Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОНЫТЫЛМАС БӨЕК КӨННӘР


Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXI съезды барган көннәрдә делегатларны биләгән хисләрне һәм уйларны сүз белән аңлатуы мөмкин түгел. Шуны әйтәсем килә: үземне мин чиксез бәхетле итеп сиздем. Никита Сергеевич Хрущев докладын һәм делегатларның чыгышын тыңлаганда монда, Кремльгә, халык массаларының иң кадерле уйлары һәм өметләре туплануын безнең һәрберебез ачык тойды.
Ватаныбыз искиткеч зур алымнар белән алга бара. Илебез бу 3VD походка инде Ленин исән вакытта ук чыккан иде. Ә хәзер ачылган перспективалар безнең көчебезне һәм энергиябезне дистәләрчә тапкыр арттыралар. Ленин юлы инде безне зур җиңүләргә китерде. Бу җиңү җир шарының барлык почмакларындагы намуслы кешеләрне шатландыра. Әмма ун-унбиш елдан соң совет кешесенең тормышы тагын да гүзәлрәк, яхшырак булыр! Илебездә коммунизм тантанасы көннәрен якынайту өчен бернинди хезмәт тә жәл түгел.
Съезд барган көннәрдә мин ирексездән күп еллар буена үземне биләгән уйларны, хисләрне хәтердән кичердем. Күз алдыма бөтен тормышым килеп басты.
1921 елгы ачлык вакытында, унбиш яшьлек малай чагымда, туган җиремне ташлап, Әстерхан шәһәренә эш эзләп киттем. Аннары Грозныйга күчтем. Әти-әниләр үлде. Грозный нефтьчеләре үз араларына алганчы миңа күп кыенлыклар күрергә туры килде, а^да мин укый-язарга өйрәндем, һөнәр алдым, кешечә яши башладым.
Ул вакытта Татарстан җирләрендә чиксез нефть байлыгы яшеренеп ятуы турында уйда да юк иде. Совет власте булмаса, ул байлык һаман да файдаланылмый ятыр иде әле.
Моннан тугыз ел элек мин Татарстанга кайттым. Ул вакытта биредә нефть промышленносте оеша гына башлаган иде әле. Бары тик тугыз гына ел үтте. Ышануы да кыен: шушы кыска гына вакыт эчендә девон тирәнлегенә меңнәрчә скважиналар үтеп керде, бай нефть ятмалары табылды. Татарстан республикасы «кара алтын» чыгару буенча илебездә алдынгы урыннарның берсен алды. Бер скважиналар гына түгел — революциягә кадәр хәерчелеккә, бөлгенлеккә төшкән татар авыллары урынында яңа, зур шәһәрләр үсеп чыкты, шома юллар салынды, электр челтәрләре сузылды. Зур заводлар эшли башлады.
Иң әһәмиятлесе — кешенең тормышы үзгәрде. Мин үземнең семья буенча хөкем йөртә алам. Аның чын-чыннан нефтьчеләр семьясына әверелүенә мин горурланып бетә алмыйм. Егерме алты, яшьлек улым өлкән оператор булып эшли, кичке мәктәпне тәмамлый. Киявем тирәли суландыру конторасында инженер. Тугыз ел элек мин нефть чыгару буенча җирле халыктан бердәнбер мастер идем. Ә хәзер нефть чыгаручыларның күбесе җирле халык кешеләре. Аларның барысы да дип әйтерлек яшьләр һәм барысы да укыйлар.
Үткәннәргә әйләнеп карыйсың да, совет кешесенең иң кыю, иң омтылышлы планнарны да тормышка ашыру өчен көче җитәчәгенә кабат ышанасың. Коммунистлар партиясе хезмәт кешесен канатландырды, аңа туган җирне бәхетле итеп үзгәртергә, анда элек хыялларыбызда гына йөрткән якты тормыш корырга көч бирде.
Кешеләребезнең туган җир байлыгын хуҗаларча файдалана белүләре күзгә күренеп үсә. Грозный шәһәрендә чагымда минем участокта алтмыш сигез скважина эшләп тора иде. Без аларның барысыннан бергә 250 тонна нефть ала идек. Ләкин аны да чыгару бик кыен иде. Моның өчен тирән җир астыннан сигез мең тоннага якын сыеклыкны, башльща суны, җир өстенә күтәрергә, аннары төрле җайланмалар кулланып, бу сыеклыктан нефтьне аерырга кирәк иде. Ә Татарстанда моның тикле нефтьне бары тик ике скважина бирә, шуның өстәвенә бездә чыгарыла торган нефть чиста, саф, аңа су аз гына кушылган. Ясалма катлам басымын куллану нәтиҗәсендә без барлык скважн-< наларны дип әйтерлек фонтан шикелле нефть бәреп торырга мәҗбүр итәбез, һәм шуңа күрә Татарстан нефте илебездә иң арзан нефть исәпләнә.
1958 ел эчендә безнең бригада 790 мең тонна нефть чыгарды. Һәр эшчегә елга якынча 8 мең 500 тонна туры килә. Бу Америка Кушма Штатларында бер нефтьчегә туры килгән нефть күләменә караганда өч ярым мәртәбә артыграк!
3

4
КПССның XXI съезды барган тарихи көннәрне Татарстандагы нефть байлыгын эзләүче разведчиклар яңа җиңү белән билгеләп үттеләр. Алар түбән Кама һәм Красный Бор тирәләрендә яңа девон нефте ятмаларының ачылуын съездга зур шатлык белән хәбәр иттеләр. 27 январьда, съезд ачылган көнне, Кама елгасы буенда, Алабуга белән Бонлюг арасында, разведка» скважинасы яңа нефть горизонтын ачты. Шушы ук көннәрдә разведчиклар Зәй районында унсигез метрлы зур нефть горизонты барлыгын белделәр. Югары сыйфатлы девон нефтенең яңа ачылган гаять бай запасы халык хуҗалыгын үстерү өчен хезмәткә җигелә, ул Ватаныбызның чәчәк атуына, тагы да ныгуына хезмәт итәчәк.
Бездә инде барлык мәсьәләләр дә хәл ителгән дисәк, ялгыш булыр иде.
Безне соңгы вакытларда нефтьне күчерү эшендәге тоткарлыклар борчый. Нефть агызу трубалары ясау эшенең артка калуы, тимер юллардагы җитешсезлекләр аркасында нефть чыгаруны ясалма төсгә тоткарларга туры килә.
Шушы көнгә кадәр галимнәр, бигрәк тә химиклар, безгә парафин белән көрәштә ярдәм игү турында аз уйлыйлар. Ә парафин ул безнең теңкәгә тия, скважинага тыгылып, нефть чыгуны тоткарлый. Скважинаны парафиннан чистарту күп көч таләп итә. Дөрес, хәзер моның өчен ярым автоматлаштырылган электрик лебедка кулланыла. Әмма тагын да камилрәк җайланмалар да уйлап табарга мөмкиндер.
Хәзергә әле промыслоларда скважиналарны автоматик һәм дистанцион идарә итү эше бик акрын бара. Күптән түгел оператор Мулюков иптәш беренче промыслода шушы эш өчен автоматика булдырды. Ләкин аны производствога кертү кустарьларча алып барыла. Ә бит бу әһәмиятле проблема өстендә күптәннән бирле инде шактый фәнни оешмалар эш алып баралар Ә соң ни өчен нәтиҗә юк? Ни өчен алдынгы техника казанышларын нефть промышленностенда файдалану канәгатьләнерлек түгел?
Әлегә нефть белән чыга торган газны файдалану эше дә артта калып килә. Дөрес, соңгы вакытларда газ-бензин заводы эшли башлады, Әлмәт шәһәрендәге йортларны җылыту өчен дә күп кенә газ кулланыла. Ләкин промыслоларда әле газ факеллары янып тора. Кыйммәтле химик чимал әрәм була.
Хәзер һәр нефтьче үз эшендә резервлар эзли, ничек итеп яхшырак эшләү турында уйлый. Нефть һәм газ промышленностен тизләтелгән темплар белән үстерү, экономик яктан файдалырак булган сыек һәм газ ягулыкларын киң куллану буенча партиябез ныклы курс алды. Бу бурычны тормышка ашыру өчен бездә барлык мөмкинлекләр дә бар.
КПССның XXI съездында, Ленин юлы буйлап тагы да зуррак куәт белән алга бару өчен, илебез моңа кадәр ирешелгәннәргә йомгак ясады.
Зур Кремль сарае трибунасыннан дөньяның барлык почмакларыннан килгән партия вәкилләренең чыгышларын бервакытта да оныту мөмкин түгел. Аларны тыңлаганда, миллионлаган хезмәт ияләренең безнең эшебездәге һәр көндәлек адымыбызны, уңышларыбызны зур игътибар белән күзәтеп баруларын ачык сизәсең. Гади сүз генә түгел бу, аның тирән мәгънәсе, бар. Безгә, совет кешеләренә, бөтен кешелек дөньясының якты киләчәгенә беренче булып юл салып барырга туры килә. КПССның тарихи XXI съездында кабул ителгән карарлар, юл күрсәтүче маяк булып, Ленин байрагы астында якты киләчәккә омтылучы халкыбызның коммунизмга бару юлын яктыртып тора.
КОРБАН ВӘЛИЕВ, «Әлмәтнефть» трестының өченче промыслосы мастеры, КПССның XXI съезды делегаты.