Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӘРИФ КАМАЛ ХАТЛАРЫ


өрмәтле Хөсни дус!
Мин Бондюгка килеп тора башладым. Завод шактый зур.
Бик киң территория ишгаль итә3. Уртача өяз каласыннан киңрәк урынга җәелгән... Тирә-ягы иген басулары һәм агачлыклардан гыйбарәт. Матур, күңелле җир. Завод шактый иске тарихлы. Кайбер морҗаларында 1882 ел тарихлары ялтырап ята. Унлап цех төрле хн- мияви матдәләр эшлиләр... Тагы да киңәйтеләчәк. Эшчеләрнең настрое- ниеләре күтәренке’. Үзләренең хуҗа икәнлекләрен яхшы аңлыйлар. Промфинпланны аңлы рәвештә ярышып үтиләр. Сернистый натрий цехы ячейкасына беркетелдем. Ячейка җыелышында июньнең беренче декадасында планның ничек үтәлүе турында цех башлыгының доклады булды. Бу цех ячейкасында сиксәнләп член, күбесе татарлар. Доклад озын түгел, точный цифрлар белән бирелеп, предложение, за- мечаниеләр дә ифрат деловой, содержательный. Бер дә сүз боткасы куертып маташмыйлар. Ячейка җыелышына партиясез эшчеләр дә күп катнаша. Бөтенесе диярлек завод эшенә — производствога үз эше итеп карыйлар, һәммәсендә бер омтылыш: социализм промышленностен күтәрү. Менә капларда коммунизмның нигезләре чүкечләнә дип күңелемә шатлык хисләре тулды, туган. Яшь, гегемон сыйныф, буржуаның муенын сындырганда гына түгел, производствода да үзенең кодрәтен — могуществосын җитди бер мөнәсәбәт белән күрсәткәнлекне монда белү, күрү генә түгел, йөрәк белән дә хис итәсең.
Үзем хәзер «Дом для приезжих» дигән җирдә торам. Номерсыман нәрсә. Бәләкәй генә бүлмәгә егерме сум 50 тиен (айга) хак алдылар. Бу инде заводоуправление тирәсендә. Заводтан читтәрәк тау-калку җирдә 25 иче елда гына эшчеләр поселкасы салынган. Бик матур агач йортлар, дача шикелле, агачлы, яхшы һавалы, матур җир. Бүлмә табып булса, анда күчәргә исәп бар. Бүлмә табылыр төсле.
Үзем һәр көн берәр цехта булам. Кичләрне һәм иртә торып язу белән шөгыльләнәм. Әлхасыйль, эч пошарлык түгел. Станокта булмасам да, эшкә йотылып, вакыт үткәне сизелми...
Татарстанның ун еллык бәйрәменә дүрт-биш көнгә Казанга кайтып килергә исәп бар/Азык мәсьәләсе Казандагыдан аермасы юк диярлек. Ак май 2 сум, күкәй 70—80 тиен. Тәмәке мәсьәләсе Казандагыдан унай- рак. Кооперативтан биреп торалар. Обед столовойда 55—70 тиен. Зарарсыз.
’Ишгаль итә — биләп тора. Ред.
Х
93
Канәгатьләнерлек.
94
Зәйнәп ханымга 4 * 5, балаларга күп сәлам.
Иптәш Лосковка, Ибраһимов 6 7 һәм башка агай-энегә сәлам.
Хөрмәт белән
Шәриф Камал.
Хат язарга вакыт тапсаң адрес:
Бондюжский завод,
Завком,
Шариф Камалу.
4 Хөсни — язучы Хөсни Кәрим.
8 3 ә й н ә п ханым — Хөсни Кәримнең тормыш иптәше.
6 Л 0 0 в’ И 6 Л а һ » м о в — Ш. Камал белән X. Кәримнең
Хат 1930 елның 15 июнендә язылган
уртак танышлары.
Ш. Камалның Хөсни Кәримгә язган хатының кулъязмасы
Хөрмәтле иптәш Маннапов! 1
18 иче мартта язган хатыңны 24 мартта алган идем. Ләкин ике айдак артык вакыт үтте — җавап яза алмадым. Гафу итәрсең дип уйлыйм. Чөнки мин сиңа үткән 37 елны Әстерхан районына язган хатыма елдан артык вакыт эчендә җавап ала алмаган идем... Бу үпкәләү түгел, әлбәттә. Тик бары бәләкәй шаяру дип кара. Чынында озак җавап яза алма- вымс! башка, вак-төяк сәбәпләр булды. Гафу ит, яме?
«Забойчы Булат» пьесалар җыентыгының баш өлешенә кертелде. Зур гына уңышлы хәл. Тагын да матур һәм көчле әйберләр бирергә тырыш— син аны булдыра алачаксың.
«Машинист» дигән әсәреңә үткән ел Мәскәү адресы белән рецензия җибәргәннәр (Разин8 9), «Шаулы ташкын» турында 8/V да җавап язганнар. «Дулкыннар арасында» чират көтә, диләр. Кыскасы, журналда («Совет әдәбияты») эшләүчеләрнең («Сиваш»ның авторы Разин) бәя бирүләре бик уртача. Ләкин аңар карап, син рухыңны һич тә төшермә, киресенчә, алга үрмәлә. М. Горькийны, Чеховны, Л. Толстойны һәм башка классикларны мөмкин кадәр күбрәк һәм дикъкать беләнрәк укырга тырыш. Иҗат эшенең (бигрәк тә социаль реализм нигезендә) үтә җитди (серьезный) хезмәт икәнлеген исеңдә тот. Берничә әсәрнең басылып чыгуы гына әле матур әдәбият өлкәсендә һәм гомумән матур сәнгать мәйданында зур художник исемен күтәрергә хокук бирмәгән- лекне оныта күрмә.
Ш. Кам ал.
8 X. Маннапов — ул елларда яза башлаган яшь язучы.
9 Разин — язучы Гомәр Бәширов.
Хат 1938 елның июнендә язылган.