Логотип Казан Утлары
Очерк

КУЛГА КУЛ

ШАМИЛ БИКЧУРИН, МИХАИЛ ВАСЮТИН

втовокзал көндәгечә шау-шулы. Бина эче гаять тыгын — басып торыр урын да калмаган. Стена буйларындагы скәмьяләрне дә, ишек, тәрәзә төпләрен дә вахтага китүче нефтьчеләр сырып алган. Берсе янына икенчесе кысылган — гәп саталар. Кырыйларга сыймаганнары төркем-төркем булып идән уртасына җыелган, һәркайда кызу әңгәмә, бәхәс, көлешү. Алар үзләре дә бер- берсен ишетмиләрдер, бары тик тавыш өстенә тавыш булсын дип кенә шаулашалардыр кебек.
Аргы почмакта стена буена чүгәләгән бораулаучы Сәгыйть Хәлиуллин гына беркем белән дә сөйләшми, баядан бирле тынычсызланып тирә- ягына карана, күзе белән кемнедер эзли иде. Ахырда ул түзмәде, урыныннан торды. Кешеләр төркемен ыра-ера бер кат автовокзал эчен әйләнде дә ашыгып тышка чыгып китте... Бераздан кире керде. Аның артыннан эчкә куе болыт булып, суык бөркелде.
Сәгыйть вокзал эчен тагын бер мәртәбә барлап чыкты һәм күрше бригада бораулаучылары белән ни турындадыр кызып-кызып бәхәсләшүче Федор Колесников янына барды. Менә-менә автобус килергә тиеш, ә бер эшчесе юк иде Сәгыйтьнең.
— Михаилны күрмәдеңме? — дип борчылып сорады ул верховоеннан.
— Юк.
Бораулаучы өметсезләнеп кулын селекте, түрдә, эшчеләр төркеме эчендә бик тәмләп көлеп торучы ярдәмчесе Галиевнең җиңеннән барып тартты.
— Михаил очрамадымы?
— Күренмәде кебек. — Гыйлемҗан, иптәшләренә таба борылып, яңадан гамьсез генә көлүендә дәвам итте.
— Тукта әле, кичә кич тегеләй-болай эчеп йөргәнен күрмәгәнсең- дер бит?
Сәгыйть, бораулаучысы Степановның андый гадәтләре юклыгын яхшы белсә дә, сорарга мәҗбүр булды. Кичә бораулаучылар акча алдылар. Акча алгач кайберәүләрнең кесәсе кычкырып тора башлый. Шуларга ияреп китүе бар. Кеше дигәнең бозылырга күп сорамый бит. Менә Гыйлемҗанны гына алыйк: получкадан соң кибет, кафе турыннан тыныч кына уза алмый. Бар да шул вакытында күреп, вакытында тыймау бәласе. Югыйсә, элек аракыны авызына көчләп салсаң да йота торган егет түгел иде Гыйлемҗан.
,с. Ә.‘ № 8.
— Күрмәдем, билләһи, күрмәдем,—диде Гыйлемҗан гаепле кешедәй. — Кичә гел дә кафеда булмадым...
— Бер-берегезне кафеда очратсагыз гына күрәсез шул сез!
Кәефе килмәгәндә, кызып китеп кешене ачуланып ташлауны бернигә дә санамый иде Сәгыйть. Бу кызулыгында аз булса да дөреслек та юк түгел иде кебек үзенең. Чыннан да, вахтада бораулаучылар шундый дус, тату, бердәм булып эшлиләр. Вахтага барганда-кайтканда да сөйләшеп, шаярышып туймыйлар. Ә аерылдылармы — син аларны бергә очрата алмыйсың: һәркем үз шулпасында кайный, һәркем үзенчә яши башлый. Сәгыйтьнең бөтен җене чыкканы да әнә шуңа иде.
— Нәрсә булды икән Мишага?— дип, юл буена баш ватып барды Хәлиуллин.
Бораулаучының кәефе башкаларга да күчми калмады: эшчеләр, гадәт-тәгечә, автобуста төрле кызыклар сөйләп, шаулашып, көлешеп бармадылар— бер кешенең эшкә килмәве барысын да уйга салды.
Бораулаучылар Михаил Степанов турында төштән соң гына белделәр. Ул авырып киткән икән. Диспетчер вахтага яңа эшче Галимовны җибәрде.
Галимов буровойга килгәндә бик дулкынланган иде. Беренче көннән үк алдынгы бригадага, алдынгы бригаданың да алдынгы вахтасына эләгү аның өчен көтелмәгән хәл булган, күрәсең. Яңа эшче, үз-үзенә дә ышанмагансыман, буровой күперчегеннән менде дә оялып Хәлиуллин каршына килеп басты.
— Сезгә, ярдәмгә, — диде ул, яшьләргә хас кыюсызлык белән.
Сәгыйть текәлеп егеткә карады. Егет аңа таныш түгел иде. «.Яшьләрдән булса кирәк», — дип уйлап алды бораулаучы.
— Буровойда булганың бармы?
— Юк.
Галимов кызарды, уңайсызланып башын аска иде.
— Алайса, безгә комачауларга гына инде, ярдәм итәргә түгел...
— Өйрәнермен...
Егет ышанычсыз гына иреннәрен кыймылдатып куйды. Буровойдан китәсе килми иде аның.
Сәгыйть, күперчектән төшеп, тиз генә культбудкага кереп китте. Иртәдән бирле бозык кәефе тәмам җимерелгән иде аның. Телефонны шалтыратып трубканы алды, холыксызланып, инженер-диспетчерга кычкыра башлады:
— Кемне җибәрдең син миңа, кемне? дип сорыйм мин синнән!
— Яңа эшчене, — ди диспетчер, тыныч кына. 1
— Аның белән мин нишлим? Миңа борауларга кирәк, метрлар кирәк, аңлыйсыңмы?
— Өйрәтерсең, — дигән тавыш килде телефоннан.
— Миндә бораулаучылар мәктәбе юк ич!
Хәлиуллин телефон трубкасын ярырдай булып кычкыра-кычкыра бик озак сөйләште, нәрсәләрдер аңлатырга тырышты. Инженер-диспетчер аны тынычландырды, үгетләде дә. ахырдан болай диде: «Үзеңнең беренче көннәреңне генә хәтерлә, Сәгыйть!» Шуннан соң бораулаучы, телен тешләгәндәй, сүзсез калды, трубканы куеп чыгып китте. Күперчектән менгәндә ул нишләргә белми басып торган егеткә тупас кына дәште:
— Әйдә!
Башка көннәрдәге кебек, бүген ул эш башлар алдыннан бораулаучылар белән тәмәке тартып, сөйләшеп, киңәшеп тормады, тормоз рычагын кулына алды да команда бирде:
— Башладык!
з» 35
Владимир Коренной сменасы инструмент төшергәндә килде.
— Күпме үттең?—дип, һәрвакыттагыча кызыксынып сорады Владимир, буровойга килеп керү белән.
Сәгыйть җавап урынына кулын гына селекте. Бораулаучы өчен аның Ярдәмчесе Гыйлемҗан җавап бирде:
— Кырык биш.
Владимир гаҗәпсенеп Сәгыйтькә карады.
— Нишләп аз?
— Әнә, күрмисеңмени, инкубатордан яңа чыкканны җибәрделәр.— Хәлиуллин башы белән егетне күрсәтте.
— Нигә алай дисең, Сәгыйть? Барыбыз да шуннан ич без...
Сәгыйть культбудкага кереп китте, вахта журналын алып 45 ле. санын язып кул куйды да, кеше-фәлән күрмәсен дигәндәй, журналны өстәл тартмасына тыкты һәм беркем белән дә исәнләшмичә, автобуска менеп утырды.
Коренной автобус артыннан баш чайкап карап калды:
— Вот характер!
2
Иренең бусаганы атлап керүе белән үк, йөзенә карап кайгылымы, шатмы икәнен чамаларга өйрәнеп беткән Рәисә Сәгыйть кайткач хәвефләнеп алды: «Буровойда авария булган икән»...
Мондый чакларда Рәисә аны мөмкин кадәр якты чырай белән каршы алырга, урынлы-урынсыз сораулар белән борчымаска тырыша. Ул иренең холкын күптән сынаган: аңа хәзер җылы аш, тынычлык кирәк. Соңыннан ул үзе үк нәрсә булганын сөйләп бирәчәк.
Ул арада, кулларына уенчыкларын тотып, бүлмәдән Сәгыйтьнең ике малае — Фәрхат белән Нур йөгереп чыктылар: «Әти кайтты, әти кайтты!»
Бүген малайларга, башка көннәрдәге кебек, әтиләренең кулында башлары түшәмгә тигәнче күтәрелергә дә, аның муенына менеп атланырга да туры килмәде — Рәисә аларга икенче бүлмәгә кереп торырга кушты. Ризасызланып, борыннарын тарта-тарта, малайлар чыгып киттеләр.
Сәгыйть сүзсез генә чишенде, юынды, залга кереп китте. Көндез хат ташучы бер кочак газета-журналлар китергән иде. Сәгыйть шулармы актаргалады.
Бу вакытта өстәлгә хуҗа хатын парларын атып торган самавыр китереп утыртты, тәлинкә белән кайнар шулпа, кыздырылган ит, сумса кебек нәрсәләр чыгарды. Фәрхат белән Нур өчен үзләренең кечкенә өстәлләренә аерым табын әзерләде.
Сәгыйть белән Рәисә кичке ашны сөйләшмичә, тыныч кына ашадылар. Аның каравы, кечкенә табын Нур белән Фәрхат тавышыннан гөж килеп торды — малайлар һаман өстәл бүлештеләр. Фәрхат, мин синнән зуррак, дип өстәлнең яртысыннан күбесен алган да: «Минем чиккә кермә!»— дип, кечесенең ашын этәрә, тегесе әтисеннән ярдәм сорап елый.
Сәгыйть:
— Каян килгән бу биш яшьлек балага искелек калдыгы! — дип елмайды да, урыныннан торып, аларны тынычландырып килде.
Балалар сиңа күңелсезләнергә ирек бирәләрме соң: аш ашап ял итәргә утыру белән, ике малай икесе ике яктан әтиләренең итәгенә менеп, «мине күтәр», «мине сикерт», «миңа кара»,—дип, аптыратып бетерделәр. Сәгыйть, дөньясын онытып, алар белән шаярырга кереште.
36
Балалар йокларга яткач, Рәисә аяклы машинада күлмәк тегәргә утырды, Сәгыйть, радиоалгычны борып җибәрде дә, диванга кырын ятып, Казан тапшыруларын тыңларга кереште.
Кинәт Рәисәнең машинасы текелдәүдән туктады. Сәгыйть белән Рәисә карашып алдылар. Диктор Сәгыйтьләрнең бригадасы турында сөйли иде:
— «Татнсфтегазразведка» трестының дүртенче конторасында яшь бораулаучы Сәгыйть Хәлнуллин вахтасы бораулау темпларын көинән-көн үстерә барып, зур уңышларга ирешә. Быелиың беренче декадасында гына да...
Рәисәнең йөзе нурланып китте. Ире турында радиодан ишетү аңа бик рәхәт иде.
— Ишетәсеңме, Сәгыйть?..
— Ул беренче ункөнлектә иде шул. — Сәгыйтьнең йөзе бозылды, кашлары җыерылды. — Михаил тнз терелмәсә, алга чыгулар тиз генә тәтемәс инде хәзер, — дип, хатынына хәлне аңлатып бирде.
Партиянең XXI съезды Татарстанда нефть чыгаруны ике ярым мәртәбә диярлек арттыру бурычын куйды. Бу җидееллыкта нефть промышленносте башлыча яңа нефть мәйданнарын үзләштерү хисабына үсәчәк. Шуңа күрә Сәгыйть Хәлнуллин эшли торган «Татбурнефть» трестының икенче бораулау конторасын яңа елда «Татнефтегазразвед- ка» трестына күчерделәр. Тиздән Сәгыйтьләр конторасы бораулаучылары Лениногорск, Зәй-Каратай, .Яңа Елховой, Беренче Май мәйданнарыннан нефть эзләргә китәчәк. Сәгыйть, былтыргы уңышлары белән рухланып, быел да бик зур йөкләмә алган иде. Таныш булмаган урыннарда, яңа кеше белән үти алырмы соң ул аны?
Сәгыйть хәзер радионы бөтенләй ишетми иде инде. Ул көндезге хәлләрне исенә төшереп ятты, ярдәмгә яшь кеше җибәргәнгә инженер- диспетчерга үпкәләде. «Ә егет гаепле түгел, кая кушсалар, шунда бара, билгеле». — дип, Галимовны рәнҗеткәненә дә үкенеп алды.
Диспетчерның телефоннан әйткән сүзе исенә төште: «Үзеңне генә хәтерлә». Таба бит Сәгыйтьнең йомшак ягын.
Сәгыйть үзенең шул егет кебек беренче тапкыр буровойга килгән көннәрен хәтерләргә азапланды. Юк, бораулаучылар янына килгәнче, ул буровойга эләгә алмыйча күпме йөрде бит әле...
— Тимәш янында нефть тапканнар, ике чакрым тирәнлектән атылып чыга икән. Нефть бик күп икән, җир астында диңгез булып җәелеп ята икән...
1948 елның язында аның туган авылы Яңа Елховойда шундый сүз таралды. Кешеләр гаҗәпләнеп, шаккатып сөйлиләр иде.
Станциягә олаулар белән икмәк илтергә бармаса, бәлки Сәгыйть нефть вышкаларын да күрмәс, тыныч кына сабан сөреп, тырма тырмалап, бүгенгәчә колхозында яшәр иде әле. Начар игенче дә булмас иде бәлки. Ул елны ук инде Сәгыйть колхозда яхшы эшләгәне өчен сарык белән бүләкләнгән иде. «Олылар кебек эшли», — дип мактыйлар иде аны авылда.
Буровойда Сәргыйть бары бер генә тапкыр булды, нефтьне дә күрә алмый кайтты, ә шулай да бораулаучыларның эше ошады аңа.
Бораулаучылар җир астына тимер көпшә төшерәләр иде. Җирне шулкадәр тирән итеп ничек тишкәннәр дә, ничек ул тишеккә төшереп бетерү өчен көпшә җиткерәләр! Сәгыйтьнең бөтен гаҗәпләнгәне шул булды. Ләкин ул аларның үзләреннән сорарга кыймады — куып җибәрүләре бар иде.
— Менә ичмасам кызык эш!—дип авызын ачып бик озак карап торды Сәгыйть...
37
1950 елның мартында Шөгер районының Яңа Елховой авылы егете, аркасына биштәрләгән капчык асып, берләштерелгән Шөгер промыселының директоры бүлмәсенә килеп керде.
Кечкенә, арык гәүдәле егет директор Яшенконы куандыра алмады.
— Безгә нык, көчле кешеләр кирәк, — диде ул егетнең хәтерен саклап тормыйча.
Сәгыйть Шөгер райкомына китте һәм анда бик рәнҗеп, райком кешесенә директор аны ничек чыгарып җибәргәнен сөйләп бирде.
Менә ул яңадан промыселда. Бу юлы инде райком кәгазе белән. Яшенко каядыр чыгып киткән иде. Аны промыселның баш инженеры Миңгәрәев кабул итте.
— Буровойда сиңа авыр булыр, промыселга ярдәмче оператор итеп куябыз,—диде баш инженер, Сәгыйтьнең гаризасын игътибар оелән укып чыкканнан соң. — Ризамы?
Сәгыйть моңа да бик риза иде. Ләкин аңа оператор булырга туры килмәде, ничектер, гариза яңадан Яшенко кулына килеп кергән һәм директор, белепме-белмичәме, аның почмагына кызыл карандаш белән: «Вышка төзәтүчеләргә булышчы итеп», — дип язып куйган.
Сәгыйть апрель азакларына кадәр вышка төзәтүчеләргә ат белән төрле болтлар, вак-төяк детальләр ташып йөрде.
Бер көнне ул чираттагы рейска чыгып китте. Юлда аның арбасына участок начальнигы Хәмидуллии сикереп менде. Ул Зәй-Каратан авылы янындагы буровойга бара иде.
• — Мине ал әле, егет, — диде ул, җайлап утырып беткәч кенә.
— Әйдә, курыкмасаң...
Алар сүзсез генә Камышлы елгасына җиттеләр. Язгы ташкыннан калган су әле һаман да ишле, күбекләнеп бөтерелә, ургый иде. Күперне су алып киткән. Ат, таныш булмаган елгага төшәргә куркып, чы- гымчыланып маташа.
— Бир әле үземә, — дип, Хәмидуллии егетнең кулыннан дилбегәне алырга теләде, тик Сәгыйть аның бу эшен яратып бетермәде:
— Хуҗа булма әле!
Тәпи йөри башлаганнан бирле диярлек ат тотып үскән егетнең каты итеп бер дилбегә кагуы җитә калды, ат аларны минут эчендә теге як ярга чыгарды.
— Син үзең болай карап торуга гына икән, — диде участок начальнигы, егетнең кыюлыгына сокланып.
— Ә нәрсә, малай-салай түгел лә!
Шуннан соң инде Хәмидуллии да егет белән үз тиңедәй сөйләшеп китте. Калган ярты юл Сәгыйтьнең участок башлыгыннан буровойлар, бораулаучылар турында сорашуы белән узды. Егетнең юлдашы, кы- зык-кызык сорауларга көлемсерәп кенә җавап биреп барганнан соң, болай дип әйтеп куйды:
— Кара әле, егет, син буровойга күчәргә теләмисеңме?
Алар инде буровойга ук килеп җиткәннәр иде.
— Бик телим, абый! — дип, шатланып кычкырып җибәргәнен сизми дә калды Сәгыйть. Аннары күңелсезләнеп өстәде:—Алмаслар шул. Көчең юк диләр. Ә сез карамагыз, мин гәүдәгә генә бәләкәй...
— Я, я, мактанма, — дип елмаеп туктатты аны начальник. Егетнең ябык җилкәсенә кургашын кебек авыр кулын салды. — Иртәгә минем янга кил, үзеңне яхшы бер мастерга бирермен. Ул сине менә дигән бораулаучы ясар...
Икенче көнне Сәгыйть карт мастер Ибраһим Харрасов бригадасында иде инде. Бораулаучылар яшь эшчене ничек булдыра алалар, ничек кулларыннан килә, шулай өйрәтергә тырыштылар. Буровой эшчесе булып кергән егет ике айдан соң верховой эшче булды, ә көзен аны тагын да күтәрделәр бораулаучы ярдәмчесе итеп куйдылар.-
38
— Сәгыйть, Сәгыйть дим...
Сәгыйтькә хатыны дәшә иде.
— Ә... Нәрсә, Рәйсә?
— Әллә йоклап киттеңме дим. Урынга барып ятар идең.
— Юк, карчык, болай гына... радио тыңлыйм, — дигән булды Сәгыйть. Чынлыкта исә, ул, тапшыруларның берсен дә ишетми калган иде. — Иртәгә нинди һава буласын әйтмәдеме әле?
— Яхшы тыңлагансың икән! — Рәисә җиңел генә көлеп куйды. Яка гына машина астыннан чыккан күлмәкнең җебен теше белән шартлатып өзде дә Сәгыйть янына килеп утырды. — Киеп кара әле, картым.
— Әллә өлгерде дә?
Сәгыйть күлмәкне киеп зур көзге алдына барып басты, модалар ательесына килгән бәйләнчек клиентка охшатып, шаяргалап маташты: күлмәгенең итәкләрен, якаларын тарткалап карады.
— Бер җиңе кыска, җилкәсе тар, якасы кыек, кабул итмим, — дигән булып кыланды.
Алар икесе дә бик озак көлештеләр.
— Молодец, карчык, — дип мактады аннары Рәисәне Сәгыйть,—түгәрәккә йөрүең бушка китмәгән икән!
— Моның белән генә канәгать түгел шул мин, Сәгыйть. Эшкә керәсе иде менә!
Рәисә узган ел нефтьчеләр клубында оештырылган кисү-тегү түгәрәгенә йөреп, тегәргә өйрәнгән иде. Мастерскойга яисә модалар ательесына эшкә керү иде аның, нияте. Ничек инде таза, яшь кешегә өйдә ятмак кирәк?
Ләкин син дигәнчә түгел икән шул. Рәисә күпме генә йөрсә дә улларын балалар бакчасына урнаштыра алмады, һәркайда да аны «урын юк» дип борып чыгардылар.
Гомумән Лениногорск шәһәрендә яслегә, балалар бакчасына балаларны урнаштыру зур проблема булып санала. Шәһәр көннән-көн үсә» халкы арта, ә балалар учреждениеләрен салу хезмәт ияләренең ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек түгел әле. Шуның аркасында, шәһәрдә, Рәисә кебек, балаларын урнаштыра алмаган яшь, таза хатыннар өй саклап ятарга мәҗбүр булалар. Шәһәр җитәкчеләренә киләчәктә торак йортлар белән беррәттән, күп кенә яслеләр, балалар бакчалары, мәктәпләр, больницалар да салуны күздә тотарга кирәк. Бу бик күп Рәисәләрнең, Фәрхат һәм Нурларның таләбе! Шәһәр Советы депутаты буларак сессиядә бу мәсьәләне Сәгыйть Хәлиуллин үзе үк күтәреп чыгарга тиешле. Ут үз итәгенә төшкәч, шәт моны Сәгыйть хәзер яхшы аңлыйдыр. Шуңа булса кирәк, ул хатыны алдында үзен гаепле сизә, аны юатырга азаплана:
— Урнаштырырбыз, Рәисә, бар да берьюлы булмый бит. Әнә, Мәс- кәү дә тиз генә төзелмәгән...
X
3
Автобус сикәлтәле урман юлларыннан, агач араларыннан кар ерып, борыла-сарыла керде дә, буровой янына культбудка алдына килеп туктады. Шунда ук машинадан, шаулашып, бораулаучылар сикерешеп төштеләр.
Төнге сменадагылар буровой сарае эченнән аларны каршы алырга чыктылар. Күптән очрашмаган дуслар кебек кыланышып, бер-берсе белән күрешү, шаяру китте:
— Ни хәлләр, исән-саулыкмы?
— Сезнең хәер-фатихагызда. Үзегез исән геиәме?
— Таза гына яшисенме, Гыйлемҗан?
39
— Аллага шөкер, верховой иптәш, үгез кебек. Югарыда ничек, җил бик өрмиме?
— Өрүен өрми, амалый гына!
— Ничә метр борауладыгыз?—дип Гыйлемҗан, килеп мастер яр-дәмчесеннән сорый.
— Анысын инде, малай, верховойдан сорарга кирәк, өстән аңа кү- ренәрәк төшә.
Верховой да сүзгә аптырап калмый:
— Мин җир өстендәгеләрне генә күрәм, җир астыидагыларны әнә, бораулаучы белсә белер.
Бораулаучылар урманны яңгыратып көлешәләр, Бораулаучы Кубрак сменаны тапшырырга ашыктыра башлый:
— Дөнья хәлләрен соңыннан, аерым лекция рәвешендә тыңларсыз, ә хәзер, әйдәгез...
Вахта тапшыру башланды. Бораулаучылар һәркайсы үзе эшли торган агрегатларны, җиһазларны карарга, тикшерергә, капшарга тотындылар. Бораулаучы Сәгыйть, гадәтенчә, эш режимнары, бораулар, тормозлар белән кызыксынды. Гыйлемҗан Галиев исә төнге вахтаның бораулаучы ярдәмчесеннән элеваторларның, ачкычларның хәлен сораштырды. Верховойлар икесе дә өскә, сәндерәгә менеп киттеләр.
Алыш-биреш озак бармады. Иске вахта китте, яңасы хезмәт постында калды.
Вахтаның беренче эше инструмент төшерүдән башланды.
Иләмсез зур амбар йозагына охшаган тали блогы ажгырынып бер аска, бер өскә йөреп тора. Колакны тондырырлык тавыш белән әле- дән-әле тормоздан һава атылып чыга. Буровой пошкыра, авыр сулый, кырык ике метрлы гәүдәсен калтырата. Торбалар, бораулаучыларның тылсымлы хәрәкәтләренә буйсынып, берәм-берәм җир астына чумалар.
Дөрестән дә, яшь эшче өчен болар бар да могҗиза белән эшләнә хебек иде. Галимов, эшләүдән бигрәк, күбрәк гаҗәпләнеп торды, нәрсәгә барып тотынырга белмичә, вакыт-вакыт аптырап калды.
Кечкенә генә тоткарлыкларга да түзә алмый торган бораулаучының бик ачуы килә иде. «Моның белән эшләсәң, койрыкта сөйрәлүеңне көт тә тор», — дип тешләрен кысып мыгырданды ул. Ике көн эчендә генә дә Владимир Коренной бораулаучылары аны әллә кая артта калдырып киттеләр. Сәгыйть вахтасында мондый хәлнең күптән, бик күптән булганы юк иде инде.
Сәгыйть тормозда басып торган килеш, егетне гел күзәтте. Яңа бо-раулаучының һәр адымы, һәр хәрәкәте Сәгыйтькә көлке дә, кызганыч та иде.
— Үземнең дә шундый чакларым бар иде ич, — дип уйлап алды ул. — Бораулаучы өйрәтмәсә, аны кем өйрәтсен. Верховой белән ярдәмчегә өйрәтү түгел, баш күтәрергә дә вакыт юк.
Сәгыйть торба бора торган ачкычларны кора алмый азапланган егеткә дәште:
— Нәрсә, Галимов, әллә белеп булмыймы?
— Булмый шул...
Бораулаучы тормоз рычагын верховойга бирде, платформадан төшеп, ротор янына килде.
— Авыр бит ачкычлар, ә?
Галимов дәшмәде, тик дөресләп баш кына какты.
Телисеңме, мин аны бер бармак белән корып күрсәтәм? — Хәли- уллин егеткә имән бармагын күрсәтте. — Ышанасыңмы, бер бармак белән? — Аннан егетнең йөзендә гаҗәпләнү күреп өстәде:—Менә ничек эшләнә ул...
Тәҗрибәле бораулаучы имән бармагы белән ачкычны торбага илтеп.
40
куя, аны сул кулы белән чак кына этә дә йозакны торбага каптыра. Ачкыч каты итеп торбаны кыса.
— Күреп өлгердеңме? Яхшылап кара!
Бораулаучы үзенең «фокусларын» берничә мәртәбә, Галимовны тәмам өйрәткәнче кабатлый.
— 1Менә шулай, Галимов, кайгырма, син дә бораулаучы булырсың!
Аннан соң бораулаучы буровой эшчесе булып, инструмент төшереп күрсәтте. Моны ул шулкадәр тиз эшләде, әйтерсең аның кулында тимер түгел, резина туп. Кайсы нәрсәне кая куярга, нәрсәгә тотынырга,, нәрсәне алырга икәнен гүя ул уйлап та тормый, куллары, автоматлашкан кебек, үзләрениән-үзләре эшлиләр.
Чакрым ярым озынлыгындагы корыч торбалар җир астына төшеп бетте, тирән девон катламы белән җир өсте тоташты.
— Менә хәзер бораулый башларга да була!—диде Сәгыйть, канәгатьләнү белән һәм үзен алыштырган верховойның кулыннан рычагны алды.
Стенадагы приборның теле сул якка авышып куйды. Галимов сорау белән бораулаучысына карады.
— Борау забойда, — дип аңлатты Сәгыйть.
Вышканы селкеткән дөбердәү тавышы тирәндә борауның каты токымны кимереп түбән төшкәнен белдерә иде. Хәер, стенадагы приборлар бораулау нәтиҗәсен болай да яхшы күрсәтеп торалар. Борауга нинди басым төшкәнен, аның нинди режимда бораулаганын алар эшчеләргә зур төгәллек белән, бәйнә-бәйнә «сөйләп» торалар. Диаграмма индикаторы дип аталган прибор хәтта кәгазьгә дә язып бара. Эшләгәнеңне дә, тик торганыңны да яза. Шуңа күрә бораулаучылар аңа «сихерче», «провокатор» дигән исемнәр тагып бетергәннәр.
Сәгыйтьнең куллары тормоз рычагында булса, күзләре гел шул приборларда һәм яшь эшчедә. Галимовның кайбер нәрсәләргә төшенә башлавы аны куандыра иде инде хәзер.
— Кем белә, яхшы бораулаучы да чыгып куюы бар үзеннән, — дип фикер йөртте Хәлиуллин.
Бу сменада Хәлиуллин вахтасы тагын дистәләрчә метрны югалтты. Вакыт Галимов белән мәшәкатьләнеп үтте. Коренной вахтага килгәндә дә Сәгыйть һаман егетне өйрәтеп маташа иде.
— Көн узып та киттемени әле? — дип гаҗәпләнеп сәгатенә карадьг бораулаучы. — Фу, шайтан, унбиш метр үтәргә дә өлгермәдек!
— Я, эшләр ничек соң? — дип сорады Владимир, вахта кабул итәргә килгәч.
Кореннойның соравы эчкерсез, дустының хәлен белү өчен генә иде» әмма Сәгыйть аны алай кабул итмәде:
— Синең файдага! — диде ул ачу белән. Тавышы да аның гөбедән чыккан шикелле гөрелдәп чыкты.
«Алдым-бирдем» журналына кул куярга кергәч, Владимир шулай да Сәгыйтькә үзенең әйтәсе сүзен әйтте:
— Яшьләргә дөрес карашта түгел син, Сәгыйть.
— Бик дөрес карашта булсаң, әнә ал да үзең җәфаланып кара!'
— Алсам да, синең кебек биш-алты метр өчен еламам инде!
Ләкин Сәгыйть аны тыңлап тормады, журналга борауланган метрлар санын ашык-пошык кын<а язып кул куйды да чыгып автобуска утырды.
— Куала!—диде ул шоферга. Әйтерсең, ул буровойдан бөтенләйгә качарга җыена иде.
— Ой, Сәгыйть, Сәгыйть, яхшы малай сии, ә гадәтләрең бер тиенгә тормый!
Коренной, агачлар арасыннан чыгып, Лениногорскига таба китепд баручы машинага тәрәзәдән берничә минут карап торды.
41
Тормышта кеше өчен һөнәр җитәрлек. Аларның кайсын сайларга, кем булырга? Владимир Коренной үзенә мондый сорау куярга да өлгермәгән иде әле — тормыш аңа һөнәрне үзе табып бирде.
... Ул елны немец фашистлары Украинага басып керделәр, котырынып Иделгә ташландылар, илебезне Баку кебек бай нефть чыганагыннан аерырга маташып, фронтка бер-бер артлы дистәләгән иң яхшы дивизияләрен китерделәр.
Грозный өстендә кара тәреле «Миссершмит»лар көн-төн улап торды. Ватаныбызның изге җирендә немец басып алучыларының авыр бомбалары һәм снарядлары ярылды. Мыек та чыгарга өлгермәгән зенитчы сержант Коренной Грозный, Малгабек .нефть промыселларын дошманның һава һөҗүмнәреннән саклауда катнашты.
Сугыштан соң Володя туган Полтавщинасына кайтты, ләкин ул монда озак тора алмады, үзе белән сугышта катнашкан зәңгәр күзле кыз Аня аның күңелен тулысы белән биләп алган иде. Ул Аняның туган жире Малгабекка китте. Күптән түгел дошман бомбасыннан саклап калган бу таныш вышкалар Володяны үзенә тарттылармы соң? Юк. Владимирның бары тик үзен сынап карыйсы гына килде: бу эшне булдыра алырмы ул?
Бораулаучыларның авыр хезмәте аны беренче көннән үк биздерде. Эштән ул бик арып кайтты, шунда ук йокларга ятты. Беркайчан да, хәтта фронтта, кызу сугышлар вакытында да болай арыганы булмагандыр аның.
— Сынатырмын микәнни, бу эш минем көчемнән килмәсме? — дип борчыла иде Владимир. Ул бит җилкәсендә сугыш авырлыкларын күтәреп чыкты, тормышның ачысын-төчесен дә яхшы ук татыды. Юк, ул җиңәргә тиеш! Коренной, үз-үзен юата-юата, көн саен буровойга йөрде, кулыннан килгәнчә эшләргә тырышты.
Тир түгү бушка китмәде. Эшкә өйрәнү белән авырлыклар да әкренләп юкка чыга барды. Авырлык урынын дәрт, хезмәт шатлыгы яулап алды. Шулай итеп Коренной буровойда калды.
1952 елның салкын декабрь урталарында Владимир Коренной, бригадасы белән, Татарстанга күчеп килде. Аның өчен бу көннәр мәңге онытылмаслык булып калды. Ул монда беренче тапкыр авыр геологик һәм табигый шартларда тирән девон скважиналары бораул-арга өйрәнде һәм үзе дә яшь татар егетләрен җир асты серләрен ачарга өйрәтте...
Сәгыйть эшли торган бригадага Владимир, берничә ел үткәч кенә килде. Аны бригадада беренче каршы алучы да Сәгыйть Хәлиуллин булды.
— Инструктор килде, инструктор! — дип, балаларча куанып кычкырды ул Владимирны күргәч.
Владимир, бораулау буенча инструктор буларак, аларның барысына да таныш иде. Авыр вакытларда Сәгыйтькә дә күп мәртәбәләр ярдәм иткән кеше иде ул.
— Тагын күнегү ясыйбызмы?—диде Хәлиуллин, Кореннойның ни өчен килүенә төшенмичә.
— Юк инде, хәзер күнегү ясамыйбыз, синең белән ярышырга килдем,— диде Владимир.
— Ничек ярышырга?
— Шулай. Инструкторлар бригадасын тараттылар. «Егетләр өйрәнделәр, үзләре дә эшли ала»,—диделәр.
Ниһаять, Сәгыйть тә төшенде.
— Менә ничек!.. —дип сузды ул. Аннан Кореинойга кулын бирде: Әйдә алайса, ярышырга икән ярышабыз!
42
Ике вахта арасында ярыш башланды. Дөресен әйтергә кирәк, үзе белән ярышучыны болан җитди булыр дип тә, ярыш кискен көрәшкә әверелер дип тә уйламаган иде Владимир. Сәгыйть җиңү өчен бөтен көчен куеп, һәвәсләнеп, көнләшеп борауларга кереште. Тиздән аның вахтасы Коренной вахтасын узып китте, бригадада гына түгел, трест буенча да беренче урынга чыкты. Хәлиуллин вахтасындагы бораулаучыларны һәркайда мактап сөйли башладылар. Чыннан да, андагы эшчеләр сайлап алынган кебек, кыю да, бердәм дә, эшчән дә иделәр.
Бервакыт Хәлиуллин вахтасы инструмент күтәргәндә зур авария ясады. Кинәт, һич көтмәгәндә элеватор йозагы ачылып, трубалар колоннасы, дөбер-шатыр килеп, яңадан скважинага төшеп китте. Берәү булса, аны кире чыгарудан бөтенләй өмет өзәр иде. Ләкин Сәгыйть вах- тасындагылар күп уйлап тормадылар, артыннан ук скважинага трубалар төшереп, аны җир астындагы трубаларның сырына эләктерделәр һәм колоннаны тартып алдылар. Мондый катлаулы авариядән тиз генә котыла алганны, унике ел эшләп, күргәне дә, ишеткәне дә юк иде Владимирның. Ярты ай буена азапланасы аварияне Сәгыйть вахтасында- гылар нибары ярты сәгать эчендә бетерделәр.
Соңыннан Коренной да шундый ук авариягә юлыкты. Сәгыйть ысулы белән ал м акчы булып, труба төшерде. Җир астында калган трубаларның сырына эләктерергә ниятләп, роторны сәгатьләр буена әйләндерде, тик ничек итсә дә сыр сырга туры килмәде. Сифон 1 астында эшләп балчык измәсенә коенып беттеләр — күзләре генә ялтырап калды. Сигез сәгать буена азапланулар уңышсыз чыккач, вахтаны бораулаучы Кубрак алыштырды. Ләкин Кубракныкылр да булдыра алмадылар. Сәгыйть вахтасы килде. Хәзер инде бөтен бригада өметләнеп Хәлиуллин- га гына карый иде: «Булдырса, Сәгыйть булдырыр»..
Өч йөз метр тирәнлеккә төшеп киткән колоннаның башын эләктерү өчен вахтадагылар озак азапландылар. Тоттылар. Скважина тамагына кадәр менгезеп җиткергәч, ычкынып, колонна яңадан төшеп китте. Бораулаучылар аптырау һәм куркудан катып калдылар. «Трубалар хәзер токмач булып бөгәрләнгәннәрдер инде», — диделәр өметсезләнеп бар да. Шулай да Сәгыйть авария бригадасын чакыртырга ашыкмады.
— Яңадан ауларга! — дип боерды ул кискен генә.
Коренной вахтасы килгәндә, бораулаучылар колоннаны аулап тотканнар, кәкрәеп-бөкрәеп беткән трубаларны җир өстенә чыгарып салганнар иде инде.
Коренной кечкенә гәүдәле бу татар егетен әнә шул кыюлыгы, осталыгы өчен ярата, хөрмәт итә иде.
Дүрт ел инде менә Владимир Коренной аның вахтасын алыштыра, аның белән ярыша һәм вахтага килеп күрешкәннән соң кызыксынып:
— Бүген күпме үттең? — дип сорый, һәм һәрвакыт диярлек Сәгыйть вахтасының бораулаган метрлар саны Владимирны таңга калдыра, уйландыра, дустын ярышта җиңеп чыгу өчен төрле юллар эзләргә мәҗбүр итә иде.
Характеры белән тыныч, үз эшен яхшы белә торган бораулаучы Ко- реннойда усал көнләшү кебек нәрсәләр юк иде. Дустының уңышларына ул шатлана, аны чын йөрәгеннән котлый иде.
— Молодец, Сәгыйть, без дә бурычлы булып калмабыз.
Ләкин үзе белән ярышучының гадәтләре бөтенләй икенче төрле, Владимирныкына капма-каршы булды.
Уңышлар, әлбәттә, гел Сәгыйть ягында гына тормадылар. Бервакыт Коренной Хәлиуллинны узып китте. Биниһая көнче, артта сөйрәлүне һич тә күтәрә алмый торган Сәгыйть йокыдан, ашаудан калды. Беренчелекне кире кайтару өчен пиләр генә эшләмәде ул! Вакытка эко-
’Сифон — бораулый торган сыекчаның фонтан булып өскә бәрүе.
43
номия ясыйм дип эшкә тотыныр алдыннан вахта җиһазл-арын карауга да, эш урынын хәзерләүгә дә, буровойны чистартып куюга да әһәмият бирми башлады. Алай да булмагач, алдашу юлына басты егет. Брига- даның тәҗрибә борауларын урлап бораулаганда тоттылар аны. Шундый чиста эшләгән Сәгыйть, бу турыда хәтта үз эшчеләре дә белмәгән. Бригада җыелышында Сәгыйть гаебен танырга теләмәде:
— Мин аны урлап сатмадым ич! Күршеләр скважинасын да барып борауламадым, үзебезнекен борауладым!
Шул көннәрдә генә тагын бер вакыйга булып алды. Гадәттәгечә, яңа буровойга күчеп, яңа скважина бораулар алдыннан бригаданың традицион конференциясе ачылды. Бораулаучылар вак каеннар үсеп утырган аланда түгәрәкләнеп утырдылар. Берсе артыннан икенчесе торып чыгышлар ясадылар, скважинаны бер ай урынына егерме өч көндә бораулап бетерергә сүз бирделәр, йөкләмәләр алдылар. Конференция шома гына барды. Бирегә килгән «Татбурнефть» трестының 2 нче бораулау конторасы җитәкчеләре бригаданың татулыгыннан, бердәмлегеннән бик риза булып калганнар иде. Шул вакыт арадан Владимир Коренной күтәрелде.
— Без скважинаны, әлбәттә, вакытыннан элек төгәлләрбез, — диде ул тыныч кына,—безнең вахта бу буровойда биш йөз метр борауларга йөкләмә ала, әгәр дә... Хәлиуллин безне төпсез көймәгә утыртмаса...
— Ничек, ягъни, төпсез көймәгә? — дип сорый 2 нче бораулау кон-торасының директоры Иван Игнатьевич Лисов.
— Шулай инде аның гадәтләре, — дип сөйләп китә Коренной.— Сер түгел, хәзер вахта тапшырганда без вакытны әрәм итмәскә тырышабыз, кешенең намусына ышанып кабул итәбез. Вахта кабул иткәндә •сорыйм Хәлиуллиннан: «Бар да тәртиптәме?» «Бар да әйбәт»,—ди бу миңа. Вахта машинасы китеп, тузаны да басылырга өлгермәде, мин тормозның начар эшләвен сиздем. Ачып карасам, ленталар бандажларга кадәр ашалган булып чыкты.
Бораулаучылар бөтенесе берьюлы гөжләп алдылар:
— Менә ничек!
— Болай һәркайсыбыз да алга чыгар иде.
— Акыллы икән егет, метрларны нинди ансат юл белән җыя!
Сәгыйть кызарып, башын түбән иде.
— Ничек килеп чыкты соң ул, Хәлиуллин? — дип директор сорау бирде. *
Бораулаучы, йөзен яшерергә тырышып, торып басты.
— Белмим, Иван Игнатьевич...
Бу төнне Сәгыйть бөтенләй йоклый алмады, кандала талаган кеше төсле, борсаланып, бер яктан икенче якка әйләнгәләп ятты. Бораулау-» чылариың әче телле булуларын, моны гомер буе хәтерләячәкләрен исенә төшереп, үз-үзен тиргәде: «Бик ансат кына көйләп тапшыра ала идем ич мин ул тормозны! Ун метр югалтсам югалтыр идем инде...» Аннан Сәгыйть «чүпне тышка чыгарган» өчен Кореннойга үпкәләде: «Нигә кирәк булгандыр аңа конференция кадәр конференциядә чыгып кычкырырга. Үземә генә әйтергә ярамаган»...
Конференциядән соң Сәгыйть берничә көн Владимир белән сөйләшмәде. Үз гаебен яхшы аңласа да, ничектер, Владимирдан гафу үтенергә читенсенеп йөрде. Ахырда, түзмәде, чираттагы сменаны тапшырган- , да Владимирны бер читкәрәк алып китеп әйтте:
1 — Әйдә, үткәннәрне онытыйк, Володя. Гаеп миндә иде, билгеле.
Беләсеңме, ничектер шулай килеп чыкты, үзем дә аңламыйм...
— Мин ачу саклап йөри торган кеше түгел,—диде Коренной, алдагы ике сирәк тешен күрсәтеп елмайды. — Тик, әйдә, бүтән алдашмыйк, Сәгыйть. Үзебез өчен дә, бригада өчен дә яхшы булыр. Килеш- • текме?
1
*
44
— Менә минем кулым сиңа!—Сәгыйть Владимирга нефть сецсп, каралып беткән кулын сузды.
Сәгыйть сүзендә торды. Владимир аның кискен үзгәрүенә сокланып бетә алмый иде. Кул бирешкәннән соң үткәй ике ел эчендә Хәли- уллип иптәшләрен бервакытта да уңайсыз хәлдә калдырмады, җиңүне электәгечә җиңел юл белән, башкалар хисабына табарга тырышмады. Хәзер ул Владимирга карата үтә дә игътибарлы: смена килүгә инструментларны хәстәрләп, эш коралларын карап, буровойны әйбәтләп чистартып куя. Рәхим ит, кил дә бораулый башла!
Үзгәрде дигәч тә, билгеле, Сәгыйть үзе бораулаганны иптәшенә бирергә әзер тора торганнардан түгел. Ул ярышта гаять тә көнче. Коренной бер-ике метр артык борауласа, Сәгыйть күлмәгенә сыймый, бүрекләрен атып бәрә, бораулаучыларны тиргәп ташлый:
— Булдыксызлар, җебегәннәр, кеше эшләгәнне эшли алмыйсыз!
Үткән ел көз, партиянең XXI съездына хәзерлек уңае белән, бригадада җыелыш булды. Хәлиуллин вахтасы да, Коренной вахтасы да дүртәр мең метр бораулап, бу вакытта еллык планны күптән үтәгән, киләсе ел исәбенә эшлиләр иде инде. Бораулаучылар җыелышта съезд хөрмәтенә тагын да зуррак йөкләмәләр ала башладылар.
— Минем вахта ел азагына кадәр биш мең метр борауларга сүз бирә,—диде Хәлиуллин, торып. Үзе шунда ук Кореннойга карап алды. Янәсе, әйдә, көчең җитсә, безнең белән алышып кара!
Коренной да каушап калмады, торды да әйтте:
— Безнең йөкләмәбез биш мең ярым!
Үтә көнче Хәлиуллин өчен бу җитә калды:
— Ә мин алты мең!—дип сикереп торды ул.
Үзенең бораулаучыларыннан берсе аның җиңеннән тартып утырт- макчы булды:
— Я, я, чамалап, Сәгыйть!
— Билләһи, үтибез, яз, кем...
— Алты мең икән — алты мең! — диде Коренной да, дустыннан ка-лышасы килмичә. — Яз мине дә!
Съезд алды ярышы ике арада әнә шулай башланды. Көрәш бнк кискен барды, нефть мәйданында девон батырларының әле берсе, әле икенчесе өскә чыкты; алар берсен берсе ега алмыйча бик озак йөрделәр. Күпме көч сарыф ителде, күпме тир түгелде, ахырда ел азагына таба яшь батыр Хәлиуллин тәҗрибәле бораулаучы Корениойны «аркасы» белән салды... Бораулаучы Хәлиуллин яңа елга 6780 метр, КоренноГг 6500 метр җир бораулаганнар иде.
Ярыш бригаданың башка бораулаучыларына да зур йогынты ясады. Аларның да бу ике вахта эшчеләреннән калышасылары килмәде — бораулау темпларын үстерделәр: 33—36 көндә борауларга планлаштырылган скважиналарны 15—20 көндә тәмамладылар. Нәтиҗәдә «Татбурнефты> трестының 2 нче бораулау конторасындагы бу бригада коллективы 1958 елны 13 мең метр урынына 22 мең метрдан артыграк җир бораулап үтте, съезд хөрмәтенә экономияләнгән акча хисабына бер ярым скважина бораулап тапшырды. Социалистик ярышта җиңеп чыкканы өчен бригада коллективы СССР Министрлар Советының күчмә Кызыл Байрагын һәм Беренче премиясен алды.
«Михаил Степанов терелеп чыккан», — дигән хәбәрне ишеткәч, Сәгыйть сөенечен кая куярга белмәде. Үз урынына верховой Колесни- ковиы калдырды да культбудкага кереп китте, телефонны алып диспетчерга шалтыратты:
— Дөресме Михаилның чыгуы?
Диспетчер дөресләгәч, Сәгыйть бүлмәдә бераз иләс-миләс кеше кебек буталып йөрде. Бер дә кирәкмәгәнгә вахта журналын алды, өстәл тартмаларын капшаштырды, аннары стенага эленгән социалистик ярыш диаграммасы янына барып басты. Андагы кәкре сызыкларга карап торды. Михаил авырый башлаганнан бирле «Хәлиуллин вахтасы» дип язылган сызык та, авырган төсле, кәкрәеп төшкәй иде. Аның каравы Коренной сызыгы күтәрелгән. Әнә ничек югарыга таба борынын чөйгән.
— Менә хәзер аны куып җитәргә була! — диде Сәгыйть, кулларын уа-уа, эчке куаныч белән. — Ә Галимовны кая куярлар икән? Моңа кадәр Сәгыйтьнең ул турыда уйлаганы юк иде әле.
Чыннан да, яшь бораулаучыны кемгә бирерләр икән? Галимов та начар егетләрдән түгел. Сәгыйть аны башта булдыксыз дип атаган иде, аңардан он суы да, тоз суы да чыкмас дип йөргән иде. Соңгы көннәрдә менә дигән итеп эшли башлады егетең! Тагын бер урыны булса, Сәгыйть аны, һичшиксез, үзенә алып калыр иде.
Сәгыйть яңадан диспетчерга шалтыратты:
— Кара әле, минем егетне кая куярга уйлыйсыз, Галимовны әй- тәм? Бораучы Кубрак вахтасына бирәсезме? Ничек тә булса минем вахтага калдырып булмыймы аны?
— Сиңа метрлар саны кирәк ич!—дип көлә диспетчер телефонда, теге көннәрне искә тешереп.
Сәгыйть тә көлә, диспетчердан тупаслыгы өчен гафу үтенә.
— Бәхете бар икән Кубракның, әзерне, кеше өйрәткәнне генә җыеп ята, — дип сөйләнә-сөйләнә культбудкадан чыкканда, көтмәгәндә буровойга таныш вахта машинасы килеп туктады. Сәгыйть сәгатенә күз төшереп алды.
— Иртәләде бу Коренной, вакыт белән алдырмакчы була, хәйләкәр!
Шул чакта, автобустан вахта эшчеләре белән бергә контора, трест җитәкчеләре, шәһәр башлыклары чыга башлады.
— Бу нинди бәйрәм? — дип уйлап, куйды Сәгыйть.—Тора торгач бер өер начальство!
Ул Коренной белән икесенең Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгәнен, җитәкчеләрнең аларны котларга килгәннәрен белми иде әле.