Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

ИҖАТ ДУСЛЫГЫ БӘЙРӘМЕ
Татарстан язучылары союзы чакыруы буенча май
аенда Казанга күрше Чуваш- стан республикасыннан
иҗат дуслыгы бәйрәменә бер төркем язучылар:
чуваш халык шагыйре Педер X у з а н г а й, шагыйрь-
ләр У й ы п М и ш ш н, Георгий Е ф и- м о в,
Александр Калган. Александр Алга, Стихван Шавли,
Николай Евстафьев, танылган чуваш язучылары
Василий Краснов- А с л и, Николай И л ь б е к һәм
сәнгать осталары килде.
11 майда кунаклар Г. Тукай исемендәге клубта
язучылар һәм журналистлар белән очраштылар. Бу
очрашу тугандаш ике халык язучыларының дуслык
кичәсенә әверелде. Татарстан язучылары союзы
председателе Афзал Шамов, Чувашстан язучылар
союзы секретаре Николай И л fa- бе к, язучы
Василий Краснов- Асли үзләренең чыгышларында
чуваш һәм татар халыклары арасында борынгыдан
килгән дуслык, тугандаш ике милләт язучылары
арасындагы иҗат бәйләнеше турында сөйләделәр.
Кунак шагыйрьләр чувашча, татарча һәм русча
шигырьләрен укыдылар. Шагыйрьләребездән X.
Туфан, С. Б а т т а л, Г. X у җ и е в, 3. Нури һ. б. үз
тәрҗемәләрендә залда утыручыларны чуваш
шагыйрьләренең әсәрләре белән таныштырдылар.
12 м айда Галимнәр йортында чуваш сәнгате
осталары катнашы белән зур әдәби кичә үткәрелде.
Кунаклар шулай ук радио һәм телевидение буенча да
чыгышлар ясадылар, Казандагы чуваш язма
әдәбияты һәм сәнгате белән бәйле урыннарда булды-
лар. 14 майда республикабызның Чүпрәле, Буа,
Тәтеш, Чынлы һәм Олы Тархан районнарына барып,
андагы чуваш хезмәт ияләре белән очрашулар
уздырдылар.
ҖЫР КИЧӘСЕ
12 майда Казанның Киров районындагы
Культура сараенда популяр җырлар авторы шагыйрь
Әхмәт Ерикәй иҗатына багышланган җыр кичәсе
булды. Музыка белгече Зәйнәп Хәйруллина җырның
тылсымлы көче турында, җырчы шагыйрьнең
иҗаты, аның халык арасында киң таралган җырлары
турында сөйләде. Шагыйрь үзе соңгы вакытта язган
«Җәүһәрия? исемле поэмасыннан өзек укыды.
Кичәнең икенче өлешендә артистлардан Ф.
Насретдинов. М. Булатова. 3. Б а с ы й р о в а, Ә.
Галимова, Р. Б и- л а л о в а, И. Г ы й з з ә т у л л ии,
С. Юсупов, Р. Җ и һ а н ш и н а һәм В. М и н к и- н а
л а р катнашты.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ
Г. ТУКАЙ ИСЕА1ЕНДӘГЕ КЛУБЫНДА
9 майда язучылар һәм журналистлар генерал-
лейтенант Г. Сафиуллин белән очраштылар.
Очрашуда катнашучыларга генерал Сафиуллин
Сталинград сугышы турындагы истәлекләрен
сөйләде.
23 м айда Казан шәһәр Советы председателе П. Д.
Тунаков һәм партиянең Казан шәһәр комитеты
секретаре В. С. Сластников белән очрашу булды. П.
Д. Тунаков язучылар һәм журналистларны шушы
җидееллыкта Казан шәһәрен төзекләндерү, анда яңа
торак йортлар, культура биналары җитештерү планы
белән таныштырды. В. С. Сластников
башкалабыздагы предприятиеләр, сәүдә оешмалары
һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү
учреждениеләренең эше, алариы тагын да яхшырту
чаралары турында сөйләде.
8 июньдә Татарстан язучылары союзы идарәсе
һәм «Совет әдәбияты» журналы редакциясе бүгенге
көн темасына кыска хикәя һәм очерк язучыларның
киңәшмәсен уздырды. Язучылар союзы идарәсе
председателе Афзал Шамов һәм «Совет әдәбияты»
журналының җаваплы редакторы А. Гумеров
үзләренең чыгышларында әдәбият өчен бүгенге көн
темасының әһәмиятенә, язучылар алдына партия
тарафыннан куелган бурычларга тукталып, язу-
чыларны кыска һәм оператив жанр булган хикәя һәм
очерк язуда актив катнашуга чакырдылар. Фикер
алышуда М. Әмир, Г. Әпсәләмов, С. Хәким, 3. Нури,
Ә. Еники, А. Әхмәт һ. б. катнашты.

11 июньдә язучылар һәм журналистлар Баек
Ватан сугышы елларында фашистлар
Германиясендәге Бухенвальд концлагеренда хәрби
әсирләр арасында яшерен оешма төзүдә актив
катнашучыларның берсе, лагерьдагы яшерен хәрби
бригаданың командиры Бакый Назиров белән оч-
раштылар. Б. Н а з и р ов залда тыңлаучыларга
фоторәсемнәр күрсәтеп, конкрет мисаллар китереп,
гитлерчы фашистларның Бухенвальд үлем
лагерендагы ерткычлыклары турында, әсирлеккә
эләккән совет кешеләренең, немец, француз, чех һәм
башка милләт коммунистларының көрәше, батыр-
лыклары турында сөйләде.
«АЗАТ ХАТЫН» ЖУРНАЛЫН ТИКШЕРҮ
7 м айда Татарстан язучылары союзы каршындагы
партия оешмасының ачык җыелышында «Азат
хатын» журналын тикшерү булды.
Янадан чыга башлаганнан бирле үткән ел ярым
вакыт эчендә «Азат хатын» журналы шактый эш
эшләде. Тормышның төрле өлкәләрен, төрле
мәсьәләләрне, бүгенге көннең әһәмиятле якларын
яктыртуы белән ул үзен укучыларга танытып
өлгерде, аларның яраткан журналы булып әверелде.
Журнал үзенең битләрендә фән-техннка, хезмәт яңа-
лыклары, бүгенге көннең алдынгы хатын- кызлары
турында очерклар, хикәяләр, шигырьләр
урнаштырып килә, Г. Тукай, һ. Такташ, Ф. Кәрим
шикелле зур шагыйрьләребез турында яңа
авторлардан яңа истәлекләр яздыра. Хатын-кызлар
журналы буларак ул халык эченнән хатын-кыз ав-
торларны табып, аларның әйбәт әсәрләренә урын
бирә. Фикер алышуда катнашкан С. Хәким, И. Газ и,
М. Максуд, Л. Ж ә л ә й, Ш. М а н н у р, Ф. X ө с н и
һ. б. журналның әнә шундый уңай якларын билгеләп
үттеләр һәм журналдагы әдәби материалларның,
рәсемнәрнең сыйфатын тагы да яхшырта төшәргә,
мораль һәм әхлак темасына күбрәк урын бирергә,
хатын- кыз язучыларыбызның әсәрләре турында
әдәби рецензияләр урнаштырырга, матбугат
битләрендә журналга күзәтүләр биреп барырга
кирәклеген әйттеләр. М. Максуд телебездән төшеп
калган борынгы гарәп, фарсы сүзләрен журналның
яңадан кайтарырга омтылуын тәнкыйтьләде.
Журналның эшен тагы да яхшырта төшү турында
карар кабул ителде.
ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘР СЕКЦИЯСЕНДӘ
13 майда тәнкыйтьчеләр секциясе утырышында
яшь әдәбиятчы А. Я х и н н ы ң «Егерменче елларда
әдәби хәрәкәт» дигән темага доклады тыңланды.
Докладчы шул чордагы «Сулф», «Октябрь» әдәби
оешмаларының эшчәнлеге турында сөйләде, 20 нче
еллардагы символизм, романтизм, футуризм һәм
имажинизм шикелле әдәби агымнарның татар
әдәбиятында чагылышы, шул чордагы әдәбиятта
идея көрәше мәсьәләләрен яктыртып үтте.
Докладта кузгатылган мәсьәләләр буенча фикер
алышуда әдәбиятчылардан Н. Г ы й з- зәтуллин, 3.
Мэҗитов, Б. Гыйз- з ә т у л л и н, Я. Агишев һәм Г.
Халит катнашты.
Утырышта шулай ук секция җитәкчесе Г. Халит
бюроның еллык эше турында отчет ясады.
МУСА ҖӘЛИЛ ТУРЫНДА ФРАНЦУЗ
ЖУРНАЛЫ
В. И. Ленин исемендәге Казан дәүләт
университетының фәнни китапханәсе Франциянең
унтугыз университеты, китапханәсе һәм фәнни
җәмгыяте белән китап алыша.
Китапханә Франциядә Франция — СССР дуслык
җәмгыяте оештырылганнан соң чыга башлаган
«Франция — СССР» исемле журналны да алдыра.
Француз телендәге бу журналның быел май аенда
чыккан 162 нче саны илебезнең Кыргызстан
республикасына багышланган. Герой шагыйрь Муса
Жәлилнең фашистлар тоткынлыгында һәлак
булуына 15 ел тулу уңае белән аның тормышы һәм
иҗат юлы, Моабит төрмәсендәге көрәше турында
Олег Д о б р о в о л ь с к и й н ы ң «Муса Җәлил —
патриот шагыйрь» исемле мәкаләсе бирелгән, Муса
Жәлилнең 1940 елны кызы Чулпан белән төшкән ■
рәсеме, шагыйрьнең тормыш иптәше Әминә ханым
һәм кызы Чулпанның рәсеме һәм Муса Жәлилнең
Моабит төрмәсендә язган дәфтәренең рәсеме
урнаштырылган. Атаклы француз шагыйре Л у и
Арагон тәрҗемәсендә Муса Жәлилнең «Ышанма»,
«Җырларым» исемле шигырьләре басылган.
УКУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ
3 июньдә М. Горький исемендәге Культура һәм ял
паркында «Совет әдәбияты» журналының соңгы
саннарында катнашкан авторларның укучылар белән
очрашуы булды. Очрашуга язучы Г. М и н с к и й,
шагыйрьләр X. Туфан, С. X ә к и м, яшь ша-
гыйрьләрдән 3. Мәҗитов, Р. Әхмәтҗан о в, М.
Саттаров, «Борынгы Смоленск юлында» исемле
партизан язмалары авторы Гаян Ә м и р о в, музыка
белгече 3. Хәйруллнна, редакция работниклары һәм
меңгә якын укучылар катнашты. Г. Тукай
исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары
татар композиторларының әсәрләрен башкардылар.