Логотип Казан Утлары
Шигърият

БАЗЫ СУЫ


Базы буенда үстем мин, Базы суын эчтем мин.
(Халык җырыннан»)
■1 онып ага Базы суы Чияле тау буеннан шул, Чияле тау буеннан. Камышларының шаулавы Бер дә чыкмый уемнан шул, Бер дә чыкмый уемнан.
Тал төбендә көмеш чабак Чиртеп уйный кич-иртә шул, Чиртеп уйный кич-иртә. Болынында чук-чук чәчәк Хуш ис белән исертә шул, Хуш ис белән исертә.
Тугаенда кыр үрдәге Йорт үрдәкләре белән шул, Йорт үрдәкләре белән. Чапаев солдатларына Базы ширбәт эчергән шул, Базы ширбәт эчергән.
Базы суы буйларыннан Кара алтын табыла шул, Кара алтын табыла.
Бик сагындым Базкай буен, Кайтам туган ягыма шул, Кайтам туган ягыма.
Базы буенда үстем мин, Эчтем аның суларын шул, Эчтем аның суларын.
Базы суы баса диләр Йөрәкнең ярсуларын шул, Йөрәкнең ярсуларын.