Логотип Казан Утлары
Хикәя

БАЗЫМСЫЗ ЕГЕТ


I
абига түтәй балалары яшьрәк чакта: «Менә үсеп җитәрләр, менә эшли башларлар. Берсе кияүгә чыгар, икенчесе өйләнер— оныкларым булыр!» — дип күңел юатып, куанып йөргән иде. Үсеп җитүен җиттеләр, балакайлар, әмма ләкин әлегә куанычыннан битәр, борчуы. Кызы Фәһимәне ай күрде, кояш алды. Рабига түтәй: «Кияве җайлы кеше туры килсә ярар иде, кызым үсеп җитте, кияүгә бирергә вакыт үзен», — дип җилпенеп йөргәндә, китеп тә барды. Инде үзе ике бала үстерә. Тиз тотты Фәһимә эшне. Аның каравы энесе Борһан бик ашыкмый. Сөлек кебек егет, кулыннан эш килә, үзен тота белә, ә менә өйләнү дигәндә — юк та юк. Әллә кызлар янында авызы белән торна тота, әллә инде кызларның аңа бик исләре китми, белмәссен.
Көн туа, көн саен могҗиза, дигәндәй, иртәгә ни уйлап чыгарасын бүген үзе дә белми бала. Бервакыт, эшен онытып, көннәр буе өйдә утыра башлады. Икенче бервакыт, командировкага барам дигән булып, ике атна чамасы район үзәгендә югалып ятты. Эше ун көнлек иде, ә ул ике атнадан соң гына әйләнеп кайтты. Мөгаен, тагын берәр кызыл иренгә күз салгандыр да, киңәшләре таралгандыр — кайтып кергәндә, каш-күз җимерелгән иде. Үзе: «Машинам ватылды»,—дигән булды. Егет кеше... Кая инде егет! Өйләнә алмый калган мужик. Күңелендә ни барын уртага салып сөйлиме соң? Әйтми генә бит уй-фикерен.
Инде агроном Газиз белән ачуланышып йөри. Тинтәк башта бәла бар, ди. Кеше арасында сүз йөри: Борһан хат ташучы кыз Зәйтүнәне ярата икән, диләр. Яратса бик шәп, өйләнеп җибәрсен шул кызга. Тик шунысы: ул кыз тирәсендә йөрүчеләр булгалады бугай. Йөреп-йөреп йокы калдырулары гына булды, күрәсең. Югыйсә, әллә кайчан туйлатыр- лар иде. Төлке сыймас ярыктан пар ат җигеп узарлык егетләрне борып җибәргән кыз Борһан ише базымсызга күтәрелеп багар микән? Ай-Һай...
Кулыннан килер булса, утызга җиткәндә үз сынына сокланып кына йөрмәс, сүзен өзеп сөйләшер иде. Былтыр ук инде көзгә өйләнергә булган иде; киләсе язга калдырды. Яз җитте, җәйгә кердек. «Инде көзгә чамаларбыз»,—дип сөйләнгән булды. Әлегә хәтле, бер булмаса, бер булыр, дип күңел юата идең. Инде Зәйтүнәгә сүз салуы дөрескә чыкса, өметеңне чыптага төр дә чормага елдыр. Мәгънә булмасы көн кебек ачык. Әле күптән түгел генә, узган якшәмбедә бугай, Борһан өйдә югында, Рабига түтәй Газиз белән дә сөйләшеп карады. Үз балаң телен тешенә кысып йөри икән, ичмасам, бусыннан рәтле сүз ишетмәмме, дип өмет иткән иде. Газиз — нәкъ әтисе Җамалый абзый инде: мут та, шук та. Беренче шәпкә ул:
Р
25
— Өйләнергә йөри, Рабига түти, өйләнергә! Озакламый туйлары булыр, — дип борчак куырды. Соңыннан, Рабига түтәй аның кемгә өйләнергә уйлавын сораша башлагач, әйтер сүзен җитмешкә әвәләп:
— Үзе беләдер инде... Зәйтүнә белән йөри бугай. Белмим тагын... Ул — бик таләпчән кыз... безнең ише гарип сунарчылар җәтмәсенә кереп буталырлык асыл кош түгел, — дип мыгырдана башлады. Аннары, сау-буллашмады да, койрыгын эт тешләгән мәче баласыдай, өтәләнеп: «Эшем күп», — дигән булды; чыгып та китте. Эшем күп диюе, әлеге шул саңгырауга сылтау сыңары, бу карчык аны-моны аңламас әле, дип кенә әйтүе инде. Саңгырау, имеш! Булыр саңгырау! Аңламас ул синең ни уйлавыңны! Сизелеп тора, бу егет битен юмаган: «Безнең пшене санламас» дигән булып, Зәйтүнәне үзе алмакка төби, мөгаен. Сүз чыкмасын дип сиздерәсе, вакытыннан элек чаң сугасы гына килми. Борһан белән ачуланышуы да шуның аркасындадыр әле. Идел кичми — ил булмас, куркак егет — ир булмас, дигәндәй, бусына да, әдәп тоткан булып, тегенең каршында мескенләнеп торасы юк иде. Элек, дөньясын ташка үлчим, алайга киткәч пычакка-пычак киләләр иде егетләр. Ә моның, ачуым да бер килмәгәе, җилкәсенә җил өрә.
Рабига түтәй әнә шундый уйлар белән тәшвишләнеп йөрде...
Әйе, бу хакта Газиз белән Борһан арасында сүз дә булган иде шул. Газиз — әле узган ел институт тәмамлап кайткан егет — өйләнү мәсьәләсен аерым гына алып хәл итәргә теләмәде.
— Өйләнү — яңа тормыш башлап җибәрү ул. Өйләнгәндә кеше аягына таза басып торырлык булырга тиеш. Өйләнгәч, әти булгач, ары сугылып, бире кагылып йөрергә соң була инде ул, — дигән булды. Кәкре атып, туры тидерергә маташуының чын мәгънәсе шул: Борһанны институтка укырга керергә кодалый. Газиз үзе дә читтән торып укыды. Укый башлаган елны:
— Кулыма диплом алмый торып өйләнергә исәп юк,—дигән иде. Сүзендә торды, хәтта уздырып та җибәрде. Диплом алганына ел тулды, әле һаман да өйләнми йөри — кыз сайлавы, күрәсең.
Билгеле инде, институтта укып кына кеше булмыйлар. Тормышта академикка да, тирес ташучы мужикка да урын бар, хөрмәт тигез. Борһан да шулайрак фикер йөртә. Шуңа күрә дә Газизгә ул:
— Алтмыш галим арасында бер наданга да эш табылыр әле, — дип кенә җавап бирде.
Дөрес сүзгә җавап юк. Шулай да мәсьәләне алай кырт кисеп кенә хәл итәргә маташу хәзерге көндә бик акыллы эшкә саналмый. Тулаем алганда, бүгенге тормышның таләпләре зуррак. Шуңа күрә дә әнә бер Газиз генә түгел, колхоз рәисе дә күргән саен:
— Ничек соң, иптәш Гыйлаҗев, укырга китәргә исәп юкмы? — дип колакка тукып кына тора.
... Бер көнне шулай клубта мондый хәл булды: репетициядән соң, өйгә кайтырга җыенып торганда гына, Газиз Зәйтүнә янына барып утырды. Күзенә чүп кергәнмени — керфекләрен туктаусыз сирпеп:
— Туйларыгыз кайчаннарга билгеләнә? — дип сорау бирде.
Зәйтүнә аңа шаяртып:
— Ашыгып ни файда? Борһан әнә язган гаризасын институтка җибәрергә дә ашыкмый әле, — диде.
Борһан Газизнең сүз аралаш мәзәк әйтүенә моңарчы бик игътибар итми торган иде. Бу юлы ваемсыз калмады. Дусты ничектер сәеррәк кылана. Ул Зәйтүнә белән сөйләшеп утыручы Гафиягә баш какты, тегесе торып киткәч, кашларын сикерткәләп:
— Бер сүз әйтәм, Зәйтүнә, тыңлыйсызмы? — диде.
— Сөйләп карагыз, — дип көлемсерәп ягымлы тавыш белән генә җавап бирде Зәйтүнә.
— Менә шушы җырны бер концертта парлап җырлыйк әле, яме?
26
Газиз кыңгыраулы тальянын кулына алды. Үзе уйнаганга үзе кушылып җырлап җибәрде:
Пыяла ишек, җиз тупса — Ачыладыр җил сукса.
Сиңа карыйм син барында, Кемгә карыйм син юкта?
Аннары:
— Кузгалыйк, — диде дә, Зәйтүнәне култыклап, клубтан чыгып китте.
Менә сиңа мәзәк! Үзең янәшә басып торганда, икенче берәү шундый җыр җырласын да кызыңны култыклап китсен әле! Хурлыкның да хурлыгы бит!
Борһан әле шушы көннәрдә генә Газизнең Зәйтүнәләр тыкрыгында рәшәткә санап йөргәнен дә күргән иде.
— Нишләп йөрисең? — дип сорагач, тегесе, күзләрен очкынлатып:
— Бу тыкрыкта төннәрен караңгы була, Борһан дус, абынып егылуың бар! — дип кинаяләгән иде.
Тел төбен аңлады Борһан, ләкин каршы дәшмәде. Күрәсең, бәхәсләшергә туры килер, сизелеп тора. «Ярар, балык кылчыксыз булмас. Мәхәббәт хакына үз дустың белән дә ачуланышырсың», — диде ул үз- үзенә.
Зәйтүнәнең назлы карашы, шаян елмаюына да сөенеп яшәгән көннәрдә мондый хәлнең килеп чыгуы Борһанның йөрәген телгәләде. Бу хәл дөрескә чыкса, җан азыгына, чорсыз теләккә әверелгән өмет, хыял, татлы уйларың челпәрәмә җимерелде дигән сүз бит. Борһан бу хакта Зәйтүнәнең үзеннән сорарга исәп иткән иде, кыюлыгы җитмәде. Ләкин сорауның кирәге дә булмады. Зәйтүнә күбрәк Газиз белән була башлады. Егет кызның башын-күзен әйләндерде ахры. Гаҗәп тә түгел. Кызлар кыю, тәвәккәл егетләрне яраталар бит.
2
Борһан белән Газиз — бер-берсенә читән аркылы гына йөрешкән, бала чакта Шәке елгасында күлмәк белән балык сөзеп йөргән дуслар. Газиз Шәкедә генә түгел, тирә-якка билгеле егет — мәйдан тотучы. Көч бар — бер сукса, җиргә сеңәрсең. Тракторчы булып эшләгән елларында ЧТЗ тракторын, мәзәк өчен, ал тәгәрмәчләреннән тотып кыйшайта иде. Хәер, үзе дә инде килеш-кыяфәте белән әлеге шул трактор кебек дәү, калку гәүдәле, ком гарәбедәй кара тутлы, география дәреслегеннән төшкән йөнтәс папуастай кара, тузгак чәчле егет. Борһан аның янында бала гына булып күренә. Ул чандыр йөзле, буе белән Газизгә тиң булса да, икеләтә нечкә. Кыскасы, дусты шикелле: «Типсәм тимер өзәм!»—дип мактаныр җире юк.
Бик якын дуслар иде алар. Соңгы берничә ай арасында әнә көйсез-ләнделәр. Тимер юл станциясенә минераль ашлама алып кайтырга бару турында сүз чыккач та агроном Җамалиев Борһанны хур итеп:
— Нишләптер җан тартмый, Салават абый. Юл өзелер чак... Гый- лаҗев бик нәзберек... — дип сүз йөртте. «Ни булган боларга?» дип аптырый калды колхоз рәисе Салават, ләкин җавап таба алмады. Бактың исә, сере бик гади икән. Үзенең якын дусты каршында күңелгә сыймаган сөйкемсез сөяккә әйләнүен Борһан бер-ике сүз белән генә аңлатып бирде.
— Көнләшә башлады, — диде. Ә инде аның кемнән көнләшүен колхоз рәисе яхшы белә. _ __
— КехМ малы кемгә калмас та, кем яры кемгә булмас, Борһан. Исең китмәсен бик, — диде ул Гыйлаҗевка һәм юлга әзерләнергә кушты.
27
Гаҗәп шулай да, кеше дигәнең кай ара арттырыбрак та җибәрә. Узган атнада гомуми җыелышта да салпы яктан салам кыстырып азапланган иде Газиз. Язгы чәчүгә хәзерлек турында акыллы гына сөйләп тә, соңыннан күңелгә ятышсыз сүзләр әйткәләгән иде. Бу күңелсезлек менә нәрсәдән килеп чыкты бит әле. Колхоз рәисе, җыелышны түгәрәкләп куйдым дигәндә генә:
— Җәмәгать! Авылыбыз үсә... — дип яңадан сүзгә кереште.
Колхозчылар, бу хәлгә сәерсенеп, үзара гөрләшеп алдылар. Ә рәис елмая төшебрәк сөйли бирде:
— Кешеләребез дә үсә. Безнең Шәкедә хәзер үз агрономыбыз да, укытучыларыбыз да бар. Озакламый Наилә кайтыр... врач булып. Тагын бер сөенеч артты, — диде ул һәм кесәсеннән бер китап алып сүзен түгәрәкләде: — Үзебезнең язучыбыз да булды.
Ул китабын ачты һәм бер уңайдан бер-ике шигырь укып чыкты. Әлеге китап яшь авторлар җыентыгы икән. Шәке шагыйре... хат ташучы кыз Зәйтүнә икән.
Шигырьләрен халык яратып тыңлады, шигырьләреннән дә битәр шагыйрь кызга куандылар — куанмаска, үз авылларыныкы ич ул. Гаҗәпләнделәр, аптырадылар, базымсыз гына йөргән кызның шундый кыю булуына, — талант кыюлык дигән сүз ич ул, — бик сөенделәр. «Үзеннән дә чибәр җырлар язган», — диделәр. Менә ничек булды.
Ә соңыннан, уйламаганда гына, Зәйтүнәнең Әдәбият институтына читтән торып укырга керүен искә алдылар.
Борһан, бу хәлгә аптырап, ышанасы килмәгәндәй, югалып калды. Ә Әдһәм бабай, теленә бетчә чыккыры, «акыллы баш»ланып:
— Үсүен үсәләр дә, кем, Салават, барысы да түгел менә. Якын арада электр булыр, машиналарыбыз арта тора, ә хуҗа итеп куяры бармы? Юк. Булырлык егетләребез юк түгел кана да... укымыйлар бит, — дип сүз куертып җибәрде. Бу сүзләрне әйткәндә ул Борһанга да карап куйды.
Менә шуннан башланды инде. Газиз сикереп торды да, Әдһәм бабай белән бәхәсләшкән булып, болай дип сүз йөртте:
— Артта калучылар була инде ул, Әдһәм бабай. Чөнки... артта калучылар булмаса, алдынгылар да булмас иде. Берәүләр белгәнен эшли, белмәгәнне белергә тырыша. Икенче берәүләр инде, барына риза- мын, артыгын сорамыймын дип, тыныч кына яши бирә. Ул бит, ихтыярың булмаса, акыл бәйдә тора...
Сизде Борһан аның кем бакчасына таш ыргытуын. Әдһәм бабай да, башкалар да аңладылар. Шуңа күрә, Газиз шикелле чит-читләтеп кенә түгел, эчыктан-ачык, һәрнәрсәнең үз исемен атап сүз йөртә башладылар.
— Гыйлаҗ малае артта кала дип сиңа кем әйтте? Ул — районда алдынгы шофер. Ул кем, Газизҗан, синнән юләррәк түгел, — диде Әдһәм бабай.
Газиз аңа каршы:
— Бәхәсләшмим, Әдһәм бабай, — диде һәм уң кулын күтәрде. — Ләкин... тәнкыйтьләргә кирәк аны. Юкса, акыллы кеше дә, әгәр аңа каршы дәшүче булмаса, тинтәкләнә башлый — менә нәрсәдә эш. Аннары ул колхозга инженер-механик кирәген кайгыртмый... өйләнү турында гына уйлана, — дип өзеп салды. Бу сүзләр колагына кергәч, Борһан клубтан чыгып китте.
... Бу җыелыштан соң ул берничә көн ипкә килә алмый йөрде. Дөрестән дә хурлык бит. Аның белән бергә укучылар берәм-берәм күтәреләләр: Зәйтүнә укый, Газиз, томана баш, — агроном, Наилә — врач, Сәкинә белән Гомәр — укытучылар. Ә ул, Борһан, юкны бушка авыштырып йөри. Кемнән ким ул? Нигә кыюсызланып йөри? Кызлар белән сөйләшергә базмый, эшендә үзен яклап бер сүз әйтергә курка, инде
28
институтка гариза язып җибәрергә дигәч, тагын... Дөрестән дә, ихтыярың булмаса, акыл бәйдә тора шул. Газиз әйтмешли, барына риза булып, артыгын сорамый гына яшәү эшмени ул бүгенге көндә? Ни өчен алай мескенләнергә ди? Ни өчен?.. Кемнең кемдә ни эше бар?..
* \
я* ❖
... Улының соңгы көннәрдә бик уйчанланып йөрүен үзенчә аңлап, Рабига түтәй үтә борчылды. Билгеле инде, ана кешегә көн дә саен төннәр буе, төн сакчысы урынына, капка шыгырдаган тавыш көтеп, урынга сиксән ятып, сиксән тору үзе бер газап булса, улының күз алдында киба башлавын күрү тагын да яманрак борчу иде. Әле бер ай элек кенә алсуланып янган йөзендә гыйшык утының тәүге балкышы булып, ара- тирә генә сүрән елмаю чагыла икән, эш зурга киткән инде, күрәсең.
Улын кызганып та куйды Рабига түтәй, ачуы да килде аңа. Җан көеге! Башкалар бер дә югалып калмыйлар бит, әй. Әнә, Чуман Җамалн Газизе... Ничәме ел тракторчы булып йөрде-йөрде дә, шып!—агроном булды да куйды. Ул егет өйләнүен дә шулай тиз тотар әле. Ә бу, хәсрәт, укуын да карамый, эшендә дә... адәм хуры... узган атнада җыелышта да сөйләгәннәр инде үзе турында.
... Рабига түтәй капка ачылып ябылган тавышка сискәнеп китте Тәрәзәдән таң шәүләсенең зәгыйфь нуры керә. Борһан, ишек ачканны көтеп, болдыр баскычында тәмәке көйрәтә.
Рабига түтәй, ишек ачып аны керткәч:
— Көн саен төннәр буе урам сөрүеңнең бер чиге бул’ырмы? Машинаң да күп ватыла башлады... кешечә түгел!—дип шелтәләп алды.
Борһан, гадәтенчә, әнисенә ни дип тә җавап бирмәде. «Ни генә булган бу малайга, — дип куйды эченнән генә Рабига түтәй.—Тагын теге Зәйтүнә аркасында Газиз белән сүзгә кергәнме әллә? Аны да әйтмә инде... Бусы да... Хәер, Борһан Зәйтүнәгә кулай егет түгел шул. Узганында Зәйтүнә белән Равия бик куырганнар ди әле үзен.
— Читтән торып укырга кирәк. Нәрсә син трай тибеп йөрисең? Гариза яз, сынауларга хәзерлән, — дигән Зәйтүнә.
— Күп аумакайланып йөрсәң, кызың да ташлап китәр әле үзеңне, — дигән Равия. Аның шулай диюе бер дә юктан гына булмас. Зәйтүнә белән дус кыз — бер-берсенең серләрен беләләр булыр.
Борһан әнә, бер кичне китаплар актаргалап утырган иде, инде тагын укуына кул селтәде».
Икенче көнне Рабига түтәй әнә шушы хакта сүз кузгатты:
— Әнә өстәл, әнә китапларың, — утыр да укы! Иртә таңнан чыгып качарга торма! — диде ул.
Борһан:
— Ун класс белемем, кулымда эшем бар, миңа шул җиткән, — дип сырт йонын кабарткан иде дә, Рабига түтәй:
— Күзең юкмы әллә, заманалар кая барганын күрмисеңме? Шофер гына димәгән, инженеры да кирәк хәзер колхозга, — дип авызына чә- педе. Улы, аның саен киреләнеп:
— Өйләним әле, аннан күз күрер, — дип котылмакчы булган иде дә, алай итеп кенә әнисен кирегә дүндерә алмады.
— Бөдрә чәчең, зифа буеңа төкермиләр дә хәзер кызлар, аймыл булма, балакай! — диде Рабига түти, аны кулыннан алып өстәл янына утыртты. — Әнә конверт, әнә язган гаризаң. Газиз әйтә, алдан хәбәрләшеп куярга кирәк, ди.
— Газиз?!
— Нәрсә турсайдың? Дөрес әйтә ул. Утыр, утыр.
Борһан уйга калды. Чыннан да бик четерек мәсьәлә бу тормыш. Зән-
29
түнә: «Син институтта укымыйсың, сиңа бармыйм!» — дип тәртә каермас, ярата икән ташламас, билгеле. Андый хәлләр булмый ул тормышта... Ләкин ... эшнең башы шуңа гына терәлгәнмени? Колхоз рәисе дөрес әйтә: яшь кеше укуын онытмаска тиеш.
Теләге ургып тормаса да, өстәл яныннан торып китмәде Борһан. Кичен клубка да бармады, дәреслекләрен караштырып утырды.
Атна шулай узды, икенчесе шулай башланды. Эшкә барганда да ки-тапларын калдырмый, култык астына кыстырып китә иде ул. Рабига түтәй, бу хәлгә куанып, беренче көннәрдә: «Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, чәбәлән менә. Әйтә килдем мин сиңа, шунсыз эшең пешмәсен белеп йөрдем!»—дип уйлаган иде. Улы, укырга бирелеп, атналар буе өйдән чыкмый башлагач, тагын шиккә калды. Зәйтүнәсен дә онытты, Газизне дә искә алмый. Бусы уку белән мавыгып йөргән арада, теге чегән эшен пешереп куйса, ии әйтерсең? һай, дөнья! Берсе җайланды дисең, икенчесе бутала, бер мәшәкатьтән котылсаң, икенче борчу күңелне айкый башлый...
3
Яз айлары...
Төннәрен бүрәнә чатнарлык суыклар була, буран чыкса, юлларга трактор белән ерып чыга алмаслык сыртлар ясап китә.
Ләкин... табигать ничек кенә усалланмасын, чырае көннән-көн ачыла, нурлана бара — җир буйлап яз килә, кояш көлә. Кара каргалар тиреслекләрдә актарына, чыпчыклар чыркылдашалар.
Тимер юл станциясенә, — Шәкедән алтмыш километр җир, — минераль ашлама алып кайтырга С-80 тракторы һәм ике ЗИЛ-150 машинасы җибәрергә булдылар. Агроном Җамалиевны бригадир итеп билгеләделәр.
— Үзең карап алырсың — бозык ашлама төяп җибәрмәсеннәр, — дип кисәтте аиы колхоз рәисе.
С-80 тракторы, киң табанлы озын чана сөйрәп, авылдан чыгып китте. Трактор салган юлдан машиналар кузгалды. Алдан — Локман, аның артыннан — Борһан.
Авылдан биш-алты километр арада, Тирән елга күперен чыккач та, юл болынга керә. Кыш буе печән ташып ныгыган, көннәр җылына башлагач та бозланып каткан болын юлы сикәлтәле-салулы. Кичкә каршы суыта башлагач, юл әйбәтләнә төшәр дип соң гына чыкканнар иде. Болын юлына кергәндә төн җитте. Төн эчендә станциягә барып җитәргә булып ашыктылар.
— Алтмыш километр җир — туктап тормыйбыз, — диде Газиз.
Локман да, Борһан да карышмадылар.
Айсыз, караңгы төн. Әйләнә-тирәне шаулатып тракторның көчле гө-релтесе яңгырый. Алда Локман машинасының стоп-сигнал уты кызыл чикерткә булып сикергәли. Машина әле унга, әле сулга шуа. Кабинаның ян тәрәзәсе яртылай ачык. Борһан, тәрәзәдән баш тыгып, юлга күз сала, йөзгә салкын җил кар бөртекләре сибә. Болын буйлап җәяүле буран атлый.
Бераздан җил көчәйде, кар ява башлады. «Двориик»ны эшкә кушарга туры килде.
Борһан, инде котылдык, олы юлга чыгабыз, дип кенә торганда бәлагә тарды: машина шуып тирән казылмага төште...
Борһан зур фараларны кабызды. Күз камаштыргыч яктылык көлтәсе алдагы машинага барып төртелде, төнге караңгылыктан анда-санда серәеп торган вак куакларны сөйрәп чыгарды, куак төбендә ялга туктаган озын колакны куып җибәрде.
Газиз белән Локман килеп җиттеләр:
— Зыян юк, арт күпер җиргә тимәгән, — диде Локман.
30
Газиз:
— йөри белмәгәнгә юл сикәлтәле! Йөк төяп кайтканда ниләр булмас, әле бушлай да күтәрәмгә калдың, туган, — дия-дия машина артына чыкты.
— Локман, әйдә тотын. Борһан, газны жәлләмә!
Кайвакыт, алты потлы капчыкны уч төбенә генә утыртып күтәрерлек көчең булуның файдасы зур икән. Газиз, кузов артына янбашы беләа терәлде дә, Локман белән бергәләп биш-алты тапкыр алга-артка чайкап, машинаны казылмадан төртеп чыгарды. Аннары:
— Ашлык ташыганда үзеңне мактап язган идем, туган, сынаттың. Шома юлдан гына куаларга оста икәнсең. Әйе... Сай җирдә шыртлака да йөзә... — дип Борһаниы мәсхәрәләп көлә-көлә китеп барды.
Борһан эченнән тынды. Әйдә, хурласын. Гаебе бар—дөрес. Бераз уңгарак тотарга кирәк иде, ә ул соңыннан гына чамалады. Газиз мыскыллый. Әйдә көлә бирсен — үлгән аюны бозау да сөзә...
$ * *
Өч көннән соң, кире кайтырга чыкканда гына, һава үзгәрде. Төнен кар катыш яңгыр явып киткән иде, көндезен кояш җылытты. Кар күзгә күренеп эри башлады. Басуларда, тирән ерганаклар ясап, болганчык су ага, уйсу җирләрдә күлләнеп су җыела, ә баш очында җылы, кояшлы көннәр хәбәрчесе — яз кошы тургай сайрый. Трактор булмаса, машиналар ярты юлда бүленеп калачаклар икән. Берара, болын юлына кергәндә, илле-алтмыш метр җир машиналарны тракторга сөйрәтеп алып чыгарга туры килде. Тирән елга күперен сүтеп ташламагайлары дип ашыкканнар иде — барыбер өлгермәделәр. Күпер сүтелгән булып чыкты. Машиналар йөрергә дип боз өстенә калын такталар җәеп юл ясаганнар, яр өстенә, озын баганага кисәтү язып кадаклаганнар: буш машиналарга гына Тирән елга аркылы чыгарга рөхсәт ителә. Язгы бозга ястык калынлыгы булса да ышанма, диләр бит.
Җамалиев яр буена җитеп тракторын туктатты һәм кабинадан башын тыгып артка каерылды:
— Локман! Соңга калдык бит...
— Нишлибез соң? — дип сорау бирде аңа Локман.
— Кайтабыз!'— диде Газиз һәм тракторын кузгатты.
Ул такта юл өстенә өченче тизлек белән барып керде һәм пыр туздырып каршы як ярга барып чыкты. Яр өстенә чыгып җитәм дигәндә генә трактор бераз артка шуып, чана, арты белән, такта юлның кырыена килеп төртелде һәм яр буендагы боз шатырдап ярылды да айкалып су чыга башлады.
Газиз, тракторын яр өстенә менгезеп куйгач:
— Уңгарак алыгыз! — дип кычкырды. Ләкин Локман уңгарак алса да бәладән котылмады. Машина алгы көпчәкләре белән ярга чыкканда, — трактор җимергән боз бу турыда да чатнаган булган, күрәсең,— арт көпчәкләре суга чумды.
Борһан күпернең икенче ягыннан, атлы юлыннан китеп, ярга күтәрелде 'һәм, машинасын куеп, иптәшләре янына ашыкты.
Ул килгәндә Газиз:
Инде нишләргә?—дип сөйләиә-сөйләпә, яр өстендә өтәләнеп йөри иде. Локман үзе кабинасыннан чыкмаган, машинасы эшли — моторны сүндермәгән әле. Ә машина һаман аска шуыша, боз җимерелә, су тирәнәя бара.
Сикер тизрәк! Боз астына китәсең бит! — дип кычкырып җибәрде Газиз бу хәлне күреп һәм, нишләргә икәнен уйлап табуыннан бераз тынычлангандай, папирос кабызды.
— Нишләп боз астына китсен ул? Тракторны китер, сөирәтик, — диде Борһан.
31
Газиз папиросын чәйнәкләп төкерде дә:
— Синнән сорамаганнар! Машина белән бергә тракторны да боз астына озатыргамы? — дип ачулы сөйләнде. Аннары аска, машина янына төште һәм боерган тавыш белән:—Чык тизрәк! Машина өчен дә, синең, өчен дә җавап бирергә исәп юк! — дип, китәргә җыенып борылды.
— Машинаны ташламыйм. Колхоз машинасы ул,—диде Локман тыныч кына.— Трактор булмаса, машина белән булса да сөйрәтербез.
Ул арада Борһан тракторны алып килгән иде инде. Аны күреп, Газиз сүзне кыска тотты:
— Кая барырга җыендың? — дип аны кабинадан сөйрәп төшерде.
— Машина сөйрәтергә исәп, — диде Борһан һәм Газизнең йодрыгына күз салып өстәде: — Гиреңне кесәңә салып тор, туган...
— Машинаңны кайгырт!—дип кырт кисте Газиз. — Бу ярдан, бозлы җирдән трактор белән төшәргә минем башка тай типмәгән...
Борһан кызарынды, бүртенде. Ул кабинага сикереп менде дә, сиңа урын юк, дигәндәй, үз артыннан кабина ишеген ябып куйды. Газизнең базымсыз дустының бу кыюлыгыннан фикере чуалды. Борһанның болай зәхмәте кузгалган чагын күргәне юк иде әле аның.
С-80, чылбырлары белән тавышсыз гына шуышып, акрын-акрын аска хәрәкәт итте һәм сөзәгрәк урынга җитеп туктады. Аста, су эчендә, ашлама төягән машина, арт аяклары сынган ат кебек, башын чөеп тора. Трос җитенкерәми иде. Борһан, кабина ишеген ачып, агрономга эш кушты:
— Ник кукрайдың? Көрәк ал да әнә шул турыны чокып кара әле — комлы җир түгелме икән?
Агроном нишләсен — ни кушсалар, шуны башкара, каршы дәшми, киреләнми. Аннары өметсезлек белән кыюсыз гына:
— Куркыныч. Бирегә төшсәк, сөйрәлеп чыга алмабыз, — дип әйтеп куйды.
Ә машина һаман тирәнрәк чума бара. Су инде ал тәгәрмәчләргә якынлаша иде.
Трактор тагын аска шуыша, чылбырлар акрын, бик акрын хәрәкәтләнәләр. Уңдарак тәбәнәк кенә төп — имән төбе бар иде. Борһан тракторны, алай-болай ычкынып китсә, бер чылбыры белән шул төпкә эләгеп калырлык итеп куйды. Көч-хәлгә юан тросны машина ыргагына салдылар. Борһан беренче тизлекне ялгады һәм трос акрынлап тартылды. Ике мотор котырынып гүли башладылар. Читтән карап торучыга трактор аска шуа башлагандай тоелса да, ул өскә үрмәли, һәм Локман, көч биреп, әледән-әле:
— Китте! Кузгалдык! Сөйрәт, сөйрәт! — дип кычкырып тора.
Трактор яр кырыена җитеп алдын чөйде. Менә-менә әйләнеп капланыр шикелле калтырана иде ул. Ләкин трактор әйләнеп капланмады. Борһан, трос бераз бушанган, машина күп дисәң ярты метр чамасы үз йөреше белән өскә үрмәләгән арада тракторны яр өстенә, тигез җиргә чыгарып өлгерде. Бер минуттан соң машинаны яр өстенә сөйрәп чыгардылар.
Газиз, булган хәлгә ышанасы килмәгәндәй, күзләрен угалап басып тора иде.
— Тракторың да исән калды, машинаны да сөйрәп чыгардык, иптәш агроном. Бабайлар әйтмешли, бүрәнә аркылы бүре күреп, юкка котың алынды, — диде Борһан аңа һәм кабинадан сикереп төште дә, берни булмагандай, үз машинасы янына атлады. Газиз агарынды. Биш ел трактор йөртеп мондый хурлыкта калганы юк иде әле аның...
4
Тымызык төн. Авыл өстендә зәңгәрсу җәймә, зәңгәрсу җәймәгә энҗе бөртекләре сибелгән. Энҗе бөртекләре уртасында көмеш тәлинкә —ком белән чистартканнармыни, чип-чиста — ялт итеп нурланып тора. Талгын

Җил каен яфраклары белән шаяра. Кыр ягыннан яз җыры — тракторлар гүләгән тавыш ишетелә. Аңа яшьлек җыры кушыла — клуб ягында гармонь моңая:
... Төнге тынлыкка чумган авыл урамнарын көтмәгәндә генә тонык пытырдау шаулатып узды. Ояларыннан башларын чыгарып йокымсырап яткан акбайлар, дәррәү күтәрелеп, шаулашырга тотындылар. Авылның бер башыннан икенче башына мотоцикл куучы, әле көндезен генә район үзәгенә йомыш белән китеп, төн уртасында әйләнеп кайтып җиткән Борһан иде. Ни булган? Нинди ашыгыч эше бар егетнең? Тын урамнарны шау итеп кемне эзләп йөри?
Борһан үз өйләре яныннан тырылдатып узып китте. Мәктәп тыкрыгыннан килеп чыккан кара, йөнтәс койрыклы эт аңа атылды һәм, тузанга булыгып, юл уртасында утырып калды.
Калай түбәле алты почмаклы йортның бакча як тәрәзәсе ачык. Өстәл өстендә зәңгәр каплавычлы лампа яна, берничә китап, янәшә бер өем дәфтәрләр ята. Ә өстәл янында беркем дә күренми.
Борһанның башы әйләнеп китте. Ул ике куллап рәшәткәгә ябышты.
Өченче кич Газиз: «... Тәрәзәдән тартып ал»,—дип Хәлил җырын җырлаган идеме? Кем кемне тартып алды икән? Газиз Зәйтүнәнеме, Зәйтүнә анымы?.. Борһан: «Дөрес икән! Утын сүндерергә дә оныткан...» — дип үз язмышыннан зарланып алды. Күңеле нәүмизләнеп калды, йөрәге нәфрәт белән тулды.
Ул мотоциклын кай якка борырга да белмичә, хурлыгыннан башын ташка орырдай булып торганда гына, тәрәзә каршындагы чия куаклары арасында кыштырдаган тавыш ишетеп, тынсыз калды. Кемдер капкадан чыкты. Бу — Зәйтүнә иде.
— Ни булды? Нишләп төн уртасында тузан туздырып йөрисең? — дип гаҗәпләнеп сорау бирде ул. һәм аңа текәлебрәк карады. — Тукта әле, сине кем рәнҗетте?
— Син рәнҗетәсең, син!..
— Менә яңалык!
— Миңа хат бар дигәннәр иде.
— Хат? Бар, бар...
Зәйтүнә тиз генә барып тәрәзәгә үрелде һәм өстәл өстеннән кечкенә генә конверт алып Борһанга сузды.
— Сер булмаса, укып күрсәт әле.
— Институттан... кабул иткәннәр.
— Институт?.. Алайса... борчылуым юкка булган икән. Мин аны башка берәр җирдәндер дип уйлаган идем...
.... Алар бик озак утырдылар. Борһан Зәйтүнәдән күзен алмады. Аның ут яктысында антрацит кебек елкылдап торган куе, кара чәчләрен, алсу бәбәкләр арасыннан зелпе орлыкларыдай булып күренгән кара күзләрен, аксыл саф йөзен, — беренче күрүемени, — сокланып карады. Аннары... тиз генә иелде, күзләренә карады һәм аның—кем уйлаган шуңа кыюлыгы җитәр дип!—чигәсеннән үбеп алды. Зәйтүнәгә бу хәл бик тә гаҗәп тоелды, күрәсең. Ул бер мизгел, ни әйтергә белми, хәрәкәтсез утырды. Ахырында ни булганын аңлап, ачулы гына:
— Бу ни дигән сүз?—дип сорады.
Борһан югалып калмады:
— Яратам дигән сүз,—диде дә тагын бер үпте. Ә үзенең йөрәге очына, чөнки ул бу хәлдән соң Зәйтүнә торып китәр дип курыкты. Ә Зәйтүнә китмәде, юк. Беравык утыргач:
— Әдәпсез! Кеше күрсә... — диде.
Күрсә соң? Кеше күргәннән ни булган? Мәхәббәтне кешедән яшерә-ләрмени?