Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЙТУ


0Й, ул өйдән читтә саргаюлар!
Син бит — бер бөтеннең яртысы... Хыял кебек озын кайтыр юллар — Кыскартырга юк шул кайчысы.
Киткән чакта таллар шушы кадәр Нечкә бөгелмәгән иде лә.
Таллар, күрешергә теләгәндәй, Үрелеп-үрелеп каршы килделәр.
Төтеннәре белән аралашты Урман буйлап зәңгәр сагышым. Парлар атты поезд Уртакушта, — Бер сулышта, димәк, кавышу!
Әлмәт,
Кояш баешларың гел икенче, Үзеңчә гел иркен, ягымлы. Зәйнең асылмалы күперен кичеп, Тауларыңа менгән чагымны Сагындырдың, мәңге кайтмас кебек, Сагындырдың эшкә йөрүем, Скважина ритмнарын тоеп, Йөрәгемдә ж,ырлар тибүен...