Логотип Казан Утлары
Хикәя

АК ПЕРЧАТКА


Хикәя
ң элек карарга тиешлесен без иң соңга калдырганбыз. Кукуруз комбайннары янында булып, эчке янулы двигательне карап һәм аның көче белән эшли торган тегермәндә онга буялып, сорашкалап, блокнотка саннар-цифрлар төяп йөргән арада көн шактый кичкә авышкан булып чыкты. Җитмәсә тагын, колхозның урманнар һәм элекке межалар артындагы ул Ерак басуы, барлык урап-әйләнеп йөрүләрне исәпкә алганда, нәкъ егерме километр читтә икән. Моны без бер дә арттырмыйча-киметмичә әйтәбез, монда фантазиягә урын калмады, чөнки «Газ-69» машинасының күз бәбәгенә терәлеп торган счетчигы барысын да төп-төгәл санап барды. Кыскасы, без кыр станына барып җиткәндә кояш яртылаш баткан иде инде. Аның урылган җирләрне, салам кибәннәрен назлап кына төреп, ерактан ук җәелеп килүче кызгылт юрганы астына барып керүгә безне ялкын урап алгандай булды. Тагын нәрсә булды соң әле? Кичке шәфәкъ яктысында Мисыр пирамидаларын хәтерләткән биек-биек бодай көшелләре, катлаулы сугу машинасы, тузанга күмелгән кешеләр, яшь-җилкенчәкнең нәрсәдәндер пырхылдашып көлеп җибәрүе хәтердә калган. Колхозның бу Ерак басуында эшләүчеләрнең күбесе яшьләр, алар арасыннан кайберләре инде ике атнага якын шушында кунып-төнеп эшләп киләләр икән, йокы җитәрлек булмаса да, эше бик тә җитәрлек, тузаны-балчыгы да аллага шөкер, аның каравы яшьләр күп җирдә җыры күп, уен-көлкесе дә чишмәдәй бәреп тора иде. Тагын нәрсә? Тагын шул: бер кыз күрдек без анда. Үзе болай бик үк яшь булмаса кирәк. Озын чалбарлы, чалбар балагын аяк йөзеннән резинка белән бәрдереп куйган, аягында җиңел генә тапочкалар, өстендә тәненә сыланып торган трикотаж кофта, аның итәген, чалбарының резинкалы бөрмәсе астына яшереп, буып куйган, шунлыктан булса кирәк, биле аеруча нечкә һәм сыгылып торгандай күренде ул кызның. Аннары тагын косынкасы астына сыймыйча ярты* лаш җилкәсенә ташып чыккан чәче, кара да түгел, сары да түгел, әллә нинди үзенә бертөрле, ялкын белән аралашып чуалган кызыл гөнҗәләне күз алдына китерә иде. Хәер, анысы инде шәфәкъ нурыныкы шулай күренгәндер...
Кичке ашны ашап, янадан колхоз идарәсенә җыелгач, без күргән- нәребез турында иркенләбрәк сөйләшергә тотындык. Әлбәттә, кешеләр турында да сораштык. Колхоз рәисе иптәш Суфйев безгә әлеге Ерак басу станында эшләүче алдынгы кешеләрне исемнәре белән атап-атап әйтеп бирде.
И
15
— «Ак перчатка»ны да читтә калдырырга ярамый, урып-җыю баш-ланганнан бирле кайтмыйча эшли,— дип кыстырып куйды шунда колхоз рәисенең уң ягында утыручы парторг. Минем шундук колакларым торды.
— Нәрсә дигән сүз бу «Ак перчатка» дигәнегез?
Иптәшләр үзара мәгънәле генә елмаештылар һәм, ниһаять, иптәш. Суфиев быел яз шәһәрдән колхозга кайтып төшкән, һәм икенче көнне кулына ак перчаткалар киеп, биек үкчәле туфлидән идарәгә эш сорап килгән Исрафилова Саҗидә атлы бер кыз турында шактый әтрафлы итеп, арага юмор бизәкләре дә кыстыра-кыстыра сөйләп бирде. Без моны алар кебек үк оста итеп сөйләп бирә алмабыз, алдан ук әйтеп керешик, онытылып, юлда төшеп калган детальләр урынына үзебездән фантазия чөйләре дә суккаларбыз, хикәя булгач—хикәя инде, әмма ничек кенә булмасын, аны кешеләргә сөйләп бирү — безнең бурыч.
I
Монда безнең хикәягә, дүртенче тизлек белән диярлек чаптырып, шофер Мостафа килеп керә. Әлеге шул югарыда телгә алынган язны, колхозның ниндидер йомышлары белән Минзәләгә барган җиреннән, шофер Мостафа үзе янына кабинага чибәр генә бер кала кызы утыртып алып кайта. Башта болар берни турында да сөйләшмиләр, үзегез беләсез, шоферның үз эше: кул — рульдә, күз — алда сузылып яткан юлда. Шулай да, яшь кеше бит, янәшәсендә орынып утырган кызга да әллә ни дә бер караштыргалап ала. Җитмәсә кыз да бик хәтәр: үзе сүз катмаган була, кабарган күркә үзенчә. Янәсе, шәһәр кызы. Ә үзе шоферга шундый орынып утырган, шундый эссе, әллә тагын исле май исе дә килә инде... Ничек кенә кабарган күркә булмасын, шулай да сүз башламый булдыра алмады бу.
— Әйтергә кыймыйча киләм, син соң түбән очның Җиһанша абзый малае тугелме?
Бу юлы инде шофер Мостафа кабарган күркәгә әйләнде. Кызга иңбашы аркылы гына карый. «Булсам соң, янәсе... Анда синең ни катнашың бар? Була бирсен».
Минзәлә белән «Кызыл нур» колхозы арасы шактый ерак, кайта-кай- та болар шулай да аңлашалар. Бактың исә, сырт кабартып торырга сәбәп бер дә юк, юри генә танымаган булып маташтырганнар икән, икесе бер авылныкы икән. Дөрес, Саҗидә Казанга киткәндә, Мостафа әле тугызынчы класста укучы үсмер бер егет кенә булган. Аның каравы хәзер әнә кем: колхозның мактаулы шоферы, рульне борганда беләк мускуллары чыбыркы сабы кебек калкып чыга. Изү җилбәгәй, муены — тиз генә борылырга яратмый торган тәкәббер муен. Әмма шулай да, ничаклы гына тәкәббер муен булса да, яныңда шушындый ак перчаткалы, йомшак кына сүзле, үзеннән бертуктаусыз исле май исе килеп торган чибәр кыз утырып кайтканда, муен дигәнең борылмыйча да булдыра алмый икән. Бигрәк тә Мостафага кызның колхозда эшләргә дип кайтып килүе ошады. Әмма берьюлы сыгылып төшмәде ул, читләтеп-читләтеп кенә булса да, кызны чеметкәләп алырга уйлады:
— Ничек соң... калага сыеп булмадымыни?
Хәер, кыз да төшеп калганнардай түгел икән. Егетнең чәнечкеле соравына бер дә ачуланмыйча, шул вакытта куырылып та калмыйча, шундый якын итеп томырылып бер карап алды, болай итеп бары тик күршеләргә яхшылык теләүче саф күңелле кешеләр генә карый ала торгандыр.
— Калага да сыярга булыр иде, бүтәннәр сыйганны нигә безнең Минзәлә кызлары гына сыймасын икән...
16
Кыз шофер егеткә елмаеп бер карап куйды һәм шуннан соң бик җитди рәвештә сүзен дәвам итте:
— Ничек кенә булса да үз ягың тарта, колхозда эшлисем килеп кайтам.
Шушылар янына, шушыларның барысы янына да өстәп, кыз авылга кайтып җиткәч, машинадан төшкәйдә, Мостафага матур гына итеп рәхмәт әйтте һәм бу рәхмәттән соң янә бер томырылып карап алды. Бу соңгысы шофер Мостафа өчен иң элеккесе булып калды бугай. Әнә шуннан бирле, капка төбендә, машина кабинасы алдында бүләк ителгән әнә шул ягымлы караштан бирле, бичара шоферның тәкәббер муены бөтенләй сыгылып төште һәм ул, бу турыда хәтта үз-үзенә дә икърар итәргә теләмәгән горур бер кыяфәт белән, ләкин күңеленнән көннән-көн ныграк җеби барып, әлеге шул шәһәрдән кайткан кызны күзәтергә, аның белән кызыксынырга тотынды.
II
Егетнең кызыксынуына барысы да керә: үпкәләшеп, берничә көн буена сөйләшми йөрүләр дә, төнге йокыга яткач уйланулар да, узып барышлый очрашып күз кысышу һәм шул арада тагын берәр чәнечкеле сүз әйтешеп китүләр дә. Әгәр нечкәртә китсәң, Саҗидәгә тагылган «Ак перчатка» кушаматының сәбәпчесе дә шул тиктормас шофер булды бит.
Авылга кайтып, икеме-өчме көн кунак булгач, бер кичне безнең Са-җидәбез колхоз идарәсенә эш сорарга килә. Анысы аның бик яхшы, колхоз эшен сагынып кайткан икән, идарәгә бармыйча кая барсын. Әмма мәсьәләнең икенче ягы бар: хәтәр киенеп килгән. Аякта ялтыравык туфли, өстендә фуф та пуф, кулда бөтенесеннән дә шәбрәк ялтырый торган ридикюль, анысы булгач, үзеннән-үзе аңлашыла, кершән-иннексез дә түгел инде. Иң ачу китергече тагын шул — кулда ак перчатка. Ә үзе, мин сиңа әйтим, идарәгә эш сорый килгән. Тегендәгеләр бу капрон сыйраклы нечкә билне күргәч мыек асларыннан гына елмаешалар, әмма кызның үзенә берни дә сиздермиләр. Кызга сиздергәне тотанаклы: кайтып бик яхшы эшләгәнсең, Саҗидә. Колхозыбызда болай да эшче кулы җитми иде, менә бик әйбәтләп җиңне сызганырбыз да... Алай дисәң, сызганырлык җиңе дә күренми бит кызның. Тегеннән сырган, моннан бөргән, җитмәсә тагын бөтенесе тәненә сыланып тора. Шундый кызны кайсы бригадир үз ягына каермас икән. Шулай да бик үк исләре китми бригадирларның. Каравын карыйлар, әмма берсе дә: «Әйдә, мин-дә шундый-шундый эш бар, кил дә кушыл» дип әйтергә ашыкмый. Ник дисәң, кызы артык чибәр, шайтан алгырысы! Андый чибәр кыз белән, хагы бар, нахагы бар, соңыннан бәлагә батып бетәрсең...
Бригадирлар авызларына су кабып торгач, колхоз рәисе ферма мөдире Хисамиевка борыла:
— Ал, Гыймади абзый, үзеңә. Синең анда тирес тә бик өелгән, кешем җитми дип сукранып та йөрисең, хәзергә тирес төяргә булыша торыр, соңга таба күз күрер тагын.
Менә шунда инде кешеләрнең көлүләре мыек астына гына сыеп кала алмый, кайбер яшьрәкләр пырхылдашып ук җибәрәләр. Саҗидә кыза- ра-бүртенә, ләкин сер бирми, уйный-көлә әйткән булып, рәискә каршы төшә:
— Тирес бик сасыдыр бит ул, Суфиев абый. Юкмы соң шунда берәр җирдә кысылып калган берәр аграк эш?
Хәер, «аграк эш» тә табыла. Саҗидәне башта пекарняга куялар. Мич яны, җылы, ак халат киеп кенә йөрисе. Анысы шулаен шулай да, кадалып киткересе, артта әлеге теге Минзәләдән утыртып алып кайткан шофер Мостафа басып торган булган икән. Күрәсең, кызның сатулашу-

ларын барысын да ишетеп торган. Әлбәттә, ул мыек астыннан пырхылдап көлеп кенә калмады. Дөресен әйткәндә, аның әле андый хәйләләрне яшерерлек мыегы да юк иде.
Идарә йортының баскычына, кызның идарәдән чыгу юлына алдан ук чыгып, Саҗидәне сагалап торды ул. Кыз өйалды бусагасында күренү гә, зур һәм ачулы булып аның каршысыиа килеп басты.
— Шулаймыни, кунак кыз? Тирес бик сасымыни бездә? Белмәгәнбез аны, синең кайтасыңиы белсәк, ферма тиресләренә алдан ук одеколон сибеп куйган булыр идек.
Күренеп тора, егет кызга шаярып кына ачуланмаган иде.
— Ак перчатка! Менә кем син!—диде Мостафа, үзе дә сизмәстән тавышын күтәреп. Өйалдыида югыйсә бүтән берәү дә юк кебек иде, кайдан колакларына кереп калгандыр, әнә шул көннән башлап китте: «Ак перчатка!» да «Ак перчатка!»
Бер кызып алгач, Мостафа хәтта кушамат тагу белән генә дә калмады, Саҗидәне эшкә пекарняга бармаска, кайда булса да шунда бер җиргә — яшелчә бакчасынамы, тавык фермасынамы — куюларын сорарга кушты. (Монда аның үз исәбе бар: узганда-баргаида сугылгалап, кызны күреп китү мөмкинлеген күздә тота, бигрәк тә әнә шуның өчен ул шул якны каера иде. Ә пекарня нәрсә? Ут һәм камыр оясы. Тик әллә нидә бер машина белән он илтергә туры килгәләсә генә инде!)
Әмма бер сөйләшкәннән соң Саҗидә дә шаяртырга ярата торган кеше түгел икән.
— Булмый, Мостафа. Алай минем көйне генә көйли алмаслар. Кушылган эшкә барырга кирәк,—диде ул, кыска һәм ачык итеп. Ак перчаткалы кулын Мостафадан көч белән тартып алды. Ә иртәгесен ак перчатканы да, шәһәрдән киеп кайткан бүтән ялтыравыкларны да салып, җыйнак һәм гади генә киенде дә, әлеге теге шофер Л4остафа «ут һәм камыр оясы» дип мыскыллап әйтә торган җиргә — пекарняга барып, җиң сызганып эшкә тотынды.
Кызык хәл: кызның бу үзсүзлелеге өчен Мостафа аңа ачуланырга тиеш иде кебек. Ә ул ачуланмады гына түгел, нәкъ әнә шул минуттан башлап кыз белән чынлап торып мавыгып китте. Юк, кояшлы көнне, күзнең явын алып, очып йөри торган күбәләк кенә булмаса кирәк бу кыз. Нинди каты итеп әйтте пекарня турында! Ә эшләгәндә тагын да катырак, имеш.
III
Никадәр каты булсаң, да гел мич каршында, он, камыр, җылы бодай әпәе тирәсендә йөри башлагач, йомшарып та куйгалыйсың икән. Әнә шундый йомшарып калган минутларының берсендә Саҗидә-пекарь Мостафа-шофер әйткән сүзләрне искә төшерде һәм, гомумән, шофер егетне искә төшергәли иде ул. Бу — урак өсте башланган көннәр иде, кырда һәм ындырда эшләргә кеше җитми, кыскасы, бер кешене икегә ярырдай чаклар иде. Саҗидә бичараның шофер егетне юксынуы бигрәк тә әнә шул чакларда көчәеп китте, җитмәсә тагын, гел камыр, җылы бодай әпәе тирәсендә йөрүдән безнең ул кызыбыз яхшы ук калыная да . башлаган иде. Менә шунда инде ул, бу юлы, әлбәттә, ак перчаткасын 1 киеп тормыйча, идарәгә килде.
— Карагыз әле, Суфиев абый, ул пекарняда көннән-көн юанаям бит мин,^—дип башлады ул, гадәттәгечә уенын-чынын бергә кушып.
•Хәйләкәр кыз, тегеләрнең үзләреннән берәр тәкъдим көтте булса кирәк. Әнә ничек хәтәр басып тора: куллары билендә, башын чак кына артка чөйгән, күзләре чаялык уты белән тулы, үз көченә үзе җен кебек
2. .с. Ә.' № з. ]7
L
ышанып, кая куйсагыз шунда булдырам, дигәндәй, көлемсерәпме көлемсери.
Чамалап түгел, әмма кызның нәкъ үзе көткәнне әйтте рәис:
— Нәрсә? Әзрәк май коярга дисәң, алайса без сине ындыр табагына— машинага ашлык төяргә куйыйк, Саҗидә тугай.
һәм әнә шуннан бирле Саҗидә ындырда — дәүләт амбарларына ашлык илтүче машиналарга ашлык төйи. Машиналар китеп торган арада молотилкада. «Кая, мин дә кулымны сынап карыйм әле, булдыра алырмынмы икән?» дип кенә тотына да битеннән кара тир бәреп чыкканчы туктый белми. Мондагы тир-тузан, аның күңелендәге чаялык һәм әйтелмәгән хисләр белән кушылып, әйтерсең лә, күзләренә бәреп чыга. Ындырда эшли башлаганнан бирле күзләре бигрәк тә каралып калды кызның. Шул янып торган кара күзләре белән шофер Мостафага шундый томырылып карап ала, теге бичара шуннан соң машинаны элеваторга ничек алып барып җиткергәнен дә сизми.
Әмма шофер Мостафаның да үз башында үз исәбе булган икән. Бер рейс арасында ул, машина тирәсендә ничектер Саҗидәнең үзен генә туры китереп, әйтте кызга:
— Мин сине үзем таб^ып алып кайттым, мин синнән сорыйм: кайчанга кадәр син мине күз карашың белән исертеп йөртерсең икән, кызый?
— Минем бит сиңа аракы эчергәнем юк, — дип, шаярып җавап кайтарды Саҗидә. Әмма Мостафа шаяртып торырлык чамаларны узган иде инде. Ул, нәрсә булганын һәм нәрсә булачагын уйлап тормыйча, көчле кулы белән кызны үзенә табарак тартып китерде һәм, кабина ышыгына яшереп, аның тузанлы иреннәрен үбеп алды. Бу минутта ул бик тәвәккәл иде, шофер Мостафа. Бер җенләнгәч, көйгән иреннәрен тыеп кала алмады, тагын үпте, тагын үпте. Аннары үз-үзенә бик ышанган бер тон белән, каршы килеп торырга һич тә урын калдырырга теләмәгәндәй, кискен итеп пышылдады:
— Мин быел сиңа әйләнәм, шуны белеп тор, яме, — диде, һәм кабинасына йомылып керде дә, тиз генә газ биреп, китеп тә барды.
Шуннан соң... һәм иң соңыннан...
Иң соңыннан сөйләргә тиешлесен без иң башта сөйләп ташлаганбыз. Бу басуда һәм бу ындырда эшләр беткәч, Саҗидәләрне Ерак басуга ку- на-төнә эшләргә җибәргәннәр. Колхоз җитәкчеләренең безгә әйтүләренә караганда, «Ак перчатка» анда да сынатмый икән.
Ә туй мәсьәләсенә килгәндә, мин үзем туйны сездән дә бигрәк яратам, иптәшләр. Туйда төрле шәраплардан авыз иткәләп, җыр җырлашып, кәлә-мәлә сөйләшеп утыруга ни җиткән. Дөрес, чакырабыз дип үк әйтмәделәр, ләкин мин уйлыйм: чакырырлар, чакырмыйча буламы соң!