Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР


JL ләннәр өстендә күк рәшә. Алмагачлар, бөгелеп, талпынып, Кичке җилләр белән сөйләшә. Яшь миләшләр утыра янәшә.
Бакчачы карт һәрбер агачның Кәүсәсеннән сыйпап сөйгәндер, «Зур булып үс, дускай»,—дигәндер. Тар сукмактан җгкән-сүткәндә Яшь ботаклар иңенә тигәндер.
Тармакларын җәеп, таралып Карлыганнар пешкән каралып. Үтеп чыкмас бакча утыра Бодай чаклы төштән яралып.
Ә бакчачы гомере максатын Күзе белән күреп тапкандыр, Ьәр тамырны тоткан кулларын Күкрәгенә куеп яткандыр...
Хөрмәт белән хуҗа төсенә, Гөлләр үрелеп менгән өстенә. Ул һаман да үзе эшендә, Ул, гүяки, җәйләр кичендә Яшь тамырлар белән киңәшә... Болыннар өстендә күк рәшә.
МЫЕК БОРАМ
Тәрәзәдән карап торам, Гайрәт белән мыек борам. Төрле хәвеф-хәтәр белән Тулып яши безнең урам. Мөмкин түгел күрми узу — Адым саен тәртип бозу, Алпан-тилпән һәр урамда Эчеп йөргән хулиганга Бирер идем каты җәза,

Килеп чыгар бәла-каза; Тешне кысып карап торам, Гайрәт белән мыек борам.
Үгез күзле аю егет, Трамвайда бушка килеп, Мәсхәрәли кондукторны, Бу ишәктә намус зурмы! Ничек түзим тыныч калып! Якасыннан борып алып Бирер идем каты җәза, Чыгып куяр б^ла-каза. Таш атканга ат, диләр, аш, Ике түгел минем дә баш Күрмәмешкә салынып торам, Гайрәт белән мыек борам.
Ни әйтсәң дә, бушка инде, Минем күршем чучка инде. Кайчан кермә, күзең салма — Өе тулы тавыш-гауга. Эшләмичә өйдә ятыр, Табак-савыт кырыр, ватыр, Көне-төне хатыны белән Сугышалар дөСер-шатыр. Биреп булмый каты җәза, Килеп чыгар бәла-каза, Дәшми генә тыңлап торам, Гайрәт белән мыек борам.
Түзеп ятып булмый алай; Өй түрендә малай-шалай Иртә димә, кичен димә, Чыр-чу килеп футбол тибә.. Ачу эчтә, тынмый һич тә. Күрше малай бөтен көчкә Капкага дип бер тибә дә Чалтырата тәрәзәмә.
Бирер ИД1 м каты җәза, Чыгып куяр бәла-каза; Форточкадан карап торам. Гайрәт чәчеп мыек борам..
ӘНӘС ГАЛИЕВ
Күптәнмени әле урман иде... Хәзер анда асфальт урамнар. Зур төзелеш дәвам итә көн дә, Ерак түгел әнә краннар Тезелгәннәр тигез сафлар ясап, Гүя сузган алар кулларын Каршыларга яңа өйгә безне — Сөйгән кызларын һәм улларын. Күп этажлы йортлар мәгърур анда Зәңгәр күккә башын чөйгәннәр. Алар тирәсендә шаулап тора Карт наратлар, яшел имәннәр. Аңладым мин шунда бу йортларның Нигә миңа якын булганын. — Алар минем күптән көтеп алган Зур шатлыклы татлы хыялым.