Логотип Казан Утлары
Публицистика

КУЛ ҖИТМӘС КЕШЕ


ич булып килә иде. Райком бинасы каршына юл йөреп тузанга манчылган газик машинасы килеп туктады; машинадан олы яшьләрдәге, күзлекле бер кеше чыкты һәм гәүдәсенә ятышып бетмәгән тизлек белән райком баскычыннан йөгереп менеп китте.
Таһир Насыйровны күптән түгел генә райком секретаре итеп сайлап куйганнар иде, шуңа күрә хәзер ул, кешеләр белән танышып һәм яңа эшенә күнегергә тырышып, иртә таңнан кичкә чаклы район буйлап чаба иде.
Шул ук кызулык белән алгы бүлмәдән үтешли, ул үзенең ярдәмчесе — егерме яшьләрендәге озын, зифа буйлы кызга баш иеп алды да кабинетына кереп китте.
Кыз ашыгып урыныннан торды һәм алдан ук хәзерләп куйган газета- журналларны, бик матур кызыл тышлык эченә салынган кәгазьләрне алып, Насыйров артыннан кабинетка керде. Шуларның барысын да секретарь өстәленә куйды да барып тәрәзәне ачты. Көн буена кызып, бөркүләнеп беткән кабинет эченә кичке салкынча һава белән бергә кавын исенә тартым рәйхан гөле исе бөркелде. Кабинет кабинетлыгын югалтты: чыпчыклар чыркылдашканы, арыкта су чылтырап акканы ишетелә башлады.
Кызыл тышлык эченә көн буе җыелып килгән кәгазьләр салынган иде. Насыйров шуларның өстә яткан берничәсенә күз йөртеп алды да графиннан касәгә салкын чәй агызды, күзлеген маңгаена күтәреп куйды һәм аннары кызга, сынап караган кебек, озак кына текәлеп торды.
Кыз, кабинеттан чыгарга да, чыкмаска да белмичә, аптырабрак тукталып калды.
— Сез нидер әйтмәкче идегез бугай?
— Әйе... хәер, соңыннан әйтермен.
Кыз:
— Яхшы, — дип, ишеккә таба борылгач, секретарь:
— Ярый алайса, Сәйдәхан, хәзер үк әйтим инде. Утырыгыз!—диде.
Сәйдә, күлмәк итәген бөгәрләнмәсен дип сакланып кына тотып, урындыкка утырды. Күлмәге аның арзанлы гына ситсыдан тегелгән, ләкин бик килешле итеп тегелгән иде. Кыз буйлы-буйлы хәтфә камзулы кесәсеннән яза башламаган чиста блокнот алып алдына куйды һәм, мәктәп балалары шикелле, карандашын очы белән иягенә төртеп, На- сыйровның ни әйтәсен көтеп тора башлады. Сәйдә эшен тырышып, пөхтә итеп эшли торган кыз, — үз эшеннән канәгать булуын төсенә, чыраена чыгармаска артык яшь иде шул әле.
1 Үзбәк язучысы Абдулла Каһһарныц яна повестеннан өзек.
К
37
Насыйров касәдәге салкын чәйне бер сулыш белән эчеп бетереп, касәне өстәл өстендәге пыялага шак иттереп утыртты да, — ул җитдирәк мәсьәләләрдә дә акрын кыймылдауны яратмый иде, — кояшта янып каралган такыр башын учы белән сыпырып, елмаеп куйды һәм гадәтенчә тиз генә сөйләп тә китте:
— Юл! Юл буйлап машина чаба! һәм көтмәгәндә берәүне таптап уза! Бәреп ега, таптап китә, — кыскасы, милиция теле белән әйткәндә, тәртип боза! Әйтегез әле: шуннан соң ни булырга тиеш?
Сәйдә сискәнеп үк китте.
— Ай аллам, сезнең машина...
— Юк, минем машина түгел. Гомумән сорыйм мин: шуннан соң ни булырга тиеш?
— Милиция туктатырга тиеш..-
— Әгәр машина милиционерның үзен бәреп еккан булса, ул чагында?..
Сәйдә, секретарьның чынлап сөйләвенә ышанмыйча, көлемсерәп куйды.
— Кем соң ул андый башсыз шофер?
— Арсланбәк Каландаров!
Кыз ышанмый булдыра алмады хәзер: Каландаров шикелле кешенең алай эшләве бик мөмкин иде.
Бу хәл моннан берничә генә көн элек «Бөстан» колхозы председателе Арсланбәк Каландаров белән булган иде.
Каландаров, райондагы атаклы председательләрнең берсе (хәер, үзен ул күптән үк бердәнбер атаклы кеше дип санап йөри иде), биш тонна йөк сыешлы тагын бер өр-яңа машина сатып ала. Бу машинаны бүтән бер колхозның алуы мөмкин булса да, нишләптер ул, башкаларның борын төбеннән генә узып, Каландаровка килеп эләгә. Шундый өр-яңа машина алгач, Каландаровның шатлыгы эченә сыймый! Ул, бик кәефе килеп, машинаны кат-кат тирәли әйләнеп карап чыга, бер генә тузан бөртеге дә кунып өлгермәгән яшел кузовны кулы белән тоткалап, сыйпап карый, шофердан капотны ачтырып, яңа моторның тавышын тыңлый, аннары инде руль артына кереп утыра. Шоферны үзе янына утырта һәм идарә каршындагы мәйданны уратып бер әйләнеп ала да шоссе буйлап район үзәгенә таба чаба. Башта ул болай, кәеф өчен, яңа машинада кул сынап карау өчен дип, берничә генә чакрым бармакчы була, ләкин әле яңа гына асфальт җәелгән тап-такыр юл аны үзеннән- үзе кызыктырып алып китә, ә Каландаров инде үзен мондый хозурлыктан тыеп кала торган кеше түгел. '
Ул әнә шулай, авыз эченнән күңелле генә бер җыр көйләп, ян-яктан елт-елт итеп үтеп торган яшел куакларга, агачларга күз салгалап, кабинага ургылып кергән җылы, саф һаваның рәхәтен тоеп, хозурланып барганда, кинәт, юл уртасында басып торган милиционер, кулындагы таягын күтәреп, аның кәефен боза. Каландаров пошынып бер уфылдап куя да машинаны юл читенә туктата.
Туктатуның хикмәте шул: алдарак бер урында юлны яңгыр суы юып киткән икән, хәзер шул төшне төзәтәләр, һәм, райбашкарманың кушуы буенча, шул якка таба баручы һәрбер буш машина юл уңаеннан гына вак таш төяп илтә китәргә тиеш икән. Карьер якын гына, ди. Милиционер хәтта: «Әнә генә!» — дип, таягы белән төртеп тә күрсәтә.
Каландаров ачуын тыеп кала алса, бәлки берни дә булмаган булыр иде: янында утырган шофер милиционерга машинаның яңа гына әле заводтан кайтканлыгын, аны беренче тапкыр йөртеп караулары икәнен, авыр йө^к төяргә ярамаганын аңлатыр иде дә, бәлкем, бераз бәхәсләшкәч, җайлап кына узып та киткән булырлар иде.
38
Әмма юлга аркылы төшкән милиционерның таягы Каландаровның бөтен кәефен боза. Ул ачудан милиционерга ябырылып, аңа авыз ачарга да бирми.
Милиционерның да ачуы чыга, ул Каландаровтан шоферлык хокукын күрсәтүен сорый.
Каландаров аның әйткәнен колагына да элми, машинасы белән китә башлый.
Милиционер, кабина басмасына сикереп менеп, рульгә ябыша.
Каландаров аның башыннан фуражкасын алып ата.
Шуннан соң инде милиционер машина алдына чыгып баса.
Каландаров рульне бераз бора да, машинаның яны белән милиционерны бәрдереп, өченче тизлек белән чаптырып китеп бара.
Милиционер шундук сикереп тора һәм район үзәгенә чаклы ишетелерлек итеп, чарылдатып сыбызгысын сызгырта.
Аннары инде Каландаров, гаебен танып, шул көнне үк автоинспекциягә бара...
Насыйров, шунда чаклы сөйләгәч, көлеп куйды.
— Автоинспекциягә килә, шул үзе белән талашкан милиционерны эзләп таба, аңардан гафу итүен үтенә, ә тегесе начальнигына рапорт та биреп куйган икән. Эш начарга китә! Шулай да Каландаров чигенергә уйламый. Әлеге милиционерга тегеләй дип тә, болай дип тә ялынып карый, ничек кенә юмаламый: «Без ир кешеләр ләбаса, зинһар, эшне зурга җибәрмә, мине харап итмә, теләсәң никадәр штраф ал, хур итә генә күрмә мине», — ди. Теле белән дә юган, акчасын да жәлләмәскә булган, диләр. Кыскасы, эш начальникка барып җитмәгән! Ә инспекциянең начальнигы хатын-кыз икән... Менә шундый хәлләр!
Сәйдә «һе» дип көлеп куйды.
— Шулайдыр инде... Безнең конференциядә кайбер председательләр турында әйткәннәр иде бит: кырык чөе кырылып ята, ә аңарда берәүнең дә эше юк диеп... Каландаров шундыйлардан бит ул! —диде кыз.
— Аңарда берәүнең дә эше юк түгел ансы, — диде Насыйров көлеп,— ә менә аның белән очрашкан саен, күңелдә начар бер тәэсир кала. Хәзергә мин аның турысында фикеремне әйтмим әле, шунысы гына бар — бик узындырганнар аны! Бусы хакында теләсә кем белән бәхәсләшә алам.
— Нигә бәхәсләшергә?—диде Сәйдә. — Элек бит иптәш Кадый- ров, —сез мине аңа карата начар фикердә икән дип уйлый күрмәгез,— Каландарсвны шул хәтле узындырды, инде кулында гына күтәреп йөртмәде аны! Ни өчен ул милиционерны машина белән бәрдереп еккан, диегез! Чөнки аны гел яклап килделәр. Ә хәзер ни өчен гафу үтенергә барган? Чөнки хәзер җитәкчеләр башка. Элекке шикелле яклап калмаулары мөмкин! Шуңа күрә генә гафу үтенергә барган ул. — Сәйдә тагын көлеп куйды. — Автоинспекциядә хәзер начальник чыннан да хатын- кызмыни?
Насыйров та, Сәйдә дә — икесе дә күпертеп сөйләмиләр иде. Әле генә алар телгә алган кешене чыннан да узындырганнар, өстәвенә бик нык узындырганнар иде.
Каландаров турында сөйли башлаганбыз икән, дөреслек өчен сүзне ерактан, утызынчы еллардан ук башлыйк. Ул елларда зурлыгы белән дә, алдынгылыгы ягыннан да уртача гына, әмма таза хәлле бер колхоз бар иде. Председателе Арсланбәк Каландаров ул заманда үз колхозына андый бәя бирүләренә бер дә кимсенми иде. Киресенчә әле, утыз тугызынчы елда кайбер председательләр Ленин ордены алып, аңар Почет билгесе генә эләккәч, ул бу бүләккә дә бик риза булып, тыйнак кешеләрчә: «Исән булсак, зуррагын да алырбыз әле!» дип әйткән иде.
39
Кырык икенче елны Каландаровларның күршесе «Бөстан» колхозында җәмәгать милкен үзләштерүче җинаятьчеләрне фаш иттеләр. Кызганычка каршы дигәндәй, иң дәү карак председатель үзе булып чыкты. Кешегә ышанып килгәннәр, ә ул, шуннан файдаланып, уртак байлыкка кул сузган.
Ул чакта райбашкарма председателе фронтка китәргә җыена иде. Уйлап-уйлап торды да ул, — сугыш заманында озак уйлап торырга вакыт юк иде, — Арсланбәк Каландаровны чакыртып алды. «Мин китәм, мин сезне күптән беләм. Сез «Бөстан» колхозын хэз'ер үк үз кулыгызга алырга риза булсагыз, фронтка тыныч күңел белән китәр идем мин!..»— диде ул Каландаровка.
Үз кулыңа шундый зур хуҗалыкны алырга дигәч, Каландаров бик дулкынланды, эчтән хәтта бераз шүрләп тә куйды, — ул чагында Каландаров хәзер без белгән Каландаров түгел иде әле, — һәм райбашкарма председателен кочып, әйтте: «Барысын да булдырырмын дип ышандыра алмыйм, әмма булдыра алганымча тырышырмын. Борчылмагыз, күңелегез тыныч булсын»,—диде.
Председатель фронтка китеп, ике елдан соң аның үлгән хәбәре килде, ә Каландаров аңа биргән вәгъдәсендә торды, сәләтеннән килгәннең барысын да эшләде, ә сәләте аның үзе уйлаганнан зуррак булып чыкты. Ике ел буена ул, көн димәде, төн димәде, «Бөстан» колхозын аякка бастырырга тырышты. Фронтка киткән райбашкарма председателе үлгәннән соң Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгәндә, Каландаровка Хезмәт Кызыл Байрагы ордены бирделәр.
Сугыш бетәрәк, райком секретаре да фронтка китте, ә аның урынына яшь кенә егет — Рөстәм Кадыйров килде.
Район зур, секретарь яшь, ә «Бөстан» колхозы районда иң зур колхоз иде. Бөтен җиргә барып кайтуы кыен, бер җиргә баруы ансатрак! Барлык кешене белеп бетерүе дә җиңел түгел, бер кешене белүе җиңелрәк. Шулай итеп, яшь секретарь «Бөстан» колхозына ешрак бара башлады, ә анда килгәч, Каландаров янына гына керә торган булып китте. Бер килүдә төрле кешедән төрле нәрсә турында сорашып булмый бит! Ә председатель барысын берьюлы сөйләп бирә.
Элекке секретарь вакытында Каландаров фамилиясеннән бигрәк «Бөстан» сүзе күбрәк әйтелгән булса, яшь секретарь килгәч, киресенчә булып китте: «Бөстан» сүзе торган саен сирәгрәк ишетелә, ә Каландаров фамилиясе телдән төшми башлады.
Шуннан соң инде Ташкент газеталарыннан берсе «Бөстан» колхозы турында үз хәбәрчесенең зур гына мәкаләсен бастырды. Их, мәкаләсе дә соң мәкаләсе! Каландаров бу мәкаләне укып чыккач, түзмәде, кисеп алып, бөтен кеше күрердәй җиргә элеп куйды!
Мәкаләнең исеме «Бөстан», ягъни гөлләр бакчасы диелгән булса да, анда бернинди дә гөл юк, тик бер генә чәчәк — Арсланбәк Каландаров кына^бар иде: «Янәсе, менә бу нәрсәне Арсланбәк эшләгән, монысын да ул уйлап табып планлаштырган! Арсланбәк, түтәлләр арасында басып торган килеш, тыйнак кына елмаеп, фәлән-фәлән дип әйткән! Арсланбәк, үткен карашлы күзләрен кыса төшеп, шундый-шундый тәкъдимнәр ясаган!..»
Райком секретаре иптәш Кадыйров бу газетаны «Бөстан»га үзе алып килде һәм Каландаровны кочып, шунда җыелган колхозчыларның сәерсенеп торуларына да карамастан, аны колхоз кырларының арсланы дип атады. Җитәкче кешеләрнең үзеңне арслан дип мактавына кем генә сөенмәс икән!, Каландаровка секретарьның андый сүзе, әлбәттә, бик ошады. Кадыйровның үзенә дә бик әйбәт әйткән кебек тоелды шикелле. Район масштабындагы арсланың булу начармыни!
40
Җитәкче работникларга үз кул астындагы кешеләргә бер күрүдә үк андый мәхәббәт белдерергә ярамый, диләр дә диюен, нишлисең бит! Ярамый да, ә менә андый хәлләр була! Район җитәкчеләре, җай туры килгән саен, хәтта туры килмәгәндә дә, «Бөстан» колхозына юл тота башладылар. Билгеле, күбрәк йөргән юл такыр була, ә такыр юлдан инде йөрүе дә ансат. Әнә шулай гадәткә дә кереп китте бу хәл.
Ә «Бөстан» колхозына килүче кунакларның исәбе-хисабы юктыр! Анарны каршы алып тору өчен генә дә үзенә бер бригада төзәрлек иде!..
Өлкәдән кунак килдеме — «Бөстан»га бара!
Республикадан килсә дә — «Бөстаи»га!
Райкомга фотограф, журналист яисә язучы килсә: — Кая барырга тәкъдим итәр идегез? — дип сорый. Кадыйров, уйга калгандай, бармагын маңгаена куеп тора да:—«Бөстан»га барыгыз!—ди. Үзе инде югыйсә кунакны шунда җибәрәсен әллә кайчан алдан ук уйлап куйган була.
Әнә шундый хәлләрдән соң инде Каландаров район җитәкчеләре канаты астына гына сыенып калмый, хәтта өлкә белән республикада да аны «җил-яңгыр»дан сакларлык канатлар табыла.
Насыйров белән Сәйдә хәзер райкомда әнә шул кеше турында сөйләшеп утыралар иде.
— Иң яманы шул: Каландаров ни теләсә, шуны эшли, — диде Насыйров ачу белән. — Ике ел эчендә колхозда биш тапкыр партия секретаре алмашынган, һәм бишесе дә әлеге шул Каландаров аркасында! Каландаров таләп иткән, райком риза булган. Секретарьны колхоздагы коммунистлар арасыннан сайлап куйсалар, Каландаров аны үзе теләгән якка бора икән. Райком тарафыннан җибәрелгән коммунистны куйсалар, Каландаров аның белән сыеша алмый, аны китәргә мәҗбүр итә икән. Ниткән хәл инде ул: партия оешмасы аның өчен атланып йөри торган атмыни? Колхозның бер бригадиры, Зөлфәкаров дигән кеше, — сез аны ишетеп белә торгансыздыр,— шул бәндә инде бер хатыны барлыгын исеннән чыгарып, тагын икенче берәүгә өйләнә, ә үзе партия членлыгына кандидат икән! Аның шул эшен бюрога куйгач, Каландаров бу мәсьәләне төрле сылтау белән көн тәртибеннән алдырып, бер ел ярым буена сузып килә! Идарә членнарын да үз кулында тота икән ул: каршы сүз әйттерми!
Сәйдә инде секретарьның Каландаров турында ни өчен бу кадәр озаклап һәм тәфсиллап сөйләвенә аптырый да башлаган иде, сүз кыстырып куйды:
— Эшне яхшы оештыра белә диләр бит үзен.
— Дөрес ансы, эшне оештыра белү зур нәрсә ул!—диде Насыйров. — Ә менә оештыручы кеше үзе оештыра торган кешеләрне каплап торса, әйбәт түгел! Аңар уҗымнарга яуган вак яңгыр төсле генә булырга ид?е дә бит, юк шул, аларны кояш яктысын каплаган койма шикелле томалап тора ул. Бездә әнә шундый оештыручылар да бар әле!
Насыйров сүзеннән туктап калды һәм, ачу белән, бармакларын өстәл өстендә биетеп алды.
Сәйдә, секретарьның сүзе бетте бугай, дип уйлап, торып, чыгып китәргә җыенган иде.
— Утырыгыз әле,— диде Насыйров. — Боларын мин болай гына сөйләдем, төп сүземне әйтмәдем әле. Кичә без бюрода киңәшеп «Бөстан» колхозына яңа секретарь тәкъдим итәргә булдык. Беләсезме кемне. Сезне! Бер елга гына, колхоздан үзегезнең урынга куярлык кеше хәзерләгәнче генә!
41
Сәйдә, бу көтелмәгән хәбәрдән авызын һәм күзләрен балаларча зур ачып, урыныннан торды да, башын куллары белән тотып, лып итеп кире утырды!
— Таһирҗан әкә, — дип кенә әйтеп куйды ул.
Насыйров көлеп җибәрде.
— Гаҗәпләнәсегезне белсәм дә, болай ук куркырсыз дип уйлама- ган_идем.
— Соң мин бит... булдыра алмам бит мин!—диде Сәйдә, өзеп әйткәндәй.
— Нигә алай булдыра алмаска?
— Каландаров миңа җитди кеше итеп карамаячак бит!
— Карамаса, бик шәп! Әгәр ул сезне беренче көннән үк җитди кешегә санап кабул итсә, шул көнне үк чукый да башлар иде! Ә менә бег ренче көннән үк алай карамагач, сезгә, башта ук бәрелергә өлгерми калачак, аннары инде аның ялгышканын исбат итәргә дә җиңелрәк булыр сезгә!
Сәйдә башын иеп сүзсез калды.
— Ягез, ягез, вакыт барында әйтеп бетерегез!—диде Насыйров,. кызны юри үртәгән кебек.
Сәйдәнең авызыннан ишетелер-ишетелмәс кенә:
— Ничек була инде ул, мин хатын-кыз бит... —дигән сүз ычкынды.
— Ай-яй-яй, сеңелем, болай мескенләнүне сездән ишетермен дип һич уйламаган идем, — диде Насыйров, шаккаткан төсле итеп. — «Мин хатын-кыз, мин көчсез, мин зәгыйфь бәндә...» димәкче буласызмы? Әллә ялгыш ишеттемме? Калым түләү, берничә хатын тоту кебек нәрсәләрне без хөкем итәргә, аларга хатын-кызны кимсетү, хәтта кешелекне мыскыл итү дип карарга өйрәнгәнбез, ә менә сүздән эшкә күчкәч һәм шул эшне сезгә кушкач, сез үзегезне көчсез бер кеше итеп күрсәтә башлыйсыз!.. Билгеле, сез дә, минем шикелле үк, баһадир түгелсез, шулай да әйтегез әле: сез менә коммунист кыз, берәр төрле кыен хәлдә калсагыз, сезне җәмәгатьчелек тә, партия дә, дәүләт тә яклавына ышанмый? сызмыни? Сездә андый ышаныч юкмыни? Алай булганда, әлбәттә, сездән бернинди дә секретарь чыкмас! Мондый ышанычыгыз булмагач, сез шәхси тормышыгызда да кыю була алмассыз! Каландаров шикелле арслан белән көрәшүне әйтәсе дә юк инде! Комсомол сезне начар тәр-бияләгән, партиягә дә ашыгып тәкъдим иткән, күрәсең... «Мин хатын- кыз, мин көчсез кеше» дип әйтүегез дөрес булса?
Сәйдә башын күтәрде дә, йөзенә беркадәр ачу чыга,рып, туп-туры торып басты.
— Гафу итегез, Таһирҗан әкә, андый сүз телемнән ялгыш ычкынды. Әлбәттә, мин бераз аптырабрак калдым. Ни дисәң дә, көтелмәгән хәл бит! Бюро ничек дип карар кылса, шулай эшләрмен. Мин бернинди кыенлыктан да курыкмыйм... Мин ул эштән баш тартмыйм, шулай да бераз уйлап карасагыз иде дим..<
Ләкин Насыйров уйларга җыенмый иде бугай, бу турыда инде ул уйлаган, күрәсең. Хәзер ул Сәйдәгә җавап бирим дип авыз ачкан иде...
Аңар комачауладылар: шул вакыт шыгырдап ишек ачылды һәм ишектән Арсланбәк Каландаровның чандыр йөзе, бөтен районга мәшһүр булган, кылыч шикелле ике якка тырпайган мыек чылгыйлары күренде.
— Рөхсәтме?—диде Каландаров, әдәп өчен генә сораган кебек.— Сез мин югында минем колхозга килеп киткәнсез икән...
;— Рәхим итегез, рәхим итегез. Бик вакытлы килдегез... — диде Насыйров, шат тавыш белән.

Бу сүзләрне әйткәннән соң, Сәйдәгә Насыйров чак кына көлеп тә куйган кебек тоелды. Бәлки, алай булмагандыр да, Сәйдәгә шулай тоелгандыр гына.
— Ә сез, — диде Насыйров, Сәйдәгә карап, — мин әйткәннәрнең ба рысын да ныгытып уйлагыз, ә берсекөнгә сөйләшеп бетерербез.
Сәйдә, кабинеттан чыкканда, кыз кешегә килешеп үк бетмәсә дә, ирексездән, Каландаровка озак кына текәлеп карап торды. Каланда- ров хәтта, моны сизгәндәй, әйләнеп карады. Хәтәр председатель бу юлы инде алай ук хәтәр төсле тоелмады — мыегы гына чыннан да арслан- ныкы шикелле иде. Дөресе дә шулай ич!
X. Я х и н тәрҗемәсе.