә карата куллану дөрес түгел. Каюм бабаның «Ләһҗә»сеннән алып, иң соңгы сүзлекләргә кадәр шуны күрсәтәләр. Русчадагы ермолка сүзен (соңыннан ул шапочка дип йөртелгән) түбәтәй дип кенә алырга мөмкин иде, чуклы түбәтәй дип бирүдән дә мәгънәгә зарар килмәс иде. Бик «төгәллек» телисең икән, фуражка һ. б. ш. ны алган кебек, ермолканың үзен алырга да мөмкин. Гробта яткан графиняга чепчик урынына башлык киертү (132 бит) бигрәк тә килешми. Беренчедән, чепчик белән ермолкаиы бер үк нәрсә итеп күрсәтү була, ягъни калфак белән кәләпүшне бер үк нәрсә итеп күрсәтү шикеллерәк була; икенчедән, тәрҗемә әдәбиятында чепец һәм чепчик сүзләре кабул ителгән инде. Үзебездә булмаган баш киемнәренең барысын да башлык дип бирү мәгънә бутаудан бүтән бернәрсә дә бирә алмаячак.
41 биттә: «...аның кәефен тагын да төшерде»,—дигән җөмлә бар. Татар әдәби телендә болай сөйләмиләр. «Күңелеңне төшермә»,— дип әйтергә мөмкин, әмма: «кәефеңне төшермә», — димиләр («кәефең кырылмасын» һ. б. ш.).
46 биттә «Чигүле муенчак таккан* эт турында әйтелә. Тагу сүзенең үз функциясе бар. «Камыт таккан» яио «ак яка таккан» дип сөйләмәгән кебек, «муенчак таккан» дип сөйләү дә дөрес түгел. Шулай ук «чигүле* сүзе дә урынсыз кулланылган. «Бисерный» сүзенең андый мәгънәсе юк, «сәйлән тезгән» (пыяла мәрҗән тезгән) дигән мәгънәне аңлата ул.
Шул ук 46 биттәге: «...дулкынлана торган төен булып өерелгән ау этләре» дигән тәгъбирне берничек тә аңлау мөмкин түгел, чөнки гади генә «төен» сүзе бөтенләй урынсыз кулланылган.
«...өченче куянны өстерәм...» (50 бит) тәгъбире дә дөрес түгел: татар телендә куянны өстермиләр, бәлки (этне) куянга өстерәләр.
Карт кешегә карата «шәп егет» дип әйтү килешеп бетми (60 бит, астагы тәрҗемә), русчада исем мәгънәсендәге «малый» сүзе гомумән «ир кеше»не аңлата.
Дивана Гришага карата «уфтану» сүзен куллану (64 бит) дөрес түгел, чөнки Гриша сыкрана белми торган кеше.
«...бөкрәйгән, чепчик кигән, ә чеп-чик астыннан чал чәчләре күренеп торган матур гәүдәне әлегедәй кү- рәм» (73 бит), һич тә җитди яңгырый алмый, «матур» сүзенең урынсыз килеп керүе күренеп үк тора.
120 биттә «Урын-җирдә» дигән бүлек башлана. Моны «йокларга яткач» дип, «Урынга яткач» дип һ. б. ш. бирү кирәк иде. «Урын-җир» һәм «йорт-җир» формалары гомумән сөйләгәндә генә кулланыла. Мәсәлән, «аның йорт-җире бик шәп» татарча булса да, «ул үз йорт- җирендә яши» татарча булмый, «ул- үз йортында яши» дип кенә әйтә-
105
лар. Шулай ук: «кит моннан, үз урын-жирецә барып ят» дип тә әйтешләр, «үз урыныңа ят» диләр.
126 биттә: «...мин алладан сиңа fae игелек күрсәтсен дип сорармын» җөмләсендәге «игелек» сүзе үз уры-нында түгел. «Улыңның игелеген күр», «улыңның игелеген күрергә яз-сын» кебек тәгъбирләр бар, әмма: «алланың игелеген күр», «алла игелек күрсәтсен», — дип сөйләмиләр.
Татар теленең сүз байлыгыннан дөрес файдаланмау үрнәкләре «Үс-мерчак» һәм «Егетчак» китапларында очрый. Мәсәлән, «Егетчак»та иондый тәгъбирләр бар: «аннары соң (43 бит) аңа гайрәтем чикте» (100), «гыйшкым ике генә көнгә тарыды» (106)- һ. б. ш. Кыска мәкаләдә аларның барысына да тукталу мөмкин түгел. Тик бер генә моментны күрсәтеп үтик. Әйтик, «тару» сүзе хәзерге әдәбиятта еш очрамый. Ләкин әгәр аны кулланасың икән- инде (ә ул бик кирәкле сүз), дөрес мәгънәдә кулланырга кирәк. «Бәлагә тарыдым» бик һәйбәт тәгъбир булачак, әмма: «гыйшкым ике генә көнгә тарыды»ның бер мәгънәсе дә юк. Шулай ук теләсә нинди «неологизм» >белән мавыгуның файдалы түгеллеген дә истән чыгарырга ярамый. «Егетчак»та тәрҗемәче берничә урында (92, 135 һ. б. битләр) «кай- кай вакыт» дигән тәгъбирне куллана. Татар әдәбиятында бармы соң андый сүз һәм кирәге бармы аның? Кайчак, кайчакта, кайвакыт, кайза- ман, вакыты-вакыты белән, ара-тирә һәм бүтән шундый күп кенә синонимнар табарга мөмкин, шуларның урынына күрә иң кулаен кулланырга мөмкин. «Кай-кай вакыт» исә бертөрле дә яңа мәгънә, яңа отте-нок бирми, бу тәгъбир бик ямьсез яңгырашлы кабатлаудан гына гый-барәт. «Күзаллау» сүзен әдәбияты-бызга кергән неологизмнардан са-нарга мөмкин. Үз урынында ул бик кирәкле дә булыр. Ләкин яшьләр әдәбиятында андый неологизмнарны Iда зарур булганда гына куллану ки-рәк. «Күзаллау» сүзен белмәгән укучы да аз түгелдер әле, шуны истән чыгарырга ярамый. Ә бит аны бик күп очракта «күз алдына китерү» дип һәркем аңларлык итеп бирергә мөмкин. Трилогия тәрҗемәсендә исә бу сүз гомумән уңышсыз кулланылган. «Үсмерчак»та кыска гына мондый абзац бар: «Нәрсә эш-ләгәнем исемә төшкәч, миңа ни бу-ласын башыма сыйдыра алмадым, шулай да бөтенләйгә югалганымны сәер генә күзалладым» (56 бит)с Соңгы җөмлә ачык бер мәгънә аңлата алмый, шуңа күрә аның русчасы белән танышыйк: «...по смутно предчувствовал, что пропал безвоз-вратно». Моны рус телен белгән һәркем аңлый. Ә тәрҗемәдә, «пропал» сүзен механик күчерү, «смутно» сүзенең мәгънәсен үзгәртеп бирү һәм шуннан соң кирәксезгә неологизм куллану нәтиҗәсендә, мәгьна буталып кала.
«Егетчак»тан бер үрнәк китерик: «...тик искиткеч гүзәл күзләре һәм елмаюы минем күзаллавыма тәңгәл килә...» (63 бит). Бу җөмлә дә та-тарның* гади сөйләменә бик үк җавап бирә алмый. Бу очракта да «күзаллау»ның кирәге юк, чөнки ул оригиналдагы шигъри мәгънәне бир-ми. «Елмаюы күзаллавыма тәңгәл килә» — бер дә уңышлы түгел. «Күз-ләре күзаллавыма тәңгәл килә» бусы да шактый ясалма бит. Оригиналдагы: «...но чудесные глаза и улыбка были совершенно верны с моими воспоминаниями»ны татар телендә дә гади генә әйтеп була: «...тик искиткеч гүзәл күзләре һәм елмаюы гына нәкъ минем исемдә калганча (сакланганча) иде».
Тәрҗемәдә, матур әдәбият тәрҗе-мәсендә бигрәк тә, ниндидер ясал-малылыкка түгел, бәлки әдәби гади-леккә омтылырга кирәк. Сүзнең та-тарча булуы гына, хәтта бик гади булуы гына да җитми, һәрбер сүз үз урынында булырга, үз функциясен дөрес үтәргә, ягъни, ниндидер билгеле бер әйберне, төшенчәне, халәтне аңлатырга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, туган тел байлыкларыннан файдаланганда искә алынырга тиешле икенче бер моментка күчик.
Тәрәтемә ителми торган сүзләр мәсьәләсе. Бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә, үзгәртелмичә, ягъни тәрҗемә ителмичә алына торган сүзләр була. Мондыйларга иң элек кеше исемнәре һәм фамилияләр
106
керә. Мәсәлән, рустагы Чесноковны Сарымсаков дип яисә, моның кире-сенчә, татардагы Сарымсаков дигән фамилияне Чесноков дин алу мөмкин түгел. Географик исемнәр мәсьәләсе беркадәр катлаулырак. Ләкин төп принцип шул ук кала. Беркемнең дә Ясная Полянапы Якты Алан дип биргәне юк әле. Ике телдә ике төрле бирү үрнәкләре ике милләт бергә урнашкан урыннарда гына очрый. Мәсәлән, татарча Арча дип, русча Арск дип йөртелә. Татар Арча кыры ди, рус Арское поле ди. Бу инде гомуми бер кагыйдә буенча түгел, бәлки гадәтләнү (әйтергә мөмкин— традиция) буенча бара. «Совет әдәбияты»ның 1958 елдагы 9 санында Г. Сәйфуллин иптәшнең мәкаләсе басылды. Анда татарча текстта «Третья Гора урамы» дип язылган. Татар телен санга алмаумы бу? һич тә алай түгел. Безнең ата-баба- ларыбыз шулай сөйләгәннәр (ягъни, Казанның мәгълүм бер урамын рус телендә атаганнар). Аерма шунда гына: укый-яза белмәгән Гөлҗамал әби «Теритп Гара» дигәндер, ә Гафур ага «Третья Гора» дигәндер. Шулай ук руслар да, урам исеме буларак, «Аккум-асты» сүзен кабул иткәннәр. Хәзер дә яңа шәһәрләрнең кайберләре русча гына атала (Зеленодольск, Лениногорск һ. б.). Боларны тәрҗемә итү буталчык ту-дырудан бүтән нәтиҗә бирә алмаячак.
Трилогия тәрҗемәсендә географик исемнәр белән бик ирекле эш итү, аларны тегеләйме, болаймы «тәрҗемә итәргә» омтылу күзгә бәрелә. «Егетчак»та мондый бер җөмлә бар: «...аннары Кузнецк күперенә парик-махерга алып китте» (148 бит). Бу бик сәер яңгырый. Беренчедән, күпердә нинди парикмахер булды икән? Икенчедән, Кузнецк күпере нәрсә соң ул? Тверская улицаны «тәрҗемә итеп» Тверь урамы дип бирсәң дә мәгънә аңлашыла. Тверь шәһәренә бәйләнешле (Тверь юлына чыга торган) урам. Ә Кузнецк нәрсә? Ул заманда ниндидер Кузнецк шәһәре булганмы? Дөрестән дә, биредә кызык кына бер аңлашылмау килеп чыккан. Кайчандыр бер заман Мәскәүиең үзәгендә Неглипка елгасы булган. Шул елг; аша салынган күперне Кузнецки! мост дип йөрткәннәр, чөнки күпң башларында һәм тирә-юньдә тимер* лекләр булган (кузнец сүзеннән хә зер искергән форма — күзнецкий ди гәп сыйфат сүзе ясалган). Соныв нан Неглинка елгасы җир астын труба эченә алынган, ә Кузнецки: мост, урам исеме булып, һаман да калган. Әгәр без бу сүзне тәрҗем; итәргә телибез икән, Тимерчеләр күпере дип әйтү кирәк булачак. Фәлән урам дип, «улица» сүзен тәрҗемә итеп алабыз, Ломоносовский проспектны Ломоносов проспекты ’дип татарчалаштырабыз, Яузский мост- ны Яуза күпере дибез, чөнки елгасы да, күпере дә бар (ә андый исемдәге урам юк), әмма Кузнецкий мост кебек исемнәрне «тәрҗемә итеп» азапланмаска тиешбез. Шушы фикерне раслый торган мисалларны без дөнья әдәбиятында теләсә күпме очратабыз. Мәсәлән, Вена шәһәрендә элек императорлар сарае урнашкан бер парк Шенбрун дип атала. Бу бик гади сүз — матур чишмә. Тагы да шигърирәк итеп, салкыи чишмә дип әйтергә дә мөмкин. Рух телендә дә бик матур яңгырый тор ган «студеный ключ» сүзе бар. Лә кин рус теленә хөрмәте бик зур булган даһи Толстой Шенбрун дип кенә алган. Күрәсең, укучыны саташтырырга теләмәгәндер.
Трилогиянең дә төрле телләрдәге тәрҗемәләре шул ук фикерне рас-лыйлар. Мин әзербәйҗанча тәрҗе-мәләрне («Балачак» белән «Үсмер-чакның икешәр тәрҗемәсе бар), төрекмәнчәне һәм иемецчә ике тәр-җемәне күздән үткәрдем. Аларныц барысында да Кузнецкий мост дип алынган.
Тверской бульварны тәрҗемәче Тверь бульвары дип алган. Үз-үзен- нәи аңлашыла: эзлеклелек саклау өчен, Тверская улицаны Тверь урамы дип алу кирәк иде, ләкин ул, ни өчендер, Тверской дип алынган.
Тверской бульварны Тверь буль-вары дип әйтү белән без телебезне «сафландыру» максатына хезмәт итә алмыйбыз, ә укучыларны (мәсәлән, мәктәптә аерым бер өзек буенча из-ложение язганда) саташтырабыз
107
гына. «Үсмерчак»ның 70 битендәге: «Мин Тверь бульварында күргәндәй-ме» сүзләрен дөрес аңлавы бик кыен. Бу татар халкының сөйләшү телендә һәм әдәбиятында урнашкан тра-дицияләрне исәпкә алмаудан башка нәрсә түгел. Казандагы бер урам элек Московская улиңа дип аталган. Аны бер генә татар да Мәскәү урамы димәгән, Мәскәүски дигән. Әдәби телебезнең даһи остасы Тукай да «Мәскәүски якка күз салсам, кү-
I рәм...» — ди.
Башка халыкларның (бигрәк тә ватандашыбыз, кардәшебез төрки халыкларның) тәҗрибәсен өйрәнүдә кирәк. Кечкенә генә бер җөмләнең төрле тәрҗемәләрен чагыштырып карыйк.
«С Кузнецкого моста я заехал в кондитерскую на Тверской»...
Шул җөмлә төрекмәнчә (1954 ел басмасы) болай бирелгән: «Кузнецкий мостдан Тверскаядакы кондитер магазинине бардым»...
Әзербәйҗанча болай бирелгән (сүзләрнең әйтелешен татарчалаш-тырып язам): «Кузнецки мостдан килеп Тверская күчәсендәге шир- чият деканына кердем»... (1956 ел •басмасы).
f Инде шул җөмләнең татарчасын укып карыйк:
«Кузнецк күпереннән Тверь буль-варындагы кондитерскийга киттем»... («Егетчак», 43 бит). Бу инде бөтен дөньяда кабул ителгән тәрҗемә практикасын яраксызга чыгарып, файдасыз «новаторлык» күрсәтү дигән сүз. Урам мәгънәсен аңлаткан Тверскаяның (ул сүз оригиналда предложный падежда килгән) Тверь бульварына әйләнүе дә гаҗәп.
Кайбер иптәшләр, Тверская фор-масын алу мөмкин түгел, чөнки бездә родлар юк, диләр. Әйе, татар теленең үзендә юк. Ләкин чит телләрдән алынган сүзләрдә бар бит. Бездә мөгаллим, мөгаллимә сүзләре бар иде һәм, мәктәп сүзе шикелле үк, болар да телебездә тулы хокук алган иң хөрмәтле сүзләр җөмләсенә керәләр иде. Бер генә баланың да мөгаллим апа яисә мөгәллимә абый дигәнен ишеткән кеше булмагандыр. Гарәп теленнән кергән бик күп исем-нәребездә родлар бар. Хәсән белән Хәсәнәне беркем дә бутамый. Клас-сикларыбызда очрый торган ятим, ятимә яисә мәшһүр, мәшһүрә кебек сүзләрне себереп ташлауның да кирәге юк. Мондый сүзләрнең байтагы халык сөйләмендә дә бар. Ниһаять, фамилияләребезне алыйк. Тимербай— чын татар сүзе. Ә фамилияләрне без гадәттә русча кушымчалар ярдәмендә ясыйбыз (бөтенләй кушымчасыз яисә гарәпчә кушымча ярдәмендә алырга да мөмкин, анысы һәркемнең үз эше, — Әмиров, Әми- ри, Әмир дигән фамилияләр булырга мөмкин). Тимербай сүзе Тимер- баевка яисә Тимербаевага әйләнгәч, һаман да татар сүзе булып каладыр бит?
Нәтиҗә шул: родлар юк дигән мәсьәләгә абсолют бер закон итеп карарга ярамый. Княгиня Тверская дип әйткән кебек, Тверская урамын-дагы кондитер кибете дип әйтүдән тел сафлыгына бер зарар да килми. Тверской урам дип әйтү дә мөмкин, ләкин алай әйтү мөмкин булмаган исемнәр дә очраштыргалый. Мәскәү- дә Пятницкая улица дигән бер урам бар. Аны Пятницкий урамы дип алсаң, ниндидер Пятницкий исемендәге урам дип ялгыш аңлауга юл кала.
Сивцев Вражек урамы, ни өчендер, Сивцевый Вражек дип үзгәртелгән. Ул урында элек Сивка елгасы булган, аннары суы кибеп, коры елга гына калган. Сивка дигән коры елга буендагы бер урамга Сивцев Овражек исеме бирелгән, тора-бара Сивцев Вражек дип кенә әйтә башлаганнар. Билгеле, бу исемне тәрҗемә итүнең кирәге юк, ләкин аны дөрес язарга кирәк.
Родлар мәсьәләсе уңае белән «горничная» сүзенә дә тукталып үтик. Соңгы вакытларда бу сүзне «гор- ничный» дип яза башладылар. Татар теленең үзенчәлекләрен саклау, имеш. Ялгыш фикер бу. «Горничная»— иске әдәбиятыбыздагы «ха- димә» мәгънәсен аңлата. Әгәр без: «Камилә исемле матур бер хадим» дисәк, бу чамадан тыш сәер яңгырар иде. «Надежда, икенче горнич- ный» дип әйтү дә шулайрак («Үсмерчак», 70 бит). Моны: «Надежда исемле икенче горничная» дисәк, бик
108
татарча яңгырый бит. Кыскасы, рус телендәге женский род кушымчасын алу белән без үз әдәби телебезнең традицияләренә хыянәт итмибез, мәгънәнең дөрес аңлашылуына мөм-кинлек тудырабыз.
Оригиналның стиль һәм тел үзен-чәлекләрен саклау күзлегеннән ка-раганда да, аерым сүзләр зур роль уйныйлар. Әйтик, персонажлар өчен характерлы сүзләр куллануда Тол- стойның аеруча таләпчән икәнлеген онытырга ярамый. Әгәр Толстой әсәрләрендә графлар (тормышта булганынча) «дустым», «кадерлем», «әнкәм» кебек гади генә сүзләрне французча әйтәләр икән, без дә моны шулай калдырабыз. Гомумән, персонажларның үзләре өчен харак-терлы сүзләр табарга тырышабыз. Тәүбә кылдыручы монахның «кале- бегез сафланыр» дип әйтүе бик уңышлы («Егетчак», 17 бит). Ләкин шул ук «калебе» сүзен граф малаеның үзенең куллануы һич тә табигый түгел инде.
«Чабата-чабата балчык» та («Үс-мерчак», 15 бит) граф балалары лексиконында очрый торган тәгъбир түгел. Гади генә әйтәсе урында бо- лай «образлы» сөйләүнең һәм «кре- стьянчал аттырырга» тырышуның кирәге юк.
Николеньканың «биһуш» сүзен куллануы да табигый түгел («Егет-чак», 133 бит). Татарча «һушсыз» дигән сүзнең нәкъ үзе бит бу. Аны фарсыча әйтүнең хикмәте нәрсә? һәм бу очракта ул, нинди генә телдә әйтсәң дә, үз урынында түгел.
«Нарасилар» сүзе дә («Егетчак», 12 бит) урынсыз кулланылган. Бу сүз гадәттә сабый балаларга карата әйтелә. Егетчак башлангач, ул инде бик дөрес яңгырамый. «Бедные си- роты!»ны нәкъ үзенчә, «мескен (би-чара) ятимнәр!» дип бирергә мөмкин.
Чит сүзләр мәсьәләсенә күчик.
Классикларның телен примитив-лаштырырга, чит сүзләрдән бөтенләй арындырырга тырышу дөрес юл түгел. Мәсәлән, моннан 35 еллар элек инде татар теленең тулы сүзлегенә кергән инстинкт, истерика кебек сүзләрдән качуның хикмәтен аңлау һич тә мөмкин түгел..
Толстой әсәрләрендә философик фикер йөртүләр еш очрый. Моны йез «Үсмерчак»та ук күрәбез. Менә 6ej мисал китерик.
«Фикернең читкә китүе кешене билгеле бер моментта үз җанының ни хәлдә булуын аңлап алырга һәм шуны истәлеккә күчерергә сәләт.:*; булуы нәтиҗәсендә туа. Минем чи әйберләр турында фикер йөртергә яратуым...» (76 бит). Мондый җөмләләрне укыгач, авторның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап булмый. Мәсьәлә җөмләнең авырлыгындг түгел. Философик уйлануларда колак ияләшмәгән авыр җөмләләрне? очравы бик мөмкин. Ләкин авы? җөмләнең дә билгеле бер мәгънәсе булырга тиеш. Ә китерелгән җөмлә бертөрле мәгънә дә аңлатмый. Нигә алай килеп чыккай соң? Чөнки төшенчәне аңлата торгаз сүзләр түгел, бәлки «җиңел» сүзләр санлап алынган. Чит әйберләр турында фикер йөртү ни мәгънәдә? Уэ өендә булмаган әйберләрме? Мона гади укучының да, философның да аңлавы мөмкин түгел. Ә оригинал бик аңлаешлы. «Фикернең читкә ки түе» — «отвлеченные мысли» днгә1 сүз икән. Тәрҗемәдәге бөтен аңла шылмауга «отвлеченный» сүзе сәбә/ булган. Шул сүзнең әдәби телебездә кабул ителгән дөрес эквиваленты бирелсә, мәгънә ачык булачак. Иске әдәбиятыбызда бу сүз «мөҗәррәд> яисә «мәүһүм» дип бирелә иде, хәзерге әдәби телебездә халыкара «абстракт» сүзе белән бирелә. Моны күрү өчен, соңгы утыз ел эчендә чыккан теләсә кайсы сүзлегебезгә мөрәҗәгать итү дә җитә. Китерелгән мисалда да «абстракт фикерләр» дип һәм «минем абстракт фикер йөртергә яратуым» дип әйтелсә, бертөрле дә аңлашылмауга урын калмас иде.
Соңгы вакытларда матбугатта гарәп һәм фарсы сүзләрен урынлы- урынсыз кулланулар күренгәли башлады. Бу факттан мин күңелсез нәтиҗә генә чыгарырга теләмим. Яшьләребез гарәп телен дә, фарсы телен дә өйрәнергә, әдәби мирастан тулырак файдаланырга омтылалар. * Бнк күркәм эш бу. Ләкин без укучы бе
109
лән, тормыш белән элемтәне көчәйтү бурычын бервакытта да истән чы-гарырга тиеш түгелбез. Әсәрне «би-зәү» өчен генә искергән «китап сүз-ләре» куллану чын әдәбилеккә зарар гына китерәчәк.
«Егетчак»та (53 бит) «могтәбәр әфәндем» дигән тәгъбир очрый. Уку-чыларның күпчелегенә билгесез смогтәбәр» сүзе «милостивый» мәгъ-нәсендә алынган. Ә соң «хөрмәтле әфәндем» нигә ярамаган? Әгәр инде колорит саклау максатын күзәтәбез икән (бу очракта чынында бертөрле дә аерым колорит юк), «мөхтәрәм» формасын кулланырга мөмкин. Иске әдәбиятыбызда «могтәбәр» сүзе булса да, бу урында ул бик сәер яңгырый. «Игътибар»дан ясалган бу сүз «игътибар ителүче» дигән мәгънәне, «атаклы» (русча «знатный») га якын мәгънәне аңлата. Мәсәлән, «шәһә- ремезнең могтәбәр адәмнәреннән» дигән тәгъбирне очратырга мөмкин. Әмма, берәүгә эндәшкәндә (рус те-лендә: «знатный мой господин» дип эндәшмәгән шикелле үк), «могтәбәр әфәндем» димиләр. Димәк, иске бай-лыктан файдалану урынына, иске сүзне ятышсыз кулланып, укучыны җәфалау һәм тел бозу гына килеп Эыга.
Шунда ук, 61 биттә, «мөгамәләгә кую» тәгъбире очрый. Бу да дөрес түгел. «Мөхакәмәгә кую», «мөзакә-рәгә кую» булырга мөмкин, ә «мөга-мәләгә кую» бертөрле дә мәгънә аң-латмый.
Рус сүзләре әдәби телебездә еш оч-рый. Яңа төшенчәләрне, яңа күре-нешләрне аңлату өчен без хәзер дә, зарурлык булганда, рус теленнән (һәм рус теле аркылы чит телләрдән) яңа сүзләр кабул итәбез. Ләкин зарурлык булмаганда, хәзергә чаклы әдәбиятыбызда очрамый торган сүзләрне алу һич тә дөрес түгел.
Ау турында язганда, «доезжачий» сүзенең бер кирәге дә юк. Рус телен бик яхшы белмәгән кеше өчен бу сүз әйтергә дә авыр бит. Аны, бит астында күрсәтелгәнчә, «эт караучылар башлыгы» дисәк, мәгънәгә аз гына да зарар килмәячәк. «Выжлятник» сүзе турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Болар бит ниндидер фәнни төгәллекне таләп итә торган сүзләр түгел.
Бу мисаллар «Балачак» повестен-нан алынды. «Үсмерчак»та «закон божий» дигән сүз очрый. Татарча моны бик гади итеп «дин сабагы» диләр. 78 биттә: «...иң авыр имти-хан— закон божьего»,—дип язылган. Бусы инде бигрәк тә килешми. Закон сүзе белән божий сүзенең бер үк падежда булырга тиешлеген укучы балалар беләләрдер. Бу сүзгә бит астында аңлатма да бирелгән: «Патша Россиясендә уку йортларында дин законнары дип аталган фәнне дә укытканнар». Бу инде «ырымлау фәне» дип әйтү шикелле үк була. Яшьләр әдәбиятында андый саксыз- лыкка юл кую ярый торган эш түгел.
«Егетчак»та «своекоштный», «ка-зеннокоштный» дигән сү’зләрне укыйбыз. Рус телендәге бу тип кушма сүзләр татар әдәбиятында гомумән күренгәне юк, хәзер инде рус теленең үзендә дә кулланылмый торган бу сүзләрнең безгә бер кирәге дә юк. Бит астында аңлатылганча (32 бит), аларны «казнадан ашап укучы», «үзенекен ашап укучы» дип бирергә дә мөмкин, «үз исәбенә укучы» дип бирергә дә мөмкин. «Правоведение» сүзе дә кирәксез. Сүзлектәге «хокук белеме» нигә яраксызга чыкты икән?
Тәрҗемәдә аерым сүзне төшереп калдыру да, өстәү дә мөмкин. Ләкин бу — мәгънәне дөрес бирү максаты белән генә эшләнергә тиеш. Мәгънә өчен, художество дөреслеге өчен кирәкле булган сүзләрне төшереп калдыру яисә үзгәртеп тәрҗемә итү оригиналны бозу була.
«Балачак»та 46 биттә өч урында картинаны авторча бирү өчен кирәкле сүзләр төшеп калган. Болар тәрҗемә өчен «уңайсыз» булганга тө-шерелмәделәрме икән, дип уйларга нигез бар. Ишек алдында яткан этләр турында автор «в разных живописных позах» дип әйтә, тәрҗемәдә исә «төрлесе төрлечә яткан» дип кенә бирелә, «...весело выбежала Милка» җөмләсендәге «весело» сүзе ташланган, «...бежали сомкнутые гончие» җөмләсендәге «сомкнутые»
110
сүзе ташланган, «пкешәр-икешәр итеп бәйләнгән» мәгънәсендәге шул сүзне ташлау нәтиҗәсендә шуннан соңгы (48 биттәге) ике җөмлә аңла- ешсыз булып кала. 48, 52, 66, 100 битләрдә дә төшеп калган сүзләр мәгънәгә кимчелек китерәләр.
Зарурлык булмаганда аерым сүз-ләрнең мәгънәсен үзгәртеп тәрҗемә итү дөрес алым түгел. Трилогия тәрҗемәсендә мондый күренеш тә шактый еш очрый.
«Балачак»та: «...через аллею виден луг, с одной стороны которого гумно, а напротив лес», — дигән бик гади бер җөмләдәге «луг» сүзен «басу» дип һәм «гумно» сүзен «ындыр табагы» дип тәрҗемә итү нәтиҗәсендә (26 бит) автор сурәтләгән пейзаж бөтенләй үзгәргән. Тәрҗемәче, ындыр янында басу булуы уңайрак, дип уйлагандыр. Ләкин өй тәрәзәсеннән күренеп торган шул ук болын 115 биттә үзгәртелми бирелгән ич. Ындыр табагы белән ындырны бутау да ярамый. Алпавыт ындыры бик кечкенә булмагандыр, ындыр табагының ерактан күренмәве дә мөмкин.
Оригиналдагы бер үк сүзнең, та-тарча контекст кушуы буенча, төрле урында төрлечә бирелүе мөмкин, лә-кин бу мәгънә ачыклыгы өчен генә эшләнергә тиеш. Җиран дигән этнең, кулдан ычкынырга теләп, алга тар-тылуы турында автор ике биттә өч тапкыр «рвался», «рванулся» сүзләрен кулланган. Тәрҗемәдә бу сүз 50 биттә «алдыртып китә» дип һәм «эзләнде» дип бирелгән. Боларның берсе дә дөрес түгел. 51 биттә «тартылды» дип дөрес сүз табылган. 50 бит турында да тагын уйланырга һәм оригиналда булмаган, логик дөрес мәгънә бирә алмаган «эзлән- де»ләрне кушмаска кирәк иде.
Оригиналдагы «последний стих» дигән сүз тәрҗемәдә (81 бит) «ахыр-дан икенче юл» дип, аннары «соңгы ике юл» дип һәм «соңгы икесе» дип бирелгән. Боларның берсе дә дөрес түгел. Ә шулай да бер. сорау туарга тиеш иде бит: «последний стих» дигән сүз ничек инде «ахырдан икенче юл»ны да, «соңгы ике юл»ны да аң-лата? Логика кайда? Бу сүзнең мәгънәсе турында шик туа икән, те-ләсә кайсы сүзлеккә (әйтик, 1941 елда чыгарылган «Русча-татарча I сүзлек»кә) күз салырга мөмкин. I «Шигырьнең соңгы юлы» дигәс! мәгънәне теләсә ничек үзгәртеп бир, | нәтиҗәсендә, Толстой сурәтләгән тиЗ рән психологик кичерештән тәрҗе-мәдә бернәрсә дә калмаган.
Тәмам аңлап җитмичә торып, | җөмләне тәрҗемә итә башларга I ярамый. «Үсмерчак»та: «...Фрашц императоры, Наполеон турында, су-гыш турында сөйләшеп утырдым»,— дигән җөмлә бар (41 бит). Моны ничек аңларга? Дөньяда Франц ии-< ператоры буламы? Бәлки, русчаны! ватып сөйләүче Карл Иваны? j «Франция» сүзен шулай бозып әйт-кәндер дип уйларга кирәктер? Ләкин Карл Иваныч падежларны бо-j зып әйтсә дә, исемнәрне дөрес әйтә, хәтта ул «про император Франц, прз Наполеон» дип аерып әйтә, ягъни; император Франц турында (Австрия императоры Франц турында), На-полеон турында һәм Австрия беләз, Франция сугышы турында сөйли.
Тәрҗемәченең авторны «төзәтер-гә», образлылыкны үзенә ошаганча «көчәйтергә» хакы юк. Монын бик күңелсез нәтиҗәләр бирүе дә мөм кин.
«Балачак»ның 100 нче битендә «...тезенә кадәр чалбарын төшереп, шаркылдап көлә-көлә, югары күтәр-дек», — дигән бер җөмлә бар. Укучы моны, шук балалар менә ничек ша-ярганнар икән, дип кабул итә, «Франц императоры» дигән сүзләрне укыгандагы шикелле гаҗәпсенме. Ләкин оригиналда башкача бу. Анда: «...засучили ему панталоны дс колен», — дип әйтелгән. Шул ук биттәге: «төшкән чалбары» дигән сүзләр оригиналдагы «с засученным! панталонами»ны аңлатырга тиеш Оригиналда сүз чалбар балакларын тезгә хәтле сызгану (күтәрү) турында бара. Тәрҗемәче «засучить» ке бек гади бер сүзне белмидер дш уйлау мөмкин түгел. Үзгәртеп тәрҗемә итүнең сәбәбе нәрсә соц?
Механик тәрҗемәнең сәнгать әсәре түгеллеге бәхәссез булган кебек һәрбер чын тәрҗемәнең иҗат этш икәнлеге дә бәхәссез мәсьәлә. Ләкш бездә, механик тәрҗемәгә капма
111
каршы куеп, ялгыш мәгънәдәге «иҗа-ди тәрҗемә» терминын куллану һаман да бетеп җитмәгән әле. Янәсе, тәрҗемә әсәргә тәрҗемәче иҗаты да кушылырга тиеш, әгәр кирәк таба нкән, тәрҗемәче оригиналны беркадәр үзгәртә дә ала, озынайта һәм кыскарта да ала (мәсәлән, 4 юл шигырьне 12 юл итә ала һәм киресенчә дә эшли ала), имеш. Теоретик нигезләү мөмкин булмаган мондый карашның практикада зарарлы икәнлеген тормыш үзе бик ачык күрсәтә. Бигрәк тә инде классикларны тәрҗемә иткәндә, үз фантазияңә ирек бирүдән элек, оригиналның һәрбер җөмләсен тиешенчә аңлап җиткерергә, һәрбер аерым сүз, аерым образ турында иренмичә уйларга, уйланырга кирәк.
<Үсмерчак»ның 75 нче битендә мондый бер җөмлә бар: «...Тәрәзә янына килгәч, күзем шул вакыт кучер җигеп яткан су арбасына төште, һәм минем бөтен уйларым, бу су арбасы тузып җимерелгәннән соң, аның җаны ниндирәк хайванга я булмаса кешегә күчәр икән, дигән мәсьәләне хәл итүгә тупланды». Мо- !чы укыгач, бөтенләй аптырап кала- '•Ың: фолософиягә бирелүчән Нико- ИЬнька фикеренчә, җимерек арбаның £а җаны булды микәнни? Бу очракта инде оригиналга мөрәҗәгать итмичә, бернәрсә дә аңлый алмыйбыз. Анда менә нәрсә язылган: «Когда я подошел к окну, внимание мое обратила водовозка, которую запрягал в это время кучер, и все мысли мои сосредоточились на решении вопроса: в какое животное или человека перейдет душа этой водовозки, когда она околеет?»
«Водовозка» сирәк очрый торган сүз. Ләкин ?ны ерактан эзлисе түгел, рус теленең аңлатмалы сүзлегенә күз салу җитә. «Околеть» сүзе үзебезнең русча-татарча сүзлекләрдә дә бар, һәм аны тәрҗемәче дә әлбәттә беләдер. Шулай булса да, «су арбасы үлгәч» дип язарга тәрҗемәченең кулы бармаган, бик гади сүз- һе ул, «су арбасы тузып җимерелгәннән соң» дип искиткеч «әдәбиләштереп» әйткән (гади татар «арба ватылса» дип кенә сөйли) һәм шуның белән кыен мәсьәлә хәл ителде дип уйлаган. Үз «иҗади» фантазияңә чикләнмәгән ирек бирүнең бер үрнәге бу. Су арбасының үлүе табигый булмаган шикелле, аның җан иясе булуы да табигый түгелдер бит. Димәк, уйланырга, сүзлекләрдән ка-рарга, иптәшләреңнән сорарга кирәк иде. Бүтән телләрдәге тәрҗемәләргә күз төшерү дә зарар итмәгән булыр иде. Су ташый торган атның су арбасы дип бирелүен көлдергеч бер факт итеп кенә карап булмый. Толстой иҗаты белән артык тәкәллефсез эш итүне күрсәтә торган күңелсез факт бу. Толстой, укучыны көлдерү турында уйламаган, бәлки үсмернең рухи дөньясын дөрес чагылдырган. Ул заманның яшьләре, үлгән хайваннарның «җаны» кемгә күчә икән, дигән мәсьәлә белән дөрестән дә кызыксынганнар. Соңыннан Толстой бу турыда «Сугыш һәм тынычлык»та да язган. Ростовлар- ның диван бүлмәсендә яшьләр җанның үлемсезлеге турында сөйләшәләр. Соня әйтә: «Египет кешеләре, безнең җаннарыбыз элек хайваннарда булган һәм яңадан хайваннарга күчә дип ышанганнар» (том II, 324 бит), — ди. Әмма беркайчан да, беркайда да җимерек арбаның җаны турында баш ватмаганнар. Оригиналга тиешенчә игътибар белән карамауның менә шундый нәтиҗәләр бирүе дә мөмкин.
Татар теленең үзенчәлекләре таләп итмәгәндә, авторның җөмлә кон-струкцияләрен, стилен үзгәртү, үзең-нән шигъри чаралар өстәүнең дөрес түгеллеге дә бәхәссез мәсьәлә.
«Үсмерчак»та мондый бер җөмлә укыйбыз:
«...көтмәгәндә генә мөрәҗәгать, итүдән мин шундый югалдым, шун-дый югалдым — тиз генә җавап та бирә алмадым» (94 бит).
«Шундый югалдым» татар әдәби телендә очрый торган тәгъбир түгел (бу урындагы каушадым, каушап калдым мәгънәсен югалу сүзе белән бирергә теләгәндә, югалып калдым, бөтенләй югалып калдым формаларын кулланырга мөмкин), аны кабатлау исә автор стилен бер дә кирәкмәгәнгә бозу була. Сәбәбе: мондый кабатлаулар татар теленә хас булган бер үзенчәлек түгел, ул рус
112
телендә дә бар. Геройның рухи ха-ләтен бирү өчен тиешле тапкан оч-ракларда Толстой бер сүзне өч тапкыр да кабатлый. Ләкин бу алымны ул бик сирәк куллана.
Володяның соңгы имтиханнан кайтканын көтәләр.
« — ...Алар!! — дип кычкыра Лю-бочка, тәрәзәдән очып төшәрдәй бу-лып» (шунда ук, 78 бит). Тәрәзәдән очып төшү мәсьәләсендә ике төрле фикер булырга мөмкин. Бәлки, сике-реп төшү табигыйрәктер. Фараз иттек, тәрҗемәченең язганы бик шигъри дә булсын ди, без аны осталык үрнәге дип кабул иттек ди. Ләкин Толстойда юк бит ул (анда: «прильнув к стеклу» дип кенә әйтелгән). Осталык мәсьәләсендә Толстой тәрҗемәчеләр ярдәменә мохтаҗ түгел. Шунысын да искә төшерергә ярый, тәрәзә янында утырган кызның очып китәргә теләве турында «Сугыш һәм тынычлык» романында (2 нче том, 180—181 бит) Толстой үзе дә яза. Ләкин айдагы кыз, Наташа, түбәнгә түгел, бәлки югарыга, айга таба, очарга җыена.
Тәрҗемәче әсәрне «бизәкли төшү» турында түгел, бәлки авторның фи-керен, образлар телен мөмкин кадәр төгәл һәм чын әдәби татар телендә бирү турында уйларга тиеш.
Татар теле грамматикасының бә-хәссез таләпләренә һәм җөмләнең әдәби чарланышына тиешенчә игъ-тибар итмәү үрнәкләре дә шактый еш очрый. Трилогиянең өч китабыннан да берничә генә мисал алу белән чикләник.
«Балачак»ның 58 битендә сүз Ни-коленька әтисенең музыкага һәм го-мумән тормышка карашы турында бара.
«Аның табигате рәтлерәк нәрсә булдыру өчен тамашачылар сорый торганнардан иде». Бу бөтен бер җөмлә, ләкин аны берничек тә аңлау мөмкин түгел, чөнки оригиналның мәгънәсе дөрес бирелмәгән, татарчада мәгънәсез җөмлә килеп чыккан. Сүз ниндидер рәтлерәк нәрсә булдыр у турында да, ниндидер тамашачылар сорау турында да бармый, бәлки, берәр нәрсәне яхшы дип санау өчен, публикага мохтаҗ булу, ягъни, публиканың хөкемен көтү турында бара, һәм моны шуннан соңгы җөмлә аер-? мачык әйтеп тора. Шунда ук мон-дый бер җөмлә дә бар: «Картайгач, аның дөньяга даими һәм үзгәрмәс; кагыйдәләре булды». Табигый, татар телендә болай сөйләү мөмкшг түгел, игътибарсызлык нәтиҗәсендә туган гарип бер җөмлә бу. Төшеп; калган «карашы» сүзен кушып, «даими карашы» дип укысак та, барыбер, әдәби чатаклыктан котылыг булмый. «Дөньяга» сүзенең дә урынсыз икәнен әйтергә кирәк, чөнки «взгляд на вещи» һич тә (аеруча, Толстой әсәрләрендә) «дөньяга караш» түгел әле ул.
«Үсмерчак» та оригиналда «Гроза» исемле бүлек, ни өчендер. «Яшен» дип кенә бирелгән, һәм бүлекнең буеннан буена шулай бара. «После весенней грозы» дигән гади] ләкин шигъри эчтәлекле сүзләрне «Яз көннәрендә була торган яшеи яшьнәүдән соң» дип тәрҗемә ИК, нәтиҗәсендә бертөрле дә шигърият калмаган. «Яшенле яңгырдан сон> дисәк, сүз дә, күренеш тә дөрес би-’ релер иде бит. 15 биттәге шушы сүзләр белән башланган җөмлә дә аннан соңгы һәм аннан алдагы җөм ләләр дә әдәби яктан һич тә тие шенчә чарланмаганнар. 54 биттә! озын һәм бик авыр бер җөмлә кит* рик:
«һәр адымын баш белән уйламый-ча, дөньяда бердәнбер этәргеч булып тән инстинкты гына калган ми-нутларда, бала-чаганың, бигрәк та шундый хәлгә кала торганының, бер-нинди икеләнүсез һәм куркусыз, йө-зендә кызыксыну елмаюы уйнагае килеш, нык яраткан туганнары, әтп- әниләре йоклап ятканда туган өен? ут сала һәм дөрләтә алуын мин ая-лыйм». Төп кимчелек бу җөмләнеа авыр булуында түгел, бәлки әдәба эшкәртелмәгән булуында. Җөмла эчендәге «бигрәк тә шундый хәлга кала торганының» дигән сүзләр исә, бик җиңел булсалар да, бернәрсә да аңлатмыйлар, шуңа күрә дә җөмлә- нең аңлашылуын тагы да авырайталар гына. (Оригиналда сүз кайбер баланың шундый халәткә тартымлык күрсәтүе — нәтиҗә турында фн-
I. .С. Ә.“ № 8. 113
кер йөртмичә генә эш итәргә яратуы гурында бара.) Җөмләнең һәр кисә- 'е ниндидер мәгънә аңлатырга тиеш, 5олан гына килеп кергән сүзләрдә логика дөреслеге булмый, димәк, художество дөреслеге дә булмый.
«Егетчак»ка да күз салыйк.
«Минемчә, хыяллануның шундый игелекле, юандыргыч сәләтенә мәх-рүм чор да, җан иясе дә юктыр. Лә-кин, хыялның гамәлгә ашмас якла-рын, тылсымлы якларын искә алма-ганда, һәр чорның һәм һәр кешенең хыяллануы үзенә бертөрле була» (10 бит).
Бу ике җөмләдә әдәби чатаклыкка мәгънә ялгышлары да өстәлгән. Сәләткә карата игелекле сүзен кул-лану уңышлы түгел, сәләтенә мәхрүм дип әйтү исә татарча түгел (нәрсәгә мәхрүм димиләр, нәрсәдән мәхрүм цнләр). Чор да, җан иясе дә юк дигәч, чор сүзе, һичшиксез, эпоха мәгъ-нәсендә аңлашыла; һәр чорның һәм һәр кешенең дигәч, шул мәгънә тагы да ныграк беркетелә. Толстой исә, яшьлеккә-картлыкка карамастан, беркем дә хыяллану сәләтеннән мәх-рүм түгел, дигән фикерне әйтә. Икен- ;е җөмләдән («гамәлгә ашмас яклавы» дигәч), ул хыяллануларның гамәлгә аша торган яклары да бар икән, дигән мәгънә килеп чыга. Толстой исә җитмеш яшькә җиткәч тә тормышка ашмый торган хыялларга биреләчәге турында яза һәм бу хыялларның (кем генә хыялланса да) уртак сыйфаты — аларныңтормышка ашырылмый торган булулары, тылсымлы булулары икәнлеген күрсәтә. Кыяллану сәләтеннән мәхрүм җан яясе юктыр дигәч, мәсәлән, песи дә, сыер да тылсымлы хыялларга бирелә ала дигән мәгънә килеп чыга, йоны Толстой исеменнән әйтү килешә торган эш түгел. Толстой чело-веческое существо сүзен кулланган бит.
«...эшләремә һәм вазифаларыма расписание төзү...» (15 бит), «Аның бөкре аркасына кигән чикмәне...» •[20 бит), «Күләгәдә суык торса да, |юяшта бөтен юлны тутырып кызу, болганчык гөрләвекләр ага...» (20 бит), «...өй эче тынып калганын ишексең дә...» (27 бит), «...галстук өс- тенә, җилкәсенә... озын аксыл чәче төшеп тора» (30 бит) кебек, әдәби телебездән читтә калган һәм шактый сәер мәгънә аңлата торган җөмләләр, аерым тәгъбирләр шактый еш очрыйлар.
Тәрҗемәчегә эш процессында яр-дәм күрсәтелгән булса һәм мондый ярдәмне Китап нәшриятыбыз дөрес оештыра белсә, бу тәрҗемәдәге кимчелекләрнең байтагы турында китап дөньяга чыкканнан соң сөйләргә туры килмәс иде. Шул уңай белән, бик әһәмиятле ике моментка тукталыйк.
Беренчедән, нәшриятның тәрҗемә-че кадрлар белән эшләвен көчәйтергә, яхшыртырга кирәк. Нәшрият эшендәге кимчелекләр бу очракта күзгә аеруча бәрелә. Трилогиянең тәрҗемәчесе дә, тәрҗемәнең редак-торлары да нәшриятның үз сотруд-никлары. Димәк, редакторларның эш сыйфатын тикшерү тәртибендә дә, производство киңәшмәләре үткәрү (редакторларның үзара фикер алышулары) тәртибендә дә тәрҗемәгә күз салу кирәк иде. Соңгы елларда нәшрият классикларны тәрҗемә итү эшенә яшь кадрларны бик кыю рәвештә тарта башлады. Моны хуплап каршы алмау мөмкин түгел, һәм моның матур нәтиҗәләре күрен- гәли дә инде. Зур дәрт белән эшләргә яратучы К. Л1иңлебаев иптәш тә югары сыйфатлы тәрҗемәләр бирә алыр дип ышанабыз. Ләкин нәшрият яшь кадрларга җаваплы эшләр тап-шыру белән генә чикләнмәскә, бәлки шул эшләрне уңышлы башкару өчен систематик ярдәм дә күрсәтергә тиеш. Бу ярдәм эчке рецензияләрдән башлана. Квалификацияле эчке рецензия тәэмин ителгәнме, рецен-зентның фикерләре, күрсәтмәләре дөресме, дөрес булган хәтлесе тәр-җемәче белән редактор тарафыннан искә алынганмы, китап басылганнан соң матбугатта чыккан рецензияләрдә җитди фикерләр, җитди бәхәсләр бармы, — менә бу турыда да произ-водство киңәшмәләрендә сүз барырга тиеш. Өч ел дәвамында чыгып килгән трилогиянең бер генә китабы да редакторлар киңәшмәсендә тик-шерелмәгән булса, моны табигый дип санау мөмкин түгел. Сыйфат
өчен көрәшне нәшрият ничек аңлый икән? — дигән бер сорау туа.
Икенчедән. Язучылар союзының тәрҗемәчеләр секциясе бар. Татар телендә Толстойның трилогиясе чы-гып та, секциянең моңа тиешенчә игътибар итмәве тормыш белән элемтәсе бик үк канәгатьләнерлек түгел әле икәнлеген күрсәтә. Яшь кадрларны тәрбияләүдә секция зур роль уйнарга тиеш. Аның төп бурыч-ларының берсе (яшьләр өчен дә, картлар өчен дә) иҗат лабораториясе булып хезмәт итүдән гыйбарәт. Тукай клубында сирәк-сирәк кенә җыелып, мондый зур бурычны башкару мөмкин түгел. Секциянең эш стилен үзгәртү таләп ителә. Алдан ныклап хәзерләнеп, билгеле бер сис-темалылык белән Тукай клубында очрашып, яңа тәрҗемәләр турында фикер алышу бик мөмкин эш. Таби-гый, секциянең массовый эшләрен дә көчәйтергә кирәк. Моның бик күп төрле формаларын кулланырга мөм-кин. Күптән түгел Мәскәүдә тәрҗе-мәчеләр секциясе «Бер шигырь» ки-чәсе үткәрде. Егермедән артык ша-гыйрь берәр генә шигырьдән яиа тәрҗемәләрен укыдылар. Тематик кичәләр үткәрү дә (СССР халык-ларының, халык демократиясе иллә-ренең поэзиясе һ. б. ш.) бик күңелле булачак.
Өлкән тәнкыйтьчеләребез (һәм, алардан үрнәк алып, яшь тәнкыйть-челәр дә) тәрҗемә әсәрләр турында язуны үзләре өчен кимчелек саныйлар. Бу турыда мең кат әйтелгәндер инде, аерым тукталуның кирәге юк. Халкыбызның культура тормышында тәрҗемә әдәбиятның әһәмияте гаять зур икәнлеген аңларга вакыттыр инде.
Коммунизм төзүнең җидееллык бөек планын тормышка ашыру өчеё барган титаник көрәштә актив кат-нашу өчен, әдәбиятыбызның тәрҗе-мәләр тармагын да югары баскычка күтәрергә кирәк.