Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯЗ ҺӘМ ДАР АГАЧЫ ТУРЫНДА

з* 35
Германияда Заксенхаузен шәһәрендә урнашкан үлем лагере хәрабәләрендә билгесез совет солдаты язган шигырьләр табылды. Бу билгесез солдатны легендар герой шагыйребез Муса Җәлилнең рухи туганы дип атарга була. Түбәндә табылган шигырьләрнең берсен татар теленә тәрҗемә итеп бастырабыз (русчасы «Комсомольская Правда» газетасының быелгы 11 нче санында урнаштырылган).

-Бигрәк матур була май айлары Минем туган-үскән илемдә: Сирень чәчәк ата, йолдызлары Җем-җем итә төнге күгендә, Дустын көткән кызның күз яшедәй Чык ялтырый салкын чирәмдә... Хәтеремнән чыкмас бу төннәр дә, Туган якта үскән гөлләр дә.
Язлар җилкендерә йөрәкләрне, Хисләндерә, өзә бәгырьне. Ерак илдә калган мәхәббәтем Бүген миңа бигрәк кадерле. Яз бик матур, чүп-чар һәм пычрак Капласа да барак яннарын, Язның чын бәясен тулысынча Бүген генә чынлап аңладым.
Монда, чит илдә дә, яз исертә, Ләкин гөлләр үсми бу җирдә, Монда крематорий исе килә, Үлем карый кеше күзенә. Менә шыксыз плац. Тар элмәкле Дар агачы тора уртада.
Гестапочы куа бер мескенне «Ял табарга теге дөньяда».
Ышанасы килми һич кенә дә Менә шушы язгы бер төндә Мәрхәмәтсез палач кулы белән Кеше гомерен буган үлемгә. Күктә җемелдәшә ак йолдызлар, Ә ай кача болыт астына. Кичке «аппель»1 бетә. Ьәм яңадан Дар агачы баса постына...
Камил Мостафи н тәр ңемә се. 1 А п п е л ь (перекличка)—исемлек буенча кешеләрне дәшеп барлау.