Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАН ХУАНЫҢ ЯЗМЫШЫ


Салсаң иде зур бер сарай Кимсетелгән ярлыларга, Бар кулилар VII бертугандай Яшәсеннәр иде анда, һәм ул сарай таудан биек, Кыядан нык булсын иде. Бүлмәләре бәхет, ирек, Шатлык белән тулсын иде...
езнең эраның 712—770 елларында яшәгән бөек кытай шагыйре Ду Фу, үз ватандашларының якты киләчәген өмет итеп, әнә шулай җырлаган.
Яшь геолог Фан Хуа аның күп кенә шигырьләрен яттан белә. Алар- ны укыганда Фан Хуаның кара күзләре башта моңсуланып китә, соңга таба, шагыйрьнең азатлык турында зур пафос белән әйтелгән сүзләренә җиткәч, аның йөзендә елмаю чаткылары күренә. Ул шигырьнең соңгы сүзләрен әйтә дә, ачык тәрәзә янына басып, кичке шәһәрнең гөрләп торган урамнарына карый.
— Сез, бәлки, Ду Фу шигырьләрен укыганга гаҗәпләнәсездер? — дип сорый ул кинәт миңа таба борылып. — Гаҗәпләнмәгез, иптәш. Моның сәбәбе бар. Бүген мин Кытай Халык Республикасыннан — туганнарымнан посылка алдым. Күчтәнәчләр арасында минем өчен иң кадерле бүләк—Ду Фу әсәрләренең җыентыгы да бар иде. Менә ул.
Фан Хуа тыщы алтын иероглифлар белән бизәлгән кечкенә китапның беренче битен ачты да үлемсез шагыйрьнең рәсеменә карап сүзен дәвам итте:
— Мин аны сез килгәнче үк укый башлаган идем, — диде ул.—Ду Фуның ялкынлы сүзләре мине уйланырга мәҗбүр итте... Кешеләр моннан. бер мең ел элек үк азатлык һәм бәхетле тормыш турында хыялланганнар. Ә аларның бу хыялы безнең заманда, бөек Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә тормышка ашты...
Кытайда нәни балалардан алып, картлар һәм карчыкларга кадәр җырлый торган бер җыр бар. Ул «Мәй еу гуичандаи, цзю мәй еу чжун- го» дип атала. Татарча: «Коммунистлар партиясеннән башка — Кытай юк» дигән сүз ул. Бу җырда халык Коммунистлар партиясен кешеләрнең хыялларына канат куючы көч дип атый. Нихәтле тирән мәгънәсе бар ул сүзләрнең!
Бүгенге көндә геолог Фан Хуа Уфада яши, Көньяк Урал геология идарәсендә производство практикасы үтә, үзенең яраткан профессиясен
VII Кули — батрак, ялчы.
Б
59
совет белгечләре ярдәмендә тирәнрәк үзләштерү өстендә эшли. Бу бәхетле язмыш аңа татлы төш шикелле тоела.
Үзенең үсмер чагы, гоминдан власте чорындагы авырлыклар һәм вакытсыз һәлак булган иптәшләре турында сөйләгәндә Фан Хуаның йөзе уйчанлана, озын керфекләрендә яшь бөртекләре ялтырый. Ләкин ■ул еламый. Киресенчә, аның карашында халык дошманнарына иксез- чиксез нәфрәт уты яна....
Фан Хуа җитез атлап өстәл янына килә дә тартмадан кечкенә альбом чыгара.
— Карагыз әле, — ди ул миңа бер рәсем сузып.
Калын чылбырлы богауларын өзгән арслан, читлекне ватып, тышка, иреккә чыгарга омтыла. Ул тоткында ятып шактый йончыган, ләкин эчке табигый көчен югалтмаган. Бу рәсемне моннан ундүрт ел элек, Юньнань провинциясендә Чан Кай-ши солдатлары башбаштаклык иткән вакытларда, Фан Хуаның сабакташы уналты яшьлек студент Чжан Хуа-чан ясаган. Ул азатлыкка омтылучы халыкны символик рәвештә, көчле арслан сыйфатында сурәтләгән. Чжан Хуа-чанны 1945 елда гоминданчылар җәзалап үтергәннәр...
...Мең тугыз йөз кырык өченче ел... Август азакларында гына була торган матур иртәләрнең берсендә, Фанңзяван авылыннан тар сукмаклар буйлап шәһәр юлына ике малай килеп чыкты. Икесенең дә аркаларында — китаплар тутырылган букча. Малайлар, тау сукмакларын үтеп, олы юлга аяк баскач, шактый озак туктап тордылар.
Аунап, тәгәрәп үскән кадерле туган җир! Ул кешеләргә нинди генә •байлыклар бирми!? Бу җирләрдә мамык, чәй, алма, виноград, хөрмә һәм банан үсә. Ләкин юлда туктап торучы бу малайларның ата-бабалары да, үзләре дә бу җимешләрне елына бер тапкыр авыз итсә иткәннәрдер...
Фан Хуа әнисен хәтерләми. Ә аның әтисе Фан Хун-чэн илле елдан күбрәк гомерен алпавытка эшләп үткәргән. Ул җиде кешедән торган ишле семьясын ачтан үтермәс өчен, алпавыттан дүрт му VIII җир алып, җыелган уңышның дүрттән өч өлешен аңа илтеп бирергә мәҗбүр булган. Карт игенче үзенең шундый язмышына озак еллар буена риза булып яши биргән. Чөнки ул үз гомерендә Фанңзяван авылыннан бер генә шәһәргә дә чыкмаган, акыллы кешеләр белән аралашмаган, укый- яза белмәгән.
Фан Хун-чэн бәхетсез тормышның сәбәпләре турында уйланмаган түгел, уйланган. Ул моны крестьяннәрнең надан булуыннан күргән һәм, тормыш ничек кенә авыр булмасын, өлкән улы Фан Цзе-сэн белән кече улы Фан Хуаны укытырга, белемле кеше итәргә карар кылган.
Ләкин картның өлкән улын зур бәхетсезлек көтеп торган. Куньмин шәһәрендә техникумда ел ярым чамасы укыгач, аны төннәрнең берендә гоминдан солдатлары кулга алып, төрмәгә утыртканнар. Бу хәбәрне ишеткәч, атаның йөрәге бик нык әрнегән. Улының туры сүзле, кыю егет -булуы гына Фан Хун-чэнга өмет һәм көч биргән. «Улым төрмәдә мәңге утырмас, эше хак булса, барыбер котылыр», — дип уйлаган карт, һәм ■балаларына күрсәтмичә генә күз яшьләрен сөрткән...
— Я, улым, шәһәргә укырга китәргә сиңа да чират җитте, — дигән ул бер көнне Фан Хуаны чакырып алып.
— Ә „хуҗалыкта сиңа кем булышыр соң?..
— Ай-яй, улым! Безнең хуҗалык бармыни? Бер ишәкне генә үзем дә карый алырмын... Син укы, күзеңне ач, дөньяны күр, тормышны өйрән. Иртәгә үк Куньминга китәргә җыен, улым.
VIII Му — 0,16 гектар.
60
Куньмин шәһәре — зур да, матур да. Ләкин ул авылдан килгән крестьян малайларын чыраен сытып каршы алды. Фан Хуа, белән Чжан Хуа-чан беренче төнне күпер астында үткәрделәр. Таң да алар- га шатлык алып килмәде. Мәктәптәй мәктәпкә йөргәндә, Чан Кай-ши полицейскийлары аларны башларына таяк белән сугып туктаттылар, кесәләрен тентеделәр, малайларның капчыкларындагы соңгы кисәк кукуруз икмәген тартып алдылар; Фан Хуа белән Чжан Хуа-чанныд күзләрендә яшь күренгәч, шаркылдашып көлештеләр...
Фанцзяван авылыннан килгән ике малай, мең җәфа чигеп, Кунь- миндагы урта мәктәпләрнең берсенә урнашканда уку елы башланган иде инде.
Фан Хуага дәресләр беренче көннән үк ошамады. Бервакыт, тарих лекциясен тыңлаганнан соң урамга чыккач, ул Чжан Хуа-чанның күзләренә туп-туры карады да:
— Лекция ошыймы сиңа, Чжан? — дип сорады.
— Ошыймы соң инде, — диде иптәше көлеп.—Шайтан алгыры!.. Гоминдан политикасын ничек мактый бит, ә! Аз гына ояла белсә икән...
— Чан 1\ай-шига сатылган кеше нишләп оялсын, ди?
— Ә син аның сүзләренә ышанасыңмы?
— Тиле син, Чжан! Аңа студентлардан берәр кеше ышанамы икән? Мин күптән ышанмыйм инде...
Дуслар урамда шактый озак йөрделәр, үзләре дә сизмәстән, беренче көннәрен һәм төннәрен үткәргән күпер янына килеп чыктылар. Елгада— Америка һәм Англия пароходлары. Бөтенләй диярлек ялангач кулилар, кара тиргә батып, пароходлардан зур-зур ящиклар ташыйлар. Алар күңелсез генә җыр сузалар.
Күпердән уң якта — дүрт катлы ак йорт. Аның аскы катында ресторан. Аннан джаз музыкасы яңгырый, исерек америкалыларның шаулашып көлешүләре ишетелә. Ә ишек төбендә, аларның күңелле мәҗлесен саклап, гоминдан солдатлары басып торалар...
Икенче көнне иртән мәктәпкә килгәч, Фан Хуа да, Чжан Хуа-чан. да җитди уйланып утырдылар. Тәнәфес вакытларында да уйнамадылар, көлмәделәр алар. Дәресләр беткәч, ике дус өлкән класста укучы якташлары Ван Юн-юй янына киттеләр. Аңа урамда кичә кич үзләре күргән хәлләрне сөйләп бирделәр.
— Бу хакта үзегез ничек уйлыйсыз соң? — дип сорады Ван малайлардан.
— Без нәрсә уйлыйк инде? Укырга кирәк...
— Менә нәрсә, егетләр: сез белем алырга тиешсез, әлбәттә. Ләкин, гоминданчылар өйрәткән нәрсәләр безнең беребезгә дә кирәкле түгел. Мин, Фан Хуа, синең абыеңны бик яхшы беләм. Ә син беләсеңме анын кем булганын?
— Кем булсын? Студент?
— Анысында шик тә юк, ул менә дигән студент иде. Ләкин эш анда түгел. Фан Цзе-сэн барыннан да элек тормышны сөюче кеше иде. Ул яшәргә, көрәшергә теләде. .Яшәүдән дә кыйммәтлерәк нәрсә бармы дөньяда? Минемчә, юк. Ә синең бертуган абыең үз гомерен куркыныч астына куеп, туган ил азатлыгы өчен көрәшеп, төрмәгә эләкте. Хәзер бездә аның кебек кешеләр бик күп. Менә шулар юлыннан барырга кирәк... Беләсең килсә, әйтим: Фан Цзе-сэн коммунист иде.
— Ә сез үзегез, Ван Юн-юй абый, коммунистмы соң?
— Бу сорауга җавап бирергә иртәрәк әле, — диде Ваи, көлеп.— Минем белән ешрак күрешсәгез, аралашсагыз, белерсез...
Ваи Юн-юй Куньмин студентлары арасында революцион эш алыго
61
•баручы коммунист иде. Аңа үзе туып-үскән Юйци өязеннән килгән бу ике яшь егетнең җитдилеге, тормыш турында дөрес фикер йөртә белүе күптәннән ошый иде. «Бу егетләрдән киләчәктә куркусыз революционерлар тәрбияләргә мөмкин булыр. Тик аларны эшкә кушарга, көчле кулларын бер-берсенә тотындырырга кирәк»,—дип уйлады Ван Юн-юй.
Ул ялгышмады. Фан Хуа белән Чжан Хуа-чан, «Студентлар союзы»ның иң актив членнары булып киттеләр. Алар «Суэшенбао» («Студентлар газетасы») исемле яшерен газета өчен материаллар .җыйдылар, гоминданчыларның ерткычлыкларын фаш итеп мәкаләләр, листовкалар яздылар.
1945 елның көзендә .Япония империалистларын тар-мар итү турындагы шатлыклы хәбәр Куньмин студентларына да килеп җитте. Кызыл байраклар тоткан халык төркемнәре шәһәр мәйданнарына агылды, студентлар митингка җыелдылар. Ләкин Кытай кешеләренең бу шатлыгын Чан Кай-ши солдатлары канга батырдылар. Полиция, митингка җыелган халыкны чолгап алып, пулеметлардан, кул гранаталарыннан ут ачты. Күпләр шәһәр мәйданында һәлак булды, кайберәүләр авыр яраланып, урам ташына егылдылар, күпер асларына, подвалларга шуышып төштеләр...
Гоминданчылар меңнәрчә патриотларны кулга алдылар. Алар арасында Фан Хуа белән Чжан Хуа-чан да бар иде. Алар Чан Кай-ши •солдатлары кулына яраланган килеш эләктеләр. Юлда егетләрне бик нык кыйнадылар, төрлечә мыскыл иттеләр...
Өч атнадан соң Ван Юн-юй аларны больницадан эзләп тапты. Чжан Хуа-чанның хәле бик авыр иде. Үләр алдыннан ул сөекле иптәшләренә карап, көч-хәл белән болай диде:
— Кайгырмагыз, дуслар... Мин үлсәм дә революция үлмәячәк... ■Сез каласыз... Бөтен ышаныч сездә...
Иптәше белән янәшә караватта яткан Фан Хуаның күзләреннән кайнар яшь акты. Ләкин ул аны сизмәде... «Эх, Чжан Хуа-чан, яшьлек дустым, син үз гомереңне туган ил бәхете өчен бирүче миллионнарның ■берсе бит... Көрәшергә, дустымның үлемсез исеме өчен гоминданчылар- га каршы аяусыз көрәшергә кирәк!» — дип уйлады ул. һәм Фан Хуа, больницадан чыккач, һич тә икеләнеп тормыйча, Коммунистлар партиясенә керергә гариза бирде. Аны бертавыштан кабул иттеләр.
Авылдашы Чжан Хуа-чан үлгәннән соң, Фан Хуа башка бик күп студентлар белән бергә мәктәпне ташлап, авылга, крестьяннар арасына эшкә китте. 1947—1948 елларда Юньнань провинциясендәге таулар арасында партизаннар отряды булмаган бер генә авыл да юк иде. Гоминдан армиясенә һәм алпавытларның бандитлардан торган отрядларына көндез дә, төнлә дә, бер генә сәгать тә тынгы бирмәделәр алар.
Гоминданчыларга каршы каты сугышларның берсендә ул агасы Фан Цзе-сэн белән очрашты.
Ул чакта Цзе-сэн Юйци өязендәге партизаннар отрядының командиры, ә унсигез яшьлек Фан Хуа күрше отрядта политик җитәкче булып эшли иде. Ул физик яктан шактый чыныкты, яшь булуына карамастан, күпләргә үрнәк күрсәтерлек акылга ия булды.
J949 елның көзендә Фан Хуа үзе туып үскән җирләрдә җиңү көнен бәйрәм итте. Ул алтмыш биш яшьлек атасын, апалары белән сеңелләрен алты ел күрмәгән иде инде. Фанцзяван авылына ерак калмаган иде. Ләкин ул туганнары янына кайта алмады.
Илдә аграр революция башланды. Крестьяннарга җир бирергә ки- рәк^иде. Ә аны алпавытлар белән кулакларның каршылыгын сыйдырмыйча тартып алуы мөмкин түгел. Бу көрәштә дә коммунист Фан Хуа алгы сафта булды. Бик күп авырлыклар, йокысыз төннәр, куркыныч минутлар үтте яшь егетнең башыннан. Сычуан провинциясендә ярлы
ларга жир бүлеп биргәндә бер алпавытның хатыны үз кулы белән алты кешене атып үтерде. Фан Хуа да ул чакта чак-чак кына исән калды. Ләкин хаклык җиңелми ул. Элекке кулилар җирле булды, алар бәхетле. мул тормышта яши башладылар.
1952 ел Фан Хуаның бөтен хыялларына юл ачты. Ул Кытай Комму-нистлар партиясе путевкасын кулына тотып, кыю адымнар белән Чунцин университетының иркен аудиторияләренә үтте. Беренче дәрес башлангач та, Фан Хуа Куньмин урта мәктәбен һәм сөекле дусты Чжан Хуа-чанны хәтерләде. «Эх, әгәр ул да исән булса, хәзер бергә утырыр идек, якты киләчәк турында сөйләшеп туя алмас идек», — дип уйлады ул... Фан Хуа түш кесәсеннән бер рәсем чыгарды. «Арслан богауларны өзә»... бу — Чжан Хуа-чан кулы белән язылган сүзләр иде.
Фан Хуа бу рәсемне гомере буена югалтмаска ант иткән. Соңгы курсны бетереп имтиханнар биргәндә дә, геолог булып эшли башлагач та ул аны түш кесәсеннән төшермәгән. Бөек Советлар Союзына килгәндә дә Фан Хуа аны үзе белән алып килгән. Бу рәсемне кешеләр язмышының якты истәлеге итеп бүген дә саклый ул.