Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛЕНИН ФӘРМАНЫ БЕЛӘН...


Беренче җ ы р
Унсигезенче Елның җәй башы. Шомлана Идел, Кем тыныч йоклар: Антанта кулы Фетнәгә оста; Бозаулык буйлап Ыргыла чехлар... Унсигезенче Елның җәй башы. Кысалар безне Эчтән һәм тыштан. Бер үзе читтә Сахралар аша Ярдәмең көтә, Көтә Төркстан... Калма аптырап, Юк, каушама син, Инде тукталма, Көрәшкә чыккач... Революция Эшне тормышка Ашыра белгән Ирләргә мохтаҗ.
Ленинның шунда Чакыруын тарих, Беләм, иң изге Эшләрдән санар; Отрядлар төзи Мәскәү һәм Казан, Походка әзер Чиләбе, Самар... Эндәшкән Ленин — Хуплаган Идел, Хуплаган ярга Кагып дулкынын. Я, ичмасам бер Җырлыйкмы әллә Сугышчан юлын Казан полкының. Илнең күңелендә Мәңгелек хыял: Озакка килгән Җылы яз булсын... Әллә җырлыйкмы Шул полктагы Тик бер солдатның,. Әй, үз язмышын.
Икенче җыр
Кем ул Хисами? Крестьян улы. Бөтен тормышы Җир белән бәйле. Бу җир өстендә Алардан башка Ул нинди көрәш, Ул нинди бәйге. Көрәшнең аның Сине уртага Бөтереп алган Үз чоңгылы бар. Сугышның аның Солдатка гына Фәкать билгеле Үз чынлыгы бар. Ул — сусыз дала, Ком, кайнар җилләр Ул — ми чатнарлык Уттай кызулык... Үрләрдән генә Күренмәс хәзер, Артта, бик артта Инде Бозаулык...

Каян Хисами? Билгеле бу як Әтнәсе белән, Мәңгәре белән. Җәйләре аның Күңелгә кергән Кала тавының1 Ямьнәре белән... Билгеле бу як Куерып аккан Ашыты белән, Илләте белән2. Чыкылдап торган Татар егете Хисами үзенең Милләте белән. Ничәмә-ничә Чакрымнар икән Казан артыннан Серле Төркстан? Шул ерак юлга Чыгып китәргә Хисамига соң, Әйтик, кем кушкан? Берәү дә аны.. Мәҗбүр итмәгән, Үз ирке белән Бөек походта... Башлаган җырны Күтәреп алган, Инанган күңел Бөек бәхеткә... Төркстан җире... Күченә комнар, Күченә еллар... ° Кеше яшь койган. Бушлык та тынлык, Төннәр—караңгы. Үрмәли монда Аклар Каспийдан... Үрмәли явы, Әй, Антантаның, Дәһшәтле булыр Алдагы айлар...
Төннәр — караңгы, Комлык эчендә Шәһәрләр ята, Анда — гидайлар... Бу изге җирнең Ярасы тирән, Карт йөрәгенә Аның кан сауган. — Калка сахрада Арсен Амирян, Әзизбәкев һәм Степан Шаумян. Адашмас микән Ул далаларда Уллары безнең Казан полкының. Төннәр — караңгы, Баралар алар Ни икәнен дә Белми куркуның. Инанган солдат, Йөрәкләрендә Ленин чакыруы Һаман саклана. Адашмас алар, Югалмас алар, Кояш, зур кояш Яна сахрада. Бу олы кояш Иркәләп үтә Афганлыны да, Кытайны, Һиндне... Әй, яктыра җир, Әй, җылына җир Әллә җиденче Катына тикле... Чүлдә чулыгып, Тәмам кәегеп, Боеккандыр ул Дисеңме Хисам? Юк, кечерәймисең, Үсәсең икән Шушы кояшны Аркаңда тойсаң. Яктының менә Бер кыйпылчыгын Илтүче булып Ул да әверелде. Бу кешеләрне Дәверме ачты, Әллә үзләре Ачты дәверне?
1 Кала тавы — печәнгә, уракка төшкәнче июнь аенда халык күңел ача торган урын. Монда кешеләр каладан да кайткан.
2 Ашыт, Илләт — Татарстан чигендәге елгалар.
5
Өченче җыр
Ничә тел, шивә, Ничә көй һәм моң Шул солдатларны Бер төшкә җыйсаң... Шулар эчендә Бара һөҗүмгә Ашхабад өчен — Ил өчен Хисам. Ашхабад ич ул: Бер ягы сахра, Кичүе читен — Су юк бер йотым. Бер ягы —таулар, Үтәрлек түгел, Әйдә, турыдан — Каршыдан тотын. Маңгайга маңгай Бәрелсен, әйдә, Дошман күзенә Текәлсен күзең... Әй, авыр булды, Кайгылы булды, Сагышлы булды Икенче һөҗүм. Тукталды һөҗүм... Кем җилкендерер Бөтенесен дә Бер тигез күреп. Ярадан хәлсез Кайдадыр ята Батыр комиссар Яшь Гинцбург. Рельстә таплар... Рельсләр тынган, Белгәннәрен дә Яшерә кебек... Күкнең бер чите Кызарып тора, Чаткылар аннан Чәчелә кебек. Бу әллә шулай Чүлләргә кереп Югалуымы Инде эзләрнең?
Күпме комиссар Башына җитте Канлы куллары Инглизләрнең... Арудан тәмам Йончылыр йөзең, Иреннәр кибәр, Иреннәр сусар... Шул чакта менә Сахрада үзе Каршыга чыгар, Чыгар комиссар... Күзе төшәр дә, Иске таныш дип, Хисамига да Сузар ул кулын... Төннәр—караңгы, Күзәтеп тора Ул юлын һаман Казан полкының... Үткәрде полк Гел сугышларда, Уздырды монда Борчулы көзен. Тагын җәй җитте, Көчлерәк иде, Үчлерәк иде Бишенче һөҗүм. Котлый Ашхабад, Котлый полкны: Байрак тапшыра Аңа Төркстан. Көнләшүдән дип Әйтимме — кояш Нишләп соң болай Бер читкә поскан... Җырлыйкмы әллә Җыелып бергә, Далада кояш Ничек байганын... Әллә җырлыйкмы Менеп атларга Казан полкының Данлы байрагын.
Дүртенче җ ы р
Еракка илтте Ленин фәрманы; Килделәр Кама, Идел, Иртыштан. Мондый дуслыкны Үз тормышында Беренче тапкыр Күрә Төркстан. Уйлана солдат: Теш камашырлык Чишмәләргә бер Юл чыгар микән? Юл дигәнең ул Әллә гел сине
6
Көтеп торучы Борчулар микән? Фронт юлында Сиңа тагылып, Яныңда, имеш, Борчу йөрмәсен... Эш анда түгел, Борчу аралаш Шатлык та менә Бер җемелдәсен. Өстәлә йөгең, Күбәя уең, Дусларың кими, Юл — ялыктыра. Хыялың белән Алтынга манган Ярый өмет бар — Шул янып тора. Җилферди байрак — Полкның күрке. Байрак йөртүче Атта тирбәлә. Сугыш ул кырыс, Каты холыклы, Ачылмый бик тиз... Алда — Фәрганә. Уйлана солдат, Күңелгә Кама Үз юлы белән Килә дә керә.
Камада—таллык, Таллыкта — көймә, Дулкыннар шаулый, Ниләр бар өйдә? Кама буйлары Болын да тугай, Аккошлар быел, Әй,килгән микән? Чалгыңны селтәп Чабасы иде, Печәннәр быел, Әй, билдән микән? Кама буйлары Кызыл таш ярлар... Ярларга яккан Утлары белән, Ялгыз бер утрау, Анда — миләшлек, Кошлар чыр-чуын Утравы белән Үзендә йөртә Солдат һәркайда; Яратса да ул, Сине, Фәрганә, Үз Камасына Ашкыныр һаман, Ул йомшаклыгы Өчен тиргәмә...
Бишенче җыр
Сиздертә сугыш, Сиздертә үзен Хисами кебек Таза иргә дә... Уртасымы син, Азагымы син, Юлның кай төше, Гүзәл Фәрганә? Тыныч көннәргә Бәлки берничә Адым калгандыр Инде нибары? Ә соң тарихның Үзәнлекләрдә Булгалый микән Берәр привалы? Тарих бу чорда Күпсенгән ахры Солдатның хәтта Иң аз йокысын. Привал ясалса, Тарих та шиксез Җибәрер алга Үз разведкасын... Яшь разведчиклар. Үстергән җирем Егетләренең, Их, асылларын; Башлап бит алар, Алар үттеләр Капкаларыннан Бу гасырларның. Яшь разведчиклар Сугышны гүя Алар уйната, Күзләре очлы... Хисами үзенең Заманы кебек Ияр тимәгән Атында очты... Әмма бераздан Ул айнып китте. Ник әле тәнең Суына төсле? Билгесез дала Әкренләп сине, Сине үзенә Суыра төсле.
7
Билгесез лектән Нәрсә шомлырак? Сүзеңне сөйләш Тик ымлап кына. Җәясен киереп Куйган да таулар, Ник кыймылдасын, Тик тыңлап тора... Еракка илтте Ленин фәрманы Казан полкының Төрле улларын... Әзерли полк Мадаминбәкнең Гаскәрләренә Соңгы ударын... Еракка илтте Ленин фәрманы... Һөҗүмнең уты Кайларда туктар? Алда — Фәрганә, Әндиҗан әле... Яңадан полк Көчләрен туплар... Нигә хәбәр юк Разведчиклардан? Аларда ич ул Атның елдамы... Дошман угыннан Егылды Хисам Кичкән чагында Юлда елганы. Илләттән ерак, Иделдән читтә, Җаектан ары... Белмим кайсында; Ауды атыннан Сугышта солдат Туган иленең Бер елгасында. Күнегеп беткән Җәйге кич иде... Засадаларга Алар юлыкты, Атында калса, Акса да каны Табар иде ул Эзләп полкны...
Аякта — яра... Үзенә күрә Елганың да бит Үз дулкыны бар... Елганың да бит Ташлар артында Эчкә сөйрәгән Үз упкыны бар... Бер көчәеп тә Сүрелгән чагы, Басылган чагы Була утның да... Күбекләр бөркеп Бөтерелә упкын, Үлем бер үзе Уйный упкында... Өстери агым Ташлар өстеннән, Аякларыңда Гүя чылбыры... Менә кай төштә Кайный икән ул Хисам гомеренең Төпсез чоңгылы... Котылыйм дисәң — Кулларың белән, Тешләрең белән Ташларга ябыш... Гомереннән, бәлки, Ваз кичәр иде — Полкташлары Бирмәсә тавыш... Хисамга әле Барырга кирәк Тагын йөз еллар Шушы чор аша... Эләгеп кенә Калдым дияр ул Әгәр берәрсе Үзе сораса... Башта чиркәнчек Алдырта сугыш, Чумлатып карый, Кертә чоңгылга... Хисамиларның Яраларына Шифасы тисен Безнең җырның да.
Алты н ч ы җ ы р
Хисамга әле
Егерме алты...
Уйласаң ныклап, Чыннан да яшь бит.
Аяклар ләкин
Тиз төзәлмәде...
Йөрисе иде
Синдә бер, Ташкент.
Йөрисе иде
Солдат йөрәге
Басыла төшкән
Бер вакыттан соң;
8
Әйтик, башыннан Ахырына хәтле Үзең катнашкан Зур походтан соң... Артык озакка Китте ярасы... Башында йөри Якты уй аның... Кызык заман бу: Иптәш Ленинга Хат язган чагы Ярты дөньяның. Тәрҗемә итеп Тормый Көнчыгыш, Үз белгәненчә Яза халыклар... Хат укып кына Утырсаң иде... Илне дошманнан Сакла, алып бар... Солдат икәнен, Авыруын әйтеп, Язып караса Әгәр Хисами? Яралылар күп, Моның эш башка, Башка булса да Күңол ышанмый. Палатадагы Дусына чиште... Сөйләде серне Дусты дусына.
— Әйдә, Хисами, Бәхтеңне сына, Салмас ул синең Сүзеңне суга... Бу кечкенә хат Җимерек юлларда, Күперсез төштә" Төртелер микән? Бу кечкенә хат Ташкынны ерып, Ленин кулына Бер керер микән? Әллә укырга Вакыт тигәнче Аерым тартмага. Аны салырмы? Ленинга еллар» Ялкынын биргән, Тагын да күбрәк Биргән сабырны... Егерменче ел Язы Лениннан, Лениннан сорый Чәчәргә ашлык... Иделнең суы, Әй, тонык та соң; Иделдә — кайгы^ Иделдә — ачлык... Иртәнге көнгә Әзерлә илне, Үз көчең белән Юллап барсын да..._ Максатларыңның Бөеклеген күр, Хисамины да Югалтма шунда... Сөйликме сезгә Солдат күңеленең Төрле уйдан соң Бер сөенгәнен... Җырлыйкмы сезгә Мәскәүнең язын, Котырып үскән Яшь сиреньнәрен...
Җиденче җыр
Аны караучы Докторлар әллә Оста булганга Инде шундагы, Әллә соң Ленин Кушканга микән? Яки үзендә Теләк зургамы — Көнләп, сәгатьләп Терелә солдат, Тазара солдат, Савыга солдат, Сугышлар тына, Күтәрелер бер Безнең тормышның Тавына солдат... Хисамга әле Барырга кирәк Тагын йөз еллар Шушы чор аша... Коткарды Ленин, Ленин дияр ул Әгәр берәрсе Үзе сораса... Протез белән дә Барыр Хисами, Сыпырыр җилләр Тирен битеннән....
Тыңлаган, диләр, Илнең көрәшен...
— Зарыгыз булса, Сөйләгез, кардәш...
— Зарым юк... Сезне Килде күрәсем... Омтылган ахры, Омтылган мәңге Тарихның шуңа
Йөз катлы юлы... Килде күрәсем... Хисам артыннан Гүя кабатлый Үз халкы шуны...- Килде күрәсем... Күк күкрәп куя, Тәрәзәләр дә Дерелди кебек... Яңгыр юклыктан Шиңгән чәчәкләр, Үләннәр кырда Терелде кебек...
— Я, иптәш, ничек: Яңа туфракта, Тукайлы якта Шытармы җырлар?.. Җилкеткән аны, Җилкеткән Казан... Әй, язны көткән, Шул карлы юллар... Ул йөргән, күргән Шул карлы юллар, Шул туңган җирләр Эреде инде... Тукайлы якта Республиканың Байрагы бүген Эленде инде. Хисами ярлы, Горур ягының Киләчәк көнен Таный Лениннан; Тауларны хәтта Әйләндерерлек Халкы бар аның, Кырлар игелгән... Кешенең изге Хисен кимсеткән Ачлыкны халкы, Ягы оныткан... Хисами үзенең Республикасы— Татарстанга
Кайта бу йорттан... Таянып таза, Олы нигезгә, Алдан ук сизеп
Әй, аны монда, Ленин янына Бөтен узганы Үзе китергән. Аякта протез Сары каешлы... Рәхим ит, әйдә, Әйдә, сал өсне. Ленин алдында Сынатмас үзен, Җиңәр Хисами, Җиңәр сагышны... Кем ул Хисами? Крестьян улы. Казан артында Үз Ары1сы бар. Якында урман, Урман буенда Комлыкта үскән Вак арышы бар... Урманга кергәч, Чабата өчен
Яшь юкәләрнең Яшь каерысы бар. Гомергә чыпта Суккан ягының Кышкы төннәре, Үз кайгысы бар... Сумаланы да Кайната идең, Өйрәтәсе юк Сиңа чыптаны... Сугышта атың Уйната идең. Ленин алдында Сүзләр... чыкмады. Ленинның күзе Протезга төште... Күпме таптаган Солдат чүлләрне. . Уйлана Ленин: «Карыйсы иде Менә кемнәрне, Менә кемнәрне...» Сугышкан солдат Ил наме өчен, Төшенмәгәндер Бәлки барысын... Утыра солдат Ленин каршында Гәүдәләндереп Халкы намусын... Халыкның Ленин Киң күкрәгеннән
1 Ары. — авыл.
Юлның уңарын, Уртага салып Халык теләген, Тукай томнарын, Тукай моңнарын Иделдә туа Яшь республика, Туа югалтып Мулланурларын... Ленин җибәргән Матросларның да Мәңгеләштереп Мондагы данын Туа ул, туа Яшь республика, Ленин әйткәнчә, Хәзерлек белән... Төп йортта бергә Тигез яшәргә, Яшәргә тату, Гаделлек белән. Кайта Хисами... Биргән, ди, Ленин Үз кулы белән Бер язу язып. Кытлык вакыт бит; Шундый язусыз Каян алсын ул Юлына азык? Үрдә — тегермән. Канатлар җилгә Син борганны да Ьич көтмәс иде... Үрдә— тегермән, Ташлар тешәлгән, Әй, ул ташларга Ьич төтмәс иде... Белмисёз бит сез Чыпталы якта Күзләрнең ничек, Ничек талганын... Ул алып кайта Шул кешеләргә Урманнар каплап Торган таңнарын... Ашыт суын да Инде узганын Җилләр өенә Җиткерде микән? Кайта ветеран... Полк байрагы Кай тирәләрдә Җилферди икән?.. Иделдән алып Илләткә кадәр Ленин сүзләрен Таратты җилләр; Үзеннән алда Туган ягында Ленин сүзләрен Кабатлый җилләр: «Татарстанга, Сезгә хәерле Юл теләп калам, Хәерле юллар...» Татарстанны, Хисамиларны Бөек Лениннан Аермый еллар. Хисамиларга Барырга кирәк Тагын йөз еллар Шушы чор аша... Коткарды Ленин Диярләр алар, Әгәр берәрсе Юлда сораса...