Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЕБЕЗНЕҢ ЮГАЛМАС СӘХИФӘЛӘРЕ


атар совет әдәби тәнкыйте һәм әдәбият белеме үсешендә егерменче еллар — югалмаслык эз калдырган чорларның берсе. Татар совет әдәби тәнкыйтенең хәзинәсенә зур өлеш булып кергән беренче матур сәхифәләр нәкъ шул елларда язылдылар. Бу чордагы татар тәнкыйтенең алдынгы традицияләре безгә чит карашларны рәхимсез рәвештә кире кагучы идея сугышчанлыгы белән һәм, партияле- революңион позициядә торып, әдә-биятны, сәнгатьне шул рухта тук-таусыз үстерү, аны һәрвакыт халык интересларына, тормышка якынайту өчен көрәш белән сугарылганнар.
Социалистик революция булу белән үк, Галимҗан Ибраһимов: «Тел, әдәбият, шигырь, мәдәният — болар һәммәсе үзләренең рухларын үзгәр-тергә, башка милләтләргә дошманлык, милли тәгассып урынына дуслык, туганлык, кардәшлек рухы белән сугарылырга, халыкны да шул рухта тәрбия итәргә тиешледер»,— дип чыккан иде («Эш» газетасы, 1918 ел, 7 ноябрь, №93).
һичшиксез, шундый бөек идеаллар, шундый изге теләкләр революциянең беренче көненнән үк татар совет әдәбиятының да, тәнкыйтенең дә байрагына язылып һәм нигезенә салынып, егерменче еллар дәвамында какшамаслык булып раслаиды- лар, өстенлек алдылар. «Матур әдәбият эше — партия эше» дигән ленинчыл караш бөтен әдәбият һәм тәнкыйть фронты буйлап тамыр җәя, ныгый барды. 1 Егерменче еллардагы татар совет әдәбияты тарихын өйрәнү тәжрибәсеннән. Дүо- тенче мәкалә. (Беренче мәкаләләр «Совет әдәбиятымның 1955 елгы 11 нче, 1957 елгы
2 нче, 1957 елгы 11 нче саннарында басылдылар.)
Билгеле, бу югарылыкка күтәрелү җиңел генә, берьюлы гына булмады. Әдәби тәнкыйтебезнең үзенчәлекле һәм катлаулы тарихы әнә шул турыда сөйли.
һәркемгә билгеле, КПССның XX съездына кадәр шәхес культы нә-тиҗәсендә әдәби мираска булган нигилистик карашлар байтак кына очракларда егерменче һәм утызынчы еллардагы тәнкыйть байлыгыбызны бөтенләй онытуга яки берьяклы аң-латуга һәм хәтта бозып күрсәтүгә дә китерделәр. Мондый хәлнең һәм әдәбият, һәм тәнкыйть традицияләрен фәнни җирлектә бөтен тулылыгы һәм объективлыгы белән өйрәнүгә никадәр тоткарлык ясавын әйтеп торасы да юк. Егерменче еллар әдәби тәнкыйте күтәргән һәм хәл иткән күп кенә әһәмиятле мәсьәләләр, фәнни казанышлар шуның аркасында хаксыз рәвештә читләтелделәр. ( Алай гына да түгел, ул тәнкыйть ирешкән уңышлар югарылыгыннан чигенү, артка китү фактлары да соңгы елларда булгалады. Әлбәттә, без ул чордан калган әдәби тәнкыйть мирасын бүген тулысы белән кабул итү карашын яклый алмыйбыз. Әмма безнең бурычыбыз — бу I мираска үзебезнең дөрес мөнәсәбә- | тебезне булдырудан, андагы уңай һәм кире якларны бер-берсеннән аерып, кыйммәтле фәнни яралгыларын кабул итүдән гыйбарәт булырга тиеш. Шушы бурыч ноктасыннан
Т
7. »С. Ә.“ № 4. 97
би тәнкыйтебезнең гаҗәп тә катлаулы һәм бай бер мирас икәнлеген күрербез. Гомумән күз алдына китергәндә, ул мирас әдәби тәнкыйтьнең һәм әдәбият белеменең социологиясен, методологиясен билгеләү, тари- хи-әдәби процессны аңлау, әдәбияттагы сәнгатьчә метод һәм агымнарны бәяләү, әдәби традицияләргә һәм новаторлык хәрәкәтенә мөнәсәбәт, аерым язучыларның әдәби үсештәге роленә игътибар итү шикелле прин-ципиаль мәсьәләләрне кен тәртибенә куйган. Боларның күпчелек өлеше татар әдәби хәрәкәтенең җанлы ми-салларына таянып яктыртылган. Татар әдәбиятының үзенчәлеген ачу юнәлешендә дә игътибарга лаеклы тәҗрибәләр ясалган. Шуңа күрә дә бер кыска мәкаләдә генә аларның һәммәсенә дә кагылу һәм тулы бәя бирү мөмкин түгел. Бу урында без фәкать берничә нигез мәсьәләгә генә тукталырга булдык.
Гражданнар сугышы елларында татар әдәби тәнкыйтенең бер эзгә төшеп, бер хәрәкәт төсен алып китүе хакында катгый фикер йөртү, әлбәттә, кыен. Чөнки бу чорда әдәби тәнкыйть хәрәкәтенең формага керүе өчен кирәкле шартлар өлгереп җитмәгән иде әле. Сугыш шартлары китереп чыгарган сәбәпләр теоретик фикер һәм әдәби тәнкыйть мәсьәләләрен дә чикләделәр. Шулай да, гомуми әдәби хәрәкәт белән бергә үк, тәнкыйть өлкәсендә дә теге яки бу күләмдә төрле карашларның гәүдәләнеше төсмерләнеп калды. Бу карашларны егерменче еллар башында кызып киткән әдәби тәнкыйтьнең беренче яралгылары дип тә атарга мөмкин булыр иде.
Егерменче еллар бусагасында ук, ягъни ил тормышында тыныч төзелеш дәверенә күчә барып, Татарстан республикасы җирлегендә дә сугыш һәм ачлык китергән газаплар, авыр-лыклар өстән төшә башлагач, әдәби тәнкыйть мәсьәләләре дә җанланып китте. Гомумән әдәби хәрәкәттәге ч шикелле үк, бу өлкәдә дә кискен >сыйнфый-идеологик көрәшнең тирән ' эзләре барлыкка килеп, шул чорның характерлы идея-эстетик бәрелешләре һәм теоретик карашлары өскә калкып чыкты. Әдәби тәнкыйтьтәге көрәшнең төп юнәлеше, эчтәлеге иске һәм яңа идеяләр арасындагы каршылыкларның ачык чагылышыннан, иске һәм яңа эстетик нормаларның, сәнгатьчә критерийләрнец кискен бәрелешеннән гыйбарәт иде. «...Зур сәяси, икътисади көрәшләр белән, пролетариат хәрәкәте белән бергә, — дип язды Г. Ибраһимов 1922 елда, — фәннәр, гыйлемнәр, фәлсәфәләр, театрлар, тәрбияләр, фикерләр, әдәбиятлар мәсьәләсендә, боларны тикшерүләрдә, боларга бәһа куюларда да зур тирән бер үзгәреш бара». («Имля, тел, әдәбият мәсьәләләре», онряентык, 1924 ел, 9 бит). Димәк, өйрәнелә торган чорда татар әдәби тәнкыйте өлкәсендә башланган хәрәкәтнең нигезе дә әнә шул тирән революцион үзгәрешләрдә иде. Алдынгы әдип һәм тәнкыйтьчеләр шушы процессны төшенеп, үзләренең иҗат эшчәнлекләрен җәелдерделәр, заман куйган төп максатларга җавап бирергә ашыктылар.
Егерменче еллар башында ук татар әдәбият эшлеклеләренең игътибарын аеруча җәлеп иткән мәсьәләләрдән берсе — әдәби тәнкыйтьнең социологиясен, методологиясен яңача аңлау тирәсендәге бәхәсләргә багланган иде. Моның фактик җирлеге исә татар культура тарихына һәм әдәби мираска мөнәсәбәткә кайтып калды. Бәхәснең башлангычына этәргеч булган бер сәбәп — Г. Иб- раһнмовның Рәшит казый (Ибраһимов) үлеменә багышланган «Тарихи кыңгырау үлде» дигән мәкаләсе булды («Татарстан хәбәрләре», 1922 ел, 1 март). Шушы мәкаләгә реплика рәвешендә Җәмал Вәлиди «Әдәби мосахәбә»сен бастырып («Татарстан хәбәрләре», 1922, 5 март), Г. Ибра- һимовның кайбер язучыларга мөнәсәбәте белән килешә алмавын белдерде. Сүз, аерым алганда, ак эмигрант Г. Исхакый иҗатына төбәлгән иде. Югарыда искә алынган мәкаләсендә Г. Ибраһимов бер төркем язучыларның, шул исәптән Г. Исха- кыйның да эшчәнлеген тарихның, революциянең теге ягында калган архив материалы итеп бәяләде. Җ. Вәлиди исә, язучының революция ноктасыннан шәхси язмышы һәм
98
политик позициясе нинди оулуга карамастан, аның әдәби мирасы һәрвакыт хөрмәткә лаеклы, һич оны-тылмаска тиеш, днп чыкты.
Г. Ибраһимов белән Җ. Вәлиди арасындагы бәхәс берникадәр хосусый планда дәвахм иткәннән соң (7\ Ибраһимов —«Аңларга тырышыгыз!» «Тат, хәб.», 1922, 7 март; Җ. Вәлиди — «Аңларга тырыштык, аңлый алмадык», «Тат, хәб.», 1922, 10 март), тиз арада киңәеп, принципиаль төс алып китте. Г. Ибраһимов Җ. Вәлиди кебек тәнкыйтьчеләрне әдәби мирасның сыйнфый ролен аңламауда, тарихи сукырлыкта гаепләде һәм «сәнгать — сәнгать өчен» пәрдәсе астында калырга тырышуларның революциядән соң инде бик ялангач бер хәйлә икәнлеген күрсәтте. «Күренә ки, әдәбият иҗтимагый груһларның үзара көрәшләрендә, оешуларында бер корал хезмәтен үти, төрле сыйныфлар аны үзләренең әмәлләре (идеаллары.— Г. X.) юлында хезмәт иттерергә, тагы ачык әйтелсә, агитация, пропаганда өчен корал ясарга телиләр»,— днп раслады Г. Ибраһимов («Татар әдәбиятын тикшерү юлында», 1923), Димәк, гомумән караганда, әдәбиятны саф бер сәнгать категориясе итеп кенә түгел, ә сыйнфый идеологиянең бер чагылышы днп аңлау мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән алга куелды. Моның өчен, әлбәттә, культура һәм әдәбиятның сыйнфый- идеологик максатлардан үсеп чыккан тарихи бер күренеш икәнлеген билгеләүче нигезне — методологик принципны, фәнни социологияне ачарга кирәк иде. «Иҗтимагый әдәби хәрәкәтләр тарихын тикшерүдә марксизм ысулы» (1922) һәм «Татар әдәбияты тарихының мөндәриҗәсен билгеләү мәсьәләсе» (1922) кебек зур хезмәтләрендә Г. Ибраһимов татар әдәби тәнкыйтендә беренче мәртәбә әнә шул методологиянең, социологиянең эчтәлеген күрсәтүне максат итеп куйды. Бигрәк тә 1905—07 елгы рус ре-волюциясеннән соң бер катлау татар интеллигенциясе дөньяга карашында милли теләкләрнең барлык сыйныфлар өчен дә уртак
һәм милли культураның бердәмлеге
турындагы иллюзияләр сизелерлек урын алдылар. Бер төркем интеллигенция үзенең политик карашлары җитлекмәгәнлеге, ягъни тарихның сыйнфый көрәш законнарын төшенмәве аркасында шундый иллюзияләргә бирелсә, икенче бер төркеме исә турыдаи-туры ул карашларны үзенә бер таяныч итеп, хезмәт ияләренең азатлык өчен көрәшенә каршы бер чара итеп кулланырга теләде. Ничек кенә булмасын, ул иллюзия һәм карашларның асылында «бердәм агым» дип яман аты чыккан буржуаз теория яшеренгән иде. Татар өстен катлауларының интересларын яклап, социализмга каршы баш күтәргән «Мөселман иттифакы» программасының да, «милли-мәдәни мохтарият» (милли культура авто-номиясе) лозуигысының да нигезендә милләтнең һәм милли культураның сыйныфлардан өстен булуы турындагы уйдырмалар ятты. Хәтта гражданнар сугышы елларында да татар буржуа матбугаты телендә «бездә сыйныфлар юк, бездә партияләр юк, үзара көрәш булмаска тиеш, милләт өчен бергә барыйк» дигән сүзләр еш кабатланды. Алар- иың төп максаты — татар халкын революциядән аерып алырга маташу икәнлеге көн кебек ачык иде. «Бердәм агым» теориясен үтемле итү өчен, буржуаз интеллигенция милли культураның халыкчан элементларын үз теләгенә файдаланудан да тартынмады. Алай гына да түгел, хәтта ул милли культура һәм әдәбият дөньясында аерым тармак булып үсеп киткән «халыкчанлык» һәм «демократия» төшенчәләрен дә үзенчә аңлатырга, алариы милләтнең синонимы, ягъни аның барлык иҗтимагый катлауларын да эченә алган төшенчәләр дип тәкъдим итте. Мәсәлән, Тукай үлгәннән соң аның нинди мәгънәдә халык шагыйре булуын билгеләү тирәсендәге кө-рәшләр эчендә ике тенденциянең калкып чыгуы күзгә бәрелде: берен-чесе—Тукайны изелгән катлауларның баласы һәм җырчысы иттереп бәяләү тенденциясе; бу инде, һич
шиксез, аның халыкчанлыгындагы булуы төп сыйфатын дөрес аңлау иде.
Икенчесе — Тукайны гомумән бөтен
99
милләт өчен дә кайгырган, барлык катлауларга якын торган халык ша-гыйре дип күрсәтү тенденциясе. Бусы инде турыдан-туры әдәби хәрәкәттәге сыйнфый а е р ы м л а н у н ы булдырмаска, һәммә каршылыкны, изелүчеләр белән изүчеләр арасындагы аерманы «милләт» һәм «халык» исеме астында каплап калдырырга омтылуның, бер чагылышы иде. Ләкин революцион хәрәкәтләр көчәйгән саен, буржуаз интеллигенциянең. халык исеменнән сөйләве кыенлаша, үзен яклап чыгуы өчен дә җирлек тарая, какшый барды. Аеруча социалистик революция көннәрендә, гражданнар сугышы елларында халыкка таянып, халык ягында булып сөйләүнең инде отышсыз икәнлеген өстен сыйныфлар тиз сизенделәр. Шуцар күрә дә алар өчен .халык түгел, ә милләт байрагы ас-тына сыену, чакыру ышанычлы булып калды. Шул ук Тукайга мөнәсәбәттә дә моны ачык күрергә мөмкин иде. Мәсәлән, 1918 елда «Ши- мал ягы» газетасы (Петроградта чыккан) Тукай үлеменә 5 ел тулуга багышланган санында: «Тукай — аерым сыйныф, халык шагыйре түгел, ә татар милләтенең шагыйре» дигән тезисны алга куеп, «татар халкы иҗтимагый тормышта төрле-төрле сыйныфларга аерылмыйча, мәдәният юлына бөтенесе бергә, бервакытта, бер көндә аяк басканлыктан», татар әдәбияты һәм шул исәптән Тукай да бөтен сыйныфлар өчен уртак, тигез булды, дигән ялганны расларга маташты. Мондый уйдырмаларның берсе дә яңалык һәм очраклылык түгел иде.
Татар культурасының алдынгы вә-килләрендә революцион-сыйнфый аң үсә барган саен, милли буржуа те-гермәненә су коючы «бердәм агым», <бер милләт» теориясенә каршылык та активлашты, принципиаль төскә керде. Буржуа вәкилләренең халык исеменнән бөтен культура мирасына хуҗа булырга, «халыкчанлык» битлеген кияргә маташуларын фаш итүләр әледән-әле сизелеп торды. Социалистик революциянең беренче елларында культура көчләренең игътибары бөтенләй икенче мәсьә-ләләргә юнәлтелгән шартларда да, әдәби мирасны ике төрле, капма- каршы аңлау һәм бәяләү тирәсендәге көрәш тә үзенең яңа дәвергә кер-гәнлеген төсмерләтерлек рәвештә дәвам итте. Моны күрсәтү өчен шул ук Тукайга мөнәсәбәтнең икенче ягын искә алып китү дә җитәчәк. 1919 елда «Эш» газетасында (№ 217, «Тукай — халык шагыйре» дигән мәкаләдә) «Тукайның чын демократ, халык көрәшчесе икәне», «Тукайны һәлак итүче—мохиты түгел, бәлки аның иҗтимагый хәяты, аның шул һәлак итүчеләр белән өзлексез көрәшүе» әйтелгән иде. Болар һәммәсе бергә Тукай мирасы тирәсендә барган аерым, хосусый чыгышлар яки бәрелешләр булып кына кала алмыйлар, ә киң мәгъ-нәсендә культура, әдәбият мирасына мөнәсәбәтнең идея-политик юнәлеш-ләрен дә искәртәләр иде. Егерменче еллар башында инде болар тәмам ачыкланып киттеләр.
Иң элек, барлык мәсьәләләрнең дә үзәге — татарлар арасындагы, татар җәмгыятендәге һәм культура хә-рәкәтендәге сыйнфый-идеологик кө-рәшне ничек аңлауга бәйле булуы күренде. Г. Ибраһимов мәкаләләре һәм тезислары белән бәйләнештә кызып киткән бәхәсләр вакытында бер төркем әднп һәм галимнәрнең, аң- лапмы-аңламыйчамы, элекке карашларга, «бердәм агым» теориясенә тотынып торулары, шуны яклап чыгулары билгеле булды. Мәсәлән, Ф. Бурнаш XX йөз башындагы татар җәмгыятенең төп максатын — «рус империализмының дәһшәтеннән барлыгын саклап калу» дип күрсәтеп, моны түбәндәгечә нигезләгән иде: «Бу вакыт сәүдә, фабрик-завод сәнәгате югары күтәрелеп, татарның завод-фабрик пролетариаты үсә алмаганга, бу хәрәкәтләр тик милли азатлык, милли-инкыйлаби рух белән азыкланып, сыйнфый тармаклар вөҗүткә китерә алмадылар» («Татар театр әдәбияты», «Безнең юл» журналы, 1922, № 1).
Шушы караштан чыгып, Ф. Бурнаш, татар культура һәм сәнгате дөньясында да сыйнфый тенденцияләр үсмәде, ә милли азатлык идеяләре генә өстенлек итте, дигән тезисны яклады. Кайберәүләр исә, тагын
100
да «алгарак» китеп, татар җәмгыятендә хәтта социалистик революция булганнан соц да әле сыйнфый көрәш дәвере тиз генә мәйданга килмәве турында сөйләргә кыюлык иттеләр. (Н. Хәким—«Әдәбиятны тикшерүдә марксизм ысулы», «Безнең юл» журналы, 1922, № 3, 52 бит).
Хәзерге күзлектән караганда, мон-дый фикерләрнец чынбарлыктан һәм тарихны фәнни аңлаудан никадәр ерак торулары һәркемгә аңлаешлы һәм дә бик примитив икәнлеге шиксез. Әмма егерменче елларда әле «бердәм агым», «милли демократизм» рухындагы буржуаз карашларның киң мәйданга чыгып, тарих фәнендә һәм әдәби тәнкыйтьтә марксизм принципларының ныгуына каршы торуы — үткәннең тирән тамырларына гына түгел, жанланып килүче нэп буржуазиясенең «тыныч яшәү» теләгенә дә тоташкан иде. Шуңа күрә дә егерменче еллар дәвамында Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди, М. Гафури, Ш. Камал, К. Тинчурин, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Нигъмәти, Ш. Усманов, К. Нәжми, Г. Гали һ. б. күп кенә язучы һәм тәнкыйтьчеләр ул карашларның калдыкларына каршы туктаусыз һөжүм алып бардылар. Марксизмның какшамас бер хакыйкате — тарихны, тормышны һәм культураны җәмгыятьтәге сыйныфлар, идеяләр көрәше яктылыгында өйрәнү һәм сурәтләү тенденциясе аларның әсәрләрендә беренче планга куелды.
Матур әдәбият үрнәкләренә күз салганда да, бу чорның күпләгән әдәби әсәрләре (мәсәлән, Г. Ибра- һимовның «Кызыл чәчәкләр» хикәясе, «Тирән тамырлар» романы, М. Гафури повестьлары, Ш. Камалның «Таң атканда» романы һәм драмалары, К. Тинчурин пьесалары, Ш. Усманов, К. Нәжми хикәяләре һ. б.) әнә шул сыйнфый көрәш идеясен юнәлеш итеп алдылар һәм буржуаз милләтчелектән калган, безгә чит караш һәм традицияләрне тар- мар итү, аларга нык каршы тору, алар белән килешмәүчән полемика алып бару максатына багышландылар. Шул рәвешчә, бу максат егерменче елларда киң әдәби һәм теоретик хәрәкәтнең үзәгенә үтеп керде, сәнгатьнең, культураның һәм тарихны өйрәнүнең бөтен тармаклары буйлап җәелде.
Теоретик ноктадан килгәндә исә, шушы көрәш һәм бәхәсләр нәтиҗә-сендә татар культура тарихының, әдәби мирасының байлыгын, аның катлаулы һәм каршылыклы табигатен дөрес яктырткан фәнни сәхифәләр язылды. Болар арасында татар өстен сыйныфлары белән киң катлау хезмәт ияләре, аеруча милли буржуазия белән татар пролетариаты арасындагы көрәшне күрсәткән хезмәтләр һәм документлар һәрвакыт игътибар үзәгендә калачаклар. Чөнки алар татар җәмгыяте һәм культурасы тарихын өйрәнүдә беренче фәнни ачыш иде. Г. Ибраһимовның «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» (1925), «Урал» һәм урал- чылар» (1927), «Пролетариат әдәбияты турында» (1924) дигән зур хезмәтләре, аның һәм Г. Сәгъдинең Г. Коләхметов иҗатына багышлы мәкаләләре, һичшиксез, егерменче еллар башындагы әдәби-теоретик бәхәсләрдә кайсы якның өстенлек алуын, ул бәхәсләрнең төп юнәлеше, кыйбласы ничек билгеләнүен ачык күрсәтеп торалар. Мондый хезмәтләрнең һәммәсендә дә татар җәмәгатьчелек тарихындагы һәм куль- тура-әдәбият хәрәкәтендәге ике башлангычны — буржуаз-милләтчелек һәм революциои-пролетар башлан-гычларны бай фактик материаллар җирлегендә, катгый рәвештә кара- каршы куеп характерлау кызыл җеп булып сузылды. Чөнки, татар иҗти-магый фикер хәрәкәтендә «милли бердәмлек», фәкать «милли азатлык» идеяләре генә өстенлек итте һәм бар-лык сыйныфларны оештыручы, төп теләкләргә әйдәүче көч тик милли буржуазия генә булды, дип чыгулар-ның тамырын кисәргә кирәк иде. Шул рәвешчә, татарлар арасында да сыйнфый көрәшнең торган саен үсә килүен һәм бу көрәштә хезмәт ияләренең, соңра пролетариатның да роле зур икәнлеген раслау егерменче еллар башындагы тарихи фикер һәм әдәби тәнкыйть хәрәкәтендә принципиаль мәсьәлә булып алга басты, һәм шушы мәсьәлә яктылы,- гында ук культура-әдәбият хәрәкәт
101
ләре дә иҗтимагый һәм сыйнфый- идеологик мөнәсәбәтләрдән аерыл-мыйча каралырга, бәяләнергә тиешлеге турында сүз барды. Ләкин тарихи һәм әдәби процессны аңлауның дөрес юлын эзләгән вакытта, революцион позициядә торучы тарафның марксизмны бозган вульгар социо-логизм һәм Плехановтан алынган меньшевистик объективистлык ру-хындагы зур гына хаталары да булды. Бу хаталар озак вакытларгача татар әдәби тәнкыйтенең фәнни-объ- ектив үсешенә тоткарлык ясадылар.
«Марксистлар өчен тарихның бөтен материалы, идеологиянең, әдәбиятның бөтен тармаклары — һәммәсе дә тик үткән тормыштагы техниканың, иҗтимагый, икътисади хәлләрнең өскә чыгарган җимешләре»,3— дигән тезислар күп еллар буенча марксизм исеменнән тәкъдим ителделәр. Шулай итеп, идеологии һәм әдәби хәрәкәтләр җәмгыятьнең материаль җирлегеннән, базистан үсеп чыга дигән положение берьяклы, хәтта беркатлы аңлатылу аркасында, һәр чорның әдәбияты һәм язучысы шул материаль җирлекне үз кулында тоткан катлауларга, туларның идеологиясенә хезмәт итә дигән ялгыш нәтиҗә ясалды. Бу карашлар үз чиратында һәр чорның әдәби мирасы бөтен күләмендә бертигез хокуклы дигән объективистлык теориясе белән аралаштылар. Татар әдәбиятына мөнәсәбәттә моннан шул килеп чыкты: Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирхан һ. б. язучылар татар буржуа әдәбиятына бәйләп каралдылар.
Бер дәвердә туган әдәби фактлар «һәммәсе бер дәрәҗәдә үк кыйммәтле булган архив материаллары итеп каралырга тиеш» дигән ялгыш кон-цепциягә таянып, хәтта халык шагыйре Г. Тукай һәм халыкның явыз дошманы Г. Исхакый шикелле, һичбер яктан да берсен икенчесенә янәшә куярга мөмкин булмаган язучыларның иҗатларына мөнәсәбәт тигез булырга тиешлеге турында сөйләнүләр дә булып алды. Әдәби хәрәкәтне аңлатудагы һәм әдәби мираска мө-нәсәбәттәге вульгар социологизм ва- кыт-вакыт тупас бер төскә кереп, нигилизм һәм космополитизм шикелле
3 Г. Ибраһимов. «Имля, тел, әдәбият мәсьәләләре», 1924 ел, 37—38 битләр.
4 Ф. Сәйф н-К азанлы. «Ике татар классигы турында», җыентык, 1930 ел, 35 бит.
куркыныч авыруның тууына да азык бирде. Нигилизм исә мирасны себереп ташлау, аның тарихи ноктадан прогрессив булган элементларын да реакцион дип бәяләү сызыгыннан барды. Ә космополитизм татар әдәбиятының милли үзенчәлеген күрмәү, аны гомумән инкяр итү рә-вешендә мәйданга чыкты. Безнең әдәби тәнкыйть тарихында бутипта- • гы сатулашуларның аеруча тупас бер факты Ф. Әмирхан иҗатына мө-нәсәбәттә гәүдәләнде. «Фатих Әмир-ханның әсәрләре безнең заман өчен бөтенләй ят һәм зарарлы булса да, безнең социализм төзелеше өчен аларның файда китерерлек бер урыны булмаса да, аның турында язарга, аны марксизм иләге астыннан иләргә, әлбәттә, кирәк»4,— дигән нигилистик карашлар белән «коралланып», Г. Толымбай Ф. Әмирханга каршы «үтергеч» монографияләр язуга («Фатих Әмирхан», 1935 ел), «Татар буржуа теле — безнең тел түгел» (1931) диюгә кадәр җитеп, безнең культура, әдәбият һәм әдәби тел тарихының күп кенә өлешен реакцион-буржуа мирасы, безгә чит нәрсә итеп күрсәтергә тырышты. Мондый чыгышлар, һичшиксез, егерменче еллардан ук килә торган вульгар социологизмның һәм нигилизмның тупас чагылышыннан башка бер нәрсә дә түгел иде.
Әдәби-идеологик хәрәкәтләрнең тарихи-иҗтимагый зарурият җирле-гендә туган һәм тормыш таләпләре белән бәйләнгән булуларын раслау шикелле объектив, материалистик карашны вульгарлаштыру, аны тар әдәби максатлар өчен бозып аңлату татар әдәбиятындагы яңа агымнарны бәяләү тирәсендә дә чагылып калды. Егерменче еллар башында имажинизм һәм футуризм кебек агымнарның татар әдәбияты өчен табигый, кирәкле һәм законлы бу- лу-булмавы турында да бәхәс купкан иде. Берәүләр (Сарим Фәхри,
102
Ф. Бурнаш Һ. б.) футуризм һәм има-жинизмның татар әдәбиятында урын алуын бер төркем яшь язучыларның әдәби модаларга иярүләре, тот- наксызлыклары һәм һич кирәкмәгән урыннан яңалык эзләп көчәнүләре дип бәяләделәр. «Яңа» агымнарның тарафдарлары исә, мондый карашларга катгый рәвештә каршы чыгып, аларның авторларын марксизмны белмәүдә гаепләделәр һәм үзләренең формалистик мавыгуларын тарихи-иҗтимагый зарурият ноктасыннан, совет әдәбиятындагы революцион новаторлык итеп акларга теләделәр. Мәсәлән, К. Нәҗминең «Нәрсәне себереп түгәргә?» дигән мәкаләсе («Безнең байрак» газетасы, 1924 ел, 29 февраль) шул рухта язылган иде. Билгеле, андый куелыш совет әдәбиятына тагылып килгән буржуаз әдәбият калдыкларының мәгънәсен аңламаудан, традицияләрнең уңай һәм кире якларын дөрес аера белмәүдән гыйбарәт иде. Моңа каршы булучылар да мәсьәләне субъектив ноктадан кире кагу белән генә чикләнделәр, иң күп дигәндә, татар әдәбиятында имажин-изм һәм футуризм өчен җирлек бул-мады диюдән узмадылар. Ике якның да уртак хатасы шунда иде: алар бу мәсьәләнең нигезен, традицияләргә һәм совет әдәбиятына мөнәсәбәттә, фәнни дөреслек белән ачып бирә алмадылар. Егерменче еллар барышында «яңа» әдәби хәрәкәтләргә мөнәсәбәт һәм карашлар каршылыклы булып кала килде. Г. Гали 1930 елда «Пролетариат әдәбияты өчен көрәшкәндә» исемле мәкаләсендә моңа берникадәр ачыклык кертсә дә, имажинизм белән футуризмның татар әдәбиятында ниндидер уңай роле булганлыгына басым ясаган икелекле тезислардан котылмаган иде.
Буржуаз милләтчелек рухындагы «бердәм агым» теорияләрен кире какканда, шул ук «бердәм агым»ның икенче формасын хәтерләткән якка ташланулар күзгә бәрелеп торды, һәр чорда әдәбият һәм сәнгатьнең фәкать өстенлек итүче иҗтимагый- экономик шартларга һәм өстенлек итүче идеологиягә генә бәйләнештә үсүен беренчел итеп, зарури итеп аңлату; конкрет чорларга бәйләмичә, буржуаз сыйныфларны (шул исәптән XX йөз башындагы татар буржуазиясен дә) гомумән прогрессив итеп бәяләү һәм бөтен культура байлыгын шул сыйныфның турыдан- туры булышлыгы, яклавы белән тудырылган итеп күрсәтү; буржуазия белән пролетариат арасындагы ан-тагонизмнан башка булган каршы-лыкларның культура һәм әдәбият дөньясында чагылышына игътибар итмәү, ягъни бер милләт эчендәге ике милләтне, бер милли культура эчендәге ике милли культураны фәкать шул антагонизм белән генә чикләү; татар җәмгыятендәге революцион демократия белән буржуазия арасындагы каршылыкларга, рево-люцион демократия белән социалистик хәрәкәт арасындагы бәйләнешкә тиешенчә игътибар итмәү һәм башка шуның шикелле җитди фәп- ни-методологик хаталар татар культура һәм әдәбият мирасын тулылыгы, дөреслеге белән тикшерү юлында зур гына авырлыклар, аңлашылмаулар килеп чыгуга сәбәп булдылар.
Егерменче еллар башындагы татар әдәби тәнкыйте күтәргән әһәмиятле мәсьәләләрдән берсе татар культура һәм әдәбият тарихын чорларга, дәверләргә бүлүгә бәйле иде. Бу мәсьәлә татар әдәби тәнкыйтендә барган идея-теоретик көрәшнең шулай ук принципиаль бер гәүдәләнеше булып торды.
Егерменче еллар башында татар әдәбияты тарихына бәйләнешле ике зур хезмәт чыкты: болар Г. Газиз һәм Г. Рәхимнең «Татар әдәбияты тарихы» (ике кисәк, 1922) һәм Җ. Вәлидииең «Очерк истории образованности и литературы татар» (рус телендә, 1923) булып, беренчесендә татар әдәбиятының борынгы чорын, ә икенчесендә XIX йөзнең икенче яр-тысыннан 1917 елга кадәрге чорын күрсәтү максат итеп алынган иде. Татар әдәбияты тарихы материалларын барлау һәм бер системага, тәртипкә салып күрсәтү ягыннан бу беренче хезмәтләрнең әһәмиятен һич тә инкяр итеп булмый. Алар хәзер дә әле үзләренең белешмә өчен чыга и ак бул ы р л ы к кый м мәтл әрен
103
югалтмаганнар. Ләкин дә ул вакытта ук инде, ягъни әдәби тәнкыйть методологиясен һәм социологиясен марксизм принциплары нигезендә ныгыту өчен барган көрәш кызган бер заманда, бу хезмәтләрнең, буржуаз милләтчелек карашлары йо-гынтысыннан котыла ал м агайлык-лары турында кискен фикерләр булды. Г. Газиз һәм Г. Рәхимнәрнең, «һаман да һәммә төрек кавемнәрен бер коллектив, бер җәмгыять, бер бөтен әгъза дип карап» *, борынгы татар әдәбиятын гомумән көнчыгыш әдәбиятыннан аермыйча, урхун яз-маларыннан башлаулары һәм күп кенә төрки әдәби әсәрләрне татарныкы рәвешендә тәкъдим итүләре пантюркизмның гәүдәләнеше дип кире кагылды. Ә Җ. Вәлиди очеркында исә, фәкать татар җәдитчелек хәрәкәте белән бәйле әдәби фактлар гына үзәккә куелып, алар дини-әх- лакый реформа һәм милли азатлык мәсьәләләре ноктасыннан гына як-тыртылдылар. Татар әдәбиятының халык революцион хәрәкәтләренә тоташкан сызыклары һәм язучылар-ның шул хәрәкәтләргә мөнәсәбәте бөтенләй читләтеп үтелде. Буржуаз реформаторлык һәм милләтчелек байрагы астында эшчәнлек күрсәткән язучыларның роле күпертелде, әдәби хәрәкәттә беренчелек, алдынгылык аларга бирелде. Хәтта кайбер язучыларның турыдан-туры социа-листик революциягә хыянәт эшләү-ләренә күз йомылды.
һичшиксез, мондый концепцияләр белән килешү мөмкин түгел һәм аларны фәнни-тарихи дөреслек белән кире кагучы принципларны расларга кирәк иде. Менә шул принциплардан берсе — чорларга бүлү булып, бу бүленешнең нигезенә, шул вакытларда тарихи-иҗтимагый фәннәр куйганча, феодализм, капитализм һәм пролетариат революциясе шикелле гомуми дәверләр салынды һәм татар тарихи-әдәби хәрәкәтенең үзенә хас якларын билгеләүгә дә берникадәр игътибар ителде.
Татар иҗтимагый һәм культура- идеология хәрәкәтен өйрәнү юлында
1 Г. И б р а 11 и м о в. «Имля, тел, әдәбият мәсьәләләре», 27 бит.
егерменче еллар башында кабул ителгән периодизациянең әһәмияте зур булуын, һичшиксез, искә алырга кирәк. Анда беренче мәртәбә ул хәрәкәтнең катлаулы һәм каршылыклы тарихи картинасы бирелде, аның үз җирлеге капшап каралды, шул җирлектә үсеп чыккан, җитлеккән төрле вәкилләрнең, идеологларның урыннарын билгеләргә тыры- шылды. «Бердәм агым» теориясе тарафдарларының милләтчелекне һәм аерым сайланма шәхесләрне татар иҗтимагый-культура хәрәкәтенең төп маяклары иттереп карауларына каршы, ул хәрәкәт Россия чынбарлыгы белән аерылмаслык булып үсә килүенә һәм аның татар җәмгыятендә барлыкка килгән иҗ- тимагый-тарихи зарурияттан туып чыгуына басым ясалды. Үз вакытында ук инде мондый капма-каршы карашлар татар әдәбият һәм тарих белемендә идеализм белән материализмның көрәше итеп бәя-ләнгән иде.
Чорларга бүлүнең яңа схемасын Г. Ибраһимов бирде. Ул шуннан гыйбарәт иде: 1 нче дәвер — кадимче шәрык — Россия мөселманлыгы дәвере. Казан дәүләтенең егылуыннан башлап алынды. Аңа кадәргесе билгесез хәлдә дип каралды. Дөрестән дә, ул вакыттагы татар әдәбият белеменең, әдәбият тарихын өйрә-нүнең торышы шундый чикләүгә ба-рырга мәҗбүр итә иде. 2 нче дәвер— яңару, җәдитчелек, европалашу дәвере. Капиталистик мөнәсәбәтләрнең һәм буржуаз идеяләрнең үсеше өстенлек алу белән бәйләнештә каралды. Дәвамы— чама белән XIX йөзнең уртасыннан (Курсави, Мәр- җаниләр эшчәнлегеннән) XX йөзнең башына кадәр билгеләнде. Моның үзәгендә кадимчелеккә каршы җәдитчелек көрәше баруы әйтелде. 1905 ел революциясе аркасында бу дәвердә катлаулану барлыкка килде. 3 нче дәвер—сыйнфый көрәшләр аша пролетариат революциясенә килү дәвере. Башлангычы итеп беренче империалистик сугыш еллары күрсәтелде. Монда пролетариат белән буржуазия арасындагы сыйнфый көрәш әйдәүче көч итеп саналды.
6
u
С ь с
104
Әлбәттә, татар әдәбият белеменең хәзерге югарылыгыннан караганда, Г. Нбраһнмов тәкъдим иткән һәм күпләгән әдәбият белгечләре озак еллар дәвамында бер таяныч дип санаган бу бүленешнең (соңыннан кайбер ачыклау һәм төгәллекләр ясауга карамастан) бик схематик булуын һәм тарихи-фәини тотрыгы нык булмавын сизү авыр түгел. Барыннан да бигрәк, өченче дәверне сыйнфый көрәш белән сыйфатлап та, аңа кадәргеләрен бу көрәштән читтә торган шикелле итеп бәяләү күзгә ташлана иде. Димәк, дәверләргә бүлүнең идея-политик сызыгы, эчтәлеге тарихи конкретлык, социологик төгәллек һәм методологик эзлеклелек белән бирелмәгән иде әле. Гомумән, егерменче елларның әдәби тәнкыйть социологиясендәге берьяк-лылык, идея-эстетик процессны вульгарлаштыру, ягъни аның үзен-чәлеген күреп житкерә алмау, бу урында да ярылып ятты.
Алынган схеманың — дәверләргә бүлүнең эчтәлеген тарихи-социоло- гик планда ачу юнәлешендә күп кенә фактик материаллар тупланып, ты-рышып эзләнүләр ясалса да, ижти- магый-тарихи процесс белән культура һәм әдәбият хәрәкәтен бер-бер- сеннән аерып карауга игътибар бик аз булды. Киресенчә, әдәби хәрәкәтне ижтимагый-экономик үсешнең гади бер тагылмасы, идеологик ил-люстрациясе иттереп күрсәтү белән мавыгылды. Мәсәлән, Г. Сәгъдинең «Татар әдәбияты тарихы» (1926 ел) әнә шул типтагы уңышлы һәм кимчелекле якларны аеруча бер ноктага туплап чагылдырган хезмәтләрдән иде. Монда әдәбиятны, язучыны көчләп һәм тупас рәвештә социологик схемага буйсындырырга тырышу белән әдәби хәрәкәтнең һәм аерым язучының үзенчәлеген, спецификасын күрсәтергә омтылыш чуар һәм каршылыклы бер төс алды.
Әдәбиятка, әдәби әсәргә һәм язу-чының ижатына мөнәсәбәттә вульгар социологизмны берише тәнкыйтьчеләр хәтта какшамаслык принцип дәрәжәсенә күтәрергә дә маташтылар. «Марксист тәнкыйтьченең беренче һәм нигез задачасы,— дип язды X. Нигъмәти (Хәнәф Наум) , — әдәбиятның социологический табигатен шыр-ялангач көенчә уку-чының алдына китереп бастыру. Моның өчен: тормыш механизмын, аның пружиналарын, аның тарихи барышларын өйрәнеп эш итәргә кирәк» («Безнең юл» журналы, 1926, № 1—2). Билгеле, мондый тезисларның хәзер һәркемгә дорфа һәм көлке булып тоелуы гажәп булмас. Лз- кин дә алар үз заманында тәнкыйть социологиясен аңлау һәм аның белән эш итү никадәр «шыр-ялангач» бер төскә керү алдында калуны да искәртсә кирәк.
Егерменче еллар дәвамында татар әдәби тәнкыйте дә, илдә барган әдәбият һәм тәнкыйть хәрәкәтенең көчле йогынтысы астында, үсә, катлаулана һәм күп төрле авырлык-кар- шылыклариы кичерә килде. Бигрәк тә егерменче елларның икенче яртысында әдәбиятның сәнгатьчә үзенчәлеген тикшерүгә дә игътибар артты. Мәсәлән, Г. Гали үзенең «Без әдәбият тарихын ничек аңлыйбыз?» дигән мәкаләсендә («Безнең юл» журналы, 1927, № 2) Г. Рәхим, Г. Газиз, Җ. Вәлиди һәм Г. Сәгъди чыгарган әдәбият тарихы очеркларын тәнкыйть итеп, аларның әдәбиятка мөнәсәбәттәге ике зур кимчелеген күрсәтте: беренчесе — әдәбиятны гомумән культура тарихыннан аерып карый белмәү һәм икенчесе — әдәбиятның тел аша чагылган сәнгать төре буларак үзенчәлеген ача алмау. «Әдәбият тарихының төп материалы, тикшерә торган нәрсәсе,—ди Г. Гали, — матур әдәбият булырга тиеш... Әдәбият өчен генә махсус булган моментларны тикшерүдә, мәгълүм ижтимагый-икътисади барышның матур әдәбиятка ничек тәэсир итүен тикшерүдә булырга тиеш».
Г. Нигъмәти һәм Г. Гали кебек тәнкыйтьчеләрнең кайбер хезмәтлә-рендә әнә шул юнәлештәге уңышлы эзләнү һәм күзәтүләрне табарга мөмкин. Әмма бу очракта да РАПП теорияләре басымы астында зур гына хаталар эшләнде. Әдәбияттагы һәрбер сәнгатьчә чарадан, эстетик бизәктән ниндидер бер идеянең чагылышып эзләү шикелле примитивизм да урый алды. Шул ук вакытта рус тәнкыйтендәге формализм да
105
килеп кереп, X. Вәлинең «Әдәби типлар механизмы» (1929) кебек, принципсыз һәм схоластик хезмәтләре өчен ул бер чыганак һәм таяныч булды.
Егерменче елларда әдәби тәнкыйть теориясе шундый буталу һәм бер чиктән икенчесенә бәрелеп тору хәлен кичерсә дә, аның социологиясендә, төп идея-политик позициясендә ныгу барды: ул тәнкыйтьнең алдынгы өлеше, марксизм-ленинизм тәгъ-лиматына таянуны үзенең нигез максаты итеп, әдәбият һәм сәнгатьнең тарихи үсешендә сыйнфыйлык, партиялелек карашларын яклады һәм раслады, буржуаз рухтагы бозуларга, чыгышларга карата үзенең килешмәүчән булуын һәрвакыт бел-дереп торды.
Мәгълүм ки, егерменче еллардагы әдәби хәрәкәт гаҗәп бер катлаулы һәм каршылыклы күренеш булып тәрәкъкый итте. Бу чорда төрле әдәби метод һәм агымнарның аралашуы, хәтта бәрелешүе барлыкка килде. Чөнки революция алдыннан гына булган әдәби хәрәкәт белән аннан соң башланган хәрәкәт арасында кытай стенасы корылмаган иде. Идеология һәм сәнгать дөньясындагы үзгәрешне болай күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Мондый үзгәрешнең үткәндәгеләр белән тыгыз бәйләнештә тирәннән кубарылып һәм газаплы бер төстә мәйданга чыгуы— менә шул реаль бер факт иде. Ә менә егерменче еллар тәнкыйтендә һәм аннан соң да әле бер-бер- сенә тоташып торган ике чор әдәбиятының мөнәсәбәтенә, бәйләнешенә кытай стенасы аша караулар булды. Традиция һәм новаторлык күренешләренең нинди җепләр, сызыклар һәм ермаклар белән үзара тоташуына игътибар итмәү генә түгел, хәтта аны кире кагу шикелле үтә суллык чире дә күренеп калды. Шул чир белән авыручылар: «Пролетариат язучысы булсаң, булыйм дисәң, иске язучылардан, иске мәдәнияттән акыл ал, өлге ал, имеш. Шул партия юлы, шул ленинизм һәм шул марксизм, имеш», — дип, иске мирастан һәм аны яклаучылардан ирония белән көлеп чыктылар. («Безнең юл» журналы, 1925, № 3, 122 бит). Мондый фикерләрнең партия карашыннан никадәр ерак икәнлеген әйтеп торасы да юк. Комсомолның III съездында ук инде В. И. Ленин иске мираска төкереп карауның марксизмга төбе-тамыры белән чит булуын ачып салган иде.
Шулай ук егерменче елларда яңа әдәби метод һәм агымнарны үткәннән аерып алган хәлдә, саф көенчә күз алдына китерү турында сөйләүләрнең дә нигезсез икәнлеген исбатлауга хәҗәт юк. Ләкин бу очракта да хакыйкатьне, дөреслекне эзләү җиңел генә бармады. Ул еллар тәнкыйтендә әдәби метод төшенчәсен билгеләү һәм куллану байтак буталчык булып, аның фәнни нормага керүе, төгәл ачыклануы тәэмин ителә алмады әле. Әмма, шуңар да карамастан, бу юнәлештәге теоретик башлангыч һәм эзләнүләр дикъкатьне җәлеп итәргә тиеш, дип уйлыйбыз. Чөнки бүгенге совет әдәбият белеме һәм тәнкыйте ирешкән фәнни казанышның байтак яралгылары һәм чыганаклары шул чорда барлыкка килде.
Егерменче еллар әдәби тәнкыйтендә баштарак аеруча күзгә чалынган һәм бер-берсенә капма-каршы итеп аңлатылган төшенчәләр — буржуа әдәбияты һәм пролетариат әдәбияты мәгънәсендә булып, боларның эчтәлегендә критик реализм һәм со-циалистик реализм төшенчәләренең дә кайбер элементлары чагылып калды. Ләкин дә шунысы ачык иде: ул төшенчәләр—әдәби методларны түгел, ә әдәбиятның сыйнфый-идсо- логик категория булуын күрсәтү өчен кулланылдылар. Егерменче еллар башында шул төшенчәләрне татар әдәби тәнкыйтендә иң уңышлы итеп ачкан хезмәтләрдән Г. Ибраһи- мовның «Пролетариат әдәбияты турында» (1924) дигән әсәре булып, бу әсәр ике әдәби лагерьның — юнәлешнең идея йөзен һәм алар- ның бер-берсенә мөнәсәбәтен татар әдәбияты мисалларына таянып күрсәтүгә багышланды.
Билгеле бервакытларга кадәр тән-кыйть телендә реализм төшенчәсен әдәби метод мәгънәсендә ачык аңлау булмаса да, без ул төшенчәнең әдәби иҗат эшендә генә түгел, тән
106
кыйть практикасында да, — әлбәттә, бик зур кыенлык һәм акрынлык белән, — гражданлык хокукы ала баруын күрәбез. Социалистик революциягә кадәр үк инде Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал кебек язучылар татар әдәбиятының реализм юлыннан үсәргә тиешлеген яклап, моны үзләренең аерым мәкалә һәм рецензияләрдәге фикерләре аша да искәртеп калдырганнар иде. Дөрес, татар реалистик әдәбияты вәкилләре әдәби ижат методының теоретик нигезләрен нинди дә булса фәнни һәм эстетик системага салып аңлату максатын куймадылар. Әмма алар үзләренең иҗатлары реалистик юнәлештә булуын һәм гомумән татар әдәбияты шушы олы юлдан атларга тиешлеген аңлап эш иттеләр. Бу момент исә теоретик орлыгы нык булган бер зур эстетик фикер традициясе итеп каралырга тиеш.
Совет әдәбиятының классик мирас белән бәйләнештә киңәя һәм ныгый барган реалистик юнәлешен яклау революциядән соң инде тиз арада ачыкланып, көчәеп китте. Бу яктан да, һичшиксез, өлкән буын язучылар үрнәк булып калдылар. Алар бу чорда үзләренең әсәрләрен реализм нигезендә язулары белән бергә, яшь буын әдипләргә үрнәк булырлык теоретик киңәшләр дә бирделәр. Хәтта бервакытларны турыдан-туры ро-мантизм позициясенә басып, Тукай реализмының халыкчанлыгына ялгыш караган Г. Ибраһимов та социалистик революциядән соңгы әдәбиятта реализм бердәнбер олы иҗади юл икәнлеген икеләнмичә, ачык рәвештә икърар итте. Дөрес, егерменче еллар башында ук әле реализм атамасын турыдан-туры куллануны очрату кыен булыр. Әмма яңа әдәби методның рухы, чын табигате ничек булырга тиешлеген, аның эстетик генезисын дөрес билгеләгән фикерләрдән реализм төшенчәсен сиземләү читен түгел. «Әдәбият, — дип язды Г. Ибраһимов 1922 елда,— тормышның (яки хыялның) матур дөньяларын, авыр фаҗигаләрен, җәһәннәмнәрен, җәннәтләрен, рухи драмаларын, кайгы-шатлыкларын... җанлы күренешләр,
5 П. С. Коган сүзләре. «Безнең юл» журналы, 1927, № 9, 22 бит.
1 «Ун ел эчендә татар матур әдәбияты», 90 бит.
тере вакыйгаларны тасвирлар белән бергә ачып бирсен» («Татарстан хәбәрләре», 1922, № 96). һәм шуның белән бергә үк яңа әдәбиятның революция китергән чынбарлыкка нык басып торырга тиешлеге турында кат-кат әйтелде.
Егерменче елларда күп кенә язучы һәм тәнкыйтьчеләр безнең әдәбиятның үзенчәлеген һәм аның сәнгатьчә яңалыгын күрсәткән төгәл билгеләмәне табарга омтылдылар. Рус әдәбиятында, мәсәлән, Маяковский яңа чордагы реализмны «тенденциоз» дип, А. Толстой «монументаль» дип сыйфатладылар. Болар белән бергә «пролетариат реализмы» дигән термин да киң кулланыш ала барды.
Егерменче еллар дәвамында реа-лизмны теоретик рәвештә яклап, аның әдәби метод буларак өстенлеген раслау татар тәнкыйтендә алгы планга куелды. Г. Нигъмәти һәм Г. Гали кебек тәнкыйтьчеләрнең хезмәтләрендә әнә шундый тенденция ачык үткәрелде. Аларның бигрәк тә Г. Ибраһимов, М. Гафури, һ. Такташ, X. Туфан һәм башкаларның иҗатына багышланган мәкаләләрендә, әдәбиятның чынбарлыкка мөнәсәбәтенә нык игътибар итеп, әдәби процессны реализм ноктасыннан күзәтергә, бәяләргә омтылыш нык сизелде. Ләкин күп кенә очракларда «әдәбияттагы реализмны — тормыштан аңга күчү дип, тышкы тормыш һәм андагы нәрсәләр дөньясыннан кешенең эчке тормышына күчү дип»5 аңлау рәвешендәге схоластика әдәбиятның, сәнгатьнең үз эченә, үзенчәлегенә керү юлында ныклы теоретик таяныч түгел, ә зур тоткарлык булып торды.
Бу чорның азакларына таба про-летариат реализмы стиле һәм буржуа реализмы стиле дигән атама- төшенчәләргә басым ясалып, болар аша әдәби методларның үзләрен берникадәр конкретрак күз алдына китерү теләген дә сизәргә мөмкин иде. Г. Нигъмәти һәм Г. Галинең «Ун ел эчендә татар матур әдәбияты» (1930) дигән альманахтагы зур- зур мәкаләләре, Г. Сәгъдинең «Про
107
летариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты» (1930) исемле китабы егерменче еллар тәнкыйтенең соңгы теоретик сүзләренә үрнәк булып килә алалар. Боларда һәм элекке әдәбияттагы, һәм совет әдәбиятындагы сәнгатьчә методларны, өлешчә реализмны гомумән аңлау юнәлешендә булса да, игътибарга лаеклы тезислар бирелгәннәр. Ләкин бу тезислар әле РАПП догмаларында гәүдәләнгән җитди хаталар белән аралашканнар.
«Пролетариат әдәбиятына шундый бер юл табарга кирәк ки, — дип чыкты Г. Гали, — ул юл әдәбият аркылы әнә шул бөек тарихи функцияне (ягъни пролетариатка һәм партиягә хезмәт итүне. — Г. X.) иң уңышлы рәвештә үтәрлек юл булсын! Бу юл мәсьәләсе — пролетариат әдәбиятының иҗат методы мәсьәләсе. Хәзерге вакытта татар пролетариат әдәбияты да үз алдына шул мәсьәләне куярлык баскычка җитте. Бу үзе зур уңыш. Хәзер бу мәсьәләдә төп ачыклык бар: пролетариат язучыларының иҗат мето-ды—диалектик материализм методы булырга тиеш» («Пролетариат әдәбияты өчен көрәшкәндә»)
Совет әдәбиятының беренче ун еллыгында тупланган реалистик тәҗрибәне теоретик йомгаклап, әдәби хәрәкәтнең яңа үсешенә ачык юнәлеш бирү өчен, сәнгатьчә методның идея-эстетик әһәмиятен тулысымча билгеләү ихтыяҗы туганлыгы шиксез иде. Әдәби тәнкыйть исә менә шул ихтыяҗны теоретик бер формага кертү шикелле зур бурыч алдына килеп басты. Ләкин РАПП теоретиклары күтәргән, ә аларга ияреп ТАПП җитәк-челеге тарафыннан татар тәнкыйтендә алга этәрелгән хата лозунг — әдәбият-сәнгать методын философиядәгечә диалектик материализм методы белән бер итеп карау, шуның белән алмаштыру шикелле догматизм мәсьәләнең элекке куелышындагы вульгар социологизмны икенче төстә кабатлауга гына китерде.
А1оңардан котыла баруда бигрәк тә партия Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать оешмаларын яңабаштан кору турында» 1932 елда чыгарган карары һәм шуның яктылыгында утызынчы еллар башында куелган социалистик реализм лозун- гысы әдәби тәнкыйтьтә дә хәлиткеч борылыш ясауга этәргеч бирде.
Партия «дөреслекне язарга» дигән бурычны бөтен тулылыгы һәм җаваплылыгы белән көн тәртибенә куйды. Совет әдәбиятының иҗат ме-тодын социалистик реализм дип бил-геләү үзенең бөтен асыл мәгънәсе белән раппчыларның «сәнгатьтә диа-лектик материализм» дигән лозун- гысына каршы тора иде. Бу лозунг алдан хәзерләнгән «диалектик» схе-малар — «тезис, антитезис һәм син- тсз»лар белән әдәбиятта «тере кеше» образын тудыру мөмкинлеген бәхәс итсә, ягъни язучы белән тормыш арасындагы мөнәсәбәтне туры- дан-туры түгел, ә җанлы иҗат эшен корыта торган теория һәм догмалар аша күрергә өндәсә, социалистик реализм лозунгысы исә чынбарлыкны тирәннән өйрәнеп, аны сәнгатьчә гомумиләштерүгә, дөрес чагылдыруга юл ачты.
Егерменче еллардагы татар әдәби тәнкыйтендә шулай ук принципиаль төс алган икенче бер мәсьәлә — ро-мантизмга мөнәсәбәттән, аны аңлау тирәсендә барган бәхәстән гыйбарәт. Моның да төп юнәлеше әнә шул югарыда искә алынып үтелгән мәсь-әләләр белән аерылмаслык булып бәйләнгән иде.
Октябрь революциясенә кадәрге әдәби-эстетик көрәш шартларында ук инде «татар әдәбиятының олы юлы ничек булырга тиеш» дигән сорауга берише тәнкыйтьче һәм язучылар, реализмны үтелгән баскыч дип кире кагып, «милли романтизм» ноктасыннан җавап бирергә теләделәр. Мәсәлән, Г. Газиз 1913 елда «Яшь әдәбиятыбызда «Яшь йөрәкләр»» дигән рецензиясендә (Г. Иб- раһимовның «Яшь йөрәкләр» рома-нына карата) болай язган иде: «Мин хәзерге реалист булып газаплануны үзен ялган реализм дияр идем. Чөнки хәзер безнең милли хисләр куәтләнгән, милли музыка,
108
халык җыры вә музыкасына әһәмият биргән, үзебезнең үткән көннәребезне артыбызга борылып карын башлаган бер заманыбыз, — бездә ник романтизм булмасын?» («Аң», 1913, № 11, 191—192 битләр).
Г. Рәхимнең, Г. Газизнең, Н. Ду- мавиның һәхМ дә тагыи кайберәүләр- нең бигрәк тә 1912—13 еллардай соңгы чыгышлары әнә шул типтагы романтизмны табу һәм нигезләү мак-сатын кундылар. Алар, барыннан да элек, милли үткәнгә йөз белән бо-рылган һәм милли мифологиягә ни-гезләнгән романтизмны тәкъдим ит-теләр. Бу, һичшиксез, милләтчелек хәрәкәте тудырган консерватив, хәтта реакцион романтизм теориясенең бер гәүдәләнеше иде. Шул вакытларда әдәбият мәйданына чыккан Ф. Бурнаш кебек яшь шагыйрьләр шушындый романтизм йогынтысын алган поэмалар да яздылар. Ләкин Октябрьга кадәрге татар әдәбиятында романтизм фәкать бер юнәлештә генә күренмәде. Аның прогрессив элементлары да бар иде. Кешенең иҗтимагый һәм мораль изелүенә каршы көчле протест, нәфрәт белән сугарылган романтизмның, мәсәлән, Г. Ибраһимов, М. Фәйзи һәм Ш. Бабич кебек күренекле язучылар иҗатында сизелерлек чагылуын һич тә инкяр итеп булмый. Билгеле, бу язучылардагы романтизмның идея- тематик эчтәлегендә һәм эстетик дә-рәҗәсендә, бер-берсе белән чагыш-тырганда, байтак аерымлыклар табарга мөмкин. Шулай ук Октябрьга кадәр Г. Ибраһимов әдәби декларацияләрендә «сәнгать — сәнгать өчен» дигән карашларның урын алуы да мәгълүм. М. Фәйзи романтизмында исә бик борынгыдан килә торган әдәби традицияләргә барып тоташкан сызыклар да калкып чыктылар. Ничек кенә булмасын, боларның һәммәсе бергә татар әдәбиятында ро-мантизмның катлаулы, каршылыклы бер хәрәкәт төсен ала башлавы ха-кында сөйли иде. Димәк, романтизм мәсьәләсенең элекке татар әдәбия-тында да һәм әдәби тәнкыйтендә дә билгеле бер күләмдә урын алуы, тамыр җәя башлавы чын, реаль бернәрсә иде. Шунар күрә дә егерменче еллар тәнкыйтендә романтизм тирәсендәге фикерләрнең бер очы туры- дан-туры әнә шул реаль пәрсәгә тоташкан. Ә икенче яктан романтизмның совет әдәбиятында булу-булма- вына карата җавап та таләп ителде.
Бу урында без революциядән соңгы әдәбиятыбызның үз эчендә романтик тенденцияләрнең ничек чагылышын ачуны максат итеп куймыйбыз. Бу мәсьәләнең теоретик яктыр-тылышыннан бигрәк, әдәби иҗат өл-кәсендә, әдәби хәрәкәтнең үз эчендә аеруча катлаулы һәм каршылыклы булып калуын гына искәртәбез. Бу чорда күп кенә язучылар һәм тән-кыйтьчеләр реализм белән романтизм арасындагы аерманы да, уртаклыкны һәм гомумән мөнәсәбәтне дә теоретик яктан конкретлаштыра алмадылар әле. Әмма шунысы факт: егерменче елларның башында ук инде тормыштан аерылган, яңага битарафлык күрсәткән яки аңа карышкан, әмма үзенең тамырлары белән искегә бик нык тоташкан романтизмга каршы көрәш кызып китте.
Бу чорда романтизм турындагы теоретик эзләнү һәм фикер йөртүнең беренче ачык мисалы итеп Г. Рәхимнең Такташ иҗатына багышланган «Нәләтләр шагыйре» дигән зур мәкаләсен күрсәтергә мөмкин («Безнең юл» журналы, 1923, № 10—11)^ Г. Газизнең югарыда искә алынган тезисларын өлешчә дәвам иттереп, Г. Рәхим татар әдәбиятында роман-тизмның 1905 елдан соң сәхнәгә чы-гуын һәм аның Г. Тукай, Дәрдемәнд, С. Рәмиев шикелле шагыйрьләр иҗатында яралып калуын әйтергә тели. «... Ләкин соңга калып килгәнгә, романтизм бездә аерым бер дәвер тәшкил итмәде, бәлки һәрвакыт реализм белән бергә буталып йөрде»,— дигән кызыклы гына бер тезисны да ташлый. Әмма бу очракта да Г. Рәхим «татар романтизмы» дигән төшенчәгә басым ясап, аның төп эчтәлеген Г. Газиз мәкаләсе рухында билгели. Г. Рәхим элекке татар әдәбиятындагы романтизмның икенче ягып шулай ук күрсәтә алмады. Аны фәкать милли хорафәт һәм үткәнгә әйләнеп карау сызыгыннан гына аңлатты. Шуннан ки-леп, «ниһаять, бу әдәби хәрәкәт үзе-
109
нец поэмалары, «Таһир-3өһрә»ләре белән романтик Фәтхи Бурнашпы китереп чыгарды», — диде. Револю-циядән соңгы татар әдәбиятында Байроннарга якын романтизмны дәвам иттерүче дип Г. Рәхим Такташны алды. Аны С. Рәмиев башлаган «давыл вә һөҗүм» романтизмының икенче вәкиле рәвешендә бәяләде. Г. Рәхим фикеремчә, Такташ «төп рухлары көрәш һәм революционерлык, ...төбәп барган кәгъбәләре сыйнфый вә иҗтимагый әмәлләр» булган шагыйрьләрнең һәммәсеннән аерыла, ул «үзенә башка бер «фронт» тәшкил итә». Ул аерым бер сыйныфка һәм иҗтимагый явызлыкка каршы сугышмый, ә инсанның шәхсиятен, аның шәхси иреген изүче никадәр көчләр бар, шуларнын барысына бердән сугыш ача, протест ясый, «нәләт»ләр яудыра».
һичшиксез, Г. Рәхим Такташ ро-мантизмында бик электән килә торган шартлы әдәби образларны, традицион җирлекне һәм аның индивидуалистик табигатен күрсәтү ноктасыннан бүген дә игътибарга лаеклы тезислар бирде. Ләкин бу тезислар үз вакытында әдәбиятның сыйнфый- идеологик функциясен, язучының аерым сыйныфка хезмәт итүен аңламау төсендә кабул ителеп, каты һөҗүмгә очрадылар, һәм шуның аркасында татар әдәбиятындагы романтизмны фәнни-объектив бәяләү мәсьәләсе читтә калды. К. Нәҗминең, нигездә Г. Рәхимгә каршы язылып, «Әдәби агымнар һәм тәнкыйть» исеме белән басылган мәкаләсе дә («Безнең юл» журналы, 1923, № 12) гомумән традицияләрне «революцион новаторлык», яңа иҗтимагый- сыйнфый идеаллар өчен кире кагу рухында булды, һәм монда «иске шигърият... үзен тудырган иске җәм-гыять, иске тормыш белән бергә бе-тәргә тиешле» дигән караш өстенлек итеп, татар әдәбиятында роман-тизмның үткәндәге һәм хәзерге ча-гылышы турында бәхәс йөртергә урын калдырылмаган иде.
Егерменче еллар дәвамында ро-мантизмга мөнәсәбәт, әйткәнебезчә, бик каршылыклы һәм чуар төстә барды. Нэп чорында җанланып киткән,
6 «Ун ел эчендә татар матур әдәбияты», 1930 ел, 89 бит.
әмма күп кенә ягы белән искене хәтерләткән һәм яңа чорда, * һичшиксез, консерватив булып калган романтик күренешләрне кире кагу һәм аларга һөҗүм итү икенче чиккә дә китереп чыгарды: романтизмны гомумән совет әдәбияты өчен яраксыз, чит бер нәрсә, бетәргә тиешле традиция итеп карау урын алды. Әлбәттә, бу очракта оус тәнкыйтендәге шундый ук карашларның йогынтысы да кечкенә булмады.
Г. Рәхим һәм X. Вәли кебек тән-кыйтьчеләрнең романтизмны теге яки бу күләмдә яклап чыгулары белән килешмәвен белдереп, 1927 елда «Безнең юл» журналы редакциясе, X. Вәлинең Ф. Бурнаш поэмалары турындагы мәкаләсенә искәрмә итеп, мәсәлән, болай язган иде: «Хәзерге вакытта пролетариат әдәбиятын нинди дә булса бер агым монополиясенә алу, әлбәттә, ялгыш булыр иде. Шулай да без нинди агымнарның пролетариат әдәбияты өчен зарарлы һәм киләчәктә бетәргә тиешлекләре турында ачык әйтергә, үзебезгә ачык хисап бирергә тиешбез... Романтизмны безнең хәзерге әдәбият өчен яраксыз һәм зарарлы агым дип атаудан «ерак тору» — дөрес караштан да ерак тору дигән сүз. Чөнки хәзерге вакытта роман-тизм— безнең әдәбиятка иң зарарлы агымнарның берсе» («Безнең юл», журналы, 1927, №8).
Мондый карашларны РАПП тео-рияләренә иярүчеләр аеруча тырышып якладылар. Безнең тәнкыйтьтә бигрәк тә Г. Гали гомумән романтизмның совет әдәбиятына чит бер агым икәнлеген раслау сызыгыннан барды. Бу раслауның нигезендә «революциягә чаклы татар милли буржуа әдәбияты белән хәзерге татар революцион әдәбияты бөтенләйгә бер-берсенә каршы булган әдәбиятлар» 6 дигән караш ятып, романтизм исә тулысы белән шул буржуа әдәбиятының иҗат методы итеп саналды. Романтик язучының хыялы— материаль күренёш түгел, ә рухи күренеш кенә, дигән караштан чыгып, романтизм чынбарлыкны бозудан һәм мистикага бирелүдән гый
110
барәт диюгә кадәр киленде. Берникадәр вакыттан соң Г. Гали үзенең романтизм турындагы карашларын өлешчә үзгәртү юлына баса барды. Аның Такташ иҗаты турындагы очерклары шуңа берникадәр мисал була ала. Ләкин монда да әле Г. Гали Тукай белән Такташта бер үк вак буржуа романтизмы булуын әйтеп, аны идеализм дип атады һәм шулай ук романтизм белән символизм арасына тигезлек билгесе куярга теләде. Монда шуны да искә алырга кирәк: егерменче еллар башында Такташны Г. Рәхим романтизмга. ә Г. Ибраһимов символизмга 7 бәйләп характерлаган булсалар, бу чорның азагында инде Такташны әнә шул агымнарның икесенә дә ияреп, әдәбиятка чыккан иттереп күрсәтү көчәйде. Хәзер дә әле ул мәсьәлә төгәл бер ачыклык алып бетерә алганы юк.
Романтизм турындагы карашлар-ның татар тәнкыйтендә аеруча ак-тивлашып киткән вакыты 1927—28 еллар тирәсендә булып, бу, бер яктан, Ф. Бурнаш иҗатын яңадан бәяләү һәм, икенчедән, Г. Ибраһимов иҗатын өйрәнү (бигрәк тә язучының 20 еллык иҗат юбилее уңае) белән дә бәйләнгән иде. Әдәби тәнкыйть практикасында урнашкан социологизмга буйсынып, Ф. Бурнаш романтикасы гомумән хөкем ителсә, Г. Ибраһимов исә Октябрьдан соңгы иҗаты белән романтизмнан бөтенләй аерылган итеп бәяләнде. Г. Сәгъди дә Г. Ибраһимов юбилее- нә багышлы мәкаләсендә («Галим- э^ан Ибраһимов», җыентык, 1928) гомумән 1905 елдан соңгы татар әдәбиятында, аеруча Г. Ибраһимов иҗатында, романтизмның гәүдәлә-нешен иҗтимагый реакция, идеологии төшенкелек нәтиҗәсе итеп аңлата. Мондый тезиста, әлбәттә, мәсьәләне вульгар социологизм рецептларыннан чыгып, беркатлы гына хәл итү чагылды. Шул чорның күренекле рус тәнкыйтьчсләреннән П. С. Котанның да татар классик әдәбиятына багышланган хезмәтләрендә, — хәзерге көндә дә истә тотылырга хаклы кайбер әһәмиятле фикерләре белән бергә, — татар әдәбиятындагы реализм һәм романтизм мәсьәләсенә карата
7 «Татарстан» газетасы, 1924, № 7(919).
8 Татарчага тәрҗемәсе «Безнең юл» журналы, 1927, № 8—9 да басылган.
икелекле позициядә торуы татар тәнкыйтьчеләренә өлешчә йогынты ясаган булса кирәк. П. С. Коган «Татар әдәбияты турында» 8 дигән мәкаләсендә элекке татар әдә* бияты калдырган проза һәм драма жанрлары «башлыча ачык һәм кискен рәвештә реализмга корылган» дип әйтсә дә, поэзиягә һәм хосусан Тукай иҗатына карата сөйләгәндә, бөтенләй икенче мотивка игътибар бирә: «яшь вакытта яшьнәгән һәм көчле вакытта күкрәгән Тукай ах- рында сүнә» дигән иске тезис белән эш итә. Гомумән алганда, Коган, татар әдәбиятына нисбәтән, романтизм төшенчәсен туры кулланудан сакланса да, әмма аның сүз сөре« шениәи шуны күз алдында тотканлыгын төсмерләргә мөмкин.
Үзенең иҗат практикасында, ре-волюциягә кадәр генә түгел, аннан соң да романтизм традицияләрен яңа җирлектә дәвам иттереп, алар- ны социалистик реализмның аерылмас эстетик өлешенә әйләндергән Г. Ибраһимов та, әдәби тәнкыйтьтәге социологизм догмаларына ияреп, реализм белән романтизм арасындагы мөнәсәбәткә берьяклы караш ташлады. Ул 1927 елда Г. То* лымбайга җибәргән хатларының берсендә болай ди: «Мин — реалист мөхәррир. Беренче әсәремнән хәзергәчә шул әдәби мәсләктә яздым. Арада кайбер әсәрләремдә романтизм элементларының бераз куера төшкән урыннары булгалады (реакция чорында). Ләкин төп мөндәриҗә— нигез реализм иде» («Безнең юл» журналы, 1927, № 12, 33 бит).
Китерелгән фактлар шул хакта сөйлиләр: егерменче еллар дәвамында романтизмга кире караш алга этәрелде һәм аның совет әдәбиятындагы реализм белән һичбер төрле алыш-биреше, бәйләнеше булмаска тиешлеге таләп ителде. Шуның аркасында үзенең иҗат эшендә теге яки бу күләмдә романтизмга мөнәсәбәте булган язучылар да, совет әдәбиятында романтизмның урыны,
чагылышы ничек булырга тиеш, дигән сорауга катгый һәм уңай җавап бирергә батырчылык итмәделәр.
Ләкин дә бу хәл әле, әдәби тән-кыйтьтә романтизм мәсьәләсе бө-тенләй теоретик эзләнүләр боҗра-сыннан төшеп калды, дигән сүз түгел. Берәүләр хакыйкатьне бик өстән генә күрсәләр, икенче берәүләр исә фәнни объективлык юлыннан барырга тырыштылар. Болар арасында бигрәк тә Г. Нигьмәтинең кайбер кыю адымнарын, тырышлыгын искә алырга кирәк. Туры гына әйткәндә, Г. Нигъмәти татар әдәбиятындагы романтизмның прогрессив канатына беренче буларак игътибар итте, аңа дөрес бәя бирү юнәлешендә фикер йөртте дисәк, һич хата булмас дип уйлыйбыз. Аеруча да аның Ш. Бабич һәм Г. Ибраһнмов иҗатына баглы фикерләрендә татар романтизмындагы уңай һәм кире күренешләрне аерып карарга теләве, романтизмның тарихи җирлеген, идея-эс- тетик бертөрле булмавын төшенүе күзгә бәрелә. Мәсәлән, ул үзенең Г. Ибраһнмов иҗатына багышланган мәкаләләренең берсендә 1929 елда мондый юлларны язды: «Г. Ибра- һимовның әсәрләрендәге романтизм— реакциячел сыйныф романтизмы түгел, бәлки бөек борылыш еллары дулкыны эченә кереп тә, монда ныклап көрәш алып бару батырлыгына ирешә алмаган, шулай да бер як читтә битараф кала да алмаган иҗтимагый төркемнәр карашын күрсәтә торган романтизмнан гыйбарәт. Татарда бу төркем исә, гомуми реакция дулкыны сәбәпле төшенкелеккә бирелгән, шулай булса да, «бу караңгы төн»нең мәңге яшәмәячәген сизенгән төркем — тайпылучы вак буржуа төркеме иде» (Г. Нигъмәти, Сайланма әсәрләр, 1958 ел, 59 бит).
Әлбәттә, Г. Нигьмәтинең романтизм турындагы тезислары белән бәхәсләшергә, аларның социологик яктан гына яктыртылуын әйтергә мөмкин. Чөнки ул да үз чорының хаталарыннан азат түгел. Әмма аның бу очракта татар әдәбиятындагы прогрессив романтизмны дөрес аңлауга табан бер җитди адым ясавы, фәнни ачышы бәхәссез иде.
Без бу мәкаләдә егерменче еллар тәнкыйтендә күтәрелгән барлык мәсьәләләрне дә күздән кичерү мак-сатын куймадык. Бу чордагы әдәби тәнкыйть әле җентекләп өйрәнелүне көтә. Аныц уңай һәм кире якларын бер-берсеннән аерып, татар әдәби тәнкыйтенең үсеш баскычындагы материаллар итеп кенә түгел, ә бүгенге тәнкыйтебезнең, әдәбият белемебезнең үсү юлында фәнни бер чыганак, таяныч җирлеге итеп тә карарга тиешбез. Татар совет әдәбияты тарихын өйрәнүче һәм аның белән кызыксынучы иптәшләр бу мәсьәләгә ныграк игътибар итәрләр дип уйлыйбыз.