Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ИДЕЛ» АЛЬМАНАХЫ ЬӘМ АНЫҢ АВТОРЛАРЫ


дел» альманахының икенче саны бай эчтәлекле булып чыккан. Анда шигырьләр, мәсәлләр, хикәяләр, очерклар да бар; бер пәрдәлек комедия, юмор-сатира әсәрләре, ноталы җыр, нәшрияттан репортаж кебек материаллар альманахны төрләндереп, кызыклы итеп торалар. Ә инде күп кенә фоторә- I семнәр һәм художник бизәкләре турында әйтеп тә торасы юк: журнал яхшы зәвык белән эшләнгән. Кыс- .касы, яшьләр альманахыннан чыннан да яшьлек рухы бөркелә һәм ул шул ягы белән дә укучыны үзенә җәлеп итә.
Альманах Казан дәүләт универ-ситеты студенты Илдар Әхсәнов шигырьләре белән ачыла. Бу исем укучыларга танылып килә инде. Ул — «Әлмәтбурнефть» трестында токарь булып эшләгән һәм шунда үзенең иҗатын башлап җибәргән яшь шагыйрь. Ул нефтьчеләрне, нефть шәһәре Әлмәтне җырлый һәм батыр хезмәттәшләрен мактау — олылау өчен колачлы сүзләр таба:
Чынбарлыкка закон булып кергән Нефтьченең шундый бер ягы: Күз җитмәслек күкләр — синең түбәң, Урман-таулар — синең кочагың!
«Синең түбәң» исемле шигырьдәге бу юллар гипербола булып түгел, бәлки бик ятышлы, уңышлы поэтик образ дип күз алдына килә. «Беркем дә язмаган ташка...» исемле шигыре дә яхшы тәэсир калдыра, ул анда, шулай ук, үзенең туган Әл- мәтен, Зәен жырлый, хыялында Иделдән Зәйгә салават күпере суза.
Рәшит Гәрәй, Энҗе Мөэминова, Әнәс Галиев, Әдһәм Мусин, Абдулла Сәлахетдинов, Самат Гатауллин шигырьләре дә эчтәлекләре һәм шигъри эшләнеш дәрәҗәләре белән яхшы якка аерылып торалар. Алар- да (һәркайсында үзенчә һәм төрле поэтик югарылыкта) Ватан, хезмәт, комсомол, яшьлек, мәхәббәт, табигать мотивлары җырлана.
Альманах Казан шәһәре Ленин районының яшьләр шәһәрчегендә эшләп килүче әдәби түгәрәк член-нарының иҗатына аерым ике бит урын биреп бик яхшы эшләгән. Г. Габдуллин, Г. Мөхәммәтҗанов- ларның шигырьләре эшче хезмәтен данлыклыйлар. 3. Фәйзуллин, 3. Рә- миев, И. Фазлуллинның лирик ши-гырьләре дә, Б. Садретдинов мәсәлләре дә альманахта хаклы рәвештә үзләренә урын алганнар. Башлап язучы бу яшь иптәшләргә алда яңа, зур уңышлар телик.
Касыйм Фәсаховның «Амур буенда» исемле поэмасының темасы бик әһәмиятле: поэма совет солдатының һәрвакыт уяу булырга тиешлеге ту-рында язылган. Амур буенда, Ватан чиген саклауда хезмәт итүче Әнәс исемле солдат Таия исемле бер кызга гашыйк була. Ләкин ул кыз шпионка булып чыга. Көннәрдән бер көнне, Әнәс постта чакта, аның янына Таня килә һәм чикне үтеп чык- макчы була, шунда Әнәс аны атып үтерә. Кызның сумкасыннан яшерен
И
122
пакет һәм пистолет табып алалар. Автор поэмасын:
Менә дошман нинди була бит ул, Иркәң булып керә куеныңа, Ирек бирсәң, кара елан булып, Чорнала ул синең муеныңа... —
дигән кисәтү һәм уяулыкка чакыру юллары белән тәмамлый.
Темасы да, әйтергә теләгән фикере дә әйбәт, әлбәттә, анда истә кала торган матур-матур шигъри парчалар да бар. Ләкин, шулай да, поэманы укып чыккач, тулы канәгатьләнү алмыйсың. Ни өчен? Яхшы тема, яхшы теләк кенә мәсьәләне хәл кылмый бит. Кат-кат эш-ләнүенә дә карамастан, бу әсәр һаман да әле бер вакыйганы шигырь юлларына салып хикәяләү генә булып чыккан. Шуның өстенә, анда да эшләнеп җитмәгән, үтә беркатлы урыннар эчне пошыралар (Әнәснең Таняны бер күрүдә баштанаяк гашыйк булуы, начальниклары майорның да Әнәсне өйләндереп, туенда булырга теләве, Таняның берничә тапкыр Әнәснең постына килүе, поэма азагында чикне үтәргә чамалавының бик примитив күрсәтелүе һ. б.).
Ахыр килеп, бу яшь авторга «Күп хәзерлек, бай тәҗрибә, зур осталык таләп итә торган поэма жанрына иртәрәк тотынмадыгызмы икән?»—дип әйтү урынсыз булмас. Башта кечерәк шигырьләр өстендә тырышып эшләп, чыныга бару дөресрәк булыр иде.
Альманахта Мәгъсүм Хәкимовиың «Лачын» һәм «Белә торып» исемле ике шигыре урнаштырылган. Бу яшь авторда фәлсәфәгә тартым шигырьләр язу омтылышы сизелә. Андый уйландыра торган шигырьләр кирәк, ләкин бер шарты бар: аның кинаяләп әйтергә теләгән фикере, фәлсәфәсе ачык булсын. Автор алда шуңа ныграк игътибар итсен иде. Югыйсә аның бу шигырьләренең кимчелеге нәкъ әнә шунда. Мәсәлән, «Белә торып»тагы бәскә төренгән көзге шомырт образын бик авырлык белән генә, шартлы рәвештә генә кабул итсәк тә, «Лачын»дагы лачын образы турында аны да әйтеп булмый. Шигырьнең ахыргы куплетында:
Ә лачынның канат кагуы да Хәтерләтә көчле давылны. Ләкин, Түбән төшсә лачын никадәр, Сапламыйлар аны шулкадәр,— дигән юлларның мәгънәсен, авторның нәрсә әйтергә теләвен аңлавы кыен.
Горький исемендәге әдәбият ин-ституты студенты Габделхәй Саби- товның «Хезмәт һәм җыр» исемле очергы альманахтагы әйбәт мате-риалларның берсе. Мәскәүдән Алтайга эшелон ыргылып бара. Анда — студент яшьләр: химиклар, физиклар, әдәбиятчылар... руслар, татарлар, украиннар, үзбәкләр... араларында, хәтта кытай егете Юн Хо да бар. Эшелон ыргыла, аның белән бергә зур эшләргә яшьлек омтыла. һәм, әлбәттә, яшьлек юлдашы— җыр яңгырый. Мавыктыргыч ерак юлны тасвирлау, аерым студентларны (Әзиз, Юра, Панкратов белән Харабаров һ. б.) һәм җитәкчеләре Михаил Александровичны характерлау, Алтай байлыклары, үткәне, хәзергесе турында сөйләүләр. Енисей, Ангара елгалары турындагы кызыклы легенда, якташлар белән оч-рашу, чирәм җир икмәге өчеи барган көрәш, кыенлыклар, аларны җиңү һәм, бигрәк тә, студентларның үзләренең шундагы эшләре, тормышлары, уй-кичерешләре, яшьлек дәрте— болар барысы да җиңел тел белән кызыклы итеп язылган. Анда чагыл- галап китә торган күтәренке пафос та, юмористик алымнар да урынлы кулланылганнар.
Сабитов — безнең яшь драма-тургыбыз. Ләкин, аның очергыи укыгач, алда бу жанрда эшләүне дә дәвам иттерсә иде ул, дигән киңәшне бирәсе килә.
Альманах битләрендә без Таһир Закиров исеме белән очрашабыз. Бу яшь иптәшнең бик мөһим, шул ук вакытта авыр жанрда эшли башлавын котламыйча булмый. Аның «Мәгәрич» исемле бер пәрдәлек комедиясе укыр өчеи дә, авыл сәхнәләрендә куяр өчеи дә күңелле дә, файдалы да: анда кайбер колхозлар
г
123
тирәсенә сырышкан Миннәхмәт, Хаҗи кебек паразитлар бик реаль күренешләрдә, ышандыргыч сәнгатьчә алымнар белән фаш ителәләр, мәрхәмәтсез чыбыркыланалар.
«Тиңнәр» исемле хикәя авторы Әбрар Шаминга оригиналрак темалар эзләп табарга киңәш бирер идек. Югыйсә, аның бу хикәясендә әллә ни яңалык юк, ул тема безнең әдәбиятта төрле вариантларда ча- гылгалады инде (югары белемле кыз белән гади эшче егетнең бергә тормыш кору өчен тиң булып-бул- мау проблемасы). Хикәянең әдәби эшләнеше дә тиешле югарылыкта түгел. Анда сәнгать дөреслегенә, ло-гикага бик үк сыеп бетми торган моментлар бар (Гөлсемнең, Фәритне ташлап, Зөфәр машинасына утырып китүе, соңра Зөфәр бүтән берәүгә өйләнгәч, аның һәм әткәсе профессор Заһир аганың Гөлсемнәр гаиләсенә мөнәсәбәте). Шулар өсте- нә, «авылга китүдән ычкынып кала», «сүзләренә ясалган басымнарны кайтарып алыр иде», «баягы рухыннан аерыла алмаган килеш» кебек гарип җөмләләрнең очравы да эчне пошыра. Ә. Шамин тел өстендә ; эшләүгә дә бик нык игътибар итсен иде.
Юмор-сатира бүлегендә Аяз Гый- лаҗевның «Күңелле мәҗлеснең кү-ңелсез соңы» дигән хикәясе ике йөзле Шакирҗановиы оста фаш итеп бирә.
«Өлкәннәр киңәше» бүлегендә ур-наштырылган Әхмәт Исхакның «Мәсәл турында кайбер фикерләр»е — житди, кыйммәтле фикерләр, һәм ул мәкалә бу өлкәдә каләм сынап караучы яшьләргә, һичшиксез, ярдәм итәчәк.
Карт комсомолец, журналист Ф. Мөбарәкшинның Мамадыш, Алабуга өязләрендә беренче комсомол ячейкаларын оештыру, аларда эшне җайга салу чорын сөйләп биргән «Онытылмас еллар» исемле очергы У да, совет культура делегациясе составында Вьетнамда һәм Бирмада булып кайткан РСФСРның һәм ТАССРиың атказанган артисты Әдһәм Нарыковның «Ерактагы дуслар янында» дигән очерклары да шулай ук кызыксыну белән укылалар. Тик... соңгысына карата бер «ләкин» бар икән, һәм аны читләтеп үтеп булмый. Сүз юк, мондый характердагы очерклар бик кирәк. Аларны кызыксынып укыйсың, алардан теге я бу тармак, өлкә, халык, ил һ. б. турында кыйммәтле мәгълүматлар да аласың. Тик, аларның яңа, оригинал булулары шарт. Ә иптәш На- рыковныц бу язмаларын без «Совет әдәбияты» журналының узган елгы 7 иче санында укыган идек бит инде! «Аерма» шунда гына: журнал битләрендә ул тулырак, киңрәк итеп бирелгән иде, ә альманахка шул ук текст кыскартып кына алынган. Бо- лай эшләүнең кирәге юк иде, әлбәт-тә, һәм ул биләгән урынга бүтән оригинал материал урнаштыру фай-далырак булыр иде.
Альманахның проза өлешендә төп урынны алып торган әсәрләрдән мин Барлас Камаловның «Тормыш юлында» исемле повестен санар идем. (Ихтимал, аны повесть дип атау урынсыздыр, чынлыкта ул — озын хикәя. Ләкин эш анда түгел.)
Барлас Камалов әдәбиятта әлс яңа гына күренә башлаган яшь прозаиклар арасында үзенә өмет баглатучыларның берсе. Ул кешеләрне реаль тормыш шартларында, төрле хәлләргә куеп, аларны үсештә күрсәтүдә, үз геройларының эчке дөньяларын ачып бирүдә вакыт-ва- кыт уңышлы гына омтылышлар ясый.
«Тормыш юлында»гы журналист Харис югары уку йортын тәмамлаган, республика яшьләр газетасында эш-ләгән, Мәскәүдә журналистлар кур-сында да укып кайткан, семья да корып җибәргән, инде бер бала атасы да булган. Моңа кадәр аның тормышында хикәя язарлык әллә ни вакыйгалар да булмаган. Ләкин менә аны партия Өлкә Комитеты Күлле районы газетасына редактор итеп җибәрә. Харис үзе моңа бик теләп риза була. Хикәя өчен бай азык биргән төрле җитди вакыйгалар шуннан башланып китә дә. Конфликт ике сызык буйлап бара: 1) семьясы — хатыны Саимә, кайнатасы Гыйматдии, кайианасы Каимә аның авылга эшкә күчүенә бер дә риза булмыйлар, 2) район газе
124
тасы редакциясендәге зур кимчелекләр; кайбер район хезмәткәрләренең эшкә комачаулавы. Хикәядән күренгәнчә, шундый каршылыклар уртасына куелган Харис образын сурәтләүдә һәр ике сызык буенча авторга җәелеп китү өчен мөмкинлекләр тулып ята.
Бу хикәядә, Барлас Камаловның чыннан да зуррак тормыш эченә кереп китәргә омтылуын күрәбез. Без бу хикәядә район газетасы редакциясе, аныц кешеләре, эшләре белән танышып кына калмыйбыз, ә гомумән район тормышының кайбер мөһим якларын, андагы яхшы һәм начар хезмәткәрләрне, үзара мөнәсәбәтләрне, теге я бу хәрәкәтләрнең төрле нәтиҗәләрен күреп үтәбез (бюрократ Дәүләтбаев һәм аның юлдан язып бара торган улы Әнвәр; инвалид Кыямовка карата тупас мөгамәләләр; РК секретаре Быс- тровның Хариска ярдәме һ. б.). Бо-лар газета эше белән, димәк, хикәянең төп герое Харис белән тыгыз бәйләнештә бирелгәннәр. Яшь язучы өчен уңышлы гына иҗат җимеше бу, ләкин шул ук вакытта хикәя күзгә бәрелеп торган кимчелекләрдән дә азат түгел. Сюжетны юри катлауландыру. урыны-урыны белән тормыш чынлыгына түгел, ә «әдәбилек» ягына басым ясау кебек кимчелек сизелә. Мәсәлән, Харисның семья конфликтын шуңа кертергә була. Беренчедән, бу — әдәбиятта ниндидер бер эчпошыргыч трафаретка әйләнеп өлгерде инде, икенчедән— бу хикәя өчен аның әйтерлек әһәмияте дә юк. Харис өчен редакция эчендә һәм район кешеләре белән аралашуда килеп туган кон-фликтлар да бик җиткән иде һәм ул чагында (шуңа басым күбрәк ясалса — бигрәк тә) хикәя җыйнаграк та төс алган булыр иде.
Җитәрлек уйланып эшләнмәгән һәм шуңа күрә ясалмарак булып күренә торган тагын бер урынны күрсәтеп үтик. Харисның, районга килгәч тә, Зөбәйдәләргә квартирга урнашуы укучыны сагайта кала һәм бу тирәдә нәрсәләрдер буласын алдан ук хәбәр итеп тора, һәм шулай булып чыга да: Харисның хатыны Саимә, суд аша аерылышып, бөтенләйгә шәһәрдә кала, ә Әнвәр тарафыннан алданганнан сон. читкә китеп барган Зөбәйдәнең Харис белән хат алышулар алариың алда бергә булачакларыиа ишарә ясап тора.
Вакыйгаларның җәелеше, образ-ларның үсеше авторның алдан корып куйган схематик планына ихтыярсыз буйсынып түгел, ә укучыны тулысыича ышандырырлык дәрәҗәдә чын тормыштагыча булып, үзенең табигый агышы белән барса, иллә әйбәт була да инде!
Б. Камалов финалларда, гомумән, беркадәр зәгыйфьлек күрсәтә. Бу хикәядә дә шулай. Башта бәйләнгән берничә төенне әсәрнең ахырында, күпмедер вакытны үткәреп җибәр-гәннән соң, агротехник Әхмәтсафа белән Харисны очратып сөйләштерү кебек җиңел алым белән чишеп җибәрә.
Хикәянең теле гомумән алганда яхшы тәэсир калдыруын әйтмичә үтеп булмый, сүзләр урынлы кулланыла, җөмлә төзелешләре дөрес, нәфис яңгырашлы; геройларның телләре дә бер-берссииәи аерылып тора, еш кына китерелә торган мәкальләр, әйтемнәр хикәяне җанландырып торалар. Кешеләрнең портретларын бирүдә дә уңышлы гына алымнар бар. Тик — кабатланулардан сакланырга кирәк. Ә алар очраштыргалый.
Әдәбиятка кереп килүче бу иптәшкә үз-үзеиә таләпчәнлекне тагын да көчәйтергә киңәш бирәбез һәм аңа алда яңа иҗади уңышлар телибез. Яшьләр арасыннан шулай яна көчләр һаман чыга торыр һәм «Идел» альманахы бу юнәлештә үзенә йөкләнгән зур һәм җаваплы бурычны уңышлы үтәр дип ышанабыз.
Альманахка карата тагын берничә сүз һәм кайбер тәкъдимнәр:
Бу күзәтү мәкаләсен без поэзия әсәрләреннән башлап җибәрдек, чөнки альманах шигырьләр белән ачыла һәм алар анда бик күп урнаштырылган. Бу үзе болай табигый дә кебек, чөнки яшьләр үзләренең иҗатларын күпчелек очракта шигырьдән башлыйлар. Ләкин, шул ук

вакытта, менә нәрсәне истән чыгар-маска иде: яшьләрнең дә поэтик иҗатына таләпчән булу һәм альма-нахның һәр санының планын төзегәндә жанрлар арасындагы пропорцияне дә беркадәр саклау кирәк, ягъни теге я бу жанрның үсешен үз агымына кую килеп чыкмасын. Альманахның бу санында прозадан (хикәяләрен, очеркларын, пьесасын, мәкаләләрен кертеп) ни бары 9 материал урнаштырылган, шулардан хикәяләр 3 кенә. Аз! Ә поэзия бүлегендә 31 авторның 60 шигъри әсәре кертелгән. Бу—бер номер альманах өчен күп, бик күп. Альманах прозаны үстерүгә дә күбрәк игътибар итсен иде. Мәсәлән, шул ук Ленин районы әдәбият түгәрәге членнары арасында яшь прозаиклар да бардыр бит.
Тагын шуны да әйтик: яшьләр альманахы чын мәгънәсендә яшьләр альманахы булсын иде һәм анда яше ягыннан да, әдәби стажы ягыннан да шактый олыгайган иптәшләрнең әсәрләрен урнаштыру кирәкмәстер. Тормыштагы кебек үк, әдәбиятта да гомер буе яшь килеш калып булмый бит — шушы хакыйкать тә искә алынсын иде.
Альманахны кат-кат күздән кичерә торгач, аның һаман төрлеләнә, матурлана барганы күренә. Ул хәзер үзенең эчтәлеге белән дә, бизәлеше белән дә журналны хәтерләтә. Әйбәт бу, һәм шушы юнәлештә тагын да кыюрак адымнар ясарга кирәк, анда оператив материалларны (көннең үзәк мәсьәләләренә кагыла торган очеркларны, мәкаләләрне, урыннардан яшьләр тормышы турында сөйләгән, җанлы итеп язылган зарисовкаларны) системалы рәвештә урнаштыра барырга кирәк. Альманахпың шушындый ха-рактер ала баруы аның безне инде бик сагындырган периодик журналга әверелүенә тагын бер туры баскыч булыр. Шул ук фикерне көчәйтеп әйтми булмый: альманахны, кү- |ләмен кечерәйтеп булса да, ешрак ■ чыгарасы иде!