Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЙ КЫЗЫ КАРШЫЛЫЙ...

ФАН ЦЗЫ-СИН Пекиндәге «Цзиньсин» автокалөмнәр
заводы эшчесе

-^ичке сменадан кайтып, ялга дип яткан дем, шундый тавыш ишетелде кинәт колакка минем:
— Тор, иптәш, әзерлән тизрәк, — юл капчыкларың кайда? — галәм иркенлекләренә
сәфәр кылабыз — Айга!
Өнемме бу, әллә төшме?
Күзләр ачылып китә.
Ишетәм — шул ук сүзләрне радио дәвам итә!
Җирне узып хәбәр килә;
елмаеп алам каршы, саташу да, төш тә түгел, дөрес икән бит барсы!
— Совет илләрендә фәннәр хәзер шундый югары;
ракета чөйгәннәр анда күккә, Айдан да ары!
Бара балкып ракетаның таҗындагы асыл таш...
Биеп каршылый егетне Айдагы Чан Э2 туташ!
Салих Баттал тәрҗемәсе.