Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА КИТАПЛАР

«Мин, күрергә килсәм дә, Каюм абзыйның күңелен күтәрерлек бер сүз дә тапмый идем. Аның аягында читек, яхшы ук кыскача чалбар. Өстендә озын ак күлмәк, аны чалбар эченә тыкмаган, аның өстеннән җиңсез камзул кигән, аны төймәләмәгән. Шулай ук
М. Укмаси
/ I
! САЙЛАНМА \ ӘСӘРЛӘР '
5
күлмәк якасы да төймәләмәгән иде. Башында яхшы хәтфә кәләпүш, аны яхшы ук артка җибәргән. Яше зур булса да, күңеле шат, ләкин бөтен күңеле белән эшкә чумган иде.
— Каюм абзый, Сез язу өстендәге кеше, бу верстак Сезгә нәрсәгә? — дидем.
— Энем! Тоташ »зиһен эше адәмне ялыктыра. Зиһен арыгач, аңа тән эше кушып җибәрсәң, зиһен яңадан яшәреп, уйларыңны көчәйтеп җибәрә. Мин кирәкле китапларны да үзем төплим. Сезнең дә мәдрәсәдә мастерской кирәк иде. Туктаусыз китап һәм язу өстендә генә утыру адәмне арыта. Уку белән бергә мастерскоегыз да булса, сез ике белемне бергә һәм җимешле итеп алыр идегез...»
Сизенә торгансыздыр инде, бу юллар ниндидер Каюм абзый турында түгел, ә атаклы галим һәм мәгърифәтче Каюм Насыйри ту-рында бара. Истәлекнең авторы ул вакыттагы шәкерт Миргазиз Укмаси үзенең ничек итеп Каюм Насыйри йортына баруы, аның белә.ч ничек очрашуы, нәрсәләр сөйләшүе турында бик җентекләп яза. К- Насыйри үзенең китаплары белән генә түгел, яңача укыту ки-рәклеге турындагы сөйләшүе белән дә Миргазиз Укмаси- га һәм башка шәкертләргә зур йогынты ясый:
«Мәдрәсәгә кайткач, ип-тәшләргә боларның барысын да сөйләдем. Бөтен иптәшләр уйга калдылар. «Без кая барабыз», — дигән уй туды. Шул вакыттан баш-лап бездә ризасызлык туды», — ди язучы үзе бу турыда.
М. Укмасига К. Насыйри- ның иҗади яктан да тәэсир итүе бик ихтимал. К. Насыйри белән очрашканнан соң өч ел үткәч —1904 елда — М. Укмаснның бе-ренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Шул елларда аның мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган демократик рухлы шигырьләре газета-журнал битлә-рендә еш күренә башлый. Үз вакытында аның шигырьләренә Тукай да игътибар итә: берничә шигырен «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле җыентыгында урнаштыра, «Халык әдәбияты» турындагы лек-циясендә М. Укмаснның халык иҗатына таянып уңышлы гына шигырьләр язуын билгеләп үтә.
М. Укмаси әсәрләрендә шул чорның реалистик күренешләрен, ярлыларның авыр тормышын, байларның комсызлыгын сурәтләгән юлларны еш очратырга мөмкин. Менә аның «Аяныч фәкыйрь» шигыреннән бер өзек: Кайта мужик; чыланган, лап-лоп басып урманнан, Өсте юка, туңган мескен, кызганырлык моңланган.
Балтасы да билендә, бераз агач иңендә, Тәне күренә бичараның, кырык ямау киемендә.
Әйтә: «Анам карт инде, көтә торгандыр мине, Ашарга да бер нәрсә юк, Нишләем, дөнья, сине!» «Капитал» исемле шигырендә авторның шундый бәхетсезлекләрнең сере турында да уйлана башлавы күренә:
Барчасы аңа табынган: t хәзрәте, мулла, ишан, Аулаган, оятсыз, хәясыз шул ходайның халкыны.
Кул да өстен, сүз дә өстен, син кадерле, син кеше, Шул капитал аркасында син ходайның яр колы «Казан татары» шигырендә шагыйрь татарның надан, азгын бай сәүдәгәрен фаш итәр өчен халык җыры алымнарыннан, поэтикасыннан уңышлы файдалана:
Мәскәүне капкан була, Дүрт хатын тоткан була. Мәгълүматлы бер кешедәй Фәлсәфә саткан була.
122
«Ден» дип кия такыя, Мәрьямнәргә мал коя, Шлифовать итәр өчен Соңра барып хаҗ кыла. М. Укмаси үзенең иҗат эшчәнлеген соңгы көнгәчә дәвам иттерде. Аның «Ленин», «Җиңү бәйрәме», «Безнең бишек», «Бөеклек» кебек шигырьләре 1945—46 елларда «Совет әдәбияты» журналында басылдылар.
Татарстан китап нәшрияты быел Тукайның замандашы карт язучы Миргазиз Укмаснның сайланма әсәрләрен туплап, аерым җыентык итеп басып чыгарды. Җыентыкта шагыйрьнең Ок-тябрьгача иҗат иткән әсәрләре дә, соңгы елларда язган шигырьләре дә, К. На- сыйри турындагы югарыда искә алынган истәлеге дә, Тукайның апасы Саҗидә Хәбнбуллинаның истәлеклә-реннән файдаланып язылган Тукайның тормыш сәхифәләре турындагы язмалары да урнаштырылган.
Җыентык филология фәннәре докторы М. Ганнул- линның кереш сүзе белән ачыла. Ахырда М. Укмаси- ның әсәрләре турында шактый тулы гына искәрмәләр бирелгән.
Җыентыкны М. Рәҗәпова төзегән.
Китап яхшы катыргы тыш белән тышланган. 120 бит, бәясе 2 сум 35 тиен.
Н. Ямадин. л
Әнвәр Давыдов — зурлар өчен генә түгел, балалар өчен дә иҗат итә. Күптән түгел Татарстан китап нәшрияты шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләрен аерым җыентык итеп басып чыгарды. Җыентык шагыйрьнең «Исәнме, балачак» исемле лирик шигыре белән ачыла. Ә аннары «ямьле яз, шаулы яз» турында шигырьләр урнаштырылган.
«Тамчылар тама», «Язгы нурлар», «Апрель», «Ташу китә», «Язгы юлда», «Беренче сукмак» кебек төрле характердагы шигырьләрдә шагыйрь үзенчәлекле, образлы детальләрдә язның шигъри картинасын тудыруга ирешкән: Кояш! Кояш!
Көмешләнеп тора балкып. Җиргә беренче тамчылар Карлар аша үтә саркып.
(«Язгы нурлар*.)
Яки:
Апрель!
Якты кояш, салкын җил.
Кар суы ярсуы.
Кара җирдән чыга пар.
Ә. Давыдов
язгы НУРЛАР
Шикәр кебек ап-ак кар.
Чаба колхоз аты.
Юлларда боз каты.
(«Апрель».)
Шигырьләр язгы кояш нурларының матурлыгы, ел-галарның шаулап үкерүе, ургылулары, юлдагы бозга бәрелеп ат дагаларының чакылдавы турында гына түгел, ә шул матур табигать кочагында яшәүче эш сөю- чән кешеләр, аларның шатлыклары, хезмәтләре, кояш нурларына каршы күккә менгән чүкеч тавышлары турында да сөйли.
Яз айлары якты кояшы, ташулары, койма яки кыр буйлап сузылган яңа сукмаклары, алачыклары, чүкеч тавышлары белән генә түгел, ә халыкка яз шатлыгы алып килгән В. И. Ленин-ның туган ае апрель булуы белән дә истәлекле, күңелле. Җыентыктагы «Иркен дөнья аңа һәйкәл булыр» исемле шигырь бөек юлбашчының гади эш бүлмәсен, аның тарихи эшчәнлеген гәүдәләндерә.
Җыентыктагы шигырьләрдә Ә. Давыдовның образлы фикерләвенең үзенчәлекле булуы, поэтик фикерен гәүдәләндерү өчен үткен, көтелмәгән поэтик детальләр, яңа интонацияләр таба алуы ачык күренә.
Җыентык «Язгы нурлар» дип исемләнсә дә, китапның эчтәлеге яз белән генә чикләнмәгән. Язга китапның бер бүлегендәге шигырьләр генә багышланган. Икенче бүлек «Җәйге җилләрдә» дип атала. Мондагы әсәрләр укучыны җылы җилле җәй эченә алып керәләр: Төн уртасы.
Табигать тын. Җилләр йоклый.
Төшләрендә кояш күреп Гөлләр йоклый.
Күкрәгенә алтын бөртек кабул итеп Рәхәтлектә тирбәлдереп Җирләр йоклый.
(«Җәйге төн».)
Яз һәм җәйнең генә түгел, көзнең дә һәм кышның да үз матурлыгы бар.
«Алтын көз» һәм «һәркем әйтә кулын уып: «Менә суык дисәң суык!» исемле бүлекләрдә укучы табигатьнең ’ башка күренешләре, башка матурлыклары белән таныша.
Бу җыентыктагы шигырьләрне урта яшьтәге мәктәп балалары гына түгел, олы яшьтәге мәктәп балалары да, зурлар ла ләззәтләнеп укыячак.
Китапның бәясе 40 тиен. 64 бит.
Н. Гафуров.
* *
Рус телендә чыккан бу китап шуның белән үзенчәлекле: анда тасвирланган
123
вакыйгалар да, аның төн герое
генерал Зәки Котлин да — барысы
да тормыштан алып язылган, автор
үзе белгәннәрен - күргәннәрен
тасвирлаган, өстәвенә архив
материалларыннан, төрле
кешеләрнең истәлекләреннән
файдаланган. Гражданнар сугышы
һәм Бөек Ватан су-
Г. Юсупов
ГЕНЕРАЛ
ЗА КИ
< КОТЛИН /
! '<
гышы герое Зәки Котлин
турында аны шактый якын-
нан белгән хәрби кешенең
язуы (китапның авторы
Габдулла йосыпов — запас-
тагы инженер-подполков-
ник) китапның әһәмиятен
һәм кызыклылыгын тагын
да арттыра.
Бу китапта сүз татар халкының
батыр улы, Совет Армиясенең
күренекле хәрби эшлеклеләреннән
берсе булган генерал-майор Зәки
Котлин, аның тормышы һәм хәрби
эшчәнлеге турында бара.
Эшче семьясендә үскән Зәки
Котлин Октябрь революциясе
булу белән кызыл гвардиягә языла,
ә 1918 елны Коммунистлар
партиясенә член булып керә. Шул
еллардан башлап Зәки Котлин
үзенең гомерен Совет Армиясе
белән аерылгысыз бәйли, гади
сугышчыдан М. В. Фрунзе
исемендәге Хәрби академия
укытучысына һәм дивизия
командирына кадәр үсә.
Китапта Зәки Котлинның
Беренче татар укчы полкының
рота командиры сыйфатында
Бохара әмирлегенә каршы көрәше
дә, басмачыларны тар-мар итү
буенча булган эшчәнлеге дә киң
яктыртылган.
Зәки Котлин немец фашист
илбасарларына каршы көрәштә
сугышның беренче көннәреннән
диярлек катнаша. Фронтта аның
исеме легендар бер исем булып
әверелә. Котлин һәм аның
дивизиясе турында үз вакытында
жырлар, поэмалар туа. Батыр
генерал 1942 елның май аенда
фронтта геройларча һәлак була.
Зәки Котлинның биографиясен
Г. йосыпов шактый тулы
чагылдырган һәм кызыклы, жиңел
укыла торган итеп язуга ирешкән.
Татарстан китап нәшриятының
татар халкының батыр уллары
турында биографик тарихи
очерклар чыгара башлавын котлап
алу белән бергә, аның татарча
басмасын чыгарырга кирәклекне
әйтми мөмкин түгел.
Китап рус телендә басылган. 92
бит. Бәясе 2 сум 15 тиен.
Г. Фарвасв
•*х
«Укыйбыз, эшлибез, төзибез»
исемле китап белән танышу
хезмәт—бәхет, хезмәт—
тормышның яме, дип әйтерлек
тәэсир калдыра. Бу китап беренче
битеннән
-
/ ?
' УКЫЙБЫЗ, \
' ЭШЛИБЕЗ, ;
} ТӨЗИБЕЗ.
i 1
I !
алып ахыргы битенәчә хезмәт
турында язылган. Иң куанычлысы
— аны хезмәткә үз көчләрен
салган, хезмәтнең тәмен үз
жилкәләрендә татый башлаган
кешеләр — мәктәп укучылары
язган.
«Авыл хужалыгының яшь
осталары» дигән беренче бүлектә
авыл мәктәпләрендә укучы
балаларның чыгышлары бирелгән.
Бу язмалардан республикабыздагы
яшь хезмәт сөючеләренең 1958
елда 4000 гектардан артык жир
эшкәртеп, 2147 гектар мәйданда
кукуруз, 250 гектар жирдә
чөгендер, 1780 гектарда бәрәңге
үстерүләре турында укып беләбез.
Питрәч урта мәктәбе,
укучыларының хезмәт бригадасы
бригадиры Александр Кузнецов
үзләренең ничек итеп кукурузның
гектарыннан 400—500 центнер
яшел масса алуга ирешүләре
турында, звено житәкче- се Фәүзия
Сәләхова Апае урта мәктәбе
укучыларының 1958 елда 16200
хезмәт көне эшләүләре турында,
Кайбыч урта мәктәбе укучысы Да-
мир Гыйльманов бал кортлары
үрчетү турында, Сн- кертән
жидееллык мәктәбе укучысы
Рәшит Шәмсетди- нов куян үрчетү
турында язалар. Бу бүлектән
шулай ук Тәкәнеш районы укучы-
ларының колхозга 20000 нән
артык чеби, Октябрь районында
15000, тәтешлеләрнең 12000 баш
чеби, Апае урта мәктәбе
укучыларының 80 бозау үстереп
бирүләре турында да, Зәй урта
мәктәбе укучыларының 5818 төп
жиләк-жимеш куагы, 7310 төп
декоратив агач утыртулары
турында да, 1957—58 уку елында
республиканың колхоз
кырларында укучыларның 200 гә
якын хезмәт бригадалары һәм 600
дән артык звено эшләгәне турында
да белеп була.
«Эшчеләр сыйныфына —
лаеклы алмаш» дигән бүлек шәһәр
мәктәпләре укучыларының завод-
фабрик производствосында
эшләргә хәзерләнүләре турында
сөйли.
Азнакайдагы 2 иче урта мәктәп
укучысы Эльза Гый- лажева:
«Тиздән без мәктәпне
тәмамлыйбыз. Безнең һәрберебез
диярлек мәктәп
124
тән нинди дә булса бер һөнәр алып
чыга — ташчы, маляр, штукатур,
шофер яки тимерче», — дип яза.
Казан шәһәренең 85 нче урта
мәктәбе укучысы Альберт
Габдрахманов кечкенә мәктәп
заводы оештырулары турында
сөйли. Ул заводка директор итеп,
баш инженер итеп укучылар
сайланып куелган. Алар бөтен
завод эше белән җитәк- челек
итәләр. Цехлар башында цех
начальниклары тора. Алар
эшчеләргә эш бүлеп бирәләр, әзер
продукцияне кабул итәләр һәм
станокта эшлиләр. Бу завод
балалар бакчалары өчен
уенчыклар хәзерли. Киләчәктә ул
үзенең шефы —ав- тогараж
жиһазлары заводы өчен төрле
детальләр җитештерүдә ярдәм
итәргә хәзерләнә.
«Бик кирәкле һөнәр» дигән
мәкаләдә Казанның 20 нче урта
мәктәбе укучысы Наталья
Трошина укучы кызларның кисү-
тегү эшенә өйрәнүләре турында
яза. «Минемчә, тегүчелек һөнә-
ренә өйрәнү авыр түгел, — дип
йомгаклый үзенең сүзен Наталья,
— ә кызларга бу эшне өйрәнү
һичшиксез кирәк. Кисү-тегү
түгәрәгендә без хезмәтне сөяргә
өйрәндек, профессия алуның ка-
дерен белдек. Шуның нәтиҗәсендә
безнең укуга булган мөнәсәбәтебез
дә, ничектер, җитдирәк, аңлырак
була башлады».
Китапның «Үзебез төзибез»
дигән соңгы бүлегендә
укучыларның төзү бригадалары
мәктәп, интернат, мастерской,
теплица һәм башка биналар төзүдә
актив катнашуы турында сөйләнә.
Казандагы 101 нче мәктәп
укучылары яңа мәктәп бинасы
салган, Әлмәт шәһәренең 3 нче
мәктәп укучылары биш класс бүл-
мәсеннән һәм спорт залыннан
торган таш бина һәм теплица
төзегәннәр. Тукан районы Яңа
Кенәр урта мәктәбе укучылары үз
көчләре белән 80 урынлы интернат
бинасы салганнар.
Күп, бик күп эшләр эшләгәннәр
республикабыз укучылары! һәм
шул турыда алар рухланып,
канатланып сөйлиләр. «Мәктәп
биналарына агымдагы ремонтны
үзебез үткәрәбез, инвентарь һәм
төрле җиһазларны үзебез
ремонтлыйбыз, — дн Кузнечиха
урта мәктәбеннән Радик
Шәмсетдинов. — Бу эштә без инде
дәүләткә 100 мең сумнан артыграк
экономия ясадык».
Хезмәт белән ялны дөрес
оештыруның никадәр яхшы
нәтиҗәләр бирүе турында, кырда,
төзелештә эшләүнең өлгерешкә
һич зарар китермәве, киресенчә,
фәннәрнең нигезләрен тагын да
ныграк үзләштерүгә ярдәм итүе,
өлгерешнең тагын да күтәрелүе
турында, тырыш хезмәтләре өчен
экскурсияләргә барулары, авыл
хуҗалыгы күргәзмәләренә
катнашулары турында язалар
укучылар.
Җыентыкка эпиграф итеп В. И.
Ленинның «Эшчеләр һәм
крестьяннар белән бергә хезмәттә
генә чын коммунист булып
җитешергә мөмкин» дигән сүзләре
китерелгән. Китап эчтәлеге белән
шуны раслый да.
Партиябез һәм хөкүмәтебез
мәктәпнең тормыш белән
бәйләнешен ныгыту турында
закон кабул итеп, аны тормышка
ашыру өстендә эшләгән бер
вакытта бу китапның чыгуы бик
күркәм вакыйга. Моңа кадәр
хезмәт бригадалары булмаган
мәктәпләр бу җыентыкның
эчтәлеге белән танышканнан соң,
һичшиксез, читтә калмаячаклар,
андагыдан да зуррак эшләргә
рухланачаклар.
Татарстан китап нәшрияты бу
җыентыкны ике телдә — рус һәм
татар телләрендә чыгарган.
Китапта укучыларның практик
эшләрен күрсәткән күп кенә фо-
толар бар. Бәясе — 3 сум 95 тиен.
С. Хәсәнова.
С *
«Сезнең авылда булгандырмы,
юктырмы, узган ел безнең авылда
бер кызыклы хәл булып алды. Шул
турыда сөйлим әле.
Көннәрнең берендә, безнең
күрше Рабига апа, ишек алдында
вак-төяк эшләрен карап йөргәндә,
тавык кетәгеннән бер шикле
тавыш ишетеп калды. Ишетүе
булды, йөрәге «жуу» итеп китте
аның һәм шунда ук абына-сөртенә
өенә кереп китте».
А. Әхмәт
УЧАК
ЯНЫНДА
А. Әхмәтнең «Чуар тавык
вакыйгасы» исемле хикәясе әнә
шулай башланып китә. Шикле
тавышның нәрсә икәнен һәм
Рабига апаның йөрәге ни өчен
«жуу» итеп киткәнен бик беләсегез
килсә дә, нинди вакыйга икәнен
сөйләп бирмәскә булдык. Бик
беләсе килгән кеше бу хикәяне А.
Әхмәтнең яңа басылып чыккан
«Учак янында» исемле җы-
ентыгыннан эзләп табып, укып
чыга ала.
Олы яшьтәге балалар өчен
чыгарылган бу җыентыкта А.
Әхмәтнең төрле елларда язган
'хикәяләре һәм Бөек Ватан сугышы
чоры героикасын чагылдыр

ган очерклары, фронт язмалары
тупланган.
«Хәлимовның чын фамилиясе»,
«Ай, күңел дигәнең», «Чуар тавык
вакыйгасы», «Чәйханәдә чит кеше
бар» исемле хикәяләре төрле
темаларга язылса да, аларны
берләштерә торган бер уртак
нәрсә—юмор бар.
«Фронт язмалары» бүлегендәге
хикәя һәм очерклар гади совет
сугышчыларының батырлыгын
сурәтлиләр. Китапның исеме дә
шушы бүлектәге бер язманың
исеме белән атала.
Китапның бәясе 75 тиен генә.
83 бит. Тиражы 7000.
С. Иштирәк.
* * $
Олы яшьтәге балалар счен
чыгарылган бу китапта Шәйхи
Маннур авыл халкының
революция көннәрендәге һәм
гражданнар сугышы елларындагы
тормышын сурәтли. Хикәя Рәжәп
исемле малай авызыннан сөнлә-
телә.
Караңгы татар авылы. Бер
заман «патша төшкән икән», дигән
хәбәр тарала. Бу хәбәрне иң
беренче Фәрбизә түтәй ире ишетеп
кайта. Ул Алкин боярының печән
кибәннәренә ут төрткән өчен
«Себер киткән» була.
Ләкин бу хәбәр башта әле,
Рәҗәп көткәнчә, авылда шау-шу
тудырмый. Чөнки авылда һаман
Гафи бай-
Ш. Мажмур
' ЯҢА ҖЫР
; КИЛДЕ |
( J
лар өстенлек итә. Авыл халкы
элеккечә ярлы яши, җирсезлек,
ачлык белән җәфа чигә.
Менә авылга берән-сәрән
солдатлар кайта башлый. Алар
җыеннарда:
— Җитәр инде, без өч ел
сугыштык! Әнә Керенский үзе
барып сугышсын! Яшәсен р-
революца! — дип кычкыралар,
халыкны җирне җан башыннан
бүләргә, байларга буйсынмаска
өндиләр. Авыл халкы уяна баш
лый...
Автор авылга революциянең,
яңа тормышның килүен образлы
итеп, җанлы картиналар аша
гәүдәләндерә. Авылда бу
еллардагы кискен сыйнфый көрәш
укучы күз алдына ачык булып ки
леп баса. Авылга аклар
якынлашкач, Гафи бай һәм аның
иярченнәре мәкерле уйларын
тормышка ашырырга керешәләр,
авыл советы председателе
Гәрәйша абзыйны, көлтә урлауда
гаепләп, кыйныйлар, каравыл өе
янындагы баганага бәйләп куялар,
үзләрен элеккеге кебек хуҗаларча
тота башлыйлар. Гәрәйша абзый-
ны үлемнән кызылармеецлар
килеп коткара.
Кызылармеецларның куәтле
җыры белән бергә авылга яна, азат
тормыш килә...
Художник И. Самакаевның
рәсемнәре хикәядәге аерым
моментларны шакгий җанлы итеп
чагылдыра. Китапның күләме 56
бит, бәясе I сум 90 тиен.
М. Хәмит.

126